Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЛӘЗЕГЕМ, ЙӨЗЕГЕМ...


Татарстан сынлы сәнгать музеенда тупланган беләзек, йөзек һәм балдаклар коллекциясе нигездә XVIII һәм XIX гасырларга карый. Ул чорда бу зиннәтләрне йөртү милли киенүдә тотрыклы үзенчәлекләрнең берсен тәшкил иткән. Хәер, борынгы болгар традицияләренең дәвамы булган шушы үзенчәлекне әле бүгенге көндә дә еш очратырга туры килә. Юк юк та, хатын кызлар кулында милли беләзеккә тап буласың яисә аны гаилә ядкаре итеп саклыйлар, гүзәллегенә, эшләнеш техникасына, камиллегенә сокланалар.
Беләзек, гадәттә, ике кулда да йөртелгән һәм ир белән хатын арасындагы тигезлекне гәүдәләндергән. Өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен киң, яшь кызлар өчен таррак беләзекләр эшләнгән. Кайберләренең киңлеге, мәсәлән, 7-8 сантиметрга жңтә. Эшләнеш дәрәҗәсе дә төрлечә. Алтын йөгертелгән көмештән нечкәләп, зиннәтләп, бик купшы ясалганнары да, төсле металл кушылмаларыннан коелган гадирәк бизәклеләре дә очрый. Аларның төрле сыйныф кешеләре өчен эшләнүен аңлау кыен түгел. Әмма аларның һәркайсы, сәнгать әсәре буларак, бүген дә зур эстетик һәм тарихи кыйммәткә ия.
Белгечләр татар беләзеген ике зур төркемгә — тоташ һәм буынлап эшләнгәнгә бүлеп карый. Бу ике төркем эчендә исә тагын дистәләрчә төрле вариантлар бар. Тоташлары, мәсәлән, металл коелмасын яки тәңкәне ялпаклау юлы белән, бизәкләп, бөрчекләп ясала. Бизәк арасына каллиграфик хәрефләр белән беләзек иясенең исеме яки коръән аятьләре урнаштырыла. Язма чәчәкле-үсем- лекле орнаментка шулкадәр органик берлектә кушыла ки, ул аерылгысыз бер- бөтен булып тоела башлый. Ә буынлы беләзекләрдә бер яки берничә асылташ кулланыла, бизәкләү рәвеше дә үзгәрә төшә. Металл чыбыклардан үреп, оч- очларын тамчы, еш кына арслан башы сурәтенә кертеп, асылташлар утыртып эшләнгәннәре игътибарны аеруча җәлеп итә. Идел-Кама буйларында яшәгән бүтән бер генә халык сәнгатендә дә мондый үзенчәлекле форма очрамый. Чел- тәрсыман буыннардан, шарнирлы тоташтыргычлар ярдәмендә кушып ясалган, өч яки биш буынлы беләзекләр тагын да зуррак осталык таләп итә. Бөтеркәләп бизәкләнгән, фирүзә, сердолик, аметист, бәллүр һәм башка асылташлар куелган бу беләзекләр гаҗәеп төсләр балкышы тудыралар.
йөзек һәм балдакларда да, беләзекләрдәге кебек үк, болгар сәнгате традицияләренең дәвамчанлыгы ачык чагыла. Алар да металл эшкәртүнең һәм зиннәтләүнең шул ук ысуллары белән әзерләнгән. Кулланыш ягыннан исә, үзенә хас кайбер үзенчәлекләр күзәтелә. Әйтик, ирләр өчен ясалганнары саллырак һәм бизәүдә гадирәк. Хатын-кызлар өчен исә алар бизәкләп, бөрчекләп, төрле асылташлар куеп — нечкәләп эшләнгән. Татар ювелирлары ташны кисеп бизәкләү ысулын да яхшы белгән. Фирүзә, гәрәбә, агат яки бүтән төрле ташның шомартылган өслегенә гарәп хәрефләреннән аерым сүзләр һәм аятьләр төшерелгән, алар алтын белән йөгертелгән булган.
Беләзекләр һәм йөзекләрнең бар төрләрен дә санап яки сурәтләп чыгу мөмкин түгел. Биредә аларның кайберләре генә әйтеп үтелде. Бүгенге көндә ювелир сәнгате истәлекләрен галимнәр генә түгел, рәссам осталар да җентекләп өйрәнә. Халык сәнгате традицияләре алар иҗатына илһам һәм рухландыргыч көч өсти.
Людмила КОРОБЦОВА,
Татарстан сынлы сәнгать музее фәнни хезмәткәре.