ЗАКОН САГЫНДА
Ә. Г. Таҗетдинов,
Татарстан АССР юстиция министры
орыгыз, суд килә!
Менә икенче көн инде Казанның Киров районы халык судында хөкем бара Гаепләнүчеләр эскәмиясендә уналты яшүсмер—мәктәп һәм һөнәр училищесы укучылары, сәүдә техникумы студентлары. «Тасма* һәм вертолет берләшмәләре эшчеләре. Әле тормыш юлын башлап кына җибәргән, гүзәл яшьлекнең әле бөреләнеп кенә килгән чорында юридик җаваплылыкка тартылырга нәрсә мәҗбүр иткән соң аларны?
Бер-бер артлы шаһитлар, зыян күрүчеләр чакырыла. Судьялар һәм халык утырыш- чылары алдында җәйге эссе көннәрдә шушы төркем ясаган җинаятьнең төсмерләре ачыла бара
Ташлар, тимер таяклар белән коралланган ике төркемнең үзара сугышуы кыэганнан- кыза, күзләрен кан баскан яшьләр инде бер-берсенә түгел, үткән-сүткән кешеләргә дә ташланалар Аларның рәхимсез хулиганлыгын бары тик милиция хезмәткәрләре генә туктата ала
Шушы күренешне күз алдыма китергән саен, күңелемне борчу баса Хәзерге яшьләрне начар дип әйтергә телем әиләими. Юк! Алар да егерменче, утызынчы, кырыгынчы еллар яшьләре кебек үк фидакарь һәм куркусыз, батыр һәм кыю да була белә КамАЗ заводлары. БайкагГ—Амур магистрале шуның ачык мисалы түгелмени?! Әфган станда интернациональ бурычын үтәгәндә утка-суга кергән егетләребез һәм. ниһаять. Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан яшьләребез шуны сойли Ә менә аерым очракларда шушы мәгънәсез кансызлык, рәхимсезлек, бер-береңә карата мәрхәмәтсезлекнең тамырлары найдан башлана? Бер Киров районындагы хәл генә булса, болаи зурдан сүз кубарып языл торуның кирәге дә калмас иде Кызганычка каршы, шушылай ун теркем-төркем булып, урам белән урам микрорайон белән микрорайон сугышу шәһәрнең башка төбәкләрендә дә республиканың башка районнарында да бар.
Озак еллар юрист булып эшләү дәверендә күп нәрсә күрергә, аяныч язмышлар белән очрашырга туры килде Әмма мондый да мәгънәсеэен ай-һай күргән булдымы икән?! Дөресен әйтим: малайларның үзара сугышуы, көч сынашуы, ниндидер мәсьәләдә көндәшлеге без яшь чакта ук бар иде Бала чагында сугышмаган көрәшмәгән, көч сынашмаган ир-егет юктыр да Ләкин ул чакларда кемнеңдер борыны канау, күлмәге ертылу—бәрелешне һичшиксез туктата торган олы сәбәп була иде Егылганны кый-намыйлар! Бу безнең төп закон, язылмаган канун иде Ә өлкәннәргә кул күгәрү — бусы инде вәхшилекнең чиге Чордашларым минем белән килешер дип уйлыйм
Бүгенге шәһәр малайларының үзара сугышуындагы кансызлык гаҗәпләндерә дә тәрбиядәге җитешсезлеклөр турында җитди уйланырга да мәҗбүр итә Үткән ел Казанда әнә шулай берничә яшүсмернең гомере киселде Дөрес, хулиганнарга чара күрелде, алар төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм ителде Закон гадел Чөнки ул халык исеменнән, дәүләт исеменнән эш йөртә
Бу язмада әхлак һәм закон турында, тәрбиядәге җаваплылык турында кайбер фикерләремне уртаклашасым килгән иде.
Социалистик җәмгыять кешегә туган көненнән үк күп төрле юридик хокуклар бирә Шул ук вакытта аңа, ил гражданины буларак җитди бурычлар, иң элек әхлакый, ә аннан соң юридик бурычлар да йөкли
Шунысы да ачык, бер генә җәмгыять тә. хәтта социализм да автоматик рәвештә кешеләрне әдәпле, намуслы Һәм бәхетле, югары әхлаклы һәм законга буисынучан итә алмый Болар — кешегә бирелгән мөмкинлекләр, һәм, әйтер идем, өстенлекләр Шәхесне төрле яктан үстерү ечен социализм биргән мөмкинлекләрне акыллы файдалануга да
Т
Әйе. кеше дөньяга әхлакый җаваплы булып килми, ә бары тик шәхес булып формалашу процессында гына шундый сыйфатларга ия була бара Үз вакытында күренекле педагог А. С. Макаренко, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, болаи дип язган иде: «Сөйләшкәндә, өйрәткәндә яки боерык биргәндә генә балабызны тәрбиялибез дип уйламагыз Сез аны тормышыгызның һәр мизгелендә, хәтта үзегез өйдә булмаганда да тәрбиялисез» Әхлак тәрбиясе бала туганнан соң ук башлана Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, ата- аналарның үз-үзен тотышы һәм мөгамәләсе, кыскасы, өйдәге һәр сүз. һәр адым бала күңеленә уелып кала, аның әхлагына нигез ташлары булып ята Табигый ки. биредә коммунистик әхлакның принципларын, нормаларын, кагыйдәләрен һәм идеалларын халык арасында киң тарату гаять зур әһәмияткә ия. Бу очракта сүз шәхесне реаль әхлакый мөнәсәбәтләргә тарту, моның өчен социалистик һәм дөнья культурасының кешегә тәэсир итү көче зур булган сәнгати мөмкинлекләреннән дөрес файдалану турында бара Әхлак культурасы тудыруда рухи культура —төп этәргечләрнең берсе
Тулаем алганда, кешенең әхлакый яктан өлгерүе тормыш эшчәнлегенең барлык сфераларында—производствода, дәүләт эшендә, иҗтимагый-политик һәм социаль- культура өлкәләрендә, һәм әлбәттә, гаиләдә һәм көнкүрештә кылган һәр гамәлең өчен җаваплылык хисе формалашудан тора. Ләкин мораль нормаларының тәэсир көче никадәр генә киң булмасын, алар җәмгыятьтәге барлык мөнәсәбәтләрне һәрьяклап җайга салу өчен җитәрлек түгел. Менә шушында инде хокук нормаларын кулланырга туры килә Мисал өчен хезмәткә намуслы мөнәсәбәтне генә алыйк Меңнәр, миллионнар өчен ул әхлак нормасы булып тора, алар хезмәттән башка яшәүне күз алдына да китермиләр Ләкин шул ук вакытта күпме ялкаулар, әрәмтамаклар, хезмәт дисциплинасын бозучылар бар Аларга эшкә урнашырга ярдәм ителә. Шул кайгыртуларга карамастан, ул һаман намуслы хезмәт юлына басмаса, мондый кеше РСФСР Җинаятьләр кодексының 209 статья.ы нигезендә җаваплылыкка тартыла. Үткән ел, мәсәлән. 1985 ел белән чагыштырганда, җавапка тартылучылар арта төште Картайган ата-аналарга балаларның кадер-хөрмәт күрсәтүе дә әхлагыбызның асыл сыйфатларыннан санала Әмма кайчагында әти-әниләренә матди ярдәм күрсәтүдән баш тарткан кешеләргә карата закон көче белән тәэсир итәргә туры килә. Күптән түгел Казанның Совет районы халык судында шундый гыйбрәтле эшләрнең берсе каралды. Чиләбедә яшәүче В. А. Абзалова моң-зарлары белән хөкем органнарына мөрәҗәгать иткән иде. һәрбер ана кебек, ул да үзенең улын үстерү, аякка бастыру өчен бөтен көчен куйган, төн йокыларын йокламыйча баккан, тәрбияләгән. Ә инде ул гаилә коргач, аңа мебель, кием-салым алып биргән башкача ярдәм күрсәткән. Хәзер үзе авыр хәлдә калган. Авыру сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр булган Улына һәм килененә, ярдәм күрсәтүләрен сорап, берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән ул. Әмма юкка. Хәзер Казанда. Совет районында яшәүче улы белән килене аналарының аһ-зарын ишетмәмешкә салынганнар Ә киленнең җавабы бер: «Судка бир1
Халык суды гадел хөкем чыгарды, әлбәттә. Әнисе файдасына Александр Абэалов- тан алимент тотып барылачак. Биредә күпне күргән юристларны да гаҗәпләндергән тагын бер нәрсәне әйтеп үтәсе килә. Суд утырышыннан соң күп тә үтмәде, республика Юстиция министрлыгына әнә шул анасын оныткан адәмнән шикаять килеп төште: «Алиментны тиешеннән сигез сумга күбрәк тотып калалар, шул акчаны кире кайтаруыгызны сорыйм»,— диелгән иде анда.
Әхлак һәм хокук җаваплылыгының аермалары турында сөйләгәндә, аларның соңгысының төгәл билгеләнгән булуын һәм. кеше билгеле бер яшькә җиткәч кенә, кулланыла башлавын истән чыгармаска кирәк. Чикләнгән күләмдәге җинаять җаваплылыгы, мәсәлән, 14 яшьтән башлана. Ә хезмәткә хокук 16 яшьтән гамәлгә ашырыла. Шушы ук яшьтән егет һәм кызларга төп гражданлык хокуклары, шуларны раслаучы документ- паспорт бирелә. Политик хокуклардан исә яшь кеше (сайлау һәм сайлану хокукы һ. б.) 18 яшьтән файдалана башлый.
Җәмгыятьтә яшәгән һәрбер кешегә мораль җаваплылык йөкләнгән, ә закон алдында җавап тоту исә, аны бозган кешеләргә генә йөкләнә Гадәттә җитәрлек дәрәҗәдә әхлакый тәрбия алмаган, рухи җаваплылык тоймаган кешеләр юридик җаваплылыкка ешрак тартылалар. Менә шунлыктан, тәрбия процессында коммунистик әхлак нормаларын ныгытуны алга сөрергә кирәк. Ә хәзергә аяныч күренешләргә тал буласың 1984 елда СССР Педагогия Фәннәре Академиясенең тәрбиянең гомуми проблемалары фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре сигезенче класста укучы 500 укучының мораль җаваплылык турындагы фикерләрен өйрәнгән иде Аларның дүрттән өч өлеше тәртип бозган өчен кем алдында мораль җаваплы икәнлеген әйтә алмады.
Беркемнән дә сер түгел, әле хәзергә җәмгыятебездәге барлык кешеләр дә коммунистик әхлак принципларын һәм нормаларын үзләштерде дип әйтә алмыйбыз. Ул гына да түгел, әхлакый үсештә мәгълүм дәрәҗәдә артка калу тенденциясе яшәп килү киң җәмәгатьчелектә борчылу уята.
Ихтыяҗларны канәгатьләндерү өлкәсен генә алыйк Хәзер матди һәм рухи тормышның баерак булуын һәркем сизә Көндәлек ихтыяҗларны канәгатьләндерүнең көн саен яңа мөмкинлекләре туып торган чорда, аерым кешеләр, бигрәк тә яшьләр аңында «рөхсәт ителгән» һәм «тыелган» төшенчәләр юыла бара. Нәтиҗәдә кешенең социаль өмете белән җәмгыять үсешенә ул керткән өлеш арасында каршылыклар туа Яшьләрдән бик күпләр, мәсәлән, үз мөмкинлекләрен исәпләп тормыйча, кыйммәтле магнитофон, автомашина алырга тырышалар, дача яки бакча булдырырга телиләр Бер сүз белән әйткәндә, таләпләр артык күбәя башлый. Ә нәфес туктала белми. Бер ихтыяҗ үтәлүгә, ул икенчесен тудыра. Әнә шул үзләре тудырган «стандарт»ка ирешү өчен аерым кешеләр социалистик милекне, кеше әйберен, автомобиль яки мотоцикл урлау, талау юлына басалар.
Казанның Вахитов районы халык судында хөкем бара Гаепләнүчеләр эскәмиясендә — өи басучы Константинов Аның менә дигән квартиры, эшләү һәм яшәү өчен бөтен уңайлыклары бар Хезмәт хакы да яхшы гына
— Ничек мондый хурлыклы юлга бастыгыз? — дип сорый судья
Гаепләнүченең җавабы таң калдырырлык дәрәҗәдә беркатлы Ул ирексездән нәфрәт һәм ачу уята.
— «Жигули» алырга уйлаган идем. 500 сум акча җитмәде — ди ул.
Яки менә тагын бер мисал. Түбән Камада өйләр баскан вакытта ирле-хатынлы М һәм Р. Әхмәтҗановлар кулга алына Беркайда да эшләмәүче яшь гаилә шушы кәсепкә кереп киткән. Бу аларның унбишенче өйне басулары була Кеше исәбенә яхшы яшәү, матур киенү, рестораннарда типтерүне тормыш максаты ител куйган җинаятьчеләр 5 мең 500 сумлык әйбер урлаганнар Аларны халык суды озак срокка ирекләреннән мәхрүм итте Уйланырга вакытлары булачак
Казанда яшәүче Токмаков, Хисамегдинов һәм Семенов белән бергә, тенге сәгать икедә Карбышев урамыннан ВАЗ-2106 автомашинасын урлап китә Аның иң кирәкле, кыйммәтле детальләрен алып, үзенең ватык машинасын төзәтә, аны Кавказ якларыннан килгән берәүгә кыйммәтле бәягә сатып җибәрә. Урланган машинаның калдыкларын шәһәр чигенә алып чыгып ут төртәләр Җинаятьчеләр Совет районы халык суды тарафыннан төрле срокларга хөкем ителделәр
1986 елда урлау, талау, разбои һәм мошенниклык өчен хөкем ителүчеләр барлык җинаятьчеләрнең 18 процент чамасын тәшкил итте Урлашу өчен җавапка тартылганнар аеруча күл Квартир басулар белән көрәш хәзергә артык нәтиҗәле түгел Шунлыктай СССР Верховный суды пленумы— 1986 елның 5 сентябрендә гражданнарның шәхси милкенә каршы җинаятьләрне тикшерү практикасын карады һәм бу өлкәдә көрәшне көчәйтү, суд эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү турында карар кабул итте
Җинаятьләрне булдырмауда эчүчелек белән көрәшнең әһәмияте зур Шунысын гына әйтү дә җитә: хулиганлык очракларының 95 проценты диярлек исерекләр өлешенә туры килә. Үтерү, көчләү һәм башка авыр җинаятьләр дә күл очракта исерек килеш эшләнә Иң аянычлысы — яшүсмерләр һәм хатын-кызларның эчкечелеккә бирелүе Бу инде бернинди әхлак кагыйдәләренә дә сыймый Белгечләрнең раславынча, хатын-кызлар алкоголизмы әле күптән түгел генә ирләрнекенә караганда 1.5—2 тапкыр кызурак темплар белән үсә иде
Гаиләләрнең тотрыклылыгы кимүдә дә шушы яман чир гаепле. Суд практикасы күрсәткәнчә. һәр ике аерылышуның берсенә ир яки хатынның эчкечелеге сәбәп була Илебездә хәзер яңа төзелгән һәр өч гаиләнең берсе таркалып бара Безнең республикада исә шәһәр җирендә 100 никахка — 40. авыл җирендә 10 аерылышу туры килә Аерылулар, кагыйдә буларак, яшь гаиләдә бергә яшәүнең беренче унъеллыгында була
Эш, әлбәттә, эчкечелектә генә дә түгел Аерылышучылар күп очракта уртак мәнфәгатьләр булмауны, ата-аналарның яшь гаилә эшенә тыкшынуын ирнең — хатынга, яки хатынның иргә хыянәт итүен, холыклар туры килмәвен дә сәбәп итеп күрсәтәләр Соңгысын аерылуның төп сәбәпләрен интеллигентларча яшерергә омтылу дип тә бәяләргә мөмкин.
Гаеп ике якка да төшә. Хатын ирен эчүдә, власть сөюдә, тупаслыкта һәм хонзмда. өи эшләрендә һәм бала тәрбияләүдә катнашмауда, ялны оештыра белмәүдә гаепли Хатын кызга, гадәттә, иренә хыянәт игү. йорт эшләрен белмәү мәгънәсез әйбер җыючылык, көнчелек, талашу, вакчыллык кебек гаепләр белдерелә
Чынлыкта исә төп сәбәп — ир белән хатынның ихтыяр көче булмау тормыштагы көндәлек мәшәкатьләрне җиңә белмәү, гаиләне саклауда җавапсызлык, аралашу культурасы җитмәү
Гаиләне саклауда һәм ныгытуда уңайлы социаль-экономик шартлар тудыруның мөһимлеген кире какмаган хәлдә никахлашкан яшьләрнең гаилә өчен, балалар тәрбияләү өчен җаааплылыгын истән чыгармаска тиешбез Ахыр исәптә һәр никахны саклап калу — ул иң беренче чиратта ир белән хатынның шәхси эше Менә шунлыктан гаилә тор-
мышыиың интеллектуаль һәм культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән тәрбия эшенең әһәмияте арта бара. Яшьләрне никахка җитди һәм җаваплы карарга, тормыштагы кыенлыкларны җиңә белергә, гаилә белән яшәүнең күңелле һәм матур якларына өйрәтергә
Партиянең XXVII съездында кеше факторына, совет кешеләрен социаль һәм хезмәт активлыгын үстерүгә, әхлак һәм хокук тәрбиясен көчәйтүгә гаять зур әһәмият бирелде Бу күп төрле нәрсәгә: эшнең формасы һәм ысулларына, кешеләргә тәэсир итүнең күп төрле чараларын файдалануга бәйле. Шуның белән бергә, көндәлек тормыштагы чынбарлык та шәхес тәрбияләүгә көчле йогынты ясый Хезмәт кешесенең активлыгына бар нәрсәнең дә гадел эшләнүенә ышанудан да яхшырак тәэсир итүче нәрсә юк.
Табигый ки, хәзер тәрбия эшендә конкретлыкны көчәйтү, һәр кешегә индивидуаль якын килү таләп ителә. Тормышыбыздагы тискәре күренешләр турында ачыктан-ачык сөйләү шулай ук тәрбия эшендә яхшы нәтиҗә бирәчәк.
Әйтик яшьләрнең аерым бер өлеше эшләмичә генә җиңел тормыш алып барырга, кәеф-сафа корып яшәргә омтыла. Бу омтылыш исерткеч эчемлекләргә, наркотик матдәләргә алып килә. Соңгы вакытта матбугатта наркоманнар турында күп языла Дөресен әйтик, безнең илебездә наркомания — Көнбатыштагы (АКШта 30 миллион наркоман исәпләнә) шикелле киң таралыш алган күренеш түгел Ләкин аның аз гына чагылышына каршы да көрәш кискен һәм аяусыз. Безнең тормышта мондый тискәре күренеш бөтенләй булмаска тиеш. Әмма, кызганычка каршы, республикабызда наркотик матдәләр куллануның билгеле дәрәҗәдә артуы сизелә. Мәсәлән. Апае районы больницасы врачы А Чибриков һәм аптека мөдире Р Вәлиуллин ел ярым дәвамында наркотиклар урлау белән шөгыльләнгәннәр. Алар 4600 ампула дару урлаганнар. Тәүлек буе миңгерәйткәч сөрем эчендә йөзгән бу врачлардан нәрсә көтәргә мөмкин соң? Утыз яшьләр тирәсендәге чагыштырмача яшь бу егетләрнең бөтен максаты чираттагы дозаны кабул итүгә юнәлә Чынлыкта инде алар икесе дә нормаль кеше булмый. Башка больница һәм аптекаларда да наркотиклы даруларның тиешсез кешеләргә эләгү очраклары ачыкланды.
Наркомания — яшьләр проблемасы. Исәпкә алынган барлык наркоманнарның биштән дүрт өлеше — әле утызга да җитмәгән кешеләр. Менә шунлыктан егетләр һәм кызлар арасында тәрбия эшен көчәйтү аеруча мөһим. Наркомания рухи ярлылык, тормышта анык максатлар булмау, буш вакытны оештыра белмәүдән килә һәм мораль яктан гына түгел, хәтта физик яктан үз-үзеңне һәлак итүгә китерә
Соңгы елларда әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре тәрбия мәсьәләләренә игътибарны моңарчы булмаганча көчәйттеләр, вөҗданлылыкка, намуслылыкка чакыра башладылар Валентин Распутинның «Янгын» повестеның төп герое Иван Петрович болай дип фикер йөртә -Үзеңә генә кагылган барлык нәрсәдә, әлбәттә, син үзеңә үзең әфәнде Синең үзеңдәге хуҗалык өчен башка беркемнән дә сорап булмый Хәлбуки, ул бик күп тышкы сәбәпләр һәм башлангычларга бәйле булып тоелса да. синнән тыштагы серле һәм гаҗәеп дөньяга чыкканчы, бу сәбәпләр һәм башлангычлар синең югары властеңны читләтеп үтә алмыйлар. Димәк, бу очракта да бары тик үзеңнән генә сорарга туры килә»
СССР Верховный Советы депутатлары булып сайланган язучылар һәм Мәскәү әдипләре белән очрашу вакытында КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре М. С. Горбачев фикерләү һәм кеше психологиясен үзгәртеп кору турында сөйләгәндә: «Психологик һәм әхлакый үзгәртеп коруны тормышка ашырганда тискәре күренешләр белән көрәштә әдипләр мөһим роль уйный алалар»,— дигән иде
Үзенең тәртибе, тормыш рәвеше һәм эшчәнлеге белән башкаларга үрнәк булырдай кешеләр һәрбер коллективта бар Намуслы, вөҗданлы, уз-үзләренә таләпчән булулары белән алар һәркемнең ихтирамын казаналар Әмма яшьләрдән кайберәүләр чын шәхес булып җитешүнең әнә шундый һәркемгә яраклы тәҗрибәсен игътибардан читтә калдыралар. Күршеңне яхшырак белергә, өйрәнергә иде! Гомумкешелекне ярату җиңел, ә конкрет кешене, үзенең батырлыгы, матурлыгы белән генә түгел, ә кайбер кимчелекләре дә булган янәшәңдәге кешене ярату авыррак шул.
Соңгы вакытта массаларга әхлак һәм хокук тәрбиясе бирүдә социаль-педагогик комплекслар үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Аларның советлары торак микрорайоннарындагы халык арасында көндәлек эшне оештыралар һәм координациялиләр, уку йортлары, культура-спорт оешмалары, хокук саклау органнары, предприятиеләр, торак идарәләре һәм башка оешмаларның тырышлыгын туплыйлар. Түбән Кама. Әлмәт. Брежнев һәм башка шәһәрләрдәге социаль-педагогик комплекслар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, халык белән әнә шулай кызыксынып һәм мавыгып эшләү, мәнфәгатьләр берлегенә ирешү эзсез үтми, әлбәттә. Аларда эчкечелек сизелерлек кимеде, җинаять очраклары сирәгәйде. эш вакытын югалтулар азая башлады. Болар барысы да кешеләр психологиясендә булган үзгәрешләр, көнкүрештә һәм производствода үз-үзләрен тотышлары өчен җаваплылык хисе арта бару турында сөйли.