Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨК АТЫНА — СОЛЫНЫ КҮБРӘК!..


ерәр дәүләтнең экономик хәле турында төпле бер мәгълүмат булдырасың килсә, син аның елына күпме корыч коюын гына белеш. Шуның белән бары да аңлашыла. Бу сан сиңа чиксез күп нәрсәләр турында сөйләр: әлеге ил елына күпме трактор чыгара, суга ничә кораб төшерә. культура сарайларын, музейларны, стадионнарны ни кадәр төзи — барысы турында да әйтеп бирер. Аңлашылса кирәк, корычны күп койган ил алга киткәннәрдән санала, әз койганы, димәк, бичара, тормышның очын-очка ялгап, чак-чак көн күрә. Заманның таләпләре шундый. Ә менә корыч коярга, башка матдәләр белән беррәттән. табигатьтә сирәк очрый торган металларның берсе — ванадий да кирәк. Әгәр ванадий кушмасаң. ул корыч инде корыч түгел, ә арыш камыры, чалгың — үләнгә. пәкең чәчкә капмый. Ә башка эш коралларының, станокларның, экскаватор-трак- торларның ныклыгы турында сөйләп торасы да юк. Ванадийны аз гына кушу да искерүне. күгәрүне белмәс корыч китереп чыгара. Кибетләрдән без яратып ала торган лезвиеләрнең составында да ванадий бар. Алар белән кырыну ир-егеткә аерым бер ләззәт бирә. Сакалыңны ялап кына ала, ун яшькә яшәреп киткәндәй буласың. Хикмәт — әлеге шул ванадийда. Ванадийның үзен исә битум составыннан алырга мөмкин икән. Нигә соң әле мин ванадий һәм битум турында сүз куертам? Эшнең сере менә нәрсәдә. «Кара алтын» дип зурлап йөртелә торган нефтьнең бик күп төрле матдәләргә бай булуын, алардан әллә ничә төрле чимал алынуын барыбыз да беләбез. Әмма киләчәктә нефтьнең төрле металлар алу өчен дә төп чыганак булачагы сәеррәк яңгырый.
Хәер, нефть составында төрле металларның булуын галимнәр моннан йөз еллар элек үк белгәннәр. Алар арасыннан аеруча А. Лидов, В. Марковников. В. Оглобин бу өлкәдә төпле тикшеренүләр алып барып. Әзербайҗан промыселларында чыгарылган
Б
нефтьне кат кат яндырып карагач, аның көлендә байтак микъдарда тимер, натрий, алюминий, бакыр, көмеш булуын күргәннәр. Фәнни хезмәтләрендә шушы ачышны раслаганнар. Ә безнең гасырның егерменче еллары башыннан галимнәр бу метолларны нефтьтән аерып алу мөмкинлекләре турында уйланырга тотынганнар. Галимнәрдән А. Виноградова һәм Г. Бергман әле 1935 нче елда ук «СССР нефтендә һәм битумында ванадий» дигән кызыклы хезмәт бастырганнар. Әле сугыш елларында ук Л. Гуляева «Урал Идел буе нефтендә ванадий, никель һәм бакыр» дигән гаять зур фәнни әһәмияткә ия хезмәтен чыгара. Ләкин гомер-гомергә фәнни ачышлар белән алар- ны халык хуҗалыгы максатларында куллана башлау арасында озын юл сузыла. Элек тә шулай булган, кызганычка каршы, еш кына безнең көннәрдә дә шулай. Әйтик, Мәскәүдәге уйлап табулар һәм рационализаторлар комитетында кабул итеп алынган һәм өстенә «дөрес» дип мөһер сугылган тау-тау ачышлар тормышта файдалану чиратын көтә. Аларның тиз генә тормышка ашмавына гадәттә ике нәрсә сәбәпче: җәмгыять галимнең фантастик дәрәҗәдәге ачышын бәяләрлек дәрәҗәгә күтәрелмәгән булуы мөмкин. Яки җәмгыятьнең чамасы чикле, ачышны гамәлгә ашырырга көче куәте җитеп бетми. Битум составындагы сирәк очрый торган метолларны аерып алу да шушы мәсьәләләргә барып терәлә. Башта бу эшкә »алты биреп, бишне алу» дип карыйлар. Хәзер исә бу мөмкинлекләрне башкачарак бәяләргә туры килә. Шуны әйтик, Америка Кушма Штатлары ике меңенче елда, ванадийга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, бу металлны коточкыч кыйммәткә төшереп, чит илләрдән са тып алырга мәҗбүр булачак. Әгәр дә аның инженерлары, технологлары ванадийны нефтьтән аерып алуны үзләштерсәләр, ул чакта АКШ бу металлны хәтта бөтен дөньяга җитәрлек күләмдә чыгарачак.
Нефть составында, ванадийдан тыш никель, хром, алтын, тимер, марганец һәм башка полиметаллар бар. Шулаен шулай. Ләкин, кызганычка каршы, бу металлар нефтьне яндырганнан соң коела торган көл-корым белән я чүплеккә төшә, я һавага оча. Дөрес, бу метолларны әрәм шәрәм итмәү өлкәсендә эзләнүләр бара. Кана да, АКШ, Швециянең нефть продуктларын ягучы станцияләрендә бу метолларны аерып торучы махсус җайланмалар куела башлады. Бездә дә бере>гче адымнар ясалды. Горький өлкәсенең Дзержинский шәһәр электростанциясендә шушындый махсус блок сафка бастырылды Бу блок нефтьне яндырганда калган ванадийны җыеп, туплап, чистартып тора.
Әмма болар барысы да беренче адымнар гына. Егерме беренче гасырда битум составындагы практик әһәмияткә ия булган бу метолларны аерып ала башлаячаклар
Ярар, болары шулай да булсын, ди. Ә соң битумның үз запаслары ничегрәк? Промышленностьның аңа баглаган өметләрен канәгатьләндерә алырмы? Дөресен әйтсәң, моңарчы аның запаслары турында ныклап торып уйланган кеше д.э булмады. Беренчедән, аның промышленность өчен шулай кирәклеге исәпкә алынмады. Икен чедән, битум үзе гаять «кире беткән» нәрсә, җир өстенә чыкмаска теш-тырнагы белән карыша, шул сәбәптәй аңа моңарчы гел кул селкиләр иде.
Инде минем битум белән кызыксынуымның сәбәбенә килик. Сәбәбе аның бнк гади. Битумның, ягъйй, кашык белән каерып, балта белән китеп ала алмастай куе шушы «кире беткән», әмма бик кирәкле массага Татарстан җире дә бнк бай. Девон нефте төсле алай тирәндә дә ятмый ул. Битум катламнары туксан, йөз метрлар тирәнлектән үк башлана. Хәтта нибары кырык илле метрлар гына аста яткан җирләре дә бар. Татарстанда күп тә ул. Галимнәр тарафыннан төзелгән белешмәләрнең берсендә аның .запаслары бездә җиде миллиард тонна дип билгеләнә Икенчесен до, унбиш миллиард диелә. Өченчесендә, безнең төбәккә Ульяновск һәм Куйбышев өлкәләрен дә кертеп, битум запаслары егерме бер миллиард тонна дип билгеләнә. Җир куенындагы хәзинәнең күләмен билгеләү — җиңел эш түгел. Бер тоннага кимрәк, яисә артыграк күрсәтүдән әллә ни зур зыян юк. була гына күрсен! Эш башка нәрсәдә: аны җир өстенә ничек чыгарырга? Галимнәр күп еллар рәттән менә шул мәсьәлә остеидә баш ваталар. Нефтьнең җнргә, катламга, нефть үткәргеч торбаларга сыланыш көчен, каршылыгын билгели торган махсус бер берәмлек бар. Ул берәм лек сантипуаз дип атала Әйтик, Ромашкино ятмасыннан чыгарыла торган нефть 1ВҢ сыланыш кече нке-өч сантипуазга тигез. Ә менә Лениногорск районы Мор дна Кара малка ятмасындагы битумның кирелек-үҗәтлеге ике-өч мең сантипуаз. Ле ни но горек районы Юлтнмер авылы тирәсендәге битумның, өскә чыкмыйм, күнеккән җиремнән бер ядым да кузгалмыйм, дип карышуы бер миллион сантипуаздан ар ТЫП килә. Имәндә икән чикләвек, дигәндәй, бөтен мәсьәлә дә менә шунда. Битумның шулай карышуын җиңәргә, аны «алдарга», ай-һай, нинди серле әмәлләр, хәйләләр кирәктер?! Алай да геологлар, технологлар өметләрен җуймыйлар .
КПСС Үзәк Комитеты секретаре Егор Кузьмич Лигачев безнең якларда булган чагында Бөгелмәнең ТатПИПИ коллективы белән дә очрашты. Институт галимне-
ренең битум ятмаларын үзләштерү өлкәсендә башкарган конкрет эшләрен, эзләнүләрен аеруча хуплады.
Безнең Бөгелмәдәге нефть галимнәре институтында «Җир астыннан кыенлыклар белән чыгарыла торган углеводород ятмаларының гидротермодинамикасы бүлеге. әле 1962 елны ук оеша. 1972 елда .Битумнар бүлеге, төзелә. Башта аңа геология фәннәре кандидаты Айрат Фаткуллин җитәкчелек итә. Шул чорда ук, геологик яктан перспективалы саналган Мордва-Карамалка битум ятмасында тәҗрибә участогы булдырылып, беренче дистә скважиналар бораулана. Айрат Хикмәтович хәзер мәр хүм инде. Ул башлап җибәргән фәнни эзләнүләрне аның шәкерте һәм~ фикердәше фәннәр кандидаты Мөгамбәр Мусин дәвам итә. Галимнәрнең алга куйган бурычлары кыеннарның берсе. Өскә чыкмыйм дип миллион ярым берәмлек көч-куәт белән тартышкан битумны ничек хәрәкәткә китерәсең? Аның белән ничек уртак тел табарга? Әйтик, Канадада битумны җирнең өске катламын ачып ташлап, ягъни ачык ысул белән, табалар. Канада — үзегез беләсез, нык алга киткән капиталистик ил. Үз кырларында, үз басуларында үскән бодай, кукуруз белән кайбер башка илләрне дә туендырып тора. Әлбәттә, җир бик кадерле һәм кыйммәтле монда. Битумлы жңрнең туфрагын алар башта бер читкә өеп торалар. Катламның битумын алып бетергәч, туфракны кире үз урынына салып, тигезләп, өстенә агач утыртып, парк ясап баралар. Хөкүмәт участокларны тик шундый шартларда гына бирә. Бездә атаклы Чупай ташыннан үз вакытында Әлмәт, Лениногорск, Җәлил шәһәрләрен салдылар, күпме күперләр, йөзләрчә һәм йөзләрчә километр юллар төзелде. Ә хәзер Чупай таш карьерын күрсәгез иде. Заманында төз имәннәр, миләш, балан, чикләвек куаклары үскән матур тау битләре коточкыч гарасат узган хәрабәләрне хәтерләтә. Карьерны күмеп, урман утырту берәүнең дә башына килгәне юк. Кызганыч бу, бик кызганыч.
Битумны бу ысул белән алу гаять кыйбатка төшәчәк. Әмма чималы да бик ка дерле бит. Кирәгең, хаҗәтең шуңа барып терәлсә, бер хәлең юк, ачык ысул белән дә чыгарырсың. Битум өстәрәк ятканда бу мөмкин әле. Ә менә дүрт йөз метрларга яки аннан да тирәндә булса, бу ысулны куллануны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Сүз гади кое турында гына бармый бит. Дүрт йөз метр тирәнлегендәге күл, диңгез дигән сүз бу. Аны казу өчен нинди техника, нинди экскаваторлар кирәк булачак?!
Мәсьәләне уңай хәл итүдә Бөгелмә галимнәре өч юнәлеш сайлап алдылар. Беренчесе, катламга нинди дә булса актив сыекча, кислота кудырып битумны хәрәкәткә китерү. Сүз, әлбәттә, шушы ысулны сынап карау турында гына бара. Ягъни бу күп төрле тәҗрибәләрнең берсе генә. Аны практикада куллану четерекле. Катламнан бер тонна битумны чыгару өчен анда ничәмә тонна кислота, я башка төр актив сыекча кудырырга туры киләчәк. Ярар, битумның миллион берәмлеккә тигез үҗәтлеген җиңеп, аны скважиналардан өскә таба агарга күндердең дә, ди. Ә аска кудырган кислота әйләнә-тирә мохиткә. инеш-чишмәләргә зыян китермәсме, аларны да агуламасмы соң? Битум катламнары, әйткәнемчә, җир өстеннән әллә ни тирәндә ятмыйлар. Биредә бик сак эш итәргә кирәк. Каш ясыйм дип. күз чыгару очраклары нефтьчеләр арасында моңа чаклы да булгалады. Ниндидер бер булдыксыз, мәгънәсез бораулау мастерының нефть скважинасын бораулаганда тиешле технологик режимны төгәл үтәмәве, скважинага төшерелгән колонна артындагы бушлыкны цементламавы аркасында Кислинка авылы янындагы барлык чишмәләрдән керосин тәме килә башлаган иде. Юынырга да, чәй эчәргә дә суны күрше авылдан машина белән ташып дүрт-биш ел азаплангач, халык туган-үскән җирен ташлап китәргә мәҗбүр булды.
Бөгелмә галимнәренең эзләнүләр алып бара торган тагын бер юнәлеше — катламны җылыту, ягъни битум катламына ут төртү. Шул рәвешчә катламда температура күтәрелергә тиеш, битум да скважина торбасы буенча өскә агарлык дәрәҗәдә сыегаерга мөмкин. Идея бар, яши. Галимнәр тәҗрибәләрен дәвам итәләр.
Өченче юнәлеш — забойга өстән кайнар һава һәм кислород кудыру. Бу ысул аеруча киң кулланыш тапты. Бөгелмә галимнәре, геология фәннәре кандидаты Роберт Фазлыев. техник фәннәр кандидаты Владимир Кондрашин, Казан авиация институты инженерлары белән берлектә, битум өчен борауланган скважина авызына көч ле авиадвигатель китереп урнаштырдылар. Бер баштан чак кына көйрәтеп җибәрелгән битум катламына әлеге куәтле двигатель ярдәмендә кайнар һава агымы һәм кислород кудыра башладылар. Нәтиҗәдә катламдагы температура биш алты йөз градусларга кадәр күтәрелә. Катламдагы бер кубометр җирдә унбиш-унсигез процентлар чамасы битум бар дип исәпләнелә. Бу инде бай ятмадан санала. Температу раны шул дәрәҗәгә күтәргәч, битум мәңгелек йокысыннан, ниһаять, уяна һәм сква жина тамагына таба ашыга. Шушы ысул белән 1979 елдан башлап, әлеге участоктан уналты мең өч йөз тонна чамасы битум чыгардылар инде. Димәк, битумны мәңге лек йокысыннан уятырга мөмкин! КПСС Үзәк Комитеты секретаре Егор Кузьмич
Лигачев безнең якларда булганда Бөгелмә галимнәренә нәкъ менә шушы җиңүләре, уңышлары ечен зур рәхмәт белдерде.
Киң тармаклы халык хуҗалыгының әлеге битум дигән хикмәтле чималга их тыяҗы елдан-ел. көннән көн үсә бара Әллә ни ерак киләчәккә күчермичә, бүгенге көн мәнфәгатьләреннән чыгып караганда да. битум ул — бер дигән ягулык, торбалар өчен яхшы изолятор, төзек юллар салу өчен, бер дигән асфальт. Шушыларны истә тотып, узган елны Леииногорскида нефть-газ чыгару буенча «Татнефтебитум» тәҗрибә идарәсе төзелде. Мордва-Карамалка битум ятмасында хәзер барлыгы йөздән артык скважина борауланды. Яңа оешкан идарә коллективы әнә шул скважиналарга хезмәт күрсәтә. Идарә начальнигы Николай Ефимов, баш инженер Михаил Потемкин, баш геолог Васил Хөсәенов белән берлектә битум промыселында мин берничә мәртәбә булдым, һәр килүдә бу яна һөнәргә үз өсләрендә зур җаваплылык сизеп һәм дәрт белән алынган яңадан яңа кешеләр белән таныштым. Скважиналарга хезмәт күрсәтүче Галия Гарифуллина биредә җиденче елын эшли. Аңа карап торуы үзенә бер ләззәт, уңганбикәнең кулы кулга йокмый. Аның тормыш иптәше Миңлебай Гарифуллин да биредә бораулаучы булып эшли икән. Ирле хатынлы Гарифуллин- нарның исемнәре промыселның Мактау тактасында. Мондый гаиләләр монда байтак. Мөдәррис Сафин — оператор, аның хатыны Сәгыйдә — лаборант.
— Бу гаиләне дә без бәйрәм саен я Мактау грамотасы, я кыйммәтле бүләк белән зурлап торабыз.— дип сөйләде промысел мөдире Миргазиян Шакиров. Ул үзе дә шушы яңа һөнәрнең энтузиасты. «Лениногорскнефть» промыселында яхшы гына эшләгән җиреннән, шәһәрдән җитмеш-сиксәи километрлар ераклыктагы битум промыселына җитәкче булып күчә. Промысел, гомумән, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаручы уңган-булган энтузиастлардан тора дисәм дә ялгышмам кебек. Хисамиев Тәлгать, Әхмәтов Минсалих. Сөнгатуллин Самат. Звонарев Михаил нәкъ менә шундый энтузиастлар. Мондый егетләрсез биредәге кыенлыкларны җи ңәрмен димә. Яңа өйгә генә күченсәң дә. беренче кышыңны мәшәкатьле кышлый сың: я тәрәзәңнән җил өрә. я ишегең ябылып бетми. Промыселда да шул ук хәл. Эшче куллар җитешми, техника искергән. Битумчылар тәэминатның начарлыгын нан бигрәк изаланалар. Чөнки яңа оешкан идарә, яңа промысел хәзергәчә үги бала сымаграк. «Татнефтебитум» идарәсе башта «Татнефть» берләшмәсенә буйсына иде. Бу берләшмәнең, мәгълүм ки. үз мәшәкатьләре дә — муеннан. Аның скважиналары, промыселлары хәзер Себерсә үк таралды. Шунлыктан ул яңа йөктән баш тартты. Әле оешу чоры гына кичергән «Татнефтебитум» бөтенләй ятим калды. Ятимлек — тәэминат өлешеннән коры калу, беркаян бер метр торба, бер тотам кабельсез калу дигән сүз. Башка вак төяк кирәк яракларны әйткән дә юк. Шактый гына вакыт этеп төртеп йөрткәннән соң «Татнефтебитум» идарәсен Мәскәүдәге «Нефтеотдача» ком плексы карамагына тапшырдылар. Мәсьәлә моның белән генә хәл ителсә иде' Бер метр торба, бер метр кабель табу яңа оешкан идарәдә бүген дә зур проблема. Хәл ителмәгән мәсьәләләрнең очына-кырыена чыгышлы түгел. Әйтик, гади бер эш көне өчен идарәгә кимендә төрле-төрле утыз бер машина кирәк. Идарәгә исә шәһәр автоколонналары тарафыннан нибары унбиш уналты машина бирелә. Уңган булган one ратор егетләрнең җир куеныннан зур тырышлыклар белән чыгарган битумын да куяр урын юк. Аны әлегә Шөгер битум заводына көннекен-көнгә дүрт «КамАЗ» белән ташып торалар. Нефтьүткәргеч салсалар, бик уңай буласы да... Аралары да әллә ни ерак түгел. Ләкин аның өчен торба табарга кирәк. Анысын каян аласың9 Асрамага алган малай хәлендә яшәп, әллә ни югары сикереп булмый. Югыйсә, әү вәл әүвәлдән акыллы агайлар авыр йөк тартучы атка солыны да күбрәк биргән нәр. «Татнефтебитум» идарәсе коллективы исә. алда торган зур кыенлыкларны җи ңә килеп, дәүләт планын айдан айга арттырып үтәп бара. 1986 елда алар 224 тонна битум чыгарырга дип күтәренке йөкләмә алганнар иде. Лениногорск битумчылары, үз сүзләрендә нык торып, узган елда 260 тонна чимал җитештерделәр
Битум чыгаруга алынган егетләрнең фидакарьлеге нәтиҗәсе бу. Промыселда кат кат булып, мин тик көн авышсынга. кояш батсынга гына йөрүче бер ялкауны да күр модем. Ләкин коры энтузиазм белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Йөккә, төп тәртәгә җигелгән атка солыны күбрәк бирә башларга вакыт. Республикабызда, кыен лыкларны, каршылыкларны җиңеп, индустриянең яңа төре — битум промышлен ноете туып килә. Аның киләчәге зур һәм өметле. Аңа кичекмәстән тиешле игьти барны юнәлтеп, хезмәт кешесенең эшкә булган дәртен дүрткуллап якларга кирәк'