Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮСЕШТӘ, ҮЗГӘРЕШТӘ

И. В. Г әрэев,
КПССның Зәй шәһәр комитеты беренче секретаре

айоныбыз тарихы бик ерак гасырларга барып тоташа. Урманы-суы да. иген игәр жире дә булган гүзәл табигатьле бу якларны кешеләр бик күптәннән үз иткәннәр. Биредәге жирләр әле Болгар дәүләте чорларында ук үзләштерелә. Казан ханлыгы чорларында исә шушы җирләр аша Нугай юлы уза, далаларда яшәгән күчмә халыклар белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләре алып барыла.
Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, хәзерге Зәй районы җирләренә яңа власть белән, сәүдәгәрләр һәм хәрби башлыклар белән, посад кешеләре һәм рус крестьяннары белән бергә православие дине дә килгән. Ул колониаль эксплуатациягә эләккән рус булмаган халыкны идеология ягыннан «эшкәртү». җирле халыкларны руслаштыру максаты белән христиан динен тарату хезмәтен үтәгән. Православие Россиягә кушылган халыкны патша хөкүмәтенә һәм хаким сыйныфка буйсындыру чарасы, коллыкка, кабалага төшерү чарасы булган.
Шәһәрләр төзү хөкүмәтнең иң мөһим чараларыннан берсе булган. Аларның күбесе крайдагы җирле халык өстеннән рус хакимлегенең хәрби пунктлары буларак төзелгән. Ә кайберләре Кырым һәм Нугай татарлары һөҗүменнән саклану өчен булдырылган. Зәй шәһәренә дә әнә шул чакларда, 1653—1656 елларда нигез салынган.
Ул Кама аръягының көнчыгышында, Иделдән башланып, Агыйделгә кадәр сузылган хәрби сак сызыгында крепость итеп торгызылган. Шундый крепостьларга «ышык ланып», Идел буе җирләренә рус кешеләре, «пашеннные люди», ягъни игенчеләр күченә башлый. Крепостной изүдән качып, крестьяннар агыла, патша хөкүмәте дәүләт чиген саклау өчен гаскәриләрне күчереп утырта. Иң яхшы җирләрне алпавытлар биләп алган. Аларга Үзәк Россиядән үз крепостнойларын бу якка китерергә рөх-сәт бирелгән Зәйгә күчеп килүчеләр казаклар дип аталып, күп кенә ташламалардан файдаланганнар.
1655 елда патша хөкүмәте, «мәңге яшәргә» дип, Смоленск һәм Полоцк шлях таларыннан хәрби әсирләрне Зәй ягына китерә.
1676 елда, башкортлар восстаниесе вакытында, шушы күчеп килгән әсирләр фет нәчеләрне бастыралар. Моның өчен аларга җирдән файдалануда ташламалар һәм өстенлекләр бирелә, ә Зәй бистә дип йөртелә башлый.
Гади халык исә патша властьларының җәбер-золымына түзә алмый, азатлык, ирек турында, җир турында хыялланып яши. 1773 елда Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы әнә шул хыялларны тормышка ашыруда якты өметләр уята.
Ул чорда Көнбатыш Кама аръягында төп административ үзәкләр булып Биләр һәм Зәй исәпләнә. Гасыр урталарына Зәйдә 512 хуҗалык һәм отставкага чыгарылган 932 күчереп утыртылган гаскәри була. Калкулык башына урнашкан крепость агач стена га'/1«н әйләндереп алынган. Анда манаралар һәм ату өчен тәрәзчекләр уелган. Баш күтәрүчеләр һөҗүм итеп килгәндә, Зәйдә мең кешелек гарнизон була, аңа капитаннар Мертвецов. Савинич һәм секунд-майор Лопатин җитәкчелек итә.
Зәй янындагы беренче бәрелеш крестьяннарның җиңелүе белән тәмамлана. Ләкин ул Зәйнең алынуын кичектереп тору гына булып чыга. Мннзәлә белән Зәй арасын дагы барлык авыллар баш күтәрүчеләргә кушылган. Пугачевчылар отрядлары Алек
Р
свндровка. Аксар, Югары Налим, Лэке, Сухареве һәм башка авылларда. Баш күтәрүчеләргә ясаклы татарлар старшинасы Нагайбәк Әсәнов һә% Чренкул Асеев җитәкчелек итә. Ә Зәйнең үзендә отставкадагы подпрапорщик Богтаи Буткевич хәрәкәт итә.
1774 елның 15 январенда баш күтәрүчеләр Зәйгә килеп керә. Гарнизон Нага, бөк Әсәнов һәм Аренкул Асеевка кушыла.
Крестьян сугышының нәрсә белән төгәлләнгәне һәркемгә мәгълүм — патша власте баш күтәрүчеләрдән канлы үч ала. Әмма халык аңында азатлык өчен көрәш уты сүнми дә, сүрелми дә.
Шул ут Бөек Октябрь революциясе елларында куәтле ялкын булып кабына, революция һәм Гражданнар сугышы елларында Татарстанның бу төбәгеннән күп батырлар үсеп чыкты. Коммунистик җыелма батальон политкомиссары. Зәй шәһәрендә совет властен урнаштыруда катнашучы, партия ячейкасын оештыручы И. Я. Горбунов — шулармын берсе. Зәй шәһәрендә совет власте 1918 елның 5 январенда урнаш тырыла. йөз егерме кешедән торган волость Советы, башкарма комитет, президиум сайлана. Президиумдагы алты кешенең дүртесе большевик һәм икесе сул эсер була.
1920 елда волостьта эсерларның «Кара бөркет» оешмасы әзерләгән «сәнәкчеләр фетнәсе» кабынып китә. Партиянең Зәй оешмасы һәм башкарма комитеты членнары, беренче комсомоллар, Брянск, Мәскәү, Петроградтан килгән продотряд һәм Минзәлә өязенең ВЧК отряды сугышчылары «сәнәкчеләр» кулыннан һәлак була.
Бөек Ватан сугышы башлангач, меңнәрчә зәйлеләр фронтларга китә, кулына корал тотып, ил сагына баса. Аларның 4 мең 380 е туган якларына кире әйләнеп кайта алмады, азатлык өчен сугыш кырларында ятып калды Тыл хезмәтчәннәре фронтка 3 миллион пот икмәк, меңнәрчә пот ит. 3 миллион литр сөт, бик күп күләмдә йон. бал, 400 баш ат бирә. Танк колоннасы төзүгә зәйлеләр 14 миллион 299 мең сум, самолетлар эскадрильясе төзүгә 3 миллион 500 мең сум акча җыялар. Сугышчан батырлыклары очен районыбыздан ике меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә, Зәй җирендә туып үскән Г. Ф. Ларионов һәм Н. Н. Май ков Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар.
Сугыштан соң районда авыл хуҗалыгы киң үсеш алды 1956 елда Европада иң зурлардан саналган Зәй ГРЭСы төзелә башлады, 1963 елның 20 январенда ул энергия бирә башлады. Аңа кирәкле җиһазларны Ленинград. Мәскәү. Харьков, Свердловск. Подольск, Казан шәһәрләре предприятеләре ясады. Зәй ГРЭСындагы җиһазлар, илдә беренче буларак, блоклап монтажланды һәм ягулыкның яңа төре — Оренбургта чыга торган күкертле газ кулланыла башлады.
Кама аръягындагы моңарчы күрелмәгән үсеш үзгәрешләр — КамАЗ һәм Түбән Кама нефтехимия предприятиеләре корылу — административ бүленештә дә үзгәрешләр тудырды. 1972 елның 1 ноябрендә РСФСР Верховный Советы Президиумы Указы белән элекке Чаллы районыннан мөстәкыйль Зәй районы бүленеп чыкты. Ә инде 1978 елның апрелендә РСФСР Верховный Советы Президиумы Указы белән район үзәге — Яңа Зәй эшчеләр поселогына Зәй шәһәре дигән исем бирелде. Шәһәребез 3745 гектар мәйдан били. Ул Зәй елгасы ярында урнашкан Район җире аша Зәйне Бөгелмә һәм Круглое Поле станцияләре белән тоташтыручы Куйбышев тимер юлы үтә. Аңа параллель салынган автомобиль юлы Әлмәт һәм Брежнев шәһәрләренә илтә.
Районда 55 800 кеше. Төп халык — татарлар — 59 процент, руслар 40 процент тәшкил итә.
Районда төп тармаклар — энергетика һәм машина төзелеше. Шәһәрнең иң зур промышленность предприятиесе итеп автоагрегатлар заводын саныйбыз. КамАЗның •кече туганы» дип йортелүче бу предприятие куәтле «КамАЗ» машиналары өчен идарә итү аппаратлары, май насослары, автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы машиналары өчен тәгәрмәчләр эшләп чыгара. Проектта каралган куәтендә эшли башлагач, ул елына 100 миллион сумлык продукция җитештерәчәк.
СССРның 50 еллыгы исемендәге Зәй ГРЭСы — коммунистик хезмәт предприя тиссе. Биредә елына 17 миллиард киловатт сәгатьтән артык электр энергиясе алы на. By — Татарстанда җитештерелә торган барлык электр энергиясенең яртысы дигән сүз.
Зәй шикәр заводы Идел буенда һәм республикабызда азык толек промышлен ноете предприятиеләренең иң эреләреннән санала. Ул елына 18 мең тонна шикәр комы җитештерә.
• Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең тимер бетон конструкцияләр заводы 5 миллион чамасы сумлык продукция җитештерә «Твтагронромстрой. берләш мәсенең тимер бетон заводы авыл хуҗалыгы төзелеше очен җыелма та мер бетон конструкцияләр бирә Аның да тулаем җитештерү чәнлеге 5 миллион сумнан арта.
Шәһәрдә «Сельстрой,, «Спецмонтаж, һәм 22 нче тезү монтаж идарәләре кебек эре төзелеш оешмалары эшли. Болардан тыш кондитер фабрикасы, икмәк заводы сөт заводы, леспромхоз, комбиазык заводы, ашлык кабул итү предприятиесе г.„ы .агын башка оешма -ар бар. А/шр барысы бергә елына 380 миллион сумлык продукция җитештерә.
Бездә хезмәте белән дан һәм хөрмәт казанган кешеләр яши һәм эшли Алар арасында Социалистик Хезмәт Герое М. Н Хөснетдинова. ивтоагрегатлар заводында слесарь-ремонтчы, «Почет Билгесе, ордены кавалеры Н. А. Бочкарев, сет комбинаты машинисты, II һәм III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры А. С. Лазарев, Зәй ГРЭСь машинисты. ТАССР Верховный Советы депутаты И. В Шишкин. 4 нче мәктәп укыту чысы, «Почет Билгесе, ордены кавалеры А И. Әхмәтова һәм башкалар бар.
Районда 117 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре булып, шуның 96,3 мең гектары — сөрү җирләре. 17 колхоз, 3 совхоз һәм мөгезле эре терлек үрчетә торган бер махсус хуҗалыгыбыз бар. Алар көче белән ел саен дәүләткә уртача 4.8 мең тонна ит, 30 мең тонна ашлык. 24 мең тонна сөт, 75 мең тонна шикәр чөгендере тапшырыла.
Авыл хуҗалыгы алдынгыларының тәҗрибәсен, фән казанышларын, интенсив тех нологияне куллану хезмәттә яңа уңышларга юл ача. Ә тәҗрибә уртаклашырдай, маяк булырдай кешеләр күп бездә. СССР Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССР Верховный Советы депутаты. XXI партсъезд исемендәге колхозның шикәр чөгендерен механикалаштырылган игү звеносы җитәкчесе Ф. Н. Миңлебаен, «Алга» колхозы ның баш белгече, Татарстанның атказанган агрономы Р Г Вәлиен, сыер савучылар А В. Тарышкина. Р. Н. Курская, 3. И. Богомазова. РАПО механизаторы, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Татарстанның атказанган механизаторы М. Ф. Вәлиев әнә шундыйлардан. Тукай исемендәге колхозны аеруча мактап телгә аласы килә. Хуҗалыкка 27 ел буена җирнең чын хуҗасы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры, КПССның XXVII съезды делегаты И. А. Сәгытдинов җитәкчелек итә. Соңгы елларда бу колхоз игенчеләре районда иң югары уңыш үстерәләр. Узган җәйдә, мәсәлән, һәр гектардан 31 әр центнер бөртек җыелды. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет Билгесе, орденнары кавалеры коммунист Н М. Моратов җитәкчелегендәге Кушъелга бригадасында исә уңыш 40 центнерга җитте. Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, Татарстанның атказанган механизаторы М. X. Гыйлфанов звеносы чын батырлык, осталык күрсәтеп эшли.
Шәһәрдә һәм районда 53 мәктәп, шул исәптән 21 урта, 12 сигезьеллык, бер интернат-мәктәп, бер ярдәмче мәктәп бар. Аларда 645 укытучы һәм тәрбияче эшли, шуларның кырыгы «Халык мәгарифе отличнигы». Шәһәрдә Брежнев автомеханика техникумы филиалы, ике профессиональ-техник училище эшли Алар промышленность предприятиеләре, төзелеш һәм сәүдә оешмалары өчен белгечләр һәм шулай ук авыл хуҗалыгында эшләү өчен механизаторлар әзерли. Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә һәм профессиональ техник училищеларда 8 мең укучы белем ала
Халыкка 4 больница. 31 фельдшерлык-акушерлык пункты, 12 сәламәтлек саклау пункты медицина ярдәме күрсәтә, ашыгыч ярдәм күрсәтү' станциясе эшли. Медицина работникларының унысына «Сәламәтлек саклау отличнигы», бишесенә «Татарстанның атказанган врачы, исемнәре бирелде, алтысы СССРның төрле орден һәм медальләре белән бүләкләнде.
• Октябрь» культура сарае, «Космос, кинотеатры, яшьләр дискоклубы, район культура йорты, 61 авыл клубы һәм культура йорты халыкка культура хезмәте күрсәтә, 62 кино җайланмасы эшли. Шәһәр һәм район китапханәләрендә 170 мең китап бар. 1985 елның маенда — Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 40 еллыгы алдын-нан — шәһәрдә тарих һәм төбәкне өйрәнү музее ачылды.
Без талантлы якташларыбыз белән бик горурланабыз. Язучылар Сөббух Рафиков, Аяз Гыйләҗев, Роберт Батуллин, шагыйрь Мөдәррис Әгьләмов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наил Дунаев Зәй җирендә туып үскән нәр.
Шәһәрдә һәм районда уналты меңнән артык физкультурачы 78 коллективка берләшкән. Алар карамагына күп санлы спорт заллары, стадионнар, шугалаклар, тирлар, ишкәкчеләр базасы, шахмат клублары бирелгән. Югары Багряж авылында туып-үскән татар егете Ф. П. Симашов чаңгы ярышлары буенча 15 тапкыр СССР чемпионы. 3 тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия уеннары чемпионы булды Хәзер районда ел саен Ф. Симашов призына чаңгыда узышу буенча республика ярышлары үткәрелә.
Районыбыз эшчәннәре КПССның XXVII съезды һәм Үзәк Комитетының аннан соңгы Пленумнары карарларын бик тырышып үтиләр, бөек борылышка зур күтәренкелек белән керештеләр.