ХИКӘЯ АВТОРЫНА АЧЫК ХАТ
Шәмсия сеңелем!
Бөтенләй таныш булмаган килеш, «син» дип дәшүем ечен хәтерең калмасын. Күп еллар редакцияләрдә эшләү дәвереннән гадәтемә кереп калган әдәби иҗат юлына аяк баскан яшь каләмдәшләремә башкача дәшә алмыйм
Мин синең «Мәхәббәт бизмәне» исемле хикәяңне кулъязма нөсхәсеннән, журналга бастыру өчен редакцияләнгән хәлендә укып чыктым
Заманында барыбыз да кичергән халәт инде күңелеңдә тәмам әзер дип санаган бер-бер әсәреңне язарга утырдыңмы, әллә артык дулкынланудан, әллә тәҗрибә җитмәүдән, каләмең бозга баскан бозау кебек тая башлый, тел очында торган фикереңне җыеп әйтә алмыйча гаҗиз буласың Әмма бу — узгынчы халәт кенә Җөмлә төзелеше, стилистика, сүзләрнең дөрес кулланылышы — барысы да теләгең булганда, тиз арада үз урынына утыра. Ләкин әдәби әсәр язу өчен дөрес төзелгән шома җөмлә генә җитәме соң?
Кайда Гына җае чыкмасын, мин әнә шул сорауга ачыклык кертергә тырышам Чөнки язучының төп хезмәт коралы — образлы әдәби тел. Басым ясал әйтәм образлы.
Әйтик. Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повестенда «диңгез көлә», «акчарлаклар үксеп елый», балыкчылар яши торган иске барак «хәлдән таеп җиргә яткан арык сыер кебек» М Горький әсәрләрендә ташлар гыйбадәт кыла, агачлар хәрәкәт итә. тау елгалары тылсымлы әкият сөйли Гомәр ага Бәшировиың .Туган ягым—яшел бишек» әсәре исә бу яктан яшьләр өчен чын мәгънәсендә дәреслек хезмәтен үти алыр иде
Образлы сөйләм бер укуга хәтереңә сеңеп, күз алдыңда уелып кала Болар кызык ясау өчен кертелгән бизәкләр генә түгел, әлбәттә Язучы бар табигатьне, бөтен материаль дөньяны җанлы итеп күрә, образлы әдәби тел аша шуны укучы күнеленә ирештерә
Әгәр «ходайдан бирелгән» әнә шул сәләт юк икән — бетте, вәссәлам, әдәби иҗат тирәсеннән ерак йөрүең, үзеңә башка шөгыль сайлавың хәер
Куанычыма каршы, синең хикәяңдә очраттым мин андый шигъри бизәкләрне Әйтик « иксез-чиксез зәңгәрлекнең бер почмагында, чәч бөдрәләре кебек, өрфия болытлар бөдрәләнеп тора» Әйбәт! Чәч бөдрәләре кебек өрфия болытлар! Әмма «чиксез зәңгәрлекнең почмагы» шиклерәк Бәлки, «почмагы» түгел, «чите»дер?
Күңелгә рәхәт булып ишетелгән тагын бер деталь «Иртән күзне ачып җибәрәсең. бүлмә синең белән тулган була »
Тексттан аерып алганда, сәер кебек Ә карасаң, егет, ген йокламыйча, сөйгән кызының фотоларын ясый икән
Кемгә ничектер, мине чын-чыннан дулкынландырды бу деталь Әһә. өмет бар бу кызыйда дигән нәтиҗәгә килдем
Әдәби тел мәсьәләсенә, бәлки, артыграк әһәмият бирәмдер Ләкин бу — минем теңкәмә тигән, редакциядә эшләгән чактан ук тәмам үзәгемә үткән мәсьәлә Күпме генә сөйләмә, төссез, иссез, хиссез шоп-шома җөмләләр белән язылган әйберләр бербер артлы дөньяга чыгыл тора, Алар халыкның зәвыгын боза, безнең өчен бик изге, бик кадерле булган темаларны юкка чыгара, әйтик, һәлак булган корбаннар истәлеген мәсхәрәли Шуңа рәнҗим Кызым, сиңа әйтәм. киленем, син тыңла, дигәндәй, әдәбиятка омтылучы башка яшьләрнең дә колагына чалынмасмы, дип тәкърарлавым бу фикеремне
Болардан тыш. миңа синең хикәяңнең сюжеты ошады
Сюжет дигәнебезне хикәяләү тәртибе һәм алымы дип карасак, синең хикәяң, Шәмсия сеңелем, ул яктан шактый үзенчәлекле Гөлия үз ире турында бөтенләй чит хатын авызыннан ишетә Сюжетны шул рәвешле кору хикәяне бермә-бер мавыктыргыч иткән Ничек кенә булмасын, бу әсәрең укучы күңеленә хуш килер дип уйлыйм Болай уйларга тагын бер нигез — хикәянең төп темасы Мәхәббәт — мәңгелек тема, ул — тереклек чыганагы, тормыш дәвамы
Ләкин шунысын да әйтик, минем бурыч хикәянең уңай якларын күрсәтү белән генә чикләнми Редакция «Остаханә» рубрикасын ачканда, яшьләргә аларның җитешмәгән якларын да күрсәтүне, ягъни бераз сабак бирүне дә максат итеп куйган Берәү дә хатадан хали түгел һәм менә синең хикәяңдә дә. дөресен әитик кимчелекләр бар әле
Аеруча күзгә ташланганы — синдә логика җитенкерәми, геройларың күп очракта артык дуамал, хәрәкәтләре, үз-үзләрен тотышлары берничек тә нигезләнми, тормыш дөреслегенә туры килеп бетми
Әитик. Шәрига, сафта янәшә туры килгәч, «тәмәкече» егетне өнәми Хәтта үл аны кыйнап ташларга әзер Ләкин кипми калган көннәрдә юксына, сагына башлый
Нишләп әле? Ни сәбәпле?
Дөрес, мәхәббәт хисләреннән ниндидер логика эзләү һич тә дөрес булмас иде. ҺЬтчек дигән әле шагыйрь? «Булмый яшьлек хисләренең күзе дә. колагы да »
Шәп әйтелгән. Дөрес әйтелгән. Ләкин бит авторның күзе дә, колагы да бар. Ул үзе әйткәнне үзе ишетергә, геройларның нишләгәнен, кая бакканын күреп торырга тиеш. Кыскасы, әдәби әсәрнең ныклы эчке логикасы, вакыйгаларның сәбәбе һәм нәтиҗәсе булу зарури гына түгел, мәҗбүри һәр хәрәкәт өчен ниндидер сәбәп, күңелдәге һәр хисси үзгәреш өчен этәргеч кирәк.
Нәрсәне юксына башлады соң әле Шәрига? Тәмәке исенме? Юкса бит ул Әхсәнгә күтәрелеп тә карамаган иде. Ул аны соңыннан, юксына башлагач кына күрде, килеш- кыяфәтенә дә шактый соң игътибар итте Менә бусы инде логика киртәсенә һич тә сыймый Гап-гади әйткәндә, ышандырмый.
Саный китсәң, очы очка ялганмый торган урыннар хикәядә шактый күп.
Елга буенда Шәригане күргәч, Гөлия нәрсә ди? «Ханым миңа таныш түгел иде. Бер күргән кешенең йөз чалымнарын оныта торган гадәтем юк минем»
Ә соңыннан, хикәя ахырында? «Әйе-әйе* Шәриганең йөз чалымнарын кайдадыр күргәнем бар бугай дип ялгышмаганмын.„в Я, кайда биредә авторның күзе, колагы? Кайда логика?
Гаилә альбомында рәсеме булган ханымны ничек ул башта ук танымый? Танымаса. бәлки, төсмерләр иде.
Ул гына да түгел. Ниндидер ят ханым аның ире турында, үз исеме белән «Әхсән» дип сөйли. Хәтта төсен-кыяфәтен тасвирлап бирә. Ә тегесе?. Гөлиянең күңелендә ник бер шөбһә тусын* Менә сиңа торҗәгун* Бусы инде. Шәмсия сеңелем, бөтенләй адәм ышанмаслык уйдырмага әверелә түгелме соң?
Менә тагын шундый бер гыйбрәтле мисал. Атаклы язучылардан кем әйткән әле? «Пәрдә ачылганда стенада мылтык эленеп тора икән, ахырда ул, һичшиксез, атарга тиеш...»
Синең хикәядә дә бар андый мылтык. Берәү генә түгел, хәтта икәү—Һәнүзә белән Рәбига. Алар икесе дә Әхсәнгә күз атып йөриләр. Ләкин Әхсән аларга игътибар итми, чокыр төбеннән Рәбиганы түгел. Шәригане күтәреп менә (уңышлы деталь*). Әһә. мылтык корылды. Бу кызларның Шәригадән көнләшергә, үчләшергә сылтаулары бар һәм логика шуны таләп итә. Юкса, нигә кирәк алар бу хикәягә?
Әмма шундый уңышлы корылган мылтык атылмый калды. Авторга кирәк булгач, әллә каян гына, һичбер әэерлексез-нисеэ ниндидер шәүлә килеп керде Геройларның бөтен язмышын җимереп ташлаган «авылдаш кыз», «азгын кыз» дигәнебез биредә әнә шундый бер кара шәүлә генә булып кала. Аның төсе-кыяфәте дә. характеры да юк Инде әзерләнеп беткән Рәбига белән Һәнүзә барында, аны китереп кертү янәдән әдәби әсәр логикасына сыймый. Андый очраклы хәлләр психологик пландагы әсәрне беркайчан да көчәйтми. Ә бит Шәрига белән Гөлиянең очрашуы шулай ук ясалма, шулай ук очраклы вакыйга.
Бәя бирү, фикер әйтү максаты белән әсәр укыганда, һәрвакыт башыма шундый уй килә бу хикәяне мин язсам, ничегрәк эшләр идем'
Менә синең хикәяңне укыгач та күңелдә шундыйрак вәсвәсә
Ничек эшләр идем?
Ихтимал, болайрак.
Гөлия Әхсән белән начар яши (монысына басым ясап әйтер идем). Менә бүген дә ачуланышканнар Зират яныннан узганда, уйланулар да шуңа бәйләнергә тиеш Гөлия белән Шәриганең очрашуы очраклы түгел. Шәрига кайчандыр аны Әхсән белән күргән. Ә машинада Әхсәннең үз авызыннан рәтле яшәмәүләре турында ишеткән Су буенда очраткач. Әхсән турында сөйләве дә юкка түгел Гөлиядә матур хисләр уяту нияте белән сөйли. Ләкин үз исемен телгә алмый Иптәш кызларым аны Саша дип йөртәләр идө дисә?. Ә иң соңыннан, аерылып киткәндә, бәлки: «Чын исеме Әхсән иде аның».— дип әйтеп куйса...
Әлбәттә, болар — минем хыялда туган нәрсәләр генә. Мәхәббәт бизмәне булмаган кебек, биредә дә бизмән юк. Әмма әдәби иҗатның үз закончалыгы, һәр әсәрнең үз логикасы бар.
Күзгә күренеп торган әнә шундый кимчелекләре булгач, хикәяне журналга бастырып, халык хөкеменә тапшыру дөрес булганмы соң?
Минемчә, бик дөрес. Тулаем алганда, бөтен кимчелекләренә карамастан, яшь язучы өчен бу — шактый уңышлы хикәя.
Ә инде киләчәк иҗатың өчен мөмкинлекләрең бар. Хәерле юл телим сиңа. Шәмсия сеңелем*