Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЧЕК, ГАТА, БАРЫП ҖИТӘРБЕЗМЕ?..


"Шахмат белгечләре аның сирәк очрый торган галант булуына шикләнмиләр Өлкәннәр дәрәҗәсендә уйлавы, бигрәк тә эндшпильдә оста уйнавы белән ул күпләрне гаҗәпкә калдыра Безнең әле мондый яшь уенчыны донья күләмендәге бәйгегә чыгара алганыбыз юк иде <М Таль)
«Уенын күргәннәрнең фикеренчә. ул уникаль шахмат талантына ия» (А Суз- тин)
"Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, бу малай өлкән яшьтәге Ботвинникны хәтерләтә" (А Быховский)
Болар бар да Ленинградта яшәүче Гата Камский хакында әйтелгән «Советский спорт* газетасы аның турында Бу исемне хәтерләп калыгыз» дигән рубрика астында «XXI гасырда ул кем булыр икән’- — исемле мәкалә дә бастырып чыгарды
Күпне күргән журналистларны, данлы шахматчыларны ни белән гаҗәпкә калдыра соң әле Камский’
Иң әүвәл яше белән Уникесе тулуга яшьләр арасында СССР чемпионы булу ягъни, унсигезгә кадәргеләр арасында иң көчле булып танылу дөнья чемпионнарының иң яше Гарри Каспаровка да тәтемәгән
Нинди хикмәтле шартларда үсте икән мондый талант иясе’ Бу «өлкәннәр акылына ия- малай үзен ничегрәк тота икән’’ Нәсел-нәсәбе нинди аның’ шуның ише сораулар мине Нева буендагы калага дәште
Ленинградка килеп төшеп кунакханәгә урнашу белән М И Чигорин исемендәге шахмат клубы телефонын җыйдым Клубның директоры кырт кисте
Камский белән очрашу мөмкин түгел Иртәгә иртүк Балтик буена китеп бара ул
Зинһарлап сорагач. «Хәзер Камскийның тренерын дәшәм».— диде
Халыкара класслы мастер М. Цейтлин ситуацияне аңлатып бирде Майда Амстердамда уналты яшькә кадәрге шахматчыларның дөнья чемпионаты узачак икән СССР- дан берәү барасы Аның кемлеге Гата Камский белән Ригада яшәүче 14 яшьлек Алексей Широв арасындагы көрәштә хәл ителәчәк Очрашу Клайпедада үткәрелә
Әмма Марк Давидович та сөйләшүне үтә кырыс төгәлләде
— Телевидениедән арып кайтты иртә таңнан юлга чыга
Шулай да Камскийларның телефон номерын ала алдым
Трубкада хатын-кыз тавышы Аптырый төшеп (әтиле-уллы яшиләр дип язганнар иде бит) Рөстәм Камскийны сорыйм <Ул өйдә юк —диләр миңа — Хәер сабыр итегез •
Трубкада бала тавышы Гата, ахрысы Сүзне ул да кыска тотты «Әти эштә, безнең вакыт юк — юлга җыенабыз*
Өмет өзелде Иң гаҗәбе — берәүгә дә үпкәләрлек түгел Шундый мөһим очрашуга барырга торганда минуты да дөнья бәһасе буладыр шул Ә журналистлар Алар бу өйдән өзелмәячәк хәзер Вакыт та соң инде — сигез тулып килә Шулай да ятып калганчы атып кал дигәндәй номерымны әйтәм өлкән Камскийдан бер-ике сорауга телефон аша гына булса да җавап алал- маммы’
Вакыт төнге унга якынлашып килә иде инде Беренче битенә берничә генә сүз сырланган блокнотымны кире портфельгә салырга дип кенә торганда телефон шылтырады
— Сез Казаннан түгелме’
— Әйе
— Шулайдыр дип уйлаган идем аны' Хәзер безгә килә алмыйсызмы"*
Рөстәм Гатович мине үзләре янындагы метро станциясендә көтәчәген әйтте
Юлда Гатага нинди акыллы сораулар табарга дип баш ватам Журналистлык практикамда вундеркинд белән беренче очрашу бу
Урта .<• рлыктагы бүлмә икегә бүленгән Ишек ягында—ике урынлы карават Түр якта өстәл берничә урындык китап шкафы Уң стенада скрипка Гатаның фотолары. • Артек чемпионы дип язылган ал тасма
Кухня бишме-алтымы гаиләгә бер Теле фонны хатын-кыз алуның да сере ачылды — уртак икән ул
Без кергәндә Гата кухняда бәрәңге җылытып йөри иде
• Күчтәнәч *не тапшырам Рәшит Нәҗ- метдиновның «Сайланма партияләре» дигән китабы үзләрендә дә бар икән «Социа-
листик Татарстан-да «Советский спорт-тан күчереп басылган мәкаләне күрсәтәм Аның башы үзгәртелеп Тарихта бер Гата» дип тәрҗемә ителгәнен белгәч. малайның авызы колагына җитте1
Бәрәңге янына атланмай кура җиләге вареньесы килә.
— Ашарга ипи булса — канәгатьбез. артык тәм-том эзләмибез — ди Рөстәм — Гата тормышны булганынча белә Шатлыгы да кайгысы да уртак Моның өчен улым мине битәрләмәс дип уйлыйм
Менә алар аталы-уллы чемодан тутыралар Журналистлар язган «спартаннарча тормыш ның әти кешенең сак. җылы мөгамәләсе белән йомшартылуын искәртми булдыра алмыйм
— Гата витаминнарны табып китерче Гостиницада кияргә спорт формаң кирәк булыр бит. алыйкмы7
— Алыйк
— Тыңлыйм һәм буйсынам!
Гатаның йөзеннән елмаю китми Бәләкәй генә, ябык кына үзе
— Мәктәптә кыерсытмыйлармы соң’ Сигезенче класста инде шактый гәүдәле малайлар да була бит
— Әти хәтлеләре бар Юк кыерсытмыйлар
— Яраталар аны — дип сүзгә кушыла әтисе— Аннан, үзен яклый да белә әле ул Гимнастика бокс каратэ белән шөгыльлән- гәләдек Мәктәпкә йөри башлаган чакларда вак-төяк ЧП-лар була иде анысы
Унике яшьлек малайның сигезенче класста укуына гаҗәпләнгәнсездер инде Моның үзенә күрә тарихы бар
Малаен Рөстәм күкрәк баласы чагыннан ук берүзе тәрбияләп үстерә «Тату гына аерылыштык —дип көрсенгән сыман әйтеп куйды ул Яше тулганда да малайның теле ачылмавы аны бөтенләй куркуга сала Врачлар белән киңәшә һәм ныгытып шө-гыльләнә башлый
Рөстәм уенын-чынын бергә кушып сөй
— Мин улыма гувернер» булдым—ди
Әйбәт гувернер булып чыга ул1 Ике яше тулыр-тулмас Гата укырга өйрәнә Алты яшендә шактый катлаулы музыкаль әсәрләрне. нотага карап, яисә радио-телевиде- ниедән ишеткәнне хәтерләп, пианинода уйный башлый Баланы музыка дөньясына тизрәк кертү өчен Новокузнецкидан Ленинградка күчәләр Өч бүлмәле квартира шушы бүлмәгә алыштырыла Менә шунда «музыкант язмышы«ның аның белән кавышырга бик атлыгып тормавы ачыклана Дөрес, музыка белгечләре «Каян килгән мондый талант1» дип Шәүкәт Галиевчә әйтсәк, «шакката, тел шартлата» Әмма консерва-ториянең махсус мәктәбе ишекләрен ачарга ашыкмыйлар
Ә - каян килгән мондый талант» дигән сорауга килгәндә Рөстәмнең җавабы әзер Чишмә башы — Гатаның бабасы Күп уен коралларында сыздырып уйнаган ул
Музыка капусы ачылганны көтеп ятып булмый «Кыңгыраулы мәктәп еллары* якынлаша Башка күп әти-әниләрдән аермалы буларак Гатаның әтисе хәзерге мәктәпнең кимчелекле якларын да өйрәнеп өлгергән була һәр балага, кем әйтмешли. «уравниловка» күзлегеннән карау, яңага ом-тылышны үтерә торган уку күңелсез үгет- нәсихәт ялыктыргыч озынайтылган көн
— Кызгандым улымны «Утыр өйдә, укы' Билгеләрне үзем куярмын • — дидем
«Гувернер-лыкка укытучылык вазифалары өстәлә Бу «укытучы әтинең укыту ысулларын белсәләр мәгариф инспекторлары мөгаен, һуштан язарлар иде Кайбер математика дәресләре мәсәлән карта уйнаудан гыйбарәт була Әмма алар рәсми мәгарифчеләр, бәхеткә каршы Гатаны тәрбияләүнең ахыр нәтиҗәсен генә күрәләр Дүрт сәгать тоташ барган имтиханнан соң малайның мәктәптәге укуын өченче класстан башларга рөхсәт алына Әле өченче класста да Гата контроль эшләргә генә йөри Мәктәптә уку асылда, дүртенче класстан башлана
Шахмат күәсе дә малайга бабасыннан күчкән дияргә була Гатаны әтисе өйрәтә Ә анысы үзе абыйларыннан откан, Аларны исә әтиләре өйрәткән була
Гатага исем дә бабасыннан күчә Оренбург татар театрында эшләгән Гата һәм Фатиха Камскийлар оныгы ул
— Минем үземнең чама өченче разрядка гына тарта — ди Рөстәм — Ә Гата мине уйный башлау белән диярлек ота да башлады
Малай шахмат белән чын-чынлап дүртенче класска күчкәч — сигез яшендә мавыгып китә Камскийлар су коенырга, өстәл теннисы уйнарга Җиңү паркына йөри торган булалар Ә анда «шахмат җене кагылганнар җыела торган урын бар Әнә шул базар дагы ярсу дауларда шахмат комары иокгыра да инде Гата, шул һәвәскәрләрдән (арада мастерлыкка кандидатлар да була) -практик дәресләр ала Ә теория
— Сулдан һөҗүм ит1
— Уңнан ябырыл1
— Пешканы ку1 — теория әнә шул дәрәҗәдә була
Чын шахматка Артур Юсупов партияләреннән өйрәнәләр Гроссмейстер турнирларда уйнаганда матчлары барганда аның өчен уТ йоталар Юсуповча уйнап көчле генә шахматчыларны да җиңә башлый-лар Соңрак Нәҗметдиновның иҗат бакчасына» керәләр Аннан чират Каспаровка
«Өйрәнәләр- -җиңәләр- дип күплектә язуның хикмәтен аңлыйсыздыр Тренер булырга күәсе җитмәсә дә Гатаның әтисе оештыручы. рухландыручы җитәкче булып кала бирә Хәер янда бүтәне булмый да
Тәрбияче укытучы, тренер Бер кешегә болай да аз түгел бу Ә инде һәр тармак-та шаккаткыч нәтиҗәгә ирешелгәнен дә исәпкә алсаң, сорау туарга мөмкин «Үзе кайда укыды икән бу кеше7»
Академияләр тәтеми аңа Әти-әни тәрбиясен дә алып җиткермичә балалар йортына эләгә һөнәре — фотограф Үзенә ул талантлы әтисе белән талантлы малаен тоташтырып торучы гап-гади бау дип кенә карый
Хәер алкышлар тәмен дә татырга туры килә әле Рөстәмгә Орск шәһәренең пионерлар сарае драма түгәрәгенә йөргән чагы була А П Чеховның бер пьесасында Уйнап. үзешчән сәнгать смотрында уңыш каза
на Чираттагы турга Мәскәүгә җибәрүләрен сорап түгәрәк җитәкчесе Камскийларга килә Гата абзый ризалык бирми
— Гомерем буена артист йөген тарттым балаларымның бу юлда йөрүен теләмим — ди
Тормышлары җиңелдән булмый шул Театрдагы ике сменага өченчесе — өй-бакча мәшәкатьләре ялгана Акча кытлыгы гел сиздереп тора Балалар да. бәп-бәләкәй чакларыннан ук тормыш көтүнең ни икәнен белеп үсәләр
Юк. Рөстәмнең балачагы иптәшләренең берсенекенә дә охшамаган Я. әйтегез Африкада колонизаторларга каршы восстание күтәрү турында кайсыгызның хыялланганы бар’ Ә Ростам хыялланып кына калмый җыенып юлга чыга Бер тапкыр Оренбургтан икенчесендә хәтта Астрахань-нан тотып алып кайталар үзен
Я әйтегез тагын кемнең бала чакта ук
• Их гомер үтә кире кайтмаска үтә бит'-дип өзгәләнгәне бар’ Вакытны тыгызлау турындагы хыялын Гатаны тәрбияләгәндә тормышка ашыра Рөстәм Моның авырлыгы башлыча үз җилкәсенә төшә Акча табудан алып төймә тагуга кадәр бөтен мәшәкать — аның өстендә
Гатаны йокларга яткыргач. Рөстәм бер чемодан тотып килде Әти-әнисенең фоторәсемнәре документлары икән анда Берәм- берәм алып күрсәтә аңлатып бара Бервакыт Гата инде күптән йокларга тиешле Гата бабасының фотосын тотып килеп җит-мәсенме1 Ул анда икенче чемоданны актарып ята икән' Рөстәм фотоны алып ачуланып куып җибәрде үзен
Гата абзыйның хезмәт кенәгәсен тапмыйбыз гына бит Шулвакыт тагын кояш кебек балкып Кече Гата килеп җитте Кулында — кенәгә
Гата Сабиров I • Гата Камский аның театрдагы исеме) үзенең хезмәт юлын 1906 елның 1 маенда, малайлыкта башлан җибәргән икән 1918 елга кадәрге гомере приказчикчыкта үтә Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиядә хезмәт итә куль-тура хезмәткәре артист була Соңыннан төрче к луб һәм театрларда режиссер артист булып эшли Театр эшчәнлегенең төп өлеше Оренбург татар театрына туры килә Рокыя Кушловская, Фатыйма Камалова кебек сәхнә йолдызлары белән янәшә төп рольләр-дә уйнаган бу артистның исеме «Татар совет театры» дигән китапта (Казан 1975) зурлап телгә алына ■ Чик сакчылары - спектаклендә отряд башлыгы Хитров ролен УЙННрга ничек әзерләнүе турында исә Г Камский Коммунист- газетасында үзе язып чыккан (1938 20 апрель)
Ул арада Гата татар пластинкалары тартып чыгарды
Әп и истә леге - диде Ростам - Әни әтидән соңрак үлде безнең Ташкентта Ямансулаган чакларда тыңлыйбыз Илһам Шакиров Әлфия Афзаловаларның җырлавын яратабыз Яңа пластинкалар гына юк меня
Гатага гел әйтәм мин Үзең өчен генә тырышмыйсың синең уйнавыңны халкыбыз күзәтеп тора дим
Рөстәм әле сәгатенә әле телефон тавышы ишетелсен дип ачып куелган ишеккә карап ала Билет турында хәбәр итәргә тиешләр икән Менә ул күршеләрен борчымас өчен (вакыт соң) коридорга ук чыгып китте Йөзен стена ягына куеп яткан Гатабыз шул секундта ук гәүдәсен 180 градуска борды шуклык катыш кызыксыну ташып торган күзләрен миңа төбәде Безнең арада менә мондый сөйләшү булып алды
— Бүредән курыкмый идеңме’ Бәләкәй чакта’ — Түр стенага тешләрен ыржайтып торган башы-ние белән бүре тиресе эленгән Шул турыда әйтүем
— Юк Аны бит әтием аткан'
— Син ниндирәк бүләкләр яратасың’ Бу юлы тавыш алай көр чыкмады
— Ни бирсәләр шуны инде
— Даннан башың әйләнеп китмәсме’
— Алай булырга тиеш түгел — Гатаның йөзе беразга гына җитдиләнеп ала
Минем исә аны чәчләреннән сыйпап сөясем килә Тыелып калуыма әле дә үкенәм
Элек күз алдыма китергән вундеркинд сурәте өйгә килеп керү белән эреп юкка чыккан иде инде Менә хәзер дә Гатаның партияләрен уйнап карап аерым йөрешләргә үзе биргән акыллы-акыллы аңлатмаларны укыгач та 6v ике образ — мин күргән малай белән көчле генә мастерларны да куркуга салган ай үсәсен көн үскән Гата батыр — күңелемдә кушылмыйча икесе ике кеше булып саклана
Будильникның 5 кә төбәлгән угы калган сорауларымны онытырга мәҗбүр итә
һаман әле анык хәбәр ала алмаган Рөстәм бераз гына озата барды
— Поезд белән генә китик дигән идем дә Көн бозылып тора бит Килешмәделәр озак була диләр — М Цейтлин һәм Ленинградтан барачак тагын бер шахмат әһеле турында икән сүз Цейтлин да даими тренер итеп түгел, өч көн элек кенә шушы матчка гына билгеләнгән
Казанга кайтуга, хәбәр көтә башладым Широв көчле көндәш булса кирәк Яшьләр чемпионатында Гата бер генә партияне оттырган Шировка
Ниһаять Ленинградтан хат килеп төште Юл маҗараларын тасвирлаудан башлана ул Аэропортта бер тәүлек көн рәтләнгәнне көткәч Мәскәүгә — СССР яшьләр җыелма командасы өлкән тренеры матчны оешты ручы А. Быховскийга шалтыраталар Ул матчны Ригада үткәрергә тәкъдим итә Ленинградлылар ризалык бирәләр һәм икенче көнгә поездга билет алалар Кичкә исә бүтән төрле фәрман килә Клайпедага барырга югыйсә Камскийга җиңелү языла чак
Күтәренеп матч үтәчәк бүлмәгә килеп керүгә шахмат сәгате текелди башлый Гата оттыра Бер сүз дә әйтмичә кунакханәгә урнашырга китәләр Улын тынычландыра Рөстәм • Иртәгә партияне ничек булса да ничьяга төгәллә ә аннан уйнап күрсәтер-без'- ди Шулай булып чыга да Икенче партиядә — ничья аннан рәттән өч отыш' Соңгы алтынчы партияне уйнап тортның кирәге калмый
Нинди перспективалар көтә соң Гатаны* Моны аңлау өчен башта казанышларына күз тошерик
Ун яшьтә спорт мастерлыгына кандидат нормасын 15 очкога арттырып үти Унберг
тулгач яшьләр арасында • Спартак>ның бөтенсоюз беренчелегендә ота—10 мөмкинлектән 9.5 очко Узган ел азагында Эстониядә үткәрелгән шахмат фестивалендә катнаша һәм. 35 спорт мастерын артта калдырып беренче урынга чыга Быел Ленинград динамочылары җыелма командасы составында бу җәмгыятьнең бөтенсоюз беренчелегендә катнаша беренче тактада уйнап 9 мөмкинлектән 5.5 очко ала Биредә ул беренче мәр-тәбә гроссмейстерлар белән очраша Хәзер менә Ленинград беренчелеге бара, анда 18 мастер һәм гроссмейстер М Тайманов катнаша Гата беренче турда откан, шәһәр чемпионы, халыкара класслы мастер А Лукин белән очрашулары ничьяга төгәллән-
Г Камский феномены турында уйланган кеше аның киләчәк язмышын юрап караудан тыелып кала алмый Белгечләрнең фи- керенчә. бу язмыш бик-бик матур була ала
Огонек» журналында М Тайманов, мәсәлән. менә болай дип язды -Брюссельдә чыга торган Суар» газетасы шахмат экспертының менә бу фикере белән килешергә кирәктер, күрәсең Ике К (Каспаров белән Карпов) шахмат Олимпында бу меңъеллыкның азагына кадәр хакимлек итәрләр кебек тоела миңа» Шуннан соң бик кызыклы өстәмә бирелә, әгәр дә аларга өченче К — күптән түгел Советлар Союзының яшьләр чемпионатында сенсацион җиңү яулаган унике яшьлек Ленинград вундеркинды Гата Камский өстәлмәсә Мин үзем дә совет шахмат сөючеләренә бу исемне игътибарга алырга киңәш итәм Ышаныгыз. тиздән бөтен кешенең телендә булачак ул-
Безгә «Хуш, раска чыксын1» диясе генә кала Әмма реаль чынбарлык сызган графикның логика күрсәткән текә туры сызык белән тәңгәл килмәве дә мөмкин шул
Шахматта "гамбит» дигән нәрсә бар Тизрәк һөҗүмгә күчү өчен уен башында пешканы яисә берәр фигураны корбан итү дигән сүз бу
Камскийлар шәп башладылар Әмма корбан да бәләкәйләрдән түгел
Ленинград беренчелеге турында Рөстәм менә ни дип яза «Турнир бик авыр көн саен алтышар сәгать уйныйлар». Ә бу бит инде соңгы дүрт-биш айдагы алтынчы ярыш' Тагын бер-ике атнадан алар егерме яшькә кадәрге мастерларның сайлап алу турнирында катнашырга телиләр Ул бетеп, унөч көн үтүгә — дөнья чемпионаты Яшь организм моңа түзәрме’ һәм түзәргә кирәкме әле’ »
■Синең өчен иң кызыклы ял нәрсә’» дигән соравыма Гата урынына әтисе җавап бирде урам белән китап Әмма бу рәхәтләр аңа бик тәтеми икән шул
Мәктәп тә бар бит әле Вундеркинд хәзер — өчлегә укучылар рәтендә
Инде хатын төгәлләгәч числосын куйгач Рөстәм ничек кенә булса да Гатага егерме яшьлекләр турнирына эләгергә кирәклеген әйткән һәм өч өндәү билгесе тезгән Мин исә аңа бу турнирдан баш тартырга һәм. гомумән, турнирлар санын киметергә киңәш итеп яздым Аннан үзем үк икеләнеп калдым Читтән күзәтеп кенә, белгеч булмаган килеш мондый киңәшләр бирергә хакым бармы соң минем’
Тренерсыз интеккәндә турнирларда еш уйнау бәлкем осталыкны чарлауның бердәнбер чарасыдыр’ Рөстәм үз улының мөмкинлекләрен чамаламый булмас Бәләкәй чактан ук киеренке хезмәткә күнегеп үскән ләбаса ул «Тырышкан табар ■ дигән мәкальне инде укырга керергә әзерләнгәндә — вакланмалар белән кайнашкан чакта ук тормыш законы иткән бит алар
Алдагы дауларда ярдәмгә киләчәк тагын бер сыйфат тәрбияләнә Гатада катлаулы шартларда да тыныч калу, игътибарны туплый белү Каршы якның тренерлары кайчак ым-ишарәләр белән үз шәкертләренә әйтеп торудан да тайчанмыйлар икән Кайберләре тагын малайның күзенә карый — тынычлап уйлый алмасын янәсе Гата исә тактадагы позицияне генә күрә
Тик. бу игътибарлы-тыныч халәткә чумуның бер шарты бар Янда әтисе булу кирәк моның өчен Гатаның соклангыч уңышлар чоры да (соңгы ике ел) Рөстәм эшеннән чыгып торып, үзен тулаем улына багышлаган вакытка туры килә Тик менә акча дигәне генә
Бу җәһәттән шуны искәртеп үтәсе килә Илебезнең хәзер Г Каспаров кебек даһи шахматчы белән горурпана алуында менә мондый «нюанс, та чагылыш тапмады микән: Гата кебек чакта Гарри үзе — махсус стипендия ә тренеры белән әнисе хезмәт хакы алып торганнар
Талантларның йолдыз булып кабынып китә алмау очраклары сагайта Аларның берсе—якташыбыз Р Габдрахманов язмышы Яшьләр арасындагы СССР чемпионатында бик озак лидер булды ул Соңгы турда Баку малаена оттыруы гына (чемпионат Бакуда уза) Рафаэльне чемпион ме-даленнән мәхрүм итте (Г Каспаровка эләкте ул) Ә хәзер, ун ел узгач, бу ике спортчыны шахмат тактасының ике ягында күрү ихтималы да аз инде
Шулай да Камскийларның шахмат күгенә юл ярачакларына ышанам мин Набер Фонтанки. 110 йорт. 48 фатир»— бу адреска котлау хатлары явачак әле'
— Каспаровка да барып җитәрбез Ничек Гата, барып җитәрбезме Каспаровка’
Кече Камский баш кага.
— Аһа.