«ТАУЛАР» ЦИКЛЫННАН
Саумы, таулар!
Саумы, таулар!
Тәпи басмасам да сезне күреп, яшьтән үк сез йөрәктә инде!
Әллә ерак бабамнарның каны кыяларга береккән инде.
Саумы, таулар!
Озын сәфәр үтеп.
сәлам әйтәм Биекстанга!
(Минем дә бит үземә «станым» бар, гаҗәпләнмә шулай кушканга).
Саумы, таулар!
Сезгә ятмы, үзмедер мин, белмим, гашыйк булгач, шиктә юк гамем.
Күземә генә түгел, рухым өчен, үземә генә түгел, халкым өчен биеклекләр барлап килгәнмен.
Саумы, таулар!
— Сау-у-м-ы-ы...
Кабатлыйсыз?
Ишеткәнсез икән ләбаса!
Тау һәм Кеше биегәя бары, бер-берләрен әгәр аңласа.
Кайсын пигы итәгендә
Ватаныңа килеп, тауларыңда йөрим.
Үзең исән чакта соңладым
Бер юаныч: исемең йөрткән пикны үз күзләрем белән күрә алдым
Монда булып киткән зур шагыйрьләр
данлап язсалар да тауларны.
таулар җанын йөрткән халык рухын килгән-киткөн сәях аңлармы?
РАВИЛ ФӘИЗУЛЛИН (1943)— шагыйрь, татар һ.>м рус телллрсшһ басылган егер- MCI).»H артык шигырь китабы авторы Татарстан комсомолының М. Җллил исемен дгге. ТАССРның Г Тукай иссмсндггс Длүллт прсмиллгре лауреаты. РСФСРның атка .инган культура хелмлткгре. Калайда лши.
Таулар матур. Әмма кырыс та алар. Ташны тирең тишсә — син ашлы... Әйтә идең: тауларымның минем күләгәләре дә кояшлы!
Киртләч-киртләч икән тау очлары — гүя кардиограмма сурәте!
Ничек түздең икән, йөрәгеңә ишелгәндә халкың хәсрәте?
Синдәй ирләр барда, аз халык та ишле, бөек булып таныла.
Әйтелгән сүз, күкрәү-яшен булып, әверелә дөнья данына.
...«Ах! тау юклыклар » дип язган идем күптән инде — үсмер чагымда.
Гомер тавын төшеп кабатлыймын, таулар юк! дип, тагын, тагын да.
Казаннарга килеп чыга идең, күңелләргә шатлык өләшеп. Егет булып калдың күңелләрдә, бер символы булып көрәшнең.
Син бер ныклы тере күпере идең болгар иле белән балкарның. Җәрәхәтле таш та җанланадыр, канат тисә—синдәй Шонкарның!
...Кайсын пигы. Биек. Итәгендә яшь бөркетләр канатланалар.
Таулар биеклекне югалта алмый — алар күккә кадакланганнар!
Тау — шул ук җир...
Тау — шул ук җир. Тик аңарга башны чөеп карар җир. Тау — шул ук җир. Туарга да, күмелергә дә ярар җир.
Тау — шул ук җир Тик һәркемнең табанына ятмас җир.
Тау — шул ук җир. Биеклекне бер югалтсаң, тапмас җир.
Тау өстеннән йолдызлар да якын...
Тау өстеннән йолдызлар да якын, егылсаң да, кеше күзендә...
Таулар — гадел. Ни дип кычкырсаң да, кайтавазы кайта үзеңә.
Кара төн дә караңгылата алмый түбәдәге карлар аклыгын.
Биекләргә менеп кою кирәк җанны сарган тормыш ваклыгын!
Эльбруста исем турында уйлану
Ошхамахуа дип аиы адыгей халкы әйтә Грузинча Ял-буз булыр, Куска-мафь ул — чиркәстә. Осетиннарда — Ура-хох, балкарларда — Мәңге тау һәркайсы җирле халыкның тауны зурлап атавы Мәгънәләре бер диярлек — Олы тау, Мәңгелек тау, Изге тау. Бәхет тавы. Ничек кенә әйтмәсеннәр, бар шул әйтерлекләре — Туган җирләре символы, изге биеклекләре! Тауга якын бу илләрнең язмышлары да текә! һәрбер ташка халыкларның тарихлары береккән
Кемнәр генә үрелмәгән бу тауның ияренә!' Ышанып, биек тәхетнең үзенә тияренә
Аш-гамахо. стыр-хох Һәрбер исем изге лә! Ә менә ерак халыкның исеме калган үзендә: Эльбрус дип танылган ул Әль-борыс — фарсычасы
Белмим, ни дип атый аны бөркет — кошлар патшасы?
Биеклектә
Кыя—текә. Җилләр йолка Кузгала таш Кая басыйм?
Колакта өн менгәнсеңме — «Егылам!»...— дип.
ярдәм сорап кычкырма син!
Иң биек тау
Кояшларга якын түбәләр бар!
Кешеләр.
бәхетле җыр җырлый-җырлый, менеп-төшеп йөри алса — кечкенә үр дә
иң биек тау минем өчен
Ышаныч
Күп илләр бар күп җирләр бар, күп телләр бар Ә гомерләр — һәркемнең дә берәү генә! Җырым әйтсен: халык өчен җан аямый яшәүчеләр ирешсеннәр теләгенә!
Гөл-чәчәкле. алсу таңлы бу дөньяга туа кеше бәхет өчен, шатлык өчен. Ил язмышы кыл өстендә калса әгәр. Көрәшчеләр башын сала хаклык өчен
' Эльбрус Iавының түбә элеше няр сыман ике еркечле сырттан тора Автор
Җир йөзендә күпме ана бала бага, өметләнеп тыныч көнгә, якты көнгә! һәммә кеше шат яшәсен, бәхет җырын җырлый-җырлый туган җирдә, туган телдә!
Гел генә иман яңартып дөньяны каргаучыга
Борчылуда туган ышаныч
Кеше ник дип езз икән үзенең иң газиз кылын?
Безнең замана кешесе бик күп нәрсәгә ия... Бер җан башына фәләнчә шартлаткыч кына тия!
Шундый авыр йөк тагылгач, нишләсен мескен Адәм. Ышаныч-максат күрмәгәч, хәйраны. . була әрәм.
Әйтик, Европа илләрендә бала туу аз хәзер Аның каравы, ишәеп, ракеталар тора әзер.
Әкият булып яңгырамый хәзер «ахыр заманны.
Мифта түгел, чынлыкта шул бандиты, наркоманы ...
Нурланып туа һәр кеше. Була якты хыяллы!
Яши-яши күңеленә иблис кереп оялый.
Каян килә имансызлык? Вату-җимерү уе?
Шәхси яминннән — дәүләткәчә үзеңне өстен кую?
Нигә күп көч сала кеше һәлакәт уенына?
Нигә дип аркылы төшми чын афәтләр юлына — әмәл тапмый яман шешкә, вакытсыз картаюга? .
Ник карамый киләчәккә баласы күзе белән?
Кем ни алып китә ала туфракка үзе белән?
Кала барсы... һәр киткәннән — үзгә кала ил йөзе.
Ныгытып китә — я яхшылык, я яманлык нигезен.
Нигә таянып үсмибез хәкимнәр мирасына? Тарих битендә күбрәк иң әүвәл тиран чыга!.. Җиһангирлар, каләм алып, халык канына манып, язалар җиңү турында, рухланып һәм мактанып. Гел тукыгач, әйткәннәре — чынлыкка охшап китә, елъязма булып кала да байтак буынга җитә!
Дәһшәт булып, көч калыкса. Тынычлыкка бетә рәт... Аптырап һәм мәэюсләнеп, Акыл кала читтәрәк. Ни мәгънә ачышлардан, афәт китерер булса. Табигатьнең ямен көчләп, асылы — үтерү булса?
Сугыш юлы — билгеле юл — һәлакәткә туп-туры...
Күз нуры түгел икән шул радиация нуры!
Моңарчы Адәм шикләнмәгән һәр даим җиңәренә, хәзер үзе аптырашта матдә-атом җегәреннән.
«Дөнья — усал-фәлән ..»— диеп, кан елау яхшы түгел!
Бөтен искән җилләр дә бит гел генә каршы түгел.
Төп кыйблаң булмый торып, гел-гел иман яңартсаң,—
гаҗәп түгел, Язмыш ханым борыныңны канатса...
Иман ул үзгәрә алмый, иман ул — ныгый гына!
Дөньяны — кыйный! — димик, дөнья — сыный гына!
Гүя аткан угы кире үзенә гөшеп килә. Төзәтелмәс ялгышлары исенә төшеп килә. Тиккәмени күпме җаннар чаң сугалар айнырга! Ашкынып кораллануга каршы коралланырга!
Җир — уртак өй Бу яшәүнең белик кадерен генә...
Белик чикләр шартлылыгын җилләр кадәрле генә!
Кояш — Зәңгәр йомгагына, бәлки, карыйдыр көлеп, Җирдә тереклекнең мәңге бетмәячәген белеп.
Ә безгә дә белү кирәк алда ниләр буласын. Яңа туганнар иң әүвәл синнән-миннән сорасы
Бүген бездә — үзгәрештә, Яңарышта һәр күңел! Гасыр ахыры булса да, Заман ахыры түгел!
Яшәү бит үзе бер бәйрәм лә!
Тагын көннәр аяз! Кояш көлә!
Туган якка кайткан сыерчык!
Ничек моңа сөенмәскә кирәк — быел язга тагын сау чыктык!
Әти-әни исән. Ярым янда.
Сөйгән эшем — җанга бер дәва
Боекма! Елмай, көл!
Күңелең» яусын гел шифалы ләйсәннәр! Хыяллар күгеңдә җилфердәт әләмнәр! доньяда яшәүләр — аңлаган кешегә үзе бер бәйрәм лә!
Ихлас әйткән гадел сүзебездән яңа яхшылыклар ярала.
Дөньялар имин Хыяллар сау. Җыр туарлык муллык табында. Заманалар меңгә әйләнсә дә, фидакарьләр һәрчак табыла .
СИГЕЗ МОЛЛЫКЛАР
&
Вакыт өчен нәрсә Адәм гаме! һәр үзгәреш аңа — дөреслек! Гаҗәпмени Атлантида хәлен аңлый алмый икән Эверест.
Кайчак сыйпап сөйгән гөлләрең дә белми-тоймый синең шатлыкны . Кем ишетсен, галәмгә дип төбәл, җиң эченә әйткән хаклыкны.
Чормада
Ярыктан кергән дә шуып, әйләнә җил, тулгана җил!
Эх-ма!
Тузан белән бөтерелә!
Чөйдән салынып карал тора заманында ил алдында аю биеткән гармун
Яшәү ул — һәр күзәнәкнең иркен, рәхәт сулавы. Тәннең Кояш каршында көч тоеп уйнаклавы
Бәхет ул — һаман яшь калып, максатка ирешә алу
Рух бүлешер җандаш табып, сөенә-сөешә алу
Алма һәм корт
Орлыкка елышкан кортка алма әйләнгән йортка! Алма үзе, я яман корт чыгарга тиеш юкка...
Юк шул. Алма эленеп калды Дөрес, бозылган эчтән Корт та исән. Инде әнә бүтән алмага күчкән!
Җанын талкып, артык йөдәтмә син уйчан калган ялгыз кешене Җиңәр өчен күпләрне ул, бәлки, ялгызлыгы белән көчледер?..
ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР
Үз-үзеңне...
Үз-үзеңне кыйнау яхшы — мунчада чабынганда. Үз-үзеңне мактау ярый... Эшкә рухландырганда.
Тегермән урынында
Бер-ике учма арыш башы... Калган үлән — алабута.
...Зур ипи кыерчыгы күк җиргә батып, ташы ята.
«
Киштәләрдә арта китапларым. Маңгаемда — җыерчыкларым... Башта — чәчләр сирәкләнә бара Күңел дә зирәкләнә бара!
Каян чыга бу сугышлар?..
«Аек булпмы? Бар да аек түгел, җаный! «Юләр бул»мы? Бар да юләр түгел, җаный!
...Айный да тилерә, тилерә дә айный!
Кешелек үз хәлен юньләп аңлый алмый
Ашыгып әйтмә: «һай, гамьсез ул!»—дип. гел елмаеп йөргән кешегә.
Елмаюы битлек кенә булып, ут сулыйдыр, бәлки, эченнән...
Бер карт сүзе
Картайдым: өем тулды — җиһазны җиһаз тартты...
Баедым: ишек төбендә юлдашым — таяк артты!..
•
Олы шатлык килсә, сагаямын.
Китәчәге авыр буласы
«Алтын алма!» диеп үрелгәндә, карыйм аска: кая егыласын.
Рәхмәт!
Алда язмыш ни күрсәтер...
Үткәненә — мең рәхмәт!
...Моңарчы гел юлдаш булды Саулык белән Мәхәббәт!
«
Кош бит мин! Шуңа егылмыйм.
Имгәнми генә авам
Кеше шул мин. Күккә генә сыймаслык йөрәк ярам.
Вакыт үткәч, иясе киткәч..
Әй килә соң тапкыр сүзләр бәхәс тынгач!. Кайчак ачыграк дөнья — күзне йомгач Күпме сөю уты каба җанга яшьлек үткәч!. Күпме дан йөри артта—иясе киткәч!