Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЕМ ГАЕПЛЕ?

Флүр Баһаветдинов,
ТАССР прокуратурасының өлкән тикшерүчесе
Хөсәен Вәлиәхмәте в,
журналист.

перативкадан соң Фаилне прокурор чакыртып алды. Кабинетында ялгызы
гына түгел иде ул. Урындык читенә сагаеп кына бер хатын утырган, ишек
төбендә таза гәүдәле ир кеше басып тора. Юл киемнәреннән, пычрак
итекләрдән булуы аларның ерактан килгәнлекләре турында сөйли иде.
— Фаил Ибраһимович, Каенлык авылыннан болар,— дип башлады про
курор, әлеге кешеләр бүлмәдән чыгып киткәч.— Минзәләдән кырык чак
рымнардагы «Җиңү» колхозының бер бригадасы ул. Бәхетсезлек килеп чыккан,
бу хатынның ире асылынып үлгән ди. Аңлатма алырга, суд-медицина
экспертизасы билгеләргә кирәк. Шалтыратып, участок инспекторына вакыйга
булган урынга сак куярга кушарга, җыеп кына әйткәндә, эшкә тотынырга кирәк
булыр. Тикшерү нәтиҗәләре турында миңа хәбәр итеп торыгыз... -
Хатын белән ир кешене кабинетына алып кереп, Фаил беркетмә язарга
кереште.
— Эмирова Сания булам мин. мәктәптә лаборант,— дип сөйли башлады
хатын.— Ирем, Эмиров Кәрим, колхозда механизатор иде. Егерме ел бергә
яшәдек. Сигез балабыз бар. Яшерен-батырын түгел, ирем эчеп, өйдә гел тавыш
чыгарганлыктан, бик начар яшәдек. Шул егерме ел эчендә булган хәлләрне
сөйләсәң, кеше ышанмас. Кыскасы, менә быел, кыш көне ул безне, ничәнче
тапкыр инде, белмим, санын югалттым, өйдән куып чыгарды. Башта кешеләрдә
сыендык, ә җәй көне аерым йортка күчендек. Болын кадәрле өйдә ялгызы яшәп
калды, рәхәтләнеп эчә бирде. Соңгы вакытларда аның белән бернинди
мөнәсәбәтебез булмады. Урамда очратсам да. урап китә идем. Бөтенләй чит
кешегә әйләнде ул. һәм менә, өченче көн, 26 октябрьдә, шимбә көнне, күршесе
Ислам аны сарайда асылынып торган хәлдә тапкан-.
— Элек үземне-үзем үтерәм дип куркыткалаганы булмадымы?
— Булгалау гынамы... Исерек чагында, асылынам дип. җаныбызга тиеп бетә
иде. Төннәр буе йокламыйча саклап, асылынырга әзерләнгән бавын тартып алган
чаклар да булды. Монысын туган абыйсы да раслый ала.
Ир кеше, ризалыгын белдергәндәй, башын кагып куйды.
— Ирегезнең дошманнары юк идеме?..
— Юк ла, мәңге исерек кешенең нинди дошманы булсын. Аңа бөтенесе дә
дус. Шул безне генә дошманга санап йөрде инде.
Хәзергә Фаил ир кеше белән Әмированы кайтарып җибәрергә булды.
Алардан тагын нинди дә булса җитди нәрсә ишетә алырмын дип уйламый иде ул.
Хәер, чыннан да. бу хатынга ялганлап торудан ни файда!
Берничә минуттан Фаилне прокурор ашыгыч рәвештә үзенә чакыртып алды.
Карашы усал иде аның:
— Әйт әле. кем һәм кайда сине болай эшләргә өйрәтте? Университеттамы,
мондамы?..
О
Егет аптырап калды:
— Ничек инде «болай»?
— Бер кешедән сорау алганда, бүлмәдә шул ук сорауларга җавап бирә чәк
икенче шаһит басып торсын дип?
Фаил, нәрсә әйтергә дә белми, аптырап калды Чыннан да. алай ярамый иде
бит. Үзе дә сизмәстән, икенче шаһитка җаваплар әзерләгән ич ул.
Тештән соң зарыгып көткән телефон шылтырады. Суд медицина экспер-
тының тавышын шунда ук таныды Фаил. Казан медицина институтын тәмам
лагач та үзе белән бер чорда монда эшкә килгән Володинның тиз тиз сөйләвен
ишетеп, йөрәге тагын «жу» итеп китте.
— Фаил, беләсеңме нәрсә, Әмиров үзе асылынмаганга охшый.
— Асканнармы? — дип сорады ул ашыгып.
— Хәзергә әйтүе кыен. Монысы остәмә тикшерүләрдән соң гына билгеле
булачак. Аларны исә без суд-медицина экспертизасының республика бюро сында
үткәрәбез. Ә инде исерткеч эчемлек куллануына килгәндә, анысын кан составына
химик тикшерү үткәргәннән соң анык әйтә алырбыз, һәрхәлдә, эчке
әгъзаларыннан аракы исе сизелә. Чама дигән әйберне белмәгән ахрысы бу абзый.
Володин белән сөйләшеп алганнан соң прокурор кабинетына йөгерде. Ләкин
бу хәбәр аны артык гаҗәпләндермәде булса кирәк. Ул ашыкмый ча гына Фаилгә
киңәшләрен бирде:
— Кичекмичә Каенлыкка китәрсез. Үзен үзе үтерде дигән ялган астына кеше
үтерү яшеренгән булырга охшый. Әлбәттә, күпмедер вакытны югалттык, әмма
җинаятьчене табарга тиешбез! Синең белән бергә эчке эшләр бүлегенең
җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Хамматов һәм эксперт крими налист
Закиров барыр.
Озакламый зәңгәр путалы машина ташлы чокырлы авыл юлыннан алга
җилдерде. Шофер, өлкән яшьләрдәге агай, Каенлыкта нәрсә булганлыгы турында
кызыксына ук башлады.
— Кеше үтергәннәр анда. Әйдә, күп сөйләшми генә ку,— диде Хамматов
коры гына.
— Кемне үтергәннәр соң, иптәш майор? — дип, шофер кызыксынуын дәвам
итте.
— Кемне, кемне? Әмиров дигән механизаторны.
— Кәримме? Комбайнчы?
— Әйе. Кәрим. Ә син аны каян беләсең?
— Ничек белмәскә, иптәш майор. Мин яшь чакта ул колхозда урып җыюда
катнашкалый идем, бергә эшләргә туры килде. Шул вакытлардан танышлар без.
Соңгы тапкыр аны бер ай чамасы элек, сентябрьдә күргән идем. Казан
тирәсендәге районнарның берсеннән командировкадан кайтып килеше иде. Бераз
сөйләшеп тә алдык. Хатынының балаларны ияртеп таш лап чыгып китүенә
зарланып торды. Эчәргә яратса да, болай тыныч кеше күренә иде. Менә ничек бит
дөнья дигәнең...
Хамматов дәшмәде. Күп сөйләшкәнлеген аңлап, шофер да тынып калды.
Каенлык авылына җитарәк юл тагын да начарланды. Шуның өстене көзге вак
яңгыр сибәли башлады. Машина авырлык белән тауга күтәрелде. Тау астында
утлар җемелдәгәне күренде.
— Әнә Каенлык... Килеп тә җиттек,— диде шофер шатланып. Сүзсез утырган
Хамматов уянып киткәндәй булды.
— Исемә төште, исемә төште.— диде ул, тезләренә сугып. — Әмиров бер
тапкыр безнең аркылы үтте бит. хөкем астында булды. Моннан ун еллар элек.
Нәрсә өчен икәнен хәзер хәтерләмим. Гаиләдә тавыш чыгармадымы икән?
Капка төбендә тикшерүчеләрне брезент плащка төренгән участок инспек
торы Нургалиен каршылады. Аның белән бергә йортның верандасына үттеләр.
Инспектор мондагы хәлләрне кыскача гына аңлатып бирде Әмировның мәете
табылган сарайда ут юк икән. Аны түр яктагы караватка кертеп салганнар.
Хушлашырга дип. туганнары, авылдашлары җыелган. Нургалиев килеп
җиткәнче, алар өйне дә. сарайны да пикап чыкканнар, бар эзләрне таптап
бетергәннәр. Монысы тагын тикшерүчеләр файдасына түгел иде
Бу төнне бик озак йокыга китә алмый ятты Фаил Вер көчәеп, бер тынып,
давылланып яуган яңгыр шавы астында, нишләптер, күңеленә гел
шомлы уйлар килде. Ой түбәсендә тукылдаган тамчылар гүяки аңа ярдәм итәргә
тырышалар, йоклама. Фаил, уйла, диләр кебек.
Әлегә кулларында йомгакны сүтәрлек бер генә җеп очы да юк. Инде өч
тәүлек вакыт узган. Туачак көн тагын нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итәр?..
Иртән Хамматов тавышына уянып китте Фаил.
— Әйе. шәһәр малайлары йокыны ярата шул,— әллә чынлап сөйләшә, әллә
юри төрттерә.
— Шәһәр, шәһәр... Нинди шәһәр кешесе булыйм ди мин,— диде Фаил,
күзләрен угалап.— Нигә уятмадыгыз?
— Нишләптер йоклап булмады. Шуңа иртә торылды,— диде Хамма тов.—
Без авылны әйләнеп, кешеләрен күреп, сөйләшеп, кайбер нәрсәләрне ачыклап
чыктык. Беренчедән, мәетне табучы, элек аның күршесе булган Дәүләтшин
Исламны чакырттым. Ярты сәгатьтән ул клубта булачак. Икенчедән, иртән көтү
куганда, хатын-кызлар белән сөйләштем. Үзегез беләсез, тыңлый белеп
тыңласаң, алар күп нәрсә сөйләп ташлыйлар. Сеңдереп кенә җитеш. Сүзләреннән
аңлашылганча, авыл көтүчесе Габдулла Мөхәммәтшин 24 октябрьдә төн
урталарында Кәримнең Сания йортына кереп киткәнен күреп калган. Бу хакта
авылда берничә кешегә дә сөйләгән. Мөхәммәтшин- ның үзен туры китерә
алмадым, көтү белән китеп барган иде инде. Шулай да аны алырга бригадирны
җибәрдем. Бәлки ул безгә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәр.
Әйе. тәҗрибә үзенекен эшли шул. Тикшерүче имеш дип, үз-үзен тирги-
тирги, урыннан сикереп торды Фаил.
Клуб янына килгәндә, койма буенда аларны Ислам Дәүләтшин көтеп тора
иде инде. Илле яшьләр тирәсендәге, гади генә киенгән, тыныч карашлы бу
кешенең зур куллары аның хезмәтчән крестьян токымыннан икәнен күрсәтәләр
иде. Дулкынлануы сизелеп тора. Мондый хәлгә беренче тапкыр эләгүедер,
күрәсең. Дулкынлануын яшерергә тырышып, кулларын селкет- кәләп ала, киемен
рәтләгән була, маңгаена бәреп чыккан эре тир бөртекләрен сөрткәли.
Анкета тутырганнан соң сорау ала башлады Фаил:
— Әмировлар гаиләсен күптән беләсезме?
Алай ук ерактан башлауны көтмәгән иде ахрысы Дәүләтшин. Бераз уйланып
торгач, салмак кына, һәр сүзен үлчәп сөйләргә кереште.
— Әмировларны күптәннән беләм. Бер авылда туып-үскән малайлар бит.
Соңгы егерме елда күршеләр дә булып яшәдек.
Ул туктап калды. Сөйләргәме, юкмы дигәндәй күренә иде ул. Аннан кулый
селтәп куйды да сүзен дәвам итте.
— Әйтәсе дә түгел инде, начар яшәделәр. Бик начар яшәделәр. Яшерен-
батырын түгел — Кәрим, эчеп кайтса, өйдә тавыш чыгарырга ярата иде. Серкәсе
бер дә су күтәрми аның. Бик үзсүзле булганлыктан, аның белән бәхәсләшү,
үгетләү файдасыз иде. Мәрхүм эчкән чакларында: «Мин — принципиаль
кеше»,— дип мактанды. Бергф нәрсә аныңча булмаса, уйлап та тормыйча,
хатынына, балаларына кул күтәрә иде. Интекте инде Сания аның белән, нык
интекте, менә хәзер генә котылды, мескен...
— Аның гәүдәсен кайчан күрдегез?
— Анысы болай булды. 26 октябрь көнне иртән карыйм, моның маллары
ишегалдында йөри. Мәйтәм, бу тагын кичә салган да инде, тора алмыйча ята.
Кереп, малларын көтүгә чыгардым. Үзен күреп, ачуланып чыгыйм дип, өйгә таба
барганда, сарай ишеге төбенә кадәр ачылганны күреп алдым. Күңел никтер
шикләнеп куйды. Сарайга керсәм, бауда Кәрим асылынып тора. Аягында чип-
чиста ак оекбашлар. Шунда ук Сания ягына йөгердем. Менә шулар инде минем
белгәннәрем, күргәннәрем.
— Әйтегез әле. Әмировның гәүдәсен баудан кем төшерде? Сез бертөрле дә
сәер нәрсә күрмәдегезме?
— Кем төшергәнен хәтерләп калмадым, бик тиз арада кеше җыелып өлгерде.
Дәүләтшин чыгып киткәч, Фаил аның күрсәтмәләрен тагын бер кат җен-
текләп укып чыкты һәм шунда язылган берничә сүзгә төртелеп калды: • Интекте
инде Сания, интекте, хәзер генә котылды...» Димәк, Дәүләтшин уйлавынча,
Сания котылган. Кемнән, нәрсәдән котылган? Ире Кәримнәнме?.. Болай фикер
йөрткәндә, Кәримнең үлеме Сания һәм аның балалары файдасына булып чыга
түгелме?..
Вакыйга булган урынны җентекләп карап чыгу шактый вакытны алды. Бу —
аеруча сизгерлек сорый торган эш. Сарай зур түгел. Эш коралы, йомычка, вак-
төяк әйберләр белән тулган. Аларның һәммәсен карап, тикшереп, нәтиҗәләрен
беркетмәгә теркәп баралар. Эксперт-криминалист кирәкле урыннарны фотога
төшерде. Менә Әмиров асылынып торган өрлек, элмәкле бау. Кер бавына ныклык
өчен кабель беркетелгән. Фаил, верстак өстенә басып, өрлекне карарга кереште.
Аның сүзләрен Нургалиев беркетмәгә язып барды.
«Сарайның уң ягыннан эчкә таба чыгып торган өрлектә өч бау эзе уелып
калган...»
Пүнәтәйләрнең берсе, оЛы яшьләрдәге агай яшьрәгенә:
— һич аңлый алмыйм, бу Кәрим өченче тапкырында гына асылын ган
булып чыга түгелме соң? — дип пышылдады.
Тегесе, бер сүз дә дәшмичә, җилкәсен җыерып куйды.
Чыннан да, ни өчен өрлектә өч эз уелып калган? — дип уйланды Фаил.
Әмиров гәүд&гә артык таза түгел. Җинаятьче көчсезрәк булганмы?! Әллә бу —
исерек ир-ат эшеме? Бу очракта инде җинаятьчене аның шешәдәш дуслары
арасыннан эзләргә, 24 октябрь көнне Кәримнең кемнәр белән эчкәнлеген
белешергә кирәк.
Сарайда эшне төгәлләп, өйгә уздылар. Күптән түгел генә салынган алты
почмаклы йорт. Ике зур бүлмә. Веранда. Өй эче буп-буш, шар тәгәрәтеп
уйнарлык. Алгы якта тимер сиртмәле карават. Тәрәзә янындагы почмакта
телевизор. Аның кабеленең бер очы кисеп алынган. Өрлектәге кабель белән
чагыштырсаң, озынлыгы да, рәвеше дә туры килә. Димәк, җинаятьче аны үзе
белән алып килмәгән, монда гына кисеп алган. Карават янында өч литрлы
банкада эчелеп бетмәгән «алма шәрабы» тора. Стакан-фәлән күренми.
Банкасыннан гына чөмергән, күрәсең.
Сания Эмирова яшәгән йорт Кәримнекеннән җир белән күк шикелле аерыла.
Салам түбәле, иске. Ишелергә торган мал абзарлары, ергаланып беткән
ишегалды. Шушы кечкенә генә өйдә тугыз кеше торганлыгына ыша насы да
килми. Ишек төбенә баскан килеш бөтен бүлмәгә күз йөртеп чыгар га була. Бер
уйласаң, монда тикшерүдән, эзләнүдән мәгънә дә юк сыман
Идәннең чип-чиста итеп юылган булуы тикшерүчеләрне бераз сагайта төште.
Бернинди эз, тап юк. Анысы, әлбәттә, Әмнрованы гаепләр өчен сәбәп түгел, ә
бәлки өйдәге чисталык билгесе. Тик йорт хуҗасының хәрәкәтләрендә, үз-үзен
тотышында ниндидер гайре табигыйлек. гасабилек күзгә ташлана. Ниндидер
мөһим бер нәрсә әйтергә теләгән кебек ул. Тынгысыз иде Саниянең күзләре. Бу
шикләнү, шөбһә тагын да көчәя барды. Сання бер сәбәпсез ишекле-түрле
йөргәли, әле бер, әле икенче баласын иркәләп ала. Күзләрендә сагыш, сыкрану...
— Әллә хәзер үк сөйләшеп алабызмы соң, Сання Абдулловна? — дип сүз
кушты Хамматов. Фаил аның психолог талантына сокланып куйды. Чыннан да,
нәкъ менә шушы вакытта кечкенә генә этәргеч кирәктер Саниягә, күңелен
борчыганын әйтергә тиештер, кыюлыгы гына җитмидер
Өчәүләп клубка килделәр. Китапханә бүлмәсендә бер өстәл артына кара
каршы утырдылар. Хамматов гадәте буенча бүлмә буйлап йөренә башлады.
— Сання Абдулловна, дөресен сөйләп бирерсез дип уйлыйм Күңелегезне
нәрсәдер борчый, шулай бит?!. Безгә сезнең гаилә хәлләре таныш...
— Әйе, әйе... Мин дөресен сөйләячәкмен. Мин бит... ялганладым, иптәш
тикшерүче. Үзе асылынып үлмәде ул. Аны... мин үтердем.
Сання бер тын белән бөтен эч серен чыгарып салгач, изрәп, хәлсезләнеп
калды. Хамматов тиз генә калай кружка белән су алып керде
— Миңа бу хакта сөйләве ифрат та авыр... Сүз бит бер генә тон турында
бармый. Егерме ел бергә торган гомерне, егерме еллык газапны сөйләргә
кирәк.— һәм ул акрын гына сөйләргә кереште Бик озак уйланган, газаплан ган
кешенең тәүбәсе иде ул.
— .„Авылда кичке мәктәп ачылгач, мин анда лаборант булып эшли
башладым. Үзем дә дәресләргә йөрдем. Кәримне шунда очраттым. Кәрим миннән
өч класска югары укыды. Ул чакта без бер беребезгә игътибар итешмәдек.
Бераздан ул укуын ташлап, колхозда эшли башлады. Аны еш кына машина,
трактор янында майга, мазутка буялып беткән хәлдә күрә идем. Кичке мәктәпкә
алдарак килгән булса да ул: «Синең өчен генә кил дем»,— дия иде. Мәктәпкә
һәрчак чиста, пөхтә йөрде Аеруча тырышлык күрсәтмәсә дә, дәрес калдырмады.
Дөресен әйтим: Кәрим миңа ошый иде. Аның да әтисен сугыш тартып алды.
Нужа дигән нәрсә аны да шактый камчылады. Үзе исә гел техника янында
кайнашты. Озакламый машинаны сүтеп җыя башлады. Механизаторлар: «Кулы
алтын бу малайның, рәт чыгар моннан»,— дип сөйләделәр.
Ул чакларда кыз белән егетнең озак йөрүе гадәткә кермәгән иде. Мәсь әләне
ата-аналар, туганнар хәл итте. Безнең теләкләр белән аларның ният ләре туры
килде, өйләнештек. Туйлар ясап тору булмады. Соңыннан, Кәримнең
тырышлыгы, кардәш ыруларның ярдәме белән, кечкенә генә йорт та җиткер дек
һәм Кәримнең әниләреннән аерылып чыктык.
Шулай матур башланган көйле тормышның кайчан өзелеп, кайчан кайгылы
һәм газаплы көннәрнең башлануын хәзер анык кына әйтә дә алмыйм. Ничектер,
сиздерми генә башланды бугай ул...
Нишләп соң Кәрим шулай түбәнгә тәгәрәде? Нигә соң безнең гаилә корабын
давыл тузгытып ташлады? Яратып, иң якын күргән кешем дип йөргән Кәрим
хәзер бөтенләй үзгәрде, танымаслык булып үзгәрде, нигә? Нигә? Бу сораулар
минем җанымны шактый газаплап, кыйнап интектерделәр. Мин аңа төрлечә
җавап эзләп карадым. Төннәр буе елап, сыкрап чыктым, әрнүдән бәгырьләрем
парә-парә телгәләнә иде.
Техниканы ярата иде Кәрим Шуңа күрә дә механизаторлар арасында тиз
күтәрелде. Аның белән киңәшләшә, исәпләшә иделәр. Кәрим үзгәрде, үзенең
алыштыргысыз икәнлегенә тәмам ышанды. «Мин—районның иң яхшы
комбайнчысы. Колхозда иң күп ашлыкны кем суктыра? Кемне рай комда да,
исполкомда да беләләр?» — дип шапырына башлады. Гаиләдә дә үзен генә
яратучы эгоистка әйләнде. Бары тик үзен генә тыңлатты, бәхәсләшкәнне,
бүлдергәнне сөймәде.
Аракы аны бөтенләй юлдан яздырды. Хәер, без өйләнешкәнче үк «салга-
лый» иде. Үзем күргәнем булмаса да, иптәш кызларым җиткергәләделәр. «Кем
эчми соң хәзер».— диделәр туганнар.
Башта сирәк кенә, бәйрәмнәрдә генә эчкәләде. Аннан соң китте инде... Са
лып кайткан көннәрдә: «Урамга чыгып, йөреп кайтыйк»,— дип йөдәтә торган
булды. Ул айныганчы урамда йөрергә туры килә иде. Кәримне туктата алмадым
мин. Төрле сәбәпләрен табып кына торды. 'Сарык суйсалар да, тегермәннән
күршеләргә он алып кайтсалар да. арыганлыкны бетерү өчен дә, комбайнчы
дустының, терелеп, больницадан чыгуы өчен дә, кыскасы, барысы өчен дә эчте.
Шулай бертуктаусыз хәмер чөмерә торган булып китте.
Бары тик урак вакытында гына туктап торгалады. Комбайнын алдан хәзерләп
куеп, көне-төне басуда эшләде. Колхозда да, районда да алдынгы урыннарны
яулады. Күрше хуҗалыкларга, хәтта башка районнарга булышырга җибәрделәр.
Акчаны күп төшерде. Ә эшләр бетүгә, алган акчаларын эчеп, туздырып бетерә
башлады. Аракыны җиңәрлек хәлдә түгел иде инде ул. Көн саен төн уртасында
исереп кайта. Өметләрем дә бер-бер артлы әкренләп сүнә бардылар...
Дүртенче кызым Венераны тапкач, больницага алырга да килмәде. Бала табу
йортының медсестралары, юлда машина тотып, озатып җибәрделәр. Каенлыкка
кайтып төшкәндә, ул өйдә юк иде. Кич белән генә кайтып керде. Гадәттәгечә
өстәл артына килеп утырды. Бишектә яткан кызы... үз кызы янына килеп тә
карамады. Дәшмичә генә ашарына китереп куйдым. Самавырны өстәлгә китереп
утырттым. Ул ашаган арада кечкенәмне имезә башладым. Янымда өченче кызым
Суфия бөтерелә иде. Күз ачып йомганчы өстәлдә кайнап утырган самавыр безнең
караватка очты. Ана өчен иң кадерле нәрсә — аның балалары. Шул арада тиз генә
караватка ятып, Венерамны гәүдәм белән каплап өлгердем. Кайнар су
тамчыларын чәчрәтеп, самавыр караватның икенче башына килеп төште.
Авыртудан кычкырын җибәрдем. Әмма шул вакытта йөрәк өзгеч тавыш ишетеп,
туктап калдым. Бу — кызым Суфия тавышы иде. Суның күп өлеше аңа чәчрәгән.
Чүпрәкләр аша иң кечкенәмә дә үтеп керде.
Балаларны калдырыр кеше юк иде, дүрт кызым белән больницага ятарга
мәҗбүр булдым. Шөкер, балаларның пешкән урыннары тиз төзәлде. Ә Кәрим бер
тапкыр да килеп карамады. Милициядән килеп, барысын да язып киттеләр.
Озакламый суд булды. Ул гафу үтенде, ант итте, башка алай эшләмәскә тәүбә
эчте. Судьялар алдында шулай кыланганлыгын белсәм дә, бәлки акылына килер
бу дип, Кәримне гафу иттем.
Яшь балаларым булу сәбәпле, гаилә тормышын көйләргә биргән вәгъ-
дал әрен искә алып, халык суды Кәримгә ышанды һәм колхозда бер ел мәҗбүри
эш бирү белән чикләнде.
Ләкин, судтан чыгуга ук, Кәрим усал итеп: «Бернәрсә дә булдырал- мыйсыз
бит, утыртмакчы булган идегез дә, кулыгыз кыскарак шул!» — дип китеп барды.
Балалар белән авылга ялгызым кайттым.
«Их, Кәрим, җүләр, сине беркем дә утыртырга җыенмады»,— дип уйладым
мин, әрнеп.
Район үзәгеннән ул төнлә генә кайтты. Тагын исерек иде. Көннәр үтә торды,
тик безнең гаиләдә генә бернәрсә дә үзгәрмәде. Суфия, әтисен күргәндә куркып,
аннан кача торган булып калды.
Җыен юк-бардан тавыш чыгарып, әллә ничә тапкыр өйдән куып чыгарды.
Күршеләрдә, туганнарда кунарга туры килде. Айныгач, килеп, башка алай
эшләмәскә сүз биреп, өйгә алып кайтып китә иде. Кәримне күп тапкырлар
кичердем мин. Туганнарның сүзен тылап. аңа ышанып, тагын кайттым.
Соңыннан нигә кайтканыма үкенә килдем. Тагын чыгып киттем, тагын кайттым...
Егерме ел буе әнә шулай яшәдем... Үземнең йомшаклыгымны кичерә алмасам да,
күңелдә, бәлки барысы да рәтләнер, җайланыр әле дигән өмет чаткысы
җемелдәде. Әмма ул зәгыйфь чаткы көннән көн сүнә барды...
Кәрим алдында минем берәр гаебем, җитешсез ягым булса, үпкәләмәс тә
идем.
Ниләр генә уйлап чыгармый иде ул! Хәтта балаларга кул күтәрергә дә
оялмады. Бигрәк тә олы кызларым Әлфия белән Раушания интектеләр. Аларның
кара янмаган, күгәрмәгән урыннары калмады. «Милиция яки врач китереп
карагыз, кыйнаганымны исбат итсеннәр! Алар бернәрсә дә таба алмаячаклар,
чөнки мин эз калдырып кыйнамыйм!» — дип мактанды, гаиләдә үзен батыр
сыман тотты.
Кәримнең исерек акылы әллә нәрсәләргә сәләтле булып чыкты. Тозсыз
шаяруларның берсе — төнлә тәмәке тартырга чыккан булып, сыерны урамга
куып чыгара. Сыер, әлбәттә, бераздан мөгрәргә тотына. Мин. яткан җирем нән
торып, сыерны кертеп, абзарга ябып куярга мәҗбүр булам. Кәрим исә шул арада
эчтән ишекне бикләргә өлгерә. Шуның өчен генә ишек ватып булмый бит. Җәй
көннәрендә — сарайда, кышларын күршеләрдә кунарга туры килгәләде...
Бервакыт, урак тәмамлангач, Кәрим ләх исереп кайтты. Ай буе эчми тор
ганлыгын хәзер чыгара инде ул. Башта комбайнчылар белән кырда, аннан өйгә
кайтып эчте. Кичкә таба алпан-тилпән атлап, тагын чыгып китте. Мин дә, балалар
да, куркышып, аның кайтканын көтә башладык.
Ярты сәгать дигәндә, Кәрим комбайны белән кайтып та җитте. Ләкин туктап
тормады, койманы җимертеп, зур тәгәрмәчләре белән таптатып, өйгә таба
якынлашты. Ул чакта аны көтү каршыларга чыккан күршеләр генә туктата алды.
Без өйдән йөгереп чыктык. Кәрим бертуктаусыз газга басып торды. Комбайн дер-
дер селкенеп үкерде, менә-менә кузгалып китәр дә, өйне җимереп ташлар иде
кебек ул. Комбайн каршына баскан күршеләргә ул: «Яхшы чакта юлдан китегез,
хәзер өйне алып атам, күрсәтәм әле мин аларга кемлегемне!»— дип кычкырынды.
Авыл кешеләре, туган-тумачалар безнең гаилә хәленә төрлечә карадылар,
бер ишләре Кәримнең эчүен ташлатырга тырышты, аның белән сөйләшеп,
үгетләп карады. Икенчеләре исә гаилә мәсьәләләренә катнашуны кирәк дип
тапмады. Арада хәтта Кәримне яклаучылар да табылды.
— Ә колхоз идарәсендә, авыл Советында кызыксындылармы соң? дип сорап
куйды Фаил.— Аларны да бу хәл борчымый калмагандыр?
— Авылда нәрсәне яшереп була, иптәш тикшерүче? Барысын да күреп,
ишетеп тордылар. Тик аларга Кәримнең уракта катнашуы гына, техниканы буш
тотмавы гына кирәк иде шикелле. Зар елап баргач, колхоз председателе: • Эштә
эчми бит ул. Менә дигән комбайнчы, өегездә үзегез аңлашыгыз», дип чыгарды.
Авыл Советында да шулайрак инде, ойдә савыт саба шалтырамый тормый
диебрәк карадылар.
Бүтән түземем калмагач, чираттагы җәнҗалын чыгарганда, милиция
бүлегенә хәбәр иттем, алып китеп, унбиш тәүлеккә яптылар. Участок ми
акционеры аңлатма яздырды. «Кәримнең бездән башка торуын телим Аның күп
этлекләрен кичереп килдем. Барысына да түздем. Башкача булдыра алмыйм.
Миңа балаларны үстерергә кирәк, тиешле чарасын күрегез»,— дип яздым мин.
Утырып кайткач, Кәрим бераз басылгандай булды. Әмма озакка түгел.
Моның ачуын тиз алды ул: зыкы суык төндә-барыбызны бергә урамга куып
чыгарды.
Кышны туганнарда чыктык. Районга барып, халык судына аерылышу
турында гариза бирдем. Алимент хакында сүз кузгатмадым, бары Кәримнән генә
котылырга кирәк иде. Кайбер документлар җитмәү сәбәпле дип, судны
кичектереп тордылар. Ә инде яңадан барырга вакытым булмады.
Тиздән бер ташландык йортка күчендек. Бераз акча эшләп алу мак саты б^лән
җәен бозау караучы булып урнаштым.
Аерым тора башлаганның беренче көннәрендә Кәрим безне борчымады. Ул
безне, элекке вакытлардагы кебек, кире кайтырлар дип уйлады, күрәсең. Вакыт
үтә торды, ә без кайтырга җыенмадык. Бернәрсә дә булмаган дай, зарланмыйча
яши бирдек. Туганнар аркылы «өйгә кайтсыннар» дип әйтеп җибәргәләде, үзе
килергә горурлыгы җитмәде. Кәрим хатыны янына баш иеп киләме соң?!
Аннан соң урак өсте китте. Колхозда эш тәмамлангач, аны күрше районга
җибәрделәр. Кәрим күршеләргә йорт ачкычын биреп, безгә өйгә кайтырга кушып
калдырган. Мин кире анда кайтырга уйламадым, җаным шулкадәр бизгән иде.
Кәрим командировкадан сентябрь ахырларында кайтты. Берничә кон эчеп
йөргәннән соң, безгә килде. Башта куркытты, аннан соң ялынган булды. Мин:
«Җитди сөйләшүгә эчеп килмиләр»,— дип кырт кистем. Бернәрсә барып
чыкмаслыгын күргәч, Кәрим, саубуллашу хөрмәтенә, тәрәзәне ватып, рамнарны
урамга ыргытып китеп барды. Юллар тармакланып ике якка киткән кебек, безнең
гаилә дә икегә бүленде.
Ялгыз калгач, Кәрим котылгысыз рәвештә түбәнгә тәгәрәде. Башта урып-
җыю вакытында алган акчаларын эчеп бетерде. Акчасы беткәч, өйдәге әйбер-
ләрне сатып эчә башлады.
Мин исә олы кызларыма — Әлфия белән Раушаниягә таяндым. Безнең дә бит
бәхеткә хакыбыз бар дип уйладым. Соңгы чиктә генә йортны ташлап чыгарга
булдык бит. Нигә соң үткән тормышның кара шәүләсе һаман артыбыздан калмый
йөрергә тиеш?
Тик безгә тагын очрашырга язган икән.
Җомга көн иде. Кызлар районнан ялга кайттылар. Соң гына ятсак та, мине,
ничектер, йокы алмады. Кызлар йокыга китте. Караваттан, идәннән, мич
башыннан балаларның тыныч сулыш алулары ишетелә. Күңелдә ниндидер
шатлык, яктылык хөкем сөрә. Без хәзер бөтенебез бергә — мин һәм сигез бала!
Якты уйларга бирелеп, капка ачылган тавышны ишетми дә калганмын. Менә
кемдер ишегалдыннан үтеп, ишеккә таба атлады. Келә тартылып куйды. Йөрәгем
«жу» итеп китте. «Кәрим! Нәрсә калган аңа төн уртасында?» Балаларны уятмаска
тырышып, әкрен генә өйалдына чыктым. Пышылдап кына: «Кем бар анда?» —
дип соравыма, Кәримнең сүгенеп җавап бирүе ишетелде. «Нигә килдең, сиңа
бездән ни кирәк? Берәр вакыт тынычлыкта калдырасыңмы, юкмы?» — дип
өзгәләндем мин. «Я — сез, я — мин үлгәч тынычланырсыз! Ач ишекне, мин
монда кунарга килдем!»— дип җикеренде ул. Балаларны уятсам, куркырлар дип.
ишекне ачып, аны өйгә керттем. «Кәрим, кер дә, идәнгә ят, балаларны уятырсың,
зинһар өчен тавышланма»,— дип ялвардым. Бу төнне ул шулкадәр исерек иде.
Ишектән көч-хәл белән узып, бүлмәгә керде дә идәнгә егылды. «Өйгә
кайтмыйсыз икән, йортыгыз- ниегез белән яндырам, барыбер яшәргә ирек
бирмим»,— дип янарга тотынды.
Аның тавышына уянган Әлфия: «Әти, туктыйсыңмы, юкмы? Кайчан әнине
тынычлыкта калдырасың, күпме мөмкин?»—дип ялварды.
— Ә, яклаучы кайтканмыни! — дип зәһәрләнде ул.— Ә кем сине монда
чакырды? Бар кит әнә райцентрыңа!
Мин нишләргә дә белмәдем. Әлфия юрганын каплап, үксеп елый башлады.
Кәрим, әшәке сүзләр белән сүгенеп, идәндә ауный...
Нәрсә эшләргә? Бәлки өйдән куып чыгарыргадыр? Безнең аңарга гына
көчебез җитәрлек хәзер. Ә бит ул тагын килеп йөдәтәчәк! Бүген булмаса —
иртәгә, иртәгә булмаса — берсекөнгә... Тормышыбызны һәрвакыт агулап
торачак. Кәрим белән бергә бер тирәдә яшәү мөмкин түгелдер кебек тоелды миңа.
Бу газап урынына башка төрле мең газапны кичерергә риза булыр идем. Ә бусы
кирәкми!
Башка чарам юк иде, Кәримне урамга сөйрәп алып чыктым, аягына
бастырып, өенә алып киттем. Ишегалдына кергәч, ул тәмам изрәп, жиргә утырды.
Авыз эченнән мыгырданып сүгенеп алды һәм сугарга кизәнә башлады. Ул әшәке
сүзләр күңелемне әллә нишләтеп жибәрде. Шул вакытта үземнең ни эшләгәнемне
дә белми калганмын. Кул астына туры килгән ниндидер тимер кисәге белән
башына китереп сугуым булды. Кәрим аһылдап җиргә килеп төште...
Сания тавышсыз гына еларга кереште.
— Уйлап карагыз, мин... хатын-кыз башым белән, гомеремдә кешегә кул
күтәрү түгел...
Аның сүзләре өзек-өзек һәм аңлаешсыз яңгырый башлады.
Фаил аның тынычланганын көтеп торды һәм акрын гына сүз кушты.
— Ә ничек сарайдагы өрлеккә барып эләккән соң ул?
— Анысын да мин... Бәлки үзе асылынгандыр дип уйларлар дип... Башкалары
сезгә мәгълүм бит инде... Балалар хакына... Аларны ятим итү дән куркып кына...
Сания нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламый кебек тоелды. Иөзе агарган,
сагышлы күзләрен бер ноктага төбәгән. Кипкән иреннәре тизрәк нәрсәнедер
әйтеп калырга ашыга сыман:
— Күпме газап чигеп түздем, иптәш тикшерүче, үзе мәжбүр итте бит... —
диде Сания калтыранган тавыш белән.
Әйе, җиңел түгел иде аңа. Узган авыр тормышын, үзе кылган жиная тен
тагын бер кат искә төшерү аны газаплы кичерешләр дөньясына алып китте.
— Сезгә безнең белән район үзәгенә барырга туры килер.— диде Фаил. -
Әйберләрегезне алыгыз.
— Әлбәттә, мин аңлыйм, мин хәзер..
...Бер кулына кечкенә генә төенчек тоткан хәлсез Санияне Хамматов
култыклап диярлек алып чыкты.
— Әни! — дип ачыргаланып кычкырып жибәрде шул чагында халык төркеме
арасыннан бер бала.
Тәрәзәсенә тимер челтәр куелган машинага утырып азапланучы Сания
тавыш килгән якка борылып карады. Авыл хатыннары рәшәткә буенда үксеп
үксеп елап торучы өч кызны алып китәргә маташалар иде
— Сезнең хакка эшләдем, балалар, бу гөнаһны,— диде Сания күз яшь ләренә
буылып.— Гаепле булсам — кичерегез!..
Җыелган халык төркеме арасыннан эндәшүче табылмады