Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АК БҮРЕ»НЕҢ ИЛГӘ КАЙТУЫ


атар халык әкиятләре арасында безне кечкенәдән үк үзенә әсир иткән «Ак бүре» исемле
гаҗәеп матур әкият бар. Озын, маҗаралы бу әсәрне повесть дип атарга да мөмкин. Күләме
ягыннан моңарчы басылып чыккан әкиятләр арасында аңа тиңнәр юк. Машинкада 31 бит
тәшкил иткән бу тылсымлы әкият эчтәлеге белән дә башкалардан нык аерылып тора. Аны
ниндидер бүтән әкият белән бутау мөмкин түгел. Сюжет һәм тел-стиль җәһәтеннән искиткеч төзеклек.
камиллек күзгә ташлана.
Әдәби-сәнгати кыйммәте белән беррәттән, әлеге әкиятнең фәнни әһәмияте дә гаять зур. бу
беренче чиратта Ак бүре образы белән бәйле. Халкыбызның бик борынгы заманнардагы тотемистик
карашларын чагылдырган бу образга тикшеренүчеләр еш мөрәҗәгать итәләр. Хәтта аңа багышланган
махсус мәкалә дә дөнья күрде '.
Бу әкияткә әнә шулай фәнни игътибарның көчәюе аның чыганагын аныклау зарурлыгын алга
куйды. Чөнки «Ак бүре»нең әкиятләребез арсеналына килү юлы тәмам ис- батланмаган иде. Төп
чыганагы билгесез яисә шикле булган теге яки бу материал, фак т фәнни тикшеренүләр өчен
абруйсыз гына түгел, бәлки хәтәр дә.
Дөрес. «Ак бүре» әкиятенең теле ачык әйтеп тора кебек әкият безнеке, татарныкы. Ләкин
шунысы бар: ул халык арасында таралмаган. Аның бердәнбер шактый ярлы һәм схематик
вариантын 1947 елда X. Ярми Апае районының Танай-Турай авылында Кәлимулла Әхмәдишиннан
язып алган. Шуннан соңгы 40 ел вакыт эчендә бу әкият беркайда да очрамаган. Шик туарга җирлек
бар: бәлки «Ак бүре» — ят сюжетка корылган ясалма әкияттер. Тарихта андый хәлләр булмаган түгел
ич. Әкиятнең теленә, стиленә сокланабыз соклануын, әмма моның да икенче ягы бар: ярый ла
әкиятче нәкъ шулай сөйләгән булса, кем белә, бәлки анда бер укымышлының кулы уйнагандыр?
Тарихта андый хәлләр дә булган һәм шактый булган Мәсәлән, моның классик үрнәге итеп, мәшһүр
бертуган Гриммнар нәшер иткән немец халык әкиятләрен күрсәтү дә җитә.
«Ак бүре» әкияте беренче мәртәбә 1938 елда «Халык иҗаты» (Казан, 1938, 109— 130 б) исемле
фольклор җыентыгында дөнья күрә. Шуннан соң ул бүгенгә кадәр төрле җыентыкларда күп
басылды. Популяр, шулай ук балаларга адресланган басмаларда аның чыганагы күрсәтелмәгән һәм
ул таләп ителми дә Халык әкиятләренең беренче фәнни басмасында «Ак бүре» әкиятенә «СССР
Фәннәр академиясе Казан филиалының Татар стан тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор
архивыннан»2 дигән искәрмә бирелгән Әкиятнең паспорты һәм шифры күрсәтелмәгәнлектән,
табигый, бу мәгълүмат сорауларга урын калдыра, кызыксыну уята. 1951 елда чыккан антология
характерындагы «Татар халык иҗаты» җыентыгында исә искәрмә тулылана һәм конкретлаша төшкән
«СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында булган
материалларга караганда, бу әкиятне Венгрия галиме И Кунош язып алган Кемнән язып алуы хәзергә
билгеле түгел. Әмма теленә һәм сөйләү алымына к арап фикер йөрткәндә, бу әкиятне әдәбият белән
яхшы ук таныш булган, заманына күрә укымышлы кеше сөйләгән булса кирәк дигән нәтиҗәгә килергә
мөмкин» 1
Шулай итеп, укучыларга беренче тапкыр Кунош исеме мәгълүм була. Әмма бары тик исеме генә.
Ни өчен татар әкиятен венгр галиме язып алган? Кайда, кайчан, кемнән? Бу сораулар әле җавапсыз
кала.
Соңрак ачыкланды: Кунош язып алган «Ак бүре» әкиятенең безнең китапларда басылуына
язучы һәм галим Г. Толымбай «гаепле» икән.
' Урмаичеев Ф По следам Белого Волна — -Соеетснаа порнологи». 1978, N9 6, 12—23 66
■ Тахар валыи еииахлере Техучелере Г Рахим (Г Баширов) Ком X. Ярми Каван 1»46. 60 6
’ Тахар халык ижахы Техучелере Г Баширов А Шамов. X Ярми һем X. Усманов Каван, 19S1. 517 6.
Т
Нягьпум булганча, 30 иче елларда Г Толымбай әкиятләр җыентыгы
чыгарырга әзерләнә Шушы максат белей ул 1930—1940 елларда Татарстанның Буа, Апае, Кук- мара,
Әлки районнарында байтак кына әкиятләр языл ала Бу материалларның асыл иосхәләре СССР
Фәннәр академиясе Казан филиалы Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының
фольклор фондында саклана (21 коллекция. 1 папка. 1—34. 46—49 сак бер. 2 л.. 51—76 сак бер) Үзенең
ниятен ул 1936 елның башында танылган тюрколог А. Н. Самойлоенчка да хәбәр итә Г Толымбайның
архив материаллары арасында узе языл алган әкият текстларыннан тыш Г Балинт китабындагы ’
әкиятләренең күчермәләре дә бар (Фольклор фонды. 21 колл.. 1 л.. 35—45 сак. бер ) Җыентыгына
кереш сүз буларак әзерләнгән бер язмасында ул «Ак бүре* әкиятенең хәрби әсирләрдән венгр галиме
Игнац Куиош тарафыннан язып алынганлыгын һәм аның 1925 елда Тәркиядә чыккан «Терек халык
әдәбияты* дигән китапта кушымта итеп басылганлыгын әйтә (Фольклор фонды. 1 п , 46 сак бер )
Шулай итеп, татар фольклоры елкәсендә Куиош эшчәнлеге турындагы байтактан бирле телдә йоргән
хәбәрнең Г. Толымбай аша мәгълүм булганлыгы ачыкланды
Ләкин язучының «Ак бүре* әкиятенә бәйле әлеге сүзләре кәгазьдә танымаслык ител бозылган.
Аларны оптик прибор ярдәмендә генә тулысыича уку мемкин булды Әмма бу сүзләрнең кем кулы
белән бозылганлыгын белмәү мәсьәләне аныклау юлында әстәмә кыенлык тудыра иде Кем белә,
бәлки бу мәгълүмат «Ак бүре* әкиятенә меиәсә- бвтсез һәм ялгыш басылган очраклы хата булып, Г
Толымбай аны үзе шулай тырышып бозгандыр. Шигебез торган саен арта теште. ченки 1925 елда
чыккан «Терек халык әдәбияты* дигән китап Казан китапханәләрендә дә, Мәскәүдә Ленинградта да
табылмады
1963 елда Будапештта чыга торган «Акта Ориенталиа* журналында венгр галимәсе Жужа
Кәкүкиең Куиош тарафыннан җыелган татар фольклоры материаллары турындагы мәкаләсе'
басылды, һәм ул безгә әлегәчә билгеле булмаган күп кенә яңалыклар алып килде. Аерым алганда,
безгә түбәндәгеләр мәгълүм булды
Беренче бетенденья сугышы елларында, тегәлрәк әйткәндә, 1916—1917 елларда, Куиош чех
шәһәре Әгер һәм венгр поселогы Кеньермеэь тирәсендәге хәрби әсирләр тотылган лагерьларда
казан татарларыннан 212 бит җыр (дүртьюллыклар) . 231 бит екият (14 текст), ә 1918 елда мишәр-
татарлардан 161 биттән торган әкиятләр һәм җырлар язып ала, казан татарларының җырларын венгр
һәм терек телләренә, е мишәр әкиятләрен (барысы 7 данә) венгр теленә тәрҗемә итә Ләкин җыелган
әсәрләрне ул үз вакытында бастыра алмаган. Хәзерге вакытта Куиош материаллары венгр галимнә-
ре тарафыннан эшкәртелә һәм деньяга чыгару эчен әзерләнә
Без әнә шулерны белдек
Кекүк үзенең публикациясендә Куиош фондындагы ике әкияттән озекләр дә тәкъдим иткән («Таз
әкияте*. «Юсыф Минуллин әкияте*) һәм «тәртә башы белән* генә «Ак бүре»гә дә кагылып узган, ягъни
бу әкиятнең «Терек халык әдәбияты* дигән китапта басылганлыгын әйткән
Бу хәбәр безне шатландырды, «Ак бүре*иең чыннан да Куиош тарафыннан язып алынган һәм
бастырылган булуында шик калмады Димәк, Г. Толымбай хаклы булган Аның әлеге язмасы
җентекләп тикшерелгәнгә кадәр файдаланылганлыктан. «Әкиятләр*- нең беренче китабында «Ак
бүре* әкиятенә бирелгән искәрмәдә (395 6) тоголсез- леклор киткән. Искәрмә түбәндәгечә укылырга
тиеш «Игнац Куношның 1925 елда Тер- киядә басылган «Терек халык әдәбияты* исемле китабыннан
Куиош бу әкиятне Венгриядә Беренче бетенденья сугышы вакытында әсир тешкән татар
солдатларыннан язып алган һәм әлеге китабына кушымга итеп урнаштырган. Күчереп алучы Г.
Толымбай*
Ләкин Куношның әлеге серле китабын кайдан табарга? Хәер безнең ечен генә түгел, чит ил
тикшеренүчеләре ечен до ул «буй җитмәс* нәрсә булган Ж. Кәкүкнең язуына караганда, «белгечләр
әле һаман да Куиош җыентыгының булуын инкарь итәләр, андагы материалларны беркем дә тегел
генә белми» Г Толымбай исә шул китап белән эш иткән! Менә ул — буыннар арасындагы бәйләнеш
езелүнең аяныч нәтиҗәсе!
Дәрес. «Ак бүре» үзе безнең кулыбызда, күңелебездә җаныбызда Ләкин, фәннең катгый таләбе
буенча, гамәлдәге текст тол чыганак белән чагыштырылырга тиеш
’ Ьт мыр"«р (6*Р«кн 414 строфа) 1»во алда будапвштта -Н*>*« Ч'К««|—м хааы* чи>*ае*» «г*«*»а* •арым
*»ыа»'ы« 6»лып Әаеылыл «ы«<ы (KaiantatariicKa Vote>l>ade' А«« Orvnd da> Sammiuno -ОЛ le«a>
»>ма«. herau»(ja4*ban «on Ziuii* Kakuk lud*pa<< l»B0)
Куношның китабы табылмаса да, күңелдә бер юаныч яшәде шекер, галимнең архивы исән
ләбаса. «Ак бүре» кулъязмасының шунда саклануына иманыбыз камил иде.
Кунош архивы гел ымсындырып, өметләндереп торды. Шундагы әкиятләрне үз күзең белән
күрсәң иде, дигән теләк һич күңелдән китмәде Халкыбызның нинди җәүһәрләре саклана икән анда?
Безнең өчен яңа сюжетлар бармы икән? Мәгълүм сюжетларның вариантлары нинди икән? Без иске
кулъязмаларда сирәк-мирәк кенә очрап куйган һәрбер өзек-төтек әкият текстына да чын күңелдән
шатланабыз, ә биредә — тулы бер коллекция! Җитмәсә бу әкиятләр турыдан-туры халык авызыннан
язып алынганнар Алар менә инде 70 еллап кулъязма хәлендә саклана. Хәтәр чорларда да исән
калганнар. Ләкин аларны әле бер генә татар тикшеренүчесенең дә күргәне юк.
Кунош коллекциясе саклана торган Венгрия Фәннәр академиясе архивы турында уйлыйм Ул
Казан университетының Н. А. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендәге сирәк китаплар һәм
кулъязмалар бүлеге кебегрәк булып күз алдына килә. Телдә бу бүлекне «мәгарә» дип йөртәләр Анда
тиешле имзалар куелган махсус рөхсәт кәгазе белән генә керәсең, сигнал төймәсенә басып, беркадәр
көткәч, ерактан аяк тавышлары ишетелә, аннары авыр тимер ишекләр акрын гына ачыла да синең
артыңнан ук шалтырап бикләнә, һәм син дулкынландыргыч мәгарә тынлыгына чумасың...
Венгриядәге архив та минем күз алдында әнә шулай гәүдәләнә. Имеш, мин анда Кунош
коллекциясе белән танышу өчен фәнни командировкага барганмын. Менә өлкән яшьтәге архивариус
авыр иске имән өстәлгә сак кына татар әкиятләре кулъязмаларын китереп куя. Мин, гаять
тәэсирләнеп, бармак очлары белән генә беренче битне ачам... Менә ул Кунош почеркы, менә ул
халкыбызның әлегәчә үз кулына керә алмый интеккән асыл хәзинәләре, әсирлектә җәфаланган
якташ бабаларыбызның күңел юаткычлары ... Кадерлеләрем! Менә мин, халкыбызның бер вәкиле
булып, сезнең белән күрешергә килдем, сезне туган илгә алып китәргә дип килдем...
Ләкин бу — татлы хыял гына иде. Дөрес, талпынып караулар булмады түгел, әмма минем
адымнарым ахыр чиктә бернинди нәтиҗәгә дә китермәде.
Шулай да, вакытлар узу белән, минем хыялым тормышка ашты. Ниһаять, без — татар
фольклорчылары — Кунош материалларын үз күзебез белән күрү бәхетенә ирештек Ләкин чит илдә
түгел, бәлки Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, хәтта үзебез эшли
торган бүлмәдә!
Кунош әкиятләрен Будапешт университетының яшь галиме Имре Башки алып килгән иде. Үз
күзләребезгә ышанмый торабыз: бу чыннан да Куношның без күрергә хыялланган татар
әкиятләреме? Әйе, нәкъ шулар. Архив материалы белән мондый шартларда очрашу, әлбәттә, гайре
табигый хәл, һәм ул бер үк вакытта безнең өчен гаять шатлыклы вакыйга иде
Фольклорчыларыбызның барысы да бу легендар коллекцияне үз кулына тотып карады менә
нинди икән ул без әлегәчә ишетеп кенә белгән асыл хәзинә! Мин дә, вакытлар узу белән саргаеп
беткән кәгазьләрне нәкъ хыялымдагыча бармак битен тиде- рер-тидермәс кенә ачып, үтә саклык
белән карарга тотындым. Шул ук вакытта бу кулъязмалар белән эшләүнең җиңел түгеллеге дә
аңлашылды. Шуңа күрә дә И. Башки, иркенләп, өч айлык командировкага килгән иде Килүенең сәбәбе
шул. Куношның транскрипциясе камил булмаганлыктан, текстларны матбугат өчен әзерләгәндә,
кыенлыклар килеп чыккан Казан университеты доценты А. Нуриевага һәм миңа бу эштә коллега-
бызга ярдәм итәргә туры килде.
Кунош коллекциясе турында, әлбәттә, күп сөйләргә мөмкин. Бу — аерым, үзенә бер тема. Әлегә
безне бары тик бер әкият — «Ак бүре» әкияте генә кызыксындыра. Дулкынланып, шуны эзлим.
Ниһаять, кулъязмалар каралып бетте, ләкин. . әкиятләр арасында «Ак бүре» очрамады Тагын
билгесезлек, серлелек, борчылулар... Ярдәм сорап, И Башкига мөрәҗәгать итүдән башка чара
калмады Коллегабыз хәлдән килгәнчә тырышып карарга булды.
Командировка вакыты беткәч, И. Башки үз иленә кайтып китте.
Байтак кына вакытлар узгач, Венгриядән шатлыклы хәбәр килде: И. Башки Куношның «Төрек
халык әдәбияты» дигән китабын тапкан, һәм анда «Ак бүре» чыннан да бар икән. Әкият, кушымта
итеп, гарәп хәрефләре белән татарча басылган, ә китапның исеме, француз телендә, имеш9. Менә
эзлә син аны төрек китаплары арасыннан!
Әкиятнең ксерокопиясен сорап, венгр коллегабызга кабат мөрәҗәгать итәргә туры килде.
Менә, ниһаять, ксерокопия безнең кулыбызда. Аны хәзер Г. Толымбай нөсхәсе белән дә. төрле
җыентыкларда басылган текстлар белән дә чагыштырырга мөмкин. Г. Толымбай нөсхәсе дип әйтү
дөрес үк булмас, әлбәттә, чөнки аның тарафыннан кү-
череп алыигаи текст сакланмаган. Шуңа күрә безгә Кунош текстын Г Толымбай иесхә- се буенча
басылган 1938 елгы текст белән чагыштырырга гына кала. Чагыштыру нәтиҗәсендә түбәндәгеләр
ачыкланды. Бу басмада текстка үзен аклый торган шактый гына редакцион тәзәтуләр кертелгән
кирәкмәгән артык сүзләр тешереп калдырылган, очраклы грамматик һәм хәреф хаталары төзәтелгән
(аерым алганда, кайбер фигыльләр грамматик заманга туры китереп үзгәртелгән, мәгънә аныграк
булсын ечен, җөмләдә кайбер сүзләрнең урыннары алыштырылган), кайбер сүзләр иске формадан
яңа формага күчерелгән (илә — белән, углы — улы. кечек зне — кечкенә эне һ б.). фонетик
үзенчәлекләр, бигрәк тә «җ»ләштерү (җегет, җырак. җугары, җылан һ. б ) хәзерге орфография
нормаларына яраклаштырып бирелгән, текстта кабатланган кирәксез урыннар хаклы рәаештә
төшереп калдырылган һ б
Әмма шул ук вакытта яңа текстта яңа хаталар да шактый. Алар арасында үкенечлеләре да бар:
байтак урында сүзләр, тәгъбирләр, җөмләләр төшеп калган Арада мәгънәгә зарар китерә торганнары
да очрый. Кайбер сүзләр урынсыз үзгәртелгән (сүзең тәмле — сүзең ямьле, рас түгел — дөрес түгел,
күкне күккә орып — күкне күккә очырып, сарайның турысына — сарайның уртасына, төйгән итләр —
төялгән итләр һ. б ).
«Ак бүрекнең шуннан соңгы басмаларында исә кайбер күзгә күренеп торган хаталар төзәтелсә
дә, гомумән алганда, текст яхшырган дип әйтергә нигез юк. киресенчә, һәр басмада яңадаи-яңа
хаталар өстәлеп, әкият үзенең төп текстыннан ерагая гына барган. Мәсәлән, халыкта мифологик дию
персонажының Каф тавы артында яшәве турындагы фикер киң таралган. Ләкин, «Татар халык
иҗаты» җыелмасындагы әкият томнарының I һәм 11 китапларыннан дию образы булган 30 дан артык
әкиятне күздән кичереп, моңа бер генә дәлил дә таба алмаячакбыз Чынлыкта исә Каф тавы артында-
гы дию нәкъ менә «Ак бүре» әкиятендә бар икән, тик текстта ул урын төшеп калган Әкиятнең соңгы
басмасында болай диелә. «Ул ком тавының аръягында яман диюләр, яталар» Ә Куношта
түбәндәгечә: «Ул ком тавының артында Каф тавы Каф тавының аръягында яман диюләр яталар»
Тагын бер мисал китерик Безнең китапларда болай: «Алтмыш колачлы ала айгыр егеткә янә:
— И егет, инде кулыңны миннән ычкындыр,— диде
ЬЦулай итеп низаглашып, болар бер диңгезгә барып җиттеләр»
Ләкин бу өзектә бернинди дә низаг күренми Низаг булыр өчен, ала айгырның сүзләренә егетнең
җавабы булырга тиеш, һәм, җитмәсә, ул җавап әлеге сүзләргә каршы килә торган булырга тиеш.
Куношта нәкъ менә без фараз иткән җавап бар «Егет барам,— диде» (текстның бу өлеше 1938 елгы
басмада ук төшеп калган)
— Юк, минем синнән ычкындыра торган кулым юк. теләсә кая бар. мин дә шунда барам,— диде
(текстның бу өлеше 1938 елгы басмада ук төшеп калган)
Бүген инде без әкиятне, беренче чыганактан файдаланып, камил рәвешкә китерә алабыз.
Моның өчен аның соңгы басмасына төрле характердагы йөздән артык тезәтмә кертү сорала
Кунош үзенең хәрби әсирләр арасындагы фәнни эшчәнлеге турында үз вакытында хезмәтләр
дә язган булып чыкты. Аның «Татар хәрби әсирләре лагерында Мөселман хәрби әсирләре
лагерьларындагы тикшеренүләр турында хисап» дип исемләнгән мекалә- се 1916 елда «Будапешт
күзәтүе» дигән журналда басылган Галимнең бу хезмәтендә «Ак бүре» әкияте турында да мәгълүмат
бар «Зур осталык белән диярлек «Ак бүре» әкиятен языл алу насыйп булды. Анда мифик эчтәлек
халык теленең бик шәп стиле белен бергә кушылган».— диелә мәкаләдә (14 б ) Шунда ук Кунош
фольклор материалларын җыюда аңа казанлы Шәһит Вәлиевнең зур ярдәм иткәнен билгеләп уза
Куношның әсирләр арасындагы эшчәнлеген яктырткан икенче бер хезмәте без сүз алып барган
«Төрек халык әдәбияты» китабында аерым бүлек итеп урнаштырылган (7 бүлек, 156— 206 битлор).
«Мөселман хәрби әсирләре лагерьларындагы эш турында» дигән бу бүлектә без авторның 1916 елгы
мәкаләсендә булмаган башка фактлар белен до очрашабыз. Әмма бу — махсус тема.
«Ак бүре» әкиятенең гареп шрифты белән бирелгән тексты әлеге китапның 176— 206 битләрен
биләп тора Нәтиҗәдә төрек фольклорына багышланган 206 битлек китапның 51 бите, ягъни дүрттән
бере татар фольклорына мөнәсәбәтле булып чыккан
Венгрия Фәннәр академиясендәге Кунош архивы тулы түгел Аның бер өлеше әле табылмаган.
Бәлки «Ак бүре»нең кулъязмасы да шундадыр Күрәсең. Кунош әлеге кулъязманы алда әйтелгән
китапка кертү ечен алган да. соңыннан, ниндидер сәбәпләр аркасында, аны кире үз урынына
(коллекциягә) куя алмый калган. Безгә калса, Г. Толымбай нөсхәсе дә шундый ук язмышка дучар
булган
Шулай итеп, венгр коллегабызның ярдәме белән мәшһүр «Ак бүре» әкиятенең төп тексты
кулыбызга көрде. Кунош зшченлегенең детальләре ачыкланды, галимгә ярдәм иткән якташыбызның
исем-фамилиясе мәгълүм булды һәм. гомумән, татар солдатларының әсирлектәге тормышын
күзалларга мөмкинлек туды