Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА
14 майда Татарстан Язучылар союзының ачык партия җыелышы булды. Ул СССР Язучылар союзы идарәсенең 27- 28 апрель дә узган пленумы йомгаклары турында сой ләшүгә багышланган иде.
Пленумның эше. анда күтәрелгән мәсьәлә ләр турындагы доклад белән Татарстан Язу чылар союзы идарәсе председателе Туфан Миңнуллин чыкты.
Фикер алышуларда язучылар Г. Баширов, Җ Тәрҗеманов, Р. Мостафин, И Юзеен. Р Батулла. Р. Харис. А Шәрә фи. Р. Хафизова, Ж Дәрзаман, Л. Шакир- җанова һ. б. чыгыш ясады.
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
15 апрельдә Казанның Актерлар йортында Татарстан азучыларының узган елгы әдәби ел йомгакларына багышланган җые лышы булды. Анда әдәбиятның торле жанр лары буенча М Галиев (проза). Р. Гатауллин (поэзия), Ә. Мушинский (рус язучы лары иҗаты). Р Батулла (драматургия), Р Миңнуллин (балалар әдәбияты), К Миң лебаев (тәрҗемә), Р. Юнысов (очерк һәм публицистика), Ф Мусии (тәнкыйть) докладлары тыңланды.
Соңыннан фикер алышулар, әдәбияты бызның иң актуаль мәсьәләләрен колачла ган зур сейләшү булды.
ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕНДӘ
Апрель ахырында Украинада Совет әдә бияты коннәре булып узды. Күпмилләтле со вет әдәбияты вәкилләре арасында бу зур әдәби бәйрәмдә шагыйрь Р Файзуллин кат нашты. Киевта тантаналы ачу кичәсендә чы тыш ясады.
Әдәбиятны пропагандалау буенча Бетен союз Бюросы Советы члены буларак. Бюро ның шул коннарда узган пленумы эшендә катнашты Украинаның Чернигов алкәсе хезмәт ияләре белән очрашты.
УДМУРТ ЯЗУЧЫЛАРЫ БЕЗДӘ КУНАКТА
18—20 майда Удмурт язучылары Евгений Самсонов белән Александр Шкляев Балтач районында булдылар Алар районның •Дружба*, «Труд». Ленин исемендәге кол хоз членнары, шушы колхозларга кергән авыллардагы мәктәп укучылары белән очраштылар, удмурт әдәбияты, удмурт һәм татар әдәбиятларының дуслыгы турында сойләделәр, үз әсәрләрен укыдылар. Кунак ларны язучы Р. Кәрами озатып йорде
ГАЗИЗ ГОБӘИДУЛЛИН ЮБИЛЕЕ
Әэербайжан ССРның Югары һәм Урта махсус белем министрлыгының карары буенча Бакуда 19 майда татар совет язучы сы, тарих галиме Газиз Гобәйдуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган югары уку йортларының арадаш Фәнни сессиясе үткәрелде.
Фәнни сессияне Әэербайжан дәүләт у ни верситеты ректоры, академик Ф М Багир Заде ачты һәм алып барды. Сессиядә Мәс кәүдән Ш Ф. Мохәммәдъяров, Казаннан С. X. Алишев һәм Әзербайҗан галимнәре Г. Гобәйдуллинның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан докладлар белән чыктылар.
ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЫНА — БЕРЕНЧЕ ПРЕМИЯ
ГДРның Дрезден шәһәрендә яшь компози торларның квартет музыкасы буенча халыкара конкурсы үткәрелде. Анда Татарстан нан яшь композитор Рәшит Калимуллин да катнашкан иде. Әлеге конкурста безнең якташыбыз җиңеп чыкты — аңа Габдулла Тукай истәлегенә багышланган Кыллы квартеты ечен беренче премия бирелде.
БӨТЕНРОССИЯ СЕМИНАРЫНДА
23 марттан 3 апрельгә кадәр СССР Язу чыларының Пицунда иҗат йортында яшь очеркистларның Ботенроссия семинары булды Анда Татарстаннан журналист Хәм зә Бәдретдинов катнашты. Семинарда авторның «Казан утлары* ида басылган әсәрләре тикшерелде Яшь очеркнетның портрет очерк жанрында эш ләве билгеләп үтелде.