Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРЕНЧЕ МУНЧА


ызыл автобус, авыру кеше сыман ютәлли торгач, урман эченә җитәрәк кинәт туктап калды, моторы шарт лап сүнде, пассажирларның борынына әчкелтем бер ис килеп бәрелде.
Карбюратор фәлән, дип сөйләнә-сөйләнә, шофер егет автобусның моторында казына башлады. Әллә кызыксынып, әллә ярдәм итәргә теләпме, ир-егетләрнең күбесе шофер тирәсенә укмашты, кайберләре ке сәсендәге папироска үрелде. Кемнеңдер имчәк баласы елап җибәргәнгә күрә, хатын кызның игътибары шул якка тартылды.
Шәһәрдән авылга кайтучы автобус хутлы бара тагын күпмедер сүзсез утырдылар, аннары гына ачык ишектән җиргә си кереп төштеләр. «Саф һава суларбыз, бәлки, үпкәләшү дә онытылыр*. — дип өметләнде Фәнис яшь кәләшенә җылы караш ташлап.
Фәнис белән Роза — икесе дә шәһәр баласы. Өйләне шкәнн әренә нибары ике ай, егетнең әти-әнисендә яшиләр, дөресрәге, иркен фатирның бер куышы, электән тәгаенләп куелганча, яшьләр карамагына күчте. Фәниснең әти әни се гомер буе заводта эшләгән, кухня ваннасы, кайнар суы дисеңме — һәммә җире җитеш булган фатирны да шуннан алган, тормыш итү дигәндә гаять булдыклы, сабыр табигатьле, киң күңелле кешеләр. Өйгә килен булып төш кән Розаны да үз кызларыдай якын кабул иттеләр, юк бар бәхәскә, көйсез леккә капка ачмаска тырыштылар. Шулай булмый ни. кем генә газиз бала сына бәхет сәгадәт, гаилә ныклыгы теләмәс икән? Армия хезмәтен тутырып кайту белән. Фәнис әтисе эшләгән заводка урнашты, разрядлы токарь һөнәрен үзләштерде. Сөйгән кызы да бар. егетнең өйләнәсе килә иде Әти әнисе каршы килмәделәр, күңеле анда монда тартылганчы, үз яныбызда булыр ичмасам дип. хәер фатиха бирделәр. Шулай итеп, өлкәннәрнең ярыннан ташымыйча җай гына аккан хәятына яшьләр тормышы якты чишмә булып кушылды, бәхетле челтери башлады.
Авылга кунакка кайтуның тарихы исә болайрак иде. Көтмәгәндә уйла маганда әтисенең ерак туганнарыннан хат килеп төште. «Әллә инде баеп киттекме, кунак кунак йөрешне, бер береңнең хәлен белүне онытып барабыз бугай. ТЪрмыш мул. табыннар түгәрәк, ләкин күңелгә һаман нидер җитми Бу мәшәкатьле дөньяда бер генә яшибез ләбаса. Туган белән туганның ку решүеннән кадерле нәрсә юк икән. Бергә бергә чөкердәшеп чәй эчүләр са сындыра. Әйтүебез шушы: печән өсләре җнткәләгәнче парлашып кунакка кайтыгыз*.— диелгән иде ул хатта
иде: чакрым баганалары җитәкләшеп артка йөгереште, кәбестә багулары күзгә чалынды, каршыда очсыз-кырыйсыз иген кырлары, урман тезмәләре ачылып китте. Автобус тәрәзәсе, әйтерсең, телевизор экраны үз җае белән
агылып кына, барысы да шунда кереп тула.
Алгы рәтләрнең берсендә утырган Фәнис белән Роза сөйләшми генә юл манзарасын карап баралар иде. Машина ирексездән туктап калгач та алар
Нәкъ шул көннәрдә әтиләренең йөрәге чәнчеште. Валидол дигән нәрсә-кәйгә генә ышанып, ерак юлга чыгу мөмкинме соң? Ихластан килгән чакы руны җавапсыз калдыру исә туганлык хисенә хыянәт булыр иде. Шуңа күрә, әйдә, ил-җир күреп кайтсыннар дип, яшьләрне юлга әзерли башладылар. Запас көне бар иде, цех башлыгы белән сөйләшеп, Фәнис тагын өстәмә бер көн юллады. Кайтып әйткәч, Роза күзләрен зур ачып, сорау билгеседәй кай-тарылган озын керфекләрен тирбәтеп сәер көлемсерәде:
— Син чынлап та авылга җыенасыңмыни әле?
— Әйе. Бергәләп кайтачакбыз, матурым!
— Кешеләр ничек тә диңгез буена барырга тырыша, ә син...
— Диңгез, имеш... Алтын-көмеш чәчеп куйганнар ди анда сиңа!
— Алтыны булмаса да, кояшы, суы, комы бар. Диңгез буендагы рәхәт-лектән берәүнең дә туеп кайтканы юк әле.
— Безнең тормыш башланып кына килә, өлгерербез. Иң алдан авылга кайтыйк әле менә.
— Әгәр мин теләмәсәм?
Менә сиңа мә! Чынлап әйтәме ул, әлдә шаярта гынамы — Фәнис монысын аңлап өлгермәде Тизрәк җавап эзләгәндәй, хатынының йөзенә текәлде. Розаның зәңгәр күзләрендә үзенең шәүләсен күргәч, тынычланып китте, күңеленә рәхәтлек йөгерде. Күз ачып йомганчы ныклы кулларына алып, кәләшен өскә күтәрде.
— Шаяртасың, ә?—Аннары үзе дә шаяртуга күчте:—Телисеңме, мин сине шушы кулларым белән авыл урамыннан күтәреп узачакмын...
— Чынлап әйтәм. Юлда интегеп йөрер хәлем юк. Авылны бик күңелсез, тузан оясы дип сөйлиләр ич...
— Андый гына тузан шәһәрдә юктыр дип уйлыйсыңмы? Асфальт урыны-на чирәм үсә анда, бик беләсең килсә!
Юлга чыгар алдыннан арада әнә шундый күңелсезрәк сөйләшү булды... Моның сәбәбе тирәндәрәк ята иде, әлбәттә. Иркә шартларда үскән, тормыш нечкәлекләрен әле чын чынлап аңларга өлгермәгән Роза өчен үзләренең туен-нан соң, табигый булганча, якты көләч көннәр башланып китте. Бәйрәмчәрәк, мәшәкатьсез, мәңге рәхәт көннәр... Бала чүпрәгенә уралдыңмы, аларны төштә генә күрәчәксең, янәсе... Кемнәндер ишеткән шушы сүзләр тәмам күңеленә кереп оялады Розаның. Бала табу качмас, иң яхшысы — ашыкмау, хәзергә тыелып тору. Яшьлек бер генә бирелә икән, диңгез буендагы Сочи һәм Гагралар көтеп торганда, нигә әле рәхәт чигеп калмаска ди? «Ширбәтле ай«ның кадерен озаккарак сузасы, тагын берничә ел «егет белән кыз» булып йөрисе килә Розаның. Сүз чыккан саен. Фәнисне дә һаман шул якка аударырга тырышты ул. Ләкин сүзләре, ай һай, авыр ялгана иде шул... Фәниснең максаты бөтенләй башка икән: ул бала тели, үзенең дәвамчысын күрергә ашкына, урамда коляска этеп баручы парларны очраттымы, аларга соклану катыш көнләшеп карый, хыялга бирелә. Булгалады, тиз генә аңлаша алмаулары сәбәпле, арадан салкын җилләр дә исеп узгалады...
Әйе, кафеларда коктейль чөмереп, эшкә дә «Икарус» белән генә йөрергә өйрәнгән Роза авылга кунакка кайтуны өнәмичәрәк кабул итте. Билгесезлек, күз күрмәгән яклар, чит-ят кешеләр белән очрашачак минутлар аны бер яктан кызыктырса, икенче яктан өркетә, шикләндерә дә иде. Юк-бардан гаеп эзләмәсләрме, сынаулы-астыртын караш белән күңелен рәнҗетмәсләрме? Кунак дип өф итеп кенә йөртмәсләр — чиләк-көянтә тоттырып коега суга да җибәрерләр, менә шул чакта көлкегә каласыңны көт тә тор... Әллә юлга чыгып ялгыштылар микән? Әнә бит, Розаның язмышын үчекләгәндәй, төчкеренә торгач, автобусы да туктап калды. Хәзер нИ- алга, ни артка өмет күренми. Әгәр шушында — билгесез урман итәгендә төн кунарга туры килсә?
— Әйттем мин сиңа...— диде Роза үпкәчелрәк тавыш белән һәм, юату көткәндәй, нәфис беләкләре белән Фәнисне култыклап алды. Байтак цакыт сөйләшми килгәнгә күрә, аның җаны ялгызак уйлардан арып, иптәшлеккә һәм иркәләүгә сусаган иде. Ләкин куанычы озакка бармады: юл читендәге чуерташка басканга күрә, туфлясының үкчәсе искәрмәстән янтаеп китте. Иренең ныклы беләгенә тотынмаган булса, бөтенләй капланып төшәсе икән. Фәнис аны юатырга ашыкты, үзенәрәк тартып китерде.
— Нигә болай юл буенда таптанып торабыз соң әле? Әйдә, урман читенә- рәк барыйк. Чикләвек куагы күрсәтәм мин сиңа хәзер.
Урман кырые, чыннан да, ниндидер куаклык белән капланган иде. Шунда таба якынайганда төрледән төрле үлән сабаклары Розаның ялангач ботларын
рәхәт кытыклап алды. Көн кызуында аларның дымлы салкынча дулкындай килеп кагылулары моңарчы кичермәгән ләззәт бирә иде Шушы рәхәтлекне сузарга теләгәндәй, Роза туктап-туктап алды, күңелендә яңалык хисе КҮЗ галуыв тойды.
— Фәнис, Фәнис! Күрче боларны...
Вер як читтә, сүзсез генә тирбәлеп, эре эре ромашкалар үсеп утыра иде. ♦ һәр сабакның очында бер йомарлам сары кояш балкый, ап ак таҗлары исә - тасма тасма ак нур булып ташып чыккан. Нинди матурлар! =
Гашыйклар чәчәге бу,— диде Фәнис Розасының соклануына кушы- ' лып- Аның да ниндие генә әле. сөяме юкмы икәнне әйтеп бирә торганы! = Менә кара...
Фәнис сайлап кына арадан берсен өзде, иснәп карады, аннары икенче 2 кулының бармаклары белән ромашка канатларына орынды. «Сөя». «юк» ♦ дигән сүзләрне чиратлап кабатлый-кабатлый чәчәк таҗларын ашыкмый = гына йолкый башлады. «Сөя...» дип вәгъдә иткән мизгелләр сер, өмет, i ашкыну белән тулы. «Юк...» дигән сүзләр исә салкын, җансыз, буш булып ? яңгырый. Соңгы таҗга кадәр ерак әле, ләкин ике йөрәк хәзердән үк дулкын *. ланып көтә: табышмакның ахыры ни белән бетәр соң?
— Фәнис, тукта! х
— БүЛДерәсең?— Фәнис туктады, чәчәк таҗыннан бармакларын ыч “ кындырмый гына күтәрелеп карады.— Әллә җавапны озаккарак сузарга те- = лисең инде?
— Фәнис дим, куркыта... Моның нәтиҗәсе очраклы бер хәл булачак бит. “ Әйдә, ярты юлда тукталыйк. Җавапны үзебез табарбыз, бергәләп... Шулай бит?
— Ну, әйттең! Дөп-дорес сүзләр... Җавапны бергәләп табачакбыз.
Фәнис куанычлы хәрәкәт белән ромашка сабагын өскә чөйде. Табигать чәчкәсе, сорау билгесе ясап күктә мәтәлчек атынганнан соң, икесенең учы на килеп төште. Истәлеккә!
Шул вакыт өзеп-өзеп автобус кычкыртты. Ул азмы күпме ял итеп өлгергән пассажирларны юлга чакыра иде.
Биш сәгать чамасы барганнан соң автобус аларны авыл башында төшереп калдырды. Тезгә-тезне чәнчеп озак кына хәрәкәтсез утырганга күрә. Розаның биле, кул аяклары тәмам оеган иде. Ул җилкәсен сикертеп куйды да кул сумкасында актарынган булып буыннарын язарга тырышты, башын артка ташлый ташлый чәчләрен рәтләгәндәй итте. Рас кайткансың икән, инде ничек тә сынатмаска, шыңшымаска кирәк...
Шәһәрнең кырмыскадай кайнаган кешеләре, биек йортлары, машина трамвай шавы белән гөрләп торган таш урамнарыннан соң авыл бик бәләкәй. гади, оялчан кебек тоелды. Челтәр тәрәзәле, калай түбәле, түбәсеннән ак морҗа башы төртеп чыккан йортларның күбесе такта белән тышланган, кайберләре яшел яки зәңгәргә дә буялган. Салават күпередәй балкып уты ручы бер йорт игътибарны аеруча жален итә. сокландыра, үзенең купшылы гы белән күзне иркәли. Буяулы капкасына хәтле бизәкләр, чәчәкләр төше релгән. Кемнәр, нинди бәхетле җаннар яши икән бу йортта’ Чү. тәрәзә төбендәге тамчы гөленең яфраклары селкенеп куйды түгелме? Яулык бөркән ген берәү эчке яктан тәрәзәгә килеп капланды. Урам аша очып чыккан кош ны да күз угыннан ычкындырмый торган аныл хатынының билгесез кунак ларга үткер күз ташлавы иде бу. Нишләтәсең, авыл кемгә кемнең ничек, ни рәвешле күтәренеп кайтканын яхшы белергә, һәр яңалыкны җиз иләктән үткәрергә күнеккән инде. Бу гадәт авылның канына, әхлагына сеңгән...
Фәниснең бер кулында әфлисун төсендәге чемодан иде. тышына «Спорт» дип язылган кара сумканы ис» икесе ике яктан бергәләп күтәрделәр. Урам юлы такыр, ташлы балчыклы, ә менә тыкрыкта чирәм мулдан күренә. Тык рыкка кергәч, туктап ял итәргә булдылар. Асфальт катысына ияләнгән аяк лар яшел чирәм өстендә үзләрен дәртлерәк, иркенрәк тойды кебек. Бигрәк тә Розаның туфлиларын салып, яланаяк килеш чирәмнән болан баласыдай уйнаклап йөгерәсе килә иде. «Ашыкма, өлгерерсең.» дигән уй аны итәген нән тотын тора, сабыр итәргә куша. Баш очындагы күкнең зәңгәрлеген күр син! Күзләр адашып калмасын өченгәме. берән -серәй эленеп торучы болытларга да урын табылган Зәңгәр дәрья кочагында алар аеруча нәфис.
ак, җиңел булып күренәләр. Шәһәрдә кеше һәрвакыт каядыр ашыгучан. күккә күтәрелеп карарга вакыты юк аның. Караса да. күкнең таш йортлар белән коршалган, сөремгә манчылган бер кисәген генә күрер иде ул «Шәһәрнең — йортлары, авылның күкләре биек икән...» Сокланып, гаҗәпләнеп карый торгач, безнең кунаклар әнә шундый нәтиҗәгә килделәр.
— Исәнмесез, балакайларым... Ерактан кайтасызмы?
Таяк таянган, чуар күлмәк өстеннән ачык төстәге алъяпкыч япкан, ба шындагы яулыгы бөтен җилкәсен диярлек каплаган бер әби яшьләр каршы на килеп баскан иде.
— Казаннан, әби.
— Ә-ә, каладан икәнсез, рәхмәт төшкере. Бик әйбәт. Юл йөрүнең сава бын күрергә насыйп итсен... Кемгә кайтасыз, оланнар?
— Закирҗан абыйларга.
— Ә-ә. югароч Сабираларга икән... Үз кешеләр икәнегезне бер караудан таныдым, яхшы бәндәләрнең йөзендә нур уйнап тора бит ул. Ходай киләчәк тә дә тәүфикъ-шәфкатьләр бирсен үзегезгә...
Сөйләшкән чакта карчыкның йөзендәге җыерчыклар хәрәкәткә килде, алар як-якка сибелгән кояш нурын хәтерләтә иде. Әби шулай сөйләнә-сөй- ләнә карап калды. Бөтенләй -күрмәгән-белмәгән бер карчыкның шулай ягым лы, үз итеп эндәшүе, изге теләкләр теләп калуы гаҗәп кебек тоелды.
Тыкрык читендә буынтыкланып үскән биек-биек кычытканнар күзгә ча лынды. Роза белә: аларга якын килергә ярамый, юкса, ничек чеметкәннәрен сизми дә калырсың! Бервакыт, әниләре белән бакчага баргач, кычыткан зәхмәтеннән көнозын сызланып йөргәне бар аның. Кычыткан чаккан урын га вазелин сөртеп кенә тынычландырдылар...
Киртәләр белән корылган тыкрыкны үткәч, сөзәкләнеп төшкән тау итә-генә килеп чыктылар. Астагы таллыклар арасыннан елга агып ята икән. Аның ни сай. ни тирән булмаган суында инде әниләрен куып җитә язган каз бәпкәләре чупырдаша. Елганың казык-багана өстенә корылган, һәм җәяүле узарлык итеп кенә эшләнгән тар басмасы да бар. Роза, керергә батырчылык итмичә, кыяр-кыймас рәвештә басып тора иде. Солдатта чакта бүрәнә өс-теннән йөреп өйрәнгән Фәнис, сүзсез генә елмаеп, иң элек чемодан-сумка ларны теге якка ташыды. Кәләшен алмага чыкканда, басма уртасында тук тап. сикергәлән тә алды: күр, бернинди куркынычы юк моның, янәсе.
— Бир кулыңны! Бер... ике... өч... Киттекме?
— Фәнис, кара аны, кулны ычкындырасы булма.
— Курыкма... Басма аша чыгуның тәмен белмисең әле син.
Кулга кул тотынышып, басмага керделәр. Розаның аяклары җирдән аерылды шикелле, әйтерсең, һавадан очып бара ул. Аяк астындагы такта лар да һавада эленеп кенә тора шикелле. Аста, икесенең шәүләсен тирбән дереп, яшкелт-соры су агымы хәрәкәтләнә. Розаның башы әйләнеп китте, аяк табаннарына рәхәт бер курку йөгерде. Ләкин Фәниснең ышанычлы кул лары аны чайкалудан саклап бара иде. Кызыктыргыч, серле очыш... Бәлки, кулга-кул тотынышып янәшә барудан туган рәхәтлектер бу?
Ниһаять, рәшәткәле албакчасы, челтәр түбәле капкасы, капка төбендә дүрт-биш кеше урнашырлык агач утыргычы булган алтыпочмаклы йорт каршына килеп туктадылар. Яшел капканың ике якка ачылмалы ишекләренә кара каршы итеп ике әтәч сурәте кадакланган иде. Калайдан эшләп, сарыга буяп куйганнар. Кояшта арка җылытучы бу сары әтәчләр шундый да сөйкемле күренә, аларны ирексездән кул белән тотып, сыйпап карыйсы килә башлый.
— Сабира апалар өе шушы була инде,— дип, Фәнис капкага ымлады.
Ишегалдында тибенеп, «кыр кыр» килеп, тавыклар кайнаша иде. Әтәч нең чыны менә кайда икән ул! Шпоралы аякларын хуҗаларча киң җәеп, гай рәтле караш белән ялт-йолт каранып, ишегалды уртасында купшы фран цуз солдатыдай тик басып тора. Башын кыңгыр салганда ут-кызыл кикри ге һәм алкалары селкенеп тирбәнеп куя. Ул түшендәге, сырт һәм канат тирәсендәге чуар каурыйлары җемелдәвен күрсәң — зоопарктагы тавис кош тан бер дә ким түгел! Купшылыгы белән бераз масайгандай күренсә дә, үз дәрәҗәсен белеп яшәгән акыллы, затлы кошка охшый бу. Ләкин моны кул белән сыйпап карау турында хыялланасы да юк, әнә бит ничек горур, сак һәм хәрәкәтчән кылана... Карап туйдыгызмы, җитәр, диде бугай әтәч, һәм аллы-гөлле канатларын җилпи җилпи: «Ки-ке-ри-күк!»—дип бер кычкырды да лапаска кереп китте.
Ул арада баскыч төбендә Сабира апа үзе күренде. Камырлы кулларын алъяпкычка сөртә-сөртә сөйләнеп, каударланып баскычтан төште. Ике куллап күрешкәннән соң, күтәреп алырдай булып, яшьләр тирәсендә өтәләнде
— Әй аллам, кунаклар кайтып та җиткән ич! Таза-сау гына килдегезме, күз нурларым? Юл йөрү алҗыта ул, гәүдәне талкый... Әйдәгез, өйгә ке рик. Чәем кайнаган, рәхәтләнеп сулыш алырсыз менә. Яккан мунчам да җитешергә тора, мактап кына йөрүегез икән
Хуҗа хатын шулай дия-дия кунакларны аркасыннан сөйде, сумкала рын күтәреште. Шул арада яшь киленнең күңелен күрергә дә вакыт тапты:
— Рауза кызым син буласыңмыни инде ул? Сөбханалла, күз тимәсен, ил күрке булырлык бала икәнсең. Әйдә, безгә дә төкле аягың белән рәхим ит! Туганлыкта яшәргә насыйп итсен. .
Ачык йөзле, тәмле телле Сабира апаның авылча итеп кенә «Рауза кы зым» дип эндәшүенә үпкәләмәде Роза, киресенчә, мондый тансык мөнәсәбәт аңа кызык булып китте, күңеленең кай җирендәдер посып яткан шикләнү ләр дә үзеннән-үзе артка чигенде.
Өйгә керделәр. «Сулыш алырсыз...» дигән сүзләренең, чыннан да, хикмәте бар икән шул. Кояш кызуыннан соң өйнең түрдәге бүлмәсе җиләс, сал кынча иде, һавасы суларга ук рәхәт. Өй эчендәге шифоньер, таза аяклы өс тәл, аркалы урындыклар, этажерка, «Таурас» маркалы телевизор,— кыс касы, яшәү-көнкүреш өчен кирәкле һәммә нәрсәләр үзләренә кирәк урынны тапкан. Тәмле ризык исләре борынны кытыклый. Аннары, бит-кулны юып кергәннән соң, табынга утырдылар. Кош теле, кызыл эремчек, кәрәзле бал, сөтле чәй янына клиндер, конфет, алма, хөрмә кебек шәһәр күчтәнәчләре дә өстәлгәч, табын тагын да ямьләнеп китте. Хуҗа хатын кунаклар алдына киндер тастымал куйды, озын саплы табагач белән өстәлгә бәлеш чыгарып утыртты. Каян килгән җитезлектер — табын тирәсендә орчыктай бөтерелә Сабира апа! Кунаклар алдына әле тегесен, әле монысын куя. хәл әхвәл сора ша, үзе һаман сөйләнә:
— Нәкъ ризыгым пешкән чакка кайтып кердегез тагы... Язган ризык шулай үзе каршыңа килер, дигәннәр. Ягез әле, бәлешнең капкачын ачыйк әүвәл...
Шулпа салыр өчен уртасында каплаулы тишеге дә бар. чөмәкле бәлеш диләр икән моны. Кызарып, алсуланып торган бәлеш түгәрәген Сабира апа кетердәтеп кенә кисте дә бер як читкә әйләндереп каплады. Түм түгәрәк бәлеш эченнән кайнар пар күтәрелде, шакмаклап туралган бәрәңге арасын да өреп кенә кабарлык тәмле ит кисәкләре дә мул күренә иде
— Бәлешне агач кашык белән ашыйлар бездә. Авызны пешермәскә әйбәт килә. Кыстатмагыз, җитешегез әйдә, — диде Сабира апа өстәлдә яткан бизәкле кашыкларга ишарәләп. Аннары, нидер исенә төшкәндәй, кинәт кенә сүзен бүтәнгә борып җибәрде: — Рәхмәт инде хөкүмәткә, аракы дигән зәхмәтне тәки авызлыклады бит. Юкса халык тәмам бозыла башлаган иде. Кибетендә булмагач, өстәлгә дә чыгарып торасы юк үзен Заманында Зәки җан абыегыз да, ай-һай. байтак шаяргплады аның белән. Инде менә, шөкер, ашказаны боргычлый башлагач, бөтенләйгә ташлады Аракы ак булса да. йөзне кызарта, намусны каралта, дип борынгылар белеп әйткән. Аннан баш ка да тормыш бик ямьле, балалар. Дөнья чәйдән аермасын, бер генә йотып куйсаң да җан рәхәте...
— Зәкиҗан абый үзе кайда соң?— дип сорашты Фәнис Җизнәсе белән байтак еллар күрешкәне юк иде инде аның
— Җизнәңне әйтәсеңме... Кайда булсын, колхоз эшендә. Бригадирлы гын пенсиягә чыккач ташлар инде, боерган булса. Синең теге чактагы шук лыгыңны һаман онытмый... Күршедәге Галимә карчыкның сөзгәк бер кәҗәсе бар иде. Рауза кызым Бер чакны Фәнис авылга кунакка кайткач, икем че сөзешеп йөрмәсен дип. шул кәҗә тәкәсен иптәшләре белән кырдагы бага нага бәйләп киткәннәр. Галимә карчык тилмереп кич буе кәҗәсен эзләгән. Балачак диген син аны
Көлештеләр. Кайчангыдыр гаебе* өчен уңайсызлык кичерүдәнме, әллә кайнар ризык килеште үтенә — Фәниснең битләре кызарып ук чыккан иде
— Җизнәгез үз вакыты белән кайтып җитәр ул. Бәлешнең тәмен ка чырмагыл. кайнар чакта кашыгыгызны җәтрәк йөртегез
Сабира апаның кыставын тыңлап утыру да күңелле иде Ә бәлеш, чын нан да. тәмле! Ярмаланып пешкән бәрәңге тел өстен» салу белән эреп кенә китә. Ите сусыл, йомшак, ничек чәйнәгәнеңне дә тоймый каласың. Өстендә
берчек берчек май тамчылары йөзеп йөргән шулпаның тәмлелеген исә сөй- ләп-аңлатып кына бетерә торган түгел. Камырны тишмичә, җебетмичә генә ничек шулай уртада мөлдерәп утырадыр ул? Бик гаҗәпләнгән чакларында яратып әйтә торган сүзе бар иде Розаның. «Чудесно!»—дип эчтән генә сок-ланды ул. Менә шулай пешерә белсәң икән дип. үзен яшертен генә шелтәләп тә алды. .
Хуҗа хатын борынгы түгәрәк мөһерләре белән балкып утырган җиз са-мавырдан гөбердәтеп сөтле чәй ясады, кәрәзле балны кунаклар алдына этә төште. Тәҗрибәлерәк күз булса, бу хатынның һәр кыланышыннан, килешле хәрәкәтләреннән яшәү дәрте, тормыш зирәклеге, аралашу ләззәте ташып торуын шундук чамалар иде. әлбәттә... Сабира апа сөйләгәндә, радиоң бер читтә торсын! Түгәрәк-түгәрәк сүзләрне, күңелендә тыпырдап яткан уйла рын һәм яңалыкларны ул. кушучлап сипкәндәй, чәй ясаган арада да әллә ничаклы сөйләп ташлый. Биш бала үстерүләре дә мәгълүм булды. Өлкән уллары әллә кайчан өйләнгән. КамАЗ каласында яши икән. Төпчегенең армиядән кайтыр чагы җитә. Кызлары кияүдә. Сабира апаның оныклары гына да дистәдән артып киткән икән инде. Һәркайсының холык-фигылен, матурлыкларын сөйли-сөйли, үтә бер горурлык белән аларның альбомдагы фото сурәтләрен дә күрсәтеп чыкты... Күрче, мендәрдә таралып яткан яисә арка лы урындыкта килеш дөньяга гаҗәпләнеп карап торган оныклары белән Сабира апа ничек горурлана, алар турында сөйләшкәндә күгәрчен кебек гөрли башлый! Авылда кеше машина мотоцикл белән җенләнә башлаган; көзен көпчәк тиңентен пычрак ерып йөриләр, ә урамның чиста-тигезлеген кайгырту турында берәү дә уйлап карамый икән — бу хәлләрне дә беренче тапкыр хуҗа хатын авызыннан ишеттеләр.
— Кырчәчәге кырда, бакча гөле бакчада яшәсен, дигәннәр. Без инде, оланнар, авыл җиренә ияләнеп, тамырланып беткәнбез. Эш, мәшәкать дия дия, көн узганны да сизми каласың. Җәйнең көне озын, койрыгы кыска. Әле кайчан гына беренче чирәм чыккан дип аһ итеп йөри идек. Инде ме нә печәнгә төшәр чаклар җитеп килә...
Аулакта. Фәнис ишегалдына чыгып кергән арада. Сабира апа, кеше- кара югында дипме. Розага үз итеп кенә үгет-нәсихәт бирергә дә өлгерде:
— Күңел күзеңне ачыбрак карасаң, кемнең кемлеге әллә каян күренеп тора ул. Күз генә тимәсен, пар килгәнсез, балакаем. Татулыкның кадерен белеп яшәсәгез, оттырмассыз. Бер берегезгә күңел ачкычлары бирсен... Дәзерге яшьләр чөкердәшеп яшәүнең тәмен белсен иде. Әүвәлге заманда усал бер йортка эләккән киленнән: «Ничек түзәсең шуларга?»—дип сораганнар. «Телем бар иде — телсез булдым, ике күзем бар иде — күзсез булдым. Түзми нихәл итәсең...»—дип җавап биргән, имеш. И-и-и... кеше каргышын йотып яшәүдән дә читен эш юк. Урынсызга бигрәк тә. Адәмнәрнең бер-берен рәнжетүе юньлеге түгел ул. Менә нәрсәдән сак булырга кирәк. Күңел бер кителсә, аны төзәтү кыен... Ә синең барыр җ>лың якты күренә, күгәрченем, бәхетең ачылырга тора, боерган булса...
Сокланып, исе китеп тыңлады Роза: колак ишетмәгән шул тиклем хик-мәтле сүзләрне каян табып бетерә дә, буталмыйча гына ничек шулай оста әйтеп бирә Сабира апасы?
Табында әнә шулай байтак кына түгәрәкләнеп утырганнан соң, хуҗа хатын мунча карарга чыкты. Әйләнеп керде һәм күңелле генә сөйләнеп, кунаклар өчен чуклы сөлге, алмаш киемнәр салынган төенчек хәстәрли башлады.
— Шул хәтле ара кайтып, авыл мунчасына керми калалармы соң! Карап кына чыктым, ис-хуш таралган, берәр сәгатьтән мунча әзер булачак. Юлдан соң тәннәрегез язылып китәр. Ашаганыгыз сеңә торыр, хәзергә елга буйларын күреп кайтыгыз булмаса...
* * *
Мунча дигәннәре карлыган, миләш, алмагач үсеп утырган һәм чәчәк тү-тәлләре белән бизәлгән бакчаның бер почмагында булып чыкты. Сары нарат такта белән пөхтә итеп тышланган бу җыйнак корылма уенчык йортны хә-терләтә иде. Алачык эченә буйдан-буйга киң, озын эскәмия корылган. Шуның өстендә — агартып юылган киң җәймә: утырырга йомшак килсен, янәсе. Биредәге пөхтәлек, тәртип һәм чисталык әллә каян күзгә бәрелеп тора. Почмактагы колгада пар-пар каен себеркеләре, исемнәре билгесез булган
үлән төргәкләре шәйләнә — коры хуш ис әнә шулардай бөркелә икән. Кечкенә тәрәзәдән серле булып көн яктысы сирпелә.
Күңел ияләнә төшсен дипме, сүз башларга кыймыйча бер кавым хәрәкәтсез басып тордылар. Кая килеп эләккәннәренә төшенергә теләгәндәй, алачык эчен тагын бер кат күздән кичерделәр. Шәһәрдә мунча керү — мәшәкатьле, ыгы-зыгылы эш. Сумка тотып кассага чират торганнан соң, ха- ф тын-кызлар үз ягына, ир затлар үз ишекләренә таба ашыга. Себеркеңне ко- 5 чып, вакыт үткәнне саный-саный гаҗизләнеп әле тагын чират көтәсең бар... = Биредә исә сәер тынлык, аулак-талгын минутлар — ашыктыручы юк. Тагын 7 да гаҗәбрәге. күңелне кытыклап торганы шул: аларның бит әле, ир һәм ха = тын буларак, үз гомерләрендә беренче тапкыр болай мунча керүләре! Бер ~ гәләп, икәүдән икәү калып... Моны ничек аңларга соң? Бу вакыйгада гайре Z табигыйлек, ниндидер аңлашылмаучылык бар кебек. «
Ләкин тартынып, бер-береңә карашып торудан мәгънә юк — тыенкы - бер елмаю алмашканда әнә шуны аңладылар. Шулай да Роза әдәп саклауны - кирәк тапты.
— Фәнис, борылып тор, юкса мин оялам... *
— Ә син үзең дә борыл!
Тагын сүзсез калдылар. Хәер, күңелләре сөйләшә, яңа бер хис кичер- = гәндәй дулкынлана иде. Бер-берсенең күлмәк салу хәрәкәтләрен арка белән - сизеп, тоеп тордылар. Моңа кадәр игътибар ителмәде микәнни: оялып кына 1 чишенгәндә әнә ничек җиңел, серле, аермачык кыштырдый икән бит күл < мәкләр... -
Мунча эчендәге коры, эссе һава кергән шәпкә тынны куырып алды. Ко лакны пешерерлек эссегә аннары ияләнә төштеләр. Чәер исе аңкып торган парлы һаваның ләззәте акрын гына тәндәге барлык күзәнәкләргә үрмәләде. Аксыл-сары нарат бүрәнәләр тәмам кызган, кул белән кагылырлык түгел. Тирләп утырган алюмин бидонда мөлдерәмә салкын су икән, ләүкә баскы чына бер чүмеч койганнан соң, шунда чүктеләр. Мунча идәне чип чиста итеп юылган иде. Табактагы суга батырылган каен себеркесе рәхәтләнеп дым эчә. Ләүкә түрендә — су тулы чиләкләр, бер-беренә каплап куелган эмаль табаклар. Анысы да эшкә ярый, күрәсең: музейларда гына була торган нәфис борынлы, калай тоткалы җиз комганга хәтле бар. Кыскасы, һәммә нәрсә үз урынында, һәммәсе сине юып, коендырып, сафландырып чыгарыр га әзер килеш тора...
— Ой, тәрәзә пәрдәсен тартып куярга кирәк!
Роза, шулай дип урыныннан күтәрелде дә, сак кына басып тәрәзәгә таба якынайды. Менә шул чакта аның яшь. йомры иңбашлары кояш нурын да балык сыртыдай ялтырап, тагын да матурланып күренде. Пәрдәне кор гач, кояш нурлары теге якта киселеп калды. Фәнис, аны моны сиздермәс кә тырышып кына, тәрәзә буендагы алиһәдәй гүзәл сынга тагын бер тапкыр яшертен караш ташлады. Кәләшнең күкрәгендә кура җиләгедәй ике төй мә балкып-нурланып тора иде.. Аннары:
— Пәрдә ачык торсын, юкса кояш нуры төшми. Кем күрсен ди безне? Тәрәзә каршына чыпчыклар гына килсә инде,— дип эндәште.
Сәбәп табуына шатланып, инде хәзер тәрәзә буена Фәнис килеп басты. Пәрдәне ачып җибәргәч, идәндә яңадан кыйгач нурлар сикереште, шуның шәүләсе түшәм стена почмакларын яктыртты. Роза тартынып кына күз т« шергән арада, ирләр тәнендә генә була торган матурлыкка игътибар итеп өлгерде: мускуллар тыгызлыгы, сәламәтлек ташып торган җиңел уйнак хәрәкәтләр...
— Пар салырга вакыт.— диде Фәнис һәм кулын пешермәскә тырышып кына мич капкачын ачты. Мич авызына бер чүмеч су томырган иде. тышка чажлап кайнар пар атылды. Йомшара төшкән себерке Фәниснең кулларына күчкән иде. Ул, кайчандыр Зәкиҗан абыйсы өйрәткәнчә, себерке белән уң лы-суллы селтәнеп, Һани агымын ишек катына куа башлады. Ис тиюдән саклану, мунча һавасын йомшарту өчен эшләнә бу эш. Тагын бер чүмеч су ны - һоп!.. Мич сулышы кинәттән стенага килеп бәрелә дә, кайтарылып, ас ка төшә. Фәнис тагын селтәнә, түшәм почмакларына «һөҗүм» итә. Кулында гы себеркесеннән су тузаны чәчри дә. кояш нурларына эләгеп, салават күпе редәй, җем җем килә башлый... Фәниснең кул хәрәкәтләрен, арка мускул ларының уйнавын карап тору кызык, мавыктыргыч Аның кнң җилкәләре, өчпочмаклавын төшкән аркасы тирләп чыккан Ир-егет тәнендәге борчак борчак тирләр күз күрмәгән матурлык, гаҗәеп бер күренеш булып яктыра иде бу минутта.
Тыныңны капларлык, чәч төпләреңә хәтле тирләтерлек кайнар, йомшак һава... Аннары Фәнис, мунча ташы өстендә биетә-биетә, себерке пешерде.
— Әйдә, иң элек сине чабыйм әле.
— Ой. бу кызуда ничек түзәрмен...
Себерке җиле Розаның нәфис аркасын баштарак, чыннан да, өтеп алган-дай итте. Тәненнән кырмыскалар йөгерешеп узды кебек. Ләкин бу озакка бармады, чирканчык алганнан соң әлеге халәте тора-бара кайнар ләззәт белән алмашынды. Күз йомык, тән уяу, күзәнәкләр рәхәтлек сулый. Себер ке очындагы яфракларның чеметтереп алуында да ниндидер хикмәт, мәгънә бар кебек.
Җилкәсеннән аяк табаннарына хәтле тәмам керендереп чапты аны Фә-нис... Каен себеркесе арасына кыстырылган мәтрүшкә һәм кычыткан исләре Розаның тәнендә озакка сеңеп калырлык итеп чапты.
Роза түзмәде, мунча алачыгындагы җәймәгә чыгып утырды, озаклап хәл алды. Шул хәтле чабынудан соң тәннәре җиңеләеп, сулышы иркенәеп киткән иде. Шундый да рәхәт, күңелле, аңлашылып бетми торган сәер бер халәт... Вакыт туктап калды шикелле. Дөньяда мәңгелек җәй, мәңгелек кояш... Шуннан агылып килгән җылы, ягымлы дулкын Розаны кочагына алып тирбәтә кебек. Әйтерсең, ул кинәттән генә сабыйлыгына кайтып төште! Уйсыз гамьсез балачакның кайчангыдыр сөенечләре дулкын-дулкын ка батланып йөрәгеннән узды. Ә каршында һаман да Фәниснең гәүдәсе, бор- чак-борчак тир бәреп чыккан мускуллары, елмаю белән балкыган күзләре. Менә шунда беренче тапкыр күңелендә ниндидер үзгәреш кузгалуын тойды Роза. Нәрсә булды, нилектән бу? Нинди көчләр сиздермичә генә аның уйларын актарып ташлады? Нинди тылсым аны сабыйлыгына, табигый хисләр матурлыгына кайтарды?..
Эчке якта Фәниснең шап-шоп чабынганы ишетелә. Менә ул ах-вах килеп алачыкка атылып чыкты. Озаклап чабынудан тәне бурлаттай кызарган. күкрәгенә каен себеркесе яфраклары ябышкан... Роза торып басты, кү-ңелендәге уйларын сиздермәс өчен, бармаклары белән юеш яфракларга үрелгәндәй итте. Берсен кубарып алды, кабат аны иренең күкрәгенә ябыш тырды, ләкин бармакларын яфрак сабыннан ычкындырмады. Аннары күзләр очрашты... Шундый тансык, кадерле минут иде бу, сөйләшеп берсенең дә әлеге тынлыкны югалтасы килмәде. Чү. могҗиза түгелме бу? Роза Фәниснең киң ачылган күзләрендә үзенең ялангач гәүдәсен күреп, хәйранга калды. Улмы соң бу, әллә кечкенә бәби сурәтеме? Чынлап та, Фәниснең күз ләреннән җанлы, теп тере бер бәби томыраеп карап тора! Кул-аяклары да курчакныкы кебек кеп-кечкенә...
• Күзләреңдә бәби бар синең...»
• Хыялымдагы бәбинең чагылышыдыр ул. Син генә аңларга теләми сең...»
Кинәт Розаның тамагы кипте, битләре кызышты, башын Фәниснең иң нәренә салганын да сизми калды. Гүя бу минутта ирен түгел, ә бәлки аның күзләрендәге кеп-кечкенә сабыйны да күкрәгенә кысты шикелле ул. Ләкин Роза әле күңелендә борынлап кына килгән иң мөкатдәс теләген әйтергә ашыкмады... Караңгыда булса бер хәл, мондый серне көпә көндез ничек шулай кинәт кенә әйтеп ташлыйсың ди? Күбрәк әбисе тәрбиясендә яшәгән, шуңа күрә шәһәр тормышындагы чит-ят йогынтыларга бирешмичәрәк үскән саф күңелле кыз инсаф-әдәп кагыйдәләрен онытып бетермәгән иде әле. Теләк бер хәл, ә менә Фәнисне «шатландыру» Розаның кулыннан килә микән соң? Шәт, табигать аны ана булу бәхетеннән мәхрүм итмәгәндер әле...
— Уф, тамагым кипте, Фәнис...
— Шулаймыни? Син дигәндә хәзер табабыз аны! Сабира апа әйрән ясадым, шүрлектән үрелеп алырсыз дигән иде колакка. Яле... Менә, күрә-сеңме...
Тастымалны ачып җибәрсәләр, мөлдерәмә тулы чүлмәк елмаеп утыра... Аксыл эчемлек өстендә куе май бөртекләре йөзеп йөри. Коктейль мазар түгелме соң? Фәнис ике кружка тутырып әйрән салды да берсен Розага суз ды. Тәмле, искиткеч тәмле! Салкынча эчемлек сөзелеп кенә теш арасыннан керә дә тамак төпләрен рәхәт кытыклый. Үзеннән бераз гына катык тәме дә килә кебек. Сусынны әйбәт баса икән бу, газлы-баллы суларың бер читтә торсын! Тастымал япкан чакта Роза шуңа игътибар итте: чүлмәкнең мөл-дерәмә чагындагы сызыгына, боҗраланып, каймак катык таплары укма шып калган иде.
Сабира апасы өйрәткәнчә итеп, Роза бүген беренче тапкыр чәчләрен «әче су» белән юды. Катыкны сөзгәннән соң барлыкка килгән бу әче су гаять шифалы икән: чәч тамырларын ныгыта, чәчне чиста юа һәм сынудан саклый. Борынны ярып кергән әчкелтем исләре дә тансык булып хәтердә кала чак әле моның... Менә ничек: Роза әле юньләп аңлап та бетермәгән авылның «хушбуй»лары, «коктейль» һәм «шампунь»нары үзендә тулып ята икән ләбаса!
Сабын-мунчала белән озаклап, һәйбәтләп юынганнан соң бер беренә чи ратлап су койдылар, тагын җәймә ябылган иркен эскәмиягә чыгып утырды лар. Мунча алачыгында тын, рәхәт, салкынча. Тән бушап, җиңеләеп, сафла нып калган... Сүзсез генә күзгә-күз карашып та сөю. яшәү, гүзәллек турында бер-береңә икең генә аңлый торган әллә ничаклы нәрсәләр сөйләргә мөмкин икән... Күк гөмбәзе астында икәүдән-икәү генә кала торган бәхетле мизгел! Бигрәк тә Роза үзен өр яңадан тугандай хис итте, тәнендә һәм җанында яңа рыш, искиткеч җиңеллек һәм әлегә кадәр татымаган бер күтәренкелек той ды. Аның күңеле дөньяга, табигатькә, чирәмнән алып йолдызларга кадәр булган чиксезлеккә илаһи мәхәббәт, мәрхәмәт белән тулы иде. Ул — шушы олы дөньяның тере бер кисәкчәсе. Ул бүген дөньяның иң зур хәзинәсенә хуҗа булды кебек...
• Тәнгә — мунча, җанга — юк»,— диләр.
Бу сүзләрнең мәгънәсен Роза хәзер генә бөтен дөреслеге, тулылыгы бс лән аңлады. Ләкин күңелендә ризасызлык уты талпына башлады. «Җанга да бар...»—дип кем беләндер бәхәсләшәсе, үзе татыган хакыйкатьнең чын лыгын кайнарланып раслыйсы килә иде аның. Әйе. тәи сафлыгына ирешү тизрәк һәм күпкә ансатрактыр. Ә менә җан сафлыклары кичерү кешегә көттереп, озаклап, үзе бөтенләй уйлап та карамаган чакта килергә мөмкин икән ич. Сирәк килә торган мондый пакьләнү. канатлы очыш кичерү, бәлки, гомер эчендә берничә тапкыр гына кабатланадыр9
Бүген дөньяда берни дә булмады кебек. Бары шул аңарга җылы, ягымлы, кешелекле тагын бер яңа сер килеп өстәлде