Логотип Казан Утлары
Поэма

БЕЗ КАБЫЗГАН УТЛАР


Хәбәр килде туган авылымнан.— Үз-үземне ничек тыярга?— «Ниятлиләр әткәң-әнкәң йортын Зират йорты итеп куярга. » ...Кайту белән, мин зиратка килдем Әткәй-әнкәй яткан кабердә Чәчәк-гөлләр Димәк, авылдашлар Өзелмәгән икән хәзер дә. Җиңел түгел шул ул ятим калу Өлкән яшендә дә ир-атка...
Әткәм дә юк хәзер, әнкәм дә юк. Туган өем. синме чиратта? Хәлсезләнеп, тирән хәсрәтләнеп, Башың түбән игән шикелле Торасың син: «Әлегә исән әле... Кайттыңмыни?»—дигән шикелле Әле генә кебек әткәемнең Яңа йортны корган чаклары, Тәрәзәдән — киләчәккә карал, Хыялланып торган чаклары, Әнкәемнең, тәрәзәне ачып. Толымнарын сүткән чаклары, Мандолина кылларында, ярсып, «Сүнмәс дәртине чирткән чаклары... Ник соң еллар сизелмичә калды, Гомерегез үтте дә мени. Чорыгызның матча-бүрәнәсен Еллар кулы сүтте дә мени? ...Мине күршем көтеп тора иде, Ачкыч тотып, капка төбендә «Бик вакытлы кайттың. Иртән — өмә! Уяу булыйк! Саклыйк төнен дә! Каршы тору өчен дәлил көчле: Искерүе җиткән чигенә. Тормыш, имеш, үзгәрүне сорый — Бозып тора шушы өй генә!..» Туган йортым, саумы? Кыймый торам: Нинди сүзләр табып дәшәргә?
ИЛДАР ЮЗЕЕВ 11933)— шагыйрь, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән утыз: якын китап авторы. Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге. ТАССРның Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Казанда яши.
Кайттым соңгы юлга озатырга. Башым иеп бәхилләшергә, Балалыгым һәм яшьлегем үткән Җанга якын өйнең йозагын Ачамын да түргә узамын...
— Саумы, әнкәй,әткәй?— Беркем дә юк.
Салкын. Караңгы.
Танымыйсың мәллә, туган өем. Озатырга кайткан балаңны? Истәлекләр мине җылытырлар, Суынса да кайнар кочагың. Төн үткәрим әле. терелтим дә Әткәемнең сүнгән учагын. Ахыр сәгатьләре якынлаша: Шуңадыр ул тын да, боек та... Соңгы поэмамны язып калыйм Тәүге җырым туган бу йортта. Күңелем күпме
Әнкәй җырлый торган Таныш көйне эзләп ымсынды. Табалмады..
Ни булды соң әле?
Әллә инде миндә моң сүнде?
Поэмамның көен табу өчен. Нәрсә җитми?
Сизәм:
күңелне нидер борчый...
Язма, тын кал, каләм...
Моң. хыялдан биздем түгелме? Поэмамның керешен дә таптым, Юллары да тигез-тигезен Ничек дәвам итим? Ни югалттым? Куя алмыйм ниргә, нигезен..
Шомлы уйларыма тынгылык бир. Өйнең йөрәгедәй ян, учак. Узганнарны, бәлки, яктыртырбыз. Әткәм төсе булып балкысак һәрбер бүрәнәсе — үзе бер җыр, һәрбер рәсеменә табынам, Өебезнең әткәй тирәсендә Шаулап торган чагын сагынам Ян. учагым, яктырт дивардагы Әткәй җыйган серле тарихны.
Кайтар миңа, хыял, тик бик азга Укытучы Муллин Гарифны.
«Таһир-Зөһрә», «Иосыф-3өләйха»лар Исән калган кайбер битләре.
Дәү әбием көйләп укый иде.— Ул чагында исем китмәде.
«Дини кулъязмалар саклый»— диеп. Берәү әләк язган Соңыннан,
Хаклык өскә чыккач.
Сөйләп йөргән
Имеш, Муллин белән дус булган Котылалмый һаман гөнаһыннан «Ялачы» дип яман дан чыккан «Изге эш»кә халык җыйнап йөргән.
«Өмәгә!» дип башлап чаң суккан. ...Комсомолка Җәннәт истәлеге — Мандолина... калган үлемнән. Үзе ачлык елны гел нахакка Тере килеш җиргә күмелгән. Күмүченең берсе исән әле.
Мандолина — тере шаһиты...
Ул беренче булып калкып чыккан: «Зиратка өй куяр чак җитте!» Мандолина...
Әнкәй бу кылларда Көй уйнарга мине өйрәтте, Ул чор минем нәни йөрәгемне Сүнмәс дәрте белән тетрәтте. Хөр җаннарның күтәрелгән чагы, Моңның — Яңарышка тиң чоры. Җырда — Сәйдәш: «Без кабызган утлар». Сәхнәләрдә — Кәрим Тинчурин.
Кубыз, курай, скрипка, гөслә... Яңгыраган бердәм көч булып, «Сәйдәш маршы», әйдәп, алдан барган. Халык тавышы белән кушылып.
Заман дошманнары «зав. избач»тан — Муллиннардан шәфкать көтмәгән... Чәнечкеле уклар туры тигән... Тел ярасы, димәк, бетмәгән.
...Тәүге артисткабыз — Галиябану Кигән калфак... таккан чулпысы... Егетләрне яуга озатып калган Җиз кыңгырау... Соңгы юл төсе. Сугыш чоры. Әткәй — дус һәм туган Белоруслар, чехлар өендә.
Менә шушы немец гармунында Сыздырды рус, татар көен дә. Гомер буйларына бер генә дә Үзе көйле тормыш күрмәгән. Әткәй юлы — Наратлының юлы... Ян, учагым, яктырт, үрлә, ян! Күпләр хаклык һәм дөреслек эзләп, Шушы йортка килеп туктады: «Гариза яз!» «Коткар!» «Ярдәм итче!»— Өзелмәде халык сукмагы.
Чәйләр эчә-эчә танышалар, Дуслашалар иде бу йортта Тарих өчен нидер алып килгән Башкорт кардәш, чуваш, удмурт та... «Колый кантон», «Кай-кай, Ивана»ны, «Әллүки»не җырлап алырлар, Кайгылары, шатлыклары — бер үк, Уртак хисләр, уртак шагыйрьләр Истә һаман Казан, Уфалардан «Тукай», «Такташ» алып кайтканы, «Ике кала икесе дә миңа Туган йорттай» диеп әйткәне.
Ян, учагым, дөрлә, кабызучы Хуҗаңнан син ятим калып та... Соңгы сулышында әйтте әткәй: «Йортым... калсын...— диде,— халыкка...» Зәһәр уйдан кемдер сөенгәндер: Ишеген, дип, мәңге яптылар...
Өй җанланды:
Йортсыз һәм үксезләр, Яшәп, җан җылысы таптылар. Өй искерде, тузды, бушап калды. Тегеләр тик юкка сөенгән: Күпләр хермәт беләи баш иделәр Узган чакта Муллин өеннән ■Зират естендә бер йорт коралар» Имеш, кыла алар изгелек...
Яманлыкка берәү набат сукса, Калкып чыга алар иң элек Берәү, икәү, өчәү . күп тә түгел. Ә артыннан кемнәр иярә? «Изге эш кылабыз» дип ышанган Гамьсез һәм уйсызлар өере Әгәр бүген кайтып җитәлмәсәм, Талар иде әрнү-үкенеч Мин үзем дә уйсыз шул өергә Бер көч булып киләм икән ич! Без кемнәр соң, дәшми карап торып, Рухи алтыннарны күмдерсәк, Әткәйләрнең нигезендә туган Хыялны һәм моңны сүндерсәк? Рухи шәҗәрәне барлый-барлый, Киләчәккә юллар сузганда, һәр заманда калкып кына тора Ясинчылар — данлы узганга. Корбаннары булып, халкыбызның Күлме мәрҗәннәре күмелгән, «Яңа тормыш өчен кирәкми!» дип, Мәрҗаниләр «себереп түгелгән». Туган йортым — татар шигърияте Сигез гасыр буе төзелгән. Бик еш барам Тукай йортына мин, Атлый-атлый серле эзеннән. Халкыбызның туган дәверләрен Күмсәләр дә тарих юлларында, Югалмаслык эзебезне раслап. Калкып чыкты шагыйрь Кол Гали дә! Тукай торган кырыгынчы бүлмә «Болгар номерлары» Болгар-йорт.
Тукай хәзинәсе әле тагын Сигез йөз елларга юлларлык! Пәйгамбәрнең чыны, иң реале. Шигъри Гайсабез ул, Нухыбыз. Күктән җиргә килеп төшкән түгел, Җирдән күккә менгән рухыбыз! Төзи-төзи, алга бара-бара, Заман, сорыйм: җитез адымда — Әткәм өе сыман бик кадерле Тукай торган йортка кагылма! Такташ йортын сүтеп ыргыттылар Кала ямьләү иде исәбең.
Нишләдең син. Казан? Шигъри йортның Җимерделәр сыман кисәген Искә төшергәндә ояласың, Кызарасың...
Казан, әйт әле
Кайда әткәм зурлап сөйли торган Мәшһүр «Бакыр бабай» һәйкәле? Киләчәккә китеп барган чакта.
' 30 нчы еллар башында Г Р Держааинга «уалган һәйкәлне жнмерәләр
Замананың «кораб бортыннан Пушкин, Тукайларны ыргыттылар» Иске-контр буржуй артыннан,— Әмма халык рухи остазларын Саклады Ил-туган йортында. Кемдер һаман шөбһә белән карый Дәрдмәнднең уйчан сазына, Кабат-кабат күммәкчеләр моңны Капиталның алтын базына. Рух җәллады икейөзле хаин — Җәлилләрне сатты палачка. Әмма горур җаннар бирелмәде Гильотинага башны салгач та! Хәмер-хулиганлык сазлыгына Атмакчылар иде Есенинны, Беркайда да яшереп, күмеп булмый Шагыйранә дәртне, ярсу моңны! Ничек аңлатырга «Алар чоры Булган-узган» дигән кешеләргә? Хыялымда кат-кат сиңа киләм: Сиңа киләм, Ильич, нишләргә? Туган телне яклап чыксаң, кайчак «Милләтче!» дип тамга сугалар, һәр милләтне бөек, тигез күргән Интернациональ җанга сугалар. Башка телләргә дә ачкыч таптым Бу сүзләрне әйткән телемдә. Шагыйрьләрен зур дөньяга илткән Әнкәем һәм әткәм телендә. Әткәй сыман, кайчак сәяхәтем Чехка, белоруска туктала. Бөгелмәдә — Гашек, Печищеда Каршы ала Янка Купала. Туган өйгә килеп кергән кебек, Түргә узам — Ленин йортына.
Барысы шуннан — җанда дөрләп янган Әткәемнең учак уты да...
Әйтә Ильич: «Тукай рухы саумы? Шушы биеклектән төшмәгез!» Ибраһимов аша безгә карап, Өстәп куя тагын: «Эшләгез!» Тинчуринсыз, Шамил Усмановсыз, Туфаннарсыз калган чорларда Ул яшәгән йортка килгән әткәй: «Нишләргә?» дип киңәш сорарга. Ильич рухы нигезендә генә Хаклык яшәвенә инандык.
Хаклык, югалса да, барыбер кайта, Аның рухы барда — иман нык!
...Узган гасырларны бүгенгегә Кушып, якынайтып, учак, ян! Борынгым да, бүгенгем дә минем Киләчәгем белән тоташкан. Көйли-көйли, әнкәй кылларыннан Таныш көйне эзлим...
Тоямын:
Поэмама тигез ритм белән Ярсу бер көй ага...
туа м о ң...
Әткәй кебек, Кайнар маңгаемны
тот1лвГвШвКНЬ,Ң Бөгелмэдэге- Я Купканың Печищедагы музей-йортлары күз алдында
Салкын тәрәзәгә куям да Уйлар канатында очып китәм Киләчәккә, ерак хыялга. Шәҗәрәмнең башы, дәвамы да Шушы нигез, шушы тамырда. Киләчәгем куша, таләп итә Әткәм рухын саклап калырга! Йорт сүтелер, Иске өйгә ябышып, Яшь агызып ятар чор түгел... Туган нигезеңне күңелеңнән Сүтеп атсаң,
җырың — чын түгел!
...Бүген — өмә.
Кемнәр? Нигә килер?
Хәтеремдә бик күп өмәләр Шулай укмы әткәемнең рухын Кара өмә ясап күмәрләр?! Явызлыкка, уйсыз-гамьсезлеккә Нәфрәт чәчеп ян син, учагым. Тәрәзәдән төшкән таң нурына Учагымның нурын кушамын. Әткәй өе әле җимерелмәгән.. Рухи бер йорт төзим күңелдә, Изге учак чаткылары янар Йолдыз булып аның күгендә! Күреп торам, тоям: өй терелә, Тирән сулыш ала, җанлана, Әткәй йортын сөенеп котлагандай, Учак сыман дөрләп, таң яна Әткәм учагыннан җылы алып, Җиһан йорты төзим күңелдә, Изге учак чаткылары янар Йолдыз булып аның күгендә! Әмма йортны күтәрүе авыр... Тын кысыла... туңам... сыгылам... Таң нурлары салкын бер ялгызым.. Хәлем бетә... хәзер егылам...
Туган йортым, Очып кайткан идем Башым иел бәхилләшергә. Гомереңне йөрәгемә ялгап «Исән бул!»— дип телим дәшәргә! Кемнәр уйлый: «Ул учаклар сүнәр Заман өчен алар кечкенә. » Бүгенгедән киләчәккә күчәр Сүнә торган түгел һич кенә!— Мин җылынам, үсәм, күтәреләм, Тәнгә-җанга куәт-көч керә!
Кемнәр уйсыз йоклый? Уяныгыз! Ачылсыннар йозак-келәләр. Кулларында лом-балталар ялтырый, Өйгә якынлашып киләләр! Җирнең барлык явыз көчләренә Юнәлтәм мин ярсу рух-утны... Әнә алар яндырырга килә Дөнья дигән гүзәл бер йортны! Аталардан факел алучылар, Без аларга нәфрәт-ут атыйк, Җиһан-йортны җимерергә килгән Өмәчеләр явын туктатыйк!
Рәвеш башка — балта урынына Атом белән янап киләләр .
Каршы чыгыйк бердәм сафлар булып. Чигенсеннәр кара өмәләр! Шундый өмә ясыйк: Ил чистарсын, Җир сафлансын, дөнья яшәрсен, һәркем бер-берсенә хөрмәт белән -Дус» һәм -Иптәш» диеп дәшәлсен! Туктаталмас мине бернинди көч Әткәм уты исән булганда!
Балталарга каршы кемнәр анда Кулга-кул тотышкан урамда? Әткәй шәкертләр е!.. Рухташларым, Илдәшләрем минем. Җирдәшләр! Алар безнең аша үтәлмәсләр, Мондый көчкә каршы килмәсләр! Димәк, күпләр. Әткәй йортын уйлап, Төне буе керфек какмаган... Уйда — минем белән җиһан буйлап, Утны сүндермичә саклаган! Илне яңартырга, үзгәртергә Чыккан зур өмәдә — көрәштә Артка чигенү — юк! Картаю — юк! Узган. Бүгенге дә — бер яшьтә!
Тәрәзәдән киләчәккә карыйм. Хыялыма кушып таң нурын. Ян син, ян син, әткәм рухы булып, Туган йортта туган җан җырым! Янар ул ут көнен, төннәрен дә, Газапланма, күңелем, боекма: Поэмамның нигезләре—ныклы,— Соңгы җырым түгел бу йортт