Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЧ ҖИТӘРЛЕК


лебезнең соңгы елларда алга куйган бурычлары берсеннән-берсе катлаулы. Партия промышленность һәм авыл хуҗалыгының да, тормыш-кенкурешнең дә кискен борылышын, кызу темплар белән үсешен мәҗбүри таләп дип белдерде Аңлашыла: инде дә көтәргә ярамый, болай да, йокымсырап, шактый форсатны ычкындырганбыз
Безнен завод коллективына килгәндә, башка завод-фабрикаларга караганда, үзгәртеп коруларны партия таләп иткән югарылыкта алып бару җиңелрәк булачак Чөнки без. әле ил күләмендә сүз кузгалганчы ук, моңа тотынган идек инде. Эшли торган цехларны яңартып кору өр-яңаларын булдыру заводның киләчәген ныклы нигезгә бастырачак иде КПСС Үзәк Комитетының 1985 елгы май Пленумыннан соң ук башланган бу эш безнең завод кешеләрен рухландырып җибәрде, күрсәткечләребез яхшырды. План үтәлеп кенә калмый, арттырып та үтәлә иде инде
Әмма төрдәш предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре җыела торган киңәшмәләрдә без үз хәлебезне ачыграк күрә башладык, шактый артта сөйрәлгәнебезне сизә килдек Моның бик объектив сәбәпләре дә бар завод Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан салынган. Ул Ярославль. Воронеж, Ефремов шәһәрләрендәге үрнәккә нигезләнеп көйләнгән. Заманында иң киң колачлы, техник-технологик яктан иң алдынгы предприятие булган Сугыш чорында һәм аннан соңгы бишьеллыкларда бу төр продукцияне бирүче бердәнбер чыганактан саналган
Без илгә синтетик каучукны мөмкин кадәр күбрәк бирү турында гына кайгыртып эшләп ятканда, өр-яңа фәнни-техник нигезгә көйләнгән башка завод һәм комбинатлар корыла башлады. Аларның технологиясе нефть һәм газ кебек арзанлы чималга җайланып эшләнде Безгә исә әле алтмышынчы елларда да азык-төлектән алына торган чимал кирәк иде
Җитди мәсьәлә туды заводны яки ябарга, яки Икенче юл хәтта күренми дә кебек иде. Ул чакта коллективлар фикере белән санашып торулар юк. Барысы да «өстән» күрсәтелә, без шул өйрәтмәләрне көтел утырырга мәҗбүр идек. Әмма безнең завод әле шул вакытта ук, җитмешенче еллар башында, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга җөрьәт итте. Үзгәртеп коруларны без шунда ук башлап җибәрдек. Сүз дә юк. ул үзгәртүләрнең максатын КПССның XXVII съезды һәм аннан соңгы документлары алга сөргән революцион олы максат белән үк чагыштырып булмый Шулай да без бу бөек башлангычка әзерлекле килдек дип әйтә алам һәм шул ук вакытта безгә кыен да. Завод коллективының тырышлыгы югары бәяләнде КПССның XXVII съезды көннәрендә заводка Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ә миңа, директор буларак. Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде Бу бит — бик зур ышаныч, аны аклау да җиңелләрдән түгел. Барыннан да бигрәк үзгәртүләр җәелдереп җибәрү, кешеләрнең фикерләвенә бәйле борылышка ирешүләр кыен булачак Хәтта җаваплы- лыкны тулысынча тою. үзгәртүләрнең кирәклеген аңлау гына да җитми — җиң сызганып эшләргә кирәк. Алда, катып калган ысулларга, еллар буе ияреп килүче кимчелекләргә каршы, оештыру эшләрен тамырдан үзгәртел кору өчен, кискен көрәш көтә.
И
Мин боларны якын киләчәктә, иртәгәдән башланырга тиешле эшләр рәтенә кертә» Әмма бүгенгесенә ирешү өчен дә коллективка шактый тырышырга туры килде бит — сынатмады Шул тәҗрибәгә таянып, кирәк чакта безнең завод эшкә тагын да гайрәтләнебрәк алыначак «Кирәк. Шунсыз булмый!» Әнә шул төшенчәләр — безнең төп этәргеч Мин аларны һәрчак ишетеп торам башта туган йортта, мәктәптә, институтта, аннары эштә, заводта, министрлыкта Башта, ихтыярсыздаи. аны-моны уйлап тормастан буйсынасың. Соңрак тирәннән аңлау килә «Кирәк'» дигән нәрсә алга баруыңны, үсүеңне тәэмин итүче серле көчкә әйләнә. Мин һөнәр сайлавымда да шул «кирәк»лекнең тәэсирен нык тойдым бугай Елга техникумына укырга китәргә җыенгач, әтием дә каршы төшмәде
— Бар алайса Капитан бул! — диде.
Үзе минем омтылышны хупламый Әллә каян күренеп тора. Аның, әлбәттә, мине үз яныннан, җир. икмәк тирәсеннән еракка җибәрәсе килми иде Шулай да кырт кисел, кирегә үгетләп маташмады.
Мин аның фикерен чамалый идем инде «Бел. улым, безнең нәселнең төп һөнәре— кулындагы эше Өмет тә. таяныч та шул безнең. » Минем исә кулга гына ышанып каласы килми, белем дә тупларга кызыгам Җиденче классны бетерүгә техникум турында хыялланыум шул теләгем нәтиҗәсе булгандыр инде
Аннан соң күп еллар узды. Инде үзем дә әти генә түгел, «бабай» булдым Барыбер әтием, аның зирәк киңәшләре сагындыра Үзлегеннән механика серләренә өйрәнеп, авылда Оста Зөфәр дигән даны чыккан кеше иде ул Герой исеме бирелгән көннәремдә аеруча юксындым мин аны Бүген дә бик кирәк булыр иде ул миңа Заводыбыз өр-яңа үсеш чорын кичерә Әтиемнең бер файдалы киңәше мең алтынга алыштыргысыз булыр иде дә бит
Үткәндәгеләрне уйлый башласаң, өлкәннәрнең урынлы күрсәтмәләрен тагын да зуррак бәялисең икән ул Мине 1965 елда директор итеп билгеләделәр Инде тәҗрибәм дә җигәрлек кебек Шулай да бөтен җаваплылык үз өстемә төшкәч, эшкә яңа гына тотынган кебек хис итә башладым Җыелышларда кешеләрне ихлас күңелдән сөйләштерә алмый интектем Югыйсә моңа кадәр мастер, смена җитәкчесе, завод парткомы секретаре булып эшләдем бит инде Ә менә коллективның активлыгына ирешә алмыйм гына бит! Нишләргә дип баш ватам, ник болаи бу?
Элекке җитәкчелеккә генә гаеп ташлыйсым килми. Бөтен кимчелекләрне заводның үткәненнән генә эзләү бөтен эш алымын ялгыш юлга кертеп җибәрергә мөмкин. Киресенчә, безнең завод бервакытта да начарлар исәбендә йөрмәде Мине директор итеп билгеләгәндә исә аның икенче яшьлеге башланып китте кебек Цехлар үзгәртелә, җиһазларның яңалары урнаштырыла иде. Кешеләрем генә, барысына битараф карап, үзәккә үтте Берсендә түзмәдем
— Сез ник авызыгызга су капкан кебек утырасыз соң? — дип. баш белгечләремә аерым мөрәҗәгать иттем
Кемдер
— Нигә? — дип. үзалдына сорап куйды. — Барыбыз өчен дә сез сөйлисез бит Каршы төшәргә ярамый Ни кушсагыз, шуны үтәрбез.
Аның сүзләренә бәйләнер урын юк Кешеләр шуңа өйрәтелгән иделәр инде. Мин үзем дә шундыйга әйләнгәнмен түгелме? Үзем кешеләр белән, чыннан да. ихлас күңелдән сөйләшәмме? Үзгәрешне, һичшиксез, үземнән башларга!
Миннән алда эшләгән директор — заводны Бөек Ватан сугышы елларында җитәкләгән кеше Аңа җиңелрәк булгандыр дияргә тел әйләнми Алтмышынчы елларның мәшәкате исә икенче төрле кыенлыкларга бәйле иде. Экономикада торгынлык Үзгәртеп корулар өчен «югары»дан рөхсәт кирәк Белгечләр тегеләй дә, болаи да иткәләп карыйлар, төрпе тәкьдимнәр белән дә күтәрелеп чыгалар, дәррәү хуплау булмагач, күп башлангычлар ярты юлда кала иде Әле хәзер дә. үзгәреш, кискен борылыш, тизләнеш кебек яңалыклар көн тәртибенең үзәгенә куелгач та. бик күп мәсьәләлЪрне иске эзеннән чыгару шактый кыен Әитик, хуҗалык җитәкчеләренә хезмәткә түләү өлкәсендә киң мөмкинлекләр бирелә Шул ук вакытта, әлеге мөмкинлектән файдалану юлында мең төрле киртәгә очрыйсың Җай эзләп, күпме вакыт әрәмгә китә Күп очракта, Мәскәүгә бармыйча хәл итә дә алмый каласың. Бусы әле хәзер шулай Ә теге чакта?!
Дөресен генә әйткәндә, без ул елларда экономиканың нечкәлекләренә төшенүне кирәксенми дә идек Җитештерү мөнәсәбәтләре шул дәрәҗәдә торгынлыкка килеп терәлгән иде ки, без инде аңа тәмам ияләнгән, ниндидер мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итү турында уйлый да белми башладык «Бәлки ул елларда белгечләрнең фикерләү дәрәҗәсе сай булгандыр?» — диярсез Юк, сугыштан соң хезмәт юлына баскан беренче буын белгечләрне омтылыш, якты хыял—теләсә кемне көнләштерерлек иде ynl Алар янында иңгә-иң торып Совет властен үз көчләре белән яулап алган, илне фашистлардан коткарган өлкән буын да эшли иде әле Шунлыктан без һәр адымыбыз
ның хаклыгына, һәр күрсәтмәнең изгелегенә тирәннән ышандык «Совет иленеке — димәк, бик яхшы!». «Куып тотабыз һәм узып китәбез!», «Бишьеллыкны — дүрт елда!». • Күбрәк, тизрәк, арырак!» кебек өндәмәләр безне, чыннан да. югары җитештерүчән эшкә рухландыра иде
1902 елда туган, завод салу эшен җитәклә! ән. соңыннан шунда директор булган коммунист Федор Васильевич Егоровның һәр адымы яшьләргә менә дигән үрнәк иде Революцион көрәш юлы узган, Татарстанның җаваплы эшләрен җитәкләгән кеше ул. Егерменче еллар коммунисты.
Заводның нигезен салуда ук катнашкан икенче фидакарь кешебез — Александр Кричевец. Ул 1916 елда ук, хәрби хезмәттә чакта, империалистик сугышка каршы пропаганда алып бара большевиклар партиясе сафына кабул ителә Безнең заводны салудагы каһарманлыгын искә алып, аңа радиоалгыч, велосипед, хәтта җиңел автомашина бүләк итәләр Чорына күрә гаҗәп зур бүләкләр болар ТАССРның 15 еллыгында Александр Кричевец Татарстан Үзәк Башкарма Комитетының Юбилей сессиясенә делегат итеп сайлана,
Заводта мондый ветераннар күп иде әле ул чакта Алар белән бер сафта хезмәт итү яшьләргә үзе бер бәхет булып тоела һәм ялкауланып ятарга һичничек тә юл калдырмый.
«Күбрәк булсын!» — ди-ди. ашыгып эшләгәндә, без. кызганычка каршы, хаталарны да байтак ычкындырганбыз. Илне индустрияләштерүне тизләтү өчен, мәсәлән, һичнинди исәбен-фәләнен алып тормастан, яңарту хакында уйламастан, күпме урманнарны кырганбыз. Аны завод-фабрикалар салуга гына түгел, валюта табу өчен чит илтә сатарга да бихисап кискәнбез. Профессор Лебедев ысулы белән синтетик каучук ясау да шуңа охшаш. Шул чакта ук каучукны нефть-химия чималыннан ясау алымы да билгеле иде бит Кызганычка каршы, безнең илдә андый чимал бирүче комбинат булмаган. Элекке Россиядән безгә нинди мирас калганлыгы мәгълүм — йөзләрчә аракы завод-
Мин үзем һәрчак «гайре табигый» хезмәт турында хыяллана идем Шул хыял мине техникумнан соң химия-технология институтына китерде Химиянең серле дөньясы «гайре табигый» булып тоела иде. Әмма институтны тәмамлап, әлеге заводыбызның ремонт-механика цехына мастер булып килгәч, бер мәлгә аптырый калдым Цехтагы барлык җиһазлар тәмам искереп беткән, һәм нәкъ шул, бер караганда, кара кайгыга салырга тиешле хәл безгә дан-шөһрәт китерде Без цехны өр-яңадан төзәтергә тотындык. бу башлангыч коллективны үзеннән-үзе бөтен заводның игътибар үзәгенә алып керде. Директорыбыз Михаил Поздняков хәтта кайбер участоклардагы эшне туктатып торырга, тулысынча реконструкцияләргә мөмкинлек тудырды. Ул елларда мондый тәвәккәллек бик сирәк җитәкчеләргә хас сыйфат иде Минем өчен, яңа гына эшкә тотынган яшь инженер өчен, моннан да шәбрәк мәйданны кайдан табар идең?1 Мине инде төзәтүләр генә түгел, заводның эш ысулы да борчый башлады Ни өчен без, ил азык- төлеккә шулкадәр мохтаҗ чакта, икмәк, бәрәңге, чөгендер спиртыннан файдаланабыз? Берничек тә бу бөлдергеч ысулдан котылып булмый микәнни? Китапларга, фәнни эзләнүләргә кереп чумуымны тоймый да калдым.
Ник? Ничек болай булды соң ул? Без хәзер, хезмәттә тизләнеш, үзгәреш таләп ителә торган яңарыш чорында бу сорауларга җавап табарга тиешбез Шул җәһәттән вузларда да үзгәртеп корулар көтелә. Миңа калса, үз эшен яратып, аны олылап башкаручы инженерның бәясе бервакытта да кимемәячәк Абруе төшкән инженер гаепне үзеннән эзләсә, мөгаен, нәтиҗәсе бик тиз сизелер иде Бәхеткә, эшли башлаган чорда заводның өлкәннәре безгә бик нык ярдәм итте Яшь белгечләрнең баш инженер раслаган махсус план белән эшләүче советы бар иде Белгечнең формалашуында, аның нигә сәләтле икәнен ачыклауда бу советларның роле бик мөһим иде Кызганычка каршы, соңгы вакытта бу роль кечерәеп калды кебек
Безнең заводта һәр хезмәткәрнең ниндирәк перспективаны күздә тотып иҗат итүе искә алына Әгәр ул политик һәм фәнни-техник яктан өлгергәнлеген раслый икән, үзе теләп, җаваплы эшкә куелырга мөмкин Андыйларның аерым исемлеге булдырыла һәм. кирәк чакта, күчерелә дә куела. Бүген заводтагы цех начальнигы һәм аннан да югарырак урыннарда эшләүче җитәкчеләрнең барысы да диярлек — коллективның күз алдын
Безгә химикларның яңа буыны, үз республикабызда әзерләнгәннәре килде Арадан Вениамин Григорьевны (ул соңыннан «Резинотехника» берләшмәсенең генераль директоры булды, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде), Рафаэль Абдрахманович Каргинны (хәзер ул — Казандагы көнкүреш химиясе заводы директоры). Олег Островны (озак еллар «Оргсинтез«ның баш инженеры булып эшләде) күрсәтергә мөмкин. Институттан инженерлык дипломын алып чыксак та. бу һөнәрнең чын осталары итеп безне завод тәрбияләде Без моңа бик шат идек, әмма күп тә үтмәде, инженерлыкның кыйммәте кими башлады
да үсеп, өлгереп җиткән хезмәткәрләр Минемчә, бездәге бу тәртип бүгенге көн таләпләренә бигрәк тә кулай.
Икенчедән, тизләнеш юнәлешендәге адымнарыбызны кызулату өчен без һәр кешенең эшкә уңай өлеш кертердәй тәкъдименә юлларны ачтык Фәнни-техник алга китү башкача була да алмый һәр яңа уйлап табу яки ачыш мөмкин кадәр тизрәк эштә дә кулланылырга тиеш. Узган бишьеллыкта без уйлап табучыларга карата булган шундый теләктәшлек мөнәсәбәте аркасында 20 миллион оттык
Заеод илленче еллар азагында башланган үзгәртеп коруларны җитмешенче елларда төгәлләүгә якынлашты. Әмма җитештереләчәк каучукның барыбер шактый кыйммәткә төшәчәге, сыйфатның да, хезмәт җитештерүчәнлегенең дә сизелерлек үсмәве билгеле иде. Чимал өчен әле һаман азык-төлек спиртының да байтак кулланылуыннан котыла алмадык. Дөрес, планнарыбыз үтәлә, әмма отышлырак эшләргә дә мөмкинлекләр барын тоеп тору коллективка тынгылык бирми иде
Монда инде үзгәртеп коруның нәкъ менә КПСС Үзәк Комитетында күтәрелгән чараларына таянырга туры килә. Төзелешендә, технология-фәләнеидә генә түгел, кешеләр аңында да. үзара мөнәсәбәтләрендә дә, хезмәткә караш-а да үзгәрергә'
Татарстан—Зур химия республикасы. Алдыңны-артыңны карамыйрак торсаң, хәзер үкчәңә басалар. Соңгы елларда киң колачлап иҗат итүче Түбән Кама нефтехимикларын әйткән дә юк. «Тасма» производство берләшмәсе дә. Менделеевскидагы завод та, башкалар да, төг. җиһазларын яңартып, кызу адымнар белән алга киттеләр Кадрлар мәсьәләсе тагын да четерекләнеп калды. Бу хәлләрнең барысы да, партия өйрәткәнчә киңлеккә түгел, тирәнлеккә йөз тотканда гына хезмәтне иитенсификацияләү бәрабәренә генә чишелергә мөмкин. Моңа ирешү өчен без бөтен коллективны уйландырырга, Һәркемнең гомуми эш өчен янып-көеп иҗат итүен булдырырга тиешбез Димәк, заводның яхшы һәм яман яклары барысы да коллективка ап-ачык күренеп торачак. Элек болан түгел иде. Күп нәрсәне матур сүз белән каплабрак калдырырга тырыштык Мии директорлыгымның беренче елларында бик пассив үтә торган киңәшмәләрнең дә хикмәтенә хәзер генә тешенәм кебек Үзем ачылып бетмәгәнмен икән бит Ачыктаи-ачык сөйләшү берьяклы гына була аламыни?! Кешеләргә дөресен әйтеп бирү кирәк, уңышны да күреп торсыннар, җитенкерәмәгән яклардан да хәбәрдар булсыннар
Җиңел промышленность предприятиеләреннән аермалы буларак, безнең эштә заказчының таләпләрен «өйрәнү» бик хикмәтле, чөнки безнең төп заказчының шәхси йөзен күрү мөмкин түгел. Ул — фәнни-техник прогресс Өзлексез үсеп, үзгәреп тора ул. Эш дәвамында исә безгә ун меңнәрчә оешмалар, предприятиеләр белән элемтәгә керергә туры килә. Хәзер, шөкер, бу мөнәсәбәтләргә кагылышлы барлык килешү-план- нарыбыз да тулысынча үтәлеп бара Хуҗалык кешеләре моның ни икәнен яхшы аңлый Бары тик кнлешү-планнарын төгәл үтәгәндә генә без экономик мөстәкыйльлеккә ирешә алабыз һәм алдагы бурычларны җиңүгә ышаныч белән карыйбыз
Эштә сизелерлек алга китүне тәэмин итү өчен, без планлаштырудагы һәм производство үсешен экономик стимуллаштырудагы кимчелекләребезне бетерергә алындык Хуҗалыктагы механизмны җайга салуда, хуҗалык исәбендәге мөнәсәбәтләрне ачыклауда бөтен ресурсларның төгәл хисабын булдыру зур роль уйнады. Исәп-хисаплар һәр цехта, һәр бүлекчәдә ясалды Моның белән без үзкыйммәтнең төшүенә ирештек Әмма сыйфат ягы аксый иде әле. техник яктан алга китү дә әллә ни сизелмәде Болары бездән төрледән-төрле техник-оешгыру чаралары үткәрүне, фән яңалыкларын кыю үз» ләштерә баруны, технологиядә һәм чимал мәсьәләсендә үзгәрешләр кертүне таләп итә иде. Бу — нигездә, комплекслы төстә һәм өзлексез алып барылырга тиешле эш Моңа бары тик ныклы дисциплина, максатлар берлеге, гомуми омтылыш белән генә ирешеп була. Соңгы тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә безгә СССРның һәм ВЦСПСның Дәүләт стандарты Дипломы бирелде Ул диплом төрдәш предприятиеләр арасында сыйфат ягыннан иң күркәм җиңүләр өчен генә тапшырыла. Еллар буе көтел алынган бу җиңүдән соң завод кешеләренең ничек сөенгәнен белсәгез иде'
Мондый адымнар кешеләрнең күңелен күтәрә, ә күңеле күтәренке хезмәткәр белән нинди эшне дә башкарырга була. Җиңүләрдә аның да өлеше барын күрсәтел бирергә генә онытма!
Берсендә кызыклы тәҗрибә үткәрдек Яңа төр каучук чыгаруны үзләштерергә тиеш идек Эшне тизләтүдә төсле телевизор ярдәм итте. Ничек дисезме’ Эшчеләргә ике төрл.- телевизор карарга тәкъдим ясалды. Берсе шәп күрсәтә, икенчесе — тонык Белгечебе
— Шәп күрсәтә торган телевизорда,—дип аңлатып бирде,—герметизация материалы итеп без ясарга тиешле яңа төр каучук файдаланылган
Тәэсире искиткеч шәп булды Соңгы вакытта кешеләргә уңай йогынты ясардай чаралардан отышлы файдалана башладык без. Бригада подряды да кызыклы яңалык булды дияргә мөмкин Хәзер бу ысул планлаштыру системасын түләү тәртибен, социалистик ярышлар алымын да үзгәртел коруны таләп итә Аның тәрбияви әһәмияте дә
бик зур. кешеләрдә коллективизм рухы, җаваплылык тою артты. Бу ысул белән эшләүчеләр арасында хезмәттә катнашу коэффициенты тирәсендә бәхәсләр булып алды. Дөрес. бәхәсле яклары бар аның. Әмма без бригадаларның хезмәт хакын «тигезләү» юлына баса алмыйбыз. Шулай да уйланасы нәрсәләр күп әле. Бригада подрядында эшләсә дә, ялкауланып йөрүчеләр җитәрлек. Ул үзенең уртача хезмәт хакын алачагына ышанган. Ялкаулыгын каплар өчен «Миңа артыгы кирәкми лә!» — дигән була ул. Бригаданың бик тырыш эшчесе дә аннан әллә ни артык ала алмый, аерма 20-30 сум чамасы гына. Бу хәлнең яхшы эшчегә дә кире йогынты ясавы ихтимал. Шуңа күрә бригада подрядында эшләүче тырыш кешеләрне башка яктан да хупларга тиеш булабыз. Эзләнергә, уйланырга кирәк.
Менә шулай. Мин үземнең беренче эшли башлаган цехымдагы төзәтү, үзгәртеп коруларга кереп чумган идем, бүгенге зур борылыш агымына килеп җиткәнемне сизми дә калдым кебек. Цехлар да яңартылды, юыну бүлмәләре, ял итү мәйданнары, вахта автобуслары булдырылды. Хәзер ярдәмчел авыл хуҗалыгы бүлекчәбез дә бар. Монысы эшчеләрне ит, сөт, май кебек ризыклар белән сыйларга ярап куйды. Саиаторий-про- филакториебыз, Идел буенда һәм Мәскәү янында ял итү урыннарыбыз бар. Заводта көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты ачтык. Янында гына кибет, аптека. «Союзпечать» бүлекчәсе, саклык кассасы, элемтә бүлеге эшли. Балалар учреждениеләре, тулай тораклар. квартиралар белән тәэмин итү дә, акрынлап булса да. хәл ителеп килә. Барысы да кешеләребез хакына, ил өчен башкарыла. Мин ышанам безнең коллектив моңа бик шат һәм ул алга куелган барлык бурычларны уңышлы башкарып чыгарга үзендә көч табачак.