АВГУСТНЫҢ АЛТЫСЫННАН СОҢ...
укта, башка юлы юкмы5
Уйларга кирәк, уйларга' Якача, заманча эш итәргә өйрәнергә'
Кызларның күңелле пышылдашуын ишетеп, хәйран калдым
— Гайнулла миңа да хат язып жнбәргән
— Күрсәт!
— Ул мииа гел Тукай шигырьләрен генә яза! Тукайның бөтен әсәрләрен яттан белә Тынла әле Башта ул Тукайны татарча укыды, аннары русчага тәржемә итеп, аңлатып күрсәтте Шигырь Таняга да тәэсир итте, ул дус кызын кочаклап алды булса кирәк:
Гайнулла сине ярата, Фәридә, диде
Яратадыр да
Син бик бәхетле. Фәридә
Ә син, Таня?
Белмим Бәхетледер
Мин дә Гайнулланы яратам, тик ул төрмәдә, аны газаплыйлар, кыйныйлар Ә мин берничек тә ярдәм итә алмыйм
Ятам. «Фәридә. Гайнулла!» дип кыйнала минем жаным Идел ярын да чарасыз һәлак булган егерме жиде кеше турында!ы уйларын шушы ике кешегә барып төйнәлә Синең Казаннан Свияжскига барып жнт- кән һәр хәбәрең Гайнуллага ярдәм ич. Фәридә' Аңа гына түгел, башка бик күл тоткыннарның азатлык сәгатен якынайта торган ярдәм Шулай уйласам да. мин аларны кызларга белгертеп тормыйм артык төче, артык купшы булыр бу фикер дип. дәшми тыелып калам
Безнең эш төчелекне дә, купшылыкны да яратмый, белим, миңа һич тә йомшарырга ярамый, чирләргә ярамый ярамый Каһәр суккан нсрвылар, күңелгә әллә нинди сүзләр килде
Кызлар тыенкы гына серләшәләр Минем жаным алары ияреп бара да тырпылдап шып туктый, безгә йомшарырга ярамый, ярамый*
Муллану’р Ва хи тонн ы 7 августта кулга алалар
Унсигезенче елның 7 августы Казан өчен истәлекле. авыр көн Бериш мәгълүматларга караганда. Мулланурны Борисковода тотып Ахыры Башы 7 иче санда
азганнар, икенче берәүләр ул бәхетсезлек Богородское авылында булган диләр
Башында фетр, эшләпә, өстендә зәңгәрсу-кара ару костюм, кара күзлек күзләрен томалаган Кулында ышанычлы документ, ялга чыгып Шырдан мәктәбеннән кайткан укытучы Харис Фәйзуллин.
Шейнкманны кулга алынганның икенче көнендә үк аттылар. Башка бик күп большевиклардан аклар шулай ук тиз-тиз, үтә ашыгыч котылдылар Ә Вахитовны берәүләр унбер көннән соң — 19 августта атканнар дип хәбәр итте Ә хәзер «Исән. Самарага озатылды». дигән яңа сүз бар Хәбәр Гайнулла утырган камерага да барып ирешкән. Камерадан хат та чыга алган Багланышлар тәмам өзелеп, югалып бетмәгән дигән сүз. Хәзер бик мөһим сораулар чылбыры тезелеп китә: Шейнкманны һәм башкаларны ат\ тх рында К ом уч газеталары мактанып язып чыктылар. нигә алар Вахитовның атылуы турында дәшмиләр? Әллә аны заложник итеп яшереп асрыйлармы? Милли интеллигенциянең күтәрелеп. шаулап чыгуыннан куркалармы? Вахитовның халык улы икәнен алар белә, әгәр аның үлеме тәгаен расланса, бер интеллигентлар гына түгел, эшчеләр дә. аны белгән башкалар да дау кубарачак, шуннан шүрлиме Комуч палачлары3'
Анын Учредительное собрание әгъзасы булуы, мөгаен, язмышына ансат кына чик куярга ирек бирмәгәндер — Самара комучлары әнә шул собрание исеменнән эш йөртә, хөкем итә. ата! Комитет «Собрание әгъзаларын кулга алырга рөхсәт юк», дип белдерде. Моңарчы алар Вахитовны РКП (б) члены итеп түгел, совет комиссары дип кенә белделәр ич'
Бүген сез танышкан хәлләрнең байтагысын мин ул чакта, унсигезенче елның авгхст азакларында, бөтенләй белми идем Хәзер дә барын белеп бетердем дип расларга көчем җитми. Гомумән, ул елларның тамырында яшеренеп яки онытылып калган фактлар әллә никадәрдер әле!
Шактый йончыган һәм бик нык кыйналган Вахитовны иң элек контр-разведка капитаны Калинин кулына китереп тапшырдылар.
Ну. исәнме, комиссар Вахитов Вахитов булуыңны. Учредительное собрание әгъзасы икәнеңне нигә башта ук әйтмәдең? Кул якмаслар. кыйнамаслар иде Туп-туры монда озатып, яшьлек дустың Алкин янына кертерләр иде Мин дә хәтерлим сине, унҗиденче елда Казанда совет властен урнаштырып йөргәнеңне дә беләм Үзең куйган властьның хәле мөшкелләнгәч. Мәскәү кадәр Мәскәүдән аны якларга кайттым диген! Әйе. сезнең эшләр сүтелде! Сезнең власть бетте, таркалды, парга әйләнеп очты. Унҗидедә мине дә төрмәгә тыккан идегез, «сәясәткә катнашмам!» дип ант иткәч, чыгарып җибәрдегез, ахмаклар! Булган инде сезнең җүләр чаклар' Шул җүләр башлар властька менеп утырды бит. ә?' Без андый сантыйлыкны кабатламабыз, сездән алган сабаклар да ярап к>яр Сабакны җиңгәннәрдән дә. җиңелгәннәр дә ала белергә өйрәник, дигән берәү Кем дисеңме, үзем, андый акыллы сүзне миннән башка кем әйтә ала3 Большевикның тересе түгел, үлгәне әйбәт Болары минем сүз түгел түгелен. ләкин мин аларга табынам Хак сүз. һәм менә син алдагы көнең турында ныгытып уйла Бармы синең алдагы көнең, чамала Мин сине үзеңнекеләргә тапшырам, милләтчеләргә Син милләт хадиме. алар тикшерсен сине' «Халык комиссары» дип аталасың, әнә шул халык сине хөкем кылсын
Вахитов аны бүлдермичә тыңлады, бераз уйланып утыргач кына сүзен башлады.
Шулай, капитан, бер сүзендә ачы хакыйкать бар. сине теге чакта юкка азат иткәннәр! Без дә алдарак мондый хаталарны җибәрмәбез Сине, синең ишеләрне халык каты хөкемгә тартыр Сезнең ише- ләр белән актыккы тамчы канына кадәр көрәшкән иптәшләргә дә. миңа
да үзенең гадел хөкемен чыгарыр Үзен күрерсең димим, мәгәр нәсел- нәсәбең. токымың, варисларың сезне, революция казанышларын аяк астына салын таптаучыларны, алдагы буыннар каһәрлән телгә алганын күрәчәкләр
Капитан Калинин кызмады, көлмәде дә. һаман бер хәлдә калды.
Мулланурга карап, ул нидер уйлый иде *
— Монда Печән базары да. митинг та түгел. Вахитов Минем эш = кабинетым Синең уй фикерләрең, дөньяга әйтеп калдырыр сүзләрең ~ беркайчан да көнгә чыкмаячак Килеп керден һәм шул минуттан син = Казан өчен юк. онытылдың. 5
— Ай-haftJ . з
Калинин инде, көлә-көлә. Алкинга шалтыратты
— Ильяс, яңалыкны ишеттеңме? -
Ни булды?
Вахитовны тотыпкитерделәр Бездә, контрразведкада, утыра т
Аның нечкәлекләрен син яхшырак беләсең, ул эш белән сезгә шөгыль- g ләнергә кирәк Аңа кадәр бераз әлпиен укытырбыз, ябагасын коярбыз. * аннан сезгә җиңелрәк булыр Т
Евгений, тыңла әле Трубкадан каушаган тавыш ишетелде= Вахитов Учредительное собрание әгъзасы Аны хәзер үк азат итегез' J Белегез, җәзалау аны сындырачак түгел, киресенчә, ачуын гына ките f рәчәк Ачуында да көчле ул
Борчылма Лебедев белән килешербез Без аны большевик дип * исәплибез Ә Учредительное собрание членнарын саклау законы боль- “ шевнкларга кагылмый Әгәр үзен большевик дип санамый икән, ул * чагында эш башка
Ярый алайса Тик арттырып җибәрмәгез, безгә ул исән хәлдә е кирәк Минем тәмамланмаган исәп хисабым бар'
Вахитовны контрразведкада крнсызлыгы белән яманаты чыккан - ип усал тикшерүче Ивановка тапшырдылар •
Ул эшне кыска тотты
Комиссар Вахитов, сезгә эшлекле бер генә тәкъдимем бар әгәр сез үзегезнең большевик түгеллегегезне расласагыз, сезне. Учредительное собрание члены итеп санап, шушы минутта ук азат итәм. Сүзегезнең дөреслеген исбатлар өчен, кайбер мәгълүматларны та әйтерсез дип ышанам Казанга нинди максат һәм сәбәпләр китерде5 Монда кем пәрие беләсез? Багланышларыгыз нн дәрәҗәдә һәм башкалар Аңлый сыз, вакыт кыска, уен муен белән маташырга ниятем юк Я?
Сүзегездә эзлеклелек күренми, тикшерүче әфәнде Әгәр «большевик түгелмен» дисәм, сез мине азат итәсез Азат кешенең башка сорауларыгызга җавап бирүенең хаҗәте калмый
Киресенчә, комиссар Вахитов Әгәр сез большевик түгел икән сез. сез аларның дошманы' Ул чагында без иркенләп, төпле итеп сөйләшә алабыз Сездән безгә ярдәм кирәк!
Мине коммунист дип белегез
Шулаймы5
Ниләр кылансагыз да. барыбер җиңү безнең якта булыр Сез коммунист буларак мине атсагыз да. исем китми Коммунизмны үтерә алмыйсыз Димәк, шул җөмләдән коммунист Вахитовны да
Ивановның чырае каралды, маңгаена юан камчы булып, сыр ятты
Яхшы Авыр сукмакны үзең сайладың, комиссар Вахитов
Иваной конвойны дәшеп алды да «Комиссарны подвалга'» дип кычкырды
8 августта көндезге сәгать өчләрдә Пләтән төрмәсенең тәмәке төтене белән ысланган ярым-караңгы камерасына бик нык талчыккән. көн шактый дымык булса да. яланаяк, өстенә таушалган пинжәк кигән, бит күзләре күгәреп чыккан, җәрәхәтләреннән кан саркып торган яшь
кенә бер кешене төрткәләп керттеләр Камерадагыларның сораулы карашына ул кыска гына
Мин комиссар Вахитов! — дип җавап бирде.
Камерада аны ишетеп белүчеләр бар иде, кемдер тиз генә бит-кул- ларын юарга булышты, кемдер җылы оекбаш китереп бирде, каяндыр бер кыерчык ипи дә чыкты..
Төрмә тормышы — авыр көннәр, көтү, өмет сәгатьләре башланды.
Аңа туганнары белән хат язышырга рөхсәт иттеләр Нигә? Моны берәү дә белми. Әмма моның тнрәнтен уйланып эшләнгән астыртын «рөхсәт» булуында шик юк. Мулланурның әтисе Муллажанга язган хатыннан өзек:
«Жәбер-җәфалануларым чиксез, аны тел белән аңлатып бетереп булмый Бик каты авырып төрмә камерасында ауныйм Күрешергә ашык, күрешергә...
Газап чигүче улың Мулланур
Дусларга һәм танышларга сәлам»
Кемнәрне күз алдында тоткан Мулланур, зиһене якты чагында кемнәрне «дусты» дип санаган — боларны да белеп булмый.
«Алмаш күлмәгем юк, юынырга су да бирми башладылар. Сакал җитте, костюм пычранды. Хәлем бик тә. бик тә яман»
Жавап алуга йөртүләр, кыйнаулар турында ачыктан-ачык язса, бу хат төрмәнең биек бусагасын үтә алмас иде, «хәлем яман!» дигән сүздә бик күп мәгънәләр яшеренгән булуы ихтимал!
Вахитов белән камерадаш булганнарның берсе сөйләп калдырган: «Допростан соң ул, тиз-тиз атлап, камера буйлап йөренә башлады. Йодрыкларын йомарлап, кемгәдер янады, беркемгә дә карамыйча: «Юк инде, әфәнделәр, сез дигәнчә булмас, миннән берни дә белә алмассыз!» — дип кабатлады».
Әтисен Мулланур белән күрештермәгәннәр. Әнисе Өммегөлсем улы белән күрешергә килгәч: «Пләтән төрмәсендә андый кеше юк!» — дип кире борганнар
Ата кеше улына ярдәм итә алу бәхетеннән мәхрүм
Ана кешегә «юк» диләр, кире боралар «Монда юк икән, кая куйдыгыз баламны? Кая озаттыгыз?!» Әни кешегә аңлатып тормыйлар, куып чыгаралар Мулланурның хатыны В Юдина гына 13 августта ирен күрү бәхетенә ирешә .
— Бәхет,— дидем дә сискәнеп туктап калдым
Таза, сәламәт, көрәшче ирне, бөтен Көнчыгыш белгән атаклы ко-миссарны шушы хәлдә күрү хатыны өчен бәхетме? Белмибез, хатынының ни уйлаганын, нинди тәэсирләр белән төрмәдән кайтып барганын белә япмыйбыз. Мулланурның хәле, әлбәттә, авыр, үтә авыр булган. .
Без Мулланур Вахитовны төрмәдән йолып алырга әзерләнгәндә, ике вариантны күздә тоттык: I. Пләтән төрмәсенә кораллы һөҗүм 2 Дәһшәтле допрослары, атулары белән атаклы гауптвахтаның капкасын безнең кешеләр ярдәмендә ачалар да ишегалдына прогулкага чык кан тоткыннар, шул җөмләдән Вахитов та, качалар Без көчәйтелгән отряд белән аларның качуын, шәһәргә сибелүен тәэмин итәбез. Гайнулла Таһиров гадәтенчә «кучерга» әверелә һәм. миңа азатлык китергән кабриолетка утыртып, Мулланурны алып чаба Бишбалтада, без хәзер яши торган Миңлебай Тимербаевларда аңа урын әзерләнгән ..
Бәхетсезлеккә каршы, комуч контрразведкасы безнең планнарны белеп алды Төрмәгә һөҗүм буласы төнгә каршы Мулланур Вахитовны крепость гауптвахтасына күчерәләр. Юк. прогулкага чыгу хокуклы гомуми камерага түгел, одиночкага кертеп биклиләр.
Беренче вариант барып чыкмагач, без ашыгыч рәвештә икенчесен әзерләргә керештек. Вахитовны гомуми камерага күчерерләр, прогулкага чыгарырлар дип өметләндек. Николай аша сатып алынган сакчы,
чыннан да. гауптвахта ишегалдының капкасын ачык калдыра, прогулкага чыккан иллегә якын тоткын, белеп алып, капкага ташлана Сизенеп калган сакчылар өермәдәй ут ачалар, качучыларның күбесе үлә. дистәгә якын кеше генә ычкынып өлгерә, төрле урамнарда көтеп торган безнец кешеләр аларны алып китеп яшерәләр Вахитов атыш та ф вышларын. атылганнарның аһ-зарын ишетеп, янып-көеп. камерада уты- _ рып кала
Кучер булып киенеп, кузлада утырган Гайнулла Таһиров түзмәгән. Z атыш башлангач та гауптвахтага ташланган, мәетләрне аралап. Вахи- г тонны эзләгән, шул чагында аның үзен эләктереп алганнар
Очраклы хәл идеме, әллә каравыл бүлмәсендә карта сугып, сыра 4 чөмереп утырган сәрхүш сакчыларны берәрсе кисәттеме? Ул көндә кара- | вылда акгвардиячеләрнең саны артып китүе дә очраклы идеме?
Кем? Кем сата безне? Иң яшерен дип уйлап башкарылган эше- = без дә. сәгате җиткәч. акларга ничек беленә? Кем аша?!
Хәзер Гайнулла гауптвахтада. аста, өченче камерада утыра, җа- i вап ала башласалар, башын җүләргә салып «Бар белгәнем ат та арба * Ивановский мәйданы аша үтеп барам, карыйм: тузгып, төрмәдән чыга * башладылар Әй. кызык' Бәй. мин әйтәм. минем бер ерак кардәш абый = да утыра түгелме соң? Ул да шулар арасында юкмы икән, дип кенә ба- 5 рып кердем Бүтәнне белмим дә. аңламыйм да!» дип кабатлый Тет- = мәсен тетеп, кыйнап аны Пләтән төрмәсенә илтеп ташладылар.
Вахитовны аттылар. Вахитовны коткарырга ашкынып торган татар егетен үлем көтә
*
Ну. бу комучларны! Халык яклы булып кыланалар, демократия 2 уйныйлар, оятсызлар! Кара эшләрен пакълар өчен ниләр генә маташ с тырмыйлар' Тоттылар да Казанда «Партиясез эшчеләр конференциясе» - чакырдылар. Конференция унбер көн дәвам итте Сүз ташкыны акты. - сүз боткасы кайнады, сүз боламыгы пеште Башта сүзләр комучлар ’ файдасына барган иде. өченче дүртенче көннәрдә яраннарының тавышы карлыкты, тамаклары тыгылды ялганны күпме сөйләргә мөмкин! Конференциянең эшче вәкилләре чыгыш ясый башлагач, залда хакыйкать яңгырый иде
Яңа власть судсыз-ннсез ата. Мондый явызлыкка чик куелсын! . Империализмны 'җиңгәнгә кадәр көрәшергә диләр Герман империализмы гына түгел, безгә япон, француз, инглиз империализмы да яный!
Власть профсоюзларга каршы көрәш башланганын күрмәмешкә салыша! Хуҗалар коллектив договорларны санга сукмый'
һәм эшчеләр конференциясенә ашыгыч рәвештә Ильяс Алкинны җибәрәләр «Барып, арт сабакларын укытып кайт әле шул җүләрләр ней! Ни җитмәгән әларга? Бәйдән ычкынгач хуҗаларын тешләргә азап ланал армы?'»
Бара Алкин, бармыймы сон! Менә аның чыгышы
«Эшче сыйныф казанышларын саклау Учредительное собрание комитетының иң изге, ип мөкатдәс максаты Без эшчеләрнең һәммәсенә сигез сәгатьлек эш көне, тотрыклы хезмәт хакы гарантиялибез Эшче ләр өчен завод фабрикаларда тулы хокуклы профсоюз оешмалары яшәргә тиеш Коллектив договорда беркетелгән һәр шарт тайпылышсыз үтәлер Социаль страхование тулы хокукта яшәр' Эшчеләр дә бу яхшы лыкларга җавап бирергә әзерләнсеннәр. Россия промышленносте яши алсынга көчләрен кызганмасыннар Вакытлы хөкүмәт эшчеләр сыйны фын капитал изүеннән коткару өчен нинди чаралар билгеләсә без дә шуларны ук алга сөрәбез'»
Болар һәммәсе буш сү». куык очыру, сөрем' Асылда комучлар эш көнен озайттылар, завод фабрикалар бай хуҗаларга кире кайтты, кая сиңа профсоюз да кая сиңа социаль страхование' Эшчеләр бер караң
гыдан икенче караңгыга ачлы-туклы эшләделәр Карыша башласаң, башы очында «Сугыш заманы икәнен онытма!» — дигән кылыч уйнады.
Комучтагы җәзалау органнарының кабахәтлеге, кансызлыгы турында хәбәрләр шәһәргә «тишелеп» чыкты һәм алар бу җирлектә дә маймылла-нырга ният тоттылар кулга алынганнарның эшен күзәтү буенча комиссия төзегән булдылар «Бу абруйлы комиссия кулга алынганнарның эшен ашыгыч рәвештә карап, я аларны азат итәчәк, я хәрби-кыр судына тапшырачак»
Комиссия төзелә, аңа «киң вәкаләт» бирелгән, комиссия кулга алын-ганнарны туп-турыдан туп-туры судка озата тора Бер генә кешене дә азат иткәннәре юк' Ә хәрби-кыр судының авызында бер сүз генә калган: атарга!
Хәрби-кыр судын телгә алгач, аның председателе Теннисны читләтеп үтәргә ярамый! һич!
Казандагы провокаторларга, хыянәтчеләргә, шымчыларга һәм комуч- ның иң актив этләренә җыйналган досьелар папкасына күз салыйк әле!
Теннис. 1868 нче елда туган, латыш. Лифляндия губернасынннан. мещан гаиләсеннән Мәскәүдә хәрби училище тәмамлаган Революциягә кадәр Казан хәрби округының хәрби суд бүлеген җитәкләгән Аннан китә, китә! Бер чакта да буш тотмыйлар полковник Теннисны, кем хуҗа булса — ул шуңа яраша ала. яраша, ата казга да сәлам бирә, дуңгызга да «җизни» дип эндәшә. Ялагайлар арасыннан аерата кансыз җәзалаучылар чыга Нинди төсләр генә алыштырмый Лифляндия мещаны. «Болак арты республикасы» чорында «шурачылар»ның өйрәнү командасын җитәкли1 Җитәкли. кая алып барганы мәгълүм — совет властеның дошманнарын тәрбияли' Комучлар властьны алгач, тырышып-тырышып. аларның табанын ялый Казанны һәм казанлыларны биш бармагы кебек белә, 1907—1910 елларда округ штабында чокчынып утырып, ничә чалбар төбе туздырган
Аннан нинди шәфкатьле сүз. ярдәмчеллек, кешеләрне аңлау көтә аласың?!
Хәрби кыр судының башка әгъзалары да аның сыңарлары:
Элек Казан юнкерлар училищесында фортификация дәресләре алып барган подполковник Иванов.
хәрби юрист, подполковник фон Галлер.
тагын шуның ишеләр. бөтенесе дә шәфкатьсез, миһербансыз җәл-ладлар. кеше хәсрәтенә исләре китмәгән. Совет властен кара нәфрәт белән яратмаучы бәндәләр Советпартия эшлеклеләре килеп эләксә, биш минуттан хөкем әзер: «Атарга!» Әле ялгыш-моңгыш, урам чуалышларында. базар ыгы-зыгысында адашып килеп капкан ыбыр-чыбыр халыкка. кесә каракларына, бурларга, суык аякларга да шул ук сүз: «Атарга!» «Юкка чыгарырга!»
Хәрби-кыр судының эшчәнлеге дә. анда утырышкан җәлладларның исемнәре дә тирән сер итеп саклана, бу кыйммәтле досье хәтәр нык зиһенле. җитез һәм өлгер Николай ярдәмендә төзелде Шушы Суд карары нигезендә. Казанда совет власте урнашканнан соң хәрби округ башко- мандующиенең ярдәмчесе булып эшләгән полковник Руанетның яшерен атылуы мәгълүм булды Хөкем карарына:
«Казанда һәм округта бөтен властьны үз кулына алырга тырышканы өчен».— дип теркәгәннәр.
Шарт!
Казан гарнизонының штаб начальнигы Родионов «большевизм өчен!»
Шарт!
«Татарлар арасында бунт күтәргән бер татарны...»
Шарт!
Бу татарның Вахитов булуы да. булмавы да бик ихтимал
Шунысы да бик гаҗәп, атылган барлык русларның исем-фамилия- ләре кәгазьгә теркәлгән. Николай ул кәгазьләрне эзләп таба алган, ә
атылган татарнын исем-фамил иясе билгеле түгел Кәгазьгә, суд «хөкеменә* шулай дип теркәгәннәр; «ниндидер бер татар»
Демократия уйнап кылану һаман дәвам итте. Казанда кулга алынганнарның язмышын, хәлен тикшерү өчен җәмәгатьчелек вәкилләреннән Казанда ике комиссия расланды. Рус һәм мөселман комиссияләре Русныкына адвокатлардан В Иванов белән В Денике. меньшевик Нови- * ков, Исакович һәм большевик Догадов керсә, мөселман комиссиясенә = Гаяз Исхакый. Бари Баттал. мулла Апанаев сайланды Рәисе Ильяс г Алкин
Мөселман комиссиясе дәшми-тынмый утырганда, руслар кыюрак ч булып чыкты, адвокатлардан Иванов белән Денике: «Вахитов Учреди j тельное собрание әгъзасы, собранненең күпчелек әгъзалары тавышын- = нан башка аны судка бирергә ярамый, Самара комитетының карарын * көтәргә кирәк».— диделәр
Комучның Казандагы вәкиле моны әллә кайчан унлап куйган “ иде инде. Лебедев: «Телеграмма сугарга була, әмма большевик Вахи 2 товны судка биргәндә, Самара комитетының карары булу шарт тү- < гел. хөкемгә тартылырлык гаепләре аның болай да җитәрлек!» — дип * белдерде
Алдын артын исәпләп эш йөртергә күнеккән адвокатлар телеграмма = сугуны үтенделәр
Самарадан җавап бик тиз килеп төште: «Вахитов кылган җинаять ләр шулкадәр авыр ки, тугры хөкемнән аны берни дә коткара алмый!» *
Лебедев сүзләре кабатланган диярсең!
Бу телеграммага Комучның эчке эшләр ведомствосы управляющие * Климушкин. ул чакта Самарада булган Учредительное собранненең мө _ селман фракциясе әгъзалары А Вәлитов. Ф Туктаров һәм Г Терегулов = кул куйганнар иде
Нинди җинаятьләр? Вахитов кайчан ясап өлгергән аларньР
Бу хакта телеграммада бер генә сүз дә юк иде «Жинаятьче» һәм вәссәлам!
Апанаевлар йортында мөселман тоткыннарның эшен күзәтү йнк ләнгән мөселман комиссиясенең гадәттән тыш утырышы бара Татар әһелләре, мөселманча булсын дип. кара кәләпүшләрен киеп җибәргән нәр, өстәлдә, шаулап, самавыр утыра, асрау кыз өлеш тәлинкәләренә кайнар сумса өен чыкты. Әүвәлге сүзне Баттал әйтә
Хөрмәтле мәҗлестәшләр фикеремне беләләр, большевикларның һәркайсы җәмгыятебезгә зарардан башка нәрсә китермәде. Мөселман дөньясына алар салган зыянны санап бетергесез, большевикларның һәммәсен җавапка тартырга һәм җәзаларга кирәк Тагын бер тапкыр кабатлыйм сәяси партияләр милли бердәмлекне бозалар милләтне вак вак төркемнәргә тараталар, таркаталар Без мөселман туганлыгына омтылып яшәдек һәм большевиклардан ифрат күп тапкырлар җәфа күрдек Моны үз вакытында аңлап кына бетерә алмаганбыз, мин. мәсәлән. Вахитовны социалист -панисламист дип йөргән идем, баксаң, ул чикылдап торган большевик икән! Теге Цаликовны барыбыг да саф мөселман дип хөрмәтләсәк, анысы, аты коргыры. ата меньшевик икән ләбаса! Менә ышан син туракланып беткән милләт вәкилләренә' Буталыш. башбаштаклык, чуалыш' Милләт тарала башласа, эт кошка җим була, кем нренмәсә, аны шул тешли Арада иң хәтәре, иң куркынычлысы, дәҗҗал мәлгуньгә тиңе Вахнтов иде Аллаһе тәгаләнең теләге кабул булып кына, ул явыз безнең кулга килеп капты Мөселманнар арасында абруе зур. теленә шайтан төкергән, зарары күп. күпме тугры к.м< кар дәшләребезне, саташтырып. Ленин юлына алып кереп кнтте Хәзерендә дә мәркәздән Ленинның ышанычлысы булып килгән, ул милли нигездә берләшүгә каршы чыга. бәс. шулай икән, нигә аны яшәтергә? Жәзаларга' Бүтән сүз дә, хөкем дә булмаска тиеш Имансыз бәндәгә үлем'
Комиссия әгъзалары сөннәтле сакалларын селкеп, сумсаны ура ура. куанышып утыралар. Баттал сүзләре һәммәсенә хуш килә, шулай итеп. Вахитовның язмышы хәл ителә
Бу дөньяда Мулланур Вахитовны бер генә минутка да күзеннән ычкындырмаган тагын бер кеше бар әле. Ул - Ильяс Алкин Вахитов кулга алынганнан бирле аның тынып торганы, ял күргәне юк. чаба, шалтырата, очраша, сораша, белешә, фикер жыя. йомгакны бер сүтә, бер жыя. хәрби-кыр судының карарын көтә Суд карары -бер нәрсә. Алкинның. иң соңгы сүзне әйтеп. Вахитовның соңгы хөкемдары буласы килә. Иң актыктан, хәрби-кыр суды приговоры билгеле булгач. Вахитовны чакыртып алып аннан көләсе, мыскыллыйсы килә. Ул иске газеталарын актара, эзләнә» тапса сөенә, көзге каршысына басып, речьләр сөйләп карый, сыный, уйлый, фикерләрен вак. бөкре хәрефләр белән куен дәфтәренә терки Әгәр кәгазьнең җаны булса, аның сүзләре язылган сәхифәләр кап карага әйләнеп, карга булып, тәрәзәдән очып чыгып китәрләр иде
«Атарга!» дигән карарны, шулай буласын алдан ук белеп торса да. куанып каршылады, «бәрәкалла!» дип ычкындырды, фикерен әзерләп бетереп, рухи әзер дип санагач кына. Вахитовны үз янына китерергә боерды. Хәзер сөйләшергә була, төп козырь «атарга!» дигән хөкем алар кулында. Ильяс кулында
Ул бу спектакльгә озак әзерләнде. Вахитовны кабул итү урыны итеп крепостьтагы элекке губернатор сараен сайлады, аның да иң зур. иң зиннәтле кабинетын хуп күреп, бүлмәгә затлы, кыйммәтле җиһазлар тутырттырды Өстәлгә бәрхет ашъяулык жәелде. көмеш подноска салып чәкчәк, гөбәдияләр китереп куйдылар Ак тастымалга төрелгән чәйнек янына алтын путалы касәләр килеп тезелде.
Аның теләген үтәп. Вахитовны да «тантаналы очрашуга» әзерләделәр. сакал мыегын кырдылар, кием-салымын рәткә керттеләр, чистарттылар. биттәге күгәргән, кутырлаган урыннарны төрле-төрле шифалар белән майлап, беленмәслек, күренмәслек иттеләр
Конвоирлар комиссарны затлы-зиннәтле җиһазлар белән бизәлгән дүрткел кабинетка озата кергәч, ул ым белән аларга тиз үк чыгып китәргә боерды, алар чыгып китеп, ишек ябылуга, юмарт хуҗа булып кыйланып. кулларын кош канаты кебек ике якка жәеп. Вахитов кар- шысына атлады, комиссарның күз карашы белән очрашкач, тигез җирдә дә абынды, беразга аның тыны кысылды, сүз башлый алмыйча исәнгерәп басып торды
И кәү .
Берсе ябык гәүдәле, жирәнрәк чәчле, җыйнак кеше. Күзләре янып тора Күзләрендә әле борчылу, әле кызыксыну, әле җан газабы һәм үч ярсуы чагылып уза Мулланур Вахитов
Уртадан калкурак буй Чем-кара туры чәчләр Коңгырт йөз Офицерларча төп-төз гәүдә. Бусы Ильяс Алкин.
Бу көннәрдә күз алдыннан ничәмә-ничә тоткын уздырган, тәҗрибәгә баеган Ильяс Алкин Вахитовның күз читләрендә янган утның ни белдергәнен сизә, аның шушы утны тизрәк сүндерәсе, шушы утны кабызган тормыш серләренә төшенеп, күзләр иясенең җанына хуҗа буласы килә.
— Саумы. Мулланур!
Жавап юк. эндәшми.
- Узыгыз, утырыгыз, рәхәтләнеп иркенләп чәй эчәрбез - Хәзер башланган сүзне туктатмаска, ялгый-ялгый. кыю рәвештә алга барырга гына кирәк' Сезнең миннән унбер яшькә олы икәнне мин берчакта да онытмыйм, безнең халыкның олыларны олылавы күркәм гадәт! Без — күптәнге танышлар, яратып бетермәсәм дә. гомерем буе сезгә карап сокландым Сүз башында ук шуны әйтәм халыкта ике юлбашчы була
алмый: юлбашчы, мәңгелек кануннарыннан чыгып, бер булган, берәү! Беләсез, мин юлбашчы булырга омтылдым, хәзер дә омтылам. Үземне аңа лаек дип тә саныйм, яшермим Сез узыгыз, уз. чәй эчегез, гөбәдиясеннән җитешегез, сүзнең озын булуы ихтимал Сүз ачыктан-ачык булыр Чөнки аның инде соңгы тапкыр булуы да ихтимал!
Вахитовның йөз сызыклары үзгәрерме дип көтеп торса да, Алкин- * ның йомгаклап куюыннан соң да Мулланурның нн үз-үзен тотышы. я ни кыяфәте үзгәрмәде, әйтерсең лә сүз бөтенләй башка бер кешенең ' язмыш азагы турында барды, хәтта елмайды да Вахитов, алгарак үтте. 1 өстәл янында тукталды Алкин үзе дә сизмәстән бер-ике адым чигенде, ;
— Сайланып торыр чак түгел, чәйне эчәрбез Әңгәмә өчен мин 5 сине түгел, син мине сайладың. Ильяс. Монда китерергә дә боерыкны = син бирдең Тоткын кунак — чарасыз кунак, ул җәллад ихтыярына буй- Z сынырга мәҗбүр Алай да. сине тыңлап каласы, ишетәсе килә. Сөйләп з кал!
Вахитов чәйне саран гуна агызды да касәне күз турына күтәреп i каралы
Күптәннән авызга юньле ризык кергәне юк. хуш исле куе чәй ♦ белән гөбәдиядән авыз итми ярамас, төрмәдәге сыйның нидән гыйбарәт Z икәнен яхшы беләсең! Мулланур битендәге яраларын сыйпап алды - ® Үзең урнаштырган тәртип. Ильяс'
Килештек. Мулланур Теләгәнемне әйтим, баштан ук җәнҗалга борма! Сөйләшик бер! Әгәр без. урыннарыбызны алышып, сезнең хәлгә * мин төшсәм, чәй белән сыйлар идегезме икән!
— Сүзне бик вактан башладың. <
Үтенәм, бүлдермичә сыйланыгыз. Сүземне әйтермен, җавап бирү 2 сезнең ихтыярда Югыйсә, әңгәмә түгел, тоташ ызгыш килеп чыгачак с - Тыңлыйм. Ильяс Бүлдермәскә дә тырышырмын Гәрчә, ышан. ; минем хәлдә монысы ансат булмас!
Чыдарга тырышыгыз Унҗиденчеаел исегездәме? Исегездә! Ун- “ җиденче елны кем онытыр’ Мин — Бөтенроссия мөселманнарының ва кытлы Хәрби советы рәисе, ә сез — Мөселман социалистлар комитеты рәисе Икебез дә рәис! Икебез дә янәшә! Ни гаҗәп, сез гел безне» эзлән бардыгыз, юк. юк, калкынмагыз. Мулланур, бардыгыз, әмма ләкин гел безгә каршы төштегез Әйтик, туганым Сәетгәрәй Алкнн белән унҗиденең мартында без Мөселман комитеты оештырсак, сез апрельдә комитет төзедегез. Без иң демократик өндәмәләр белән чыгуга, меньшевиклар һәм эсерлар безгә таба авыша Без бердәм милләт безнең кулда дип куаныша башлыйбыз! Цаликовның тарихи сүзләрен исегезгә төшерәм «Мөселман юксылларын милләттән аерып алырга тырышкан социалистлар юлга йомык күз белән чыгалар Маркс белән Энгельсны урамча, гадиләштереп аңлау бу. Әгәр Маркс белән Энгельс исән булып. мөселманнарның үз гореф-гадәтләренә тугры калып туганнарча яшәүләрен күрсәләр, үз тәгълиматларын асла үзгәртерләр иде»
Мулланур, касәсен куеп, сүз әйтергә калкынды. Алкин, кабинет уртасына чыгып басып, кул хәрәкәте белән аны сүздән тыйды
Ышанам, сез аның белән килешмәдегез, гәрчә, социализм идеал ларын таныган һәр кешене Мөселман социалистлар комитетына кабул итәбез дип белдердегез! Безнең белән кулга-кул тотынышып хезмәт итәсе урынга, большевиклар ягына аудыгыз' Аларга тартылып, эшче ләргә барып егылдыгыз, аларны таяныч иттегез Нәтиҗәдә милләтне күздән ычкындырдыгыз! Журналист буларак сез көчле, хәтәр оратор, гомерем буе сездән көнләштем, яшермим, ул чакта «Кызыл байрак» газетасындагы мәкаләгез хәзер дә күз алдымда' Менә ул. мин аны ку череп тә алган идем, саклыйм' Сезгә кагылышлы һәр нәрсә саклана миндә, һәр хатирә'
«Эшче! Ниндн гади һәм гүзәл сүз. Эшче' Мең мөмкинлекнең чыганагы, хөрмәтле эшче, үзеңнең эшсөяр чүкечең белән бәреп, бөек рево
люцияләрне тузгытучы очкыннар чыгарасың, бу син. иске хорафатларны ватып җимереп, кешелеккә яңа юл ачасың!» Шигърият!. Ләкин сез, беренче адымыгыздан ук сыйнфый бүленешне алга сөреп. милләтне таркаттыгыз, мөселман милли хәрәкәтенең асылын аңламыйча, большевиклар белән туганлашып ялгыштыгыз. Сезне караңгы юлдан аерырга тырыштык, тукмаган чаклар булды, сез дә кул кушырып утырмадыгыз, җае килгәндә, әтәчләндегез, безне «адәм актыклары», «халык колагын ялган сүз белән томалаучылар», «байлар кубызына биюче салам тор- ханнар!» дип мөһер суктыгыз! Хурладыгыз, хакәрэтләдегез! Ә миңа, егерме бер яшьлек прапорщикка. Мөселман хәрби комитетын ышанып тапшырдылар. Әгәр сез бөтен эшкә тылкышып. Камил Якубов белән мөселман сугышчыларын безнең кулдан тартып алмасагыз. без Мөселман хәрби көчләре оештыра идек Дөнья белән сөйләшү хокукы безнең кулга күчә иде! Минем кулга!
■Мулланур рәхәтләнеп көлеп җибәрде, ул Ильяс Алкинны гаҗәплән-дереп һәм куркытып, күзләренә яшьләр килгәнче, туктаусыз көлде
— Татар кибетчеләрен сезнең профсоюздан тартып алганны да өстәп җибәр! Минем белән Шәһит Әхмәдневне дә каһәрлә! —диде ул.
- Истә алары.— дип дәвам итте Алкин.— Без Бөтенроссня Мөселман съездын җыярга теләгәч. Керенский баш аягы белән каршы төште. Күпләрнең борыны салынды, ә мин каушап калмадым Мин! «Вакытлы хөкүмәт белән мөнәсәбәтне өзәбез!» — дигән телеграммага да имзамны мин салдым «Мөселманнар рус кардәшләребез белән туганнарча яшиләр иле. ике араның өзелүенә сәбәпче сез булырсыз!» — дип Керенский- ны өркеттем Ул чакта да янәшәдә идек без. Мулланур! Гәрчә сезнең «дөньяны социализм гына һәлакәттән коткара ала!» дип раславыгыз миңа бер дә ошамый иде! Съездда мине ВОШУРОныңI рәисе итеп сайладылар. Каршылыкларыбыз көннән көн ишәя торса да. без янәшәдә идек. сез. Камил Якубов һәм бәндәгез мнн! Сәяси ярсуларны онытып, сәяси якларны куеп торып, мөселманнарны берләштерергә мөмкин икән дигән уй шул чакта туды миндә! Ныгыды! Берләшү озак бәхеткә, мәңгегә булсын дип кенә әйтәсе дә бит. юк. сез аяк чалдыгыз, юлга аркылы яттыгыз, иманлы авызымнан чыккан газиз сүзләремә колак салмадыгыз! Мин хәзер дә шулай уйлыйм, фикеремнең раслыгына ышанам. Мнн капма каршы килгән кискен мизгелләрдә дә уртаклыкны эзләдем
Бая кычкырып көлеп рәхәтләнгән Вахитовның чыраеннан елмаю китмәде, ул чәен аз гына йотып куя да бертуктаусыз көлемсерәп, губернатор пулатының иң зиннәтле сараенда «бөек юлбашчының» сәяси программасын тыңлый. Ни өчен бу бер кешелек спектакль? Нигә? Тамашачы берәү генә, үлемгә хөкем ителгән кеше, аның соңгы сәгатьләре Әйе, Алкин Ильяс гомере буе күңеленә җыелган үчен ала. мактанып эчен бушата, гаярьләнә Вахитов иректә булса, ул мондый кәмитне ясый алмас иде. инде хөкем карары яңгырагач, аны җиңеп-изеп. беренче һәм соңгы тапкыр куанырга теләдеме? Масайма. Алкин. Вахитов исән әле. үлмәгән, тере, ул тыңлар-тыңлар да үз сүзен әйтер! Аның бу уенның дәвамын, азагын күрәсе килә, сөйлә әйдә, уйна!
Биек, авыр ишекнең аръягында сакчылар алышындымы, нык-нык баскан аяк тавышлары яңгырап ишетелде.
— Берзаман Корниловка каршы чыктык! Контрреволюцион фетнәсенең тетмәсен теттек. Без ана каршы, сез — большевиклар аңа каршы Керенский да аны яратмый. Сез газеталарда, митингларда аны эт итәсез Ә мин Бөтенроссня мөселман советының рәисе Цаликов белән. Петроградка киттем Аннан безне Кавказ «Кыргый дивизиясе»н каршыларга җибәрделәр. Язмышлар кыл өстендә, алар безне чүт кенә атып ташламады! Әмма без каушамадык, үгетләп, «кыргый дивизияне»
I Бнтснриссня мвселманнарыныц вакытлы хәрби советы 1917 елнын маенда сайланып.
1918 С.1НЫН мартында таратыла
да җиңдек Сөйләшә белсәң, бары да була икән' Без аларны үгетләдек. Маркс белән Мөхәммәт пигамбәр хакына революциягә каршы чык мауларын сорадык Әйтә белсән. Маркс белән Мөхәммәт бер мичәүдә бара алалар икән! Ингушлар Петроградтаи алтмыш чакрымда иде. безгә кадәр килгән делегатларны авызларыннан сүз чыкканчы атып бетергәннәр Мин татар полкында да булдым «Диктаторга ярар өчен * генә Корнилов боерыгы белән Петроград эшчеләренең канын коярга = кулыгыз барамы?» — дип сорадым Тыңладылар мине, буйсындылар. 2 күрәсезме. Мулланур, җиңә беләбез, бердәм демократик фронт, туган < лык союзы оешса, әллә ниләр майтарачак идек' Тыныч юл белән днкта- = турага каршы торырлык көч кирәк иде безгә Керенский ВОШУРОны - таныды, уставы белән килеште, ара яхшырды «Кызыл байрак» газетасы Е Казандагы мөселман съездының милли-мәдәни автономия төзү турын- * дагы карарын хуплады Ә сез тагын башка юлга төшеп, унҗиденең 5 октябрендә тагын сугышка чыктыгыз, шәһәрдә революция җиңгәннән * соң Революцион штаб составына кердегез. Ә мин һаман бер юлдан, * туры юлдан бара бирдем! ВОШУРОдан «властьның советлар кулына ® күчүен хуплыйбыз» дигән телеграмма китте, ә мин аңа кул к.имадым, ♦ юк' Чөнки мин большевистик өндәмәләргә шикләнеп каралым .«ларның z үз максатларына ирешә алмаслыгын алдан белдем, «икмәк, җир. киң = милли хокуклар» дигән сафсаталарның куз буяу икәнен, яшь булсам да. х аңладым
Ильяс Алкин да көлеп куярга вакыт җитте дип санадымы, сүзен- * нән туктап елмайды, елмаюы тиз сүнде, яңадан сүзгә кереште
Тагын шунысы бар. диде ул. маңгаен җыерып унҗиденче < елда безнең арага тагын бер күләгә төште Ба а. Мулланур. Наилә 2 ни хәлдә дип тә сорамыйсыз! с.
Сорыйм, диде Мулланур битараф кына
Наилә. Наилә' Ике ут арасында ике юлбашчы арасында кал- 7 ды Башта сезгә тартылды, сөюен яшереп тормады, татарның тыйнак ’ кызы булса да. теле белән әйтеп бирде Ә сез. таш бәгырьле кеше, саф сөюне кире кактыгыз. Ахыр чиктә, без Наилә белән өйләнештек, бәхетле яшибез, ул дөрес юл сайлавына куанып бетә алмый Көнчелек тән әйтмим, мәгәр сезнең язмыш хәзер минем карамакта. Аны мин хәл итәргә тиеш! Атаклы Мулланур Вахитов язмышы минем кулда' Кемгә эләгә мондый бәхет? Аннары ни булды соң? Алкин беравык басылып, уйланып торды, өстәлдә телефон шалтырады, ул аңа игътибар итмәде, шылтырау тагын кабатланды, моңлы зыңлап туктады - Әһә' Безнең арадагы упкын һаман тирәнәя барды' Унсигезенче ел гыйнварында Казаннан Петроградка Учредительное собрание утырышына барырга чыкканда, вокзалда митинг булды. Большевик Шейнкман чыгыш Якады Әй. гомер диген, кемнәрне кая таратмый' Кайда ул зәһәр яһуд Шейнкман? Без аны атып үтердек, беләсез! Шейнкманнан соң вокзалда сез сүз алдыгыз Чыгышыгыз басылган «Кызыл байрак» газетасын күз ка расыдай саклыйм
Нигә? дип сорады Вахитов, түземе бетеп Нигә?
һәр газета мишень Мин. шуларга карап, төз атарга өнрәнәм' Югары бәяләвең өчен рәхмәт
Алкин иронияне кабул итмәде, бер кешелек фарста ирония, киная ләр каралмаган иде. ул маңгайга туры бәрергә ниятләгән иле бүген «Мөселманнарның язмышын мөселман эшчс-крестьяннары, мө сел ман солдатлары хәл итәргә тнеш» дидегез сет «Россиядә рево люцнянен чыны егерме бишенче октябрьдә генә җиңде Шул тарихи көнне капитализмны аударып, без якты көнгә чыктык Иптәшләр, мөселман пролетариатының эше өчен көрәшегез'» Нинди сүзләр' Нәтиҗәдә кырылыш, җиңелү, үлем' Сез. Мулланур, адым саен мина комачау иттегез Инде җиңдем, өскә чыктым дигәндә генә килеп җитеп, мина аяк чалдыгыз, төртеп ектыгыз, үзегез һаман калыктыгыз'
Унҗидедә, көзен, мин бөтен Идел буе халыкларын бер автоно мнягә берләштерү уе белән яндым, эшне чувашлар белән берләшүдән башларга ниятләдем Юлыма сез аркылы төштегез! Уфада. Милли мәҗлес утырышларында мин «Изелгән халыкларны Идел-Урал штатларына берләштерергә кирәк!»—дигән лозунг ташладым! Әгәр ул төзелсә. милләт язмышын кайгыртучы Мөселман армиясенең командующие мин була идем! Без барлык төркиләрне берләштерергә, аларны Мәскәү-Петроград идарәсеннән аерып алырга, череп-күксеп беткән Россия тибында түгел, егерменче гасыр таләп иткән шартларда алдынгы европача дәүләт төзүне планлаштырдык.
Иң мәзәге шунда ки. бу юлы сез кан дошманыгыз Зәки Вәлиди белән бергә безнең планнарга каршы төштегез! Вәлиди татарларның тарихы зурлыгыннан, елгырлыгыннан куркып, алар тиз арада башкортларны йотачак дип раслап, башкортларга автономия таләп итте. «Әгәр башкортлар татар яки башка бер кавем белән берләшә икән, бу атарның азагы, һәлакәте булыр Берләшү берчакта да башкорт файдасына булмас»,—дип белдерде Вәлиди кая барып сугылырга белмәде, тинтерәп, әле атаман Дутов ягына сөрлекте, әле бүтәннәргә, безнең белән араны өзәргә дә батырлыгы җитмәде. Мин бераз баш-күз алырга, көтәргә, күзәтеп уйланганнан соң гына үземә лаеклы урынны сайларга булдым Ашыгырга ярамый, көтеп тору — ялгышмау дигән сүз дә иде.
Мөселман милли хәрби берләшмәләре төзергә советлардан рөхсәт алганнан сон. без хәйләләп, сезне ярык тагарак янында калдырырга ниятләдек Генерал Сөләйман Сулькевич Крыленко янына барырга җыенгач. мин аңа «Чамалап сөйләш, телеңне тый. оешып яткан мөселман гаскәренең корал ягын гына кайгыртам»,— дип әйтергә кат-кат киңәш бирдем Генерал татар милли рухы сеңгән армия төзү турында хыялланды Чыңгыз бабаларыбыз. Батый. Аксак Тимерләр намы аңа тынгылык бирмәде Чыңгыз улларының горур башы очында ул исламның яшел байрагын күтәрергә теләде. Тик бу турыда урысларга ачылып китәргә ярамый иде.
Мулланур, мин сулдан уңга язучыларның һәммәсен кырып бетерергә чакырмыйм, беләсез Милли бердәмлек дигәндә шайтанның үзе белән килешә алам, җен-убырлар белән берләшәм. Шул уй белән яшим, шул уемда калырмын да
Алкин дөньясын онытып, көнчел вак кешегә әверелеп, үз табигатенә кайтып акыра-бакыра башлады.
— Тик мина сез комачаулыйсыз, сез! Сезнең тарафдарлар! Бәхет- сезлеккә каршы, сезне югары күтәрделәр, мөселманнар комиссариатын тапшырдылар һәм сез. совет власте исеменнән эш йөртеп, безгә каршы көрәшне кискенләштердегез Бөтенроссия Мөселманнар советын яптыгыз Хәрби Шураны бетереп. Мөселман Кызыл гаскәре төзергә алындыгыз. Без 1918 елның мартында Театр мәйданында Идел-Урал автономияле республикасы игълан иттек, ә сез безгә кабер казыдыгыз. Казанга гаскәр озаттыгыз Газиз туганым Сәетгәрәйне. Токумбетовны. Мозаффаровны советлар ябып куйды. Дөрес, төн үтүгә Мөселман социалистлар комитеты порукага алгач, аларны чыгардылар. Әмма моның хурлыгы ни тора! Аларны кем коткаргандыр, мәгәр сез түгел икәнне бе.тәм. сез дошманнарга аяусыз. Мулланур. Идел-Урал штатларының сезнең өчен һәлакәт икәнен аңладыгыз, ашыгып-кабаланып. «Татар-Башкорт республикасы» төзү артыннан чаба башладыгыз. Сез бу яктан шуны кыдырасыз. теге якта Зәки Вәлиди: «Татарлар белән берләшкәнче, мин кыргызлар белән туганлашам!»— дип киреләнә.
Сез. сез. һаман фантазер’ «Татар-башкорт милли республикасын төзүгә шашкан бәндәләр генә каршы чыга ала».— дип яздыгыз Имеш, бу республика мөселман көнчыгышны революция юлына басарга ярдәм итәчәк, дип сөйләндегез. Нәтиҗәдә нәрсә? Нәтиҗәдә шул: Идел-Урал штатлары да. Татар-Башкорт республикасы да юк. Мөселман татар-
лар да. башкортлар да үз автономияләрен төштә генә күрәләр, төштә күреп кенә калачаклар да Ә безгә һәммәсен өр-яңадан .башларга туры килә Минемчә, большевиклар милли мәсьәләне тулаем чишәргә тырышмыйлар. алар аны үз файдаларына борырга гына остарганнар
Хәзер ни кылырга. Мулланур? Алкннның аяклары талды бугай, урындыкка барып утырды Кем мәнфәгатен сакларга5 Әгәр автоно- * мияне өстән бирәләр икән, бу «өс» үзе дә монда килеп җитәчәк. синең = бар булган байлыгыңны көрәп алачак Ә син ана кылган яхшылыгы өчен рәхмәт әйтеп сакал сыпырып утырачаксың «Рәхмәт, янәсе, авто- ; номия бир тегез!» Ярамый алай без үз байлыгыбыз белән үзебез = идарә итәргә, сәясәтебезне үзебез якларга, үз гаскәребезне булдырыр- ~ га тиеш Шул очракта гына безнең белән хисаплашачаклар, бары шул | очракта гына! Кыскасы, безгә милли мөселман дәүләте кирәк. Шуның - хакына мин. бар эшемне куеп, сезнең белән озаклап сөйләшеп торам. | бергә булырга тәкъдим итәм Шул дәүләтнең нигезен без бергә салыйк = Мин хәтта беренчелекне сезгә бирергә дә әзер' Гомерем буе көткән д сәгать сукты! ®
Минем белән очрашу сәгатеме5' дип көлемсерәде Мулланур • — Сез миңа каршы куелган көч вәкнле Ләкин сез тозакта Ачык х тан ачык әйтәм: хезмәттәшлектән баш тартсагыз, сезне әҗәл көтә, тар S ләхет! Үлем! Бер очрашырбыз дип йөрдем, очрашу башкарак шарт- ~ ларда узар дип тә өметләндем, нишлисең, язмыштан узмыш юк. Сез - мине дошман саныйсыз, беләм. кимсетеп каравыгыз да сер түгел, аны < да кичерәм. тәкәбберлекне куеп торыгыз, хәлегезнең авыр булуын зин « һар онытмагыз Туганыгыз Исхак Катков ялынып ялварып сорагач. ~ мин аңа качарга ярдәм иттем Безнең йортта тарихчыбыз Газиз Гобәй - дуллин сыеныр почмак тапты. Ходайга шөкер, ул исән-сау Әгәр башта “ ук миңа килсәгез, язмышыгыз бүләк иткән бик күп җәбер-җәфаларны z татымас идегез Соңгы сүзем әгәр тагын юлыма аркылы төшсәгез ~ сезгә үлем Шыпырт кына, урам сукбаен аткан кебек атачакбы» «Вахи- товны Самарага күчердек», дигән ялган хәбәр таратып, тыныч күңел ' белән күмәчәкбез Үлемегезне, соңгы тапкыр һавалануыгызны беркем белми калыр Үлем сезгә мәңгелек китермәс өметләнмәгез. Мәңгелек җиңүчеләр кулында Көрәшче дигән даным калыр дип тә ымсынмагыз, барысы да без дигәнчә булыр Ул исемне сезгә бирә алмыйм, андый дан үземә кирәк миңа' Барын әйтеп бетердем шикелле, хәзер сезне тыңларга да әзер
Алкннның маңгаена гына түгел, җилкәсенә дә тир бәреп чыкты, ул бармаклары белән куе чәчләрен аралап, урындыгыннан алтын йөгертел гән артлы йомшак кәнәфигә күчеп утырды
Ул әле кызып, әле шашынып сүзләр ташкыны сипкәндә. Мулла нур бәхәсне туктатырга толәп талпынып талпынып алды, тыелды, яңак сөякләре тартышып кына аның кичерешләрен белдерделәр дә. тезен дә яткан авыр йодрыклары тагын да тыгызрак йомарландылар Алкин боларНЫ күрмәде, үзе уйнаган спектакльдә ул үзе үк тамашачы да иде
Дикъкать белән тыңладым мин сине. Ильяс күрәм үзгәрмә гәнсең Тарихның шундый катлаулы борылышлары сиңа акыл өстәмә гән Шул ук буш куык очыру, нәни булсаң дә бөек булып кылану, хаклык тирәсендә маймылларча бөтерелү, синдә һәммәсе дә артыгы белән сакланган икән
Алкнн бу хөкемгә әзер иде. аның да таштай чырае үзгәрмәде, ул. башын артка ташлап, кулларын күкрәгендә кушырып, селкенмичә дә тыңлап утырды
Бөтеннең яртысы бөтен түгел, ярты хакыйкать ярты ялган дигәннәр Син ү зеңне төрле тарихи вакыйгалар уртасына куеп карадык. үзеңә уңай урынны һәрчак биеклектән таптың Тавис кош кына үз койрыгының матурлыгына сокланып бетә алмын, гел гел артына борылып карый «Менә мин кем!» дип. минем алда мактанасың кили.
янәсе, губернатор кабинетында түш киереп утырасың, Ә асылда шул ук булмаган армиянең командующие, юк дәүләтнең юлбашчысы. Син бу мизгелнең саташулы төш кенә икәнен аңламагансың. Уянырга теләмисен дә. уянсаң, хәлнең хәвефле булуы өстенә. үкенечле дә икәнен күрер идең. Үткәннәрне искә төшереп, бүгенгегә бәһа биргәндә, киләчәккә карарлык ышанычың булу кирәк. Киләчәккә карарлык!
Килешәм, бер-берең белән бәхәсләшкәнче, бер-берең хакында аерым- аерым сөйләү кулайрак. Әмма кешеләр буш сүздән, җайлы-шома вәгъ-дәләрдән гарык, алар хәрәкәт көтә, эш нәтиҗә сорыйлар Тарихны кирегә борып маташу синнән башка тагын кемнәргә кирәк икән? Халыкка кирәк түгел, бел, Ә-ә, үзеңне минем Сальериым дип уйлый күрмә, ялгышасың.
Син үткәннәрне яхшы хәтерлисең, берәм-берәм аларны телгә алдың, һәр тарафта үзеңнең хаклы булуыңны расладың. Без һәм минем көрәштәшләрем синең матур үрелгән планнарыңа аяк чалганбыз икән! Безнең бүтәй эшебез дә булмаган! Борынгылар хак әйткән, «бәхетле буласың килсә — үткәннәрне оныт!» дигәннәр. Кызганычка каршы, онытып булмый, үткәннәр безнең белән яши. хәтердә, җанда яши. Россияне Корниловтан коткардым дисең. Бердәм милләт. Идел- Урал штатлары автономиясе оештырырга телисең. Көчле мөселман дәүләте төзеп, милләтнең коткарып калучысы һәм юлбашчысы булырга омтыласың. Безнең шәхси мөнәсәбәтләрне онытып торып, ыгы- зыгылардан качып ипләп уйлашыйк: болар барысы да кемгә кирәк тә. кем өчен файдалы?
Янәшә йөргән мизгелләр булды, син дә. без большевиклар да унҗиденче елда Корниловка каршы идек. Ләкин ул чакта ук сез Цаликов белән, бер җырны җырлап. Керенскийны якладыгыз, ә без советларны. Аерма зур монда! Әйе. Учредительное собраниега без бер исемлектә атладык, әмма сез илнең үткән көнен яклап бардыгыз, ә без киләчәген якладык. Син хәзер дә үткәннәрне сагынып энҗе яшьләреңне түгәсең, ә мин халкымның нртәгәсе өчен кайгырам. Корольгә ант биргән бер эшем иясенең сүзен беләсеңме икән? Ничек дигән әле... «Социалистлар өчен тавыш бирәм бирүен, асылда, банктагы счетыма гына ышанам».— дигән. Син дә шул ноктадан чыгып кына яклыйсың социалистларны! Без милләтне акча бәрабәренә дә. көчкә нигезләнеп тә тупларга җыенмыйбыз. без барлык милләтләр үз милләтләренең изүчеләренә каршы берләшергә тиеш дип саныйбыз-. Элегрәк патша белән, соңра Керенский белән барган көрәш безгә алга китеш булып тоелган иде. хәзер сизәм, алар безне тоткарлаган гына Ул чакта без милли-мәдәни автономиягә дә бик риза булырга әзер идек, бүген безгә ул гына аз - без хәзер тулы автономия, дәүләт телибез.
Анысы да сез шашынып теләгән дәүләт башына кадет Максудовны яки черек милләтче Вәлидине утыртып түгел, дәүләт башында татар-башкорт эшче-крестьян вәкилләре булсын дибез! Без Татар-Башкорт республикасы төзүне ахырынача илтеп җиткерә алмадык, гражданнар сугышы комачаулады, әмма ул төзеләчәк! Безнең җирләрне сез басып алдыгыз, әмма бусы вакытлы хәл. вакытлы Бусы да үтәр, сезне куып җибәрүгә үк. без Татарстан һәм Башкортстан республикалары төзербез
Юлны без большевиклар белән бергә сайладык, без бер чакта да сатылмадык, большевиклар безне бәлеш белән сыйламадылар. Керенский «җир крестьяннарга, халыкларга ирек һәм бәйсезлек» дигУ. сигез ай безне алдап, юмалап килде Октябрь белән большевиклар гына әйткән вәгъдәләрендә тордылар Шуңа күрә без Ленин артыннан киттек, аңа иярдек, аның белән бергә бардык, аның хакына гомеребезне дә кызганмабыз, чөнки аның идеяләре бүгенге көннеке дә. иртәгәге көнебезнеке дә Без Бөек революциягә катнаштык һәм мәңге аңа тугры булып калырбыз.
Син мөселман җире байлыкларын бүтәннәр белән бүлешмәскә уйлыйсың. Нигә син аларны үзеңнән ярлырак дип саныйсың? Пушкинның сараны кебек булсаң, күршеләрең генә түгел, үз халкың да бер- заман сине каһәрләр' Ил уртасында утырып башкалар белән нигә туганлашмаска. нигә алардан йөз чөерергә'* Мин сине бүлдермичә тыңладым, түз. тәнемә кайнар җаным хуҗа чагында мин дә сүземне әйтеп калыйм! * Кемдер берәү «адәм баласы нинди телдә уйласа, шул халыкның улы = була», дигән Килешеп бетмим Менә мин татар, нинди телдә уйлавымны ' өзеп әйтә алмыйм, чөнки нәкъ синең кебек үк татар һәм рус телләрендә 5 иркен сөйләшәм Мин бер нәрсәгә инанам мин татар хезмәт иясе телендә = уйлыйм, ә син буржуй татарлар телендә ун йөртәсең. Гәрчә адым ~ саен. «Мин социалист, мин социалист!» — дип кәпәренәсең Милли бер- f дәмлек турында гәп сату — сабыйлык, милләт төрле сыйныф вәкиллә-реннән гора. Революция кешеләрне авыр йокыдан уятты, уйларга j өйрәтте Үз сукмакларын эзләргә, табарга мәҗбүр итте, ул хокукны = син хәзер берничек тә тартып ала алмыйсың Уйларга өйрәнгән мил- - ләт кенә көчле Уйлый-уйлый ул барыбер берзаман туры юлга чыга = Адәм уллары кадак түгел, аларны чүкеч белән кагып кына тигезли ал- * массың
Мин сине дикъкать белән тыңладым. Ильяс, сүз агышында синең £ хакта гына түгел, үзебез турында да уйладым Ялгышмаганбы змы. туры юлдан бара алганбызмы3 Хаталар бар берсе һәм иң авыры синен - ишеләрне үз вакытында тотып яра алмаганбыз <
Гөбәдия син пешермәгән булганга тәмле, кетердәп тора Шул ук = вакытта мина бер уй тынгылык бирмәде: менә син. ахмак түгелсең, әле сиңа егерме ике яшь кенә, әтиең Казан округ судында присяжный иде. z сиңа әйбәт белем бирде Син революциянең бәрәкәтле дулкынында с түгел, аның болганчык дулкынында өскә калкырга тырыштың Өскә ан з сатрак калкыр өчен революцион дулкынны болгаттың, пычраттың, сафлы “ гың бетердең Мине бер нәрсә кызыксындыра Кем син3 Үз явызлыгың- « ныц колымы, әллә башка берәү ихтыярына беткәнче буйсынган бәндәме3 " Минем белән шулай сөйләшергә, миңа шундый пычрак тәкъдим ясарга, хыянәткә өндәргә, хыянәтне нигезләргә маташырга син кем3! Үз куркаклыгыңны яшерен, куркуыңнан буыла буыла, үлгәч тә. Ва хитонны яман ларлык булсын дип әзерлисеңме? Онытырлар дип ышанасыңмы? Барып чыкмас, берзаман һәммәсе билгеле булыр Әгәр синең бер тамчы гына саф намусың калса да. бу тәкъдимең өчен гомерең буе вөҗдан газабы татырсың
Сыең өчен рәхмәт Чакыр конвоеңны. Безнең сүз тәмам
Ихтыярың түгәрәк, теләсә кая тәгәрә дигәннәр Кызганыч, син безнең сафта түгел Мөселман хакы өчен мөселман асылының канын коярга да риза' Мәҗбүр Фатих Әмирханнан озын хат алдым Ул синең гомерне саклап калуны ялварып сорый Таләп итә' Аңлата Халык уллары белән уйнарга ярамын дип кисәтә Кызганычка каршы, сиңа ярдәм итәрлек бер кеше генә бар иде, ул син үзең! Тик син хөкемеңә у .ц кул куйдың Сау бул. Мулланур
Син дә үз хөкемеңә бүген кул куйдык' Сау бул, Ильяс
Конвой Мулланур Вахнтовны гарнизон гауптвахтасының ялгыз камерах ына илтеп япты
Алкин френч якасын өзәрдәй булып тартып-йол ыккалап кабинеттан тышка, һавага ашыкты Өстәлдә калган чәкчәк-гөбәдняләрне сакчылар көлешә көлешә ашап бетерделәр: «Алкнн теләсә кемне тамактан яздыра ала ул!» днп мактадылар алар хуҗаларын
19 августта гаң белән аны аттылар
Мулланур тыныч идг. үләр алдыннан салмак тыныч тавыш белән атучыларына зндәште «Жиңу бездә булыр, белегез* Коммуннгмны үтерә алмассыз!»
Аны Кремль стенасы янындагы Спасск зиратына ашык-пошык җир-ләделәр Төн уртасы иде...
Моны ишеткән рус руханилары дау куптарды: «Ничек? Изге зиратны хакәрәт итеп, дәһри мөселманны абруйлы рус дворяннары арасына илтеп тыгарга ярыймы?»
Комиссарны казып алдылар да Алкинга шалтыраттылар:
— Нишләтәбез?
Алкин үзе дә сәер бер халәт кичерә иде Мулланурның актыккы минутларында үзен-үзе тотышы, ышанып һәм инанып әйткәң кискен сүзләре аңа бик нык тәэсир иткән иде. Гомере буе дәвам иткән бәхәскә соңгы ноктаны барыбер Мулланур куйды Комиссарның иманын актарып чыгарып таптарга теләде Алкин, барып чыкмады! Аның соңгы сүзләрен, соңгы хөкемен аяк астына салып изәргә ашкынды, төпле дәлилләре юк иде. Моңарчы үзен дөньяда иң яхшы ораторлар сафында санап йөргән Ильяс Алкинның теле тотлыкты, күңеленә усал шик килде: «Дөрес юл сайлаганмы ул?!» Тел кычыта, әллә ниләр әйтеп, комиссарны тәненә ядрә кергәнче үк җиргә сеңдерәсе, чүктерәсе, аунатасы килә, ә күңел буп-буш, уй да. сүзләр дә калмаган, авызда ачы су. тамак төбендә таштай төер генә бар. «Соңгы сүз барыбер минем якта — атачаклар сине! Соңгы сүзем ядрә булыр!» дип кычкырырга теләде Алкин, кычкыра алмады, тавышсыз калган иде.
Менә, җиргә иңгәннең беренче тәүлегендә үк комиссар мәете дау куптара Әле алда, киләчәктә алай гына булырмы?
— Аргы Архангельск зиратына илтеп, яңарак атылган большевиклар белән рәттән, туганнар каберлегенә җирләгез — Тавышын көчәйтергә тырышты Ильяс Алкин — Мәетен кызыл комач белән урагыз, мәрхүм шул төсне бик ярата иде
Мөселман кеше, гөнаһлы җан булса да бәлки без аны татар зиратына гына җирләрбез? — дип сорады кыяр-кыймас кына Алкинның секретаре Ул хуҗасының Мулланурга саклаган мөнәсәбәтен белә иде. .
Юк. юк! Мөселманнар өчен ул бүгенгә исән-сау кала бирсен. Яшәп торсын һәм. әз генә булса да, безгә хезмәт күрсәтсен. Аны вафат дип белмәсеннәр! Вахитовның үлеме турында әлегә беркем дә белергә тиеш түгел Ичмасам, үле хәлендә безгә булышсын.
«Мәет белән көрәшү җиңел!*- дип уйлады Алкин һәм бик нык ялгышты
Мулланур Вахитовның һәлакәте турындагы кайгылы хәбәр Казан йорт урамнары буйлап бик тиз таралды Тик бу хәбәрне беркем дә тәгаен генә раслый да. кире кага да алмады. Аны бик яшертен җирләделәр
Комиссарның революциягә җаны тәне белән бирелгән намуслы көрәшче, дошманга баш бирмәс көчле рухлы булуын белгәнгә, без аның хыянәт юлына төтмәслегенә ышана идек, шуңа күрә, мөгаен, атылу хәбәре дөрестер дигән фикергә килдек. Мулланур Вахитов Алкин- нар өеренә тере чакта да. үле хәлендә дә куркыныч иде
Вахитовның үлем хәбәрен Пләтән төрмәсенә, тоткын Гайнулла Та- һировка Саҗидә Салиховна китереп җиткерде.
Крепость гауптвахтасы һәм Пләтән төрмәсе аша тоткыннар көне- төне агылып торгангамы, әллә башка бер сәбәп аркасындамы, Таһиров бер мәлгә җәзалаучылар күзеннән читтәрәк кала килде. Калынчарак иренле, бөдрә чәчле, ачык карашлы бу егет бер караганда шик уята торганнарга охшамаган, шома извозчик дип уйларга да була аны, кибетче дияргә дә ярый, Гайнулла әнә шул гадилеген, «эчендәгесе тышында» дип аңлауларын үз файдасына җигәргә карар кылды. Кәмит- ,|<>нә. юри кычкырып сөйләшә башлады, коридордан алып барганда як- ягына чайкалды, абынды, авыз-борыннарын мимылдатты Сакчылар еш
алышынса ла «тоткын-извозчикның диваналыгы, акылга бераз сайрак булуы егет артыннан ияреп йөри башлады Аш китерүчеләр дә аңа. «әй. дивана'» дип эндәшәләр, прогулкага алып чыгучы надзирательләр дә ана сүз әйтмичә калмыйлар, кыскасы. Гайнулла Таһиров көннәрдән бер көнне Пләтән төрмәсенең тиле-милерәк бәндәсенә әверелде. Егет бу ха-ләтен оста файдаланып, сакчыларның мөнәсәбәтен гел үз * ягына борырга тырышты Хәзер коридор себерергә дә аңа кушалар. = ишегалдындагы вак-төяк йомышка да аны йөгертәләр. «Алла бәндәсе. ” дивана, тиле-миле!» *
Ганиулланың күзе үткен, хәтере шәп. кайда ни ятканын, капка- = нык кайчан ачылганын, ничек ябылганын һәммәсен күзәтеп, күңеленә 3 сеңдереп йөри! Үзе генә булса, ул әллә кайчан чыгып ычкынган иде Е инде, әмма аның теләге зурдан, төрмә диварлары арасында үлем көтеп * яткан иптәшләрен дә алып чыгып китәсе килә иде аның Башта, ул 5 утырган егерме җиденче камерада, кесә караклары, йорт басучылар, ат = урлаучылар кебек ыбыр-чыбыр күбрәк иде. алар өстенлек итте. » аклар кулына төшеп хафага калган эшчеләрне кимсетеп, ризыкларын < талап, түбәнәйтеп килделәр Әмма көннәрдән бер көнне камерага бер ♦ төркем морякларны китереп керттеләр Унике караватлы камерага - утыз ике кеше кертеп тутыргач сулар һава да калмады Яна килгәннәр = бер минутта камерага хуҗа булып алдылар, кәпәренгән, чәрелдәгән Z каракларны идәнгә куып төшереп караватларга яраланган, хәлдән тайган. ~ кыйналган иптәшләрен урнаштырдылар Гайнулла, болар арасында кыла- * нырга кирәк түгеллеген аңлап алып, иректәге хәлләрне сораштыра баш * лады. Әмма яңалар сак иделәр, алар ашыгып тел язмадылар, моряк < лар арасында әкиятчеләр, көрәшчеләр, такмакчылар, фокусчылар, дек 2 ламация сөйләүчеләр, хәтта музыкантлар да бар икән соңгылары с таракларына юка кәгазь ябыштырып төрле тавышлы «симфоник кон 2 цертлар» да оештырып җибәрделәр „
Морякларны җавап алырга йөртмиләр, беркем дә алар белән » кызыксынмый, алар үзләре дә ничектер ваемсыз күренәләр, үткәннәр хакында, алдагы көннәр турында ләм-мим сөйләшмиләр, көрсенмиләр, кайгырмыйлар
Гайнулла бер мәлгә аптырап калды нинди кешеләр болар? Тор мышларына шундый битараф булырга каян, ничек өйрәнгәннәр5 Әллә бу тышкы бер кабык кынамы5 Гайнулла үзе дә башын тилегә салып байтак йөрде ләбаса маймылланып'
Ашау-эчү шул кадәр начар иде ки. икмәкне көненә бер әчмүхә бирәләр, көндезгә бәрәңге кабыкларыннан шулпа, кичен шул ук шул паны салкын килеш китерәләр Аңа да исләре китми морякларның' Гамәке юклыктан гына зарланалар
Ганиулла егерме җиденче камера тоткыннары арасыннан берәү бадән якынаеп китте, күркәм егет иде ул. бүтәннәр дә аны якын ит.» ләр. ни әйтсә шул сүзе үтә. иптәшләре аңа еш кына «гардемарин» дип мөрәҗәгать нткәлнләр иде Төрмә камерасында тиз танышалар, әмма моряклар Гайнулланы үз араларына сагаеп кына керттеләр Сөйкемле гардемаринның фамилиясе Морозов-Кременецкнй икән Бер әңгәмәдә Таһиров аңа үзенең Казан чекасы хезмәткәре икәнен ачты һәм
Ничек шулай ваемсыз яши аласыз сез5 дип сорады
Эх. туганкай, диде Морозов-Кременеикин. безнең җыр җыр ланган. һәммәбез дә үлем җәзасына хөкем ителгән
Гайнулланың гаҗәпләнүе кимемәде, киресенчә, арта гына төште ничек алай? Үлем җәзасы көтеп торган кешеләр ничек шулай шат. ваемсыз һәм гадн була алалар5
Тагын бер вакыйга аның морякларга мәхәббәтен көч..йггп җибәрде Якшәмбе көннәрне христианнарны төрмә тнркәвен • н.тбигәткә кертә ләр. йөрү мәҗбүри морякларны качыру җәен эзлн башлаган Гайнхлла
да, аларга ияреп, чиркәүгә барды. Җирән поп Василийның чиркәүдә совет властен эт итеп сүгүе, иң кабахәт-сүзләр ычкындыруы хакында ул ишеткәләгән иде инде.
Чиркәү хәкимнәре мөселманлыгы чыраена чыккан Гайнулланы күр- гәннәрдерме. күрсәләр дә «әйдә, дивана бәндә, йөрсен!» дип уйлаган- нардымы, аңа аны-моны әйтүче булмады, гыйбадәт тыныч кына үтте. Поп сакалын мәзәк кенә өскә күтәреп вәгазь сөйләргә кереште. Совет властен пычратып ике-өч сүз генә әйткән иде, моряклар арасыннан берәү:
— Алдашкан өчен, атакай, сине теге дөньяда асачаклар! — дип кычкырды. Шуны гына көткән кебек моряклар сафы кинәт җанланды, алар мәче булып мырауларга, эт булып өрергә, бүре булып уларга, сарык кебек бәэлдәргә керештеләр. «Оркестрантлар» «музыкаль таракларын» да алып килгәннәр икән, алар күңелле марш уйнарга тотындылар Арттагы рәтләргә баскан уголовник караклар да бу тамашага кушылып киткәч, чиркәү эче эт туена әйләнде, шау-шу купты, җирән поп муенына аскан дәү көмеш тәресен һавада йөздереп карганса да, аның тавышын беркем дә ишетмәде Барысыннан да ныграк Гайнулла тантана итте, эт булып та өрде, мәче булып та мыраулады...
Кызыл гаскәрнең Казанга көннән-көн якынрак килүен алар ишетеп тә. күреп тә торалар Егерме җиденче камера тәрәзәләреннән Усия, Югары Ослан яклары ачык күренә диярлек. Кичләрен тоткыннар тәрәзә рәшәткәләренә сырышып чех батареяларының тоташтан ут яудырганын котлары очып, көчсезлекләреннән әрнеп-сыкрап күзәтәләр иде...
Нишләргә? Ничек качарга? Морякларны үлемнән ничек алып калырга?
Фәридә Пләтән төрмәсе тирәсен читтән-читтән берничә мәртәбә урап үтсә дә якын барырга базмады Сергей Сергеевич «чека элемтәчеләренең» аерата сак булуын, юкңа-барга тылкышмауларын һәм уяулыкларын өзлексез таләп итеп тора иде. Төрмә янына да барырсың дип уйлады ул, төрмә сакчыларының берәрсенә сүз дә катарсың, ә азагы ни булып бетәр? Гайнулла ни хәлдә, аның кем икәнен, чекада хезмәт иткәнен яңа власть сакчылары беләләрме, белсәләр хәзергәчә ничек исән тоталар, гаепсез икән, ник чыгарып җибәрмиләр? Әйе. Фәридәнең үзенә эзләп барырга һич тә ярамый, ә күңеле, кош булып, көн туса шул тарафларга оча, җаны сүнмәс ут эчендә тырпылдый, акылы өзмәс пошаманда иде Кызның көннән-көн сүнә, суырыла баруын күреп, Саҗидә Салиховна бер мәл әйтеп куймасынмы
— Фәридә, мин белмәгән хәсрәтең бармы әллә?
Күптәннән мондый җылы сүз ишетмәгән кыз күңеле язгы гөрләвек кебек кузгалып-ташып та китте...
Хисләр кайнар, фикерләр бер, сүз генә аз, тиз килешенделәр: Саҗидә Салиховна Гайнулла янына барып кайтачак, чуен чүлмәктә пешкән бәрәңге алып барыр, азрак төче-мөче, бер бөтен ипи, күрсә күреп үк кайтыр, күрмәсә нидер ишетер, дөньяның мең күзе һәм колагы бар, читен булса булыр, иллә мәгәр хәбәрсез кайтмас!
Аны төрмә капкасы төбеннән үк куып җибәрделәр, сакчыларның берәвесе җикеренде, икенчесе ипләп кенә: «Чеши, мамаша, отсель, чеши!»— дип пышылдады. Саҗидә, Салиховна китмәде, «Туганым монда, туганым!»— дип чын күз яшьләрен коеп илерде.
Бәхетенә каршы, төрмә капкасы ачылып, эчтән ат менгән, кылыч таккан ике офицер чыкты, берсе капка төбендә иярдән сикереп төшеп өзәнгесен күтәреп, рәтләп маташты, шул арада Саҗидә Салиховна ишегалды себереп йөргән Гайнулланы танып алды Башта ул аңа бөтенләй игътибар итмәде, кемдер, ямьшәйгән картуз кигән, бөкерәйгән, бер балагын күнитеге өстенә чыгарып салган бөдрә сакал саплы себерке селкеп йөри икән, йөрсен әйдә үз юлында, алай да шактый киң
төрмә ишегалдын күргәч, карчык гаҗәпләнеп һәм куркып кнтте Гайнулла исә аны бер карауда танып алды Моряк иптәшләрен качырырга җыенып кызып йөргән чагы иде. һәр саламга ябышырга әзер көне, ул нәкъ капка ачылганны көтел тора иде. Саҗидә апасын абайлап алуга ук. авызын киң итеп ерып, чатан потан атлап, картузын тезенә бәрә-бәрә. себерке сабын култык астына кыстырып алпан-тилпән капкага таба юнәлде. * Кылычлыларнын берсе капка ачкан солдатның учына нидер салды f да сикереп ияренә менде, офицерлар күңелле сөйләшә-сөйләшә юртып _ шәһәр Я1ына элдерделәр Сакчы солдат мылтыгын култык астына кыс- г тырып тәмәке төрә башлады. Гайнулла, күзләрен уйнатып, аңа якын- = лашты, шунда аны Саҗидә апасы да танып өлгерде
Балам, дип эндәште ул. Гайнулланы кем дип атарга белмичә Е бераз аптырап торганнан соң. Исемен әйтергә ярамый, кем дип эн- * дәшергә. эндәшмәсәң хәзер капка ябылачак, ашыгырга кирәк, тере. | сау-сәламәт икәнен күреп-ачыклап кайтуы да Фәридәне сөендерер сөен- - дерүен. Сергей Сергеевич та куаныр, мәгәр Саҗидә Салиховна Гайнул- 5 ланың үз авызыннан сүз ишетергә, кызның шатлыгын икеләтә арттырыр- < га бик тели иде Исән икәнсең Без дә әлегә аллага шөкер ♦
Сакчы тәмәкесен көйрәтеп капкага тотынды. Гайнулла, авызын вак • бәлештән дә зуррак ерып, аңа эндәште
Постой, постой, служивый Күрмисеңмени, апам килгән х
Дивананың апасы буламыни3 Капка шыгырдап ябылды, авыр " йозак эленде, ачкыч шылтырады. *
Господин! — дип ялварды Гайнулла — Апага бер-ике кәлимә сүз ■ әйтим инде. « <
Сакчы як-ягына каранып тәмәкесен суырды
— Тиз тот! е
Икесе ике яктан тимер капкага капландылар, кул яссуы кадәр - ярыктан сыңар күзләре генә елтырады „
Мулланурны аттылар, дип пышылдады ашыгып-ашыгып « Саҗидә Салиховна Фәридә дә. бүтәннәр дә исән, һәммәсе сәлам әйтеп калдылар
Шушы кыска арада да Гайнулла аз ишетеп, күпне белеп калды. Иптәшләр исән, исәннәр, онытмаганнар! Тик Мулланур Вахитов кына Мулланур абый! Ленин комиссары!
Чиркәүдә булып узган чуалыштан соң егерме җиденче камера тот кыннарын тнрмә буйлап тараттылар, морякларның күпчелеген ат карак лары, шулерлар, кокоинистлар арасына тыгарга тырыштылар Гайнул ла иптәшләрен алып кача алмады, кирсенчә. аның үз хәле чуалып китте, аны уйламаганда, көтмәгәндә крепость гауптвахтасына күчер деләр Элемтә өзелде, аның язмышы кыл өстендә'калды
«Тарих тормыш мәктәбе», дип борынгы рнмляннардан соң бик күп буыннар кабатлаган Кабатлаган да нәтиҗәне төрлечә ясаган Гадәт тә. мәктәп үз укучыларын гел яхшылыкка гына чакыра, яхшылыкка өйрәтә, халыкка хезмәткә өнди һәркем якты мәктәп елларын уза. изгелек кә чакыруларны тыңлап исәя. әмма җирдә явызлык кимеми, киресен чә. алмашка яңа буын килүгә явызлык арта бара. ишәя, явызлык камилләшә, төрлеләнә
Гел яхшыга, яктыга өндәлгән кешелектә яманлык каян килеп чыга соң? Ничек туа? Нигә?
Кызганычка каршы, адәм уллары буын артыннан буын кылган я\ шылыкны, изгелекне генә түгел, буыннар күрсәткән шәфкатьсезлскне. явызлыкны да хәтерләрендә саклыйлар Бу җәһәттән халыкның хөкеме өметсезлеккә якын, «яхшылык комга язылса, яманлык ташка языла» дигән борынгылар, бу аяусыз хөкем яшәп ныгыган Хәтергә сеңгән яманлык яңа буынның кайнар канына үтеп кермимени3 Гайса пәйгам бәрне утыз көмеш бәрабәренә сатып җибәргән Иуда Искорйот явыз хыянәтнең символы булып тарихка береккән
Карт немец философы Гегель тарихны өнәмәгән, нәтиҗәләрен сан-ламаган, «все действительное разумно», дип игълан иткән. Әйе, тарихны яратса, моНдый явыз формуланы дөньяга чыгармас иде. Аныңча яшәсәң, язмышка карышусыз буйсынырга гына кала, чынбарлыкны үзгәртергә тырышуның мәгънәсе юк. димәк! Алмашынулар да ахыр чиктә файдасыз һәм өметсез булачак! Әмма адәм баласы моның белән килешми, ул тик кенә тора алмый, табигате белән ул гыйсъянчы, бунтарь, ул «хәрәкәттә генә бәрәкәт!» дип саный. Күпчелек исә яшәп килгән кануннарга сукырларча табына, яңалыкка, үзгәрешләргә омтылган тынгысыз җаннарны кабул итми, үзе ияргән кануннарның акыллымы, түгелме икәнлеген үлчәп тормый, һәм менә бу төркем — гадәттә, идарә аппаратын кулында тоткан бюрократлар, консерваторлар җитез, ачык акыллы шәхесләрнең яңалыкка омтылыш юлларына аркылы төшә тортлар, аларның уен: «Бунт, изге- гореф-гадәтләрне таптап узу, яшәп килгән шәп җәмгыятьнең тамырын корту, ахырзаман!»—дип бәяләп халыкны өркетеп, куркытып торалар, куркаклыкка өйрәтәләр, ниһаять, куркаклыкка күндерәләр дә...
«Тарих әлегәчә беркемне дә бернәрсәгә өйрәтә алмаган»,— дип өстәгән Гегель. Нишлисең, сукыр, күрә алмаса да. хискә бай күңелле була ала. саңгырау, ишетмәсә дә, дөнья гүзәллеген тамаша итеп яши, кемдер нидәндер мәхрүм икән, тулаем табигатьне гаепләргә ярамый.
Килештек, һәр буын тарихтан үзенә кирәкне эзли, казына, таба һәм тапканын үз яшәеше файдасына җигә. Әмма берәүләр үткәннәрдән, халык гасырлар буе җыйган акыл хәзинәсеннән яхшылык эзләсә, икенчеләр тарих чүплегендә посып яткан яманлыкны казып чыгаралар. Ике якның да мисаллары җитәрлек, яманлык ягы басып китми микән әле?!
Тарих хәтере хыянәтне кисәткән, хыянәтчеләрне авыр җәзалаулар белән тарих сәхифәләре тулып тора, гыйбрәтләр җитәрлек, мин бу турыда уйлаудан һаман туктамыйм ничек туалар алар?! Астыртын хыянәт белән адым саен күзгә-күз очрашып торгангамы, бу турыда куен дәфтәремә дә еш язам... Уйлашыйк: кыска вакытка бәхет-рәхәт китерсә дә яманлык кешене_бизәмәгән, хыянәте белән берәү дә мактана алмаган, беленсә, аңа кул бирмәгәннәр, мөртәтлек аша тормыш кору хурлык саналган, хыянәтне кәсеп иткән бәдбәхетләр, барыбер, кайчан да бер пәрдә ачыласын, һәммәсен күреп алган кешелекнең үткәндәге явыз гамәлләргә үз бәясен куячагын аңлаганнар. Аңласалар да, яманлык кыла биргәннәр, кешеләр алмаш-тилмәш бер-берсен сатканнар, әләкләгәннәр, ялган шаһитлык кылганнар, «һәй, онытылыр әле, кара кабер өстенә дә яшел үлән, ак каен үсәр, инде өлешчә беленә калса да гафу итәрләр, кичерерләр, ваксынып тормаслар»,— дип өметләнгәндер, мөгаен. Зуп-зур рус дәүләтендә яшәүче башка милләт вәкилләре, патша ялчыларына үз милләттәшләреңне сатып кына тормышта ярап була дип инанып, кан-кардәшләренең иңнәренә, башларына баса-баса, аларның иелмәс муеннарын кыя-кыя гына власть баскычлары буйлап өскәрәк үрмәләгәннәр. Бу сыналган, ышанычлы һәм, ниһаять, бердәнбер әмәл саналган!
Еллар үткән, пәрдә ачылган, мөртәтләрне «каһәр суксын!» дип, авыз тутырып каргаганнар, «тамыры корсын!» дип, нәсел-нәсәбенә авыр каргыш юллаганнар Бәндәләр әнә шул каргаудан гына аз-маз шүрләгәннәр Каргышка юлыгу - уен түгел! Яшәгәндә яши кеше, юанычка җирдә нидер таба, шымчы, хыянәтче, сатлык җан да юанычсыз түгел, мәгәр олыгая төшкәч, дөнья белән араны өзәр вакыт җиткәндә, һәркем каргыштан курка! Әгәр, тегеләрнең теләге кабул булып, көтмәгәндә каһәр сукса?! Имансыз килеш бу дөньядан китеп барсаң?! Каһәрләнгән җанга авыр үлем килә дип сөйлиләр. Әнә шуннан курка кеше. Авыр тормыштан түгел, авыр үлемнән шүрли. Ул шулай да: көндез кылган хыянәтләре төннәрен аның ялгыз җанын, җир белән күк арасында гизә башлаган куркак җанын талый. Җанга курку иңсә, бетте
диген Картлыкта берәүнең дә куркак, каһәрләнгән жан белән яшисе килми
Ярый әле. әнә шул - әҗәлдән курку бар. югыйсә йомшак кавырсынлы кешеләр, көчле булырга омтылып, хыянәт юлына басарлар" иде
Хыянәтчеләр хакындагы уйларымны, ниһаять житешеп. шәмәхә тышлы дәфтәрләремнең берсенә теркәдем Фикерләрем бара-бара монафикъ * Щукинга барып төртелде. =
Мулланур Вахитовны коткара алмадык аның кулы уйнады
Ничә элемтәчене югалттык аның аркасында'
һәм бүтән вакытта үтә кискен була алган Мартин Янович Лацис = аны күрәләтә яклап килә, этлеген хәбәр итәбез, колагына да элми " «Беләм, ике яклы пычак икәнен дә белем, белгәч, йөрсен әйдә, кирәге 3 чыгар Зарары күпме дә. файдасы күпме, соңыннан үлчәп карарбыз».
ди. Уйлаганнарым онытылмасын өчен җитәрлек кадәр яздым шикелле? Ч Уф. куллар арлы
Мин боларны элек Мәскәү-Казан тимер юлында нәни генә станция саналган, хәзерендә илнең күзе текәлгән Свняжскнда язып утырам = Восстание барып чыкмады, миңа бер төркем завод эшчеләре белән Казан- ♦ нан китеп торырга туры килде Мондагы поселок тәмам җимерелгән. = станция тирәсендә аз маз йортлар сакланган, туларның берсендә мин Ё урнаштым Бүлмәм сыерчык оясыннан чак кына зуррак, әмма карлыгач Z оясы сыман уңайлы, икенче катта, мансардада, тар гына тимер карават- - тан һәм өч аяклы урындыктан бүтән җиһазым юк. куен дәфтәрем теземдә. < кара савытым идәндә. х
Әйткәнемчә, восстание бастырылды, Казан каласының күпеллык * тарихындагы авыр көннәрнең берничәсен без кичердек
Зур өмет белән оештырылган, яхшы коралланган каппеловчылар д десанты тар-мар ителгәннән соң учредиловчыларнын кикриге шиңде ~ Кызыллар, киресенчә, дәртләнеп, шәбәеп киттеләр, аэропланнар Казан өстендә кыюрак очты, стеналарга ябыштырылган листовкаларның тоны. " сүзләре үзгәрде: «Совет армиясе Казанны тимер боҗра белән урап алды Безнең беркайчан да болай көчле булганыбыз юк иде әле Иптәшләр. Казанны азат итү көне килеп җитте бүген, иртәгә' Казан эшчеләре, рухыгыз төшмәсен, кирәк чакта утлы өермә булып күтәрелеп безне каршыларга әзерләнегез' Эшче-крестьян Россиясендә изүчеләргә урын юк? Пролетар революциясенә каршы төшкән кешеләрне хурлык көтә' Бөтен дөнья изүчеләрен себереп түгик! Яшәсен совет власте!»
Идән астына күчкән большевиклар эшчәнлеге. халык арасында алар даими тараткан өндәмәләре һәм каппеловчыларның хурлыклы җиңелүе халыкның бар катламнарын кузгатты, өметне арттырды, большевикларга өстәмә көч бирде Дошманның тар-мар ителү хәбәре, тнз-тнз таралып, сүзне көчкә, вәгъдәләрне ышанычка әйләндерде
«Бәйсез» саналып йөртелгән «Обновленная Россия» газетасы болай дип икърар итәргә мәҗбүр иде «Тар тыкрыкларда, бакча почмакларын да чышын-пышын сөйләшенгән сүзләр, киң урамнарга, шәһәр мәйданнарына чыгып, көчкә әверелде, хәзер «Большевиклар көчле, совет власте җиңелмәс!» дигән өндәүне кычкырып ук әйтәләр»
«Артиллерия складлары эшчеләре бүген митинг үткәрәләр икән», дигән хәбәрне алгач, Фәридәне шунда җибәргән идем, ул бик борчылып кайтып керде
Хәлләр ничек, Фәридә’
Ничек дип тә әйтә алмыйм, үзегез уйлап бетерегез. Сергей Сергее внч Хаксызга күпме эшчеләрне аттырган учредиловчыларга эшче лориең җен ачуы чыккан, сөйләкчеләрнең һәммәсе сүз сайлап тормалы, комучларның Халык армиясенә чакыруларын җүләрлек дип атадылар Митинг кызын җиткәндә, пороховой заводтан килгән эшчеләр кушылып китте Ике як та: «Тылдан торып кызылларга ярдәм итсәк. Казанга совет
власте тизрәк кайтачак!» - дип. бер-берсен дәртләндерделәр Алар иртәгә. көндезге икедә гомуми җыелыш үткәрергә һәм алдагы планнар турында шунда килешенергә сүз куештылар Соңра ачыкладым — восстание әзерлиләр!
Җитәкчеләре кем, белдеңме?
— Большевиклар. Семен Григорьев, Никита Ларионов, төп җитәкчелек Роман Петров кулында.
— Рәхмәт. Фәридә. Димәк, иртәгә?
— Сәгать икедә.
— Берәр көн алдан белгән булсак, нишлисең, рәхмәт, Фәридә. Әзерләнәләр икән, монысы яхшы.. Ярдәм итеп өлгереп булырмы? — Болай итәбез, Фәридә,— дидем мин — Сиңа хәзер үк Свияжскига чыгып китәргә туры килә
— Миңа?
— Ашыгырга кала!
— Сергей Сергеевич!
— Восстание турында Лацисның белми калуы ихтимал. Безнең бурыч — аңа хәбәр җиткерү, Фәридә. Телдән. Әгәр Кызыл Армия ярдәмгә килеп өлгермәсә, кинәт уйланган, ашыгычрак әзерләнгән восстаниенең харап булуы бар
Фәридәнең каршы килергә теләвенең сәбәбен аңлыйм, аның монда, восстаниечеләр арасында буласы килә.
Ярый,— дип читенсенеп кенә килешә ул. - Ә сез, Сергей Сергеевич?
— Мин эшчеләр арасында булырмын. Ж,ай чыкса, төрмәдәге иптәш-ләрне азат итәргә тырышып карарбыз.
Хәтәр юлга җыенган Фәридәдән берсен дә яшереп торырга кирәкми иде, әйе, восстание барышында, бигрәк тә азагында, кем ягы өстенлек алса, соңгы сүзне шулар әйтәчәк, аклар җиңелә башласа, котырып китеп. тоткыннарны тоташ кырып ташлаулары ихтимал. Фәридә белеп торсын: ул да. Гайнулласын коткарыр өчен, уртак эшкә көч кертсен, Мартин Янович янына тизрәк барып җитсен Без берүк фикердә, әмма ул б с р кеше турында күбрәк уйлый, минем күңелдә исә берничә төрмәгә сибелгән йөзләрчә тоткыннар. Аларның кайберләре без, чекистлар, эшне оста- рак йөртмәгәнгә, дошман тозагына килеп каптылар бит!
Юлга тиз-тиз җыенган Фәридә, тукталып, миңа карады:
— Ә Таня? — дип сорады ул.
- Таня? Хәзер кайтып җитәргә тиеш. Әле ярый ул бар. югыйсә хәзер кырык көймәнең койрыгын берүзем ничек тотар идем?! Аның өчен борчылма.
— Борчылмый буламы. Сергей Сергеевич.
- Исән-аман барып җит һәм шунда кал
— Нигә?
Исән калырга тырыш. Гайнулла төрмәдә, безнең белән иртәгә ни буласын кем белә?! Безнең арадан берәү дә калмаса, Ендаков белән Лацис арасында элемтә өзелә. Щукинны кем яктыга чыгарыр?..
Үзем аны юатырга тырышам, үзем төрмәләр турында уйлыйм Восстание белән төрмәне азат итү операциясе берүк вакытта башланмаса, акгвардиячеләр тоткыннарны суеп чыгачак. Азат итәргә дә тоткыннарны, коралландырып, восстаниечеләр сафына кушарга кирәк. Корал склад-ларының берничәсен хәзер миннән башка берәү дә белми, ышаныч Таня- да, әле ярый ул шактый авыр мәктәпне узды, әзерлеге, кыюлыгы бар, тәвәккәллеге җитәрлек.
Фәридәгә хәерле юл!
Монда калганнарга уңышлы эш!
Гасабиланып Таняны көтәм Ул әнкәсен һәм бер очтан Саҗидә Са- лнховнаны күрергә дип киткән иде, мин уйлаганга караганда озаграк торды Пошына ук башладым, һаман кайтмагач, күңелгә төрле шикле
уйлар да килде Алар өчәүләшеп зиратка. Зоря янына барып йөргәннәрдер дип уема да кереп чыкмады
Фәридә кайда? — дип сорады Таня. үз хәлен сөйләп биргәч.
- Эш белән китте. Таня.
— Саҗидә Салиховна Пләтән төрмәсендә булган. Гайнулланы күргән ♦
— Фәридә мина әйтмәде. =
— Курыккандыр
Мин шундый куркыныч кешеме?
Вакыты-вакыты белән чамасыз кырыс, куркыныч
Үзен турында ниләр генә ишетмисең!
— Хәзер дә куркынычмы?
- Хәзер аңлашыла, мин озак торганга борчылгансың
- Алай гына түгел әле, Таня. Монда эшләр үзгәреп китте Иртәгә 5 пороховой заводы эшчеләре восстаниегә күтәреләләр Миңа ашыгыч рә- g иештә Николайны күрергә кирәк Син аны эзләп тап та туп-туры Ендаков > янына кит Кичкырын аның белән дә очрашырга иде!
Без моңарчы ул хакта белмәдекме? *
Бүген белеп калуыбыз да әйбәт! Хәзер алмашыну чоры. Таня = һәммәсенә күз җиткезеп тә булмый
Николай белән без озакламыйча очраштык, хәбәрләрне тиз-тиз “ алыштык Бу тәбәнәк кенә, каратут йөзле, какча яңаклы кеше безнең - эштә бәяләп бетергесез егет булып чыкты Аклар контрразведкасында < урнашып, ул күпме иптәшләрне төрмәдән, үлем элмәгеннән аяп калды, a Кулга төшкәннәргә хәл кадәренчә ярдәм итте Без аны шулай саклап £ йөрттек ки, менә хәзер дә Николайның чын исемен әйтергә куркам - Әйдә, аз сүзле, тыйнак, егәрле егет күңелемдә шундый булып калсын £ инде! Николай белән аерылышкач. Ендаков янына бардым, ул мине өч 2 егет белән көтеп тора иде инде Егетләрнең икесенә корал саклана “ торган урыннарны белдердем, икесе дә сыналган егетләр, алар, төн » чыкканчы извозчиклар табып, (әлбәттә, танышлар арасыннан'), шулар ' белән килешенеп, коралларны төял, җайлап яшереп, төрмәгә мөмкин ка дәр якынрак ишегалларында сигнал көтеп торырга тиешләр Икесе дә — Яна бистә татарлары, шәһәрне, шәһәр белән төрмә арасындагы һәр куакны, һәр түмгәкне биш бармаклары кебек беләләр
Эш бүлешү тәмам, миңа восстаниечеләр янында булырга дип килешендек Икенче көнне, көндезге уникене көчкә җиткереп, пороховой заводка юнәлдем, завод ишегалдында, нәкъ мин көткәнчә, гадәттән тыш җанлылык хөкем сөрә иде Танышлар бер берсе белән кычкырып ук исән ләшәләр. кочаклашалар, гөрләтеп көлеп тә җибәрәләр һәркемнең күңеле киеренке күтәренке, күтәренке генә түгел, ярсыган, ташыган иде Яшьрәкләр. чабышка әзерләнгән яшь тайлар кебек, ә дигәнче бер төркемнән икенчесенә барып җитәләр, һәркайда хәрәкәтне арттыралар, җанландыралар
Күзәтә торгач, мин танышларымны да күреп алдым, кемнәр дисезме, гаҗәп кешеләр, утта янмас, суда батмас Щукин белән генерал Рычковнын адьютанты Флегонт Клепиков' Тагын Щукин' һәм кемгә тагылган диген' Әллә киресенчә. Клепиков Щукинга ияргәнме1 Восстаниене башлап йөрү челәрне белеп алып. Клепиковка күрсәтеп, астыртын сатып йөриме1' Икесе дә эшче булып киенгәннәр Щукин, ни сәбәптәндер, кулына калын такта башы да тоткан Каядыр үтеп барышлый гына туктаган, янәсе Димәк, бу җанланыш арасына дошманнар да кысылып өлгергән инде1 Икесен мин таныдым, мин танымаганнар күпме1
Димәк алар комучлар. эшчеләрнең әзерлеген, кузгалышның көнен- сәгатен белеп торалар! Калкурак урынга басып, тира ягымны күзәттем Шпикларның мондалыгын белдерергә һәм акгвардиячеләр якынаймыймы дип тикшереп торырга кирәк иде Эшчеләр миңа бераз ваемсызрак булып күренделәр
Митингка пороховой завод эшчеләре, фабрикалардан тукучылар килеп бөялде. Соңгылары «Халык армиясе»нә дип көчләп алынган 2 нче Казан полкыннан ике йөзләп солдатны үгетләгәннәр, кыелышка катнашырга күндергәннәр, арага кораллы солдатлар да килеп кергәч, кыелыш ниндидер горур, мәгърур төс алды Җыелган халык Кызыл капка ягына юнәлде. Кулларда кызыл әләмнәр җилфердәде. Бара торгач, мине Гайнулла белән заводта бергә эшләгән Кәрим Хәйруллин танып алды, ырып- ерып яныма килде, ике куллап күреште. Кәрим белән Гайнулла ахирәтләр иде. шәһәрдә облавалар ясаганда, без аны еш кына иптәшлеккә чакыр тын ала идек
— Гайнулла кайда? дип сорады ул бара-бара.
Төрмәдә.
— Әйтәм җирле күренми. Исәнме?
— Әлегә исән.
Н ич ава,—диде Кәрим, ап-ак тешләрен күрсәтеп Бергәләп тотынсак. аларны да коткарырбыз.
Бирсен ходай! — дидем мин. аның кебек үк күңелле булырга тырышып Тик монда чит кешеләр, ачык авызлар да шактый урала шикелле
Бар алар! Әнә теге күн картуз жандар малае! Эшче булып киенгән, хәсрәт капчыгы!
Хафам арта төште.
Җитәкчеләрне беләсезме, киңәшеп аласы иде бер!
Хәйруллин миңа аптырабрак карады.
- Чекадан булуыгызны белеп калсалар? диде ул иелеп.
— Яшеренеп торуның кирәге калмады
Хәйруллин. дәү йодрыгын изәп. тәбәнәк баракны күрсәтте:
— Шуның артына керә торыгыз, мин хәзер
«Йомарланган йодрыгы языла да алмый егетнең'» дип уйладым, ул йөгереп киткәч Як ягыма карандым. Клепиков белән Щукин күренмәделәр Алар да мине абайладымы? Бер-бер этлек әзерлиләрме? Өлгерерменме? Гомумән, өлгерербезме?
Хәйруллин бераз күздән югалып торды да таза гәүдәле, озын гына бер кешене ияртеп килеп җитте. Аның киң ачылган соргылт күзләрендә кызыксыну һәм сорау җемелди иде.
- Григорьев Алексей булабыз, диде ул, кулымны кысып.
Гәрчә минем кемлегемне белдерү катгый тыелса да. хәзер яшеренеп һәм ни өчен яшеренүемне аңлатып торуның мәгънәсе калмаган иде. үземнең чека хезмәткәре Сергей Фролов икәнемне әйтеп бирдем Кәрим Хәйруллин. сүземнең раслыгын белдереп, ияк кагып алды. Алексей Григорьевның карашы бермә-бер җылынды, ул. хисләнеп, минем кулны тагын бер мәртәбә кысып алды.
Яшибез! диде ул - Яшик әле!
Менә нәрсә. Алексей, дидем мин Кораллы солдатларны отряд-отряд итеп бүлеп, аларга эшчеләрне дә өстәп, митингка килү юлларына һәр уңайдан сак куясы иде. Эшчеләр завод-фабрикаларына карап, тнркем-төркем туплансыннар, читләрне шунда ук аерып алырбыз Григорьев кемгәдер кул болгады. Ун-унбиш кеше тиз арада, солдатларны ияртеп, төрле якка китә башладылар, мәйданны ярып. «Пороховой уңга фабрикалар сулга уртага койма буена капка каршына!» — дигән команда тавышлары яңгырады. Төрле якка ыргылып болганган халык арасыннан Щукин белән Клепиковны эзләсәм дә. алар күренмәделәр Мәйдандагы җанланыш бераз кими төште, һәркем үз урынын белеп, үзенекеләр янына барып басты, уртада югалып калган ачык авызларны егетләр мәйданнан тиз-тиз озата тордылар
Ул да булмады, уртага нык. агач өстәл чыгарып утырттылар, өстәл өстен.? иптәшләренең иңеңә таянып. Роман Петров сикереп менде. Эшче-металлист. большевик, туры сүзле бу кыю кешене завод фабрик
бистәләрендә бик яхшы беләләр, ул күп тапкырлар сыналган, чыныккан көрәшче иде.
Җыелышны ул ачты
Иптәшләр' — Петровның яңгыравыклы тавышы мәйданның тонык кына гөжләвен басып китте, муеннар озынаеп, башлар алгарак сузылды Безне ак бандалар һәм ак чехлар чорнап алды Алар безнең * туганнарны берәмтекләп түгел, күпләп-күпләп аталар Без шәһәрне ак ? бандалардан азат итәргә әзерләнгән Кызыл Армиягә ярдәм итәргә тиеш £ Бүгенге төп бурычыбыз шул
Бетсен учреднловчылар' — дип кычкырды кемдер
— Яшәсен советлар! — дип. уннарча тавыш аны куәтләде 3
— Туганнар! — дип дәвам итте Петров.— Питер һәм Мәскәү эш- ~ челәре. Балтыйк моряклары һәм' кызылгвардиячеләр социалистик * Россиянең яңа тормышы өчен кан коялар Нигә без. Идел буе эшчеләре, | хезмәт халкының бәхете һәм тулы тормышы өчен соңгы көрәш барганда. = кул кушырып, җимерек өйләребездә һәм иске алачык баракларда канда- ' ла симертергә тиеш? Без кемнән ким? Кардәшләребезнең канын комсыз < гуж. капитал көннән-көн ныграк суырганда, җаннарыбыз түзеп.торсын- ♦ мы? Без бүген бергә җыелдык, теләкләребез уртак. максатыбыз бер = тылдан торып дошманга үтергеч удар ясыйк Беребез дә калмыйча, совет ® власте дошманнары белән соңгы көрәшкә чыгабыз
Дөрес!
Түздек, җитәр! <
Алып барыгыз!
Ур-ра! дип. төрле тавышка гөрләде халык <
Минем янга берничә эшчене ияртеп, Кәрим килеп җитте, без бергә 2 ләп Григорьевны эзләп таптык.
Восстание штабының планында менә нәрсәләр каралган, диде з ул Беренче нәүбәттә 94 нче полкның казармаларын, артиллерия склад “ ларын, тупларын кулга төшереп бик тиз коралланырга, солдатларны « үз ягыбызга аударып, тупларны шәһәр үзәгенә таба борырга кирәк Иң кирәге һәм иң авыры шушы! Казармаларга агитаторлар җибәрдек, гаскәр арасында безнең кешеләр күп булмаса да. бар Бер уңайдан төрмәдәге иптәшләрне азат итү дә күздә тотыла Аларны алып, кызыллар билән кушылырга исәп тотабыз
План әйбәт, дип килештем мин
Җыелма дүрт отряд оештырабыз, дип таныштыруын дәвам итте Григорьев. Беренчесе туганым Семен һәм большевик Никита Ларионов җитәкчелегендә Бншбалтага һнҗүм итә. артиллерия складындагы туплар ны кулга төшерә Журавлев һәм Алафузов казармаларында офицерлар бикләп куйган солдатларны азат итә Шулар үтәлгәч, отряд Казанка та магына юнәлә, булдыра алса. Иделне кичеп. Югары Ослан тирәсеннән акларны өерләп чыгара Роман Петров икенче отрядны Аракчнно ягына алып китә, акларның сугыш сызыгын телеп үтеп зъыга чыга. Красная Горка тирәсендә акларны җиңеп. 5 нче Армиянең сулъяк ярдагы гаскәре беләк кушыла Өченче отряд Аккош күле тирәсендә ныгыган дошманны таркатырга тиеш, командирлары Степанов Мин, - дип тәмамлады ул. отряд белән заводта калам, боҗра оборона корып, үзебезнекеләр килеп җиткәнче, уңайлы позицияне кулда тотам Сез кайсы отрядта булырга телисез, иптәш Фролов5
Мин сезнең белән калам
Пләтән төрмәсеннән тоткыннарны коткару безгә йөкләнгән
Менә ул эшне миңа тапшырыгыз Әгәр беркадәр сугышчылар д.> бирсәгез
Бирербез, диде Григорьев нык итеп
Менә бу егетләр сезнең карамакта, диде Кәрнм. янындагы эш челәрне курсәтеп
Яхшы
— Миңа Петров янында булырга боерылган, - диде Хайруллин киткәндә.
— Исән күрешкәнгә кадәр!
Григорьев белән алар ашыгып китеп бардылар, мин иптәшләремә карадым.
— Коралларыгыз бармы, егетләр?
Өчесе револьвер, дүртенчесе граната чыгарып күрсәтте. Калганнары буш кул белән иделәр.
— Күп түгел, берлеккә ярап торыр.
Отрядлар ашыгыч рәвештә тезелеп, кузгалып китә тордылар Восстание мин көткәнгә караганда шактый әзерләнгән, оешкан булып чыкты Без пороховой завод территориясенә кайттык, Григорьев отряды баррикадалар корырга кереште Мине һаман бер үк сабырсыз сорау газаплады: митингның сугышка әзерлек икәнен тәгаен белеп торган учреди- ловчылар нигә аны таратырга гаскәр яки полиция җибәрмәделәр3' Коралсыз эшчеләрнең канын коючы дигән әшәке даннарына тагын бер сәхифә өстәргә теләмәделәрме?
Казылыкчы Килдишевның «Үлем эскадроны» әзер түгелме?
Каппеловчылар кайда?
Савинковчылар?
Учредиловчыларның тактикасы соңыннан ачылды: белгәннәр, «әйдә, сөйләнсеннәр!» дип көлеп караганнар, усалланып көтеп торганнар Вак-лыкларына кереп тормыйм, восстание тар-мар ителде. Свияжскига кайткач. Лациска мин болай дип язып тапшырдым
«Әзерлек һәм оешканлык йомшак булып чыкты Эшче отрядлар коралланмаган иде диярлек Кызылларның һәм баш күтәрүчеләрнең, бердәм хәрәкәте алдан килешенмәгән иде, гаскәрләр иң кирәк чакта, 3 сентябрьдә һөҗүмгә күчә алмадылар. Иң авыры хыянәт! Тагын хыянәт?! Аның авырлыгы безгә, чекистлар өстенә дә төшә Аклар восстаниенең бөтен ваклыкларын белеп, әзерлек чаралары күреп куйганнар. Учредиловчылар армиясенең Казандагы башкомандующие Анатолий Степанов восстаниене башларга юри мөмкинлек биргән, үзе шул арада фронттан офицерлар батальоны, ак чехлар ротасы, ике батарея һәм өч броневик кайтарткан Эшче отрядлар кай якка кузгалсалар да. аларны нык коралланган, әзерлекле засада көтеп торган».
Заводта калганнарның хәле дә ифрат мөшкел, авыр һәм өметсез диярлек иде. Ашык-пошык баррикадалар корып маташсак та, шәһәр ягыннан ишетелгән тоташ ату тавышларының безнең файдага түгеллеген башта ук сиздек. Аз-мазлап күңелсез хәбәрләр килеп иреште, бераздан, безнең күңелләрне аңгырайтып, Семен Григорьев отрядының калдыклары берән-сәрән заводка кайтып керә тордылар Алар һәммәсе дип әйтерлек бер авыздан: «Хыянәт! Кая барсак, анда засада!» — дип илерделәр. Утын әрдәнәләреннән өелгән «крепость» артында озак утырып бул- маслыгын аңлап, Алексей Григорьев үз отрядына Аракчино ягына кузгалырга боерык бирде «Аклар чылбырын өзеп үзебезнекеләр ягына чыгарга тырышыйк!»
Төрмәне азат итәргә билгеләнгән егетләр белән мин дә Григорьевка иярдем. Җиңү дәрте сүрелгән, каушап калган тәж,рибәсез командирны, ярымтаркау отряд белән ялгызын ут арасына чыгарып җибәрергә ярамый иде Без бергә булгач, ул үзен башкачарак тотачак! Иң әүвәл разведка җибәрдек. Башка юнәлешләрдә безнең кая таба хәрәкәт итәсен белеп торган акгвардиячеләр отрядыбызның сайланыр юлы юклыгын, үзебезнекеләргә кушылырга омтылуын аңлап алулары бик ихтимал иде.
Акрын гына барабыз, юлда пекарня очрады, йозагын «ватып эчкә кердек, яңа пешеп чыккан ипиләр белән «коралландык», тамаклар ач, ашау-эчү ягын беркем кайгыртмаган, юлда ипи ашый-ашый барабыз (шунысы аерата хәтердә калган — ипие бик тәмле иде. хуш исле, йомшак ипи!).
Без уйлаганча булды - разведкабыз аклар засадасына юлыккан иде. без чәчелеп җиргә яттык Көтәбез. Ниһаять, караңгылык куерды Без. нәни төркемнәргә бүленеп, аклар ныгытмасын үтеп китәргә тәвәк кәлләдек. Бер-ике төркем караңгыда эреп югалуга, аклар, шикле хәрәкәтне абайлап, бөтен яктан ут ачтылар Аяусыз атыш башланды, без патроннарны санап кына, әзләп-әзләп җавап бирәбез Иң алдан куз- * галган Григорьев группасы акларны үтеп китә алды, атыш көчәйде, без = акларга өстәмә көчләр килгәнен аңлап алдык Хәзер фронтны үтү турын- 2 да уйларга да ярамый» көндезгә монда калу да куркыныч иде Мин. үз < карамагымда калган егетләр белән төн караңгылыгыннан файдаланып, q шәһәргә кайтырга булдым Егетләрне таратмыйча, үз янымда тотарга - иде минем исәп, белмәссең, бер җае чыкмый калмас' \зем яшәгән фа Е тирга кайттык, хуҗа мина ияргән егетләрне, ашыктырып, утын сараена * Озатты, аларга су һәм икмәк кертеп бирде Мин аның сөйләшергә ярат- 5 мавын элек тә чамалый идем, әмма бүгенге сүзсезлеге. киеренкелеге. = барган җиреннән шып туктап калып тыңланып торуы белән ул миңа * артык сәерләнгәндәй тоелды Инде тирә якта тып-тын булуына ышангач ? кына, ул миңа таба иелде дә: ♦
Күршедә, өйдә, яралы ак офицер ята Кырыенда бер солдат ~ кына бар' - дип пышылдады. Мин тиз генә өйдән чыктым, биек койма = янына килеп, астан икс тактаны тавышсыз гына каердым һәм күрше Z ләрнең ишегалдына төштем. Беркем күренмәде, бер тавыш та ишетел- * мәде. Өйдә сүрән генә ут яна. тәрәзә пәрдәләре төшерелмәгән, мин. * иелеп, өй эчен карый башладым һәм чак кына кычкырып җибәрмәдем' = Тәрәзә янындагы караватта гарнизон начальнигы генерал Рычковнын < тугры адьютанты Флегонт Клепиков ята иде. Яралы Офицер кием- 2 нәре киеп өлгергән
«Язмыш!» дип уйладым мин күңелемнән генә һәм егетләр янына = чаптым Ашыгырга кирәк иде Бусагада йокымсырап утырган солдат . кына безгә куркыныч түгел! Ашыгырга, ашыгырга!
Егетләр эшнең нндә икәнен тиз төшенделәр
Без әзер, куш кына* диделәр алар
Мин соңгы көннәрдә якын-тирәне бик яхшы белә башлаган идем, уем да план туып та өлгерде
Якында гына подвал бар, безне анда беркем дә эзләп табачак түгел!
Солдат безнең кемлекне абайлап өлгерә дә алмады, егетләр аны бусагадан күтәреп алып, баскыч төбенә алып чыгып та киттеләр
Хуҗалар эчке бүлмәдә икән, мин аларга «Ак офицер, солдатлары белән кереп, яралыны алып чыгып китте»,— дип әйтергә куштым. Клспн- ковны үзебез белән алдык Ул һушыннан язган иде. дәшмәде, ара тирә ынгырашкалап кына куйды
Авыз ачмаска боерып, янап, солдатны утын сараена кертеп биклә гәннәр, Клепиковны. шактый күтәреп баргач, подвалга кертеп яткырдык Таныш урын, облавадан качып, монда төн үткәргәнем бар. минем шикелле үк берәвесе ян сәкедә сукыр лампа да калдырган, хәзер ул ярап куйды, ут кабыздык, һәм мин кайчандыр Савинковның койрыгы булган, хәзер Рычковка һәм тагын әллә кемнәргә хезмәт итеп яшәгән авантюрист адьютантның үлек төсе кергән чыраена җентекләп карый аллым Минем өчен бик кирәкле күпме мәгълүмат бар бу тар маңгай астында дип уйладым
Бераздан Клепиков аңына килде, калкынып, як-ягына башын борды, өметсезләнеп. күзләрен йомды, ыңгырашты Кайда, кем кулында булуын аңлады шикелле
Минем сезгә берничә соравым бар
Ул эндәшмәде, җирән керфекләре генә дерелдәде Жавап бирергә әзерме сез?
Сез кем? диде ул. күзен ача төшеп
Көлемсерәдем...
— Сез мине беләсез, мин чекадан. Сергей Сергеевич Фролов Мин дә сезне бик яхшы беләм. Флегонт Клепиков! Безнең юллар байтак кисешкәннән соң. миңа килеп каптыгыз.
Ул. эндәшмичә, байтак ятканнан соң:
— Нинди соравыгыз бар? — дип ыңгырашты.
— Дөрес җавап бирсәгез, яшәү ихтималыгыз артуын төшендереп торуны артык саныйм. Беләм. хәзер сезгә тикшерүчегә караганда табнп кирәгрәк, мәгәр минем башкача чарам да. мөмкинлегем дә юк. Ышанычлы җаваплар бирсәгез, врач табып китергәч кенә без моннан чыгып китәбез. Юк икән, үзегезгә үпкәләгез.
— Солдатны кая куйдыгыз?
— Ул да исән, сарайда ята.
Ут теле дерелдәп куйды, сакта калган егет керде:
— Яктыра.— диде ул хафаланып.
Клепиковның яңак сөякләре ныграк беленә башлады, маңгаена эре- эре тир тамчылары кунды.
— Сорагыз тизрәк! Авырта! — диде ул һәм әче итеп сүгенеп җибәрде Аннан-моннан бәйләгән иңбашындагы марляга кан саркылып чыкты.
— Щукин контрразведкада кайсы шифр белән беркетелгән.
— 777 нче.
— Кызыллар арасында тагын кемнәрегез бар?
— Белмим.
— Рычковның планнары?!
— Ул шәхси милкен ипләп-ипләп кенә Самарага озата башлады. Димәк...
— Акларга ярдәм көтеләме?
— Юк! Каян килсен' Клепиков тагын әче сүгенеп җибәрде.
— Вахитовны кем газаплады?
— Ризван Гариф.
— Контрразведкада аның кушаматы?
— «Сандугач».
Чехлар моннан кузгалырга җыенамы?
— Хәзер сугышырга теләкләре кимеде. Кызыллар һөҗүмгә күчүгә үк. алар качачак.
Клепиков эчен тотып бөгәрләнде, аның ярасы берничә иде шикелле.] күзе акайды, ул аңын югалтты Подвал авызында сакта торган егет тагын керде
Яктыра.—дип кабатлады ул — Патрульләр йөри.
— Аны эзлиләр,—дидем мин. Клепиковиы күрсәтеп.
Адьютант дөресен сөйләде шикелле, мин. сарайга барып, солдатны чишәргә һәм монда алып килергә куштым. Егетләр икеләнделәр:
— Катсын, әйдә! - диде берсе.
— Ярамый Солдат тончыгып үләр. Ә яралыга мин сүз бирдем
Урам тирәсенә күзе ияләнгән егет, бераз сукрана-сукрана. солдатны алырга китте, кайда очрашасын белә, без Дубкида очрашырга сүз куешып таралыштык.
— Фронтны бергәләп үтәрбез. Безгә һич кичекмәстән Свияжскида булырга кирәк, анда һәркем сана улы. һөҗүм әзерләнә.
клепиковның кесәләреннән документларын, кәгазьләрен һәм куен дәфтәрен актарып алдым да. без подвалдан чыгып киттек. Киткән егетебез солдатны алып килеп тә җиткерде.
Көнчыгыш як сизелерлек агарган, йолдызлар төссезләнгән. Идел ягыннан шәһәргә таба сал кынча, дымлы җил бәрә, һәркем шәһәрнең үзе белгән урам-тыкрыкларны сайлап алды, без соргылт-тонык таңда эреп юкка чыктык. Соңгы көннәрдә гел качып, гел сагаеп йөргәнгә, аулак юлларны чамалыйм, мин дә Дубкига таба атладым Анда барып
кергәнче, көн тәмам яктырды, юлым хәвеф-хәтәрсез үтте. биек, мәһабәт имәннәр арасына барып егылгач кына арт чүмечем котырып сызлый башлады Йокламаган, тән арган, киеренкелектән теш казналарына хәтле авырта Минең бөтен тамырларына үткән сызлануны басар өчен башымны сап-салкын чишмә суына тыгып тордым, үтмәде, ыңгырашып, дәү имән төбенә егылдым Бер генә минутка; «Әгәр шушында егылып ♦ үлсәм??» дигән хыянәтчел уй килде. Үләргә ярамый иде
Подвалда бергә булган егетләр, төш җиткәндә, Дубкнда җыелыш тык. сакта торган озын буйлы, зәп-зәңгәр күзле татар егете генә юк иде = Соңыннан аның акгвардиячеләр кулына тап булуын ишеттек. Аклар ку = лына төшкән восстаниечеләрнең язмыш азагы мәгълүм иде_
Красная Горка сызыгын бик зур кыенлык белән үттек Иделдән - урманга кадәр араны аклар окоплар, траншеяләр белән кискәләп бетер- < гән. алар тимер юл өстендәге ачык платформаларга гына түгел, урман = авызына, станциянең ике ягына да туплар куйганнар, бөтен җирдә кеше. = сакчылар, хәрәкәт, авыл агайлары, атларын каһәрләп куа-куа. патрон - тутырган тартма ташыйлар, тиргә баткан атларын камчылап, җайдаклар = чабып үтә. һаваны кискен сүгенү катыш команда тавышлары яңгырын ф
Бу яклар миңа таныш та. таныш түгел дә
Әле кайчан гына Мәскәүдән шушы юл белән Казанга «азга гына. * кыска командировкага» килгән идем -
Өчәү идек, өчебез, өч якка ташландык Беребез хыянәтче булып чыкты, ә дустым Леонид хәзер кайдадыр5 Ә менә мин. сүрән сентябрь < кояшына җилкә куеп, саргая башлаган яфраклы куе чикләвек куаклары - арасында ятам
Дүртенче сентябрьдә генә без Свияжскнга барып элгәштек Мин - штабны эзләп киттем, һәм беренче очраткан танышым Семен Григорьев _ булды, без бик күптән аерылышкан дуслар кебек кочаклашып күрештек 5
Лацис 5 нче Армия командующие Славен белән гаскәри частьләргә чыгып киткән иде. мин чека бүлмәсендәге танышларым белән кыска 3 кыска күрешкәннән соң Фәридә урнашкан вагонга атладым Иң читтәге " юлда, күгәреп калҗаеп беткән рельслар өстендә утырган вагонның так татокталар белән томаланган тәрәзәләрен күргәч, кан суынып китте. Фәридәгә кереп чәй куя торырга куштым да үзем, борылып, тирә- ягыма күз ташладым Каппеловчылар станцияне ала алмасалар да. де сайт эзләре бөтен җирдә ярылып ята Йортлар янган, капкалар ауган, анда да. монда да ян яклары яньчелгән, калҗайган вагоннар, алабута үскән шпал араларында ике бәләкәй малай уйнап йөриләр Идел ягыннан йөзгә якын атлы чабып менде, командирлары купшы кара мыеклы яшь кенә егет мине күргәч, атын кырт борып, вагон янына юрттырып килеп җитте дә өзәңгеләренә басып күтәрелде, ат арт аякларына басып уйнаклап кешнәп җибәрде Алай болай корыштырган тар тимер баскычта Фәридә күренде, аны күргәч, атлы кычкырып бер көлде дә уйнаклап китеп тә барды
Нуруллин ул. диде Фәридә кызарынып Исемен белмим Кл гылмыйча үтми
«Тормыш, тормыш!» дип сызланды күңелем
Казан восстаниесенең азагын монда беләләр икән инде. Фәридә табарга мөмкин булган газеталарны җыеп алып кайтты, төпсез, сораулы күзләре белән миңа текәлде
Ни дип җавап бирә алам мин сиңа Фәридә5'
Алдаша белмим, ә дөресне син үзең дә бик ачык аңлыйсың Казан нык хәле начар, аның хәле начар икән. Казанны бик сөйгән Гайнул лабызның да хәле шәптән түгел
Мин Фәридә әзерләгән газеталарга йотылдым
Нн язалар, ни уйлыйлар, уйлаганнарын яшерер өчен нишлиләр, ни хәйлә табалар5
Эшчеләр күтәрелешеннән сон меньшевиклар шыр җибәргән нц әүвәл күземә шул ташланды!
«Казанны алу белән большевикларның кояшы баеды дип \и.ы\ җинаять! Казан эшчеләре арасында большевизм чире тирәнгә киткән, ә пороховой аноды эшчеләр комитеты бары тик алардан гына тора Нәтиҗәсен күрдек, бөтен этлекне алар башлап йөри. Фетнәне бастырырга, фронт сызыгын шәрәләндереп, гаскәр чакырырга туры килде. Кузгалыш төнгә тулаем бастырылды Хәзер фетнәче-большевикларны һәм аларның оятсыз иярченнәрен эзәрлекләү бара. Бунтка катнашучыларның һәр барчасы хәрби-кыр судына биреләчәк».
Ак гвардиянең хәрби-кыр суды — явызлык символы, аннан юл бер генә, кабергә генә алып бара Ну бу меньшевикларны, сүздә «эшчеләр дә эшчеләр», пар сандугач булып сайрыйлар, ә хәзерге властька ярарга тырышып эшчеләрнең һәммәсен тәмуг газабына илтеп тыгарга әзерләр1 Майлы калҗа эләксен дә җылы түрләре исән торсын! Без яларның кемлеген элек тә яхшы белә идек, хәзер, битлекләрен салдыргач, әйдә, дөнья күрсен!
Әһә. менә эсерлар фикере, алар черек тешләре арасыннан күгәргән сүз чыгаралар: «эшчеләр фетнәсе Комуч властен йомшарта», ах та ух, ыңгырашалар .
Болары сүзләр, боларын теләсәң никадәре чәчә бир. сүзләр артына явызлык, мөртәтлек яшерелгән. алан да башы бар кешегә акны карадан аерып алырлык. Рычков белән Степанов сүздә уйнарга маташмыйлар, аларныкы туп-туры. куркыталар, яныйлар:
«I Әгәр халык арасында 3 сентябрьдәге сыман башбаштаклыкка вн- дәүчеләр очрый икән, бу хәлләр күзәтелгән кварталлар тупка тотылачак.
2 Большевик агитаторларны яшереп асраучылар, аларның кайда- лыгын белеп тә, властьларга хәбәр итмәүчеләр, фетнәчеләрнең теләк-тәшләре саналып, хәрби-кыр судына биреләчәк»
Вәгъдәләре бер. вәгъдәләре каты, алар кулына эләгә калсаң, шулай эшләячәкләр . Ишетәсезме. Казан эшчеләре, сезгә туры юлны кая күрсә-тәләр?..
Тагын мондый хәбәр: «Шәһәр камалыш хәлендә дип ягълан ителә, җыелышлар тыела, җыелганнар гаскәр тарафыннан куылачак, каршы лык күрсәтүчеләр судсыз атылачак»
Казанның Пороховой. Суконный. Бишбалта, Яңа Бистә эшчеләре коралларын дүртенче сентябрьгә кичке алтыга тапшырып бетерергә тиеш, тапшырмасалар. шулай ук атылачаклар».
Комучлар власть башында! Алар да тел тегермәннәрен теләгәнчә әйләндерәләр! Армиягә «ирекле» язылырга өндиләр «Иреклеләр җиңгәнгә кадәр сугышырга тиеш» булганга, армия хезмәтенең срогы күрсәтелмәгән. янәсе «җиңү бик якын, әнә-ә тегендә күренеп кенә тора». Казан тирәсендә бер талпынсак, кызылларның көле күккә очачак. Реаль мөмкинлекләрне уйлап карамыйлар микән әллә алар, шашканнармы, әллә җан бирер алдыннан соңгы көчәнүләреме?! «Россиядә властьны законсыз кулга төшергән большевикларны җиңгәнгә кадәр», «Власть Учредительное собраниегә тапшырылганчы» көрәшергә өндәү җүләрлек икәнне аң-ламыйлармы’! Бу чакыру тәмам тешкә тия башлады, газетаны умырып ыргытасы килә, җиргә салып таптыйсы
Хәбәрләр, яңалыклар, хәбәрләр..
«21 августта Самарага АКШның хәрби атташесы майор Хомер Слотр килгән»
Килгән икән — җиңүгә өметләнә, килә икән — җиңәргә өнди...
Ә алгы сызыкта, чехословак корпусында француз хәрби миссиясе вәкиле капитан Жанносүзенең башында шактый аек фикер йөртә Тыңла, майор Хомер Слотр!
«Рус буржуазиясе көчсез һәм зәгыйфь Аның яңадан властька килерлек хәле калмаган Шул сәбәпле, социалистик төркемнәр, үзара тала- 32 ~~
шып ятасы урынга, большевикларга каршы торырлык Комуч тирәсенә тупланырга тиешләр»
Ах. капитан Жанно' Эшче сыйныфны ничә мәртәбә саткан, ничә тапкыр упкынга ыргыткан, революция хыянәтчеләре эсер-меньшевиклар тирәсенә чакырып, дөрес башлаган сүзеңне ахмак бер нәтиҗә ясап ф тәмамладың. _
Бит саен гайбәт, юл арасы саен яла Имеш, «мобилизацняләнгән 5 крестьяннарны большевиклар вагоннарга тутыралар да. өсләреннән бик- I ләп Германиягә озаталар» 2
Ниһаять, җитди сүзләр дә очрады
«Жир бушлай крестьяннарга, власть советларга бирелергә тиеш дип g саный крестьяннар» Болары эсер разведкасының авылдан җыйган ан- = кета йомгаклары' «Крестьяннар халык армиясенә язылырга теләмиләр. « Сәбәпләре күп, беренчесе - үткәндәге сугыштан туйганнар Больше | вистик өндәмәләр көннән-көн алар күңеленә үтеп керә, армиядә погон- г нарның кайтуы аларны өркетә, крестьяннар «Иске тормыш кайта 2 икән!» дип. бер-берсен куркыталар, котырталар Алар «Халык армия « сенә язылудан барыбер файда юк. большевиклар көчле, алар җиңәчәк * һәм дошманнарын тар-мар китерәчәк». - дигән фикер йөртәләр»
Бу комучлар аптыравының чиге Сайрыйлар Пөк-йөк вәгъдә ® аударалар, ә крестьяннар алардан читләшә Нишләргә?
Август азагында алар Чиләбедә җыйналып, илнең Көнчыгышын 4 да большевикларга каршы көчләрен берләштерү турында сүз кузгат * тылар Искемә бармый, барып чыкмый, көрәшнең яңа ысулларын, яңа * мәгънәсен эзләп карарга кирәк! Бәхәсләр ишелеп, сүз-тәкъдимнәр ташып < торса да. җыелганнар килешенә алмады, күпләр, эсерларның «халык £ власте» тәгъбирен кире кагып, илдә көчле диктатура урнаштыруны таләп = иттеләр. Моңа каршы чыгучылар да күп иде Бер нәрсә «бердәм ’ Россия гаскәре составында милли частьлар оештыру» мәсьәләсе генә - уңай хәл ителде... «
Эт алдына бер сөяк! Ашагыз, милли каһарманнар. Вәлидиләр. Алкиннар!
Казан эшчеләренең күтәрелешен Комуч члены Климушкин болай бәяләгән:
«Иделдәге көрәшнең алдагы язмышына ике вакыйга йогынты ясый, беренчесе иң мөһиме Комуч тылында эшчеләрнең баш күтәрүе Әл бәттә. чуалышны, завод эшчеләрен котыртып, коммунистлар оештырды' Бу хакта икс фикернең булуы мөмкин дә түгел Тик шуны да истә тотыйк әгәр большевиклар эшчеләрнең бердәмлегенә ышанмасалар. тәвәккәлләп, фетнә башлап җибәрмәсләр иде' Эшчеләр үз кулларында фактик властьны тоткан офицерларга каршы корал күтәреп чыктылар Сәбәп нәрсәдә? Минемчә, иң зур ялгыш Комуч вәкиле Архангельскида' Шәһәр милиция сенә электән яманаты чыккан исправник Завндомскийны баш итеп куя' Елга флотилиясенә хуҗа итеп генерал Романовскнйны билгели Кыскасы, халык күзендә торган җаваплы урыннарга гел монархистларны утырта' Асылда, эшчеләр Комучның иң дөрес власть икәнен беләләр, алар бу км1ы әнә шундый монархист вәкилләргә генә каршы күтәрелделәр!
Икенче вакыйганың да әһәмияте аз түгел Казан тирәсендәге офицер батареяларында саботаж башланды Әйтик, өлкән офицер батарея командирына фронтка барырга куша, ә тегесе. «Учредиловчылар килсен дә сугышсын!» - дип кенә җнбәрЗ! Бу сүзне ишеткәч, чехлар һушсыз калган, алар сул флангны ачык калдырып, шунда ук чигенгәннәр»
Теләгәндә гаеплене табу ансат, «монархистларда гаеп имеш'» «Офн церларда! Аларны сайлап комуч расламаганмыни’ Эсерлар партиясенең эше киртәгә барып терәлгәнне берсе дә танырга теләми, янәсе бүтәннәр һәммәсе гаепсез, бер эсерлар гына канатсыз фәрештәләр'
Асылда Клнмушкннның үз шәхен фаҗигасе ярылып ята Кайчандыр партияләрдән өстен торган хөкүмәт булдырырга тырышып йөр дә. мә t .к > . м • 33
сиңа, уң эсерларга яллан, аларны монархистлар белән килештереп, уңга бөгел, сулга иел, һәммәсенә ярарга тырыш Ачуыңнан хет шартла, хет ярыл! Үзеңне хак революционер санап йөр, ә син табан асларын ялаган хужаларың революция себереп түккән иске режимны кайтарырга сугышсыннар!
Язып утырам Фәридә, керә-чыга, вак-төяк эшләр бетереп йөри, соңгы көннәрдә башым туктаусыз авырта, урыннан торганда, авып авып китәм Вагон түбәсе тишек, тып та тып тамчы тама.. Ниһаять, кысылыр почмак табылды, исән калгрн йортның мансардасына күчендем. Монда да артык ямь юк, мәгәр коры, яңгыр тавышы гына ишетелеп тора Яңгыр тавышы үткән көннәргә, балачакка, Мәскәү урамнарына. Арбатка алып кайта Яңгыр көн дә ява, аязып тора да, Идел өсләп болытлар ябырыла башлый Бездән — Казан өстенә үтә
Лацис кичкырын, күз бәйләнгәндә генә кайтты. Шактый кызып, көткән арада көчәйгән ярсуымны көчкә тыеп, Мартин Янович янына барып кердем Күрештек
— Казанда ниләр булды? — дип сорады ул кискен генә.
Жавап урынына авызымнан авыр сорау атылып чыкты:
— Эшчеләр восстаниесе башлануга, нигә безнекеләр һөжүмгә күчмәде. Мартин Янович? Без шуңа өметләнгән идек бит!
Үземнең эшчеләр күтәрелешенә ничек катнашып китүемне сөйләп бирдем, боерык көтмичә, шәһәрдән китүем өчен нык әрләрме дип көтсәм, ул аны-моны әйтеп тормады, соравыма жавап бирергә дә ашыкмады, гомергә булмаганны сүзсез юаш кына утыра бирде Мин канга манчылган урамнар, жимерек баррикадалар, таркалган отрядлар, бер мәлгә ышанычын югалткан эшчеләрнең: «Хыянәт, безне саттылар! Кая барсак, анда засада!» — дип борылып кайтулары турында сөйләдем Лацис күтәрелеп бәрелмәде, гадәтенчә кабынып та китмәде, байтак иптәшләрнең жавапсызлыгы, әзерлек житмәү турында гомуми сүзләр белән котылып калды
— Күпме иптәшләр төрмәдә газап чигә,—дидем мин — Бүген- иртәгә аларны кырып бетерүләре ихтимал. Минем карамакка нәни генә диверсион отряд бирсәгез, мин. Казанга үтеп кереп, гауптвахтага һәм Пләтән төрмәсенә искәрмәстән һөжүм ясап, андагы иптәшләрне азат итәр идем,— дидем иң актыктан -- Минем белән монда шул эшкә билгеләнгән тугыз кеше бар инде.
Ул бу тәкъдимгә дә өзеп кенә жавап бирмәде, кире дә какмады, хупламады да. мин үземне борчыган мәсьәләләрне һаман тезә тордым
— Хыянәтчеләрне юлдан алып ыргытырга кирәк. Зыян-зарарлары санап бетергесез Щукинын ал, Ивановын. Ризван Гариф Иптәшләр каны үч сорый Гәрчә сезнең Щукиннар аша яшертен эш алып баруыгызны чамалыйм. Мартин Янович, алай да, очрый икән, исән калачак түгел ул бәдбәхет!
Лацис сүрән генә елмаеп сүзгә кереште:
— Бәхәсләшергә теләмим, күрәсез. Безнең боерыкларга баш иеп эш-ләүгә караганда, үз фикерегез булу, аны тормышка ашырырга омтылуыгыз — акыллылык галәмәте Мин дә үз позициямнең дөреслеген һәм ныклыгын аңлатып карыйммы-1 Әйтик, шахмат уенында жиңү хакына сез бер фигураны, пешканы корбан иттегез ди Аңлыйм, кеше — пешка, сугыш — шахмат уены түгел, диячәксез! Килешәм Мәгәр сугышта да жиңү бәрабәренә хәйләгә сабышырга да, жиңү хакына артык зур бәһа түләргә дә туры килә Щукин бездән беркая да китмәс, кирәк чагында ул да ярап тора' Без моңарчы белә алмаган чуртаннарны ауларга кирәк! Казанны азат иткәч, мин сезне дустыгыз Таһиров белән Самарага жибәрәм. Кушылганнарны үтәп чыккач, рәхим итегез, Щукинны алсагыз да ярый! Ул ахмак кеше~ түгел, мин акыллы дошманнарны яратам, пычакның үткер йөзеннән йөрүен чамалый, акыллы дошман башны эшләтә, уйлау 34
сәләтен арттыра, өйрәтә. көч өсти' Щукин — минем өчен югары математика Сез аны беркатлы бөҗәк дип уйлый күрмәгез'
Мин кызып, тагын аңа каршы төштем
Мөртәтлекнең чиге бар. Мартин Янович! Кем дә булса берәү уртак эшкә файда китерә ди Ә аның мөртәтлеге файдасыннан мең артык булса5' Аңлыйм, килешәм, йөз кешенең гомере өчен кайчагында меңнәр * һәлак ителә Тик ул меңнәр үлемгә ни өчен баруларын анык белергә, аңа = рухи әзер булырга тиешләр Щукин Ленин комиссары Вахитовны кот- - каруны харап итте Шул факт үзе генә җитмәгәнме5 Аның аркасында | дустыбыз Таһиров төрмәдә үлем көтеп утыра. Хәзер Щукин миңа очрый = калса, дивана шикелле авыз ерып торырга тиешме мин5' Кул бирергә5' ? Мин һәрчак кесәмдә сабын йөртергә тиешме инде хәзер? Кул кысышкан S саен, тырышып-тырышып юарга?! 5
Лаиисның чырае кырысланды, ул мин белгән, мин өйрәнгән элекке § кыяфәтенә кайтты Кырыс чагында мин аны тизрәк аңлый идем
Сез солдат, диде ул таләпчән, нык тавыш белән.— Революция > солдаты. Сез боерыкны карышусыз үтәргә, бу уңайда бүтәннәргә = үрнәк булырга тиеш Иртәгә, бишенче сентябрьдә. Казанга зур һөҗүм * башлана Иртәгә! Командарм белән отрядларда булып кайттык Үз 1 вакытында китергән донесениеләрегез. кыйммәтле фактларыгыз өчен сез- . гә. иптәшләрегезгә, булышчыларга рәхмәт белдерәм Хәзер эш бермә-бер Z артачак. Сез Фәридә Ибраһнмова белән икәүләп әсирләрдән җавап алыр ч га керешәсез. Әсирләр күп булачак Халык армиясенә көчләп алынган « нар һәммәсе безнең якка күчәчәк Кызыл Армиягә яраклымы алар. » түгелме беренче нәүбәттә шуны ачыклыйсыз. Гаеплеләрне хәрби ~ революцион трибуналга тапшырасыз Элемтә турыдан туры минем белән * генә башкарылсын. Әлегә шул
Мин аңа Клепнковның документларын, дәфтәрен тапшырдым, ан- з нан сорашып белгәннэремне язып бирдем
Икенче көнне бөтен фронт буйлап Казанга һөҗүм башланды, һәм * сугыш шәһәр азат ителгәнче тукталмады
Кораллы суднолар, төн караңгылыгыннан файдаланып. Свияжскидан Югары Осланга кадәр үтә алдылар һәм шуннан торып дошман батарея ларын утка тоттылар Учредиловчыларның пароходларын куып җибәргәч, уңъяк ярдагы кызыл отрядларга Воробиевка авылын, иртәгәсен исә Печище. Түбән һәм Югары Осланнарны аклардан азат итәргә булышты лар.
Бу күптән көтелгән җиңү турында В И Ленин белән Я М Сверд ловка телеграмма очты:
«7 сентябрьдә 8 сәгать 50 минутта Югары Ослан. Сухая Река. Аракчино авылы һәм станциясе азат ителде. Казанга һөҗүм уңышлы дәвам итә»
Шул ук көнне Владимир Ильичка тагын бер телеграмма китте «Савыгыгыз! 5 нче Армиянең политбүлеге белән җитәкчелекне үз кулыбызга алдык Хәбәрләрне Казаннан көтегез»
Телеграммага Питер эшчеләре В Н Каюров һәм И Д Чугурнн кул куйган иде
«Рәхмәт Савыгып киләм Казандагы чехларны, акгвардиячеләрне һәм аларга булышучы канечкеч кулакларны бастыру үрнәк дәрәҗәдә кискен булыр дип ышанам» Ильичның җавабы шул булды
Казанның өч яктан камалуын һәм якын көннәрдә азат ителәчәген белеп торган Ильич Троцкийга ачулы телеграмма сукты
«Миңа килеп ирешкән хәбәрләр чак булып, дошманны артиллерия уты белән гар мар итү мөмкинлеге бар хәлдә Казанны алуның сузылуына гаҗәпләнәм һәм борчылам Минемчә, шәһәрне кызганырга да. һөҗүмне кичектерергә дә ярамый Әгәр шәһәр тимер боҗра белән кысып алын ган икән, дошманга шәфкать күрсәтмичә тар-мар итәргә кирәк»
Яков Михайлович та гаскәрләргә телеграмма юллады:
«Свияжск. 5 нче Армиягә. Армия солдатларына. Кадерле иптәшләр! Коралыгызны данга күмүегез белән кайнар котлыйбыз. Сезнең батырлык һәм социалистик илебезгә ихлас тугрылыкның, җиңү хәбәрләрегезнен савыгып килгән юлбашчыбыз Ленинга көч өстәгәнен сөенеп билгеләп үтәбез Казанны азат итү. шәһәрдән ак чехларны һәм ак гвардиячеләрне куып жибәрү аны тиз арада безнең сафка кире кайтарыр Якын көннәрдә безнең кызыл әләмнәр Казан өстендә җилфердәр дип ышанам Сезгә сәлам юллап, уңышлар телим Сез барыгыз да жиңүгә ашкынасыз, социализм сугышчылары! Алга!»
Күпчелек газеталар кызылармеец, матросларның, командир һәм политработникларның батырлыгы. Казанны тизрәк азат итү омтылышлары турында язса, «Вестник Комуча» фронт хәбәрләрен бозып, кызыллар һөжүменең әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтергә азапланды.
«Сан ягыннан көчлерәк дошман, 5 сентябрьдә авыр туплардан ата ата. һөжүм арты һөжүм ясап, безне чигенергә мәҗбүр итте. Әмма безнең утлар аны туктатты Дошман флотының бмшенче сентябрьдә шәһәргә якынаерга маташуы барып чыкмады Кичен алар тагын бер тапкыр ут ачарга тырышып карады, мәгәр көндезге кебек үк, теләгәннәренә ирешмәделәр, һөҗүмнәре сөрлегеп туктады».
Ялган! Дошман арасында курку-каушау, буталыш һәм таркаулык сизелә. Клепиков нәрсә диде: «Мал-мөлкәтен Самарага күчерә баш лады»,— дидеме?!
Агентура мәгълүматларына караганда (әсирләр дә шуны раслады1), Казаннан Уфага «җыелыш үткәрергә» дигән булып. Лебедев китеп барган, үзе белән Ильяс Алкинны да иярткән. Җиденче сентябрьдә шәһәр буржуазиясе ипләп-ипләп төрле тарафка сыза-ычкына башлаган.
Учредиловчылар барлык ир-атларга мобилизация игълан итте. Мобилизацияләнгәннәр сугыш кырыннан качмасын өчен, аларны алгы сызыкка сак астында озаттылар Шәһәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән имеш-мимешләр белән тулы
Ниһаять, безнең һөҗүм тагын да көчәя төшә, беренче булып иң апгерләр — Казаннан чехлар сыпырталар! Буш кул белән китмиләр, аклар армиясенең Лаеш юлындагы азык-төлек төялгән обозларын үзләре белән «алалар».
Без Фәридә белән көне-төне әсирләр белән утырабыз, җавап алабыз.
— Руслар я сугышмыйлар, сугышалар икән, эленке-салынкы гына,— диде бер чех, рус теленең ата анасын җимереп — Башта без монда немецлар бар дип белгән идек, яхшылабрак карасак, алар юк! Безне алдаганнар! Большевиклар ягыннан мадъярлар сугыша икән, әйдә, сугышсыннар, без Австрия Венгрия империясенә кайтырга җыенмыйбыз Мадъярлар үзләре дә бәйсез дәүләт турында хыяллана икән Ишет тек Җитте, җил куып күп йөрдек, мине өйгә кайтарыгыз.
Аның фикерен шундук Лациска җиткердем
Әсир төшкән офицерлар, көймәләре комга терәлсә дә, һаман кәпе- ренергә тырыштылар, «бүген сез безне иртәгә без сезне!» дигән булып, койрык күтәрделәр.
Тик аларның да кызарган кикрикләре тиз шиңә иде. без эш алымнарын үзгәрттек, элек чекада утыргандагы кебек кәнфитләнеп тормыйбыз. гаепләре беленүгә, офицерларны төркеме-төркеме белән Свияжск янындагы хезмәт лагерына озатабыз, сугыш азагына кадәр утыра торсыннар. акыл җыйсыннар Көчләп ак армиягә алынган солдатлар һәм офицерлар. Совет власте каршысындагы гаепләрен йолар өчен, ялварып, фронтка озатуны сорадылар «Совет власте гади кешеләрне — эшче- крестьянны яклый, без яклаучылар арасында булырга телибез». — диделәр Күрәбез, акларда язгы, җәй айларындагы текәлек беткән, басылганнар. фикер ярыштырып азапланмыйлар, хәлнең тулаем безнең файдага үзгәрүен күпләр төшенә иде инде Шулай эшләп ятканда, кызылармеец- 36 •
лар бер эсер белән бер меньшевикны тотып китерделәр, идеологларны, рухи, фикри дошманнарны! Болары тамчы да үзгәрмәгән булып чыкты!
Ун эсер, шар кебек түгәрәк йөзле, түгәрәк гәүдәле симез көпшәк гәүдәле бәндәчек, кем каршына китерүләрен белмәмешкә салышкан булып, боргаланып, рәхәтләнеп лыгырдап утырды
— Россиянең бәйсезлеге һәм халык власте өчен без җитәкләгән * гадел көрәш тарихи җирлектә, тормыш чынбарлыгында туды Боль- ? шевикларның союзникларга хыянәтен крестьян кичерә алмады' Без. - изге көрәшкә чыгып. Идел тирәсендә ышанычлы крестьяннар арасыннан « 6—9 дивизия гаскәр тупларга теләдек. =
— Сез. әфәндем.— дип бүлдердем мин тел бистәсен,— сугышта 3 булдыгызмы? Окопларда бет симерттегезме? Тиф белән чирләп, әҗә- 2 летдин белән якалаштыгызмы? Әллә бал-майда йөзеп, тарихны тел < белән генә ясадыгызмы? з
— Мин рухи көрәшче!— диде тәмам шарга әйләнеп, эсер —Минем 5 белән алай сөйләшергә хакыгыз юк! *
— Мактанырга җыенгач.—дип туктаттым мин. җирәнеп, артык кы- 5 зып киткән уң эсер әләмәсен. - санагыз инде, патша сановннклары ♦ Плеве, Боголепов, князь Сергейны юк итүегезне дә телгә кертегез! Сез = әзерләгән түргә большевиклар — каһәр суккан немец шпионнары менеп а утырды диегез! һәм. без Тверь сәүдәгәре җитәкчелегендә. Комуч дигән 2 канкойгыч төркем оештырып, эшче-крестьяннарны кырдык, илне бөлген- * леккә төшердек, диген! Тор. Самара эте! Ач кандала! Бас!— Үзем дә « тыела алмыйча кызып киттем Туры тор. әнчек! Җавап бир — соңгы ® көннәрдә күпме кеше аттыгыз? Начальстводан Казанда кемнәр калды? £ Төнге парольләрне әйт! Сөйлә, самарская сука!
Менә болай сөйләшүдән ул усак яфрагы кебек калтырый башлады £
— Әйтәм. әйтәм. диде аның тасма теле һәммәсен әйтәм Шә- з һәрдә власть тулаем Степанов кулында Бүтәннәр, халыкны асу-ату * белән куркыта-куркыта, үз ялганнарына үзләре ышанып, шәһәрдән ка ® чып киттеләр. Сугышырга кеше калмады Фронтка солдатларга үгет- нәсихәт укырга килгән идем Юнкерлар котырына. Халык армиясенә язылырга теләмәгәннәрне өркетеп «Тормышың белән бәхилләш*». «Кан теләсәң үзеңнекен эчәрсең!»- дип язып җибәрәләр Парольләрдә дә элекке сыман эчке мәгънә калмады, адәм көлкесе, соңгы пароль—«Бозыклык әнкәсе», җавабы «Ефросинья»
— Анысы кем тагын?
— Казанда солдат фәхешханәсе тотучы
— Күпләп атасызмы?
— Үткән бер төн эчендә туксан атылды, диде эсер бөрешеп
Сискәнеп киттем, шушы туксан эчендә Гайнулла да. Таня да булуы бик ихтимал иде
Меньшевик эсерга караганда үзен тынычрак тотты
Язмыш тәрәзәләрен киереп ачып куеп, тормышны бераз җилләтеп алу ярый, диде ул. сабыр гына уйланып
- Нн-нәрсәне күздә тотасыз?
Төрмәдә утыруымны әйтәм
- Элек тә булгаладымы?
— Патша заманында ике тапкыр хәзер менә сездә. Азаккысы булыр дип уйламыйм Дөнья тынычланыр кебек күренми
Җилләтеп алуның мәгънәсен табасызмы?
— Язмышыңны җыеп сүтәсең, дуслар хәтергә төшә, җаның тәнен белән табынган иманыңның дөреслеген тикшерәсең
һәм нинди нәтиҗәгә киләсең?
- Нәтиҗәгә килеп җитә алмыйм Җнтәм дигәндә генә аяк астымда җир убыла Без хак эшчеләр партиясе Самара Комучын яклыйбыз Эшчеләр исә ана каршы күтәрелде, димәк, алар үз партияләренә каршы киттеләр Әгәр Маркс унҗиденче ел революциясенең Россиядә, эшче
ләре аз санлы, капитализм чак-чак кына туып маташкан караңгы илдә тууын белсә, нык гаҗәпләнер ид1 Рус дәүләтендә XVIII гасыр уртасыннан, Анна Иоановна заманыннан ук немецлар кулы уйнады, хәзергәчә шул хәл саклана, шул шарт Ленинны җиңүгә китерде. Тора-бара моны эшчеләр аңлар, үз хаталарын белерләр, яңадан безнең якка аварлар дип озак көттек, ә алар каршылыкны отыры көчәйтте. Мондый шартларда нинди нәтиҗә ясамак кирәк? Өметләнергә, көтәргә генә кала
— Нидер өметләнеп көтәргә икән исәп! Юк-бар белән баш ватасыз икән. Ахмак уйлар белән!
— Нигә юк-бар булсын? Гафу итегез, тәкъсир, тарихны яхшы белмә- сәң, революция игълан итеп йөрү җиңел ул! Ахмак дигәндә дә саграк кыланыгыз, рус әкиятләрендә актыктан иң акыллы булып дивана Иван кала. Баксаң, Иван-дивана акыллы гына күренеп йөрүчеләрдән күп тапкырга акыллырак икән!
— Тел ярышларында чарлангансыз, күрәм. Сез бит андый ярышларда бүтәннәрне тыңларга яки аңларга тырышырга түгел, үз-үзегезне тыңларга гадәтләнгән! Тел ярыштырып торырга вакытым юк, алай да сүз чыккач, аңлатып үтим; безнең революция Маркс һәм Ленин билгеләгән юлдан тайпылышсыз бара. Әгәр сез. белдекле булып мәтәштерә торган әфәнде, Ленинның «Россиядә капитализмның үсеше», «Империализм капитализмның иң югары стадиясе» дигән һәм башка хезмәтләрен укыгансыз икән, пар нарат арасында көпә-көндез адашып, саташып йөрмәгез инде Укымасагыз. сезнең белән сөйләшеп торуның һич мәгънәсе калмый! Иван-дивана мәсьәләсенә килгәндә — зирәк егет ул, әкият кануннары таләп иткәнгә генә җүләргә салына, ә үзе адәмнәрне бик җентекләп күзәтә! Ярар, шуны беләсем килә, комитет-ыгыз нишләргә уйлый?
Меньшевик, ялбыр чәчләрен селкеп, маңгаен ачты.
— Сугышырга уйлый.
— Ә сез?
— Кушкан җирегездә утырып торырмын. Көтәм әле мин!
Кызыл кикрикле эсерны, «өметләнеп утырырга яраткан меньшевикны» парландырып, хәрби-революцион трибуналга озатырга туры килде.
Казанга һөҗүм уңышлы дәвам итә! Сулъяк яр гаскәрләре 8 сентябрьгә Игумный, Савиново авылларын һәм Пороховой завод бистәсен азат иттеләр. Югары Ослан тавындагы ифрат уңайлы позициягә ике 6 дюймлы, 3 дюймлы унөч туп куеп, Казандагы дошманның хәрби нокталарын ядрә белән тар-мар иттеләр.
Казанны азат иткәндә күрелгән акыллы чараларның тагын берсе шул иде. Икенче Армиянең Азин группасы 8 сентябрьдә Бишенче Армия составына кертелде, Азин отрядлары сулъяк ярдагы Невель полкы белән Борисоглсбское авылы янында берләшеп, андагы частьлар ныгып, көчәеп киттеләр Шуның белән Казанны өч яктан камау тәмамланды, Идел .... флотилия карамагында иде.
Казан тулы камалышта, ә шәһәрдә һаман аклар!
Республика кораллы көчләренең башкомандующие Иоаким Иоаки- мович Вацетис 9 сентябрьдә 5 нче Армия җитәкчеләренә җибәргән директивасында камалышта калган Казанның һаман аклар кулында булуына кискен ризасызлык белдерде һәм шәһәрне азат итүне ашыктырырга боерды. «Кабатлап әйтәм, өстәмә көчләр җибәрә алмыйбыз: әгәр дошман һөҗүмгә күчсә, кире кагарга хәл табылмас. Казанны азат итүнең ашыгыч чараларын күрегез!»
Шул ук көнне кичен, флотның берничә судносы Аргы Үсия янында Казан пристанена якынайдылар һәм алтмыш матростан торган десант төшерделәр. Моны көтмәгән дошман каушады, туп. пулеметларын калдырып чаба башлады. Матрослар, әле генә кулларына төшкән туп 38
пулеметлардан атып, дошманга ут яудырдылар Бер сәгать чамасы дәвам иткән каты атышлардан сон. туп-пулеметларны җимереп десантчылар китеп тә бардылар Позициядә ныгып калып булмады, әмма десант- һөҗүм дошманның көче барлыгын тагын бер кабат раслады
Тугызынчы сентябрьдән соң гына мине Лацис чакырып алды
Көткән сәгать сукты' — диде ул. - Хәзер үк үзегез теләгәнчә * бер группа алыгыз да иң алдагы кызылармеецларга кушылып, шә- = һәргә үтегез. Сезнең бурыч төрмәләрдән исән калган иптәшләрне кот- - карырга өлгерү! Икенче бурычыгыз да үтә җаваплы — контрразведка ; кәгазьләрен кулга төшереп эшкәртә башлагыз, аклар белән хезмәттәшлек = иткән кешеләрне ачыклагыз. Хыянәтчеләр шәһәрдән чыгып өлгерә ? алмасыннар! һәр ачыклаган хаинне кулга алырга Мин үзем дә бүтән = юлдан шәһәргә керәчәкмен Сәгате-минуты белән мнн сезгә ярдәмчеләр « җибәрермен Уңыш телим. Сергей Сергеевич
Без егерме биш кеше идек. с
Фәридәне алмаска ниятләгән идем, әмма ул аяк терәп каршы килде: S Шәфкать туташы ярап куяр. Сергей Сергеевич, калдырмагыз ? мине, диде ул ялварып ♦
Кузгалдык. . 1
10 сентябрьдә иртән иртүк Яңа Бистә тирәсенә Идел флотилия- s сенең десанты төшерелде Авангардта кичә чирканчык алган батыр J матрослар бара иде Петроградтан килгән маршевый батальон да аларга * кушылган Десант белән флотилия комиссары Николай Маркин җитәк- < челек итте Кыска гына бәрелештән соң бистәне кулга төшергәч, десант « шәһәргә үк бәреп керде Бер үк вакытта сулъяк яр гаскәрләре. Казанка * елгасын кичеп, шәһәрдә урам сугышлары башлап җибәрделәр
Тоташ ут арасында йөреп, манма су булган пулеметчы Всеволод Вишневский бу данлыклы көннәрне соңыннан болай дип искә алачак а
«Казане яңа хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнәбез Төн йокысыз үтте.
Иртән, таң белән, мыштым гына пристаньга якынайдык Колоннага « тезелеп, тиз-тиз алга ыргылабыз Безнең арттан ук пехота полклары * килә Менә шәһәр чите, урамнар, йортлар Юлларда сугыш кирәк яраклары төялгән атлар Шуннан китә кызып чиркәү ягыннан пуле мет өзлексез тырылдый, без. чиркәүне урап алып, акларны якаларыннан алып, манарадан сөйрәп төшерәбез Туп туры штабка озатабыз Шәһәрне кисеп үтеп, ашыгып. Лаеш юлына төшәбез Аклар шул юлдан сыпыр- талар Үтешли бер штабны кулга алдык Аклардан алган коралларны өләшәбез, шунда ук «эшкә җигәбез» Унга, сулга патрульләр җибәрәбез Атлылар акларны куа китте Казан безнеке! Безнең арттан ук гас кәри оешмалар шәһәр йортларына кайтып урнашалар»
Соңыннан мәгълүм булганча, «куа китү» күңелдәгедәй булып чыкмаган икән! 5 нче Армия командованнесе «оборонада ныгырга, махсус приказны көтәргә!» дип боерган
Нн өчен? Аңлашылмый
Зарыктыргыч өч көн үткәч кенә дошманны чынлап торып куу башланды. .
Кечкенә генә отрядыбызны өчкә бүләргә мәҗбүр булдык, һәр кеше санаулы, аерым исәптә, һәр корал күз карасы кебек Өч сугышчы, Фәри дә һәм мин гауптвахтага барабыз, калганнар Пләтән төрмәсен һәм Гоголь урамындагы контрразведканы кулга төшерергә тиешләр
Гауптвахта тирәсе буш булса да. эчтә кеше бары чамалана. кемнәр дер. ут яктысына эләккән куяннар шикелле, әрле-бирле тулганалар иде Ишекне ачып, идәнгә төбәп, бер залп бирүгә, төрмә сакчылары, кулларын күтәреп, коралларын ташладылар Камера ачкычларын да карышмый ннтмн тапшырдылар
Камераларның берсендә мнн арык гәүдәле, кара бөдрә сакаллы, сынар аягына күннтек эләктергән Гайнулланы күрдем Икенче итеге кулында
Без кочаклаштык. Фәридә тавышсыз гына җылап җибәрде
Гайнулла да тотлыга-тотлыга сөйли башлады
— Ишетәм — туп тавышлары! Берзаман ишек шакыйлар Карыйм, берәү дә юк Тагын кагалар, исемне атап чакыралар Атарга алып баралар икән дим Сыңар итегемне кидем, ишекне ачмыйлар. Гаҗәп — чакыралар, үзләре юк!.. Инде карасам — сез!
Озаклап аңлашып торырга вакыт юк. Камералардан чыккан иптәшләр сөенешеп рәхмәт укыйлар Без аларга булган коралларны бирәбез. .
- Киен тизрәк!— дип, бер наганны Гайнуллага тоттырдым — Ашыгыйк!
— Кая барабыз?
— Гоголь урамына!
Итеген кигәч, ул тураеп, биегәеп китте.
— Сергей Сергеевич, әүвәл Пләтән төрмәсенә барыйк
— Анда кешеләр җибәрелгән.
— Алай да! Шәп егетләр ята анда, моряклар! Арада бер гардемарин да бар Фамилиясе мәзәк — Морозов-Кременецкий. Иң элек шуларны коткарыйк.
Приказ — приказ иде. без Гоголь урамына ашыктык. Юлда мин Гайнулланы тынычландырырга тырыштым.
Менә элек чека урнашкан егерме сигезенче йорт
Бер айга якын вакыт эчендә комучлар ни чаклы кешене үлемгә илткән йорт...
Мин качып чыга алган йорт...
Гайнулла Таһиров мине коткарган йорт...
Йөгерәбез, ул миңа карый, мин аңа. туктап. Фәридәне көткәндә, мин аның йөрәге какканны ишетәм, ул — минекен
Мин туп-туры икенче катка күтәреләм, ишегалдында безнең отряд кызылармеецлары йөри Менә мин эшләгән кабинет Керәм. Өстәлдә язу. «Кызыл бәдбәхетләр! Без озакламый кайтырбыз!»
Язуны Гайнулла да укыгач, без рәхәтләнеп көлешәбез
— Ай-Һай. кайта алырсызмы икән?!
Шунда ук унынчы сентябрьдә комучлар чыгарган газета да ята.
— Бүген чыгарып өлгергәннәрме?—дип гаҗәпләнә Гайнулла — Алдан әзерләп куйганнардыр!
Иптәшләр кычкырып сөйләшә-сөйләшә. кабинеттан-кабинетка йөриләр, бөтен җирдә сөенечле аяк тавышлары. Төрмә камераларында җан иясе калмаган Уң эсернең «туксан кешене аттык» дигән сүзе исемә төшә...
Тагын’газетаны кулыма алам...
«Сан ягыннан өстен дошманның тоташ һөҗүменнән соң. гаскәрне саклап калдыру һәм яңа һөҗүмнәргә әзерләнер өчен, шәһәрне вакытлыча калдырып тордык Чигенү төнлә башланды, ул тәртип белән барды һәм дошман безгә комачаулый алмады Кыйммәтләр, хәзинә күчерелде, теләге барлар китеп өлгерде Оешкан төстә чигенгән безнең частьләр Казаннан ерак та түгел уңайлы позицияләрдә ныгыды. Шәһәрдә большевистик террор башланды Моны күргән халык тоташтан шәһәрдән кача!»
Без урамга чыктык...
Халык тоташ бәйрәм итә, йорт түбәләрендә кызыл әләмнәр җилферди. анда да. монда да җыелышлар, очрашулар, митинглар кызып китә, кешеләр бер-берсен җиңү белән, азатлык белән котлыйлар
Чека машинасы белән Пләтән төрмәсенә киткән Гайнулла Таһиров гардемарин Морозов-Кременецкийны алып кайтып та җиткерде. Пләтән төрмәсендә кырылыш булмый калган икән...
— Бүген дә кичәге кебек үк өметсез көн туды.— дип башлады сүзен гардемарин, челемен комсызланып суыра-суыра.— Нәкъ алтыда йокыдан уяттылар, камераларны себереп чыгарырга куштылар Нәкъ
жидедә төрмә тәртибе буенча чәй китерделәр Сәгать сигездә санау башланды, санауны бүген төрмә начальнигы Лобанов үткәрде Бусы бераз шикләндерде. Начальникның безнең камерадан озак чыкмый торуы шөбһәне бераз арттыра төште
Берзаман бөтен тнрә-якны гайрәтле «ур-ра» тавышы дер селкетте Мин коридорга йөгереп чыктым, анда җыелганнар тәрәзә аша кемнедер сәламлиләр, кычкыралар
«Кызыллар Казанны алган! Кызылармеецлар төрмәне азат итәләр. хәзер иреккә чыгабыз!» Рәшәткә аша карасам, капка шыр ачык, капка төбендә кызылармеецлар сагы Өстында надзирательләр баскан, мылтык штыкларына кызыл тасма таккан унбишләп кешене инструк тормы, командирмы төп корпуска таба алып килә! Безгә таба' Төш дисәң төш Төш димәсәң. ышануы кыен
Төп корпус камераларында тавыш, гауга, тоташтан күңелле «ур-ра» яңгырый Кемдер акырып җылый, кемдер тыпыр тыпыр сызгырып бии. галәмәт' Мин үз камерама ташландым, иптәшләрне дә сөендерергә кирәк иде. ике-өч адым атладым да туктап калдым — идәндә, канга манчыЛып. явыз дәҗҗал Лобанов ята иде Мәсхәрәләшләре, хаксыз җәзалары өчен тоткыннар аннан үч алып та өлгергәннәр
Ул арада, йозагы ватылып, тышкы ишек ачылды, командирмы, инструктормы кычкырып җибәрде
Иптәшләр, сезне иреккә чыгуыгыз белән котлыйм* Сезгә азатлыкны данлы Кызыл Армия китерде
Кемдер
— Сарайда мылтык-патроннар бар'— дип кычкырды Шунда чап тык. тиз-тиз коралланып, отряд төзедек Барлыгы йөз сиксән тугыз кеше озакламый чека карамагына килеп җитәчәк
Казан һәм губерна белән идарә итү өчен, шәһәрдә Вакытлы революцион комитет төзелү турында игълан ителде Стеналарга Ленин телеграммасын ябыштырып йөриләр «Кызыл Армиянең искиткеч җиңүе белән котлыйм Эшчеләрнең һәм революцион крестьяннарның буржуазияне ахыргача тар-мар итеп, изүчеләрнең каршылыгын вә тып җимереп, бөтен дөньяда социализм җиңүенә китерәчәк ышанычы ныгысын!»
Ул арада безнең янга дежурный чекист килеп керде
- Сергей Сергеевич, сезне Мартин Янович дәшә, диде ул
Исемә килеп. Гайнуллага карадым
Фәридә кайда?
Ул .. Таняны эзләп китте
Без Таһиров белән Лацис янына кердек, бер беребезне зур җиңү белән котладык
Барып чыкты!— диде ул канәгатьләнеп Дошман ашыккан, шәһәр исән-сау. водопровод кына сафтан чыккан Мин Нетровскийга «Шәһәр буп-буш!» дип телеграмма суктым Бушаган Казан, бер бур жуй да. поп та. монах та калмаган Төрмә начальствосы качкан Эсер лар да юк. меньшевиклар да Ләкин алар озакламыйча килеп чыгачак Сезгә, Сергей Сергеевич, бер атна монда тир түгәргә туры килер
Аннары Мәскәүгәме? дип сорадым
Аннары Самарага! Әйткән идем ич.
— Самарага?!— мин уйга калдым
- Щукин белән күрешергә атлыга идегез,— дип елмайды Лацис Кү решә алсагыз, миннән рөхсәт Щукин - Самарада
Без Гайнулла белән бер-беребезгә карап елмаештык Шул чак ачык тәрәзәдән урамга күзем төште: башы түбән иелгән, йончыган Фәридә берүзе генә чека йортына якынлашып килә иде Пөрәгем сулкылдап куйды
Икенче китап тәмам