Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАНДАЛЫИ МИРАСЫН БАРЛАУ ЮЛЫНДА


ыел классик әдибебез Габделҗәббар Кандалыйның тууына 190 ел тула. Шушы уңайдан редакция берничә сорау белән тарих фәннәре докторы, профессор Миркасыйм Госмановка мөрәҗәгать итте.
Сорау
— Мәгълүм булганча, шагыйрьнең мирасы әлегә төгәл барланмаган. Бу юнәлештә нинди табышлар һәм, әйтергә яраса, нинди ачышлар бар?
Җавап:
— Әйе, Кандалыйның бай мирасын моңарчы төгәл белмәгән кебек, без әле бу гаҗәеп һәм олы иҗатның әһәмиятен дә җитәрлек дәрәҗәдә аңламаган икәнбез. Фикерем ачыграк булсын өчен сорауда куелган мәсьәләне икегә бүлеп карыйк Иң элек күләм һәм табышлар хакында Моңарчы гыйльми җәмәгатьчелеккә шагыйрьнең әсәрләреннән өч мең юл чамасы текст мәгълүм иде Бу санга Каюм Насыйри публикациясе дә 1960 елда Хатип ага Госман һәм Җәвад Алмазлар бастырган китаптагы материаллар да, Кандалыйныкы булып та. һаман аноним әсәрләр сыйфатында кала килеп дөньяга чыккан әсәрләр дә керәләр Хәзер исә өстәлебездә яткан әсәрләрнең гомум күләме тугыз мең юлдан арта язды Алар арасында. Дистәләгән өр-яңа шигырьләр булган шикелле, зур, күләмле поэмалар да бар. Аерым циклАы вариантлар тәшкил итә Кан- далыиныкы булуы төгәл ачыкланып җитмәгән текстларның дә күләме шактый...
Ачышларга килсәк аларны хәзергә бары үзем өчен генә булган ачышлар дип бәяләр идем Мәсәлән моңарчы Кандалый бик күп яр тоткан җилбәзәгрәк шагыйрь, заманында бер автор әйтмешли, «татар Дон Җуаны» кыяфәтендәрәк күз алдына китерелә иде. Дөреслектә исә Габделҗәббар бары ике генә кызга (әлбәттә, төрле елларда)
Б
гыйшык тоткан, бары шулармы, төгәлрәк әйтсәк, Фәрхи белән Сәхибҗамалны гына яратып. бары шуларга тына үзенең ихлас шигырьләрен багышлаган Ә теге Әминә, Җәми- ләкәй, Фатыйма. Бәдига, Гөлбостаннар исә очраклы рәвештә генә шигырь объектына әверелгәннәр икән. Кайбер исемнәрнең шагыйрь текстларына соңрак кереп утырган булулары да ихтималга якын, мәсәлән, Фатыйма Ә Вәдигага килсәк, бу инде соңгы заман галимнәребезнең «иҗаты гына. .
Икенче ачыш катлаулырак. Гадәттә зур язучылар, шагыйрьләр, нигездә, бер тенденциягә, ягьии бер заман һәм бер чор өчен хас хәрәкәткә, идеягә вакаләтлек итәләр Әйтик, иҗатларында искене яки яңаны гәүдәләндерәләр Каидалый исә үз иҗатында ике чорга хас стильне «бергә» кушкан — Урта гасырларга хас консерватив романтизм һәм идеалистик дидактизм традицияләре белән башлап, аннары халыкчанлык нигезенә күчкән, яңа дәвер мәгърифәтчелеге идеяләренә корылган демократик принципларны алга сөргән, шул принципларга бәйле рәвештә реализм методын үзләштерә башлау югарылыгына күтәрелә язган. Бер гомер һәм бер иҗат өчен бу — сирәк насыйп була торган хәл Шуңа күрә хәзер яза торган хезмәтемә — шагыйрь иҗатына багышланган махсус мәкаләгә — «Габделҗәббар Каидалый бер гомердә ике чор» дип исем куярга ниятлим
Шулай ук «Сәхибҗамал» һәм «Мәгъшукнамә» китапларының беренче редакцияләре табылу, авторның бу әсәрләр өстендә кат-кат эшләү фактлары ачылу да филология, бигрәк тә текстология фәнебез өчен гаять зур әһәмияткә ия дип уйлыйм Алар ярдәмендә шагыйрьнең иҗат лабораториясенә керү мөмкинлегенә ирешәбез
Ниһаять, үзем өчен генә ясалган тагын бер яңалык, ул — «Сәхибҗамал» әсәренең жанры һәм төп герое мәсьәләләре Әсәрне поэма дип атап булмый, тадәти шигырь дә түгел ул. Аның жанрын билгеләүдәге моңарчы яшәп килгән төрлелекнең сәбәбе, минемчә, тел геройны, төп проблеманы төгәл билгеләмәү белән бәйле Төп герой Сәхибҗамал һәм аның язмышы түгел, күрәсең Ләкин бу хакта тәфсилләп сөйләүне икенче урынга— махсус мәкаләгә—калдырып торыйк
Сорау
— Әле әйткән фикерләрегезнең кайберләрен дәлилләрлек конкрет фактлар китермәссез микән'
Җавап
— Башта китерелгән җиде шигырь яңа табылган ягъни моңарчы бер җирдә дә басылмаган Кандалыи әсәрләренә үрнәк сыйфатында тәкъдим ителә. Аннан соң килә торган «Сәлам яздым сәңа » дип башланган парчалар циклыннан (алар да әле басылмаган) шагыйрьнең бер мотиека багышланган текст өстендә ничек төпченеп эшләвен күрәбез » Бер тамаша бу гашыйклык » дигән парча яңа укылышта тәкъдим ителә, анда Пандалыкның «ачы мәхәббәт» хакындагы уйлануы көрсенүе гәүдәләнә
«Сәхибҗамалндан алынган ике өзекнең беренчесе яңа күчермәләр нигезендә моңарчы күптән мәгълүм истәлекнең фактик яктан баюын күрсәтә Мәсәлән, моңарчы андагы ун строфаның алтысы гына (1, 6—10) К Насыйри публикациясе буенча мәгълүм булган булса, шуларның бары дүрт строфасы гына (1. 8—10) I960 елгы җыентыкка кергән Калганнары исә хәзер филология фәннәре кандидаты Ш Авиловта саклана торган күчермәдә теркәлгән (форсаттан файдаланып, аңа үземнең рәхмәтләремне белдерәм) Икенче өзек тә шул ук дәфтәрдән алынды Уйлавымча, аны шагыйрь билгеле бер сәбәпләр аркасында әсәрнең соңгы редакциясеннән үзе төшереп калдырган Бу өзекләр, Кандалый иҗатының тел-стиль җәһәтеннән ни дәрәҗәдә халыклашуын димәк иске стильдән ни дәрәҗәдә ераклашуын күрсәтә торган кыйммәтле фактлар Шул ук Сә- хибҗамалга багышланган « Бәдре-лямигъ днлбәрә » дип башлана торган газәлдән без шагыйрьнең, борынгылыктан аерылуны принцип дәрәҗәсенә күтәрә алганы хәлдә иске стиль традицияләренә кабат мөрәҗәгать итүен күрәбез Шигырь борынгы поэзиябезнең классик үрнәкләреннән санала алырлык югары әдәби сыйфатка ия (максималь аңлаешлылык тәэмин ителсен өчен аның хәзерге телгә тәрҗемәсе тәкъдим ителә) Менә шундый фактларның һәммәсе (ә андыйлар шактый) югарыда әйтелгән «бер гомердә ике чор» тезисын артыгы белән расласа кирәк
Татарстан китап нәшриятында басмага әзерләнгән китапта Кандалыйныкы «булуы ихтимал» дигән бүлен тә бар « И гүзәлем, барма картка» дип башланган соңгы шигырь шул бүлеккә кертелгән әсәрләргә үрнәк була ала
Ниһаять, журналга тәкъдим ителгән текстларның орфографик һәм әйтелеш ягыннан бераз адаптацияләнеп (җиңеләйтелеп, унификацияләнел) бирелүен искәртергә кирәк Китапта исә бу тарихи истәлекләр документаль төгәллек һәм тиешле фәнни аппараты белән басылачак