Бу хатымны кабул итеп аласың
Бу хатымны кабул итеп аласың, Кабул итсәң, читен өзеп каласың.
Сәнең өчен аһе-ваһ органнарым, Бер күрергә тилмереп торганнарым!
Каным, сәүгән йөрәгем парәсе сән, Тәнем рухы, күземнең карасы сән
Хода язсын мөкъәддәр каләмендә:
Кавыштырсын бу дөнья галәмендә
Кыяфәтең, сыйфатың суда кондыз, Үзең былбыл, күзең мисалда йолдыз.
Сәнең дәрдең белән даим йөримен, Сәне күргәч, сары май тик эримен!
Сәнең дәрдең билә булдым герифтар, Хода кыйлса иде сәне гүзәл йар.
Сәнең буең Ак Иделнең камышы, Сүләгән сүзләрең былбыл тавышы.
Сәнең өчен агыздым күздә яшем, Бу хәсрәтдин чыгар микән бу башым?!
Сүзлек Мекъәддәр—тәкъдир. язмыш Герифтар — дучар
Җөмлә гөлнең нуры китә Сачәк вакытлары үткәч, Матур кызның кадре китә, Егерме иәшенә ниткәч
Җиһан багълары ки нурлана, Җөмлә гөлләр сачәк аткач;
Бәнем күңлем тынычланыр Сәнең куйн гынаңа яткач!
Башыңдадыр мамык калпак. Аягыңда читек-башмак, Бәнем күңлем сәңа моштак,— Мәхрүм кыйлмасәнә. җаный!
Йөзең рәушан, телең сөчек. Буең зифа, билең нәзек, Кулыңдадыр көмеш йөзек. Гаҗәп һиммәт ирер, җаный.
Колагыңда көмеш алка, Дәхи артыңдадыр тәңкә; Морадыңдыр сәнең кемдә? — Серең белдерсәнә, җаный!
Тәмам әгъзаларың төзек. Кулларыңда һәм беләзек. Авазыңдыр дәхи нәзек. Чү былбыл авазы, җаный!
Яратыптыр сәне алла.
Сүзем юкдыр сәңа әмма.
Безне һәм күңелдин салма,— Бәйан әйлә әхвалең, җаный.
Беләкләрең сәнең аппак, Өстеңдәдер йәшел күлмәк, Морадымдыр сәне алмак,— Бәйан әйлә, әхвалең, җаный!
Морадымдыр ирешмәккә, Сәнең илә күрешмәккә, Дәхи әхөаль сорашмакка. Хода нәсыйб әйләсен, җаный!
Йөзең рәушан, билең нәзек, Бәнем гарзым үзең күрмәк. Күреп ничеклегең белмәк,— Бәйан ит әхвалең, җаный...
Сүзлек Моштак — омтылучы, атылып, тартылып торучы Сөчек — тәмле
Гарз — үтенеч, теләк
Мәхәббәт ширбәтен эчкән онытмас, Ярындин гайре нәрсә дәва булмас.
Әйа җаный, салдың гыйшык мәҗазын,— Сәне күрмәй табалмаймын дәвасын.
Әйа җаный, багъладың бәгъремә таш. Күзем нәргисләренә тултырдың йәш.
Сәнең өчен кыйлыпмын налә бисйар. Тәмам гомреми кыйлдың заре әфгяр.
Ике күземгә йәш тулды, и җаный, Караңгы әйләдең ошбу җиһанный.
Билең кочарга тилмереп үләрмен, Ләбләреңдин кайчан суырып үбәрмен?!
Сүзлек: Мәҗаз — хәл
Кыйлыпмын налә бисйар — күп елаганмын
Гомреми — гомеремне
Заре әфгяр—зар белән җәрәхәтләнү, яралы күңел Ләб — ирен
Бер тамаша, бу гашыйклык берлә күңел азмасын,— Авыр икән, хәсрәте чук — дошманыңа язмасын
Бу гашыйклык тоткан икән, нинди түзем исә дә, Бән түзәрмен дисә дә кем, үлчәшергә базмасын.
Ул Зөләйхә түзмәде лә, бер өмитен өзмәде. Бер тоташ им эзләде лә бетереп мал-казнасын!.
Сүзлек: Чук — күп
Сүзлек Мәдехли — мактый
Маһа пара—маһ — ай айга пар. айга тиң
Сачагы — чачагы
Морадың — теләгең, теләгәнең, омтылган кешең
Күршәен — күрешәен күрешик
Зәһи — яхшы, шәп, бик
Үз булып үзләр — үз булып беткән кешеләр Дәрдең — кайгың, хәсрәтең
&
Ки бән алдым каләмемне
Язаем дип сәламемне.
Яза белмим кәлямемне.—
Кем илткәй бу сәламемне?
Кызыл гөлдер сәнең йөзең,
Кызыл йакут сәнең ирнең, Төшемдә агъзыма тирдең,—
Кем илткәй бу сәламемне?
Үсеп бара ла бер җаный, Чыгып бара матур даный Мәдехли һәр кеше ани — Яр итсә кемгә дә ярый!
Үзе яңа үсеп бара,
Йөзе мисле маһа пара, Күзе — нәргис, кашы кара,— Ниндәй булыр бара-бара?
Мәкәрҗә калфагы сәнең, Башыңда сачагы (уйный), Кулыңдадыр беләзегең, Йөрәгем өзелә, җан(ый)!
Колагыңда көмеш алка, Дәхи артыңдадыр тәңкә; Морадыңдыр сәнең кемдә? — Йөрәгем өзелә, җаный!
Беләзегең кулыңдадыр, Яка-башың буйныңдадыр, Ике нәрсәң куйныңдадыр.— Алар ни нәрсәләр, җаный?
Бән әгәр күршәен дисәм, Шайәт әллә ояласың,
Оялмагың чын булса гәр, Зәһи инсафлы баласың!
Икеләнгән булып күңлең Ары һәм бире чабасың. Бәнем кебек сәне сәүгән, Күп эзләсәң дә, тапмассың.
Төшемдә күрешеп, җаный, Сөйләштек каты сер сүзләр; Болай ук сүзләшә алмаслар Ни кадәр үз булып үзләр
Әйа җаным, күзем нуры,
Карасам гәр сәңа туры, Китәдер күзләрем нуры Ки сәнсең (чын!) оҗмах хуры!
Бигүк садә баламысың?
Бәне искә саламысың?
Йә онытып каламысың Зифалыгың горурында?
Языйм микән, йитәр микән, Сәнең мәдхең бетәр микән? Күңелләрдин китәр микән Сәнең дәрдең белән, җаный?!
Атаң улдыр фәлән атлы. Сүзеңдер шикәрдин татлы, Ничек тугъмыш бу сыйфатлы? —
Кем илткәй бу сәламемне?
Әйа җаным, нечкә билем.
Үзең зирәк, үзең гыйлем. Үзен үткен дә бик дилем,—
Кем илткәй бу сәламемне?
Буш сүзләргә колак салма,
Бәнем күз йәшемә калма, Гомергә хур булып калма,—
Кем илткәй бу сәламемне?
Әгәр калсам сәне алмай. Кулымны буйныңа салмай, Гомерлеккә булыр ай-вай,—
Кем илткәй бу сәламемне?
Сүзлек: Кәлям — сүз; сөйләм Тирдең—тиердең, тидердең Бик дилем (бик тәлим) — бик күп.
Кечекдин сәүдем, әй күңлем зыйасы. Йөрәгем бәгъре, күзем тутыйасы,
Үзеңне күрмәин күңелемне алган,— Көйдереп тә яңдырып утка салган.
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән, Ничә елдин бирле сүләр сүзем сән
Ничә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр, Гамең берлә гъәриблыкда герифтар.
Сәне ничә сыйфат кыйлсам төгәнмәс.
Вәли күрмәй кеше һәргиз ышанмас.
Ләбең—йакут, тешең энҗе тезелмеш. Йөрәк бәгърем сәнең өчен өзелмеш.
Гыйшыклыкдин берәүгә ут чагылса,— Гаҗәб улмаз җиһан утка ягылса!
Гыйшык хале маризъдыр каты, ачы.— Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы.
Сүзлек Күңлем зыйасы — күңлем нуры, яктылыгы
Тутыйа — күз даруы
Күрмәин — күрмичә
Җәһдеңдә әфгяр — яныңда җәфаланучы
Гъәриблыкда герифтар — өлешсезлеккә дучар, тоткын, әсир
Вәли — вә ләкин
Ләбең — иренең
Маризъ — чир. авыру
Гыйляҗы — чарасы (дәвасы)
«Сәхибҗамал»дан өзекләр
Кереп торганда куйныңда. Биһуш әйләдең уйныңда. Кулымның берсе муйныңда. Бере билеңне кочмакта.
Имиләрең икән зурлар, Кояштик бирәдер нурлар. Тамаша калдылар хурлар Бу халемезгә оҗмахта.
Шу дәклү гыйше нуш иттем, Сафа вә зәүкый җуш иттем, Сәнеңлә күңлемне хуш иттем.— Ки сәйран иттем оҗмахта!
Йөзеңә йөземи сөрдем Сәнеңлә күп сафа сөрдем... Уяндым үземи күрдем;
Ятамын өйдә почмакта!
Бу җәннәт, гъәрше көрси дә. Ки калмамыш ла берен дә! Җәмалем күңле-күкси дә, Бу хурлар, дәхи оҗмах та!..
II
Дигел, җаный; кичәләрдә Ни сагышлап ятыр кызлар? Кияү дәрде белән әллә Ятыр микән матур кызлар?
Муен куеп беләгенә.
Кулын куеп күкрәгенә.
Түзә алмай йөрәгенә. Ятыр микән батыр кызлар?
Болай кичен таң атканчы, Сагышлап юкны ятканчы. Сөешеп күңле кайтканчы, Тик уйнайур матур кызлар.
Кияүне өстенә куеп. Уен зәүкъен, тәмен тоеп, Ки кургашын кеби эреп, И мимылдап ятыр кызлар.
Ки хур кызыдай мимылдап, һәм аккош кеби гыйгылдап, Кысып, кочып, алып чолгап. Ничек табар хатер кызлар?!
«Сагындым, җанкәем!» — диеп.
Үбеп, кочып, кысып, сөеп. Тиешне тиешә тиеп, Абе залял татыр кызлар
«Ки бакма, абзый, төсемә.
Кулың куйганда өстемә.
Килә әллә ни исемә»,— Диеп уйнар матур кызлар
Сүзлек Тейран итү — очу, очып йерү
Гата һем миннвт эчендә— бүләкләү һәм юмартлык эчендә
Күп әлүан нигъмәт — күп терпе ризык
Сәйран итү — тамаша итү. хозур алып йөрү
Гаркъ улубән нура—нурга чумган
Охшамыш хура — хурга охшаган
Мәгъә әһиллә мәсрура—айлар буена шатлыкта
Биһуш әйләдең — һушсыз иттең
Шу дәклү гыйше нуш иттем — шул хәтле мәхәббәт ләззәтен татыдым
Сафа вә зәүкый җуш иттем — рәхәт вә зәвыклануны хирыс иттем (шашынып теләдем) Йезеңә неземи сордем — йезеңе йөземне серттем (тигездем, капладым)
Төшемдә Парау илендә Ки тайран иттем — очмакта. Барып, анда сәнең илән Ки сәйран иттем оҗмахта,
Ки бер түшәктә, күлмәктә, һәм уйнамакта. көлмәктә, Кысып сөймәктә, үпмәктә, Булып тотмакта, кочмакта.
Сәнең лә җәннәт эчендә, Гата һәм миннәт эчендә,— Күп әлүан нигъмәт эчендә — Ки сәйран иттем оҗмахта!
Йөзең гаркъ улубән нура, Имеш сән охшамыш хура, Мәгъә әһиллә мәсрура, Ки хәйран иттем оҗмахта.
Билең нечкә, буең төзгә.
Күрер күзгә сөйләр сүзгә, Матуррак тапмыйча үзгә, Ки сәйран иттем оҗмахта!
Үземи — үземне
Гъәрши көрси — күк тәхете; монда: рәхәтлек урыны
Калмамыш — калмаган
Җәмалым күңле-күкси дә — гүзәлемнең күңеле дә. күкрәкләре дә.
Кияү дәрде — кияү кайгысы
Табар хатер — хәтерне күрү, күңелне аулау
Абе залял — пакь су (ихлас үбешү күздә тотыла)
*
Тулган айдай нурлы йөзгә төште гыйшкым чарасыз.— Җыр гына хәстә күңелнең булыр микән дәвасы?
Былбыл затлы, сүзе татлы, иртәнге нур күзләре. Ул нәкъ кояш: карап булмас — талдырадыр күзләрне
Гүзәллекнең аңардагы күзалла меңнән берен Өстенлекнең галәмдәге алган җыеп һәрберен!
Дөньяның иң чибәрләре булмас аның тиңдәше.
Бары тик җәннәт хурлары булса булыр тиң-ише
Йөргән чакта җай гына бер кинәт үзен очраттым.
Бер күрүдә гашыйк булдым, шундук һушым югалттым
Сокланып әйттем үземә: бу ходаның сәнгате!
Ник тыйыйм нәфсем? — сөю бит пәйгамбәрләр сөннәте..
Бу гыйшыклык богавында йөримен гел миңгерәп;
Диванадай белмим үзем — миңа кемнән ни кирәк?..
һәр теләктәш, очратсам гәр, кайгымны уртак итте. Тик бу элгәргедән чирем мең кабат артык итте.
Батты дөнья караңгыга, кояш та юк, ут та юк;
Калган идем караңгыда — чиргә дәва юк та юк
Калган идем караңгыда, уй-хыялларга батып.
Бәгырьгә кадап уятты, керфек укларын атып
Күзләрем ачып күрдем дә. әйттем. -И Сәхибҗамал.
Шәфкъәт ит, үтермә мине — хәзер үк куйныңа ал!»
Үзе — гел наз, күзе — нәргис, йөзе — гүзәллек шаһы,— Исеменә җисемнәрен тиң яраткан иляһи!
И гүзәлем, барма картка, И җанымның кисәге!
Карт кешенең мисле шулдыр: Артка чыгар терсәге.
Карт куинында ятыр булсаң һич тә булмас ләззәте Бер сүзене әйтә алмас, һич тә булмас гайрәте.
Саба йилләр кеби исәр Иәш кешенең сулуы. Йәшлегеңдин белмәйәсән Иәш гомернең узуын.
И гүзәлем, бакмайәсән Карт кешенең малына,— Та гомерлек хәсрәт алма Сән үзеңнең җаныңа.
Карт кешегә гашыйк улсаң. Йөргәнен күр бөкрәеп, Сәңа хаҗәт карар ирсә. Күзе торыр чикрәеп!
Гәрчә аны кабул итсәң. Инанып сән сүзенә; Гашыйк улып, малы өчен Барыр кызлар үзенә.
Сүзлек; Мисле — мисалы, үрнәге
Сиңа хаҗәт карар ирсә — сиңа карау хаҗә-е булса
Зәигъ итмә — әрәм итмә
Кешилә — кеше илә, кеше белән
Гомреңи — гомреңне
Нәфсеңә әүүарә булып — нәфесеңә бирелеп, ияреп
&
Сәлам яздым сәңа, җаным, гөзидә, Сәнең кебек ки тугмаз йир йөзидә
Сәлам яздым сәңа, җаным, тиң итеп, Сәламемне ки кайтарма ким итеп
Сәлам яздым сиңа, җаным, үзеңә.
Күзем дөшде сәнең күркәм йөзеңә
Сәлам яздым сәңа. җаным, асылный, Сәне күрмәй бәнем куңлем басылмый
Сәлам яздым сәңа. җаным, гүзәлем. Сәне күрми, җаным, һич [дә] тузәлмим.
Сәлам яздым сәңа, җаным, хәкыикъәт, Иосыф-Зөләйхәдин алгыл нәсыйхәт.
Сәлам яздым сиңа, җаным, йитәрмү, Бу хат берлә арада сүз бетәрмү?
Сәлам яздым сәңа — кабул аласән, Ике читенә бер билге саласән.
Сәлам яздым сәңа. җаным, кичә көн, Кабул итмәз исәң ватма пичәтен.
Сәлам яздым сәңа, җаным, бу микдар.
Бәлки булмас микән диеп бәңа җар
Сәлам яздым сәңа. җаным, үзеңә Яман күз дәшмәсен күркәм йөзеңә
Сәлам яздым сәңа, җаным, ике күз.
Сәнең хәсрәтдин саргайды нурлы иөэ
И гүзәлем, заигъ итмә. Карт кешилә гомреңи, Иешлегеңне заигъ итмә Үэ-үзеңдәи кадреңи
Нәфсеңә әүүарә булып Бакма аның малына,
Бу сүзләрдин аңлайәсән — Кара үзең халеңә!
Карт кешегә гашыйк улсаң, Гәрчә булса ул надан. Иәшлегеңнең кадре китеп, Барчасы булыр яман!
Сәлам улсын сәңа, җаным, кара каш, Бу серемне әйләмә һичкемгә фаш.
Сәламдин соң кабул булса, җанашым, Кичә-көндез сәнең берлә сагышым
Сәламдин соң кәлям яздым үзеңә,— Җефетлеккә өмид идәм үзеңне.
Сәламдин соң дәхи сәңа кәлямем;
Кабул иткәй идең бәнем сәламем.
Сәлам язмак пәйгамбәр сөннәтедер, Сәлам алмак матур кыз хөрмәтедер
Сәлам язмак галим шәкерт эшедер, Кабул күргән дәхи изге кешедер
Сүзлек: Гөзидә — сайланган, сайлап алынган (бердәнбер)
Җар — хәбәр, белдерү; игълан; кычкырып дәшү
Зыйасы — яктысы, нуры
Кәлям — сүз
Сөннәт — пәйгамбәр эшләргә кушкан эш.