Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАБАН КҮЛЕНЕҢ СЕРЛӘРЕ


ичә еллар инде мин үземне гаепле хис итеп яшим. Шул чагында ул картка тиешле хөрмәт һәм игътибар күрсәтсәм, бәлки бөтенесе дә башкача булыр иде Хәер, бөтенесен дә тәртибе буенча сөйлик
Карт сүзне ерактан башлады. Кабан күленә мөнәсәбәтем ту-рында сорашырга кереште. Дөресен әйткәндә, үз мәшәкатьләрем дә җитәрлек иде. шунлыктан артык кызыксыну күрсәтмичә, икеле-микеле генә җавап кайтардым.
Әйе. Кабан, әлбәттә, Казанның горурлыгы һәм бизәге, үзенә күрә тарихи истәлеге дә... Әйе. күл элеккеге данын югалта бара («Югалту гынамы? Күз алдында чери, һәлак була».— дип бүлдерде мине карт). Ләкин . Ни эшләмәк кирәк прогресс өчен бәһане зурдан түләргә туры килә шул... Күлне чистартасы бар. анысы .. Ләкин бу эш миллион чыгымнар сорый Аларны каян табарга?
Менә шунда инде карт җеп очын «чыгарды» да Хәйләкәр елмаеп, әле бер. әле икенче күзен кыскалап. әйтеп салмасынмы.
— Шул ук вакытта миллионнар тыныч кына күл төбендә ята бирә.
- - Сез Казан ханлыгы хәзинәләре турындагы риваятьне күздә тотасызмы?
Карт тантаналы кыяфәттә елмаеп җибәрде:
- Кемгәдер, бәлки, риваять тәдер Миңа килсәк, мин аңа үземә ышанган кебек ышанам Ул гына да түгел, алдыгызда чын дөреслекне белүче бердәнбер кеше басып тора Нигездә, мин шуны әйтергә килдем дә.
«Юкәдә икән чикләвек!»— дип эчтән генә көлемсерәп куйдым. Димәк, алдымда язу-сызу чире кагылган кеше түгел, ә борынгы хәзинәләр белән саташканнардан берәү тора Редакцияләргә андыйлар да күп йөри иде.
— Мин Әҗемнәрдән, ягъни Азимовлардан булам.— дип дәвам итте карт — Бу исем сезгә нәрсә турында булса да сөйлиме?
Казанлылардан кемнең генә кайчандыр зур нәсел башында торган бу борынгы исемне ишеткәне юк икән!. Алар акчасына Болак артында төзелгән данлык лы Әҗем мәчете архитектура формалары белән, бизәлешенең камиллеге белән иң матур һәм үзенчәлекле санала
— Шул. шул. — диде карт һәм авыз ачарга да ирек бирмичә исемнәр, фамилияләр тезеп китте.
Буынланып торган тыңлаусыз бармаклары белән кулындагы төенчекне чишәргә кереште. Аннан саргаеп инде көрән төскә керә башлаган, почмаклары кителеп кителеп торган, кайберләренең читләре янып күмерләнгән сыман кәгазьләр килеп чыкты Аңлавымча, монда теге яки бу дәрәҗәдә хәзинә турында әйтелгән язмалар һәм Әҗемнәр нәселенең истәлекләре иде.
Карт саклык белән зур кәгазь кисәген җәеп салды. Дөресрәге, кисәкләре белән тезеп чыкты дияргә була Чөнки кәгазь бөгелгән урыннарыннан тәмам ертылып беткән иде Бу — бик иске татар шәҗәрәсе иде Аларны элек тә күргәләгә- нем бар иде барлыгын, әмма мондый борынгы һәм бөртекләп эшләнгәне белән беренче тапкыр очрашуым
- Менә монысы Казанның соңгы ханы Ядкәрнең якын кешеләреннән берсе булган, дип карт сөякчел бармагы белән өстәге түгәрәкләрнең берсенә төртеп күрсәтте.— Бөтенесе дә шуннан башлана. .
Хөрмәтле укучыларыбыз!
Язучы Рафаэль Мостафинның «Кабан күле серләре» дигән яңа әсәре Кабан күле, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышлана Автор күлнең шәһәр өчен әһәмиятенә генә тукталып калмый, ә бәлки зур борчылу белән яңа төр экология фикерләү, табигать белән кеше мөнәсәбәтләренә яңача караш булдыру проблемаларын кутәрә
Әсәр тукымасында борынгы риваятьләр, тарихи истәлекләр. Октябрь революциясенә кадәрге һәм бүгенге фәнни тикшеренүләр зур осталык белән файдаланылган
Язучы Рафаэль Мостафинның бу документаль повесте журнал битләрендә сезгә 1988 елда тәкъдим ителәчәк.