Логотип Казан Утлары
Роман

АВГУСТНЫҢ АЛТЫСЫННАН СОҢ...


РОМАН ХРОНИКАНЫҢ ИКЕНЧЕ КИТАБЫ
апка тавышсыз тынсыз гына ябылды, һәм мин. аяк очларыма гына басып, ишегалдына кердем Портта ут сүнгән, бөтен җирдә дөм карашы. җәй эчендә тагын да куерып киткән сирень куакларына шомлы каралык керен оялаган, тын тын. почмакта куерып утырган кычыткан яфракларына, шыбырдап, яңгыр гына сибәли Ишегалдының елгага таба авыш ягын да элекке хуҗалардан ук калган кыйшык түбәле иске мунча бар. төнне мин шунда үткәрергә тиеш Иртәгә көндез дә мин анда булачакмын Гайнулла белән без кичкырын гына очрашырга тиешбез Ул университет подвалында төн үткәр.) кенә торса да. җирне шактый җебеткән кычыт
Аска салынган бу авыр, чалыш ишекне Таня ничек ачкандыр, иелеп, иңем белән күтәреп көчкә ачтым, кердем, ниндидер ят. авыр ис борыш а килеп бәрелде Бераз басып торгач, тонык тәрәзә турысында, авыр ка раңгылыкга мин сәкегә җәелгән ак нәрсә абайладым, кармаланып, шыр пы табып алдым, чырт итеп үземне үзем сискәндереп кабыздым һәм мунча эче киңәеп китте Ләүкәгә дә ак чүпрәк җәелгән иде, анысы тастымал булып чыкты. Таня миңа ашарга эчәргә дә китергән икән
Калай чәйнек әле җылымса иде. Таняның монда күптән түгел генә кереп чыгуын шуннан чамаладым. « Порттагыларның йоклап беткәнен көткәндер!» - дип. сызланып уйладым Форсат барында ныгытып ка лырга кирәк иде. иртәдән бирле тамакка тәгам капкан юк. калын калын нин телемнәрен, шактый зур кисәк итне, биш алты ярка тәмле бәрәңгене берочтан с ыпырып та куйдым Көне буе ачы су килеп торган ашк.наным тынычланды диярлек Хәзер әз мәз черем итеп, талган аяк
һ>м.1ниын бергнчг кптабм «Аыусгнын алтысынл кадәр |Ч8<> елгы Ч |0 «-лн>о||и<1Н1Ы Атылды
канлыкка барып җиткәнче, әллә ничә мәртәбә таеп киттем итек үкчәсе белән тирән-тирән ыган сыздым, эз калдырырга ярамый иде. пошын дым да. «иртәнгә кадәр яңгыр юар әле!» дни тынычланып, каты сабак лы кычытканнарны икс куллап аралын-аралый. явыз урманны уза башладым Рәхмәт Таияга. ул сукмак салып үткән, алай да кычытканнар өч дүрт тапкыр беләгемне, чалбар аша тез башымны пешереп калдылар Юеш кычыткан жәлләмичә чага'
лил аталл
Яңгыр сибәләп
ларга ял бирергә кирәк иде Иртәдән бирле аяк өстендә, бөтен гәүдәм кыйнап ташланган сыман сызлый, күз кабакларым йомылырга гына торалар. Тагын шырпы яндырырга кыймадым, кулларым белән стенага терәлгән эскәмияне кармаланып табып, аны уртагарак тарттым Стена корымыннан да сак булырга кирәк, иртәгә кеше арасына, хәвефле дөньяга чыгасы бар! Эскәмиянең бер башын күтәреп куйыйм дисәм, кулым чиләккә тиеп китте, чиләк бавы котны алып шылтырады Таня тагын берәр нәрсә калдырганмы әллә дип. эчкә тыгылсам, бармакларым салкын, түгәрәк металл арасына барып керде Түзмәдем, ут кабыздым, иелдем һәм чытырдатып күземне йомдым — мунча эскәмиясе астындагы яньчелгән чиләк алтын тәңкәләр белән туп-тулы иде
Бүген үзем шаһит булган хәлләр чигәмне кысып, җанымны дуыл датып талап, күңелемдә өр-яңадан калыктылар, банк ишегалдындагы ызгыз-талаш күз алдымнан йөгереп үтте, колагымда ярым кыргый ава> лар яңгырады Димәк, көндез дөрес күргәнмен, алтын талаучылар ара сында Таняның әтисе дә булган Шундый юаш. кыюсыз һәм басымчак адәм кеше талаучылар арасына ничек барып кергәндер, бусын берничек тә аңлый алырлык түгел иде Төнге ярканат кебек көнгә чыгарга баз мыйчарак, «үземнеке үзәктә, кешенеке кештәктә» диебрәк яшәгән кешене дә тартып китерә алган «сары аждаһа» комсыз-комагайларны кайлар- дан гына чакырып китермәгәндер'
Тар. җайсыз, какшау аяклы эскәмиягә көч-хәл белән сыеп сузылып яттым да. кулларымны баш астыма кушырып, тирән, котылгысыз авыр уйлар чоңгылына чумдым Кулларым тыгыз кысылыбрак йомарланды. әйтерсең лә миемне дыңгычлаган ямьсез уйлар йодрыкларга ага торды Кемнәр? Ничек? Каян?
Миңа бу сөремле кара мунчада (уйлар сөреме арасында!) көн үткәреп җибәрергә кирәк. Гайнулла белән кичен очрашабыз да. бүгенге нәтиҗәләрдән чыгып, алдагы көннең планын билгелибез Ашыгырга да. хата җибәрергә дә ярамый! Яңа властьның чуалчык, буталышлы көннәре булса да. алар бер җәһәттә чекистларны эзләү һәм табу юнәлешендә сынатмаслар, теш-тырнаклары белән ябышачак! Бу урынымны хәвефсез дип исәпләгән идем, менә бу сылама тулы чиләк кенә эшне бозды Алтын банкның яшерен подвалыннан чыгып, көнгә күренгән икән — аның тирәсендәге ыгы-зыгы, кискен хәрәкәт, талаш, үлем белән тормыш арасындагы сугыш бер чакта да туктамый Алтын мәңгелек хәрәкәттә Алтын куркыныч юлдаш!
Бәла килгән төннең беренче минутларында ук шундый куркыныч юлдашка юлыктым, һич шик юк ки. дәшми-тынмый утырган чиләк, вакыт аккан саен, дәһшәтлерәк була бара, минем язмышка яный иле. Йокы тәмам качты, чәбәләнгән уйларымның тотрыклы юнәлеше д.>. азагы да юк иде.
Йокылы-уяулы тинтерәп ята торгач, иренеп кенә көн яктырды, мунча эченә тонык нәни тәрәзәдән сүрән, өметсез яктылык агылды Көн ачылган саен мин үземә куркынычның ныграк янавын, аның менә- менә килеп җитәчәген сиздем, алтын бер урында, ачык хәлдә тик кенә ята алмый, үзе монда булса да. әллә кемнәрне хәрәкәткә китерә, озакламый кемдер килергә, комарланып, туп-туры бәреп керергә тиеш Күңелнең иң тирән төпкелендә зәгыйфь кенә өмет тә калкынып ала: «Бәлки алтынны Зоряның әтисе берүзе алып кайтып куйгандыр!» Шулай булса кана Тик бу өмет яралгысы тиз үк үлә. күңелдәге караңгы vfi дулкыннары алмаш-тилмәш килеп, китеп торалар Әллә форсат барында чыгып ычкыныргамы3 Әллә чиләге белән чыгарып тондырырга, кычыткан арасына күмәргәме үзен? Чыгарсың чыгуын, ә алтынны сагалаучылар булса? Алар да минем кебек мазалы төн үткәреп таң тишегеннән килеп җитсәләр? Йорт тәрәзәсеннән өйдә саклап утырсалар?
Бүтән барыр җирем әлегә юк. Танялар йорты иң ышанычлы саналганга. башка вариант каралмаган иде Иске, кара мунча бер чиләк
алтынлы банк филиалына әверелер дип кем уйлаган?' Бәлки бүгенгә, бүч-ге кичкә кадәр генә алтын караклары түзеп торырлар, килмәс ләр?. Алтын барын Таня белеп калса, нидер хәбәр салмыйча түзмәс, аш I коткарунын бер-бер жаен табар'
Шулай өметләнеп, икеләнгән боек күңелемне. шомлы уйлардан арындырып, аз гына җылытырга бик нык тырышсам да. барып чык- * мады. болытлы сүрән көн генә түгел, кысан мунча эче дә шактый як- = тырып. эчтәге вак төяк әйберләр, эчпошыргыч иске җиз тас. күгәргән - кыршаулы чапчак, колаксыз иләмсез чиләкләр аермачык күренә баш- < лауга. чыелдап, тирә-юньне сөмсез тавыш белән сискәндереп, капка = ачылды. Хәвеф көткәндә, капка шулай дөнья сасытып ачыла икән. “ көт тә тор. бәла килде дигән сүз! Димәк, капканы кичәге җиңүчеләр = каерып ачты, күргәнегезчә, җиңелгәнне, ягъни мине, ярты төндә капка - тавышсыз-тынсыз гына үткәреп җибәргән иде Кем йөрер? Кемнәр-” ;
Ансат кына бирешмәскә уйлап, баш очыма куйган наганымны ку = лыма тоттым ;
Капка тавышы сеңәргә дә өлгермәде, дөбер-дөбер ишек кагарга = тотындылар Кылыч кынысы белән төяләрме, мылтык түтәсе белән ка- ф галармы усалланалар, чакырылмаган таңгы кунакларның явыз нияттә - икәнлегендә шик шөбһәм калмады диярлек Тавышларына караганда = гаскәриләр Юк. болары алтын артыннан йөрмиләр булыр
Кинәт сискәнеп, дерт итеп киттем әллә берәрсе, минем эзне иснәп табып, чагып өлгердеме? Артымнан күзәтә үк килделәрме? Безнең тек - кәгә тигән мөртәт җан хыянәтчеме? Кичә мин үтә сак килдем, туктап - туктап тыңладым, алда-артта беркем юк иде кебек Минем Таня бе- ләп танышлыкны хәтерләп шикләнә калдылармы дисәң Әллә Зоря - өчен килделәрме?. Юк. тавышларына караганда, болар алтын ху- “ жалары түгел, алтын артыннан килсәләр, болан акырын-бакырып кыч 2 кырмаслар иде Өй ишеге булса кирәк, яман шыгырдап ачылды, ир-ат. солдат тавышы колакны ярды, икенчеләр басынкы гына нидер аңлатыл маташты, хатын кыз тавышы ялварды, дөп дөп нык басып йөрделәр, берзаман ыгы-зыгы сизелерлек көчәеп, тавышлар якынлашты, чамала дым. алар мин яшеренгән мунчага таба киләләр' Аяк тавышлары якын лашкач. пыяласы тоныкланып, зәңгәрләнеп беткән тәрәзәгә сеңдем, юньләп аерып та. күреп тә булмады, куе кычыткан урманы килүчеләрне каплады
Ишек авыр сөйрәлеп ачылды, кызганычка каршы, мунчага мин өметләнгән кеше Таняның әтисе түге i юантык кына, чәбәләнгән ка лын кашлы, ниндидер озын чабулы, бәрхет якалы пинжәк кигән бәндә килеп керде, ишек яктысында басып кал гы, йодрыгы белән чепи күзлә рсн уды Почмакка артым белән чумып бетеп, иренемә бармагымны аркылы куеп: «Шым бул!» дип боерулы ялварсам да. бәрхет якалы бераз аңгыраеп күзәтеп торгач, күзе ияләнә төштеме мине абайлап үкереп җибәрде, шунда ук юк та булды
Жен бар' Пәри! дип чинады куян җан
Ишегалдында кыска, кискен команда яңгырады, штыкларын алга сузып, тар ишектә бер берсенә комачаулап кысыла кысыла, яныма икс акгвардияче солдат килеп керде Берсенең кокардалы карту гы. башын нан төшеп, минем аяк очына тәгәрәп килде Шәһәрне алу. җиңү шау кымы белән җиңеләйгән, кан. мәет исеннән генә түгел, аракы чөмереп исәрләнгән бу ике акай күзне апрельдә урман аланында акылларын җуйган суерларны аткан кебек кенә чүкеп ала идем, бер нәрсә тыйды мин Ганялар мунчасында!
Ишектән чыгуга. Иванов дигән таныш бәндә белән йөзгә йөз оч рашкач. чак авып китмәдем, мин гаҗәпләндем. миннән бигрәк ул к\ рыкты. куян җанлы бәрхет яка салган сөрәннән соң шигәеп жен пәри көтеп торганда, адәми зат килеп чыккач аның аксыл тонык чырае зәңгәрләнде, юка. кан качкан иреннәре мелт мелт калтыранды
Сергей Сергеевич! диде ул бераздан 1ъ»м. нык сменен, юлдаш- ■арына карады Куянга чыгып төлкегә юлы-у шушы буладыр! Мин сезне кичә көне буе эзләдем, ә бүген сезне эзәрлекләп йөрүем түгел иде әле. без таңнан торып, кичә исәпкә алынган алтын каракларын тотып-тотып селки идек. Селкегән саен, алтын коела' Очрашу дисәң дә очрашу, билләһи!.
Казан университетына укырга дип. ерак Себсрдән үк килгән кеше иде бу Иванов. Савинков фетнәсе уңаеннан без аны кулга алдык та. эшен мин тикшердем, гаепләрлек төпле дәлилләр «.итмәгәч, озак та тотмыйча, без егетне азат иттек Мина ул бераз «иңел холыклы, вәгъ дәсез. нинди власть өстенлек алса, шуңа яраклашырга әзер торган буынсыз ялагай булып тоелды, ахыр чиктә ул кургәзгәннәр расланмады. егет «фәлән-фәләннәр фетнәгә катнашты» дип. байтак кешеләрнең исемнәрен яздырса да. алай булып чыкмады Таһиров кызып-кьиа- рып: «Иманым белән ант итәм. Иванов дигән бу явыз дошманны чыгармыйк. нык кына тагын бер селкеп карыйк1» дип. кат-кат үгетләсә дә. тыңламадык, авыр чаклар, ашыгыч бүтән эшләр өелде, озын-озакка сузарга рәт юк, чыгардык та җибәрдек Ивановны'
һәм менә, исән-сау торасыңмы, кодагый, мунча чиләгендәге алтын тәңкә кебек ялтырап, янып каршымда нәкъ үзе басып тора
Чак егылып китмәдем
Әфәнделәр, диде Иванов иптәшләренә мөрәҗәгать итеп - Танышыгыз. Сергей Сергеевич Фролов, чеканың Мәскәүдән килгән зур кешесе! Чекада миннән «авап алды Ә болары. Сергей Сергеевич, менә Ризван Гариф, «ирле халык вәкиле, калганнары сез бик нык эзләп тә кулга алырга өлгермәгән кавемнән! Ха-ха!
Ризван Гариф дигәннәре юантык, калын бармагына иләмсез алтын балдак кигән, чуар түбәтәйле кеше, саргылт кашларын «ыерды. без «кулга алырга өлгермәгән әфәнделәр»нең икесе мине ике яктан алагаемга китереп кысты, берсе, күнегелгән житез хәрәкәт белән, бил каешыма кыстырган жылы наганымны суырып чыгарды.
Чеканың Мәскәү вәкилен каптыру ошап китте булса кирәк, алар иңнәренә суга-суга. гөр-гөр сөйләшергә тотындылар
Кем? Минем монда булуымны көне-сәгате белән кем белгән дә. кем хәбәр иткән? Җавап эзләп, тилмереп, өметсезләнеп Танялар йортына карадым, тәрәзә пәрдәләре төшерелгән, өйалды ишеге ачык, анда да. монда да кеше заты күренмәде. Кызы өчен Зоряның әтисе үч ала дисәм, соңгы вакытларда аның мөнәсәбәте яхшы якка күренерлек узгәрде. без дуслаштык диярлек Димәк, башка берәү?! Кем?!
Алай булып чыкмады. Ивановның «куянга чыгып төлкегә юлыгу» дигәне бик тиз аңлашылды
Ну. диде Гариф, бәрхет якалыга карап. Боҗыр кебек кеше йомылып кереп тә китте, маңгае, иңбашлары корымга буялып килеп тә чыкты Кулындагы чиләктән җиргә ике-өч алтын тәңкә төште
Менә! диде ул кычкырып, һавадагы асыл кошны тоткандай сөенеп Ку регез! Мин сезгә «өчебезгә бер генә чиләк алтын алдык'» дип мең кат тәкърарладым. ышанмаган идегез' Менә!
Бәрхет яка. чиләкне ике куллап тотып, калтырана-калтырана Иванов алдына китереп куйды да тезләнеп, изүен ачып, ку зләрен куккә баглап чукынырга тотынды
Ходаем! Дөреслекне яклаучыбыз! Әле дә ярый син бар1 Без гөнаһлы бәндәләрне саклап торучы ходаем!
Алтынны күргәч тоташ җанланып киткән «җиңүчеләр» бер мәлгә генә мине онытып та тордылар, капка ябылмаган әллә таеп карар 1амы дигән уй башыма килеп китте Таняларның ачык ишеге янында мылтыгын иренеп кенә тоткан ак солдат басып тора, чыраена карарлык ту гел. күз кабаклары салынган, бите кызарып шешеп карабодай тәбикмәгенә әйләнгән
Бәрхет яка укынып туйгач, тагын бер кат Ивановка эндәште
Бар булганы шул!
\пы шундук тибеп очырдылар, ул. чинап улан, кычытканнар арасына барып сеңде һәм яңадан тыны ла чыкмады
Кузгалдык' дип команда бирде Иванов, тагын да җанланып, аннары елмаеп миңа карады — Бер чиләк алгынга караганда сез безгә * кыйбатрак, Сергей Сергеевич' Шулай да артыгын шүрләмәгез, үземне = чека тәбесеннән кем коткарганын онытканым юк Ярдәм итәрменI II
Күк ат җигелгән трантаска башта чиләкне утырттылар Гариф бе 5 лән бер офицер чиләкнең ике ягына кысылышты, без җәяү киттек. = Капка чыкканда, борылып карадым, пәрдәләр томаланган, йортта кеше : барлыгы бөтенләй сизелми, бөтен җир. почмаклар, диварлар сагаеп = тынып калган Бер нәрсәне аңладым әгәр мунчада мин табылмасам. * бәрхет яка әләгеннән соң Танянын әтисенә көн күрсәтмәсләр иде' Мин ? коткарып калдым аны' Чуртан эләккәндә, җәтмәгә килеп кергән шырт * лакага карап тормыйлар, аны суга ыргыталар' Хәтта бераз җиңел „ булып китте, һәр яманлыкның бер яхшысы да була шул. нишлисең = дөнья! *
Крепостька без урау юл белән бардык, баштарак моның нилектән - икәнен аңлап бетермәсәм дә. юлда күргәннәремне йомгаклап, болар = минем котны алырга, өркетергә уйлыйлар, допросның «татлысы»на ~ әзерлиләр дигән нәтиҗәгә килдем “
1 Моннан ун еллар ч»м<пм элек Татарстан Эчке ,итләр министрлыгына тубәндәгс- хат - килен тнтнте
•Калин шгһлр милициясе начальнигына - кайчандыр шул шлһгрдл яшен, хллерендл Кытайның Циндао каласында гомер итүче 3 Прохоров Инан Федоровичтан ~
үтенеч «
Хәзер мина җитмеш биш яшь Ү «әр вакыт җитсә дә. җаным һаман тыныч түгел Гомерем буе җанымны элекке куршем Сидоров Николайның яиы> этлеге, комсызлыгы һәм хыянәте талады Без анын белән күрше булып вокзалдан ерак га тугел Посадский урамының азагында. Таш күпер янында яшәдек Унсигезенче елнын августында, шәһәргә аклар кергәч, без Николай белән. Проломный банкында кем күпме теләсә, шул кадәр алтын чумыра ала икән. дип ишеттек Чиләк л>р тотын. Поддужный урамындагы бер танышыбызны ннртеп, банкка юнәлдек һәм вчебе.нә оч чиләк алтын тутырып чыктык Юлда явыз җаннар бер чиләген бездән талап .cin.ii.ip Алтынны нйгә алып кайтырга курыктык. Әтиләр ачуланып, тартып алырлар .ши шикләндек Бер чиләген аулакка Подлужныйда яшәүченең мунчасына илтеп яшердек. берсен утебечнен йортлар арасындагы бакчага күмдек «Аяк асты тынгач, тегәлләп бүлешербез», дин сүз куештык Аклар мине армиягә алдылар Николай чирләп гаскәр
II > эләкмәде Кызыллар безне шәһәрдән куганда да ул бизгәк хастасы белән ята иде Хушлашканда «Подлужныйдагы алтынны власть вәкил тәре тартып алты» - диде Алда тандырмы, белмим, калган бер чиләкне леньялар тынычлангач бүләрбез тип сут беркетеп. без аерылыштык Мин ана <Г1сән аман илтә канга алмасам. нлешемнс гадел рә нешт • мин атаган урынга җибәрерсең». - дидем Ул вәгъдә бирде Донья мине байтак с. ы тр айкап йвртте. башта Колмакта идем, аннан атаман Семеновка эләктем Кы тыллар Маньчжуриядә бик нык талкыгач, без Кытайга ук сыпырггык «Алтынны мин.т җибәр» дин. күршемә бер бер артлы үтенеч якам ла. сл хатларымның берсенә лә җавап бир мәде Бу хат белән сездән шуны сорыйм ч ирлегә сабышып нидә калтай һәм хәзинәне у < I потертой явыз җанны җәзага тартыгыз
1975 ел. 10 май»
Республиканың Эчке эшләр министрлыгында бу хатны кызыксынып укыдылар мин дыи хәбәрләр кнн дә килен тормый' Бауман районы милициясенә эшне тикшереп ачык |.||>т ■ кушылды Шул районда ншауче Вениамин Сидоровны тиз эзлән тапгьыар Гаражлы, машиналы һәйбәт пулатта яшәп ята Вениамин «Гаиләгездә алтын бар идеме’» дигән сорауги. ул «бар иде» дип. туры жаттап бирде «Кунган вафат буттан бабайдан калган мирас Анын улы минем әти. Вагай сугышы фронтында 1944 елны һәлак булды Хәли нәдэн әле дә .н м.п калды, дин, Вениамин участковый милиционерга ун алтын тәңкә күрсәтте Бүтәннәрен ювелир кибетенә банкка т.тпшыри-тапшыра яшәдек» дин онлатты
Җинаять кылучыларның исән тугеллстен эшнең кутттән узган бстуын искә алып, эш тиунын белән туктатылды
(Ип ч фимилиялгр ) зглртеп аиинды Ангор tap)
Төне буе пыскаклаган яңгыр канлы мәхшәрнең эзен юып та, җуеп та бетермәгән Рыбнорядск һәм Малый Проломный урамнары чатында, җимерелгән баррикада төбендә кулларын җәеп, тап таза яшь моряк канга тузып ята Карар җирен калдырмаганнар бичараның, пулялар теткәләп бетерү генә җитмәгән, гәүдәсен штыклар белән тишкәлән иләк ясаганнар, каты әйбер белән башын ярганнар Җәзалаучыларның ләззәтләнеп мыскыллаулары күренеп тора Анда да. монда да мәсхәрәләнгән. туралган гәүдәләр ауный, мәетләр өстенә кемнең кайсы урында совет властена хезмәт итүләре турында язулар ташланган Ирексездән танышларымны эзли башладым һәм. Зур Проломный урамына борылганда. университет студенты, таныш чекистны таныдым Ияге умырылып чыккан, баш чүмече чәрдәкләнгән, күзләре чокылган, кул-аяклары сынган булса да. мин аны таный алдым Күтәрелеп карадым. Ивановның күзләре әле мина, әле мәеткә таба сикергәли. ул. елмая төшеп, кулын минем иңбашыма салды, мин кискен хәрәкәт белән, җирәнеп, кулны алып ташладым
— Курсташлар идек без аның белән, яши белмәде,— Иванов канәгать. тавышы чәңгелди.— Я. ничегрәк. Сергей Сергеевич, гыйбрәтләр җитәрлекме? Сезгә сабак булсын өчен әйтәм. бирелгән сорауларга туры җавап бирсәгез, белгәннәрне яшермәсәгез — яшисез.
Дәшмәдем, башым, авыраеп, түбәнрәк иелде, аклар кулына төшкән иптәшләремнең язмышы турында әрнеп уйладым Мине дә шундый язмыш көтмимени? Без Воскресенская урамына менеп крепость капкасын үттек. бер җирдә дә сак күренмәде. Мине гарнизон гауптвахтасынын унөченче камерасына кертеп яптылар. Ивановның йөзеннән елмаю сүнмәде:
— Беразга монда торырсыз,- диде ул — Уйланыгыз!
Әллә каян гына килеп чыккан Ризван Гариф түбәтәен селкеп:
— Кызлар юк-югын. мәгәр күңелсез түгел анда. - дип хихылдады
Алар китеп, озак та үтмәде, ишек бикләре тагын шылтырады, камерага бик нык кыйналган ике эшчене керттеләр, чырайларына карап, мин аларның татарлар икәнен чамаладым Дымлы, салкын таш идәндә бераз аунагач, алар, калкынып, телгә килделәр, үзара татарча сөйләшә башладылар да русчага күчтеләр.
Эш мөшкел,— диде беренчесе шешенгән канлы кулларын көчкә кыймылдатып Урамга чыгар хат калдырмадылар Кибет хуҗалары, бүселеп чыгып, бергә төйнәлгәннәр, җиңнәренә ак бәйләгәннәр, ары- бире чабалар, күзләре акайган, акыралар, кулларына кем килеп эләксә, шуны тотып яралар Аткүз Галәви берәүне күрсәтеп «Әнә. комиссар бара!» — дип акырган гына иде. атып та ектылар теге бичараны Үз күз алдымда тәгәрәп җан бирде.
Икенчесе көрсенеп аны җөпләп утырды да бераздан:
— Мирза Ибраһимов булабыз без. борадәран Кәримовлар матбагасында эшлибез Менә. агай, кибеткә кереп чыгыйм дип урамда күренүем булды, квартальный «Әнә большевик килә, җанын җәһәннәмгә олактырыйк!» дип илерә башлады Акгвардиннарга шул кирәк тә. котырган эт сыман кемне тешләргә белмичә койрык чәнчеп йөриләр иде. каптырып алдылар' Кыйнап юлда ук үтерәләрме дисәм, исән-аман китереп җиткерделәр тагын.
Беренче эшче «Победа» фабрикасыннан икән, иптәшенең сүзенә ялгап китте:
Ул «ак җиңнәр» безгә дә килеп җитте. Уннан артык кеше, йөз кешедәй кычкыралар, «көнегез бетте, кабахәтләр!» — дип акыралар. «Буржуйларны жәлләмәдегезме, хәзер менә әҗерен алыгыз!» — дип. бөтенебезне стенага каратып тезделәр, байтагыбызны атып ектылар, мине типкәләп монда китерделәр
Эшчеләр гауптвахтаның «затлы, офицерлар камерасына» ялгыш килеп эләккәннәр икән, төш алдыннан аларны бүтән камерага күчерделәр. кичкырын атарга алып чыктылар
Ал ардан сон минем яныма большевиклар партиясенең Казан губерна комитеты рәисе Яков Шейнкман белән хәрби әсирләр эше буенча комиссар булып эшләгән Павел Беренсны кертеп яптылар Салкын гына күрештек, хәл-әхвәл алыштык, аларны да әлегә. минем кебек үк. җәзаларга өлгермәгәннәр икән
Чонда очрашуны көтмәдегезме? тиде Шейнкман. минем с\ * райган чыраема карап - Нишлисең, мин дә көтмәгән идем, патша зин = даннарын татыдык, иллә мәгәр учреднловчылар тотып ябар дигәне уема - да кермәде' Үз вакытында нигә китә алмадым дигәндә, эш болай булды < дары заводы эшчеләрен үзем коралландырдым, ахыргача аерылмаска £ сүз бирдем, аларга тиз арада Свияжскига китәргә кирәклеген хәбәр ~ итмичә шәһәрдән чыгып качуны хыянәт дип санадым' Хәбәрем барыбер f соңарды Аннары Ул гаепле төс белән елмайды - Улымны күрә сем дә килде' Мондый мәхшәрдә, җитмәсә гел яңгыр, юештә хатыным 5 баланы үзе белән алып китәргә йөрәксенмәде, аны да мин урнаштырып = йөрдем..
Авыр хәбәрләрдән барыбыз да авыраеп калып, уртак бер сорауга = да төпле җавап таба алмыйча утыра торгач, кичне җиткердек ф
Аннары эшләр кыекка китте' - дип дәвам итте Шейнкман, бая - өзелгән уйларын ялгап. Калдым Госпитальгә кереп кундым, иртән = яңагымны бәйләп Грузинский урамындагы госпитальгә юнәлдем Ке - сәмдә доктор Аккерман исеменә паспортым бар. каушамыйча диярлек * барам! Таныш врач ике-өч көн больницасында яшереп асрый алса. „ димен, алга таба күз күрер Барсам, врачым больницада да. янәшәдәге = өендә дә юк. эчемә пошаман тулды Өмет аңарда иде' Улымны алып ~ калмас микән дип тә өметләнгән идем Больница бакчасындагы куелык - та көтеп утыра идем, янымнан үтеп баручы больница хадимнәре шәй- " ләп алдылар Мин дә аларны күрдем Исәнләштек, бәйләгән яңагыма ; ишарәләп. «Доктор бик кирәк иде. үтереп сызлый, кайдалыгын белми - сезме?» дип сорадым «1Ок». диләр тегеләр, үзләре, куркынып, як- " якларына караналар Алар да мине таныган икән, чирек сәгать тә үтмәде, акгвардияче патруль ияртеп, әйләнеп тә килделәр Аннан инде, юл туп туры!. Исән калсагыз, исемнәрен онытмагыз, патруль мина .шарның кемлеген белдерде, фельдшер Фурсов белән больница надзирателе Мокеев1 Ни сәбәптән алар мине дошманга тапшырды? Баксаң, ran гади хезмәт кешеләре, совет властеннан зыян зарар күргәннәре юк. эшләп ашаганнар Хыянәтнең асылын да. сәбәбен дә аңлап бетерә торган түгел Власть кешеләренә ярарга тырышалар дисәң, аннан Мокеевларга ни мәртәбә?! Көтелмәгән хәл хыянәткә этәрә дисәң, тагын юк
Хыянәтләрнең зурлыгы һәм төре күп. дидем мин. Шейнкман ны куәтләп, һәр сатлыкҗан аңа үзе сайлаган юлдан үрмәләп килә'
Йөнтәс яңаклы Павел Беренс, зәңгәр пыялалы күзлеген туктаусыз сөртә-сөртә. камерага аяк басканнан бирле ләм мим сүз катмады яңа кергән кешеләргә дә эндәшмәде, ул кая килеп эләккәнебезне, инде моннан котылып чыкмак юк икәнлеген аңлый иде булса кирәк, бер урында тик багып торды Бәлки Шейнкманның «хыянәт» дигән куркыныч сү з- нен асылына төшенергә теләгәндер3 Анык сүзсезлегснен төбен аңлап бетереп җиткермәдек, аларны 9 августта, көн тәмам яктырып килгәндә, гауптвахта ишегалдына алып чыгып аттылар
Иртән атачакларын кичтән үк белсәләр дә. алар күрер күзгә бер дә үзгәрмәделәр. Шейнкманның җилкәсе бераз бөкрәя төште тә Беренс, күзлек пыялаларын сөртә-сөртә. кулъяулыгын юешләп бетерде Шсйнк- манныц ихтыяр көче бөркелеп торган йөзен гомергә онытасым юк Баш та ул улына хат язды, аннары пыяла кыйпылчыгы белән стенага шушы
' Фурсов I К 30 яшендә. Мокеев I .1. 54 яшендә, ревтрибунал кярәры г>< . •>. 1‘ЛН ашын 10 октябрендә атылдылар
сүзләрне чокыды: «Мине тиздән атачаклар Бәхил булыгыз' Улыма соңгы васыятем - әйбәт кеше бул!» Астарак кәкре-бөкре хәрефләр белән имзасын тырнагач, озак кына карап торды ..
Атарга алып чыгар алдыннан Шейнкман тагын сүзчәнләнеп китте: Дошманның максаты һәм нияте көн кебек ачык: алар, тоташтан жан кыеп барып, эшчеләрне өркетергә, большевикларны каушатырга маташалар Үзләре чамасыз нык курыкканга шулай кыланалар! Көче бар берәүдән дә курыкмый. бүтәннәрне куркыту исәбенә дә яшәми, яшәр өчен аңа үз көче, абруе, ышанычы житә. Бу уңайдан Энгельсның Маркска язган сүзләрен белмисезме. Сергей Сергеевич?
— Хәтерләмим.
— Әле исемә төште: «Террор — күпчелек очракта куркаклар төр кеме тарафыннан үтәлә торган шәфкатьсезлек, үзләрен тынычландыру максатыннан башкарыла торган эш», дигән ул
Аларга соңгы сүз иреге бирделәр Шейнкман язган хатын бердәнбер улына тапшыруларын үтенде Аклар мыскыл итеп хатны аның күз алдында ук ерткалап таптадылар Беренс тартырга сорады һәм ни өчендер зәңгәр пыялалы күзлеген чалбар кесәсенә тыкты. Пөхтәләп кулъяулыгына төреп Тартып бетергәч. Шейнкман тураеп:
— Атыгыз, жәлладлар. ерткычлар' Җан кыюдан башка эшегез дә юк сезнең! Әмма көннәрегез санаулы! - дип кычкырды.
Алар өчәү иде. һәм аларны хәзер бөтен гауптвахта белә. Яна кергәннәргә иң әүвәл шул дәжжалларны сөйләп бирәләр. Җәзалау, ату йөкләнгән комендант ротасы командирларыннан өчәвесе — Мышкин. Попов һәм Иванов кансызлыклары белән ул көннәрдә дан казандылар Аларның шәфкатьсезлегенә солдатлар да хәйран кала торган иде. Үлем гә хөкем ителгәннәрне жиргә салып таптау дисеңме, борын-колакларны кисеп алу. камерадан типкәләп алып чыгып өскә басып сикерү дисең-ме,— берсе дә. берсе дә калмый иде. Студент Иванов миңа мәктәпнең «яхшысын» әзерләгән!.
Алып чыгып, стенага териләр дә:
— Герман шпионнарына ут! — дип акыралар
Көпшәләрдән ут бөркелеп чыгып, дөнья йөзенә яктылык, жылылык өстәргә килгән большевикларның гомеренә соңгы ноктаны куя. атылучыларның шпионнар түгеллеген хөкем чыгаручылар да, атучылар да бик шәп беләләр!
Камера ишеге шапылдап ябылырга да өлгерми, тавышсыз гына тагын ачыла, канга батырып, яңадан-яңа корбаннарны кертеп ыргыталар. алар күргән-белгәннәрен безгә сөйләп бетерергә дә өлгерми, ишек тагын ачыла, әлерәк кенә китергәннәрне атарга ук алып чыгып китәләр. Шәһәрдәге канлы вакыйгаларны ишеткәч, йөрәк ярсып тибә, кан суынып китә. Төн уртасында кергәннәрдән берә\ Казан губерна юстиция комиссары — егерме өч яшьлек Мартин Мсжлаукның һәлакәтен хәбәр итсә, аның артыннан ук кергән иптәш өлкән профсоюз хезмәткәре Абрам Павлович Комлевның үлеме турында сөйләде.
Күз алдымнан күпме үлем, жәзалау үтеп торса да, мин һаман алдагы көннәр турында уйлыйм, иптәшләрнең, белгәннәремнең. белмәгән- нәремнең язмышы турында сорашам, белешәм, бигрәк тә кулга алыну сәбәпләрен ачыкларга телим, кем сатканын, хыянәтчеләрнең кем булуын хәтеремә жыя барам...
Комлев квартирасына, юнкерлар ияртеп, поручик Антипин2 килеп керә. Комлевны кулга алалар һәм кайчандыр без эшләгән Набоков йортына алып китәләр (нинди аяныч хәл — элек чека урнашкан йортта хәзер Комуч контрразведкасы!) Ишегалдына алып керүгә үк. Комлев-
1 Антипин Г. А 1922 елда Полтавада чекистлар тарафыннан кулга алынып, озак срокка төрмәдә утырырга Казанда хөкем ителә.
ны аталар, ул егыла, озата килгән хатыны врач эзләп таба Антипин килеп җитеп, каты яраланган Комлевны атып үтерә
Өч көннән соң безнең янга шактый кырыс кыяфәтле, аскы ирене салынкырак, киң калын иякле бер егетне кертеп ыргыттылар Ул башка лар кебек идәндә ятмалы, җилем туп сыман сикереп торды да кон войиын үзеннән дә катырак сүгенергә кереште Оста, тәмле итеп сүтә * тегеләрне, тетмәләрен тетә, сокланырсың! Ертык изүеннән бакыр кал = кан кебек күкрәге, күкрәгендәге зәңгәр канатлы горур бөркете челәеп £ күзгә кереп гора. Егет чирек сәгать чамасы урын таба алмыйча идән | уртасында боргаланып, тилгән күзе белән берәм-берәм барыбызны кап = шап чыкты да минем яныма килеп кысылды, пышылдап кына
Сергей Сергеевич сез буласызмы? дип сорады
Монда Сергейлар күп булыр, дидем мин шигәеп
Сез' лиге ул күңелле җиңеллек белән Мин закондагы карак 5 булырмын, агым Гитара Мине бөтен Идел буе белә' Китергән кылыч : лыларга да «Әгәр чиста якка, офицерлар арасына кертмәсәгез. кырык картагызга бозым җибәрәм. кырыкка җиткәнче кәкшәерсез!» дип өр £ кетгем Берсе, картуз кигәч кенә буе метр ярымга җиткән селәгәй • «Беләбез, син Гитара!» дип тора Ә сез чекист Сергей Сергеевич ? Фролов!
Күчеп утырыр идем, камера шыплап тулган чак. «законлы карак _ әллә кая түшәмгә текәлгән хәлдә һаман пышылдый
Гайнулла да белә мине' Бер ишегалдында яшибез Сезгә шуны - җиткерергә кушты җавап алырга барганда ук качарга тырышыгыз' - Барасы юлны сезнекеләр көн төн күзәтә Әгәр Набоков йортына алып барсалар. Песәй тыкрыгы башында җигүле ат торыр Порттан ычкыну - сезнең эш. чыккач та тыкрык башына элдерегез! Кучерны танырсыз _ дип уйлыйм Эх. үзем анда булсаммы? Я иртәгә, я берсекөнгә чакыр - мый калмаслар, диде Гайнулла Ычкыну читен түгел, монда аларнын рәтле тәртибе юк. эт баш. сыер аяк Гайнулла шуны да әйтергә кушты '
һәй. миңа ни булсын? Яшен таШ)ЫН кем күргән5 Без. караклар, хәлдән кнлгән кадәр совет властен да нолыккаладык Әзрәк тотарлар да чыгарып җибәрерләр I ауптнахтага эләгер өчен, бер алгый сәгать әрәм китте, шул гына'
Кыен хәлдә калганда, үзеңнең ялгыз түгеллегеңне белү көч өсти, билгесезлеккә әз генә ачык төс кушылганда да күңел күтәрелеп китә Иргәгәгә. киләчәккә өмет белән карыйсың Иртәгәнең язмышыңны хәл итеп куюы бар! Карак китергән хәбәр сискәндереп җибәрде, әйе. алар мине монда озак тотмаслар, качарга, качар өчен көчне сакларга кирәк Мин онытылырга тырыштым, йокларга, хәл алырга кирәк иде ’З з ү зем > «Покла йокла' дип боерам Алда сине көтелмәгән сынаулар көтә'»
Гәрчә ул. алтын сәгатен жәлләп, ярым сәгать ахылдаса да. карак ның нинди юллар үтен камерага эләгә алуын белә алмадым, анысы бүгенгәчә карашы билгесеглектә калды
Зарыгып көткәнгәме, икенче көнне ишек ныграк дөбердәде, үткер ачкычлар тешкә тиеп шылтырады, ике култыгымнан эләктереп, авыр йогак белән җилкәмә төя гөя. мине тарантаска чыгарып утырттылар, янәшәмә икс конвой сеңде, чыбыркы чыжлады, һәм без җан фәрманга юыртып киттек Гоголь урамына, элек гә. хәзер дә атаклы Набоков йортына бел бик ТИЗ барып җиттек Олькениңкийны хәтерләдем Без күпме г -"' сарыф итеп контрреволюция белән көрәшкән, йокысыз төн нәр үткәргән, хәвефле гаңнар каршылаган йортка хәзер мине читләр алып керәләр I аенләнүче сыйфатында! Күптән тимер рәшәткә артын ia дөмегәсе җаннар, революциянең явыз дошманнары, хыянәтчеләр хәзер б\ йортта хуҗа' Без баш бирдек, иптәшләрне шәһәрне саклап кала атмадык, жнтм.и > үзебез (л ки лги каптык Ваемсызлык, саксыз з зҗрн
бәсезлек аркасында, күбебезнең башына хыянәт җитте. . Алар бүген монда хужа икән, димәк, без җитәрлек дәрәжәдә көрәшмәгәнбез, кайдадыр йомшаклык, сүлпәнлек һәм жебегәнлек күрсәткәнбез. Григорий Шмулевич безне мактамас иде..
Керәбез. Җиңүчеләргә лә. җиңелүчеләргә дә баш иеп ачыла торган шул ук ишек. Минем тәшвишле адымнарымны иртә-кичен ничә тапкыр санаган шул ук тимер баскыч араталары һәммәсе таныш, якын, алай да күңелем борчыла, тирә-ягымда нидер нык үзгәргәнен тоеп бәргәләнә. Баскычтан менә-менә аңладым: ис үзгәргән икән! Бөтен жирдә ят ис. тир исе. ияр каешы исе. ашыгу-кабалану исе. Лыбыр-лыбыр сөйләшеп, упыр-тупыр атлап, олы булырга тырышып, каршыма өч гимназист төшеп килә. Бала-чага, кулларына мылтык кергәч, балалар үзгәрә, өчесе дә бүре булып миңа карыйлар Театр уйныйлармы, сызылып чыгып килгән мыеклары да корым белән генә буяп куйган кебек, юк. уйнамыйлар, болар кулына эләксәң, исемеңне дә сорап тормаслар...
Кайчандыр үзем эшләгән кабинетка төрткәләп керттеләр, мине анда ай-кояштай балкыган, чәчен бритва белән кырдырган якты башлы Иванов каршы алды Башы озынча кабак кебек икән, нигә чәчен алдыргандыр. ахмаклыгы тагын да ачыграк күренә ләбаса хәзер Мине керткәндә. ул. аягүрә басып, нидер укый иде. баш кагып, миңа утырырга боерды да. арты белән борылып, тәрәзә аша урамга текәлде. Сизәм. уйный! Беләм. кылана! Аңлап бетермәгәнмен теге чакта мин бу адәм актыгын! Хаталарың белән очрашканда, үткәндәге ялгышыңны аңлаганда. йөрәк әрни, күңелсез, ирексезләп куырылып, кечерәеп каласың...
— Рольләр алышынды. Сергей Сергеевич! Сезне үз катымда һәм шушы гүзәл сыйфатта күрүемә шат икәнемне яшереп тормыйм, аңлыйсыз. Тирән хөрмәт йөзеннән сезгә уйланырга вакытны мул бирдем! Берәүне дә алай озаклап иркәләмибез, ә сезгә бүләкнең зурысы эләкте — гомер! Хәзерге заманда бер көн бер чиләк алтынга алышынмый! — Ул нидер хәтерләп көлеп куйды. - Күз алдыгыздан шактый вакыйгалар үткәндер, ата большевик Шейнкманны да камерагызга минем боерык белән керттеләр. Шаярып утырырга вакыт юк. киек-җанвар эзенә төшкән сунарчы акны-караны күрми' Алга ыргыла, алга! Хәзер без җиң сызганып, изү чишеп тотындык, эзгә төштек! Язмыш жебен кулдан ычкындырмабыз, нәтиҗәдә бөтенегезне кырып бетерәчәкбез! Сез киләчәккә ышанасыз ахмаклык! Тәрбия юлы белән кешеләрне иманга китереп була дип инанасыз жүләрлек! Алай кәнфитләнеп утырырга акыллы кешеләргә ходай вакыт бирми. Кулдагы кылыч өскә күтәрелгән икән, ул кемнеңдер башын кыярга тиеш! Әйе. Шейнкманны кысып, әллә ниләр белеп булыр иде Нигә?' Кирәкми! Без бүгенге көн кешеләре, безнең кулда козырь — сез бар
— Зурлавыгыз өчен рәхмәт. Ә иртәгә? — дип сорадым мин.— Бөтенебезне кырып бетергәч, кем белән гомер итәрсез? Кем иген игәр, йортлар салыр, ниһаять, кем сезгә кабер казыр?
- Чүп-чар халыксыз яшәп булмас дисезме? — Ул биек аркалы урындыкка килеп утырды. Рүсиядә катыннар җитәрлек, хәттин ашкан! Тудырырлар Статистика барын да белә диләр, аңа мөрәҗәгать итсәк, җир шарында татар белән еврей сан ягыннан кытайларны да ашып киткән!
— Иртәгә ни булыр? дип кабатладым мин Сугыш бетәр, ышанам. ул безгә җиңү китерәчәк Җирдә яңа буын туар һәм ул сезне каргап һәм каһәрләп кенә яд итәчәк. Каһәрләп, каргап кына! Бүгенге мәгънәсез мәхшәрдә, мәгънәсез җәһәннәмдә ирләрен, туганнарын, апа-сеңел- ләрен судсыз-нисез югалтканнар алдагы көннәрдә сезнең вәхшилекне онытырлар дисезме? «Тотрыклы демократик власть вәгъдә итеп, илне канга йөздереп, иртәгәгә юл саласызмы?'
Салсак ни?' Мин студент юрист, «илдә тәртипне җәлладтан һәм руханилардай башка урнаштырып булмый», дип өйрәттеләр безне. Үтерәбез, кырабыз, без. эсерлар, террорны сәяси көрәш формасы дип кабул игтек һәм халыкны да шуңа күнектереп киләбез Хәзер ул шулай уйлый!
Килешәм, революцияләр законлы нигездә яралмый, чөнки рево люция яшәп килгән кануннарны кырып-себереп. җимереп туа' Иске за- = коннарны яңасы алыштыра Ә сез искене без себереп түккәнне кире - кайтарырга тырышасыз Шул йомгаклаусыз көрәштә сез кем — җәллад- | мы. руханимы? Көчлеләргә сыенып, ярашып яши алырлык бөҗәкме = әллә сез дисәм, сезне көчлеләр янына якын җибәрергә ярамый икән! Т Властьны алу бер нәрсә, аңа хуҗа була белү авыррак
Аның яңаклары тагын зәңгәрләнеп китте, ул үзе корырга маташ - кан кәмиттән ялыкты булса кирәк, чынлыгына кайтты, аяк тибеп
Җитәр. - дип кычкырды - Җитәр1
Менә хәзер мин сезне тулысынча аңлыйм Көлемсерәдем
Бәхәс чоры үтте. Сез җавап алганда, эшне коры тота идегез = Мине бер мәлгә үз шәкертегез дип уйлагыз Идән астында күпме боль- ф шевик калды? Чекистлардан шәһәрдә кемнәр бар? Сергей Сергеевич. - кыланмагыз, сезне ялгызыгызны калдырмадылар! Очраклы рәвештә шә- = һәрдә тоткарландым дип. төтен җибәреп маташмагыз Барыбер ышан- - мыйм Менә кәгазь, карандаш Адресларны, исемнәрне, явкаларны. бер - сен дә калдырмагыз Корал кайда саклана? Берсен дә калдырмагыз. « урыннарны күрсәтегез Максат Максатыгыз ачык, аңа нинди юллар * белән ирешүне планлаштырасыз? Кыскасы, ни уйлыйсыз, ни беләсез * һәммәсен теркәгез Яшермим, гомерегезне саклап кала алмам. Россия - алдында гаепләрегез чамасыз зур. мәгәр кыйнаулардан азат булырсыз ” Ә бездә оста куллар җитәрлек, ыжгырып көтеп кенә торалар Россия 2 үзен Германиягә сатучылардан үч ала' Үч! Үч'
Нәкъ шул вакытта ишек ачылды (бусы да алдан килешенү белән- * ме?). кемдер, кул изәп, Ивановны чакырды Ул өстәлдәге кәгазьләрне тартмасына сыпырып төшерде, бикләп алды, һәм мин кабинетта ялгызым калдым Башымның арт чүмече сызларга тотынды
Ул чыгып, ярты минут та үтмәде, күрше бүлмәдән бик яман акыр ган тавышлар ишетелә башлады Бусы да спектакльме? һәммәсе мине бөгәр, сындырыр өчен эшләнәме5! Спектакль икән. әйдә, без дә уйнап багыйк, чак кына көттем дә тәвәккәлләп ишеккә юнәлдем.
Ишек ачылуга күкрәгемә штыкның салкын, үткер очы килеп төртелде Төртке төртке сыткы битле сузан егет керфексез яшькелт күзләрен терәп
Кая? дип җикеренде
Әтәч тавышы, мөгаен, өлкән класста укучы гимназисттыр
Тышка чыгасым килә. дидем мин һәм. штыкны бер якка аударып. коридор буйлап киттем Беренче катка төшәргә һәм коридор аша узарга кирәк иде Ул. штыгын минем калак сөягенә тидерә язып бер карыш та артта калмыйча ияреп барды. Туалетта чигәләремә салкын су тидереп алдым да чыктым, коридорның буш икәнен күз читем белән чамаладым, баягы аһ-зарлы илергән тавыш монда да ишетелеп төшеп җигә, контрразведчиклар хәзер шунда җыелган ахрысы, алар шулай, берыләп җәзаларга яраталар, эш үземдә калды Джиу-джитсу ысулы белән конвойның йокы артериясенә ныклап басуым булды, ул буш кап 4I.IK кебек бүселеп тә төште, аны. култык астыннан эләктереп, туалетка сөйрәп кертеп ыргыттым да. ваемсыз күренергә, кабаланмаска тырышып атлап, йорттан чыктым Законлы карак хаклы булган, «җиңүчеләрнең» тәртибе юньләп урнашмаган икән, ишек катында кем беләндер күңелле гәпләшеп торган сакчы мина әйләнеп тә карамады, ү зе сөйләшә, үзе югарыга, таныш гашкыны килгән якка кулын изәп күрсәтә
Ул бусыз гына урамга хк үтә алдым
Өс-башын килештереп киенгән, ак алъяпкыч бәйләгән, түгәрәк бүреген каш өстенә батырып куйган, мыек-сакал ябыштырган Гайнулла кузлада көтеп утыра иде Мин кабриолетка сикереп менгәч: «Ку әйдә!» - шн кычкырган кебек булган идем, соңыннан Гайнулла «Син ул сүзләрне пышылдадың. Сергей Сергеевич!» диде
Песәй тыкрыгыннан Балык мәйданына төштек, олы урамны да ансыз монсыз гына үттек, күперне чыктык һәм Кәжә бистәсенә житкәч. Гайнулла юртып барган атны сулга, аулак тыкрыкка борды, без озакламый гел эшчеләр генә яши торган Алафузов бистәсенә барып кердек Тәгәрмәч кыршаулары астыннан чәчрәп чыккан кара коймаклар выж да выж янымнан очып тордылар
Шактый баргач. Гайнулла атны тыйды, ул арада сул яктагы капкадан нәкъ аның төсле үк киенгән кыска кара сакаллы бер агай чабып чыкты да Гайнулла урынына кузлага менеп утырды, без жәһәт кенә сикереп төшеп калдык. Кабриолет шылтырап үтеп китте, без ачык капкадан йортка, өйалдына кердек, кочаклаштык, шул чакта өй ишеге ачылды һәм аннан авыз читен яулык почмагы белән томалаган Сажидә апа. сөйкемле Сажидә Салиховна килеп чыкты. Без аларның таныш-ларынамы. ерак кардәшләренәме килгәнбез икән
Яңалыкларым байтак. Сергей Сергеевич. диде I шну l la гәр чынаякка чәй ясый-ясый Кайсысыннан башлыйм!-’ 'Яхшысын нанмы, әллә начарыннанмы?
- Яхшысыннан Яхшылык тансык, шуларын сөйлә! Начары зиһенне тагын да чуалтып жибәрер дә. яхшысын бәяләрлек аек акыл, хәл калмас
Сажидә Салиховна, тирән тәлинкәгә өеп. кайнар коймак кертте, шунда ук авызга су йөгерде, ашказаны сулкылдарга тотынды, баш иеп. аңа тирән рәхмәтемне белдердем, ул. сөенеч тулы ягымлы күзләре белән сөеп карый-карый. аяк очларына басып чыгып китте
Безнекеләр белән тотрыклы элемтә урнашып килә. Красная Горка тирәсендә урманда даими очрашу урынын оештырдык. Свияжскида безнең гаскәрләр чигенүдән туктап, оборонага күчкән Хәбәрләр дөрес булса, анда акларның бер генералын үтергәннәр Аклар Идел күперен ала азмадылар, аларның һөжүме хәлсезләнеп туктады.
Бусы бик яхшы1 дидем мин яктырып.
Фәридә Свияжскида булып кайтты. Лацисны күргән.
— Димәк, ул исән?
Исән генәме. безгә өеп эш жибәргән! Аңа ашыгыч рәвештә жавап әзерләргә кирәк булыр Тагын шул шәһәрдә аерым группалар кичәге көнгә кадәр корал ташламадылар Себер трактында, артиллерия казармалары тирәсендә, әле атышлар бүген дә кызып-кызып китте. Анда Пальгуновның коммунистик отряд сугышчылары һәм Славен дивизиясенең калдыклары, атыша-атыша. Бисктау ягына чигенгәннәр Безнекеләр военрук Авровның Казаннан китүен күреп калганнар Кыскасы, шәһәр һаман бирешми, һаман көрәшә, сугыша' Гәрчә яңа хужалар халыкны тоташтан өркетәләр, яныйлар, куркыталар Менә нинди дәһшәтле приказлар эләләр алар'
Гайнулла тәрәзә төбендәге гөл чүлмәкләре арасыннан бер саргылт кәгазь суырып алып миңа сузды
«Идел буе фронтының Төньяк гаскәрләр группасы командующие капитан Степанов Казанны «хәрби хәлдә» дип игълан итә»
Ә менә монысы «Комуч демОкратиясе»нең белдерүе
Каян табып өлгергәндер болармы Гайнулла, егетнең житезлеге бар. нтгер егет!
«Казан һәм тулаем Казан губернасы вакытлыча гына Самара шәһәренә урнашкан Учредительное собрание әгъзалары комитетына буйсына Шәһәр һәм Земское идарәләренең соңгы сайланыш әгъзалары
агымдагы эшкә керешәләр Барлык дәүләт һәм жәмәгать оешмалары Комучның аерым вәкаләтле Б К Фортунатов һәм В М Лебедевка буйсыналар».
Ахырдан өстәп куйганнар:
«Казанда һәм Казан губернасында совет власте мәңгегә бәреп төшерелде. большевиклар куылды Курыкмагыз. ул бәдбәхетләрне кайда * да юк итегез!» х
- Менә шушы боерыкка таянып, алар шәһәрдә кемне күрсәләр. С шуны суялар Шәһәрдән китәргә өлгермәгән иптәшләрнең инде ку бесе < һәлак булды, дип дәвам итте Гайнулла дулкынланып — Смоленскидан- х мы. Курскиданмы эшчеләр отряды килгән булган Без аларны белми дә £ калганбыз. Отряд комиссары аклар кулына эләккән Аны ерткычларча = бик озак газаплаганнар, тереләй жиргә күмгәннәр, казып чыгарганнар * «Нинди кызыл частьлар килде’ Тагын киләләрме?» — дип сораганнар 5 Комиссар түзә алмаган: «Ике полк килде», дигән «Үч полкы һәм нәф f рәт полкы' Шуларны жинә алсагыз, була, җиңмисез икән, сез хәшәрәт > ләргә көн юк! Кызылларны жинә алмыйсыз1..» Атканнар батырны, исемен = дә белә алмый калдык ф
Газеталар белән гадәттән тыш мавыгып китүемне күргәч. Гайнулла = бер мәлгә сүздән тыелды, куе ясалган кап кайнар чәйне яңартып. чәш = кәне кулым кырына ук этеп куйды
Вакыйгаларның үзе шаһит булганнарына дөп-дөрес бәя бирә алыр 2 лык зирәк дустым каршымда утырганда, нигә мин. онытылып, газета < ларга ябыштым сон?! Гайнулланың нинди хәбәрләр җиткерәсең дә. е аларга ничегрәк йомгак ясыйсын да чамалый ала идем мин Кулларына власть төшкәч, революция ясаган чын кешеләрне кырып бетерергә - йөз тоткан ак ерткычларның канлы вәхшәтлеген күзаллау читен түгел' Газеталардан, стенага ябыштырылган ашыгыч боерыклардан мин бер з генә нәрсә контрреволюниянен эчтәлегендә яңалык эзләдем Курка лар. кабаланалар, чәбәләнәләр Шул хәлдә дә үзләренең очраклы һәм * вакытлы булуларын халыктан ничек яшерә алдылар икән дә бик күп ләрне кыска арада үз ягына ничек аудардылар икән’ Әгәр безнекеләр күпләп-күпләп кырыла икән димәк, аларны кемнәрдер, шушы шәһәр кешеләре тоттыра бит' Шулар сата’ Ерткычлар кулына бер гаепсез та тар эшчеләрен тотып бирә. Комлевны. Шейнкманны. башкаларны
Мин. тетрәнеп, шушы сорауга җавап эзләдем
Менә 2 иче номерлы приказ Казанда яшәүче барлык офицерлар (барлык!) 7 августка Хәрби комиссариат бинасына җыелырга һәм «Ха лык армиясе» сафына язылырга тиешләр «Офицерлар, килми калган очракларда, сугыш заманы законнары нигезендә каты жәзага тартыла чак Алардан хәрби инструкторлар һәм командирлар әзерләнәчәк»
Шулай булсын да ди' Офицерларны чакырулары табигый
3 нче приказ да аңлашыла «Казан Халык армиясенә ирекле язылу башлана Рәхим итегез, кардәшләр'» Русча һәм татарча
Бусы да ачык, яңа власть үз эшен армия ныгытудан башлый икән, димәк, ул яңа кан коюларга, яңа сугышка әзерләнә Сугышның алда тагын да рәхимсезрәк җәеләчәгенә исәп тота
Уйлардан, укудан тукталдым да текәлеп торган Гайнуллага карадым
— Таня кайда, белмисезме’
Белмим. Сергей Сергеевич
Белсәң, яшермә
— Гафу ит. Сергей Сергеевич Шәһәрдәге хәлне ачыкларга, сез не коткарырга кирәк иде Ендаковнын боерыгы шулай булды Таняга күз җитмәде, вакыт да калмады Син очрашу урынына килә алмагач, бардым, мәгәр аларныц өе тирәсендә кеше-мазар күренмәде
Арт чүмечем котырып сызларга кереште. Чыдар әмәл юк Сыз лау күкрәккә, йөрәк тирәсенә күчте Аларга ни булды икән’ Берәр яры китә алдылармы’
— Әллә Саҗидә апаны җибәреп кайтарабызмы? — диде Гайнулла Шулай уйлаштык. Саҗидә Салиховнага аңлатып торасы юк. ул иске-москы киемнәрен киеп, ертык шәлен ябынып, шунда ук кыптырдап чыгып та китте
Зинһар, сак йөрегез. Саҗидә Салиховна.
Ул чыгып китте, мин. комучларның сары кәгазьгә басылган кара боерыкларын йомарлап, дустыма карадым.
— Беләм. Шейнкман. Беренслар һәлак булды Тагын кемнәр алар кулына төште?
— Күпләр. Иң аянычлысы — Мулланур Вахитов Алабуга өязе советы рәисе. Сергей Гассар. эшче отрядның командирлары бертуган Егор һәм Константин Петряевлар. Казан хәрби округы командующие ярдәмчесе полковник Руанет, округ штабы начальнигы Родионов, большевик Саттаров. Кәримуллин һәм башка бик күпләр «Җаваплы иптәшләрдән генә егермедән артык кеше алар кулында». — диде Енда- ков3. Төрмәләр шыгрым тулы
— Кемне дә булса коткарып буламы?
— Тырышабыз. Сергей Сергеевич Учредиловчылар контрразвед касына Николайны үткәрдек Уңышлы гына сеңде шикелле. Аңа бик нык өметләнәбез Мондый хәл булды әле. Сергей Сергеевич. — дип дәвам итте Гайнулла — Җиденче августта мин сезне билгеләнгән урында көттем. Дошан кулына төшүегезне Николай белдерде Югыйсә һаман- һаман көтеп тору авыр иде Сезнең белән очрашканнан соң мин Посадский урамындагы квартирага элемтәчене каршыларга барырга тиеш идем. Киттем, элемтәчем юк! Соңрак әйләнеп киләм. һаман юк' Өченче мәртәбә барсам, шунда ята... Аркасына пычак кадаганнар. Башка җәрәхәте юк. әүмәкләшү эзләре беленми, пычак та юк — үтерүче үзе белән алып киткән Йорт ишегалдыннан чыга башлаган идем, сизәм. артымнан күзәтеп киләләр. Барам, эз чуалтып карыйм, һаман артымнан калмый! Олькеницкий биргән сабаклар, «подпольщикларны кисәтүже кылт итеп исемә төште. «Кешене абайласаң — бара бир. ике тапкыр күзеңә чалынса торып йөгер, өч тапкыр сизсәң — котылу юлын кара!» һәм чаптым мин
— Квартираны һәм очрашу вакытын кемнәр белә иде?
— Өчебез. Сез. мин һәм күрешергә килгән иптәш.
Тагын кемнең белүе ихтимал? Берәрсе сине танып калмадымы3 Баш ватам менә, очына чыга алган гына юк
— Мин чүт кенә ял итим. Гайнулла. Бүген чыккан газеталарның һәммәсен табарга тырышыйк
- Әзерләп куйдым. Сергей Сергеевич.
Гайнулланы кычкырып мактарга җыенган идем, күз тидерүдән курыктым. Хәзер ифрат сак булырга кирәк!
Фәридә кайда?
—- Ул шәһәрдә. Ендаковиың элемтәчесе белән очрашырга тиеш.
Тәмле ис килеп торган йом йомшак чуар мендәргә башымны куйдым. чалкан ятып, газеталарга йотылдым «Вестник Комуча» газетасы, эсер, меньшевик басмалары .
Башымда бер генә сорау ничек халыкны ышандыра алдылар алар, тиз арада ничек үзләренә иярттеләр? Үзем дә сизмичә йоклап киткәнмен Әллә төш күрдем, әллә йокылы-уяулы укыштырып ятканмын. мин шәһәр уртасындагы театрда утырам’ икән дим
Иске шәһәр театры бинасында, шәһәрнең абруйлы кешеләре катнашында. «җин\челәр»нең беренче тантаналы җыелышы бара «Җиңүчеләр» кунакларны яңа власть вәкилләре белән таныштыралар, өннәреннән уянып чыккан шәһәрнең абруйлы гражданнары аларга тоташ мәдхия җырлый
' Ендаков М Е 1405 елдан большевик, подпольедагы чекистларның җитәкчесе сон рак Казан губчекасының председатель урынбасары
Самара ун эсерлары җитәкчесе Борис Фортунатов калкына.
Канлы һәм авыр көрәштә максатыбыз ачык без бөек Россия нсн шан-шәүкәтен торгызырга телибез' Цилли горурлыгыбызны кайтарырга омтылабыз Без агымнар, партияләр, оешмалар арасындагы аерманы танымыйбыз, кем Россия мәнфәгатен үзенекеннән өстен куя ала - шул кеше безнен дус. туган Андый кеше түгел икән. ул безнең * кан дошманыбыз. Белегез, алда безне җилсез һава, тыныч көннәр г сагынып тормый, безне канлы көрәш кырлары көтә. Чөнки газиз Рос- £ снябезнең һәлакәтендә без барыбыз да бердәй гаепле Россияне сез | тар-мар иттердегез, аны аякка бастыру да - сезнең бурыч!
Ул сөйләгәндә үк урынында сикергәлән утырган Владимир Лебе- " дев атылып чыкты Вакытлы хөкүмәт әгъзасы. Диңгез эшләре министр = лыгында эшләр Идарәсе управляющие, атаклы кеше, ун эсер. Самара 5 комучында член. Сүз түгел, ут чәчә =
Большевикларны дәүләткә хыянәт иткән партия дип игълан итә- ® без Сүземне нигезлим хурлыклы Брест солыхына кем кул куйды5 ; Большевиклар! Россияне кем сатты5 Алар' Германиягә саттылар Казан = халкы безне искиткеч яхшы каршылады' Меньшевиклар да үзләрен ф әйбәт яктан күрсәттеләр Әмма кисәтергә тиешмен кем дә кем кы- - зылларга ярдәм итәргә азаплана — агачакбыз' Тарихта моңарчы ку- = релмәгәи хурлыкны тудырган большевиклар белән янәшә бастырып »- атачакбыз. Хәзер большевиклар Казан тирәсенә мөмкин булган бар- Z лык көчләрен тупларга азапланалар Ә без. аларны тар-мар итеп. Мәс « кәүгә туры юлны ачачакбыз. Безгә башка юл юк Без үзебезнең тугры = союзникларыбызга һәм үз көчебезгә ышанабыз. Инглизләр, японнар. * французлар, хәтта америкалылар да ярдәм итәчәк! Тик читләргә генә - өметләнү бөек Россия халкы өчен хурлык! Казандылар фронт шәһәрендә яшәүләрен онытмасыннар. «Халык армиясе» сафларына бердәм а язылсыннар! Безнең Армия партиясез армия Без каһәр суккан по- - тоннарны йолкып аттык, честь бирүне бетердек, сафларыбыздагы һәр " хәрби кем булуына, дәрәҗәсенә карамастан, аена унбиш сум алачак Казанда җиңгә ак тасма бәйләүгә чик куйдык, ак гвардия дә. ак армия дә түгел, без Халык армиясе. Бер беребезне олылап «гражданин» дип мөрәҗәгать итәбез 1897-98 елларда туган ир-атларга гомуми мобилизация игълан итәм. Чех һәм серб гаскәрләре армый-талмый көрәшкәндә, ватандашларыбыз арасында «алма пеш. авызыма төш!» дип көтеп утыручы ахмаклар очраштыра әле' Аннары, хөрмәтле гражданнар. армия ул — сәрмәя. акча Сездән ихтыяри иганәләр күп керер дип ышанабыз
Бүген Самарадан Комуч радиосы капитан Степановка, полковник Каппельга. поручик Шведка, майор Благотовичка Казанны алулары өчен зур рәхмәт белдерде Мәгәр, хәтерегезгә төшерәм. сезнең вәкилләр Самарага килеп «һәй. Халык армиясе шәһәр тирәсендә күренсен генә, шәһәр шул минутта ук ипи-тоз күгәреп чыгачак'» - дип кат кат сайраганнар иде. алай булып чыкмады киресенчә, күңелдә «Казанны алып ук булыр микән5» дигән шик шөбһә торды АКШнык генераль консулы Гаррис минем исемгә суккан телеграммасында, котлау сүзләренә өстәп, корбаннарның башка урыннарга караганда куб рәк булуын да искәрткән
Казанны алу - Совет власте өчен үлемгә тиң удар булды Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз һәм ике ай эчендә Мәскәүне азат итәчәкбез'
Казан һәм Свияжск митрополиты Иаков сүз ала
Изге Казан чиркәве канат астындагы атаннар! Сезгә, ходайга табынучы тугры колларыма юнәлтәм сүземне Куркыныч бетмәгән, ул якында гына Казаннан куылса да. дошман тәмам җиңелмәгән, ул соңгы сулышына буылып, шәһәр диварларын шакый Кулга корал тотарлык һәркем ходайның ышанычлы уллары тупланган Халык армия
сенә язылсын Икеләнмичә ходай кушкан көрәшкә чыгыгыз, изге почмакларыбызны дәһриләрдән коткарыгыз Шәһәребезне жимерүдән. бәндәләрне һәлакәттән саклап калыгыз
Чехословак командиры Иозеф Швеи сүз алгач, залда алкышлар яңгырады
— Поручик идем, хәзер мин полковник. «Чехословаклар — Германиягә каршы чыгачак армиянең ышанычлы авангарды». - дидегез «Иделдә тупланган союз армияләре составында рус социалистларын немец шпионнары — большевиклардан коткарырга булышыгыз!» дип ч:1кырдыгыз Пензадан Самара. Сембер аркылы без Казанга килеп життек. Ни күрдек тә ни белдек? Учредительное собрание эчен чит ил гражданнары русларга караганда ныграк көрәшәләр. Шик төште безгә: әллә Россия өчен зарарга гына кан коябызмы? Халык үз мәнфәгатен белми икән, кем өчен тырышабыз соң без?! Ярый инде, бүген, тәүге мәртәбә сезнең якты чырайларыгызны күреп, хак юлдан баруыбызга инандым *.
Казан меньшевиклары лидеры Рясенцев та ярсып аваз сала
Казанны алуы өчен полковник дәрәжәсе белән бүләкләнгән Александр Степанов та рәхәтләнеп мыркылдый
Тагын да тәкәбберләнгән, борыны тагын да югарырак чөелгән Фортунатов йомгаклау сүзе белән чыга
Бүгенге көнгә Самара. Уфа. Сембер. Оренбург губерналары, өлешчә Казан. Саратов. Пермь, һәм Вятка губерналары Комуч байрагы астында Без бүген тантаналы рәвештә: «Капитализм яшәргә хаклы һәм тиеш’» дип белдерәбез Промышленность тулысынча капиталист кулында булыр. Авыл буржуазиясеннән башка безгә көн юк. без аларны да тулысынча яклыйбыз һәм аларның язмышын хәл итүне чабаталы хәерчеләр өере — комбедларга бирмәбез. Без гомумхалык властена йөз тотабыз һәм шуңа ирешәчәкбез! Хәзерендә власть түбәндәге граж-даннар кулына тапшырыла:
Комучның шәһәрдә һәм губернадагы төп вәкиле Учредительное собрание әгъзасы Владимир Архангельский Аның урынбасарлары: Учредительное собрание н ыаларыннан Ильяс Алкин —татарлар арасында. Григорий Алюнов чувашлар арасында эш алып барачак Административ идарә эшләре Вакытлы хөкүмәтнең Казандагы эмиссары Евгений Калининга йөкләнә Азык-төлек ягы Михаил Пасковка тапшырыла Шәһәрдә, советларны һәм большевикларны яклаучы газеталардан кала, бөтен басмаларга рөхсәт бирелә' Ә-ә. сул эсер басмалары да тыела! Чехословак корпусы белән генерал Шокоров. .канонерларның Идел буе группасы белән Станислав Чечек. Комучның Халык армиясе белән Владимир Каппель (аңа 35 яшь!) командалык итәләр Ка зан гарнизонының начальнигы итеп генерал-лейтенант В Рычков, штаб начальнигы итеп генерал-майор Визирев билгеләнә һ. б һ б.
Ниһаять. Зензиновта халык каршысына чыгып баса Трибунада ул — чуртан, йөзә дә. йота да белә! Уң эсерлар Үзәк комитеты члены. Чиннар. дәрәжәләр өләшенгәндә базарга әйләнгән зал кинәт тынып кала
— Үзгәрәсе нәрсә үзгәрми калмас, дигән борынгы римляннар. Хак әйткәннәр Советларны бәреп төшереп, властька Комуч килде. Ике дөнья бәрелешенең — 1918 елның язында кабынган көрәшнең нә- тижәсе һәммәгезнең күз алдында! Большевиклар оятсызларча куып тараткан Учредительное собрание бүген илгә хужа! Россия язмышы алар кулында! Без Комучны Самарадагы җирле власть итеп кенә түгел. ил башында торучы һәм торырлык ышанычлы Бөтенроссия органы дип таныйбыз Виктор Чернов житәкләгән уң эсерлар Үзәк комитеты Самарага күчеп килә. Бу факт турында уйланыгыз, иптәшләр Учреди-
' Й Швеи. 1918 елның 25 октябренд.». үз полкы солдатлары буйсынудан баш тарткач атылып үлде Чиләбедә күмелгән
тельное собрание рухы ил буйлап гизә, ныгый Самарада Комүч урнаш кан бина өстендә революциянең ал байрагы җилферди! Учредительное собраниенең 402 әгъзасыннан бүген безнең тарафка кырык сигезе җыйналды! Казан губернасыннан сайланган уникенең дүртесе безнең янда: өч чуваш эсеры Алюнов. Васильев һәм Николаев. мөселман социалистларыннан Ильяс Алкин безнең сафта. Бүтәннәр кайсы якка авышырга белмичә икеләнебрәк торалар
Урыннан Лебедев кычкыра
Мулланур Вахитовка уйлап-нитеп торасы юк' Ленин мандаты белән Казанга килгән большевик-комнссар килеп капты' Учредитель ное собраниегә хыянәте өчен без аның җанын алачакбыз' \ны исем лектән сызып ташлагыз. Үз ихтыяры белән булмаса да. ул монда' Зензиновка бу хәбәр бик ошады
Бәс. алай икән, аны Учредительное собрание һәм Мөселман фракциясе хөкем итсен' Бу секция әгъзаларыннан Вәлилов. Терегулов һәм Туктаров та безнең белән Хәзер миңа мәгълүм булган кадәресе шул: Казан тирәсенә Самара армиясенең иң ышанычлы көчләре тар тыла Армиядә 50 60 мең солдат исәпләнә, ләкин аларның 30 меш генә коралланган5' Бу тарафта бөтен өмет сездә, казандылар Лебедев тагын сикереп торды
Әгәр һәрберебез берәр кешене армиягә үгетли алса, кызылларны әллә кайчан Идел күпереннән куып җибәрә идек! Гражданин Зензинов дөрес уй йөртә явыз дошманны Мәскәүдән куу өчен тәре no ходына чыгарга кирәк, ә акчасыз кая барасың’ Бөтен нәрсә акчага те рәлгән! Акча! Русның изге җирен дәҗҗаллардан әрчер өчен шу i кирәк!
Банктан халык кулына күчкән акчаның бөртегенә кадәр җыеп бетерик' дип кычкырды уртадан кемдер
Зензнновның сүзе бетмәгән икән, аның калкынуын күреп. Лебедей кабаланып, кычкырып сүзен тәмамлады
Безнең чакыруыбызның нәтиҗәсе бәрәкәтле булыр дип ыша нам Россиядә, шул җөмләдән Казанда да. элек электән революцияне яклаган, алтындыр, акчадыр кертеп, уртак эшкә бик куп файда кигер гэи изге җаннар бар иде. хәзер дә бардыр дип беләбез' Зензинов аңа ялгап алып китте
Халык власте Учредительное собрание кулында' Менә без нең иманыбыз. «Диктатура» идеясен, бер сыйныфның икенче- сыйныф өстеннән идарә итүен без телебездән мәңгегә чыгарып ташлыйбыз Без советлар тәмам тар-мар ителгәнче көрәшәчәкбез Атаклы акыл иясе италияле Макиавелли әйткәндәй «Котылгысыз икән сугыш га дел. аңа соңгы өмет баглана икән чак сугыш'»
Ильяс Алкин да сүзсез калмады, кукраеп трибуна артына чыгып басты, залның тонык кына гөрләвен тыңлап торды
Хәтерегездәдер, быелның гыйнварында. Учредительное собра ниенең беренче һәм азаккы утырышында. Мөселман социалистлар фракциясе исеменнән Әхмәтбәк Цаликов болай диде «Бөек револю циядән соңгы вакыт. Россия халыкларына туганлык һәм тынычлыкның яшел ботагын бүләк итәсе урынга, күпме җәбер җәфа, тоташ янгыннар һәм кан ташкыны китерде» Милләтләрне сыйныфларга аергалап бер берсенә каршы куюны бары тик Учредительное собрание гына туктата ата' Социалистларның мөселман фракциясе куп миллионлы мөселман хезмәт ияләрен бөек максатларны тормышка ашырырга маһир бу нан бердәнбер көч Учредительное собрание тирәсен» тупланырга ча кыра.
• Халык армиясе» берчжкта да 3» мшиәм ертып китми, күпчс.игг кулаклар 1мм м.» кете кфицз-р.ир иде
• Казан купеилары «Халык арминсг» ф»й|.хы>1.> ыил IH<>I> . . - ,i»-n AUCII t.inmui-
r ID
һәм бу ген без монда, милли таркаулыкка чик куел, сарык көтүе кебек таралышкан халыкларны җылы канаты астына алган бөек Собрание исеменнән эш йөртәбез Төрки татар халкын берләштереп азатлыкка чыгару бары тик Идел-Урал штатларын төзегәч кенә хәл кылы- нырга мөмкин Без яңа тормышка өндәүчеләр белән һаман бер сафта. Марксның «Капитал»ына таянып түгел, коръән һәм шәригать кануннарына кайтып, гомумкешелек идеаллары өчен үз-үзен кызганмаучылар арасында! Сафларны тыгызлыйк, союзниклар белән иңие-иңгә терәп көрәшик!
Степанов, аны бүлдереп, урыныннан кычкыра: «Союзниклар төрле яктан кузгалды! Әлерәк кенә телеграмма китерделәр: японнар Читаны алган!»
Зал күтәрелеп кул чаба, төрле яктан «афәрин!», «браво'» дигән сүзләр яңгырый, әллә Алкинны мактыйлар, әллә Степанов хәбәрен шулай күтәрелеп хуплыйлар. Алкин исә һәммәсен үзенә кабул итә. бәхет диңгезендә җилкәнсез дә йөзә, күзләре, һаваланып, залны телгәлиләр.
- Мөселман фракциясе исеменнән белдерәм без Вакытлы хөкүмәткә тугрылыклы' Теләкләребез тормышка ашсын өчен барыбызга да дәһшәтле көч булып дошманга каршы ташланырга кирәк' Без большевикларны җиңәчәкбез!
Уяндым да. авыр уйлар тозагында, аңыма килә алмыйча бәргәләнеп яттым Газеталарда булган хәбәрләр театрда булып узган «тан таналы кичә»не чын итеп диярлек күз алдымнан йөгертеп үткәрде, уйланып, укып ятуым өнне төшкә илтеп ялгады «Тантаналы кичә» дидем дә икеләнеп калдым, әйе. алар өчен «тантаналы», ә безнең өчен. Казан өчен, республика өчен шомлы очрашулар кичәсе иде бу. өрәк-ләр зираттан әйләнеп кайтып түргә үтәргә маташкан кичә иде
Нигә боларны бөртекләп яздым соң әле? Яңа власть вәкилләре белән ни өчен шулай җитди рәвештә таныштырып чыктым?' Тарихи чынлыкка тугры булып каласым килде, чынбарлыкны, аяусыз, дәһшәтле чынбарлыкны күз алдыгызга тулаем китерергә тырыштым Әйе. безгә каршы чыккан көчләрнең максаты уен-муен гына түгел иде. юк. Совет властеның язмышы ул чакта кыл өстендә торды! Нинди генә явыз көчләр берләшмәде безгә каршы! Кансыз, өметсезлектә соңгы чиккә җиткән кара көчләр! Уйнарга җыенмый иде алар, ил язмышын чынлап торып кирегә борырга маташалар иде Максатлары бар. идеяләре, кешеләре — һәммәсе җитәрлек. Әгәр шулай булмаса. әз генә вакыт эчендә Казан халкының актив өлешен үз якларына аударып өлгерерләр идеме?' Белә идек, заманында Ленин безне бик белеп кисәтте. «Көне җиткәч, буржуазия безгә каршы иң әшәке яла. ялганнарны эшкә җигәчәк Алдрның нәфрәте революциянең пролетариатка тугры хезмәт итүенең дәлиле булыр!»
Теге чакта ук. унҗиденче елда, полициянең ялланган провокаторы Ермоленко, уйдырма документка кул куеп, «германда әсирлектә чакта немец генштабының яшерен агенты булырга ризалаштым һәм шунда Ленинның да немец шпионы булуын ачыкладым», дип игълан итте. Моның чеп-чи ялган, уйдырма-сафсата икәнлеге көне-сәгате белән бе ленде Мәгәр яла. ялганнар моның белән генә чикләнмәде. 1918 елның мартында Германия белән ике арада Брест солыхына кул куелган нан сон «Большевиклар беренче булып дөнья сугышында союзник ларга хыянәт итте, немецларга сатылды!» дип бөтен дөньяны сасытмадылармы? Әле алда, алдагы көннәрдә Совет властеның асылы турында күпме гайбәт таратылыр? Димәк, ялаларга күнегергә гайбәтчеләрне кичерергә ярамый, беркем ана күнекмәсен ялганчыларны, ялачыларны фаш итеп, ялган-ялага каршы да аяусыз көрәш алып барыр га кирәк. ’ r г
Әйтик, мин белгәннәрнең күлчелеге Казанның барлык халкына мәгълүм ич. алар да шушы ук боерыкларны укыдылар, шул ук газета ларны күз һәм күңелләре аша үткәрделәр, театрда яңгыраган купшы, ялган сүзләр бөтен кешегә мәгълүм' Яңа власть вәкилләре үзләренең актыккы планнарын яшереп, балга манып тормаганнар, «буржуазияне яклыйбыз». дигәннәр, «кулаклар да безгә таяна ала!» дип өмет- * ләндергәннәр Алар да: «Башка юл юк'» — диләр, үз юлларының = бердәнбер һәм хак икәнлегенә ышандырырга тырышалар, армияләрен «халыкныкы» диләр, погоннарны ертып ыргыталар
һәм кемнәрдер йөзәрләп, меңәрләп аларга ышана
Әллә моңарчы без эшне дөрес алып бармадыкмы’ Дошман белән 7 артык нәзакәтле кыланып, дошман ягына аварга әзерләр белән пассив “ булдыкмы? Кайда безнең ялгышлар’
Алдагы көрәшләргә яңа эшче-крестьяннарны да чакырыр өчен ял ~ гышларыбызны тәгаенләргә, ялгышларны кабатламаска кирәк
Күземне ныграк ачып карасам, өстәл янында кулларын иягенә ; терәп. Гайнулла утыра, бөдрә чәчләре, тирләп, маңгаена ябышкан, ai 7 гына калынчарак иреннәре елмаялар, кулында зәңгәр чынаяк *
Чәеңне яңартыйммы. Сергей Сергеевич?
Булды, рәхмәт Чәй качмас Хәзер Казандагы хәлләр турында - Лаписка донесение әзерләргә кирәк булыр Дошман 61 i HI арадашлык 7 итүчеләрне ачыкларга, турыдан туры хезмәт күрсәтүчеләрне кичекмәс - тән чекага белдерергә кирәк.
Күпне белмәсәк тә. кулда нидер бар' Ни ир бар икән, эш пешә _ дигән сүз! Сез югында донесеннене ничек язарга белмичә аптыра - йөри идем Нәкъ шагыйребез Тукай әйткәнчә «Тапдисәм мәузун - язарга аптырыйм кай төшеннән мин моның, дим. ләктерим?»
Икәүләшеп тотынсак та. донесение язылмады, фактлар аз. бар Е булганнарын да бергә ялгау кыен ид«. безгә тагын ике көн. ике төн - тырышырга, Ендаков янына барып кайтырга, бар бу иан ипт-шләрне " күрергә, сорашырга туры килде
Ниһаять, без эшкә тотындык
«Шәхсән Лаписка гына' Ашыгыч' Яшерен!
Шәһәрдә дошманның өч контрразведкасы эшли Комучныкы Набоков йортына, элеккеге чека бинасына урнашкан Чехларныкы аргы Үсиядә. «Грибоедов» пароходына урнашкан Сербларныкы крепость та Иң әшәке кыланганы Комучныкы. аны капитан, уң эсер Калинин Евгений Павлович жнтәкли. Вакытында Вакытлы хөкүмәтнең Казандагы эмиссары иде. шул сәбәпле жирле шартларны да. совет хезмәткәр ләрен дә. большевикларны да танып белә Хәтере яхшы, әзерлекле Күптән түгел генә рәсми белдерү ясады
«I Большевикларны һәм сул эсерларны якын да китермичә Уч редитслыюе собраниегә сайлаулар үткәрергә 2 Совет власте ялчы ларын хөкемгә тарттыруны тихтәтер өчен. Казандагы тикшерү төрмә сен ябарга, аның бар вазифаларын контрразведкага йөкләргә»
Кулга алынучыларның саны сәгатьләп арта тора, кулга алу хокукы контрразведкага гына түгел, һәр сербка, чехка, словакка, ак офицерга, хәтта урам комитетларына да бирелгән Берәүнең күрсәтүе дә житә Кулга алынганнарны контрразведка ата Офицерлардан Иванов. Мыш- кип. Попов аерата явызлык күрсәтәләр, атканга кадәр тоткыннарның авыз борынын жимерәләр. колакларын йолкын чыгаралар Бездә булган мәгълүматларга караганда, хәзерендә кулга алынып та. атылмаган иптәшләрдән Мулланур Вахитов, мәгариф хезмәткәрләре Александр Максимов. Михаил Жаков, журналист Петр Поповлар бар Кулга алынган нарның хәл әхвәле ифрат авыр Губернаның мәгариф комиссары партия егт .Максимовка әтисенә хат язарга рөхсәт биргәннәр Ал болай гип язган «Тикшерүчедән, нигә безне хайван хәлен гә тотасыз, тип сораган идем. y i елмаеп болай жавап бирде «Революционер Кнбальчичны белә
сеңме? Күренекле кеше Шуның уңае белән патшабыз галижәнаблә- ре Александр 111 болай дигән «Химик булса да асарга» Ә син химик та түгел әле1 «Димәк, азатлыкка өметне өзәргә туры килә».
Тоткыннарның хәлен жиңеләйтергә тырышып карыйбыз, коткару, качу мөмкинлекләрен, бигрәк тә Мулланур Вахнтовны качыру жаен эзлибез.
Николайны Комуч контрразведкасына «сеңдерү» уңышлы үтге
Учредиловчылар белән кулга-кул тотынышып эшли башлаган хыянәт че совет хезмәткәрләре:
Строкин С Ф дүртенче участокның милиция начальнигы
Синявин Л. И элеккеге милиция хезмәткәре.
Элек кызылларда хезмәт итсәләр дә. аклар аядылар, хәзер алар Комуч контрразведкасында хезмәт итәләр, димәк, бездә чакта ук аклар ягына тырышып ятканнар
Касаткин А. А Казан совет дивизиясенең 2 нче батарея командиры. подпоручик
Яушев Ибраһим Мөселман полкының рота командиры
Леухин Н Г банкның элекке хисапчысы, комучларга алтын тап шыруны башкарган кешеләрнең берсе, беренчесе
Казан жандарм идарәсенең элеккеге полковнигы В Кафаров. хезмәт комитеты швейцары В Кочнов. «Рус халык союзы» әгъзасы М. Зато тов совет хезмәткәрләрен эзәрлекләү, табу һәм сату белән шөгыльдә нал әр Элеккеге савинковчылардан К Н Ивановский һәм Б И Булаев Горбунов Комуч контрразведкасы белән якыннан хезмәттәшлек кылалар Савинковның һәм Ярославльдә. Рыбинскида тар-мар ителгән Савинков чыларның Казанга килүе көтелә.
Генштаб Академиясенең 15 укытучысы генерал Андогский житәк челегендә тулысы белән Комучка хезмәткә күчтеләр
Чехословак һәм серб офицерлары мәрхәмәтне белмиләр, бигрәк тә үз ватандашлары большевикларны кыралар, судсыз-нисез аталар, ялгыш бер сүз, ялгыш караш өчен күпме кешенең жанын алдылар
Раславы әлегә кыен булса да, Казандагы серб батальоны командиры майор Благотовнчның Антанта файдасына шпионлык итүе ачыклана төште
Таһиров урамда чека писаре М А Щукинны күргән Сез Казанда аңа эш йөкләгән идегезме? Кем файдасына эшли ул? Тиз ук хәбәр итегез»
Бара торгач, донесение шактый озын булып чыкты Ендаковтан. башка иптәшләрдән алынган хәбәрләр дә сыйды Язып бетергәч. Гайнулла нәни куен дәфтәрен әлерәк кенә коймак пешкән мичкә, күмерләр өстенә илтеп тыкты Яна бирсен! Камерада утырганда, мин һәр утырган кешедән ничек камалуын, кем тарафыннан эләгүен кулга алы куының сәбәбен, шикләнгән кешеләрен, һәммәсен жентекләп сораша барган идем, алар да ярап куйды.
Кем илтеп кайта? - дип сорадым мин Гайнулладан
Иске Аракчинога кадәр Фәридә барыр Анда элемтәче көтә, ул Красная Горкага кадәр илтәчәк. Иртәгә донесение Свияжскида булыр Борчылмагыз. Сергей Сергеевич, иптәшләр ышанычлы Тоташ фронт сызыгы юк. әлегә үтәргә була.
Риза. Хәзер менә чәй эчеп юансак та була Чәй эчкән арада төп мәсьәләгә күчик Мулланур Вахитовка һәм башка иптәшләргә нин m ярдәм күрсәтә алабыз? Сүз арасында синең элемтәчене кем үтерүен онытып бетермик Димәк, хыянәтче һаман безнең арада йөри! Берәүме ул. икәүме, әллә алар, күренмәс шөпшә оясы булып, безнең арада яшәп яталармы? Бер дә ошамады миңа аның үлеме' Пычакны да алып киткәннәр Ни өчен? Безгә таныш пычак булгангамы?
Гаһиров. гадәтенчә, кызып сөйли генә башлаган иде. нык итеп ишек шакыдылар, без бер беребезгә караштык Чит кеше шакуы иде бу. 22
ят кеше Безнең ят кеше белән бер дә очрашасы килми иде' Доне сениене нишләтергә?.. Гайнулла мина ым какты, үзе. чәй чынаякларын кычыл ашъяулык белән каплап, шакыган тавышка таба атлады Мин чаршау белән бүленгән күрше бүлмәгә кердем Гайнулла биреп калдыр ган наганның патроннарын барладым Шаку тагын кабатланды.
Ачылган ишек шыгырдавына Гайнулланың сон дәрәҗәдә гаҗәп- * ЛӘШән тавышы ялганды:
Щука? Син мине ничек эзләп таптың?
Урамда очраштык бит Артыңнан килдем 5
Йомышын бармы’
— Бар
Ник аны урамда очрашканда ук әйтмәдең?
- Анда ярамый иде л
Я. сөйлә |
Миңа бик җәһәт рәвештә Сергей Сергеевич кирәк. Син аның = кайдалыгын белергә тиеш 1
Ишетүемчә, аны кулга алганнар. 3
Качкан' Хәзер битенконтрразведка аның артыннан чаба булыр ф
- Сип дә шуларга ияреп эзләшергә чыктыңмы3
Минем үз йомышым'
Эшең ашыгыч икән, әйдә, янына алып барам' Чынлапмы?
Мин уйнап сөйләшә белмим
Тәнем буйлап кайнар дулкын йөгереп узды Көч-хәл белән Комуч = контрразведкасы кулыннан котылып ычкын да. тагын килеп кап! Рәхмәт . Гайнуллага. ударны ул үзенә алды, мине коткарыр өчен шикле бәндәгә. - Щукага ияреп чыгып китте! Алар ерагайдылар, тәрәзә янына килеп. 2 башта ишегалдына күз салдым, аннан урамга карадым Әлегә ул бу 2 күренми Мин ишетсен өчен. Гайнулла юри кычкырып-кычкырып сөй - ләшә Менә тавышлар да басылды Димәк, хәзер алар бу йортны белә ләр. Гайнулла булган җирдә мине табарга өметләнәчәкләр'
Ишегалдына чыгып, капкага башымны тыгуым булды, атлы пат рульнең сызгыра-сызгыра җырлап килүе ишетелде
Все тучки, тучки > ки» я вис ал и.
Трещал каш пулемет Л красные отступали. Мы двигались вперед'
Патруль монда нишли? Беренче мәртәбә үтүеме? Белешергә иде. тик менә Гайнулла тиз ген.» кайтырмы’ Кайта алырмы’ Щука аны хәйләләп тәбегә төшермәсме? Ул югында Фәридә килеп җитсә’ Бу йорт курада калу минут саен куркынычрак була барса ла. беренче нык каушау үтте, мин Фәридәне көтеп алырга карар иттем, өнгә кердем Ары бире каранып көткән арада урам тәрәзәсе турыннан хатын кыз шәүләләре узды, һәм өйгә уйламаган, көтмәгән кеше - Таня килеп керде Фәридә, елмаеп, буса»а төбендә тукталып калды Башта мин Таняны танымадым өсте башы әләм-сәләм. ул да миңа ятсынып карап тора, минем дә сакал җиткән, чырай ямьсезләнгән. өс-баш таланган (сакалны Гайнулла кырдырмады!) Таня: «Сергей Сергеевич. Сережа», inn кочагыма атылгач кына үз күзләремә ышандым Фәридә. Гайнул лапың юклыгын абайлап, кинәт сүрәнләнде һәм җәһәт кенә өйалдыча чыгып кипе Таниның кайнар күз яшьләре минем күлмәк якасын чылатты
Сездә ни хәлләр. Танюша?
Әти авылда. Столбище ягында, туганнарга качты Әни. йорт җирне сагалан, өидәрәк утыра
Борчымыйлармы’
Кергән чыккан кеше юк икән әлегә.
Пичек монда киләсе игтең’
— Фәридә кереп алды. Ничек очраштык диген, бәхеткәдер инде, әнине сагынып, бер генә минутка кергән идем Күршеләрнең бәрәңге базында утырабыз. Төнлә-төнлә генә чыгабыз. Гайнулла Фәридәгә «Таняны караштыр!» — дип кушкан булган
Эчем җылынып китте, «дустым, жан дустым!» дип күңелемнән рәхмәт укыдым. о
— Сине исән-аман күрермен дип уйламаган идем, Сережа...
«Кайчандыр син миңа озын гомер юрадың!» дип әйтергә теләдем дә тыелдым, ваксыну булыр кебек тоелды, кинәт кенә:
— Сажидә Салиховна кайда? — дип сорадым.
— Өчәүләшеп йөрсәк, күзгә ташланырбыз, диде Фәридә. Сажидә Салиховна бераз арткарак калды.
— Эш тыгыз, Таня. һәр минут кадерле, һәр адым санаулы.
— Кая да булса китәсеңме?
— Бүген кичен кайда буласымны кем белсен? Менә сине нишләтергә?
— Фәридәдән калмыйм.— диде Таня нык итеп.
— Ничек?
— Ул нишләсә, мин шуны эшлим. Кая жибәрсәгез, шунда барам
Мин уйга калдым. Базда утырып, ни файда? Таняга да күңеленә ятышлы эш, хезмәт кирәк. Әгәр чынлап торып аны Фәридәгә иш итсәк? Икәү аларга җиңелрәк тә, күңеллерәк тә булыр. Донесение белән хәзер икесен озатам...
Фәридәгә озак сөйләп торасы юк, ул ярты сүздән эшнең асылын аңлады. Таня белән бергә барырга, дөнья танырга һәм эшкә өйрәтергә бик теләп риза булды. Сүз арасында гына: «Гайнулла кайда соң?»— дип сорады.
— Болай, кайтырга тиеш. Монда кайтмаса. безнең очрашу урыны билгеле... Шиксез, монда кайта алмаса, шунда килер...
Килерме? Килә алырмы? Бусын Фәридәгә ачыклап тормадым, хәлебезнең җитдилеген үзе дә бик яхшы аңлый...
Кызларны суык чәй, коймак белән сыйладым. Чәй эчкәндә, Таня мунчада булган хәлгә тагын бер кат әйләнеп кайтты.
— Хәзер дә акылым ирешми: юаш әти банктан чиләге белән алтын алып кайтсын инде... Котыртканнар аны, Сергей Сергеевич, кеше сүзенә ышана торган беркатлы бәндә инде бичара...
Мин бәрхет якалы шома бәндәне күз алдыма китердем: очрый- нитә калса таныйм мин аны! Онытмадым, онытмам да!..
Кызларны озатырга чыкканда, урам буп-буш, анда-монда тавыклар кырлашып йөри, йөнтәс койрыгын юл пычрагына тидереп-сөйрәп шәлбер колаклы бер эт бара. Койма өстендә парлашып саесканнар утырган, димәк, тирә-як тыныч... Таня белән Фәридә тыкрык башында югалганчы, мин аларны күз белән озатып калдым. Фәридәгә артыгын сөйләргә кирәкми, ул белә, аңлый, Таняны аңа ышанып тапшырдым.
Сажидә Салиховнаны күреп киткәндә ярый иде дә, көтәргә хәвефле. Теге этнең, Щукинның иснәнеп килеп җитүе яхшыга түгел, тыныч чакта китеп котылырга кирәк, шулай иттем, бәрәңге ызаннары аша ындыр түренә кадәр бардым да. Пороховой бистәсенә юл тоттым. Бәрәңге алынмаган, ел килеше әйбәт торганга сабагы котырып үскән, шикле кеше очрый калганда, качып калырга да мөмкин, төрле якка таралган ызаннардан теләсә кай якка үрмәләргә дә була.
Бәлки мин артык дәрәҗәдә шикчелгә әйләнгәнмендер? Гауптвахта аша узган корбаннар күз алдымнан бер минутка да китеп тормаганга, һәркемгә шигәеп, сагаеп карый башлаганмындыр? Бәлки Щукин да Лацис боерыгы буенча махсус задание үтәргә калган кешедер?! Тик нигә без белмибез бу хәлне? Лацисның без белмәгән яклары бармы? Гайнулла аны кая таба алып китте? Кем янына? Әллә Щукин Гай-нулланы иярттеме?..
Хәлләр бөтенләй көтелмәгән якка борылды
Солдат кем ул? Асылда кичәге эшче я крестьян Эшчеләр арасында аз-маз көтепханәләргә йөреп, газет-китап караштырган, дус-иш арасында, курилкаларда забастовкалар, стачкалар турында сөйләшкәнне ишеткән хәбәрдар кешеләр очраштыра Озын колактан гына булса да * алар дөньяның тигезсезлеге, сыйнфый каршылыклар, бөек Француз рево- = люциясе турында да ишетеп калганнар Крестьянга килгәндә эш кат- - даулырак, ул гомере буе. тәртә арасына җигелгән арык алашасы кебек. 5 җәен кышын эштән бушамаган Русы — поп ни әйтсә, шуңа табынып. = татары мөнбәреннән мулла ни сөйләсә, шуна ышанып йөргәннәр Юк. ~ аңгыралыктан түгел, аларның һәммәсендә яшәү сәләте, дөньяны үзен- 1 чә танып-белү, зирәклек җитәрлек дәрәҗәдә булган Мәгәр алар, таби- 5 гать кануннарын белсәләр дә. җәмгыять законнарыннан шактый читтә = торганнар Иң артта калган, дөмеккән аңлы, изелгән, мыскылланган = түбән катлауларны эшче-крестьянны революция яңа юлга аң юлына ? чыгарды Гражданнар сугышы ук аларның анын чарлады, зиһеннәрен = ачты, уңны сулдан, хакны ялганнан аерырга өйрәтте *
Алай да беркем дә ялгышлардан азат түгел'
Дөньяның кинәт борылышларын берәү дә алдан кисәтеп, адәм ул- = ларын маяклы юлга чыгарып куймый, андый борылышларны, фикере - белән илне, тарихны аркылы-буйга гына түгел, алга, киләчәккә дә иңли “ ала торган юлбашчылар гына сизенгән Ә гади халыкка борылышларда яшәү гаять кыен. авыр, четерекле Борылыш ясап большевиклар чыга - да: «Халык өчен көрәшәбез' Власть эшче-крестьяннарга'» дип ышан ~ дыра Инде тәмам ышанып беттек дигәндә генә офыкта аклар калка. - комучлар. эсерлар, кадетлар, меньшевиклар' һәммәсе шул ук сүзне сөйли "• «Большевиклардан котылсак, җирдә оҗмах булачак'» Армияләрен «ха- а лыкныкы» дип атыйлар, күз күреп нәфрәтләнгән погоннарны каерып - ташлыйлар, хезмәт хакы офицерга да. солдатка да тигез, честь бирү- * ләр бетте, һәммәсе «гражданнар», «иптәшләр » Кая карап сәҗдә кылырга да. кая карап чукынырга да белмәссең'
Хәзер сезнең кулга килеп эләгәчәк бүлек вакыйгаларның аерата мөһим өлеше тупланган бүлек. Дөрес, анда мавыктыргыч маҗаралар да. революцион кискен бәрелешләр дә, канлы көрәшләр дә юк Бу бүлек тирән ялгышулар турында. Совет властен вакытлыча бәреп төшергәч, гади эшчеләр, крестьяннар гына алданмады, комучларның буш вәгъдәләренә бер алар гына ышанмады! Бик күп укыган, әзерлекле. революцияләр тарихын биш бармаклары кебек белгән акыл ияләре дә шушы утыз биш көн. утыз биш төн эчендә адашты Кыскасы, сүз акыллы кешеләрнең ахмаклыгы, күзлеләрнең тома сукырлыгы турында барачак Моны искә төшереп узу бик кирәк, бик' Комуч Идел ярындагы йомшак ком өстендә генә кормады үз бинасын. Россия җирлегендә, һәр почмакта, һәр тарафта аңа таянырга тал. утырырга түр. ышанырга ачык күңелләр бар иде Шуның белән көчле иде дошман, шул ягы белән куркыныч иде Гәрчә, кая барсын томана крестьян? Кая карасын чак чак укый яза белгән яки бөтенләй белмәгән рус. татар, чуваш эшчеләре? Әле революция булганга ел да үтмәгән, әле җирдә унсигезенче елның августы гына
Казан университеты профессоры могтәбәр Николай Николаевич Фирсов Малопроломный һәм университет урамнары чатындагы һәйбәт йортның иң затлы квартирасында яшәп ята иде Бүген ул өйдә, кәефе гаҗәеп шәп. куе каймак ашап, затлы кофе эчеп, иртән хушланганнан сон. профессорның күңеле тагын да күтәрелеп китте, гәүдәсе җиңел, борын эченнән генә Глинканың «Сомненне»сен җырлап, ул язу өстәле тирәсендә очынып йөри Төрлесе төрле җиргә куелган кәгазьләрне барлый.
җыештыра. иелеп, бит саннарына күз төшерә Шатлыгы өйгә сыймый, профессор тәрәзәләрне кин итеп ачып җибәрә. урамнан кергән ai тоягы тавышларын да ишетми, бөтен барлыгы, күнеле. зиһене белән китабына йотылган Әллә кайчаннан әзерләнә башлаган китап тәмам! Әзер! Университет нәшриятында да китапны көтәләр «Тарихи характеристикалар һәм эскизлар» дип атала китап. Исеме генә ни тора' Бу җыентыкка сонгы егерме биш елда профессор ижат иткән иң яхшы хезмәтләр кереп, аның исемен фән дөньясында мәңгеләштерергә тиеш' Жыенгык хәзерге буталыш һәм дәһшәт заманында адәм улларының гомере арзанаюын. кеше табигатендәге иң явыз сыйфатлар өстенлек итүен бәян итә Фактлар җитәрлек, фикерләр нигезле Ничек сөенмисең дә ничек куанмыйсың?!
Профессорның алдан күрүчәнлеген бүгенге хәлләр. Казандагы вакый галар тулысынча раслады! «Моннан бер ел элек кенә «Учредительное собрание һәммәсен үз урынына куяр!» дип язган идем, дип уйлады профессор тәмләп — .Менә, озак көттермәде, шул көн килде. Комуч вәкилләре Казанда хуҗа... Жирсез һәм аз җирле халык һәрдаим бер хакыйкатьне исендә тотсын: элеккеге социаль-экономик тәртип калса, җир, бигрәк тә урман-болыннарны бүлгән чакта тигезсезлек яшәтергә киң мөмкинлек сакланачак Хөкүмәт һәр чакта да хөкүмәт булып кала бирәчәк, тарихи вакыйгаларның агышын дөрес чамалап, «өскә калыккан кешеләр һәм сыйныфлар» барыннан да бигрәк үзләренең җылы урынын кайгыртачак Властьның ныклыгы капиталистларның чит ил һәм үз капиталистларыбызның ярдәменнән чыгып билгеләнә. »
Могтәбәр тарихчы каләм сабы белән карындык төсле сары маңгаен кашып алды да яза башлады.
«Жирсез һәм аз җирле крестьян хуҗалыклары законлы өлешлә pen алсыннар дисәк, алар Учредительное собраниегә үз хокукларын якларлык вәкилләр сайларга тиеш Вәкилләр бердәм рәвештә Россиянен. төп байлыгы — җир-суларны, урманнарны, казылма байлыкларны үзләштерергә маташучы комсызларга каршы чыксыннар».
Фирсов каләмен куеп, авыш аркалы йомшак көрсиенә яга төште. күзләрен кысып, татлы уйлар дәрьясында ага башлады. «Тарихны беләм. аңлыйм. XVII гасыр башында Россиядәге чуалышлар хакында күп яздым Үзара талашлар илне зәгыйфьләндергән. чит мәмләкәтләр Россияне кисәкләргә турарга омтылганнар Әмма Русь бирешмәгән' На- полеонның илгә басып керү тарихын мин җентекләп өйрәндем. Русь Наполеонны да куып чыгарган Бу орыш Наполеон моңарчы бер илдә дә күрмәгән гадәттән тыш сугыш була! Ул бит бер тапкыр да җиңелми, ләкин ахырда тар-мар ителә Французларның асылын җете күзе белән күзәтеп торган бөек полководец гаять тапкыр фикергә килгән. «Болар һәммәсе миннән башка да таркалачак!» Чыннан да. бөек армия, черек җеп белән теккән шикелле, сыпылып, таралып бетә Анысы бар барысын. Кутузов галиҗәнаб Александр II нең: «Французларны җиңә алыр сыңмы?» дигән соравына картларча зирәклек белән «Жиңә алмам, мәгәр хәйләләргә тырышырмын». - дип җавап биргән, һәм аның акрын кыймылдавы, туктап торуы французларның башына җитәрлек хәйлә булып чыккан. Бәлки хәзерге чуалышлар да ипләп кенә үз җаена төшәр? Акрын кыймылдау, ашыкмау файдалырактыр? Россия тарихи традицияләргә бай ил. Россия үзгәрешләргә, яңарышка зур корбаннар биреп кенә ирешә. Мондый гыйфритне кузгату читен, бер кузгалса, туктатырмын димә! Русьта һәммәсе булып узган — боярлар Думасы. Земский Собор. Дәүләт Думасы, хәзер Учредительное собрание ип демократик дәүләт формасы Әллә каян советлар килеп чыкты да илдә парламентча идарә итү формасын юкка чыгарды, тоташ буталыш, чуалыш туды Учредительное собрание вәкилләре властька килсә дә. илдә тынычлык юк. комучларга ияреп, чит ил кешеләре килеп тулды, алар сәяси карашлар өчен россияннарны кыралар, үтерәләр Ямыез дә. оят та»
Уйлары язгы ермак кебек төрле якка борылды профессормын, капма- харшы юнәлешләргә кереп китте, әмма асылда ул шат, тормышыннан бик канәгать һәм горур иде
Фирсов ашыгып кына сәгатенә карап алды, кәҗә сакалын сыпыр- галап. эчке еур тантана бел.. чирек гасырлык гомере киткән хезмәтенә тагын ку з ташлады «Кызып кына эшкә керешкәндә, буленергә туры килә!» — дип мыгырданды ул. Университетның Гыйльми совет = утырышына барырга вакыт Калдырырга ярамый, гаять мөһим мәсь- £ әлә карала Гыйльми совет яңа власть вәкилләре белән очрашып. | ачарга үз мөнәсәбәтен белдерә Тарихи көн. тарихи момент! =
Күпне белгән, меңне белеп оныткан, гомеренең һәр борылышында: 5 «Дөрес яшәдем! Дөрес бардым!»— дип инанган могтәбәр профессор £ татлы уйлар белән университетка ашыга. Үз мөнәсәбәтен белдерергә!. <
Юридик факультетмын беренче курс студенты В И Ленин катнаш- 5 кан 1887 ел 4 декабрь сходкасы белән атаклы зал. 1905 нче елгы - революцион митинглар белән атаклы зал. бөек Лобачевский үзенең = дөньякүләм ачышын игълан иткән зал хәзер ниләр күрми?' Бүген шул ф зал. Гыйльми совет әгъзалары белән рәттән, узурпатор учредиловчы х власть вәкилләрен, уң эсер һәм меньшевик оешмаларның кешеләрен = кабул итә. Төрле сәяси агым вәкилләре аерым аерым утрау булып төрле - рәтләргә утырышканнар Нигәдер тирән тынлык, килүчеләр шыпырт * кына керәләр дә урыннарына сеңәләр. <
Гыйльми совет утырышын университет ректоры вазифасын баш- = каручы профессор физик Гольдгаммер ачып, беренче сүзне Комуч вәкиле Архангельскийга бирде
- Әфәнделәр! Бөек Россия гражданнары1 Совет изүеннән һәм көч- " ләвеннән, большевиклар террорыннан мәңгегә котылуыгыз белән тәбрик- з лим! Без сезгә кимсетелгән Учредительное собрание рухын яклар өчен - килдек. Россия халкы сайлаган тулы хокуклы вәкилләр ил язмышын * һәм аның сәяси асылын билгели алсын өчен кайттык. Хәзер каты сугыш бара, шик юк ки. без җиңәчәкбез. большевикларның вакытлы уңышларга гына ирешүе ихтимал Әмма тулы өстенлек өчен безгә көчле, ныклы гаскәр кирәк Аны булдыру, асрау бик күп чыгымнар таләп итә. Ярдәм итүегезне үтенәбез Әфәнделәр' Без бик күп санлы оешмалардан ярдәм, теләктәшлек кабул иттек, байтаклары безгә булышырга әзер торуларын белдерәләр, вәгъдә бирәләр Урта мәктәп укучылары союзы, врачлар, укытучылар союзы, медик-студентлар профсоюзы, укы тучыларның ярдәмчеләре союзы, һәм башкалар, һәм башкалар, санитар отрядлар оештырачак, туклану пункты кырык кешелек күңеллеләр отряды җибәрәчәк, укытучылар үзләренең мул булмаган хезмәт хакларыннан безгә өлеш чыгарачак Кызлар Югары курслары Халык армиясенә ярдәмгә санитар дружиналар төзи. Урта һәм түбән классларда укучыларның әти әниләре советларның мәгариф өлкәсендә чьи арган бар-лык карарларын юкка чыгаруны таләп итәләр! Алар бигрәк тә мәктәп ләрдә дин дәресләре бетерүгә каршы Алар ачыктан ачык сөйләшәләр, эшкә дә әзерләр Менә сез ни уйлыйсыз, ил агалары? Сезне саф йөрәкле ватанпәрвәрләр, ватандарлар дип беләбез Безнең өчен догада булуыгыз, матди һәм мәгънәви ярдәмегез өчен тагын бер мәртәбә тирән рәхмәт Иллә мәгәр студентлар тоташтан Халык армиясенә язылсын өчен, сездән булышлык, хәер фатиха кирәк
Зал беразга тынып, сагаеп һәм уйланып калды, һәм. кирәк бит. уйламаганда, көтмәгәндә, урыныннан, җилләнеп. профессор Фирсов күтәрелде һәм. бик дулкынланган чаклардагы гадәтен ташлый алмыйча, кәҗә сакалын йолыккалады
Тарихта халык армияләре булып узган инде Тарихтан мәгълүм, алла бәндәләре андый армияләргә, акчага, малга кызыгып түгел, ватан, халык азатлыгы хакына язылганнар Армия тугры рухлы кешеләр
дән оешкан Француз революциясе вакытында да шулай булган, Минин һәм Пожарский армиясе дә шундый ватандарлардан тупланган. Бонапарт баскыннарын да халык үзе куган.
Рус халкының бүгенге бурычларына килгәндә, ул шәһәр вә авыл гражданнарының азатлыгын гына түгел, гасырлар буена дәвам иткән изелүдән дә котылуны мәңгегә беркетеп калырга тиеш! Бу изге, тиңдәшсез зур бурычны, славян кардәшләр ярдәмендә, көнләп түгел, сәгатьләп көчәя барган Халык армиясе чишәргә кереште дә инде. Бердәм һәм ирекле илне аякка бастырырга омтылган бәген халык аны үзенеке дип таный!
(Җәяләр эчендә генә әйтеп үтик: нинди бөек сүзләр! «Халык армиясе» дип аталган канечкечлар төркеменә нинди зур ышаныч! Халыкның һәм кешелекнең мәңгелек теләкләрен тормышка ашырырга туган армия, янәсе!) Әлбәттә, бар халык исеменнән сөйләргә профессор Фирсов кулында житәрлек мәгълүматлар да. дәлилләр дә юк иде. әмма ул былтыр лыгырдап йөргән, китабына аерым почетлы бүлек булып кергән сүзләренең тормышка ашуын жаны-тәне белән тели, күңелендәге бар хыялларының тормышчан булуын күреп калып куанырга омтыла иде...
Язгы су юл алса — туктатырмын димә!
Коры саламга очкын төшсә, ул шунда ук зур ялкынга әйләнә. Кәж.ә тәкәсе кай сукмакка кереп китсә, сарыклар да. мәэлдәп, ана иярәләр. Фирсов сәнәк белән суга байтак язганнан соң. залдагы утрауларның берничәсеннән кул күтәрелде. Сүзне Дравертка бирделәр һәммәгез дә беләсез, фирка ягыннан мин эсер. 1905 елда, октябрьдә. университетның төп бинасы өстендәге тәре янына кызыл әләмне мин элдем. Хәзер «Халык армиясе» дип аталган бер көнлек газета чыгарырга тәкъдим кертәм. Шуны сатудан кергән файданы тулаем халык армиясе фондына күчерик. Хөрмәтле профессор.!арыбыздан Фирсов. Парфентьев, Бречкевич. Богородский һәм башкаларны шушы изге эшкә чакырам .
Хвостов та сүзсез кала алмый, мәгәр ул сак. юкка гына «койрык» дигән фамилия йөртми, аны болай да аңлап була, бүтәнчә дә..
Эһем. эһем, хөрмәтле коллегалар... Минем төп эшем — тарих. Халык мәгарифен үзгәртергә кирәк дисез икән, биш куллап риза, һәм бу эштә университет төп юнәлешне кулыннан ычкындырмас дип ышанам. Халык мәгарифен үзгәртергә дигәндә, демократик башлангычларның роле күтәрелгәндә, мин дә хезмәткә кушылырга риза...
Винокуров та университетта мәгълүм эсер. Казан шәһәр дхмасы президиумы әгъзасы, ертлач һәм дуамал кеше
Ниһаять, көн килде! Идел шәһәрләренең барчасында Казандагы кебек үк иң халыкчан идарә органнары төзелә Бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүдә большевиклардан кала барча төркемнәр һәм партияләр катнашачак Кәр эш туганнарча килешү юлы белән алып барылачак Крестьяннар. эшчеләр һәм интеллигенция вәкилләре бергә барганда гына без бар теләгебезгә ирешербез. Озакка сузылган сыйнфый көрәш тудырган каршылыкларны, аерымлыкларны, таркаулыкны ашыгыч рәвештә бетерергә кирәк Бу уңайдан башкарасы эшләр санап бетергесез Казанның байтак эшчеләре большевистик чир белән агуланган, алардан әлегә ни дә булса көтәргә ярамый. «Җир биләүчеләр кире кайта икән!»—дигән ялган хәбәр крестьяннарны өркетте, бездән ерагайтты Бу провокация' Без ботыпевиклар белән көрәштә крестьян туганнарыбыз төп көч булыр дип өметләндек, ә алар, киребеткәннәр: «Сугыш дәвам итүен теләмибез, большевиклар белән сугышырга солдатлар'бирмибез!»- дип сөрән салалар Димәк, төп өмет хәзер интеллигентларда. Казан университеты көрәшләрнең байракчысы булыр!
«Халык армиясе» дип аталган бер квнлек газета 1918 елның 21 августында чыга. Анда Н Фирсов II Парфентьев. М Бречкевич. А Богородский.(арның макал,хырс басыла Редакторы II Драверт. Соныннан алар хаталануларын таныйлар
Күтәрелгән куллар сирәгәя, зал тына, ипләп кенә атлап, трибунага физика-математика факультеты деканы профессор Болотов күтәрелә Энәдән-җептән генә киенгән, гәүдәсе төз. нык Гадәттәге сүзсезлеген. вак-төяк ыгы зыгыларга катнашырга яратмавын белгән Гыйльми совет, бераз гаҗәпсенеп, бераз сагаеп, йотылып, аның сүзен көтә Болотов ашыкмый, кемнедер эзлиме, таныштан танымаслыкка әйләнгән коллега- * ларының күзен күрергә тырышамы, һаман дәшми. кузе белән рәтләрне х сөзә, тикшерә
Мин механик. Төгәл һәм табигать фәннәр вәкиле. Тапкырлау < җәдвәле теге яки бу хөкүмәтнеке генә түгел, ул бар халыкларныкы = ла! Уртак! Әйе. мин дә властька хезмәт итәргә әзер, хезмәт итми нишли ~ сең. власть - көч ул. Әмма борынгылар әйтеп калдырган Audiatur z etaltera pars, ягъни карарга килердән әүвәл икенче якны тыңлау да 5 гамәлгә керсен! Безне монда «большевиклар законга сыймыйлар!», «алар- = ның мәете генә күзне иркәли!» дип ышандырырга тырышалар һәм аларны ;; кырып бетерергә чакыралар Кырылыш болай да җитәрлек, шәһәрдәге , хәлләрне тыңласаң, чәчең урә торыр1 Уйлашыйк, җәмәгать!
Комуч вәкилләре, кызарынып-бүртенеп. бер-берсенә караштылар. * Гыйльми совет әгъзаларының да чырае агарды, профессор Фирсовны = очкылык тотты, байтак башлар түбән иелде
Үлгәннәр дә безнең ватандашлар ич. әфәнделәр! Ничек ватан- - дашларны рәттән кырып бармак кирәк?' Әгәр сез үзегезне «дөньяда иң-ин демократик хөкүмәт» дип исәплисез икән, нинди хокукка таянып, ватандашларны юк итәсез? Хәтерлим, сез. эсерлар, элек тә «герой һәм I халык» дигән нәмәрсә турында сайраштыгыз, ә кылган гамәлләрегезне * күргәч, мин болай фикер йөртәм: халык массаларының һәр кешесе - сезнең мактаулы батырларыгыздан әхлакый мең өстен тора Тәмам = Урыннан ашыгып кабаланып, профессор, врач-анатом Бушмакин ' калкына:
Әфәнделәр, сүз артыкка киткәнче, тубәндәге резолюцияне кабул итәргә чакырам
«Университетның Гыйльми советы. Учредительное собранш әгъза ларыннан төзелгән комитетны яңа хөкүмәт дип таный, аның тууын алкышлый Без яңа хөкүмәт вәкилләрен барлык көчебезне, белем бап лыгыбызны. кирәк икән, җаныбызны д$з җәбер-җәфалардан интеккән газиз Ватаныбызны яңартуга бирербез дип ышандырабыз Халык армия се файдасына хәзер үк акча җыю игълан ителә, теләгән кешеләр хәзер үк имзаларын сала алалар»
Гыйльми советның илле тугыз әгъзасыннан утыз бише шушы резолюцияне яклый, профессор Болотов тавыш бирүдән баш тарта
Таня. ә Таня!
Җәяү йөреп күнекмәгәнгә ботинкалары кыса башлагач. Таня. Фәридәгә аны моны сиздермәскә тырышып, арткарак калып бара иде чалыш атлавын, аксавын да күрмәсен' Фәридә чакыргач, ул адымнарын бермә-бер кызулатты, һәм алар икесе янәшә атладылар Таня чак кына йомрырак. Фәридә буйга бераз аннан калкурак
Менә уйланып барам. Таня
Юл уйсыз булмый Юл уйлата
Синен белән булгач рәхәтрәк, диде сөенеп Фәридә Синең Аракчинода туганнарың яки белешләрең юкмьР
Без анда кунабызмыни? дип гаҗәпләнеп сорады Ганя >л үзләрен алда ни көткәнен, эшнең ничек булачагын Фәридәдән сорарга базмый, аны борчу була дип исәпли иде
Кунмасак та. дөнья бит. төрле хәлнең чыгуы ихтимал
К)к шхл. Фәридә Без мәскәүлеләр Казанга күптән ryic.i ген» килдек Сголбише ягында кемдер бар барын, ерак туганнар
Столбищеда аклар
Аракчинода да шулар инде!
— Безгә бик уяу булырга кирәк. Син — рус кызы Аракчинода руслар. Әгәр ак патруль килеп чыгып бәйләнә башласа, иптәш кызыбызны эзләп барабыз, диярбез.
Әгәр алар: «Кайда ул кеше? Кем?» — дип сорашсалар?
Уенга ал да үкчәңне күтәр! «Белер идегез бугай, кыз кешенең адресын бирмим!» диген. Өлгерлек сорала монда. Таня!
Байтак юлны сөйләшмичә диярлек үттеләр. Таня тагын арткарак калды. Фәридәнең борылып-борылып каравын күргәч, тагын кызулады. Сынатырга һич тә ярамый иде. беренче мәртәбә шундый эшкә алын да. ботинкаң кысып эшне бозсын, имеш. Ярамый! Сергей Сергеевич ни әйтер дә Гайнулла ни уйлар?..
Үсиядән Аракчннога хәтсез ара. алар шактый озак бардылар. Юлда сагаерлык хәлләр дә очраштыргалады. Түгәрәк бер күлне урап үтәләр иде. теге як ярга юрттырып оч кеше ат эчертергә төштеләр. Атларын сугарып улән чемченергә җибәрделәр дә үзләре анадан-тума чишенеп ташлап, су керергә тотындылар. Ай-һайлап. су чәчрәтә-чәчрәтә керенде- ләр. ахылдап көлештеләр.
- Аклар,—диде шыпырт кына Фәридә.
Алар.— диде агарынган Таня
Котырып, уралышып беткән тал чыбыклары арасында кымшанмыйча утыра-утыра, кызларның аягы камашып бетте. Аклар киткәч тә. алар беравык куркып, калтыранып утырдылар
Иделгә төшәргә кирәк безгә,—диде Фәридә, чак-чак кузгалып.
Алар барып җиттек дигәндә, ярга көймә килеп туктады, аннан җилпәзә зонтиклар тотып, ак эшләпәләрендәге ефәк тасмаларны җилфердәтеп. купшы барышнялар төште. Җиңнәрен. чалбар балакларын сызганган егетләр аларга иңнәрен куеп тордылар. Егетләр кызлардан тиз генә аерыла аламы — тәтә-тәтә сөйләшеп, тагын шактый вакытны алдылар.
- Аклар,— дип ачыклады Фәридә,— Бүген алар гына шулай көлә ал a!
— Алар, дип килеште аның белән Таня.
Аракчино турына барып җиткәндә, күз бәйләнә башлаган иде инде, көн тиз сүнде, көн болытлы, салынкы һәм ямьсез иде. Идел өсләп, кыйгачлап, әче җил исте, августның яман гадәте буларак, җиз иләктән вак яңгыр сибәләде, кызларны чылатты.
— Бусы яман.— диде Фәридә, күкрәкчәсенә кыстырган пакетны эчкәрәк яшереп. Безнең кайтасы да бар ич әле!
Берәрсенә керербез дә кунарбыз,— диде Таня. ваемсыз күренергә тырышып. Туктап-туктап ял итсәләр дә. ботинка кыскан аяк үтереп сызлый иде.
— Мондый чакта берәүгә дә керергә рөхсәт ителми.
«Яланаяк кайтырга туры килер»,— дип пошынды Таня.
- Без бүген кайтып җитик инде, Таня. Башка эшләр булуы бар.
Иптәшенең шундый тәвәккәл, нык булуы Таняга көч бирде, алар, яр комын ишә-ишә. Идел яры буйлап өскә. Свияжск ягына атладылар. Элемтәче Аракчино турында. Иделдә, көймәдә көтәргә тиеш икән «Хәзер барып җитәбез!» дип. Фәридә адымнарын ешайтты, инде ике тапкыр шулай диде. Таня, канатланып, аннан калмаска тырышты, яфракларына тоташ тут йөгергән караңгы таллыкка барып керделәр, борынга иртә шиңгән яфрак исе тулды, таллыктан соң киң булып Идел өсте ачылды. Фәридә көрсенеп куйды, монда беркем күренмәде, элемтәче дә, гадәттә ярга бәйләнеп торган яшькелт агач көймә дә юк иде Идел буе тын- гын. ялкау дулкыннар гына әз-мәз чупырдаша, яфраклар сак кына шыбырдый, тынлык куркыныч дәрәҗәдә буш һәм күңелсез иде. Фәридә- шн ашкынган күңеленнән уйлар бәргәләнеп үтте: «Ни булды? Тотып
яптылармы? Чирләдеме? Әллә сонга калуымы? Без дә. аклардан шүрләп, ничә урында ничаклы вакыт әрәм иттек. Ул да шулай килә алмагандыр Көтик.»
Таня сорашып тормады, моңарчы кыю гына килгән юлдашының боегып, сүрелеп калуыннан ул эшнең көтелмәгән якка авышуын чамалап өлгерде. *
Элек килгәннәрдә бер дә соңармый иде.— диде Фәридә, борчы- = луын яшерә алмыйча Гәрчә Таняга борчылуны сиздермәскә кирәк иде - Таня исә әллә салкыннан, әллә юештән, әллә эшнең хәтәргә әйләнүен- < нән тагын дер-дер калтырый ук башлаган иде. Үч иткәндәй, яңгыр = шәбрәк ява башлады, һаман кара төс ала барган тал куаклары ныграк 7 шыбырдады, кызлар бер-берсенә елышып, бер-берсенең татлы тән җылы- z сыннан көч алып, бераз тыңланып тордылар Шактый калын пакет 5 Фәридәнең күкрәген көйдерә иде =
Нишлибез? диде аптырап Таня Үзе үк:- Әллә авылга менә- = безме? дип сорады
Элемтәченең авылда. Красная Горкага чыккан очта торганын Фәридә = хәтерли, мәгәр аңа. «Соң чиктә дә Елизар Ефимовның өенә бара күрмә! * Инде бүтән әмәлең калмаса гына тәрәзәсен шакы!»— диелгән
Гайнулла кат-кат кисәтте. Ендаков та: «Зинһар, бер-берегезне = саклагыз!» дип үтенгән иде... 2
Фәридәне элемтәченең үзеннән дә бигрәк көймәсенең юклыгы шом- “ ландырды. искереп беткән балыкчы көймәсенә кеше кызыгырлык түгел. * төбендәге суын да хуҗасы юри түкми. «Сулы көймәгә утырырга курка- “ лар!» дип әйткәнен дә хәтерли Фәридә. *
Монда төн үткәрергә ярамый, яктырганчы. Казанга кайтып өлгерәсе 2 дә бар. җитмәсә юлдаш белән. Таняның кыеш-мыеш атлап килүе бая ук = Фәридәне шикләндергән иде инде
Бүтән чара калмады, кызлар, бер-берсенә орынып диярлек, юеш юл < балчыгында тая тая. авылга таба менделәр. Димәк. Красная Горка очында. Сирәк-мирәк кенә өйләрдә утлар яна. бик күп өйләр — әллә куркып. әллә болан гына чепи күзләрен йомганнар, тимер юлга җитәрәк. суык нур коеп, алларыннан гына, уфылдап, паровоз үтте, машинист, корымлы тәрәзәсеннән башын тыгып, нидер кычкырды, аның ни әйткәнен Таняның бик ишетәсе килсә дә. берни дә аңлап булмады, кызлар тагын шомлы тынлыкка уралып калдылар. Тимер юл аркылы чыгып, озын авыл урамына кергәч, адымнарын тизләттеләр, ятьрәк барып җитәргә дә тизрәк бу куркыныч урыннан котылырга кирәк иде Элемтәче югалганга. авыл да, аның тирә-ягы да кызларга ямьсез, күңелсез булып күренде Ул да булмады, ат куган авазлар ишетелде, тыкрыктан, пычрак чәчә-чәчә. ике җайдак юртып килеп чыкты, кызлар исләренә килгәнче, атлылар алар янына тукталдылар
Кая барасыз. Чибәркәйләр! — диде калын тавыш.
«Аклар!»
Безме? - дип сорады Фәридә, аз гына булса да вакытны сузарга теләп Иптәш кызыбыз янына.
- Каян киләсез?
- Каладан без. абзыкай. Анда куркыныч
Калын тавышлының юлдашы атын каулап китә башлаган иде. әллә Фәридәнең тавышыннан шикләнде, әллә сүзләре сагайтты, кире борылып килде
Шәһәрдә безнең дошманнарга гына куркыныч' — диде ул яшь һәм көр тавыш белән
Ашарга да юк. дип еламсырады Фәридә
Тукта. Сысоев диде калын тавыш Иптәш кызыгыз канда ’■ора? Исеме кем? Кем кызы?
Фәридә ык-мык тора башлаганда Таня телгә килде һәм
Ушаков Терентий кызы' дип әйтеп салды.
Якындагы йортның тәрәзәсе тавыш бирде, кемдер ут кабызмыйча гына аларның әңгәмәсен тынлап тора икән:
— Ә-ә,— диде тәрәзә — Красная Горка очыннан өченче йорт. Лиза янына киләсез алайса?
— Шуның янына, шуның! — диеште кызлар
— Күренде. Лиза өйдә диде тавыш. Дөрес барасыз.
Атлылар төпченеп тормадылар, борылып, юрттырып китеп тә бардылар. Олы гына балчык кисәге Таняның иңбашына килеп ябышты
Кызлар, караңгыдан килеп, үзләрен коткарган мәрхәмәтле тавышка эчләреннән рәхмәт укый-укый. бераз бардылар да беренче очраган тыкрыктан урман ягына каерылдылар. Авыл белән урман арасы якын, аны йөгереп диярлек уздылар, куркулары элемтәче белән очрашасын да оныттырды, урманга кергәч кенә бераз тыннарын жыеп. буылып тордылар
— Ә син Ушаков Терентийны юри әйттеңме? — дип сорады Фәридә.
- Юк
- Аракчинода танышларым юк дидең ич
— Исемә төште! Әти берзаман балыкка барган иде, шуннан кайткач. «Аракчинода берәүләргә кердек. Ушаков Терентийларга, хатыны өреле уха белән сыйлады!» — дин сөйләгән иде.
— Молодец! — диде Фәридә, аны кочаклап.— Синнән чын чекистка чыга, онытылып беткәннәрне дә иң кирәк чакта, иң кискен мизгелдә уеңа китерә алгач, булдырасың!
— Ә син чекисткамы. Фәридә?
— Шулай булмыйча' диде Фәридә бераз мактанып
Гәрчә кызларның хәле бер дә мактанырлык, куанырлык түгел иде Элемтәче югалды. Аракчино урамында аклар, патрульләр. Элемтәчене шулар тотып алганмы?. Монда, урман ышыгында башта бераз җылырак кебек тоелса да. тора-бара кызларның тәнен суык ала башлады. Алар ничарадан-бичара Красная Горка ягына таба атладылар һәм. шактый юл үткәч, урман ешлыгында дөрләп янып утырган учакны күрделәр. Учак янында ниндидер шәүләләр йөри, кычкырып көлешәләр, гитара чирткән тавыш да ишетелеп калды.
Чегәннәр! диде Таня.
— Әйдә, шулар янына барабыз.
- Алар аклармы? — дип сорады Таня
— Кем белгән аларны? Жылынмыйча ярамый, икебез дә чирләп егылсак, безнең егетләр рәхмәт әйтмәс!
Ялкыннарын төрле якка авыштырып янып утырган учакка курка- курка гына якынлаштылар, яктыга чыктылар, шул чакта ут тирәсендәге кешеләр төркеменнән дәү гәүдәле бер хатын аерылып алгарак чыкты, кулын маңгаена куеп бераз текәлеп торгач:
— Фәридә, бу синме? — дип эндәште.
Фәридә дә хатынны таныды, «каян минем исемне бе.тә ул?» дип аптырады.. Әйе. бу — ул. чекага еш-еш кереп йөргәләгән. өч-дүрт тапкыр киңәшмәләрдә очрашкан атаклы Лариса Рейснер иде. Тик монда, жиде ят арасында, аңа кем дип эндәшергә, кем дип атарга, нишли ул монда карурманда, үзен кем дип таныта?
- Нишләп йөрисез монда? Рейснер Фәридәне култыклап алды да килгән сукмагы белән кире алып китте — Эш бсләнме?
- Без. Мин Фәридә югалып калды.
— Курыкма, чегәннәр, сәясәткә катышмый. Рәхмәт аларга! Мин. аларга ияреп, монда кадәр килеп житә алдым.
— Хәзер кая барасыз?
Свияжскига. Казанга иремне эзләп барган идем. Ишеткәнең бардыр Федор Раскольниковны?
— Күреп тә беләм.
Аклар эләктергән аны. Эзләдем, тапмадым. Гәүдәсен булса да ерткычлар кулыннан йолып алмакчы идем. .
— Сез Свияжскига кайчан кайтасыз?
- Чәй эчәм дә кузгалам
— Сез анда Мартин Яновичны күрәсездер?
Туры шуның янына кайтам да'
Бусы бөтенләй көтелмәгән бәхет иде Тик ана ышаныргамы, юкмы Бармы ышанырга хакы Фәридәнен?. *
Фәридәне төнге учак янында таныган хатын, чыннан да. Лариса * Рейснер иде Алар ире Федор Раскольников белән унсигезенче елның : егерменче июлендә Казанга килеп төштеләр. Муравьевның хурлыклы = хыянәтеннән соң Көнчыгыш фронтка башкомандуюший итеп билгелән- = гән Вацетис белән Федор Раскольников бер-берсен якыннан беләләр з иде Рейснер килеп төште дә Казанда чыга торган «Гражданская война» з газетасында эшли башлады Идел хәрби флотилиясенең разведка от- 5 рядында комиссар була Чекага кереп йөргәләгәч. ул да Фәридәне күреп х калгандыр, тик менә исемен каян хәтерли5 Берәрсеннән сорашканмы5 = Ни өчен? Бусы гаҗәп тә. шикле дә иде
Әмма ни кыласың, донесение ашыгыч. Фәридә, тәвәккәлләп, пакетны | Рейснерга тапшырды. Лациска илтеп җиткерүен утенде. Кызлар учак * янына кире кайтып күренеп тормадылар, аларга ашыгырга, мөмкин булган * кадәр тизрәк иптәшләре янына кайтып җитәргә кирәк иде. Болан да s ут йотып көтеп торалардыр
Хәл белән танышкач. Сергей Сергеевич кызларны мактап та куйды. = «тапкырлыгыгыз өчен сөенәм'». дип кулларын кысты Озакламый “ һәммәсе ачыкланды. Аракчинода кызларны көтеп торырга тиеш булган * элемтәче Елизар Ефимовны кемдер акларга саткан, аны кулга азганнар Z һәм ул шул чуалчык көннәрдә бөтенләйгә эзсез югалды
Кем акларга хәбәр җиткерде? Кем ашады аның башын?
Бусы да безнең өчен билгесез иде.
Саҗидә Салиховна үзен казанда кайнаган ярма бөртеге итеп сизә башлады бер дә тик тора алмый! Моңарчы беркемнең күзенә туры карарга базмаган, телсез-тешсез диярлек яшәгән татар хатынының яз мышы тәмам үзгәрде дә куйды
Үзгәреш Мәскәү ын килгән егетнең фатирга керүеннән башланды бугай
Әнисе дә юаш иде аның, кыз чагыннан Яна бистә бикәләренең «атлы керен юып. өен җыештырып яшәде Фатиха түти. Фәттах байда кучер булып йөрүче таза гәүдәле, сукса тимер, басса, бакыр тә торган егеткә кияүгә чыкты Әтисен Саҗидә Салиховна белми дә диярлек. Кабан күлендә боз ныгыгач, ел да шаулап үтә торган «захват» сугышларының берсендә кемдер аның чигәсенә кургашынлы бияләй белән тондыра да. ул шуннан аңына килмичә, хатынын һәм ике кызын ятим калдырып, теге дөньяга китеп тә бара Кызларның берсе озак яшәми, чәчәк зәхмәте сабыйны әтисе янына илтеп куя
Саҗидәләр Яңа биегәнен, ип ярлы тыкрыгында, ни фәкыйрь, җиргә сеңә язган йортында өчле тугызлы гомер иткәндә, герман сугышы чыгып, ирен фронтка алдылар да. ул шунда ятып калды, кайтмады Озакламый ютәл чиреннән әнкәсе дә дөнья куйды. Элек тә юаш иле Саҗидә, хәзер тома ятим дә калгач, бөтенләй аска иңде узен у зе. яшә! >н бистә сгн. күршеләрен, аз-маз санлы таныш-белешләреи яратмас бу злы Шу ның аркасында урыс ягына асрах белый ялланды, күчеп китүгә. өе җимерелеп. нигезе тузанга әйләнде Яна урында аны беркем белми, беркем аның үткәне белән кызыксынмый хуҗалары аз сузлс эштән гайрене белмәс саран һәм йокычан кешеләр иде
Революция бх.тды Саҗидә апаның исе китмәде Патшаны төшерделәр жалләп жылал га алды Патшасыз ни
чек яшәрбез дә ничек гомер итәрбез?»
' «к х » .* т 33
Үтте, күз яшьләре кипте, патшасыз да яшәп була икән, аннан башка да тормыш алга кыймылдый, көннәр үтә. кемнәрдер кайдадыр сугышалар, кемдер кем өчендер кан түгә, жан бирә. Сажидә апаның сугышыр кешесе юк, ерак агай-энеләр белән елына бер дә очраша алмый, ул үз өнендә шыпырт-басынкы рәвештә кайгысыз-ваем- сыз гына яшәп азаплана иде Яшәгән жире Гоголь урамында булып, яхшы, урыс ягында, шул урамында чека дигән нәмәрсә оешып, ерак кардәше Гайнулла Таһиров шунда хезмәт итәргә тотынгач, алар очрак лы гына күрештеләр
— Бәй, Сажидә апа, син дөньядамыни?
— Дөньядырмы, ләхеттерме, әлегә жан саклыйм,— диде апабыз кыюланып.
Гайнулла сирәк-мирәк кереп чыккалый. кабаланып керә дә капыл- тибел генә бер ике чынаяк чәй йота, чәй арасына бер-ике сүз кыстырырга өлгерә
Балалары булмады аның, нигезен ташлап күчеп китүенә баласыз- лыгы да сәбәпче иде. көнче күршеләр (һәйбәт егеткә чыккан иде тормышка’), таныш-белешләр аның корыган агачлыгына еш кына тупас ишарәләр ясыйлар, болай да жәрәхәтле күңеленә бу сүз бик авыр ишетелә торган иде.
Сергей Сергеевичны ул уз баласыдай яратты, карады, бакты, керен юды, юктан бар ясап ашарына юнәтте, ул кайтмыйча йокларга ятмады, иманлы авызы белән аңа саулык-сәламәтлек, иминлек теләде. Хәзер аның киләчәге якты булып күз алдына килә иде: Сережа өйләнер, йөргән кызы бар, бәбиләре булыр, бала багып, Сажидә аларда торыр, картлык көнендә бер кыерчык икмәген эшләп табар
Дөнья үзгәрде дә куйды. .
Акларның кем икәнен дә, кызылларның ни өчен кызыл булуын да Сажидә аңлап бетерми, ул бөтен нәрсәне үз фатирчысыннан чыгып кына бәяли ала иде. Сергей Сергеевич — кызыл, мөгаен кызыллар акларга караганда әйбәтрәктер Сергей Сергеевич иң беренче көнне үк: «Сезнең әтиегезнең исеме ничек?»—дип сорады. Әтисенең исеме? Оныта да язган иде инде ул аны, бу ят кешегә ни нәрсәгә кирәк булды анысы тагын? «Салих». - диде Сажидә читенсенеп кенә «Мин сезне Сажидә Салиховна дип атап йөртермен», - диде кунак. Шул көннән Сажидә үзендә ниндидер үзгәреш сизде, бу үзгәрешне бөтен ишегалды, күршеләр күреп алды, алар да Сергей Сергеевичтан күрмәкче аны «Саҗидә Салиховна» дип йөртә башладылар Берәүләр мыскыллап әйтте, икенчеләре хөрмәт белән шулай эндәштеләр. Сажидә апа ре моңа ифрат канәгать иде. Әллә кайчан, Кабан күленең зәңгәр бозында авызыннан колагыннан шарлап кан агып яткан кешенең исеме, аны тудыручының исеме шушы Мәскәү урысы авызыннан олылап, хөрмәткә лаек булып яңгырады. Кабарган күркә күк йөргән бистә бикәләренең берәрсенә тәтедеме бу бәхет?.
Дөнья кинәт үзгәрде дә куйды.
Югыйсә рәхәткә чыгабыз, сугышлар бетәр, инде икмәк, керосин булыр дип, зур өметләр белән яши башлаганнар иде ләбаса'
Сергей Сергеевич чыгып югалды, аны-моны кисәтергә дә өлгермәде Сажидә Салиховнаның йорты да. күңеле дә бушап, сагышка тулышып калды Хәзер аның күңел кыллары дөнья яңалыкларына үтә сизгерләнә ала иде. Шәһәрдә власть алышынды Зур өермәдә үзен вак тузан бөртеге итеп санап өйрәнгән Сажидә Салиховнага да үзгәреш тиз килеп бәрелде. Элек авыз эченнән генә мырылдап йөргән кайбер күршеләр әрләргә, үртәргә һәм ачыктан-ачык янарга керештеләр.
Кая китте квартирантың? Банктан алтын талап качтымы немец шпионы?
Илдән бәрәкәтне шулар качырып бетерде, сансызлар!
Чәнчелде совет власте!
— Синең ишеләргә көн бетте
Нишләп бетсен аның көне? Гомере буе эштән башы чыкмаган ятнм карчыкның көнен кем бетерсен3 Көн көтте Саҗидә Салиховна Сергей Сергеевичны, төн көтте, ку рку-каушауны арттырып, фатирчысы кайтмады. шәһәрдә имеш-мимешләр ишәйде, базарга бәрәңгегә барырга чыккан Саҗидә апа. урамда канга баткан мәетләрне күреп коты чы- * гып. кире чапты, «ач тамагым — тыныч колагым» дип, ике көн беркая - чыкмады, кичкырынлатып. ишегалды аулак чакта аңа шыпырт кына 3 Гайнулла килеп керде. Сергей Сергеевичны сорашты, «очрашырга тиеш $ идек тә!» дип уфылдап куйды. Саҗидә Салиховна, дөнья хәбәрләренә = кереп тормастан, күршеләреннән зарланды
Шул төнне Сергей Сергеевичны эзләп, ак солдатлар килделәр. ? өйнең астын-өскә әйләндереп актардылар: «Кайтып күренсә, тор да без > нең янга йөгер, без каршыда гына. Набоков йортында Әгәр хәбәр = итмәсәң. сул аягыңнан асып куярбыз!»- дип янадылар
Алар чыгып киткәч, ни гаҗәп. Саҗидә Салиховнага рәхәт булып калды Бердән, фатирчысы исән икән, икенчедән, дөньяда Саҗидә кар- s чыкның да кирәге бар икән әле! Аңа да яныйлар, куркыталар, «асып * куярбыз!» диләр
Иртән ул базарга барган булып җыенып, култык астына иске кәр- = зин кыстырып чыгып китте дә өенә кайтмады. Качты, әйбер караларын да - алмады. «Чәнчелеп китсен, баш кыйбат, баш исән калсын'» дип, бистә 3 гә юл алды «Андый-мондый куркыныч чыкса, шунда-шунда бар'» - дип. «Гайнулла аңа онытылып беткән ерак туганнарының адресын биргән иде х
Шунда ул Сергей Сергеевичны да. Гайнулланы да. үтә мөлаем. озын кара толымнарын салындырган Фәридә исемле кызны да очратты -
«Таняны эзләп кайтмассыңмы?» дип үтенгәч, ул сөенеченнән нишләргә белмәде, аның рәнҗегән күңеленә хәзер эш кирәк, ике ку з лына бер юаныч шөгыль хаҗәт иде
Аңа эш кимеде. Таняны Фәридә барып алган булып чыкты, алар башта өчәү бергә кайттылар ла. Бишбалтанын таралып утырган иске-москы йортлары, черек кара бүрәнәләре кыйшайган бараклар арасы на кергәч аерылыштылар, «өер булып йөрмик», диде Фәридә Саҗидә Салиховна уенча. Фәридә — барып да белә торган акыллы кыз Шунда бер баракның ишегалдына кереп чак кына хәл җыйды Саҗидә Салиховна Кер эләргә чыккан юан балтырлы, чиләк-чнләк имиләрен асы лындырган сипкелле битле марҗа белән дә сөйләшеп алды, парлашып дөньяның авырлыгыннан зарландылар Барак тәрәзәсенә эчтән сарылып биш-алты бала карап тора иде
«Балалы кешегә дә кыен инде'» диде ул үз үзен чак кына тынычландырырга теләп
Сергей Сергеевичны калдырып чыккан йорт янына якынлашкан саен аның күңеленә шик ныграк инде Урам да ничектер сәер иде. буп- буш. ишегалдында да үле тынлык Баягы капкага ике-өч йорт кала ул тукталды да ябалдашы белән ярты урамны каплап торган муртайган кәүсәле тирәк ышыгына килеп басты Порт хуҗалары өйдә юк та юк. ирле-хатынлы икесе дә пороховойда эшлиләр, кичке караңгысыз кайтмыйлар Капка шар ачык Перәге кинәт ярсып тибә башлады, тезе леп торган дүрт тирәкнең иң аргысында посып торган кешене шәйләде Шикле кеше иде бу Урамның аргы башыннан кабык арбага утырган берәү юрттырып килде дә. теге кеше поскан тирәк турына җиткәч, арбасыннан сикереп төшеп камыт бауларын рәтләгән булды Посып торган кеше ана карап башын чайкады
Юкмы3 дип сорады атлы
Күренмиләр, диде тегесе. Тирәкне юкка гына терәп тормый ул!
Атлы тагын нидер эндәште. Саҗидә Салиховна ишетә алмады, тез буыннарының егәре китте, ул инде Сергей Сергеевич белән Гай
нулла эләккәннәр икән дип кайгырды, бәлки кызлар да аклар кулына килеп капкандыр, я ходай, ниләр күрәселәре бар икән ару балаларның әле бу болганчык заманда?-- Аңа да бу йортка кайтып күренергә ярамый иде хәзер Өтермәнгә илтеп тыгарлар да. башыңны юк итәрләр
Ничек Гайнулланы кисәтергә, ничек хәбәр итәргә?
Бусын Сажидә белми иде. Ул бераз иңке-миңке барды да. тәрәзәләре аркылы такта белән кадакланган өйнең жил капкасын каерып ачып кереп, ишегалдында озак кына тыңланып торды Җил чыгып вак яңгыр шәбәртергә тотынды. Ул ишекне тартып карады, ишек ачык иде «Әллә шунда кереп кунаргамы?» — дип изаланды аның күңеле
Иң читене — аның кунар урыны да. кагар ишеге дә калмаган иде Монда, ят жирдә йокларга курыкты, җен-мазар булуы бар. төнлә берәрсе кайтып керсә, кая барыр тишегеңне тапмассың!
Кая барырга?
Шунда ул бик еракта яшәгән бер кешене, элегрәк елларны йомыш-юлга әнисе кереп йөргән кешеләрне. Ботан бакчасы тирәсендә жәен уздыручы Фатих Әмирханны хәтеренә төшерде Менә аларда ты нычтыр. мөгаен! Матавык заманда, төн уртасында килеп чыгуны яра тып бетермәсә дә. куып чыгармаслар, шуларга барырга кирәк. Яулыгын кысыбрак бәйләп, Сажидә Салиховна Бишбалтадан Ботан бакчасы ягына барырга чыкты, вокзал тирәсенә барып житкәч туктады, «ары жибәрмиләр. урам чатларында гаскәр тора» дигәч, вокзалга керде, шунда почмакта чүмәшеп интегеп төнен уздырды, Әмирханнарга иртәнге чәйдән соң гына барып элгәште
Язучы, күренекле тәнкыйтьче, философ Фатих Әмирхан аяклары сау түгелгә әллә ни чыгып йөри алмый, күбрәк вакытын өйдә, өстәле тирәсендә я язып, я газеталар укып үткәрә. Бу хәвефле жәйне ул Бо тан бакчасы якынында дачада, аргы Архангельск урамында уздырды Байтак еллардан бирле ул җәйләрен Казаннан читкә ерак чыгып йөрми шунда. Трофим Иванович Литовченко йортына күчеп килә. Хуҗа ачык йөзле, игътибарлы һәм бәяне дә артык зур каермый торган ипле кеше.
Бүген иртәдән бирле Әмирханның кәефе кырку иде. Моның сәбәпләре. уйлый башласаң, шактыйдан булып, иң зурысы — бүгенге дөнья хәлләренә үзенең шәхси мөнәсәбәтен ачыклап бетерә алмау иде Беренчедән. Әмирхан янына килеп китүчеләр күзгә күренеп кимеде, танышлар бер ара каядыр югалып-сеңеп беттеләр, кайчаннан тере кеше күргән юк. дөньяны фикердәшләр аша. алар белән бергәләп танып яшәргә күнеккән кеше, ялгызлыкны авыр кичерә. Үзенең көчсезлегенә гарьләнә, эченнән сабыр гына сүгенә дә иде. Очраклы адәмнәр, үткән- сүткән күршеләр килеп түгеп киткән хәбәрләргә ышану кыен, алар сару кайнатып ачуны кабарталар, күпчелек бер-берсенә капма-каршы сөйли, кемгә ни ошый төшә, ул шуны алга чыгарып, дөреслек итеп күрсәтергә җыена, һәркем үз ягына каера.
Әмирхан көндезләрен Трофим Ивановичны газеталар артыннан йөгертә. «Күзеңә ни күренсә, барын да алып кайт!»— дип үтенә Әмма бүгенге газеталардан да хаклыкны аңлау, дөреслекне эзләп табу һич мөмкин булмаган өметсез эш иде!
Инде бүген берәрсе килеп чыкмасмы дип сызланып көтсә дә. юк. беркемнең күренгәне юк. әлерәк кенә газеталардан укып белгән чуалчык хәбәрләрне уртага салып сөйләшерлек җан иясен табармын димә.
Ә газеталар! Шайтан алгыры, ни генә язып тутырмыйлар, укый башласаң — колагың үрә торырлык!
Менә «Волжская-Камская речь» ниләр лыкылдый! «Большевиклар тираннясен байтак шәһәрләрдә алыштырып. Учредительное собрание әгъзалары йөзендә Дәүләт власте без алга куйган фикерләрне үз байрагы итеп күтәрде: бердәм Россияне өр-яңадан торгызу, дәүләт офы
гын кин җәйгән нык, милли һәм партиясез власть' Ил язмышы турында сүз барганда, сыйнфый һәм сәяси күремсезлекне бүгенгә бер читтә калдырыйк!»
Укып чыкканчы кырык кат абынасын, валлаһи! «Бүгенгә калдырып торыйк!», ярый, ә иртәгә? Хәл ителмәгән бу мәсьәләләр иртәгә калкып чыгар да ни белән тәмамланыр? «Хәзергә калдырып торыйк», ә партия- ‡ сез китапханәче Закир Сәетзадәне үтереп ташлаганнар' Фәкыйрьләрнең = яшәү шартларын яхшырту комиссиясенең әгъзасы гына иде югыйсә! £ Даулы җан түгел, сабыр холыклы күркәм кеше иде Бер Закирның | гына җанын кыйдылармы’ Бу хәлне ничек аңлатасыз, «сыйнфый кү- = ремсезлекне» онытырга өндәгән әфәнделәр?
Меньшевикларның «Рабочее дело»сы исә теленә ни килсә, шул саф- 2 сатаны чәчә! Имеш. Совет хөкүмәте Кронштадтка күчкән, имеш. Мәскәү < урамнарында русча сөйләшкән кызылгвардеецларны сирәк очратасың. 5 күбесе авызын йомып йөри, сөйләшкәннәре немецча пупылдыйлар. ~ Сала мужиклары кайчан немецча өйрәнеп өлгергәннәр әле?! Кем ; ышансын мондый уйдырмаларга?.. Ә язалар, бастырып тараталар, кем- = дер. ахмак баш. ышанып та куярга мөмкиндер? Ахмакларга исәп ф тоталармы? х
Мулланур Вахитов белән остазы Сергей Гассар язмышы бу көннәр £ дә Фатих Әмирханның йөрәгенә утлы ук булып кадалды Теге чакта. - 1905 нче елны, гимназиягә имтиханнар бирергә әзерләгәндә, сөйкемле < Гассар университет студенты гына иде әле Фатихның да сәламәт ча- = гы иде Уртак сүзләр күпме иде. уртак уйлар, уртак өметләр «Бишен * че елны без уяндык таң белән!» дип җырлаган иде Тукай, ул канат- - лы елларны хәтерләп Хәзер, әнә, большевик Гассар тагын төрмәдә. £ бөтен урам чатларында «ирек», «демократия!» дип лаф оручылар аңа з үлем әзерли!”
Телдә һәммәсе дә юмарт. Идел буе халыкларына милли-мәдәни ав " тономия вәгъдә итәләр, үз телләрендә сөйләшергә, мәгариф һәм мәдәният үсеше белән җитәкчелек итәргә рөхсәт бирәләр
Сүздә җиңел, ә эштә нәрсә булачак? «Татарларның үзбилгеләнеше ничегрәк соң?» дигән сорауга, җитдиләрнең җитдие булган мәсьәләгә. эсерлар икеле-микеле мыгырдыйлар. «Җир һәм сәяси автономия ягын бары тик Учредительное собрание гына хәл итәчәк, янәсе». Ә итмәсә? Булачакмы ул. юкмы, беркем дә кистереп әйтә алмын Юлыңның дәвамы кая икәнен белмәгән хәлдә халыкны шул юлга өндәп буламыни?
Вахитов һәм башка большевиклар өндәгән «Татар башкорт республикасы» яхшыракмы, әллә Алкин. Шәрәфләр һәм аларның тарафдарлары яклаган, бары тик дин берлегенә таянып барлык мөселманнарны берләш тергән «Идел-Урал штаты» гына шәбрәк булырмы’ Алкин -Шәрәфләрне «Татар-башкорт җөмһүрияте» генә канәгатьләндерми, аларга киңлек кирәк, бөтен мөселман дөньясы кирәк! Кайсы яхшырак, кем бүген шуны кистереп аңлата ала?
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган елларымда мин. әлбәттә, соңгы сын яклар идем, р хәзер бик нык. бик тирәннән шикләнәм Матур сүзне күп әйтәләр, вәгъдәләрне юмарт чәчәләр, ә тарих үз улларыннан эш сорый, һәркемнең гамәлен шуннан чыгып кына бәяләргә кирәк тә.. » дип уйла ды Фатих
Ә яңа властьның сүз-вәгъдәләре кылган гамәлләреннән бик нык аерыла
Әмирханның арбасы бер урында тормый, авыр уйларына җавап эзләгәндәй, бүлмәнең әле бер почмагына, әле икенчесенә тавышсыз
‡ с II Гассар - 1903 елдан большевик 1918 елда тнзелеш ннчеларе профочемының секретаре, учредиловчылар тарафыннан 1918 елиын августында атыла
гына тәгәри, кая тәгәрәсә дә уй йомгагы чәбәләнгән хәлдә, аннан калмый, бер сүтелә башлый да бер җыела Уйлар, китмәскә тыгызланып, күңелне һаман авырайталар Ник берәр тере кеше килеп керми инде ичмасам?! Тәшвишле уйларын чыгарып бетереп, күңелен бушатыр иде'
Шәһәрнең һәр урамында ыгы-зыгы барган кебек, шушы аулак йортның почмакларында Әмирханны борчулар, икеле-микеле төпсез фикерләр сагалап тора Шик-шөбһәләрне арттырып, аларга авыр юнәлеш өстәп, урамнан атлылар чабып узды. «Монда да чабышалар!»
Уйлар, уйлар Аларның бүгенгеләре зур әдипнең аерылмас юлдашы
«Большевиклар халыкларның тигезлеген игълан итте, «һәр халыкның. зурмы ул, кечеме, үз язмышын хәл кылырга хакы бар!»—дип белдерде Татар телен дәүләт теле санап, безнең милли горурлыгыбыз Сөембикә манарасын хезмәт ияләренә кайтарып бирделәр Изге урын, татар өчен хөрмәтле урын, манара өч изгенең кабере өстендә корылган, анда мәрхүм ире Сафагәрәй җеназасы өстендә Сөембикә энҗе яшьләрен түккән Кемнәрдер моны әкият дип саный, әмма чынмы-ялганмы икәнен берәүнең дә дәлилли алганы юк...
Большевиклар «Болак арты» заманында бертуган Алкиннарны, То- кумбетовны. Мозаффаров белән Баһаветдин ахунны кулга алдылар да чыгарып җибәрделәр. Ә болар кулга алынганнарны тоташтан аталар Ни өчен — беркем аңлатып тормый! Аталар — вәссәлам!
Ярый, Самара комитеты Учредительное собрание исеменнән эш йөртсен, ди»...
Әмирхан уйларын һаман шул якка юнәлтте..
Әмма хаклары бармы аларның, чөнки бөтеннең бер өлеше — бөтен була алмый! Комитетның собрание исеменнән сөйләргә тулы хокукы булуы шикле!
һәр халыкның, шул җөмләдән татарларның да бәхеткә хакы бар Әмма халык бәхетенә ничек ирешергә? Сүз аерым бер шәхеснең бәхете турында гына бармый лабаса, аерым кеше бәхете һәм халык бәхете — болар икесе ике нәрсә. Хәзер әнә милли бердәмлек турында күп язалар һәм «бәхет әнә шул бердәмлектә!» дип кычкыралар «Яңа вакыт» газетасы, мәсәлән, болай дип фикер йөртә: «Без. татарлар, большевик та. меньшевик та, социалист та түгел, без — бер имандагы мөселманнар!» Алай икән, татар большевикларын кая куясың? Алар татар милләтенең уллары түгелмени? Заманында Мирхәйдәр Фәйзи: «Авылда рәхәт эчендә йөзәм, хезмәт итәм. башкасында һич гамем юк!»— дип сөенеп язган иде. «Халык армеецлары» көтепханәсен тар-мар иткәч, тиз үк фикерен үзгәрткән, «рәхәт эчендә йөзеп хезмәт итү хокукын» сакларга да, якларга да кирәк икәнен бик тиз төшендергәннәр'
Кайберәүләр: «Милли бәхет— башка халыклардан аерылуда». - диләр, хуш, ничек була ди инде монысы, шушы зур дөнья йөзендә, томаланып, ничек яшәмәк кирәк? Төрекләр русларга караганда һиммәтлерәк дип кем раслый ала? О, хәзер янымда Тукай булса! Бөек кеше, бер- чакта да икеләнеп тормаган, үз сүзен пәйгамбәрләрчә кистереп әйткән
Монда тудык, монда үстек.
Мондадыр безнең әжәл'
«Хак,— дип уйлады ачынып Әмирхан — Борынгылар рас әйткән: «Иртән уянасың да сөенеп куясың. - әле ярый Рим империясенең язмышы өчен җавапны мин бирмим!» Мин дә аның язмышы өчен җавап бирмим, мәгәр үз халкымның киләчәге хәл ителгәндә, битараф кала алмыйм, юк, милләттәшләрем яу кырларында бер-берсенә ук. үт төбә гәндә кул кушырып утырырга ярамый
Хәлләр ашыгыч алмашына, элек иртәләрне мин «Эш», «Эшче» га зеталарын караштырып башлый торган идем, хәзер миңа «Корылтай»ны тәкъдим итәләр. Совет газеталары шәһәрдә тыелган Чү ваш идарәче ләре. «Канаш» газетасының редакциясен тар-мар китереп, «Хыпар» чы
гарырга керештеләр Марилар «Мари мут» тәкъдим итә Чыннан да мутланалар!» «Яна власть өчен көрәшкә» өндәп. Самарадан татарча нихәтле листовкалар, кәгазь ташыйлар
һәммәсе бердәмлеккә өнди, үз канаты астына дәшә! Большевиклар юксылларны, хезмәт няләрен берләшергә чакырды Аларга алмашка килүчеләр «милләтләр һәм тугандаш халыклар бердәмлеген» яклый «Татарлар белән бергә булганда безгә бернинди дошман куркыныч түгел!»—дип яза «Хыпар» Казанда чуваш вәкиле Алюнов «Чуваш штаты» төзергә тәкъдим кертә, аның исәбенчә. ул Урта Идел һәм Көньяк Урал штатлары составына керергә тиеш Икенче яктан кызыл лар. совет властена каршы көрәшкән чувашларга мөрәҗәгать итеп, махсус өндәмә чыгаралар «Акгвардияче офицерлар, инглизләрдән һәм башка союзниклардан ярдәм килә дип. сезне алдадылар! Инглиз, япон һәм башка ил байларына сезнең кан кирәк, каныгыз' Шуның ярдәмендә алар хезмәт ияләрен, шул исәптән сезне — чувашларны да буйсындырырга телиләр Акгвардиянең русы, чувашы, сезнең җилкәгә ышыкланып, сезне бер дә юкка үлемгә таба этәрәләр!»
Хакыйкать ерак ишерелгән, гади кеше тиз генә төшенеп җитәрлек тә түгел «Мариларның үзәк союзы» җитәкчеләре Казандагы мариларны «сәясәтләре ничек булуга карамастан» берләшергә кыстый Царевококшайскида сайланган шәһәр думасы Казанга телеграмма суккан «Ходай ярлыкаган Царевококшайск каласы, кызыллар җәфа сыннан котылып. Самара хөкүмәтен тулысынча яклавын тантаналы төстә белдерә»..
Кая бара дөнья?
Кая бара халык?
Кая бара ил?
Тыгыз һәм хәвефле уйларны бүлеп ишек ачылды, һәм аннан Фа тихның энесе Ибраһим килеп керде
Әссәламегаләйкем. Фатих абый, дип ягымлы гына күреште
Бәракалла, бәракалла. Ибраһим! - диде куанычы йөзенә чыккан Фатих. Хуш киләсең! Әллә син минем чакыру авазын ишеттеңме? Дөнья белән арадашлыкны ныгытыр өчен миңа бер тере җан бик кирәк иде Әгәр ул тере җан син икәнсең, икеләтә шатлык Менә рәхмәт, хуш киләсең!
Фатих энесе Ибраһимны ихлас ярата иде Гомер-гомеренә яратты, хөрмәт итте «Мөхәммәдия»дә укыганда, студент Сергей Гассарга дәрес тыңларга йөргәндә кабынган хөрмәт һәм мәхәббәт берчакта да сүрел мәде Аларның тормыш юллары аерылгалады. Ибраһим шәһре Бәйрүттә америка колледжы тәмамлап чыкты, укытучы, солдат булды, нужага җитәкләтеп язмыш аны шактый чайкады, ниһаять, 1918 елда аны Казан ның 7 нче участогына судья итеп сайладылар «Көчеңне хак эшкә куй. энем!» диде абыйсы, ара ераклашса да. уртага җил кермәде. Фатих га. Ибраһим да туганлыкның берни белән алыштырмаслык ка дерен аңлап торган гали затлардан иделәр Гәпле, әзерлекле киң карашлы, рус татар телләрен бердәй белү өстенә Ибраһим төрек, гарәп инглиз телләрендә укый-яза һәм бик яхшы сөй мшэ алыр пдк тирән белемле зыялы иде Бу көннәрдә дә ул тик ятмый. Яңа биет » гагар ларын «Халык армиясенә» көчлән мобилизацияләүдән мчкарыр өчен үзенә күрә бер «хәйлә» дә уйлап тапкан иде Тагар ирләрен «Бистәгә тәртип саклау өчен» дигән дружинага чакыртып, тружнна әгъзаларын сугыштан алып калырга тырышып йөри иде
Тынмыйсыз, абый, укыйсыз да язасыз. диде Ибраһим. \>л әхвәл алышкач, өстәлдә таралып яткан рус. татар, чуваш, мари газета ларына һәм листовкаларга ишарәләп.
Боларны әйтәсеңме5 дип көлеп алды Фатих энеег килеп керүгә аның кәефе әйбәтләнеп киткән иде Болар фикер сугыштырыр! a
азык кына! Ә жавап бирергә хәлләреннән килми, нәтиҗә ясау читен! Утырасын чүбек чәйнәп, җенләнеп Дөрес, һич югында алар да ярап тора, алар бүгенге көннең шаһитлары, әмма тарихны тудыручыларның хак авазы монда юк. Гажәп. әй. тора-тора шаккатам! Бүген капма- каршы килеп, канга-кан тузышып яткан адәмнәр әле күптәнме бергә, янәшәдә иделәр?' Бер үк түгәрәкләргә йөрделәр, бердәй китапларны укып, бер берсенә гашыйк булып күңел серләрен алмашып яшәделәр Ә хәзер, баксаң Ж.ир бер. басу-кыр да бер. ә чәчкән ашлык төрле урында төрлечә шыткан, җимеше дә. уңышы да төрлечә Фуат Тук- таровны хәтерлисеңме?
— Сез шул турыда да уйладыгызмы, абый? — Ибраһим, абыйсының гадәттән тыш уйлар чоңгылына чумуын аңлап алып, сүзен дәвам итәргә кыймыйча, аны бүлдерергә базмыйча утыра иде. бу соравы да ихтыярсыз, үзеннән-үзе килеп чыкты, чөнки Фатих абыйсы бүген бер дә көтелмәгән исемне атады
Казанда учительская школа һәм университетның юридик факультетын тәмамлады. Үсте. Учредительное собрание әгъзасы булды Хәзер шул кеше үзе кебек үк Учредительное собрание әгъзасына, кан кардәше Мулланур Вахитовка үлем җәзасы сорый! Сорый гынамы, таләп итә. дәлилләр таба' Яки менә Гаяз Исхакый белән Зәки Вәлидине алыйк, икесе дә Казан мәдрәсәсе шәкертләре Исхакый заманында «Ил » газетасының мөхәррире иде. кыен күрде, патша төрмәсендә утырды 1917 елда Мөселманнар съездын оештыруны башлап йөрде Хә- зерендә әнә. «Идел-Урал» идеясе белән женләнгән. төрки халыкларны бер арбага, ике тәртә арасына җигәргә чамалый «Бергә», «бердәм»! Ә большевикларны кая куясың? Мөселманнар арасында Вахитов кебек асыл егетләр барында Исхакый көткән «бердәмлекжә ансат кына ирешеп буламы? Туктаров Вахитов янына сыямы? Вәлидинең беренче адымнары кызыклы һәм өметле иде Галим! Төрек-татар тарихын өйрәнеп язды Хәзер ятса-торса күз алдында «Аерым Башкортстан»! Авызын ничә ачса да «Башкорт, башкорт!»
Заманында барыбыз да бергә идек, яшь аермаларыбыз дүрт-биш ел. зирәк Каюм Насыйри. тиңсез галим, шәйхе-рәйс Шиһап хәзрәтнең фикерләре белән янып, ялкынланып йөргән идек. Шиһап Мәржани- ның «Мөстафад әл әхбәр фи әхвәлн Казан вә Болгар» китабы һәммә- безнең уе. фикере, иманы иде бит Мәржани шулай зирәк булган ки. хәзрәти Чыңгызның канлы урдаларын гомергә яратмаган. Кулагу. Аксак Тимерләрнең халыкка ничаклы кайгы хәсрәт китергәнен аңлаган Менә бүген, шул фикерләр белән авызланып үскән, ныгыган егетләр остазлары сөймәгән, нәфрәтләнгән канлы эшләрне үзләре кылалар! «Мәржани шәкертләре» дип атыйлар иде ич алар үзләрен!
Фатих, арбасының бер читендәге кесәгә кыстырылган кулъяулыгын тартып чыгарып, калынча иреннәрен ипләп кенә сөртте. Ибраһим, абыйсының ымын аңлап, өстәлдәге тәбәнәк графиннан салкын су салып бирде Фатих вак-вак йотымнар белән сусынын кандыргач, сүзен дәвам итте Сөйләшергә зарыккан иде
Алай гынамы сиңа' — диде ул Вәлиди «Соры бүреләр» идеясен күккә чөя башлады Пантюркизм символын' Күр. менә ниләр яза бит ул төлке! «Кемнәр без? Соры бүреләр без. Безнең иманыбыз ни? Соры бүреләр - төркиләр, менә безнең какшамас иман Соры бүреләр нәрсәгә табына? Алар төрек токымының, төрек миләтенең башка расалардан вә милләтләрдән өстенлегенә ышана. Бу өстенлекнең дәлиле ни-нәрсәдә? Төрек милләте һәм башка чүп чарлар китә . Расизмга чакыру түгелме бу синеңчә, Ибраһим? Чакыру гынамы, чеп-чи расизм' Без аның белән танышлар идек, хәл-әхвәл алмашкан чаклар булды, хәзер шуңа оялам, колакчыны астындагы соры бүре казакларын ничек күрмәгәнмен? Үз милләтеңне бүтәннәрдән өстен кую җирәнгеч хәл. туган чакта кеше милләтен дә. әти-әннсен дә сайлап ала алмый. Ни өчен адәм баласы 40 •
дөньяга яралганда ук үзенең кимлеген тоеп туарга тиеш? Хаклыкмы бу. дөреслекме5 Түгел, мең мәртәбә ялгыш караш' Тарихтан бер нәрсәне дә яшереп булмый Кемнең якты эз калдырганын, кемнеңдер хак юлны пычратып үтүен ачыклар өчен тарихка вакыт кына кирәк. Кайберәүләр. халыкка хезмәт итүне онытып, дөнья табыныннан калҗаның симезрәген эләктереп калырга омтылалар икән, алар берзаман якты * көнгә чыгар Әйе. Мисырда «Дөньяның бар хикмәте Коръәндә туплан- - ган инде, башка китапларның хаҗәте юк!» — дип мәшһүр Искәндәрня : көтепханәсен яндырырга боерган ахмак төрек вәзирен дә телгә алга- Б лыйлар Мәгәр ничек итеп, нинди сүзләр белән яд итәләр аны' Якты = эш янәшәсендә кара эзләр дә онытылмый
Язмыш тукмауларыннан читләшеп булмый — тарих шуны өйрәтә, р Әйе. байтак милләтләр үз заманнарында, гәрчә башкаларны буйсын- « дыру исәбенә булса да. алга чыкканнар, өскә үрләгәннәр Бу хәл исә 5 армияләрнең, яу башлыкларының зирәклегенә һәм көченә бәйле булган = Алыйк юной. румнарны, иранлы һәм төрекләрне, монгол һәм татар- J ларны, рус һәм испаннарны, гарәпне, кытайны, французны, һәммәсе = заманында данлы-шанлы, бер читеннән икенче читенә кош очып үтмәс * дәүләтләр корганнар Ахыр чиктә ни белән тәмамланган - һәммәсе үз х урынына утырган. Милләтләрнең көчле яңарыш чоры үткән, алар һәм- = мәсе гап-гади җир улларына әйләнгәннәр Нәселдәшләре яулап алучылар- J ны мактаса да. корбаннары һәрчак аларны каһәрләп яшәгән Җирле " ватандарлык һәм куркыныч шовинизм нәкъ шушы җирлектә туа. усә. , дөнья цивилизациясе шушы җирлектә җимерелә Бер дәүләт эчендә, бер х халык арасында сугышка өндәүчеләрне күралмыйм, нәфрәтләнәм
Соңгы көн газеталарыннан алган тәэсирләр шулай алайса, абый5 -
Соңгы айларда, соңгы елларда. Ибраһим' Соңгы көннәр уй-фикер- “ ләргә ачыклык кына кертте Адәм улларының асыл табигате турында а без бер бүген генә уйламыйбыз лабаса! Бу арада тере кеше сагын - дырды' Тере җан! Ә комучлар, миңа мәет артыннан мәет тәкъдим * итеп, ватанны сөяргә өйрәтмәкче булалар Ярый, куеп торыйк. Дөньяда ниләр бар. Ибраһим? Газеталар аерым төркемнәрнең мәнфәгатен чагылдыра. Мондый кискен мизгелләрдә, власть өчен тартыш барганда, алар тормыш чынлыгыннан шактый ерак була. Сөйлә' Тукта, башта чәй кертсеннәр. Сөйләдем, сөйләдем дә. тамак яна!
Ибраһим хуҗа хатынга абыйсының үтенечен әйтеп кенә өлгерде, өстәлгә гөжләп торган җиз самавыр килде, тәбәнәк өстәл янына килеп чәйне Фатих үзе ясады Бүлмәгә чәйнең хуш исе таралды
Җитеш. Ибраһим Чәйдә йөзеп чыккач тел җитезләнә
Үзем дә сезнең янга ашыктым, абый Әлерәк кенә Юныс мәй данында булдым Шунда. Иске бистә уртасында митинг булып узды
Кемнәр катнашты5
- Күпчелеге татарлар Яңа власть вәкилләре чыгыш ясады, арада чит ил вәкилләре дә бар иде
Урынның кәттәсен сайлаганнар, ә? Мирза Алкиннар йорты Шамил йорты, татар учительская школасы. Апанаевлар йорты Чит ил вәкилләренең күзенә тузан җибәрәләр янәсе!
Митингны Габделбари Баттал ачты
- Ул каламы соң? Баттал каламы?
Баттал Казан мөселманнары исеменнән большевикларга бәддога укыганнан соң. чехларны, учредиловчыларны. Халык армиясе һәм союз- никлар вәкилләрен берәм-берәм тәбрикләп чыкгы
Чит илләрдән кемнәр килгән инде безнең данлы Казанга?
Белергә теләрсез дип. куен дәфтәремә теркәп бардым, абый Ибраһим бармагын кәгазь өстендә йөртеп абыйсына таба иелде Француз капитан Борд. америкалы подполковник Рошторх. инглиз капитан Митчел
Фатих чәен куеп торып мыскыллап көлеп җибәрде
— Кан коярга дигәндә татарлар мәркәзенә америкалы да килеп җиткән диген, әй, дөнья! Шуннан, шуннан?
- Мылтык-кылыч тотардай һәр хак мөселманны Баттал Халык армиясенә өндәде. Матди ярдәмне дә онытмыйк, һәркем хәл кадәренчә армия казнасына акча кертсен дип кычкырды. Элгәрендә социалист- панисламист булып күренгән Мулланур Вахитов чынында большевик булып чыкты, хәзерендә килеп капты, тимер рәшәткә артында утыра, дип сөенечен белдерде.
— Мулланурга яный, ә?!
— Сүзенең азагында купшы төче сүзләр сипте. Идел күперенә ябышып яткан большевикларны себереп түгәр өчен җыелган голамәне «Мөселман эскадроны»на керергә дәртләндерде.
— Керүчеләр табылдымы?
— Алдан әзерләп куйганнар икән! Казылыкчы Абдулла Килдишев кул астындагы егерме бишләп атлы «Демократия идеяләренә тугры булырга» ант итеп эскадрон төзеделәр. Әй кул чабарга тотынды чит ил вәкилләре!
— Алай,— дип сузды Фатих.
— Аннан Габдрахман мулла Исхаков, чуваштан Учредительное собрание әһелләре Алюнов белән Васильев сөйләделәр. Подполковник Әмир Мамлеевны күптән ишеткән юк иде Ни ди, «Мин. ди. Казанга союзниклар һәм Халык армиясе вәкилләре белән берлектә милли мөселман гаскәре төзер өчен килдем, ди Башкортстанда бу изге эшне Зәки Вәлиди башлап җибәрде, алар башкорт халкын изеп килгән рус колонизаторларына һәм большевикларга каршы көрәшне ачтылар Учредительное собраниедән башкортларга автономия алыр өчен хәзер башкортлар ашыгып берләшә, полклар, дивизияләр оеша, ди Татарлар алардан үрнәк алсын»,— ди.
— Садрый Максудый бар идеме?
— Булмыйча!
— Яле, яле! Ill дәүләт Думасында Мөселман фракциясен җитәкләгән кеше. «Иттифак»ны җитәкләгән лидер! Соңгы елларда адвокат, хәзер шәһәр думасында гласный. Дөньяның киләчәге хакында фикере ничек?
— «Татарлар гомер-гомергә милли-мәдәни автономия турында хыял-ландылар, шул хыялны тормышка ашырачак Самара Комучын яклыйк. Төрки-татарның үзәге булачак Идел-Урал штаты безнең хыял иде, хәзер шуңа ирешергә җай туа. Казакъларның «Алаш-урдасы». Кырым ның «Милли фиркасы», Бөтенроссия Милли Шурасы да Учредительное собраниене алкышлап каршылады»,- - ди
— Милли Шура вәкиле буларак Садрый Максудый комучлардан риза вә бәхил алайса?
— Тагын озак сөйләде әле! «Мөселманнар арасында марксистларга караганда либераллар һәм социалистлар гомергә күбрәк булды, Казанда властьны советларга руслар бирде, татарлар ул эшкә катышмады»,— диде.
— Вахитов, Якубов, Чанышевларны кая куясың дип кычкырмадылармы?
— Халык тып-тын тора. Бүгенгә җайлашам дип. тарихка күз йому ару түгел бит. абый, неме? Ялган сүз ышанычны үтерә, абруйны киметә. Максудый да халык армиясенә чакырды һәм «Большевистик Карфаген тар-мар ителергә тиеш!»— дип сүзен тәмамлады
Вот позор! — дип көлде Фатих. Арба тәгәрмәчләре салмак кына уңга, сулга тәгәрәделәр — Сүзләрең рас, күзең үткен Үзем дә беркөн шундыйрак хәлгә тап булдым. Тукай мәйданын үтеп барам, койма артында мәетләр озата торган урында, ниндидер митинг! Туктап калдым, ярты сүзеннән аңладым, учредиловчы чыгыш ясый' «Союзникларга биргән вәгъдәбезгә тугры калып сугышны Германияне җиңгәнче алып ба
рыйк!» - дип. армияләренә керергә кыстый Беркем кул чапмый. берәү хупламый, ул һаман җиңү турында җилпи! Бармы аңа халык, тыңлыймы. теләктәшме — барыбер Кушканнар - сөйли. кушсалар—туктар Кушалар икән — атачак Боерсалар, мәйдан уртасында асачак Арттагы рәтләр берәм берәм тарала башлады, инде кеше калмады диярлек, «һаман бер балык башы», «чүбек чәйниләр!» дигән зар сүзләрен үзем * ишеттем Шунда Насыйх Мөхетдинов белән күрешеп сәлам алыштык9 s Син аны беләсең, армиядә прапорщик иде Шуннан искә төште, яңа власть - офицерларны, унтерларны тоташтан мобилизацияли икән! Син унтер- 5 офицер, саклан, күздән югалып тор!
— Яңа бистәдәге кардәшләребезне сугышка барудан кем аралап ? алып калыр?
— Татарлар арасында хәрби хезмәттән читләшергә тырышкан 5 офицерларның исемлеген төзеп кемдер яңа власть әһелләренә тапшырган | дигән хәбәрне Насыйх әйтте! Мөгаен, син дә шул кара исемлектә. = Ибраһим! Сак бул. хәзер без сират күперен кичәбез, оҗмахка үтәр- ; безме, әллә тәмугка тап булырбызмы, кем белсен
— Тагын шуны белдем, - диде чынаягын каплап Ибраһим — Учре- » диловчылар контрразведкасында махсус комиссия төзелгән, мөселман- - нарның эшен шул комиссия караячак, башында Ильяс Алкин
Фатихның йөзеннән кара күләгә тирбәлеп үтте
— Комиссия әгъзалары Гаяз Исхакый. Габдулла хәзрәт Апанаев. * «Корылтай» мөхәррире Габделбарый Баттал. Кулга алынган Мулланур < Вахитовның язмышын әнә шулар хәл итәчәк.
- Комиссарның гомере чикледер дип куркам Батталның: «Боль- * шевиклар җәмгыятебезгә шул кадәр зыян салды, аларны кырып бетерер- - гә генә кирәк!» — дип шашып йөргәнен бөтен кала белә!
— Баттал башсыз һәм муенсыз кеше,— дип килеште Ибраһим з Мулланурны беләм. дип дәвам итте Фатих - Искиткеч саф. - чын кеше, алтын егет! Җаны-тәне белән Октябрьгә бирелгән, аның * бәрәкәтле нәтиҗәләрен безгә. Көнчыгыш халыкларына сеңдерергә күпме тырышты! Алкиннар гына аны сындыра алмас Мәгәр алар кабак башлы фанатиклар! Хәзер Алкинга егерме өч яшь. унҗиденче елда. Бөтен- россия мөселманнары Хәрби Шурасы рәисе булып сайланганнан бирле Мулланурны үзенең төп көндәше итеп санады һәм. татарлар арасында гына түгел. Россия мөселманнары арасында да үзен бердәнбер юлбашчы итеп күрергә тырышты Дөрес, энем, хак әйтәсең, Баттал кебек ләргә большевикның әйбәте — үлгән большевик Алкин үзеннән йөз мәртәбә талантлырак, мең мәртәбә төплерәк, максаты тайпылусыз һәрчак ап-ачык булган Вахитовтан гомер бакый үлеп көнләште Үлеп! Вахи тов үз тормышы, иманы, гамәлләре белән аңа гел комачаулап килде Сәяси көнчелек һәрчак кан белән генә хәл ителә. Унҗиденче елның көзендә Учредительное собраниегә тугызынчы исемлектә берг ә сайлан ганнар иде югыйсә Яшәгән саен аларның юллары ерагайды, менә хәзер дә, акыллысы - тоткын, шыр тилесе — хөкемдар!
Алдагысын алла белә диләр, мәгәр күңелем курка, нидер кылырга. Мулланурны коткарыр өчен нидер эшләргә кирәк Кичекмәстән Туры Тукай нәрсә дигән:
Әйдә, халыкка хезмәткә.
Хезмәт эчендә йнзмәккә!
- Без нишли алабыз соң, абый?
Фатих бераз уйланып алды
Татар халкының алдынгы улларыннан имзалар җыеп демократ булып кыланучы комучлардан Мулланурны порукага бирүләрен үтеник. Бнрмәсәләр, алар мәңгелек каргыш алачак'
° Насыйх Мохетдинов (1892 1937) 1918 20 елларда Казан губернасы халык мәгарн
фенен бүлек медире урынбасары 1920 22 елларда меселмпи пехота курслары комиссары, соңра укытучы
— Ай-Һай, абый.
— Күнмәсләр дисеңме?
— Имзаларны кем җыя? Казанда хәрби хәл игълан ителгән Миңа чыгып йөрмәскә, күренмәскә үзегез кушасыз Сез. — Ибраһимның карашы бер генә мизгелгә абыйсының тәгәрмәчләрендә тукталып алды — Монда нык уйларга кирәк
Татар халкының зур әдибе, Тукайның якын дусты, атаклы тәнкыйтьче. философ Фатих Әмирханның горур башы түбән иелде дә шунда ук югары күтәрелде
— Садрый Максудыйлар татар халкы исеменнән сүз сөйли ала! Миңа ярамыймы? Мин халкым исеменнән Мулланурны порукага бирүләрен таләп итә аламмы?'
— Аласыз, абый Моңа сезнең генә хакыгыз бар да!
Шул чагында ипләп кенә ишек ачылды һәм Саҗидә апа килеп керде
— Менә үтенечне Ильяс Алкин комиссиясенә Саҗидә апа илтеп тапшырыр Барасызмы, Саҗидә апа?
— Сез кушкач нигә бармаска ди, Фатих улым?!
Бүген унсигезенче елның унсигезенче августы .
Юк, өстәлдә ачылып яткан календарьга ике унсигез бергә туры килгәнгә генә игътибар итмәде Мартин Янович Лацис, түгел, бүген беренче мәртәбә аның башы ачылып китте, чигәләрдә гел сызланып торган авырту кимеде, ул аякларын сузып, башын урындык аркасына куеп күзен йомды, йокымсырады Күптәннән йокы тынычлыгы татыганы юк, Казанны акларга калдырып чыккан көннән бирле... Бүген унике көн Унике көн буена, күзен йомса күз алдына шәһәр урамнары, вокзал, пристань тирәләрендәге атышлар, хурлыклы качу күренешләре тоташ кара болыт булып агылып килә дә йокыны кысрыклый, качыра .
Бүген нигәдер ул тынычланып калды...
«Вакыт ашыга, кабалана, без әнә шул агымга ияреп агабыз. Әллә агымны үзебез тудырабызмы? — дип уйлады ул.—Кичә баш җитә алмаслык фаҗига булып тоелган хәлләрне бүген яшь аралаш көлемсерәп кенә искә алырга була! Үткәннәргә мөнәсәбәт үзгәрә икән!» Унбер көн элек кенә ул хурлыклы качу минутларын гарьләнеп, ярсып- шашып күз алдына китерә иде, бүген минутлар аның тыныч гомерен саный Шәһәрне кире кайтарачак алар! һәлак булганнарны гына кайтарып булмый Әлерәк кенә Красная Горка өчен көрәшкәндә батыр башын салган комбриг Ян Юдинны Свияжскида җирләделәр Янны кайтарып булмый! Гүзәл кеше иде...
Күңеленең нилектән тынычланып, акылының үз урынына утыруын Мартин Янович беркемгә дә аңлатып бирә алмас иде, мөгаен
Кинәт ачылган ишектән кабаланып кына ярдәмчесе керде һәм:
— Вацетис кайтты! — дип белдерде
Лацис кинәт айнып китте: «Вацетис?! Казанны калдырганда хәбәрсез югалганнар исеменә кертелгән командующий!?»
Ул атылып ишегалдына чыкты, баһадир гәүдәле Иоаким Иоаки- мович былчыракка буялган күнитекләрен чыбык белән чистарткалап тора иде, Мартин Яновичны күргәч чыбыгын атып бәрде. Кочакларын җәеп бер-берсенә каршы киттеләр.
— Мартин Янович!
— Дустым!
Лацис ярдәмчесенә тиз арада кабарга берәр нәрсә хәстәрләргә кушты.
Кайнар чәй. бик кайнары, авыз пешәрлек булсын. — диде Вацетис, җилдә яргаланган иреннәрен ялап.
Гадәттә ифрат каты күңелле, бер чакта да йомшап төшми торган Лацистан «дустым'» дигән сүз ычкынып җылыттымы, кайтып керү
сөенече артык зур идеме. Вацетис бер мәлгә онытылып, юаш. гади кешегә әйләнеп калды Казанны калдырган армиянең башкоманду юшие белән Казан чекасының хужасы шулай итеп Свияжскида очраштылар:
Ничек? Кайда? Ниләр булды? дип сорады бик тиз житди- ләнеп Лацис.
— Монда ни хәлләр? Мин исән-сау кайтып життем *
— Юк. башта син аңлат. Кайда югалдың? =
Вацетисның йөзе кызарып китте, ул күзләрен күтәреп Мартин Яно- £ вичка сынаулы караш ташлады Аның карашының мәгънәсе ни ан- < латканны белү кыен түгел иде...
— Без шәһәрдән алтау чыгып ычкындык. - дип башлады Вацетис 3 сүзен — Алтау гына идек, ә котылу барыбер жиңел булмады! Көч = бәләкәй, дошман белән очрашуга караганда очрашмау хәерлерәк Без- * нең бәхеткә көн яңгырлы иде. караңгы тиз төште, котылсак хәзер 5 котыла алабыз, дип куаныштык Шыпырт кына, казлар кебек тезелешеп z барабыз. Кинәт тар тыкрыкта, бездән илле адымнар булыр, кычкырган > тавыш ишетелде «Тукта! Туктагыз! Сез кемнәр? Әйтегез' Пропуск!» = дип акыралар Арада хатын-кыз тавышы да бар сыман Без барабыз • да барабыз, беткән баш беткән, караңгы төшсә дә кычкыручыларның = жиңнәрендәге ак тасмаларын абайладык Кулларында корал да бар' * Дошманнар! Иптәшләргә шыпырт кына: «Тукталмагыз, барган шәпкә ; атлагыз'» - дип боердым Атлыйбыз, алар да килә, ара егерме метр 3 лап кына калды. «Тукта! Туктагыз! Сез кемнәр? Әйтегез!» дип гамак < ярып кычкыралар болар Ә без ләм-мим дәшмибез, аркага салкын = тир бәреп чыкса да. төбәлгән револьверларга чекерәеп карап алга < барабыз. Иптәшләр түзмәде, берсе мылтыгын иңеннән алды, икенчесе ; гранатага тотынды Кирәкми, димен. сабырлык саклагыз! «Сез кемнәр? = Туктыйсызмы, юкмы?» дип ирләре дә. хатын-кызлары да бакыра теге- 2 ләрнең. Ара ун адым калды Ачуымнан шартлый язып сүгендем дә “ «Олагыгыз күз алдымнан!»— дип мин дә кычкырып салдым' Тегеләр бер мәлгә тынды. «Нигә сүгенәсез? Әллә кыргыйлар, арасында дип беләсезме үзегезне? Кемнәр сез? Кая барасыз?» дип ть^1ычрак сораш тыралар Мин тагын яман акырып сүгенеп жибәрдем Якынлаштык, күзләр күздә, куллар коралда Алар байтак, жнде ир һәм дүрт хатын-кыз булып чыкты, һәммәсе кулында безгә төбәлгән корал Колак төбендә жикеренәләр «Сез кемнәр? Нигә әйтмисез? Туктагыз'» Тар басмада очрашкан кәжә тәкәләре сыман тыкрык уртасында торабыз Беркая борылыр да. читкә сугылыр жай да юк Чак кына алгарак чыктым, тегеләрнең берсе, командирлары булдымы, бер-ике адым алга атлады
- Сез кемнәр? Нигә сүгенеп йөрисез? ди бу наганын болгап Бүтәннәре дә коралларын селкиләр, «күрегез!» янәсе Безнекеләр гранаталарга ябышты Кискен мизгел! Хәзер бары да хәл кылына чак. Без аларны. алар безне Әмма мин сабыр, ни чәлдер, кыл бөр тегем дә селкенми, иңемдәге винтовканы ипләбрәк куйдым да тагын бер адым алгарак үттем. Баш иеп ханымнардан гафу үтендем. «Ялгыш канбыз, караңгы, акмы, кызылмы сезнең кемлекне дә. арада ханым нар барлыгын да шәйләмәдек Без чехлар». димен Ханымнар бик үк ышанып та бетмиләр, ирләр тоташтан шикләнә, сораштырырга тотындылар. Ә безнекеләр, күбебез латыш, русчаны ватып жимереп «Чехлар без. чехлар!»—дип тәкрарлыйлар Ханымнар йомшагач ир ләрнең дә шигәюе кимеде Ханымнар бөтенләй эреп төште, елмаялар, безгә рәхмәт яудыралар. «Безне большевиклардан коткардыгы< төр мәләрнең ишеген ачтыгыз, рәхмәт сезгә!» диләр Ирләр «Безнекеләр кайда?» дип сорашалар «Крепостьта'» дибез
Ханымнар моны ишетүгә кыбырсый-ашыга башлады ирләрнең икем аларга кушылды, каш астыннан сөзеп карап бишесе яныбызда калды Кораллар һаман безгә төбәлгән! Мин һаман тып-тыныч. сабыр, нәзакәт
белән картузымны күтәрдем дә: «Сау булыгыз, әфәнделәр!»— дип тегеләрне үтеп киттем. Алар безгә юл сапты, без аларга. Аерылыштык... Театр мәйданына җиттек, йөрәк урынына утырырга да өлгермәде, театр артыннан гүләп-гөжләп автомобиль килеп чыкты, безне күреп туктады. Шофер кырында бер генә кеше бар Мин иптәшләргә ым кактым, ә дигәнче барыбыз да автомобильгә кереп тулдык. Теге бәндәчек чинапмы- чиный, беребез аның авызын каплады, мин шоферга Казанка ягына ашыгырга боердым. Чинаганны ишетепме, яныбызга ике яктан да патруль килеп җитте «Тукта да тукта!» дип сөрән салалар, кая ул. шоферның касыгына наган терәлгән, очабыз гына, арттан аталар, яннан аталар, бар дип тә белмибез. Исән-аман күпергә кердек. Кәҗә бистәсенә илтә торган олы юлга төштек, бистәне дә үттек, урман авызына җитәрәк, утызлап атлының кыеклап безгә таба чабышуын абайладык. Караңгы тәмам куерган иде инде, тиз-тиз машинадан төштек тә урманга кереп сибелдек. Атлылар сызгыра, ата. ләкин кырда җилне, урманда качкынны тотып кара син! Бераздан бергә җыйналдык, аякларга ял бирдек, коралларны барладык Уравыч юллар аша. көндезләрен урманда качып ятып. Биектау тирәсеннән узып Вятские Полянага барып чыктык. Аннан Арзамасны үтеп, ниһаять, мең бәла белән сезнең янга кайтып төштек.
Лацисның озын, нык бармаклары өстәлдә биешеп алдылар.
— Әйе.— дип сузды ул, тәрәзә аша каядыр еракка, билгесез* леккә карап.— Без дә Казаннан чак-чак чыгып ычкындык! «Беттек! Эләктек!»— дигән чаклар да булгалады Вокзалга төшеп җитәр хәл юк. ыгы-зыгы, барча халыкның коты очкан, эт чаба дип бет чаба, кая карама янгын, ут. төтен Баш очыннан снарядлар сызгырып үтә Бөтен җирдән аталар Мең бәла белән поездга кердек, аклар килеп җитте дигәндә генә кузгалдык . Моңарчы гел җиңеп килгәнгәме, кәеф бик каты кырылды Күңелсез мизгелләр! Красная Горкага җитәбез дигәндә генә поездыбыз каршыга килүче паровоз белән маңгайга-маңгай бәрелде. Әллә диверсия, әллә бездәге гадәти хаталык, белмәссең, ярый әле, акрын бара иде. паровозлар сафтан чыкса да. үзебез исән калдык . Аннары Валерий Межлаук. Бакинский, тагын берничә иптәш Свияжскига кадәр элдердек.
Чигенү, шәһәрне калдыруның күңелсез маҗараларын искә алу һәр икесендә авыр кичерешләр кузгатса да, артык җебеп, хисләргә бирелеп утырыр чак түгел иде Көч бар. бер мәлгә таралып киткән көчне тупларга да явыз дошманга ябырылырга гына кирәк!
— Монда хәлләр ничек?
Лацисның ярдәмчесе кырлы стаканнар белән чәй кертте, чәй тәлинкәсенә салып ике-өч телем ипи. вак-вак ватылган шикәр шакмаклары китереп куйды. Сүзсез генә бер-ике йотым чәй эчтеләр
Свияжск хәзер төрле якка тамыр җибәргән нык агачны хәтерләтә1 Казан тирәсендәге иң өметле лагерьга әйләнеп бара. Үзәктән тотрыклы ярдәм килә башлады. Казан большевиклары Камил Якубов. Лев Милх нык ук ярдәмләшәләр Чанны вакытында кагып өлгердек, хәзер эш көйләнүгә таба бара
Пешенә-пешенә чәй эчеп утырган элеккеге командармга шушы сүзләрне әйтте дә тыелып калды, «мактана» диюе бар Вацетис нигәдер гафу үтенде
Кичер, тамак яна Мин дә су төбендә түгел идем, мәгәр белгәннәрем нзек-өзек.
Әйе, башта үтә кыен иде.— дип дәвам итте Лацис, ниһаять, үзенә хас ныклык белән,— Идел күперен саклап алып калырга кирәк. Свияжскиның үзенә дошманны якын китермәскә кирәк, бер үк вакытта тәмам таркалган гаскәрләрне тупларга, ашыгыч рәвештә өр-яңадан оештырырга кирәк иде' Эшләр кирегә сүтелеп китте. Казанны калдыру күпләрнең котын очырды Ижевск белән Воткинскида контррево-
люнионерлар фетнә к\тәреп «Вакытлы Кама буе Комучы» игълан иттеләр Тиз арада большевикларны турап барырлык ун мен кешелек гаскәр укмаштырдылар Эсерлар коткысына бирелгән Ижевск һәм Воткинск заводы эшчеләре, Кызыл байрак тотып, Учредительное собраниене яклап, безгә каршы сугышка чыктылар!10 Гажәп тә. кызганыч та'
Мин моны бүген сиңа аңлата алмыйм, бәлки тарихчылар килә- § чәктә моның сәбәпләрен табарлар Азык-төлек отряды командиры Сте- = панов хыянәтче булып чыкты! Хыянәтченең дә явызы, комсызы. Мал- - мыжның казнасын үзләштергәч. Уржумны һәм Нолинскины талап. < һәммәсен кара җәяүгә калдырды, хезмәт хакы түләргә акча юк' Шундый = ук саботажниклар аркасында Казан губернасының Курмыш һәм Ядрин 3 өязләрендә контрреволюция дөрләп кабынды Казанны калдыру көтел- £ мәгән хәл иде, болары аңа ялганып китте Болары шулай, мәгәр олы * дөреслек шунда: без таркалмадык, күрерсез, Свияжскида гаскәр бар. ч алар монда очраклы гына тупланмады, көчләп тә жыймадык гаскәрне. = алар дошманнан үч алырга атлыгып торалар' Бу хакта үзешчән шагыйрь үзенең «Казан» дигән поэмасында тапкыр фикер әйткән' Әдәби ягына = кереп тормыйм, шагыйрь дөреслекне бик оста тотып алган' Кая куйдым ♦ соң әле.
Лацисның сөйләгәндә шигырь куплетлары, мәкальләр, фәлсәфи ’ тәгъбирләр кыстырып җибәрергә яратканын белгән Вацетис. гәрчә 3 мондагы шартларны тагын да киңрәк һәм тизрәк белергә ярсыса да. Мартин Яновичны бүлдермәде, аның Свияжскида чыга торган «Граж - данская война» дип аталган газета номерларын анда-монда таратып а тиз-тиз эзләвен сабыр гына көтеп торды Лацис эзләгәнен тапмады. * өзекне куен дәфтәреннән укып бирде Шигырьне куен дәфтәренә үк ; теркәп куюын бүтәннәргә күрсәтергә теләми идеме әллә?
- Менә, тыңла!
Нам неведом робость и страх
Мы кровью победу купили Родившись в казанских боях Стали мы мошной силой!
Зур көчкә әверелдек, Иоаким Иоакимович, хәзергә 5 иче Армиядә ун меңгә якын сугышчы, ике йөздән артык хәрби белгеч бар Командующий кем?
Лацис кыска гына бер исемне яңгыратып «Славен» дип әйтеп салгач, Вацетисның көрсенүе сөенеч белән алышынды
- Булдыра алырлык егет! — дип куйды
Данишевский Мәскәүдә булып, анда Ленин белән очрашкан Кая карама, иске танышлар. Карл Данишевский. латыш, латыш дивизиясенең комиссары. Вацетисның жан дусты, алар Казанга бергә килделәр, Данишевский белән Вацетис ул чакта Көнчыгыш фронтының Реввоенсовет членнары иделәр
- Ул да исән икән! — диде ул, тагын бер кат сөенеп
Ленин Казанны калдыруның бөтен ваклыкларын, шәһәрдәге хәлне бик җентекләп сорашкан Казанны бирмәс өчен без ниләр эшлә гәнбез, нәрсәне күреп җиткермәгәнбез, татар авылларында \й-фикер ләр кай тирәдә йөри, рус крестьяны каЙ якка авыша берсен дә кал дырмаган Армия составы эшчеләр белән тиешле дәрәҗәдә гхлылан дырылганмы, алар Казанга ярдәмгә килергә нилектән соңга калганнар. Хәрби эшләр комиссариаты Казанга ярдәмне ник кирәгенчә биреп җиткермәгән, кыскасы. Ленин барысын да белергә, ачыкларга һәм оер гәләп нәтиҗә ясарга теләгән. Без капчыкта ятмый, Данишевский яшереп тормаган. Казан заводларында партия эше йомшак иде. фронт белән
§ 1919 елда Ижевск дивизиясе Колмакның ин кемле гаскәри берәм. Колмак аны Георгий байрагы белән бүләкли
партоешмалар арасында элемтә тиешенчә булмады, мәгълүм мәсәлдәгечә. кысла бер якка тартса, аккош кире якка талпынды, дигән Акгвардиячеләрнең Казандагы фетнәсен анализлап биргән Татар авыллары аша үткәндә кулаклар кызыл отрядларга бик нык кар шылык күрсәттеләр дип. аны күп санлы фактлар белән раслаган Җыеп әйткәндә, армиядә таркаулык өстенлек алды, аерым группалар, эшче отрядлар, латыш укчылары гына актык сулышларына кадәр корал ташламадылар, актык сулышларына чаклы антларына тугры калдылар дигән.
Көнчыгыш фронттагы хәлләрне белешеп, аның язмышын Ленин үз карамагына алгач, хәлебез кискен үзгәрде Яхшы якка үзгәрде' Иң кыйммәтлесе — фронт фронт булып калды! Димәк, безгә ышандылар һәм кискен бурыч та куелды Казанны калдырган 5 иче Армия үзе үк аны азат итәргә тиеш!
Вацетис дулкынлануын яшереп тә тормады. Лацисның берүзенә күп кеше алдында чыгыш ясагандай пафос белән, күтәренке рух белән сөйләве дә ошады. Димәк, ул аңа ышана, кадерен белә
Өстәлгә төрле төстәге уклар белән чуарланган, таушалган карта җәелеп ятты, икесе дә аның өстенә иелделәр. Лацис Вацетисның чуеннан коелгандай таза иңенә кагылып киткәч, елмаймый түзә алмады.
— Баһадир син. Иоаким Иоакимович!
Вацетис дәшмәде, тәҗрибәле күзләре белән картага йотылды
Иделнең ике ягыннан да аз-азлап акларны кысрыклый башладык. Менә бүген штабтан алынган мәгълүматлар Безнең уңъяк ярда мең ярым штыгыбыз, дүрт җиңел һәм ике авыр орудиебез бар Ак ларда мең ике йөз штык һәм дүрт авыр орудие! Сулъяк ярда исә безнең ике мең штык өстенә ике йөз җитмеш кылыч, тугыз орудие һәм бер бронепоезд әзер тора1 Акларда да бар бронепоезд. Аларда тугыз йөз штык, ике орудие Сан ягына килгәндә, күрәсең, өстенлек бездә Әлегә без күзгә бәрелерлек дәрәҗәдә таркау Җиңелгән армияне яңадан кору - яңаны төзүгә караганда күп тапкыр кыенрак икән' 5 нче Армия белән берлектә Арча группасы — Владимир Азин җитәкләгән 2 нче Армия сугыша. Идел флотилиясе көч җыеп килә, моряклар шактый активлашты. Балтыйк диңгезеннән миноносецлар килеп җитте Командирлары шәп. комиссарлары исә Николай Маркин
— Егетне беләм Казан белән элемтә ничек?
Элемтә начар булса, акларның көче хакында шундый тулы мәгълүматлар бирә алыр идекме? Ендаков. Фролов һәм Таһировлар көткән гә караганда да нәтиҗәле эш җәелдерделәр. Тик менә Красная Горка аша элемтә чуалып тора
Вацетисның карашы картадагы Красная Горка ноктасында тукталып калды. Кыска арага урнашкан тынлыкны бозып, ишектән хатын- кыз тавышы ишетелде һәм бүлмәгә Лариса Рейснер килеп керде.
Бүген иртән сезнең хакта уйладым,— диде Лацис Мең яшәрсез.
Нигә меңне генә? Мин мең дә берне яшәргә телим!
- Бер елы нәрсәгә багышланачак аның? — дип сорады Вацетис керүче белән кул биреп күрешкәч.
— Дошманнар ишәйде! Алардан үч алырга мең ел гына җитмәс кебек Җәһәннәмнән котылдым әле мин
Аның шулай әйтүе дә, өчесенең Свияжскида очрашуы да үтә җитди, үтә мөһим иде. әмма Лацис белән Вацетис — ике сәламәт ир бер генә мизгелгә дөньяларын онытып бу сылу, гүзәл һәм көчле рухлы хатынга сокланып карап тордылар һәркемне үтәли күрә алган коңгырт-яшь- келт күз почмакларында ут уйный, коңгырт куе чәчләре тарасаң-тара- масаң күз явын алып елкылдый, ап-ак йомры беләкле куллар иркәләп туймаска яралган кебек тоелалар, әллә канларга дәшәләр әллә ниләр вәгъдә итәләр..
— Сөйләгез, диде Вацетис елмая төшеп — Җәһәннәмнән котылучылар арада бер сез генә түгел түгелен! Сезнең жәһәннәмдә ниләр бар иде?
Офицер хатыны булып киенеп Казанга барып кердем Контр разведкадан жыландай шуып ычкындым. Свияжскиның ярты юлын чегән хатыны булып үттем *
- Утырыгыз, диде Лацис Рейснер утырмады, күңелендәге кай- = науны туктата алмады:
Казанга кайту белән бөтен шымчыларны, доносчыларны кырып 5 бетерегез. Мартин Янович' Аеруча берсе, мине һәм бик күп башка- | ларны комучлар контрразведкасына тоттырган кеше — пристав Алек " сеев ычкына күрмәсен! Берүк' Адресын ачыкладым — Бишбалтада. Елга f училищесыннан ерак та түгел, үз йорты белән яшәп ята хәшәрәт! 5 Карагруһ, эшче иптәшләрне сата, барлык контрреволюцион оешмаларның = эшенә бик теләп катнаша'"
Лацис бу тарихны Рейснер авызыннан элегрәк ишеткән иде. сүз у нең Вацетиска юнәлгәнен ул яхшы аңлады, әмма кыю һәм чая хатын- ® ның Алексеев турында әйтүе аның өчен дә яңалык иде. Ул сикереп ' торды.
Андыйлар бездән котыла алмас' - дип кычкырды ул Үч сусап = түгел, бүтәннәргә гыйбрәт өчен дә түгел, безнең кискенлектән дошман - нар шәфкатьле булып уйнау заманы үткәнен ачык белсеннәр' Яхшы * . лыкны яманлык белән чагыштырып үлчәп була! Алар икесе дә бер < яссылыкта, бер тигезлектә була алмыйлар Яманлык азрак булса да. = аның тамыры тирәнгә китә, артык азынганчы аны йолкып ыргытыйк j Юкса намуслы чын кешеләрнең гомерен кыскартып, бәгырьләрен кимереп - ятачак ул! Свияжск тирәсендә акларны туктаттык, хәзер кирегә кысрык- “ лыйбыз. Батырлык монда романтик дәрәж.әгә менеп житте Нәкъ без 2 нең жырда әйтелгәнчә:
Вы вес в этом мире купили.
Мы все в этом мире возьмем!
Килешү, килешенү юк. Безгә иң көчле усаллык та куркыныч ту гел' Рейснер утырмады. Вацетис тәкъдим иткән чәйгә дә үрелмәде. Лацис жыр өзеген укыганда аның күзләре шашкын ут. тыелгысыз ут белән тулып-тулышып янды, ул аркасы белән ишек яңагына сөялде дә. рух ланып үзе шигырь укый башлады Үз шигырен Үзәккә үтәрлек итеп тәэсирләнеп укыды:
Ты зонешь. разорванный на части Умирающий финляндский стяг Нальется на снега вино причастий И на встречу обнаженной пасти
■ Гневно улыбается б<х-як
Ул кинәт чыгып та югалды
Вацетис белән Лацис Рейснер чыгып киткәч кенә кул чабарга өлгерделәр
Лацис кызылларның бар булган көчләрен санаганда 5 иче Ар миянең очучыларын санга-исәпкә кертмәде Гәрчә очучылар гажәп дә рәжәдә файдалы эш башкаралар, разведка ясыйлар. Азин отрядлары белән элемтә тоталар, дошман батареяларына бомба ыргыталар, листов калар таргггалар Командирлары революциягә жаны тәне белән бирел гән кыю. батыр йөрәкле фанатиклар Константин Акашев белән Иван Павлов Искереп, пуля тиеп кырык ямалган самолетларда һаман очалар
" Алексеев А А . 56 яшендә. 1918 елнын октябрендә хнкем ителеп. S иче Армиянең хәрби кыр трибуналы карары белән атылган
4’1
әгәр Лацисның элекке командармга отчет ясаганда үзләрен онытып калдырганны белсәләр, алар бик каты үпкәләрләр иде. «Без аллалар, чөнки без күктә!» дип кабатларга ярата Акашев.
Самолетлар шактый кыйммәтле информация биргәләп торсалар да. Лацис тулысынча канәгать түгел иде Юк, очучылардан түгел, информация җитеп бетми иде аңа! Аның очасы, фронт сызыгын, юллардагы хәрәкәтне. Казан тирәсен үз күзләре белән күрәсе килә иде Ул бу турыда ике өч тапкыр сүз кузгатса да. Свияжск аэродромына урнашкан 23 нче авиаотряд командиры М В. Сатунин озак карышты
— Зенитчылар көннән-көн төзрәк ата. Мартин Янович, аэропланнар таушалган, сезне очыртырга ярамас.
Тора-бара «латыш кирелеге» җиңде, бүген төштән соң. көн ачылса. Лацис самолетта очарга тиеш Ул бу хакта штабта да. Вацетиска да белдереп тормады «Кайткач белдерермен», дип уйлады
Бәхеткә каршы, көн аязды, вак-төяк болытлар әллә кайда. Казан тирәсендә генә, тирбәләләр, ул машинага утырып аэродромга барырга чыкты, үтеп барышлый бер урында матросларның митингысына игътибар итеп, шоферга тукталырга кушты Матрослар арасында басып торган Лариса Рейснерны күреп машинасыннан ук төште. Мәйдан өстендә Ларисаның яңгыравыклы тавышы чыңлап тора иде.
— Братва' дип яратып эндәште Рейснер Күрәм. шәп һәм батыр егетләр сез! Берегездән берегез шәбрәк сайланган Табигать сездән берсен дә кызганмаган! Миңа Казанда булырга һәм акгвардиянең безнең туганнарны, кардәшләрне ничек кыруларын үз күзләрем белән күрергә туры килде Моны бер чакта да онытырга ярамый! Беркемгә дә! Мин котылып фронт сызыгын кичеп чыга алдым Мин тагын сезнең арада! Үз иптәшләрем арасында... Сезнең белән очрашу, моряк дуслар арасында булу чын сугышчан рухны кабат тою ул! Бәхетлемен! Идел-йорттан дошманны куарга кирәк Яңадан баш калкытмаслык итеп дөмбәсләргә кирәк аны! Җитәр! Явызланган, котырынган дошманнан үчебезне атыйк! Сезгә сугышчан уңыш телим' Мин сезнең янда, алгы сызыкта да янәшәгездә булырмын
Гөлт итеп кул чабулар кабынды да сүнде, кемдер ачы итеп сүгенеп җибәрде. Лацис уртага кереп морякларны оялтырга җыенган иде. мәйдан өстен тагын яңгыравыклы ачык тавыш күмеп китте
Сүгенү безнең батыр әнкәләребезнең исеменә пычрак ату булып яңгырады Сүгенергә телисез икән, рәхәтләнеп, авыз тутырып, кинәнеп кан эчүче ак хәшәрәтләрне сүгегез!
Бу юлы мәйдан өсте кул чабулардан тетрәп китте, матрослар язын араннан болынга чыккан яшь тайлар кебек кешни-кешни. бөгелә- бөгелә кул чабалар иде.
Самолетны стартка дүрт кеше тәгәрәтеп чыгардылар «Суык тимәсен!» дип Лациска күн куртка киерттеләр, башына махсус очкыч каскасы чәпәп куйдылар. Ул «Форман-30»ның гондоласындагы алгы урынга көчкә сыеп утырды һәм. башын астагы иптәшләргә борып, салкын, коры тавыш белән:
Ә бомбалар? — дип сорады.
Нинди бомбалар?
Аклар өстеннән очканда мин аларга кылыч айкап күрсәтимме?
«Бомба ташлау өчен күнегүләр кирәк, хәвефле эш ул!» дип аңлатып карады Сатунин. Лацис белән якыннан аралашмаса да. аның кирелеге, үзсүзле булуы турында күп тапкырлар ишеткән кеше буларак, кулын гына селекте Тиз арада китереп тә җиткерделәр. Лацис'бомбаларны утыргычның ике ягына да куелган чиләкләргә тутырды Моторны кабызып, эшләтеп карагач, самолетны як-яктан тотып торган кешеләр төрле җиргә сибелделәр, тыр-пыр килеп ике-өч мәртәбә алга талпын- 1ач. ул куз1алып китте һәм пөҗегән үләнле алан өстеннән җитез генә йөгерә башлады.
Күз алдында иң әүвәл Идел ачылды
Сулда Идел күпере Зеленый Дол. Красная Горка станцияләре. Красная Горкага житәрәк. урман авызыннан акларның зениткалары ата башлауга очучы самолетны Идел ягынарак күчерде. Станциядән аткан зениткалар да тидерә алмады Менә Казан ңшстане. Шул тирәгә ашкына иде Лацис, шул бәхетсез ярларны күрәсе килгән иде. Оборонаны * юньләп оештыра алмадылар!.. -
Пароходлар ярдан шактый еракта якорь салып тукталганнар. Само- - лет якынлашкач, баржалардан нидер бушатучы ак солдатлар ярга чаба 5 башладылар Тыр-тыр. абына-сөртенә йөгерәләр, егылалар Лацис бер = бомбаны йөгерешчеләр өстенә. икенчесен пароходка турылап ташлады ? Ярда ут. төтен, әмма пароходка тидерә алмады, «тәжрибә юк!» дип ? уфтанды Мартин Янович, көрсенеп Пристань өстен урап чыкканнан < соң алар Югары Ослан аша үтеп аэродромга борылдылар. «Вакыт». - = дип аңлатты очучы, нидер хәбәр итәргә тырышып. Ягулык аздыр, дип = аңлады Лацис һәм Югары Ослан ярында торган хәрби катерларга соңгы бомбаларын ыргытты
Моңарчы кәгазьләрдән күреп, телдән сөйләнгән ярларны, дошман ф пароходларын үз күзләре белән күрде. Сергей Сергеевич. Ендаков. Та- - һиров һәм башка тугры иптәшләрдән килгән, килеп торган донесение- = ләр. Казанда акларның кылган эшләре, Лариса Рейснерның үз гомерен - куркыныч астына куеп комучларның явызлыгын күреп кайтуы, ниһаять. 5 аэропланнан күзәтүләр, акларның хужа булып Иделдә рәхәтләнеп йөзә < атулары. Казанга баржа-баржа корал ташулары һәммәсе-һәммәсе = Лацисның кызган күңелен тагын да ярсытып жнбәрде Ул шул көнне J үк чекистларны, контрразведка хезмәткәрләрен, командирларын жыеп әйтәсе сүзен батырып әйтте
Контрреволюционерларны мөртәт дип исәпләп, жәлләмичә кы- з рырга кирәк Ниһаять, озакка сузылган бәхәсләрдән соң. ВЦИК илне - хәрби лагерьга әйләндерергә карар бирде! Ишетәсезме, озакка сузылган бәхәсләрдән соң! Алай озакка сузмаска да була иде! Карар нигезендә бөтен гражданнар ил сагына басарга тиеш. Дзержинский тәкъдиме белән Халык комиссарлары советы акгвардиячеләргә, фетнәчеләргә һәм заго-ворчыларга каршы кызыл террор игълан итә! Вакыт, дошманнар белсен: һәр түземлелекнең чиге бар. безгә каршы һәр кузгалышның тамырына балта чабарга, кайчаннан бирле корал тотып безне тинтерәткән кон- траның башын изеп узарга! Көне килде! Лацис кесәсеннән куен дәфтәрен тартып чыгарды, тнз-тиз актарды, сул кулының юантык имән бармагы белән кисәтә-кисәтә, һәрбер сүзгә, һәрбер тынышка аерым басым ясап язганнарын укып чыкты - «Дошманнан, советларга корал яки сүз белән каршы чыкканмы, дип төпченеп маташмагыз, кирәкми Иң әүвәл сез дошманнан кайсы сыйныф вәкиле икәнен белешегез, ата- анасы кем. белеме һәм һөнәре нинди? Шулар житкән. Шушы сорауларга жаваплар гаепләнүченең язмышын хәл итәргә бик житкән' Кызыл террорның эчтәлеге шунда!»1'
Иске тәртипләрне кабат кайтарырга маташкан буржуаны да. Казандагы учредиловчыларның һәм легионерларның табанын ялаучы кабәхәт меньшевикларны да көл итәчәкбез! Көл! Сөремнәре генә күккә күтәрелер! Әйе, элек тә. хәзер дә без эсерлар куәтләгән «ялгыз террор» актларына каршы, мәгәр уйлашыйк: тарихта берәр революция үлемсез- кансыз үткәнме? Тарихта чәчәкле гражданнар сугышы бармы? Дошманнар безнең шаярып маташмаганны аңлагач, хәл бераз яхшыруга ук. без бу чараны туктатырбыз. Электә рнмлеләр консулларына «Дәүләт үзе утырган ботакны кисмәсен!»— дип аң бирә торган булганнар Без кызыл террорны илдәге эшче-крестьяннар хакына башкарырбыз' •» В И. Ленин Лаинснын бу тезисын «м.иьн.хеаек» дип ята.ты «Кытыл террор үз властьларын расларга тырышкан изүчеләрне кечып бастыру »«►•»» ьирны г.тенләр ечен дәлилләр кирәк» дни язды Ленин
Лацис туктады, тып-тын. ни өчендер ул Фаустның Мефистофельгә җавабын хәтерләп, шуны яттан укып бирде:
Великое разрушить ты не мог.
Тогда по мелочам ты начал разрушение
— Юк. юк. без вакланып тормабыз, монда сүз кыска, сүз бер генә я алай, я болай — башка юл юк! Без яңа тормыш кора башладык, яңалыкны кертү һәр очракта да авыр, жимерү ансатрак, «корабыз» дибез икән, бу искиткеч бай эчтәлекле чакыру, сүз революциянең язмышы. пролетар дәүләтнең киләчәге турында бара! Аң булыгыз — революция куркыныч астында Гадәттән тыш көрәш — гражданнар сугышы кызып кына бара, газета-журналларга күз ташлагыз, алар яшәү- сөенеч, мәхәббәт, жаныңны урап алып кереп китәрлек кайнар хисле әсәрләр басасы урынга, үлем, үтереш, террор хәбәрләре белән тулып чыгалар Бер-беребезгә бары тик мәхәббәтле күз белән генә карарга иде дә. ул көн ерактыр шул әле! Тик без аны якынайтырга тырышачакбыз!
Чека кыска гына арада Свияжскида үзенең көчләрен туплады, ныгытты, революциягә бирелгән куркусыз кешеләрне җыйды Тылны контрреволюционерлардан арчу буенча 5 нче Армиянең контрразведкасы нәтижәле эшли башлады. Аны Иван Петрович Павлуновскин җитәкләде. 1905 елдан большевик, дөнья сугышында поручик, дары исен иснәгән, окоп хакыйкатен татыган кеше, хәзер тәҗрибәле контрразведчик. Арча-Казан-Свияжск сызыгында элемтә ныгыды, тотрыклы һәм ышанычлыга әйләнде. Азин разведкасына аерата хезмәт күрсәткән иптәшләрдән Казан тукучысы Евдокия Леонтьеваны. мәзин улы. 1907 елдан большевик Мәхмүт Дулат-Алины күрсәтеп узарга кирәк.
Павлуновскин Хәбибулла Вәлиуллин белән Илдар Насыйровның эшен аерата югары бәяләп, рәхмәт әйтеп Лацис янына махсус кереп чыкты. Бу кыю чекистлар тырышлыгы аркасында Свияжскидагы шпионнар оясы ачылды һәм 5 нче Армиянең хәрби-кыр суды ояның төп җитәкчеләрен атарга хөкем итте Арада исправник ярдәмчесе, монархист Пульхеровский. элеккеге офицер монархист Мухоротов. управа хезмәткәре монархист Васильев. Свияжскида почта бүлеге начальнигы Попов һәм башкалар бар иде. Шактый эш майтарган бу кара йөзләр, шәһәрдә контрреволюцион чыгыш әзерләп ятканнар. Каппельгә туктаусыз шифрлы телеграммалар яудырып, җыйган разведка мәгълүматларын комучларга озатканнар
Илдар Насыйров Лацис боерыгы белән Буа өязенең Турган-кассы авылына барып кайтты Анда мондый канлы фаҗига булып узган. Атлы тугыз кызылармеец авылда кунарга туктаган Васильев фамилияле крестьянда чәй эчеп болар йокларга ятканнар Иртән, унбишенче августта, авылга аклар керә Алар башта дневальныйны. аннары бүтәннәрне аталар. Берәү авыр яраланып исән кала, тагын бер кызылар-меец тәрәзәдән чыгып кача. Аклар киткәч, крестьяннар кызылармеецларны күмәргә җыеналар. Качып котылган кызылармеец та урманнан кайтып керә Шунда, һич уйламаганда, йорт хуҗасы Васильев урманнан кайткан кызылармеецны искәрмәстән, яралыны халык күз алдында атып үтерә Үзе Сембергә чыгып кача Насыйров эшне ачыклый, кулакның мал-мөлкәтен конфисковать итеп, гаиләсен төяп Свияжскнга алып кайта Хәзер түземсезлек белән явыз дошманның эзе беленгәнне сагалап йөри, «Тавышы гына чыксын, мин аны җәһәннәмнән барып булса да табам!»—дип кабатлый.
Казаннан килгән даими донесениеләр белән Казанда чакта ук шактый күренекле эшләр башкарган чекист Вәлиуллин да таныша барды, комучларга һәм акгвардиячеләргә турыдан-туры хезмәткә ялланган хыянәтчеләрнең шактый булуын күреп, йөрәге әрнегәч, ул Лацис янына бер тәкъдим белән керде.
— Мартин Янович, бер киңәш бар иде миндә,— диде ул.
— Әйт. Вәлиуллин
— Менә без соңгы атнада гына чекага байтак кеше алдык.
— Шулай.
— Озаклап, иҗекләп тикшереп торыр вакыт түгел һәрбер чекист эшкә алыныр алдыннан ант кабул итсен *
— Бар андый ант. тексты да әзер.— дип аңлатты Лацис Вәлиуллинга = бик җентекләп карап
— Кайда ул? 5
— Антта Дзержинскийның «чекист намуслы, саф һәм нык булырга = тиеш», дигән таләпләре язылган.
Вәлиуллин антны күчереп алды да бераздан яңадан Лацис = янына кереп, өстәленә эре-эре хәрефләр белән язылган кәгазь ки 5 тереп салды
«Мин. Вәлиуллин Хәбибулла Вәлиуллович. 1897 елда Екатеринбургта = туган татар. 1917 елдан большевиклар партиясе әгъзасы, уз өстемә түбәндәге бурычларны алам һәм шул хакта имзамны беркетә.м
1 Көнчыгыш фронтның чека хезмәткәре буларак намуслы һәм ф таләп ителгән дәрәҗәдә эш итәчәкмен
2 Совет властен нык яклаучы җитәкчеләремнең бар кушканнарын ; һәм боерыкларын үз вакытында җиренә җиткереп үтәрмен
3 Ныклы тәртип саклармын
4 Дәрәҗәмә лаек дип кушылган һәр эшне ахырынача төгәл баш «
карырмын х
5 Контрреволюционерларнын һәр төрлесе белән аяусыз көрәшермен £
6. Үз хезмәтемнең абруен саклармын, телемне тыеп, чеканың миңа - мәгълүм операцияләре турында беркемгә авыз ачмам
7 Кушылган һәм тәкъдим ителгән урыннарда гына урнашырмын з
8. Намуслы, әдәпле, аек. эшлекле, хезмәтемдә һәм аннан тыш нлти “ фатлы булырмын
9. Хезмәт урынымны һәм исемемне беркемгә дә ачмам
10. Югарыда саналганнарның бер генә сызыгын бозсам да закон нигезендә суд һәм иптәшләрем алдында җавап тотачакмын»
Аста Вәлиуллинның имзасы куелган иде
Лацис бу риясыз, сабыр акыллы, төгәл һәм пөхтә, батырлыкка һәрчак әзер торуы күренеп торган кешенең ихлас сүзләрен укып чыккан нан соң аның кулын ирләрчә, нык итеп кысты
Мартин Янович. диде Вәлиуллин бераз тынычлангач Казан дагы иптәшләр байтак донесениеләрдә Щукинның шәһәрдә калуына аерым игътибар иткәннәр. Таһиров аны юк итәргә дә ниятләгән Аны Казанда сезнең боерык белән калдырдылармы?
— Аны махсус мин үзем калдырдым
Вәлиуллинга шактый җиңел генә җавап бирсә дә. Лацнсның күңеле бу уңайдан бер дә тыныч түгел иде Казанда калган чекист лар арасында хыянәтче кысылуы хәзер сер түгел, беренче көнне үк. Таһиров очрашырга барган элемтәченең билгесез улеме. Иске Аракчннода балыкчы элемтәченең эзсез югалуы, тагын бик куп. берсенә берсе өстәлгән тәшвишле вакыйгалар шуны раслыйлар! Свияжскидан торып хыянәтченең эзенә төшү авыр, ә шәһәрдә калган иптәшләргә хыянәтче барын белеп яшәү тагын да кыенрак Алар искиткеч катлаулы, күнегел мәгән шартларда дошманның күңеленә у геп керә белергә тиешләр Шул чакта пычагын әзерләп артыңнан сатлык җан барсын әле!
Чекистларны шулай алдый алган бәндә кем ул? Кем?
Фролов белән Таһиров. дәлилләргә таянып. «Хыянәтче ЩУКИН'» дип раслап баралар Дөресме бу фикер”
Щукин Михаил Александрович Лацис Казанга килеп төшеп, җирле чекистлар белән танышканда ук бу кешегә игътибар иткән иде Озын
тез буй, хәрбиләрчә күркәм, солтанатлы чибәр егет чекада писарь хезмәтен башкара икән Мартин Янович аның фамилиясенә һәм күпереп торган купшы мыекларына игътибар итте: «Кырып ташлагыз, чекистның мондый билгеләре булырга тиеш түгел»,— диде
- Офицермы? — дип сорады ул аннан.
Унтер
— Казанда күптәнме?
- Унҗиденең көзеннән, иптәш Лацис.
Ничек килеп чыктыгыз?
Яраланып госпитальгә монда эләктем.
Аның ачык сүзгә керешеп китәргә ашыкмавы беленеп китте, сорауларга Щукин теләр-теләмәсрәк, кыска кыска җавап бирде. Шунысы ошамадымы әүвәл Лациска, әллә купшы, хушбуй исе аңкыган мыекларымы?! Тормыш юлында алай шикләнерлек нәрсә юк, сүзгә саран, телгә коры, болар чекист өчен кирәк сыйфатлар Шулай уйласа да. Щукинның кай ягыдыр аңа бер дә ошамады
— Каян килдегез? Әти-әниегез кем?
— Полтава ягыннан, украин мин, әтием тегермәнче.
— Партиядәме?
— Унҗиденче елның көзеннән большевиклар партиясендә торам
- Исем-фамилиягез, әтиегезнең исеме русныкы. Моны ничек аңларга?
- Чын фамилиям Щука, Михась Олексович. Россиядә кулайрак булсын дип рус фамилиясе алдым «Щука» шундук игътибарны җәлеп итә.
Беренче очрашу шулай булды. Лацис белән бүтән очрашуларда Щукин нинди юллар белән булса да күләгәдәрәк калырга омтыла иде Моны да сизде Мартин Янович.
Ничек килеп капты соң әле бу чуртан балыгы?!
Лацисның хәтеренә тагын бер сәер очрашу килеп төште
Казанда чакта кабул итүне бик үтенеп чекага бер бәндә килеп керде, үзен Украина Үзәк Радасы вәкиле итеп танытты һәм илгә кайтырга теләгән милләттәшләренә Казаннан китәргә ярдәм итүне сорады. «Украина Халык республикасы дип игълан ителде, бәйсез дәүләт һәм көчле Украина төзер өчен гетман Скоропадский милләттәшләрен өйгә дәшә!» диде.
Бу черәшеп каткан «самостийннк»ны ярты сүзеннән куып чыгарып була иде. мәгәр, һәр кешедән нидер эзләгән, еш кына таба алган Лацис бу кешене дә иренмичә тыңлады Ни сөйләшенгәндер ул чакта, хәтердә калмаган. Лацис бер нәрсәгә игътибар итте: теге кош Казан чекасының эшен шактый ук яхшы белә булып чыкты, белү генә түгел, сүз дәвамында җаваплы чекистларны исеме, әткәсенең исеме белән дә атап җибәрде
— Сез алар белән яхшы таныш ахрысы? дип сорады Лацис, гадәтенчә кинәт һәм көтелмәгәндә.
Юк — Кыю бәндә беренче тапкыр кызарынып, югалып калды.
— Исемнәрен дөрес атыйсыз. Инде шәхсән таныш түгел икән, кемдер сезгә аларны атаган Сез алар турында күп сөйләшкәнсез һәм сөйләшәсез. Шулаймы?
Пан милләтче куырылып төште, әмма ачылмады, аңа сугыш заманы икәнен искәртергә, әгәр дөрес җавабын кызганса. Казаннан түгел, чека бинасыннан да чыгып китә алмаячагын аңлатырга туры килде Ниһаять, «самостийник» мәлҗерәп төште, тезләнеп ялварды, күз яшьләре елга булып акты. Лациска: «Бу исемнәрне миңа Щука әйтте, ул!» — дип язып бирде
Щукин Щука нык бикләнгән йозак булып чыкты, милләттәше сыман эреп акмады, карышты, карулашты, боргаланды, акланырга мең сәбәп эзләде Әмма җеп Лацис кулында иде, якташы язып калдырган, имза.
дәлилләр белән көчәйтелгән бер битлек кәгазь хәйләкәр чуртанның кәфене икәнен ул яхшы аңлады
Сайла' диде Лацис көл чырае кергән Щуканы каршысына бастырып Хыянәтең өчен ата алам! Казандагы украин милләтчеләренең яшереп эшен фаш итәргә боера алам! Оператив максатларымны тормышка ашыручы агентым итү хокукым да бар Күрәм. син таш * астыннан чыккан балык, сайла! £
Лацисның ике төрле сөйләшмәвен яхшы үзләштергән Щука аның соңгы тәкъдимен сайлады, «гомерем буе тугры һәм файдалы хезмәт < итәрмен», дип ант эчте Алдагы хезмәттәшлек турында Лацис аннан = расписка алды һәм чигенер алдыннан шәһәрдә калырга боерды «Комуч- | ларга хезмәткә кер. урнаш, кирәкле мәгълүматларны көне-сәгате белән i безгә җиткер!»
Мартин Яновичның актыккы боерыгы шул иде
Щукин исән калуына бер сөенсә, комучларга якынай дигән тәкъ- = димгә ике сөенде, ул актив эш җәелдереп җибәрде: шәһәрдән кит- j кән чекистлардан берничәсенең гаиләсен сатып тиз арада комуч контр- = разведкасының ышанычын казанды, сеңде. Лациска шактый мөһим ф хәбәрләр җибәргәләде Бу мәгълүматлар Николай аша тикшерелде һәм - расланды Полковник Каппельның кызыллар тупланган һәм вакытлыча * ныгыган Свияжскига һөҗүм рейд әзерләве турындагы куркынычлы хәбәр •ин башлап Щукиннан килгән иде
Вахитовны һәм кайбер башка революционерларны коткару операция- * сенең барып чыкмавы, аларның бер берсенә охшаш шартларда уңыш * сызлыкка дучар булуы, шәһәрдә тәҗрибәле провокатор бар дигән шикне < бермә-бер көчәйтте, бу хакта Сергей Сергеевич Фролов Лацисны гел 2 кисәтә килде Вахитовны һәм бүтән иптәшләрне коткару операциясе е планнары бик аз санлы, үтә ышанычлы кешеләргә генә мәгълүм иде. табигый буларак, шик тагын Щукинга барып җитеп тукталды ,.
Каппельның һөҗум рейды хакында алдан ук белеп торсалар да. анда да кызыллар чак кына оттырмады Ничек алай булды, нигә5 Кызыллар белгән кебек үк. Каппель да аларның йомшак якларын, ваемсызлыгын белеп торганмы? Бу мәсьәләнең азагы да артык дәрәҗәдә серле, шикле һәм караңгы иде
Хәлиулла Вәлиуллин сүзләре Лациста менә нинди уйлар кузгатты
«Революция куркыныч эчендә'» «Революциягә куркыныч яный'» Бу сүз, юк. сүз генә түгел, җан авазы, кисәтү, дәһшәтле чакыру телләрдән телләргә күчеп һаман яши. һаман хәвефлерәк төс ала бара. Казан акгвардиячеләрнең. комуч гаскәрләренең һәм чит ил легионерларының бер дәнбер өмете булып кала бирде «Революциягә куркыныч яный'» икән, аны коткарырга кирәк Революциягә кабер казучылар төрле фикердәге, төрле җирдән җыелган чуар төркемнәрдән тора иде Революциянең кан дошманнары Борис Савинков. Ильяс Алкин белән ахун хәзрәт, күпчелек очракта бер-берсен күреп белмәсәләр дә. кулга мылтык эләккәч бер мишеньгә революциянең йөрәгенә төбәп аталар иде Рево люпин сакчылары чекист Лацис белән Сергей Сергеевич Фролов. Хәбибулла Вәлиуллин белән Гайнулла Таһировлар да әзерлекләре, белемнәре, тормыш тәҗрибәләре ягыннан бер берсеннән шактый ерак торсалар да. аларны да төп нәрсә революциягә мөнәсәбәт ныклыгы берләштерә иде Савинковлар. Ильяс Алкиннар шашып, ашкынып революцияне буарга маташканда. Мулланур Вахитов аркылы алдынгы татар зыялылары дөньяны яхшыртырга, аны нәҗес контрреволюционерлардан арчырга омтылалар иде Әйе. Савинковлар. Каппельләр. генераллар, полковниклар дөньяда Фатих Әмирхан барлыгын, бәлки, белМәганнәрдер дә. ярлы карчык Саҗидә Салнховнаның үзе аңлап бетермәгән хәлдә дә рево люциягә файда китерергә тырышканын уйлап та карамаганнардыр. мәгәр алар бар иле. Фатих Әмирхан да. аның энесе Ибраһим да.
Саҗидә Салиховна да дөньяда барлар, тереләр, аклылар, якты күңеллеләр иде. Дошманнарны да. аларнын дошманнары булган кызылларны да бер нәрсә уртак мәйданга берләштерде: революция Революция — халыклар язмышында авыр чор. сыналу чоры, кыенлыклар аша чыныгу чоры.
Иң хәтәре август азагында, утызынчы числода. эсерлар Ленинга аткан көн булды Свердлов сүзләре белән әйткәндә, «революциянең йөрәгенә аткан көннәр». Ул көннәрнең хатирәсе истәлекләрдә, телеграммаларда. шаһитларның язмаларында сакланып калган
Көнчыгыш фронттан телеграмма: «Владимир Ильичның ярасы безнең яра Аның авыртулары безнең йөрәкләрне дошман ядрәләренә караганда ныграк яндыра».
5 нче Армиянең политбүлегеннән: «Почмактан торып мәкерле атуга безнең жавап штыкка штык булачак! Кискен көрәштә дошманны пыр туздырып, акгвардиячеләрнең соңгы өмете булган Казанны шушы көннәрдә үз кулыбызга алачакбыз! Дошманга рәхим-шәфкать күрсәтмәбез!»
«Гражданская война» газетасыннан: «Иптәш Ленинга ату акгвардияче бандаларның һәлакәте булыр' Юлбашчыбызга хыянәтчел атуга Казанны алу белән жавап бирәчәкбез!»
5 нче Армиянең политбүлек начальнигы урынбасары В Каюровның митингта чыгышыннан:
«Ленин яраланганнан соң армия тыгызлана төште, тәртип күзгә күренеп ныгыды, без чын регуляр гаскәргә әверелеп барабыз Бәлки, революцион армиянең мондый уңай үзгәрешләре башка бер сәбәпләр белән аңлатыладыр? Бәлки, тәртип ныгу очраклы бер хәлдер? Бәлки шулайдыр да. Әмма мин бер нәрсәгә ышанам: Ленинга ясалган һөҗүмнең бик күпләргә рухи тәэсирен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Гаскәр арасында болганыбрак йөргән эшчеләрнең дә күзе ачылды, эсер-меньше-викларның революцион өндәмәләренең ни хак торганын, ниһаять, алар ап-ачык күрделәр Икеләнүчеләрнең күзеннән пәрдә төште! Ленинга уң эсер Каплан атты Чекада жавап алганда ул Петерска Учредительное собрание яклы икәнен. Самара Комучына тартылуын икърар итте . Ленинның каты яралануын. Петроград чекасы председателе Урицкийның үтерелүен Казан эсер-меньшевиклары алкышлап каршыладылар. Меньшевистик газета «Рабочее дело»: «Кылыч күтәргән кылычтан үләр» дип куанып язып чыкты Эсерлар, кадетлар бу жөмләне һау-һаулап телләрдән телләргә тапшырдылар»
Кайнап торган дөньяда Борис Савинков та бар бит әле. онытмадыгызмы? Мондый чакта. Казан тирәсендәге болганчык суда балыкны мул тотарга форсат ачылганда, андый кеше Казанны читләтеп узамы соң?! Фикеребез ышанычлы, сүзебез рас булсынга сүзне Савинковның үзенә бирик әле Дөньяга мөнәсәбәттән, августның ул көннәрендә ниләр кичерүен, әйдә, үзе бәян итсен!
«Ярославльдә һәм Муромда безнең восстание тәмам тузгытып бастырылгач. мин. алдан билгеләнгән җыелу үзәге Казан каласына юл алдым Мәскәү оешмасының бер өлеше элегрәк үк Казанга эвакуацияләнгән иде. гомумән, әгәр восстание барып чыкмаса. исән калганнар шунда тартылсын дип килешенгән иде Мин дә шул сәбәпле Казанга сәфәр чыктым, авыр, мәшәкатьле һәм уравыч юл иде бу. чыны шулай! Әйтик, юлда мине берничә тапкыр кулга алдылар, сораштылар, ләкин танымадылар. җибәрделәр һәм мин теләгемә ирешеп Казанга барып та життем. Үзем әзерләгән документлар ярдәм итте, сораганнарга шул кәгазьләрне күрсәттем Совет властеның җаваплы вәкилләре белән очрашкаларга да туры килде, мәсәлән. Ядринск авыл советы рәисе белән рәхәтләнеп.
1 1918 елнын I сентябрендә «Известия ВЦИК» газетасы хәбәр нтә: «Кичә ВЧК карары белән иптәш Ленинга аткан уң эсер Фанни Ройд (Каплан) атылды»
күзне күзгә терәп сөйләштек Мине тоткарлау аның башына да килмәде Хәтта миңа чын документлар әзерләп бирде, өстәвенә акча да тәкъдим итте Бар бит безнең бәхеткә беркатлы адәмнәр! Мин күрер күзгә гади, әмма бик ышанычлы документ белән йөрдем Анда мин Наркомпроста хезмәт итүче. Вятка һәм Уфа губерналарына ятим калган пролетариат балаларына колонияләр оештырырга баручы булып күренә идем' Балалар * дигәндә совет власте юлда тоткарлап тормас дип уйладым һәм ялгыш - мадым Ядринскида сак астында бер кич кунгач, иртән үк «Кайда со- - ветыгыз, мине шунда озатыгыз!» дип үтендем, алып баручы кызыл- 5 армеецтан юлда барын сорашып белдем, совет рәисенең исем-фами- = лиясен хәтеремә сеңдердем, кыю гына барып кердем, фәлән-фәләнеч- " нең исемен атап, «Шәһәрегездә мондый ныклы тәртип булуына куанам = һәм котлыйм»,—дидем, рәиснең кулын кыстым «Нинди тәртип?»- дип 5 сорады ул. гөнаһсыз күзләрен тутырып карап «Кичкә кырын чит кеше | урамга килеп керүгә, аны кулга алалар Мәскәүгә яки Петроградка - кайткач, мин бу хакта югарыда хәбәр итәрмен'» Кем яратмый макта ; ганны?! Ул шунда ук эреп төште, мин күрсәткән документларны өйрәнә = башлады Документта «Наркомпрос бу иптәшкә һәр төрле ярдәм итүе- ' гезне үтенә»— дип язган идем Шул урынга җиткәч. ул такыр ба - шын калкытып: «Ә без нинди ярдәм күрсәтә алабыз3»—дип кызык = сынды Әз-мәз уйлап тордым ла «Күрәсез ич. мин Петроград документ - лары белән йөрим, аны һәркем аңлап бетерми, бар җирдә дә сезнең “ кебек зирәк җитәкчеләр юк. әгәр сез миңа җирле документ бирсәгез. * миңа юл йөрү һәм ватан алдындагы изге бурычымны үтәү бермә-бер а җиңеләячәк. Мәскәүдә яки Петроградта бу хакта да хәбәр итми кал - мам!» дидем Ул секретарен чакырып миңа «бик яхшы документ» - әзерләргә кушты, юлга акча кирәкмиме, дип сорады Мин «Кирәкми. ” рәхмәт». дидем. Соңыннан фронт аша ничек үтеп чыгарга мөмкинлеген 2 белештем, кирәге чыгар дип, аның ярдәме белән ат сатып алдым, шул - атка бик һәйбәтләп менеп, яхшы документны түш кесәмә тыгып киткәндә " мин такыр башлы рәиснең кайнар кулын иптәшләрчә кыстым
Казанда эсерлар. Учредительное собрание комитеты хуҗа булып утыра. Килүемә, беренче нәүбәттә, мин үз кешеләремне, оешманың исән калган әгъзаларын җыйнап алдым Алар алдында чыгыш ясап, оешма ны таратуымны белдердем Бу хакта рәсми рәвештә эсерларга да җиткердем «Мин бары тик большевиклар белән генә сугышам, әгәр кем дә булса Россиядә иске тәртипләрне кайтара ала икән, миннән хәер фатиха, кулыгыздан килсә, әйдә, тырышып карагыз» дидем Эсерлар юморны аңламады, алар мина шикләнеп һәм куркып карадылар Гомуми тәэсирләргә килгәндә, Керенский заманында илдә ни булса. Казанда нәкъ шул хәл икән, кая барма, оборона турында 1эпләшәләр. белгәне белмәгәне хәрби стратегиягә барып тыгыла, ялкынлы речьләр сибәләр, шайтан туе
Хәрбиләрдән дә. сугыш эшеннән ерак торганнардан ла акыллы фикерләр ишетергә туры килгәләде Армия таркау, солдатлар кача, беркем дә юньләп сугышырга теләми Эсерлар крестьяннарны үзләре нә каршы куя торган чаралар күрде, дип зарланучылар очрады, чара лары нинди булгандыр, тәгаен белмим, мәгәр ишеткән кадәресе саруым ны нык кайнатты «Сугыш, фронт!» дип шапырынгач мин халык армия се дигәннәре оешкан, көчле гаскәри берләшмә дип күз алдына китергән идем, һәммәсе коры куаныч икән, сугыш кырында Халык армиясе вә килләре юк диярлек, бары тик ирекле язылганнар һәм безнең оешма офицерлары гына аз-маз көч куеп, сугышып маташалар Менә шундый хәлләр'»
Сергей Сергеевич Фроловтан Лациска донесение
«Яшерен1
22 августта Казанга Борис Савинков килеп төште Ялгы» түгел Кайда очрашып, ничек тупланганнардыр, аның белән бергә «Ватанны
һәм ирекне саклау союзыжның тышкы эшләр начальнигы журналист Дикгоф-Деренталь. Ярославль палачы полковник Перхуров, аның ярдәмчеләре Ивановский. Березовский, барлыгы илле кешелек отряд килде. Муромнан доктор Григорьев отряды килеп аларга кушылды Гарнизон начальнигы генерал Рычковка визит ясадылар, бүләкләр тапшырдылар Нәтиҗәдә, Казан фронтының җиде участогын берләштереп (начальникларының дүртесе Савинков «Союзы» әгъзалары) полковник Перхуров Казан укчылар бригадасы оештырырга кереште Чека тарафыннан байтактан эзләнә торган Пинку Казанда калган латыш укчыларыннан учредиловчыларга турылыклы «Латыш батальоны» төзи. Рычковның адьютанты Флегонт Клепиков.
Полиция полковнигы Деммерт тирәсендә шәһәр монархистлары җанланып маташа.
Француз хәрби миссиясе члены капитан Мариус союзникларның Казандагы тулы вәкаләтле вәкиле булып санала һәм сугыш эшләрендә җитәкчелектә катнаша
Алтын төяп китәргә Самарадан Казанга ике пароход килде
Николай һәм Щукин, икесе аерым-аерым рәвештә, шушы көннәрдә Каппельның Свияжскига һөҗүм десант ясау ихтималы турында хәбәр итәләр. Максатлары Свияжскидагы кызыл җитәкчеләрне юк итү. Наркомвоенморнын штабын һәм поездын яулап алу. Идел күперен кулга төшерү Үз чирагында, мөмкин булган кадәр, ваклыкларны хәбәр итәрбез
Безнең кулга төшкән телеграммалар
Самарадан Комуч председателе Вольский 10 август. 15 сәг. 45 мин Телеграмма Ашыгыч! Яшерен! Хәрби ведомство управляющие урынбасары Лебедевка
«Комитет сезнең карамакта булган барлык йөзмә средстволарны файдаланып, бар булган алтын запасын ашыгыч рәвештә Самарага күчерүне тәкъдим итә»
Казаннан Лебедев Вольскийга Телеграмма Үтә ашыгыч
«Алтын озата алмыйм Большевиклар Иделгә җиңел генә үтеп керә ала. ахыр чиккә җитсә, пароходларны батырырлар дип куркам»
Шушы телеграммалар нигезендә Вацетис приказ чыгарды. Иоаким Иоакимович. Ленин тәкъдиме белән, республиканың барлык кораллы көчләре белән җитәкчелек итә башлаган иде
«Вацетнс 1 нче командарм Тухачевскийга. 2 нче командарм Бло- хннга Ашыгыч Оператив приказ
Дошман пароходлары түбән якка чигенәләр. 5 нче Армия частьларының Казаннан түбәндә Идел ярларына якынаю мөмкинлеге әлегә юк Нәтиҗәдә, түбән якта дошман пароходлары бер каршылыксыз дәүләт байлыгын төяп китә алалар Дәүләтебезнең барлык интересларыннан чыгып. 2 нче Армия командующиеннан кул астындагы судноларны, баржаларны Кама Тамагына кадәр төшереп Идел буйлап чигенүче дошман пароходларын үткәрмәүне тәэмин итүне сорыйм 1 нче Армия командующиеннан шундый ук киртәне Сембердән түбәндәрәк булдыруны үтенәм»м.
I6 август Вольский Лебедевка Ифрат ашыгыч!
«Комуч булган металл хәзинәне һәм акча кәгазьләрен ашыгыч рәвеш тә пароходларга төяп Самарага озатырга боера Көндәлек кирәк-яракларга үзегездә 3 миллион сум кәгазь акча калдырыгыз, әгәр шул сумма җитәрлек тоелмаса, үз чиратыгызда комитетка өстәмә сорап мөрәҗәгать итегез Алтынны озатырга махсус конвой оештырып, аны Генераль штаб офицерлары, сыналган ышанычлы кешеләр белән тулыландырыгыз».
2I нче август Лебедев Вольскийга. Ифрат ашыгыч!
«Бик яхшы сак астында ике пароходка төяп Казаннан Самарага Россиянең алтын запасы озатылды Алтын запасы 657 миллион сум
' Киртәләр сонга калып корылды, алтынны кайтарып алып булмады
саналып, бүгенгечә бәяләгәндә 6.5 миллиард сумлык булды, шуның өс- тенә 100 миллион сумлык кәгазь акча, ак алтын, көмеш һәм башка кыйммәтләр төялде».
Комучның финанс ведомствосы управляющие Н М. Брушвитнын йомгаклау сүзе; ' ♦
«Казаннан килгән алтын запасының бәһасен банк хезмәткәрләре ~ 1 миллиард 100 мең сум дип куйдылар»'5
Казан хәрби округының командующие яшәгән зиннәтле пулатта ; бүген хуҗалар яңа — генерал Рычков, шәһәрнең гарнизон начальнигы = кунак кабул итә! Кунак дисәң кунак, димәсәң дә ярый, әйдә кунаклар 5 дип атыйк, алай дисәң, затлы-купшы киемнәр киенгән ханымнар юк. р музыка тавышы да ишетелми, ара-тирә шпорлар чыңлап куя да. итек 5 табаннары паркетны ялый, кысылган иреннәрдән шыпырт шыпырт кына | чыккан сүзләр яңгырый да сүнә, тәрәзәләрдәге калын бәрхет пәрдәләр = ярым ябык. Алай да авыш аркалы саргылт бәрхет көрсиләрне, җыел t ганнарның кырыс чырайларын күрсәтергә яктылык җитә Генерал Рыч = ковның бүгенге утырдашлары аз санлы булса да. исемнәре-чнннары * яңгыравыклы, һәрберсе шәһәрдә шан-шөһрәт казанган абруйлы затлар: Т Каппель үзе генә ни тора! Савинков. Перхуров. Григорьев. Степанов, х Швец. эсер Каллистов белән меньшевик Рясенңев Болары «безнең “ кояш чыкты!» дигән кебек Рычковның авызына ук кереп утырганнар = Комуч вәкилләре Лебедев. Фортунатов һәм Архангельский кабарынган _ тук күркәләр сыман башларын артка чөеп, корсакларын киереп бер х читкәрәк елышканнар Баш артка чөелгәндә койрык турая, билләһи. - комуччыларны чишендереп карасаң, койрыклары туп-туры булгандыр! f
Рычков түш кесәсеннән алтын сәгатен чыгарып караганда уң ку ч лындагы калын, кашлы йөзектә сүрән август кояшы майлы таба кебек 5 елтырады. Ул йодрыгына бер-ике йөткерен алды да шактый калын бас - белән сүз башлады: *
Әфәнделәр, без бүген якындагы хәрби һәм сәяси бурычлары бызны ачыклар өчен җыйналдык Кызыллар ныгый, алар Казан тирәсенә иң көчле гаскәрләрен тарталар. Свияжскига наркомвоенмор Троцкий килеп урнашкан Ул шунда яши һәм алар, көч туплап. Казанны алырга әзерләнәләр Өметләнәләр дә. Комуч байрагы үз тирәсенә ха-лыкны җыя алмый. Әйе. әйе. әфәнделәр! Пөз меңлек шәһәр ватан фай дасына меңләгән күңеллеләр бирер дип өметләнсәк тә казандылар мо билизациягә буйсынмады, нибарысы 570 үсмер туплый алдык, аларның
15 Алтын ышкының алдагы язмышы болай булды 1018 елның сентябрендә алтынны Самарадан Уфага, аннан Омскига күчерделәр Юлда барганда алтынны хакчылар ко мучлар. легионерлар кем иренмәсә. шул талады Бигрәк та чехословак легионерлары узынды 20 еллар башында Праганың иң гүзәл урамнарының берсендә яна. зур банк бинасы корылды «Легнонбанк» Бинаның да. банк байлыгының да «Казан алтыныжыи бер Kleine икәнен бөтен кеше белә иде
Мейснер Л С «Миражи н ни. THIIIV.II.HIKTI.».
Записки эмигранта М . 1966. стр 135
Омски.га алтын запасы адмирал Колчак кулына күчә, ул АКИҺан \ш лнндәи. Франциядан һәм Япониядән алган коралларына шушы алтын белән цлн. Советлар Рос сиясендә күтәрелгән һәр фетнәгә акча белән булыша Омскига җиткән т» алтын 651 532 117 сум 81» тиенлек кала
Кы<ыл Армиямен һвҗүме нәтиҗәсендә аклар Омскидан качалар һәм алтын запасы «лар белән Иркмскша кадәр «сәяхәт итә» Хәзер аны т.п ‘ баручы акгвардиячеләр, атаман (сменой, .смепопчылар талыйлар, хәзинәне чит илгә алып чыгар) а тырышалар 1920 елның 4 октябремдә Иркутскта алтын «анасы янаган Совет властена кан тарыла Әмма ул шактый «юкарган» була 409 625 870 ехм 2Г тиенгә каш Алтынның 241906 247 сум 63 тиенен урлыйлар, талыйлар, у (ләштерәләр Калган азгынны махсус эшелон белән 1920 е шып 3 маенда Казан банкысының кла говойларына кайтаралар Бу эшне 5 иче Армия каршындагы ВЧКның особый бүлек иәкнле Александр К<кухнн җн так ли
Кладт А. Кондратьев В «Быль о золотом эшелоне» М 19Ы> i
да күбесе ямь-яшел. гимназистлар, өлкән класс укучылары Алардан сөт тә юк. ит тә! Ата чекист Фролов көпә-көндез контрразведкадан чыгып ычкына, сакка куелган гимназист туалетта үксеп жылап кала Аларның берсен дә сугышка кертергә ярарлык түгел, мылтык тавышын ишетүгә ыштаннарына жибәрәләр.
Иманым белән мин монархист, шулай булып калырмын да. «әллә илдә сәяси хәл үзгәрерме?» дигән өмет белән комучларга кушылдым Хәзер чүт кенә икеләнә калдым. Моңа генерал Деникинның хаты сәбәпче булды дисәм дә ялган түгел.
Моңарчы төрле яккарак тартылган башлар, бу хәбәрне ишеткәч. Рычков ягына таба авыштылар. Фортунатовның пенснэсы караңгыда гы елан күзе кебек ялтырап алды.
- Генерал Деникин эшнең асылын безгә караганда яхшырак аңлаган. «Легионерлар штыгына аркаланып властька килгән Учредительное собрание комитетының совет властеннан бер аерымлыгы да юк Шул ук совет властеның шәүләсе алар! Төссез, зәгыйфь шәүләсе» Ишетәсезме. әфәнделәр, генерал Деникин, дөньяны аңлый торган гали зат. нинди бәһа биргән! Хак әйтә, чөнки бүгенгә алар арасында халыкка дәрт бирерлек, өмет уятырлык, рухландырырлык кеше юк Элегрәк большевиклар таркау иде. без аларны артык көч т\кмичә дә жиңә ала идек, хәзер хәл чамасыз үзгәрде. Әгәр бүгеннән нәтижәле чаралар куллан- масак. безнең хәл тагы да мөшкелләнәчәк. Сездән сүз көтәм
Савинков Каппель. Перхуровлар сүз алыр дип көткән иде. алар авызларына су кабып утыргач, ярсып диярлек сөйләргә тотынды
— Эш тотмаган гына ялгышмый, диләр итальяннар. Ялгышлар бездә дә күптер, бәхәсләшмик. Төп хатабыз шунда ки. без. эсер һәм меньшевиклар, унжиденче елда властьта чакта иске армияне һәлакәткә китердек, таркаттык, аны большевиклар кулына бирдек. Ә алар ни эшләде? Армияне демобилизацияләделәр дә корал складларына, интендант хезмәте кирәк-яракларына тулы хужа булып алдылар Бар байлык аларга күчте. Большевикларга каршы торырлык көч илдә бармы хәзер? Бар Бердәнбер көч — шанлы-шәүкәтле рус офицерлары. Офицерсыз армия юк. димәк, әгәр без аларга таянырга теләсәк, тиз арада аларның абруен ныгытырга тиеш. Большевикларга каршы торуның бердәнбер юлы шул Идел ярларында кан коеп без хәрабә хәленә төшкән Россиягә жан өрәбез, терелтергә тырышабыз Хәзер төп мәсьәлә большевикларның көче күпме булуда түгел, көнбатыш фронтта Германия хәлсезләнгәнме. аның да әһәмияте калмады, бүген иң мөһиме шул хәзер без ахырга кадәр көрәшә алабызмы?! Бармы безнең әзерлек?!
Россия жиренә яңа буын килде, шул буын революция ясады. Ахыр чиктә алар, илдә коммунистик дәүләт төзеп, бөтендөнья революциясенең йолдызын кабызырлармы-юкмы. анысы миңа караңгы, мәгәр яңа буын иске заманга кайтачак түгел Иске заманны ефәктәй яңа сүзләргә төрә-төрә мактасагыз да кайтачак түгел! Россияне коткару өчен конструктив программа һәм көчле, абруйлы юлбашчы кирәк. Бүгенге таркалган төркемнәрне, чуалышкан партияләрне, оешмаларны һәм шанлы рус офицерларын бары тик шундый олы зат кына туплый алыр Чит ил штыклары, акчалары, ахыр чиктә акчалары гына булсын, берсе дә безне коткармаячак. Русның чын ватандар асыл ирләре үз язмышларын чит ил акчасы бәрабәренә таянып хәл итәргә теләмиләр. Акча бүгенгә генә түгел, акчаның иртәгәсе дә бар. шуны бик яхшы белә алар' Мин халыкны яраттым. Халык язмышы өчен гомеремне бирергә әзер тордым, мәгәр бу хәлдә халкымның ни теләвен аңлап бетермим Җиңәр өчен ныклы оешма зарурлыгын гына беләм! Оешырга! Берләшергә! «Ирек ага чын вакыт-вакыт патриотлар һәм тираннар каны белән сутаргалап торырга кирәк», дигән бөек американнарның берсе. Без исә ирек агачын дошманнарыбыз каны белән, ирекле Россияне терелтергә комачаулаучылар каны белән генә сугара алабыз!
Савинковның пеләше алсуланганнан алсулана барды, тирләп чыкты, чыраена тимгел-тимгел кызыллык йөгерде, ул. бармакларын бер-берсенә ышкып, кулының калтыравын залдагыларга сиздермәскә тырышты
Чират Каппельгә җиткәнлеге һәркемгә ачык иде. комуч гаскәрен ул җитәкли, әйтсен үз сүзен эш ни хәлдәрәк тораэ Каппель. калкынса да. сөйләргә ашыкмады, күзен тасрайтып комуч вәкилләренә карап ♦ алды, тегеләр, бер-берсенә карашып, үзара мыгырдаштылар -
Каппель. утырдашларының күңел авазын ишеткән кебек, сүзне 3 болай дип башлады: х
— Әйе. мин комуч гаскәрен җитәклим Әйе. аның йомшак якла- = рын мин барыгызга караганда да яхшырак беләм Оешкан, көчле һәм ~ сугышчан әзерлекле армия миңа кирәкмиме? Әфәнделәр, әфәнделәр! з Алдан сөйләүчеләргә кушылам. Кызыл Армия иманы белән көчле. Ә без- 5 дә алар берничә, эсер иманы бар. монархистлар иманы, тагын, шайтан = белсен, әллә кемнәр иманы! Кая карап чукынырга да белмәссең! Көчле. = хәрби бердәмлек имансыз булмый, була да алмый Мин дә конструктив ; программа яклы Ягез. әйтегез. Россия улларын бердәм итә торган = программа кайсыгызда бар?
Савинков урыныннан кычкырды
Кайсыбызда бар дип сора!
Каппель залдагыларны берәм-берәм бораулап күз йөгертеп чыкты. ®
— Хуш. без бердәм һәм бергә булырга тиеш. Мәскәүгә ерак кал- = мады. хак. аңа барып җитәр өчен әле байтак кан коярга кирәк Генерал _ Алексеев Ирекле армия белән кайчан безгә ярдәмгә килеп җитәргә тиеш = идс? Июньдә! Хәзергәчә күзгә-башка күренгәне юк Кайда ул? Кубань- - да! Затлы шәрап эчеп, яшь казачкаларны ура' Союзниклар Вологда- * дан Туп-туры көньякка төшәргә, немецларга һәм аларның ялланган ~ агентларына каршы Идел ягасында оешкан төп көч Көнчыгыш фронт , ка ярдәм итәргә тиешләр иде. Алар кайда? Вәгъдәләргә без юмарт, ке - сәгә кереп тормыйбыз, уңлы-суллы сибәбез! Идел буйлап өскә. Мәскәү " гә күтәреләсе урынга, без җилдән хәбәр көтеп утырабыз, кайчан килер ләр, килерләр микән, юкмы дип күрәзәлек итәбез Киләләр пычагым* Большевиклар һаман көчәя, фронт-тылларын ныгыталар, без исә ачык кырда җил куабыз да тамырда килеш череп таркалабыз Социалистик партияләрнең тәгълиматын, ни яклауларын биш башлы дию пәрие дә аңларлык түгел, биш баш йөртсә дә! Тоташ төтен, сыек томан Бүгенгә Русь җирендә күпме автоном хөкүмәтләр төзелде, аларны кем берләштерер? Ничек итеп? Әле шушында. Идел регионында, үзара килешенә алмыйча, бердәм командование юклыктан иза чигәбез, ^зара килешә алмаган мәлдә без солдатларны большевикларга каршы өнди алабызмы* Юк Казан янында гына канлы аяусыз бәрелешләр бара, ә шәһәр граж даннары крепость стенасына җыйналалар да гайбәт саталар, соңыннан урам-йортларына кайтып ишеткәннәрен тараталар Юк-бар белән халыкны өркетәләр, куркыталар. .
Рычков сәгатендә тагын нур уйнатып алды, учына йөткергәләп
— Сез ни тәкъдим итәсез? Сүз һәммәбездә мул. диде
Каппель киң күкрәгенә мул итеп һава тутырды да йодрыгы белән күзгә күренмәгән дошманны тукмады, алга иелгән Фортунатовның күзлеге төшеп китте
Бердәмлекне сүз белән түгел, эш белән ныгытырга кирәк'
Сез асла ни тәкъдим итәсез, сез?! дип чинады Фортунатов, пенснэсын борынына элә алмыйча азапланып
Көчле, иң ышанычлы отрядларны туплап. Свияжскига больше виклар оялаган төп өнгә искәрмәс рейд ясарга' Кызылларның йонын ту з- дырырга. рухи инициативаны үзебезгә кайтарырга* Тәкъдимем менә шул
Күптән вакыт, дип пышылдады меньшевик Рясенцев. үзе генә ишетерлек итеп. Каппель аны ишетмәде, ул инде җиңгән кыяфәт белән планнарын бәян итәргә тотынды
Бер селтәнүдә большевикларны башсыз калдырырга! 5 нче Армия штабын һәм командованиесен кулга төшерергә Наркомвоен- мор поездын яулап алырга Идел күпереннән большевикларны алып ыргытып Мәскәүгә юл ачарга!. Күперне чыгуга инициатива тулаем безнең кулга күчә, күрерсез Планның нечкәлекләрен полковник Петров игълан итәр
Залга хуш ис таратып. Каппельның ак маңгаенда зәңгәр читле ак яулык йөреп алды. Петров хәрбиләрчә җитез генә аягүрә басты, шпорлары чыңлап куйды, ул моңарчы тезендә тоткан папканы тирләгән бармаклары белән ачты.
Ашыгыч һәм искәрмәс операцияне тормышка ашыру өчен ике мең пехота билгеләнә. 340 кавалерист, ундүрт орудие, ике дистәгә якын пулемет. Рейдка катнашучыларның күпчелеге офицерлар һәм эсер бое- виклары. атап әйткәндә, кулыбызда бар иң ышанычлы частьләр Без кинәтлеккә йөз тотабыз, рейдның кайчан һәм ничек башланасын берәүгә дә белдермибез Шуны өстәп әйтәм. полковник Каппель тәкъдиме белән ат дагалары чүпрәк белән уралачак, шалтырый, чылтырый торган корал-яраклар чехолларга төреләчәк Безнең удар кызыллар өчен һич көтелмәгән һәм дәһшәтле булырга тиеш'
Папка эченнән карта килеп чыкты. Петров шак-шок басып Рычков янына узды, төрле уклар, саннар белән бизәлгән кәгазьне өстәлгә очыртты Каппельдән бүтәннәр өстәлне урап алдылар, пенснесын һаман көйләп куя алмаган Фортунатовка гына урын җитмәде, ул кемнеңдер култык астыннан башын тыгарга ниятләгән иде. пенснесы идәнгә үк төшеп китте, пыяла чартлаган тавыш ишетелде
— Менә сезне, әфәндем.— диде һаваланып Петров, рейдка алып барып булмый инде
Тирә-яктагылар тыенкы гына көлеп җибәрделәр
Менә Свияжск Менә станция, дип күрсәтте Петров.— Ике колонна булып һөҗүм итү күздә тотыла. Беренче колонна Идел күперенә юнәлә Аның төп бурычы болай: Красная Горка тирәсендәге кызылларны кырып бетереп Обсерватория станциясенә үтә. Атлашкиноны ала һәм күпергә бәреп керә Беренче колоннада атлылар эскадроны, биш орудие, сигез пулемет һәм бер батальон пехота Аңа ярдәмче роль тапшырыла. димәк, беренче колонна сулъяк ярдагы кызыл гаскәрне үзенә җәлеп итә. кызыллар һөҗүмнең төп юнәлеше шушы икән дип белеп алданалар. Свияжскидагы отрядларына ярдәмгә килә алмыйлар Фор тунатов белән Савинков җитәкләгән беренче колонна кызылларның көчен үзенә каратып, тоткарлап торырга тиеш!
Каппель тагын бер мәртәбә Фортунатовка җирәнеп кенә күз ташлады. баягы көлеш тагын кабатланды
— Полковник Каппель һәм Лебедев җитәкләгән икенче колоннага төп авырлык төшә, аерата мөһим бурыч йөкләнә Алар паромнарга, көймәләргә төялеп Иделне кичәләр, кырлар аша үтеп, яшертен генә Түрләмә станциясенә якынлашалар, андагы корал һәм азык-төлек төялгән эшелоннарны шартлаталар, паника тудыралар, шау-шу. буталыш арасында шәһәрне һәм Свияжск станциясен кулга төшерәләр Рейд уңышлы чыккан очракта кызыллар камалышта кала, командование юкка чыгарыла Кызылларны тәмам бетерер өчен Свияжскиның үзеннән, якындагы авыллардан безнең кешеләр күтәрелеп чыга, алар алдан ук корал белән тәэмин ителәчәк.
Дошман безгә каршы нинди көчләр куя ала? дип сорады моңарчы тып-тын утырган эсер Каллистов Ул үзенә сугышчан бурыч такмауларына сөенә иде. Петров бу сорауга төгәл җавап бирде, папкасыннан юка кәгазь алса да. аңа карамады диярлек
-Хәрби һәм агентура разведкасы мәгълүматларына караганда шул билгеле: сулъяк ярда безгә каршы кызылларның элеккеге полковник Алексеев группасы куелган Боларга 3 нче Курск полкы, 2 нче
Брянск совет полкының 3 нче батальоны. 5 нче Петроград кавалерия полкы. «Свободная Россия» бронепоезды керә Уңъяк ярда элеккеге полковник Вахрамеев группасы Аларга 4 нче латыш. 2 нче Мәскәү полклары. 1 нче Петроград революцион отряды, кавалерия отряды, авыр һәм җиңел артиллерия батареяларының латыш взводы бирелгән
Болардан тыш Свияжск станциясендә комендант взводы, эле дары * исен бер дә иснәмәгән 2 нче Петроград полкы, интендантлык хезмәтләре = урнашкан Станциянең оборона начальнигы элеккеге прапорщик Ха- _ ханьян Ten җитәкчелек наркомвоенмор Троцкий кулында Петров 5 авыр көлемсерәп куйды —Тәртип урнаштырырга маташа нарком' Тәр = тип ягы сыек!
Полковникның тавышы көчәйде, кырыс хәрби чыраена сүрән ел- f маю чаткылары чәчелде. 5
Тыңлагыз. Троцкий күптән түгел генә мондый боерык чыгар- ? ган: «Кисәтеп куям, әгәр кайсы булса да часть, югарыдан боерыксыз ! чигенә икән, беренче булып отряд комиссары, икенче чиратта команди- д ры атылачак Батыр һәм гаярь солдатлар хезмәтләре дәрәҗәсендә бү- = ләкләнәчәк һәм командный постларга куелачак Куркаклар, җебегәннәр ф һәм хыянәтчеләр пулядан котыла алмаслар! Мин моны бөтен Кызыл - Армия алдында белдерәм» Приказның асылы шул. янәсе большевик = лар армиясендә тәртип ягы какшаган. Троцкий каты һәм кискен чара - лар белән аны ныгытырга маташа Троцкий заложниклар мәсьәләсен * дә читләтмәгән, куркакларның һәм хыянәтчеләрнең гаилә әгъзалары. , кулга алынып, җәзага тартылачак дигән Әгәр Халык армиясенең = командир гаиләсе яшәгән урын совет Россиясе составында икән, алар “ да хыянәтчеләр исәпләнеп кулга алыначак. Бу хакта Халык армиясе - офицерларына кичекмәстән җиткерегез. Тагын шуны белдерәм. нарком ~ военмор поезды белән кинопередвижка һәм шагыйрь Демьян Бедный г килгән. Аның шигырьләрен большевиклар листовкалар итеп Казан өстендә тараталар, мондагы подпольщиклар исә аларны стеналарга ' ябыштырып йөри Большевиклар кәгазь өндәмәләргә зур игътибар бирә, «кем дә булса бу плакатны ертып алса яки өстән томаласа ул кеше контрреволюциягә ярдәм итә!» дип җибәрәләр Шушы соңгы бел дерү белән сүземне тәмамлыйм
Бер минут киеренке тынлыктан соң кояш нуры соңгы мәртәбә Рыч ковның алтын сәгатенә кунып алды
Әфәнделәр һәм гражданнар' диде ул Киңәшмәдә кат кашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм Безнең егетләргә уңыш телик Сезгә табынучылар теле белән әйтсәк, хөрмәтле Владимир Оскарович. «Алла һәм полковник Каппель безнең белән!» Алга. Свияжскига! Мәскәү юлындагы большевикларның соңгы киртәсе җимерелсен'
•Пакистан Троцкийга. Славенга. Хаханьянга!
Аерата мөһим!
«Разведка агентурасының ышанычлы чыганакларына таянып шуны белдерәм: якын көннәрдә гаскәр туплап Каппель Свияжскига һөҗүм әзерли Казанга һөҗүмне өзеп. Кызыл Армия частьләрен. юга ры командованиене һәлак итеп, Идел күперен яулап алуны планлаштыра»
Славен Троцкийга. Хаханьянга
«Армия һәм һава разведкалары Югары Осланда акларның гаскәр туплавын һәм Идел кичәргә ашыгып әзерлек алып баруларын хәбәр итте»
Троцкий. 5 нче Армия командующие Славенга. станция оборона сы начальнигы Хаханьянга
«Свняжскины саклап калырлык бөтен көчләрне барларга Фронт тан гаскәр кузгатмаска «Свободная Россия» бронепоездын Түрләмә станциясенә күчерергә 2 нче Петроград полкын кисәтергә Минем бер
очракта да Свияжскидан китәргә жыенмавым күренеп торсын өчен, наркомвоенмор поездыннан паровозны алып, вагоннарны иң аулак юлга күчерергә Күпер тирәсенә, командующий белән мәслихәтләшеп. Идел флотилиясеннән берничә судно китертергә»
Свияжскига һөжүм әзерләнә Яшертен, искәрмәс һөжүм
Свияжск һөжүм буласын белә, әзерләнә, дошманның мәкерле планын өзәргә жыена...
Савинков күрсәтүләреннән:
«Пулеметлар белән коралланган йөз кылычлы идек. Обсерватория янындагы бер авылга тукталдык Карасак, ачык платформаларына туплар тезеп каршыбызга поезд чаба! Станциягә килеп туктауга кызылармеецлар коралларын бушатырга керештеләр Безнең яшеренеп торганны белепме, белмичәме, тәртипсез рәвештә атарга тотындылар Без яшеренеп торабыз, атуларына игътибар итмибез Шуннан кызылармеецлар бер таучыкка жыелдылар да митинг башлап жибәрделәр Кы зылларның митингысы шәбәеп барганда гына без бар булган пулеметлардан ут ачтык Берничә минуттан таучык мәетләр белән капланды Исән калганнар, ашык-пошык поездга төялеп, китеп барды, коралларын ташлап качтылар Шуннан безнең капитан «Атларга менегез!» - дип боерык бирде, таучыкка барып карадык Төнлә суытты, шинелем юк иде. берне сайлап алдым, кигәч карыйм, итәге кан гына...»
Каппельчылар һөжүменнән соң ук матрослар отряды белән Түрләмә станциясенә килеп кергән комиссар Лариса Рейснер донессниесеннән
«Аклар станцияне көчле утка тотканнар, корал төялгән ике эшелонны шартлатканнар, сакта торган кызыл сакчыларны тоташтан суеп чыкканнар Күзгә күренгән жан ияләреннән берсен дә аямаганнар Бөтен жирдә суеш, кырылыш, һәлакәт Бу әфәнделәрнең бүтән жи- ңүләрендәге кебек үк монда да чамасыз кансызлык, мәгънәсез шәфкатьсезлек күрсәтүе күзгә ташлана. Үзләренең монда озакка килмәүләрен белгән кебек, алар ни күрсәләр шуны кырганнар, жимергәннәр Ишегелдында мәгънәсезгә атылган (әйе. атылган!) сыер ята Тавык кетәгендә башлары өзелгән тавыклар ауный. Кое. бакчалар, водокачка бинасы, йортлар — аларны да большевиклар дип белгәнме әллә бу шашканнар! — һәммәсе кырып, жимереп ташланган. Мал-туарларның эчәгеләре чыккан Туралган, чабылган дуңгызлар канга манчылып төр ле жирдә ауныйлар Мал-туар белән шулай кыланганны, искәрмәс һөжүм не абайламый калган аз санлы кызылармеецлар һәм тимер юл Хадимнәренең ни хәлдә булуын күз алдына китерү кыен түгел.
Түрләмәне яндыргач. Каппель сау калган платформаларга тизрәк төялергә боерган, паровозларны, машинистларны офицерлар карама гына тапшырган
— Тизрәк, тизрәк Свияжскига' Шәһәрне алуга ук станция дә безнеке булачак! — дип кабатлаган ул.
Свияжскидан аларга каршы «Свободная Россия» бронепоезды чыккан һәм алар каппельчыларны Түрләмәгә житәрәк үк абайлаганнар Офицерлар ул арада тупларны ачык платформаларга беркетеп өлгергәннәр, бер-ике уңышлы залптан соң ук бронепоездны сафтан чыгарганнар Команда каушап калган. Бронепоезд командиры, кискен чаралар күрәсе урынга, жебеп төшкән, дрезина куеп Свияжскига «күрсәтмәләр алырга» китеп барган Комиссар бронепоездны ташлап калдырырга һәм шартлатырга боерган Бронепоездның «кара сөякләре» юлда таралып калган Свияжскига юл ачылган
Станциядә паника башлана Караңгы. Пычрак. Сибәләп кенә вак яңгыр ява. Бөтен жирдә буталыш, кырылыш, ыгы-зыгы, таркаулык Мондый хәлнең азагы бары тик үлем, һәлакәт булып тоелган»
Аклар төрле яктан кыса башлауга, иң әүвәл, пристань ягына штаб һәм армиянең политбүлек хезмәткәрләре чаба башлады Моннан ике атна элек кенә кулларына беренче мәртәбә корал тоткан 2 нче Петроград эшчеләре берән-сәрән качарга тотындылар Алар сугыш тәҗрибәсе туплаган, өйрәтелгән, ярсулы үч белән янган офицерларга каршы тора алмыйлар иде. бераздан бөтенесе, бер-берсен узып, дәррәү чабарга * керештеләр. ' ±
Славен. Хаханьян. Лацис. Якубов корал тота алырлык ир-атлар- - ны дәшеп-чакырып станция урамнарында арлы-бирле тулганган отряд- | ларны ашык-пошык җыештырдылар, аз-маз оешуга ук отрядлар туп- = туры сугышка керә торды Каппельчылар станцияне майга кергән үткер f пычак сыман икегә телеп үттеләр. Аз санлы, таркау отрядларны алар = бар дип тә белмәделәр Дөнья кан исе. ыңгырашулар, җан авазлары 5 белән тулды
«Ходай һәм Каппель безнең белән!»
Соңыннан, соңыннан! — дип ашыктырды Каппель Иң әүвәл >. станция1 Штаб һәм кызылларның командованиесе. Аннары күпер' Без = Романов күпере дип. большевиклар Кызыл күпер дип атаган күпер! « Мәскәүгә юл. =
Станциянең бөтен почмакларыннан аталар, дошманны күреп, тө- 5 бәп түгел. теләсә кая. шәүлә күренсә аңа да аталар Атыш аз гына ; басылып тора да тагын котырып кузгалып китә. Урам, ншегаллары - мәетләр белән тулы Кем-кемне! <
Беркем йокламый, һәр урам чатына, һәр йортка, почмакка, ярыкка 1 кораллы кешеләр кереп тулган... *
Иртән яктыра башлауга, аэропланнар күтәрелеп каппельчыларны 2 бомбага тоттылар Станциядән бераз читкә китеп өлгергән, тимер юл с платформасына урнашкан латыш батареясы да, ниһаять, телгә килде һәм 2 каппельчыларга шрапнель арты шрапнель яудырды Унөч сәгать барган “ аяусыз көрәштә арган каппельчылар түзмәделәр, кул сугышына күтәрелделәр һәм ике дулкын капма-каршы бәрелеште
Военком Витовта Путны донесениесеннән
«Кызыллар, чигенергә юл калмаган кебек, арысланнарча сугыштылар Ослан ягыннан, фронттан, бер генә солдатны да алмыйча сугыштылар Свияжск өчен генә түгел, ил язмышы хәл ителә икәнен аңлап сугыштылар Ярсыган дошманнар әллә ничә тапкыр штыкка штык очраштылар Бер чакта да әле мондый ук кыен хәлдә калмаган Кызыл Армия кинәт һөҗүм ясый алуы өстенә. ныклы оборона тота белүен дә раслады Акларның кызган тәненә утлы штыклар чыжлап керде'
Кызыл Армия Идел ярындагы шушы нәни станциядән бөек көрәш ютына чыкты1»
Бу гадәти булмаган бәрелеш иде. кинәт кабынып киткән, ике якның да уңышын тизлек һәм кыюлык кына хәл итә торган хәтәр сугыш иде Яклар тигез түгел иде. авырлыкка чыдый алмыйча, хуҗалык взводы солдатлары, күпчелеге өлкән һәм сәламәт булмаган кешеләр, сугыш кырын ташлап качтылар һәм санитар пароходы «Одесса»га шашып бәреп керделәр Бер үк вакытта Идел күперен саклаучы матросларга ярдәмгә Паратск заводыннан эшчеләр килеп өлгерде, һәм алар ярсып күпергә үрмәләгән дошманны артка каерып ыргыттылар «Ваня ком мунист» һ.»м «Добрый» ут ата-ата күпергә якынлаштылар Латышлар ның ике эскадроны килеп җиткәч хәл бераз җиңеләйде, кавалерия каппельчыларны качарга мәҗбүр итте
Көнчыгыш фронтның пат итбүлегеннән алынган донесение
«Явыз дошманны качарга мәҗбүр иттек Төнлә, куып бара торгач, без аларнын эзен югалттык, кая качканнарын белә алмадык Көне буе эзәрлекләп, хәлдән тайгач кына, аларның Свняжскндан утыз чакрымга
сыпыртканнарын аңладык Шушы көннән бишенче сентябрьгә кадәр дошман үзенең барлыгын сиздермәде, тыны чыкмады явызларның!»
Таркалган, тар-мар ителгән, зиһене чуалып һушы киткән дошманны куа барып тәмам дөмектерергә кирәк иде дә, Троцкий эшне бүтәнчә хәл итте
Беренче эше итеп ул үч алырга уйлады, җәзаларга! «Төрле сәбәпләр тапкан булып сугыш кырыннан качкан үз гаскәреңне җәзаларга'* Ул үзе качмады бит. түзде, каушамады, китәргә нияте юклыгын раслап. поездын паровозсыз калдырды Дәһшәтле бәрелеш барганда ярыкка посмады, вагонында булды, сугыш белән җитәкчелек итә алды
«Аны. революциянең һәм армиянең җитәкчеләрен, (үзен һәм якыннарын ул шундыйлар дип саный иде!) дошманга калдырып качтылар, у-у. кабахәтләр Армия юлбашчыга буйсынырга тиеш, солдатлар командирларына Бигрәк тә сугыш барышында ике сүз, икеләнү була алмый1 Митинглар, үгетләүләр, инандырулар чоры үтте, үтте!»
Ул. монысын беркемгә сиздермәсә дә, куркуның ни икәнен татыды, бүген төнлә ул әҗәле белән күзгә-күз очраша язып калды, һәм аның шартларга җиткән күңеле хәзер, дөнья тынычлангач үч сорады. Үч! Качкан солдатларны, командирларны үз кулы белән бугазлап ташлардай булды!
«Куркаклыктан куркытып кына котылып була, кискен чаралар гына каушаган кешеләрне айныта, уйландыра! Әгәр без хәзерге минуттан куркуның тамырын чабып өзсәк, алдагы көннәргә сабак, гыйбрәт булачак Бу яман хәл белән без алда очрашмый башларбыз!»
Ул чактагы нарко.мвоенмор шулай фикер йөртте
Үч ярсуын тормышка ашырырга һәм аңа нигез, аклау, дәлилләү табарга җыенды Хәрби революцион трибунал утырышына ул үзе килде һәм чыгыш ясады
— Кызыл Армиянең Казан янындагы тиңсез батырлыгы бөтен дөньяның игътибар үзәгендә тора Дошман моннан төньякка да. көнбатышка да. төньяк-көнчыгышка да узарга маташты. Вяткага. Ярославльгә. Архангельскига үтеп, чехословак фронтын инглиз десанты төшкән төньяк белән ялгарга бик теләде Үткәрмәдек, кушылдырмадык. җиңә килдек Без хәзер көрәшнең үзәгендә торабыз һәм алда да дошманны җиңү өчен көчебезне кызганмабыз Казан өчен сугыш актык-кы бер сорауга җавап бирәчәк кем көчлерәк? Киләчәк кем кулында булачак?
Шикләнмибез, без көчлерәк, киләчәк безнеке булыр Дошманны һичшиксез тар-мар итәр өчен, тагын да көчлерәк булыр өчен, без төрле төстәге контрреволюция белән генә түгел, үз арабыздагы бер иш куркаклардан, башбаштаклыктан арынырга мәҗбүрбез Куркаклардан, куркаклыктан котылырга кирәк! Мин ВЧК гаскәрләренең штаб начальнигы һәм Мәскәү-Казан тимер юлы оборонасы начальнигы Каменшиков- ка Муром. Арзамас. Свияжск районнарында концлагерьлар корырга боерык җиткердем, без анда буржуа калдыкларын, куркакларны һәм заложникларны утыртып куячакбыз! Гражданнар сугышының актыгына хәтле утырсыннар әйдә' Башкаларга сабак рәвешендә Свняжскины каппельчыларга бирә язган куркакларны, паникерларны, дезертирларны каты җәзалаячакбыз, без алардан арынырга, чистарырга, сафларыбызны тыгызларга, бер йодрык булып тупланып якын араларда Казанны гына түгел, Идел буеның бар шәһәрләрен азат итәргә тиеш Итәрбез дә
Ихлас пропаганда да һәрчак диярлек тенденциоз була, әйтик, ул кайбер фактларны дәшми, яшереп калдыра Әмма безгә ярым-йорты түгел, тулы хакыйкать зарур Безнең яшерен эшебез юк. без дошманнар белән аяусыз булачакбыз, үз арабыздагы куркакларга мәрхәмәтсез икәнлегебезне дөньяга ап-ачык итеп белдерәбез Бу безнең альфа һәм омегабыз. Гимназия елларыннан хәтерлим, борынгы Римда гаскәр-
лә буйсынуны һәм тәртипне ныгытыр өчен полководецлар еш кына децимациягә мөрәҗәгать иткәннәр, гаепле хәрби берләшмәләрне рәткә тезгәннәр дә, һәр унынчы солдатны җәзалаганнар Мин трибунал карамагына 2 нче Петроград полкының командирын, комиссарын һәм кичәге сугыш кырыннан куркак куян кебек качкан кызылармеецлар ның һәр унынчысын атарга тәкъдим кертәм. Әлбәттә, хәл авыр, болар * революция хакына авыр корбаннар булачак, мәгәр бу аяусыз хөкем j тырт иткән саен качарга әзер торган солдат массаларын уйландырыр. - революцион кагыйдәнең һәркем өчен бер икәнен күрсәтер! Без регуляр ; армия туплыйбыз һәм уен муен белән маташырга җыенмыйбыз' Дус та. - дошман да моны ачык аңласын!
Трибунал әгъзалары бер кавымга телсез калдылар, трибунал уты S рышына чакырылган 2 нче Петроград полкының командиры белән 5 комиссары агарынып каттылар Андый-мондый гына кеше чыгыш | ясамый бит. тәкъдим наркомвоенмор авызыннан чыкты, димәк, ул ® җиренә җиткерелергә тиеш! s
Хәрби трибунал рәисе. 1898 елдан большевиклар партиясе члены » Петр Гермогенович Смидовичның халык комиссарына каршы төшәргә • кыюлыгы җитте. =
Сез тәкъдим иткән чара, иптәш нарком, кот очарлык. Бер бутал * чык мизгелдә, бер гаепсезгә куркып-каушап калган иптәшләрне ату. •иң бөек максатлардан чыгып булса да. акланмаслык, аклана алмаслык * фаҗига булачак Аңлыйм, бәлки бу кискен чара куркакларга сабак < булыр, партизанчылыкка, башбаштаклыкка чик тә куяр Әмма мондый = юл белән тәртип урнаштыруга мин каршы Әйе. каршы Уйлашыйк. J Беренче мәртәбә дошман белән күзгә-күз очрашкан, сугышта чиркан « чык алган эшче полк Ә ана каршы каппельчылар килә, кулларын ничә к мә ничә тапкыр кан белән юган итчеләр! Монда куркып калырсың да з Юк. мин аларны акламыйм, ләкин андый шәфкатьсезлеккә бармаска u иде. Гимназия дәресләре дисәгез, ягъни мәсәлән, мин дә хәтерлим! * Децимацияне яклаучы претор Марк Лнциний Красс булган' Халыкның бөек улы Спартак восстаниесен буган кеше Без Красс юлын сайларга тиешме? Без. минемчә, ниндидер бер дәрәҗәдә Спартак юлыннан бара быз, хокуксызларны, кимсетелгәннәрне азат итәр өчен кан түгәбез Мин дә җәзалау ягында, мәгәр мондый дәрәҗәдә түгел
Уртада сүнәр-сүнмәс кенә учак яна Шунда ук ярка ярка туралган утын, чабылган ботак-сатаклар аунап, тәгәрәп ятса да. беркем дә кал кынын учакка көч өстәми, инде сүндем, беттем, юк булдым дигәндә генә кемдер бөкшәеп калкына да елтыр елтыр килеп яткан күмерләр өстенә бераз утын ташлый Ярка пыскып, чыжлап бик озак яткач кына япкын гелләре. терелеп, югарыга үрмәли башлыйлар, ниһаять, муртаеп беткән УТЫННЫ ялкын чорнап ала Учак тирәсен сарган кызылармеец ларның көл төсенә кергән чырайлары барыбер ачылмый, иякләр очла нып калган, яңаклар суырылып эчкә кергән, борыннар салынган, каш лар җимерелгән. Кемнеңдер шинель итәгенә ку мер чәчрәп төшеп пыс кый башлый әмма ул аны сүндерергә ашыкмый, кабаланмый, юан. кыска гәмәке төпчеге иреннәренә кушылып чожлап яна башласа да. һаман төпчеген имә Янына чүмәшкән иптәшләре дә шинель итәгеннән бөркелеп чыга башлаган сасы искә игътибар итмиләр, һәркемнең күзе сүнәр сунмәс янган учакта Учак тирәсенә тончыгырлык зәһәр ис таралгач кына кемдер кыска, усал итеп сүгенеп алды
Янган шинель хуҗасы учактан бераз читтәрәк моңаеп утырган калай чәйнектән итәгенә чырылдатып су агыза башлады Чәйнектә чәй иде югыйсә, аңа да берәү дә кагылмалы Ашау. эчү. һәммәсе онытыл ды, кирәксез һәм вак бер эш булып калды
Полк командиры белән комиссарны трибунал утырышына чакырып алдызар Кызылармеецлар әле трибунал карарын белмиләр, карарның
бер канаты үзләренә килеп кагылачагын әле уйламыйлар ла. алар командир белән комиссар өчен генә борчылалар Боерыкны беләләр «Качкан хәрби частьларның командиры белән комиссарын атарга!»
Ничек алай булды?
Нигә шулай жебеп төштеләр алар?!
Беренче мәртәбә кулларына корал килеп кергәч, гайрәтләнеп «Сугышта. ут арасында ничек йөрәксенеп йөриләр икән дип уйлый идем, кулына корал кергәч ир кеше бөтенләй үзгәрә икән, ул сугышчыга әверелә, аның жаны башка, каны бүтән, ихтыяры нык, беләге көчле'» дип сөйләшкәннәр иде бит алар
Кичәге тимерчеләр, слесарьлар, токарьлар Данлы Питер эшче ләре. Аларны эшләреннән, гаиләләреннән, күнеккән гадәтләреннән ре волюция аерды Алар Кызыл Армиягә үзләре теләп язылдылар, үз ихтыярлары белән «хәвеф эчендә калган революцияне» яклап калырга Казанга килделәр Командирлары сабыр, мәгәр ифрат акыллы, комиссарлары кайнар, мәгәр кирәк чакта тыныч та була белгән кешеләр иде Алары да кичәге эшчеләр Иптәшләр .
Ник шулай булды?
Нигә шулай?
Кулларындагы коралларны кайсын кая ташлап нигә качтылар алар? Кулдан корал киткәч, ир егет сугышчы булудан туктый, ул үзгәрә. ул куркакка, буйсынучы хайванга әверелә икән! Аның жаны башка, каны бүтән, ихтыяры юк. беләге зәгыйфь . Шуны татыр өчен качтылар мы?
Ул чакта уйлан торырга вакыт юк иде. яшенле яңгырга эләгеп көтүчесез калган сарык көтүе сыман ишелеп Идел ярына төшә башлаганда аларга каршы матрослар йөгереп менде Алар нидер кычкыр дылар. янадылар, командир белән комиссар: «Туганнар, туганнар! Бирешмәгез!» дип үгетләп тамаксыз калдылар, авызларыннан, канлы ирен араларыннан сүзләр түгел, хырылдау авазлары гына чыга башлады Әмма барысы да беләләр иде: шул авазлар да барыбер кирегә борылырга өндәде, дошманга каршы ташланырга чакырды, бирешмәскә, бирелмәскә боерды Ә алар тыңламадылар, бераздан полк юк. кайсы кая таралган коралсыз эшчеләрне каппельчылар мырлый-мырлый турыйлар, штык белән эчәгеләрен актарып чыгаралар иде...
Полкның күпмесе генә исән калды икән?
Монда бер учак, тегендәрәк тагын берәү, арырак тагын бер
Җыелдылар, әмма бер була алмадылар Бер була алмыйлар иде инде. Батырлык берләштерә, куркаклык аера, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аерып ташлый, солдатлар бер берсеннән ерагаялар, кичәге иптәшләр, дуслар бер берсенә бүре булып жарыйлар. Трибунал утырышына киткән командир белән комиссар турында сөйләшәсе иде. уртага салып, кызып кызып бәхәсләшәсе иде. әмма бүген учаклар аерым, жаннар бер-берсеннән кача гына ала. кызылармеецлар, кичәге Питер эшчеләре таркалган Командир белән комиссарны атачаклар Ни өчен? Аларны үлемгә әнә шул учак тирәсендә гел әр илтеп житкер- мәдемени5 Ничек аларны йолып алырга, дигән сорау полкташларның уена да килеп карамады Алар таркау, сүнгән учаклар төсле сүрән. Жансызлар иде Кысылган иреннәрдә тәмәке төпчекләре чожлады. август күгенә тонык кына булып ай калыкты Учак яктысы белән ай нуры кушылып, аларның үлек төсле чырайларын тагын да өметсезрәк, тагын да жансызрак итеп күрсәтте
Командир белән комиссарны полкка кайтармадылар Иртәнгә чаклы трибуналның хөкемен полкта белергә тиеш түгел иделәр. Нарком шулай боерды, трибунал шулай карар итте Командир белән комиссарны Троцкий вагоныннан ерак та түгел бер сарайга илтеп яптылар
Сарай эчендә дим караңгы иде Бәлки аның шулай булуы яхшырак та булгандыр3 Алар бер берсен болай да бик әйбәт күрәләр, сүз сөйләш
мәсәләр дә, бер берсең.» ни әйтәчәкләрен, ни әйтә алачакларын беләләр Тәмәке тартырга уйладылар, шырпылары беткән икән, сарай алтында сакчы йөреп торса да. алар аңа эндәшмәделәр, шырпы сорамадылар. казакълар насбай салган төсле тәмәкене тел асларына гына салдылар Нидер эшләргә, ичмасам тәмәке яндырып булса да. вакыт уздырырга кирәк иде. әмма шырпылары юк Юк икән, башка әмәлен тапты * лар, ачы су авызны, айкауларны яндырып тамакка ук йөгереп үтте ±
Командир комиссарны кызганды яшь. кайнар, акыллы егет'
Комиссар командирны жәлләде хатыны, ике баласы бар. улы бе- < лән кызы' Командирның френч кесәсендә фото бар. дүртәү төшкәннәр. = хатыны елмаеп-көлеп карап утыра Балалар алга, киләчәккә карап £ йотылганнар
Комиссар полк турында уйлады
Командир полк турында уйларга базмады Уйлары соң дәрәжәдә ; томанлы, башы авырта, аяк буыннарының хәле киткән иде
Атарга хөкем ителгән кызыл командир белән комиссарның хәле > начар, ә полкның
Әле алар берни белмичә, үз уйлары белән төнне кыскартып сүнәр- * сүнмәс янган учаклар янында таралып утыралар һәр унынчы кызыл - армеенның үләчәге турында әле белмиләр
Ай бераз күтәрелгәч, сарай ишеге ярыгыннан эчкә нәзек кенә нур z кылычы сузылды Тик ул нурдан жылыпып та. тәмәке кабызып та - булмый иде. <
Свияжскида таң атты, тик әтәчләр кычкырмады, сыер мөгрәмәде. - каппельчылар бар жан иясен туран, кырын бетереп киттеләр Дөнья < бүген тын тын. Идел ягыннан гына тавышлар килеп киткәли, сузып кына £ пароходлар кычкырта, тик пароходлар да ямьле таң атканын хәбәр - итми, аларның үз вакытлары, үз мәшәкатьләре Салкынча. Командир - белән комиссар аркага-арка терәшеп арган аякларын сузып утырган нар. Ай кылычы югала, ишек шыгырдап ачыла, ишек тирәсен авыр аяк тавышлары ку мә
Полкны Иделгә каратып калкулыкта тезделәр
Командир белән комиссар революциягә кадәр ук партиягә кер гән большевиклар уңда, уң флангта Коралсызландырылган, рухы сын ган полк, аз санлы булса да. бер генә рәткә тезелгәч шактый ишле булып күренә Гаеплеләрне пулеметлар, карабиннар белән коралланган «Ваня коммунист» матрослары чолгап a I.IH Иртәнге жил II u i өсләп килеп матросларның фуражка тасмаларын жилфердәтә. матрослар тас малар белән моңлы ку зләреи яшерергә тырышалар да кебек
Трибунал коменданты саф алдына чыгып притворны игълан итте һәм кәгазен кулында тотып саф буйлап санап бара башлады һәр унын чыга ике адым алга чыгарга боерды Командир һәм комиссар белән бар лыгы егерме жиде кеше алга чыгып басты
Егерме жиде кеше
Кичә алар егерме жиде сугышчы иде Бүген кулына зур власть тапшырылган кешенең шәхси капризы корбаннары, аның дуамал хөкеменә буйсынып алар хәзер һәлак булачаклар
Агарга хөкем ителгәннәрне калган иптәшләр сафына йөз белән бордылар, «күрегез, янәсе, куркакларны, хыянәтчеләрне'» Ку регез һәм хәтерләп калыгыз куркаклык кая китереп житкерә'
Ике ара зур түгел, нибарысы ике адым, мәгәр бу улем сызыгы, соңгы сызык Хөкем ителгәннәр агарып каттылар, алар ике адым аша гына каршыларында басып торган иптәшләренә исләре китеп, аңышмый ча аңгыраланып, калтыранып карап каттылар Нигә? Ни өчен без уләргә тиеш?!
Хәсрәт кешеләрне берләштерә, кичә курку ган тәмам сүтелеп киткән полк бу ген уртак хәсрәттән соң у зен бер игеп, бер язмыш ачысын татучы
итеп сизде Арадан юаш кына тавышлар ишетелгәләде: «Нигә без генә? Нигә алай?!» «Аңлатыгыз!» «Бергә идек ич без!» «Юк, бу гаделлек түгел!»
Исән калырга тиешләрнең сафы дәшмәде, хөкем ителгәннәр алар ның сүзсезлеген. җайсызлыгын күреп тындылар, йөзләр тагын да сүрәнләнде. күзләргә дым йөгерде
Ике як та язмыш иркенә бирелде. Командир белән комиссар нинди яхшылык, кыюлык, теләктәшлек көтеп каршы яктагы полкташларына ымсынып карасалар да. беркемнең дә жылы карашын, теләктәшлеген таба алмадылар, барлык күзләрдә курку-каушау һәм сүзсез буйсыну гына чагыла иде
Юк. алар берсе дә куркак түгел иде. алар сугыш кырыннан нн өчен һәм ничек качып китүләрен хәзер дә аңлап бетерә алмадылар, алар элек тыныч тормышка ияләнеп, карышусыз эшләргә күнеккәннәр, басынкы яшәргә гадәтләнгәннәр иде Моңарчы аларны беркем дә сугыш эшенә өйрәтмәде, сугышның кыен, яңа сабакларын алар үзләштерергә өлгермәде
Командир белән комиссар подпольеда кыю эш алып бардылар, шуннан торып көрәштеләр, төрмә-сөргеннәрне татыдылар, богау тагып йөргәндә дә рухлары сынмады, ләкин сугыш кырында, кирәк чагында алар качып баручы полкны туктата алмадылар, хәлләреннән килмәде, хәзер үзләре аңламаган рәхимсез, борынгы законның корбаннары булып калдылар, жаннары кычкырып жыласа да. үзләрен яклап сүз әйтә алмадылар
Сафта калганнарның хәле яхшырак иде. алар әлегә язмышның усал камчысы үзләрен читләтеп үтүен, очраклы гына «унынчы» булмый калуларын аңлыйлар һәм урыннан кымшанырга да куркып эчтән генә зарланалар иде.
Матрослар егерме жиде кешене чокыр янына әйдәп китерделәр һәм команда көтеп калдылар Алар арасында полк солдатларының күз гондырып качканын күргән шаһитлар да бар иде. Сугыш кырында чакта ачулары килеп аларга ләгънәт укысалар да. хәзер, тыныч иртәдә, егерме жиде кешенең үлемгә хөкем ителүен алар аңламый да. кабул итә дә алмый иде Әле беркем дә приговорга ышанып бетми, һәммәсе дә ниндидер үзгәрешкә өметләнәләр, кемдер килеп чыгар да: «Булды, шаярдык'» дип әйтер кебек иде. Трибунал коменданты да һаман өмет ләнә. нарком урнашкан салон-вагон ягына карап-карап ала, хөкемне җиренә җиткерүне һаман суза иде
Ниһаять, йөрәк яргыч команда тавышы яңгырады Карабиннар иңнән кулга күчте, залп тавышы һаваны ярды. Беркем дә һавага ат мады. пулялар үз корбаннарын эзләп тапты, әлерәк кенә таучыкта басып торган кайнар канлы, эссе жанлы кешеләр, хакыйкать тантана- ын көткән, жиңүне китерергә омтылган кешеләр авыр ыңгырашып чокырга тәгәрәде Беркем дә кымшанмады
Гайнулла Таһиров һаман төрмәдә утыра
Мин Фәридәнең күзләренә туры карый алмыйм.
Ничә карасам да. аның күзләрендә шул ук җавапсыз сорау: «Ничек, Сергей Сергеевич? Яңалыклар юкмы, үзгәрешләр?»
Соңгы көннәр, атналар мине тәмам эздән чыгарды Нервылар шулкадәр таушалды, һич нәрсәгә карамыйча больницага кер дә ят. валлаһи' Вакыйгалар бер берсенә ялганып тоташ агалар, бер берсен яңарталар яки бетереп, изеп ташлыйлар, күпчелегенең асылында һич көтмә гән. уйламаган фажига ята һәркайсын табарга, аңларга, үсеш юлларын чамаларга, кайберләренең юлына аркылы төшәргә дә кирәк Күңелемә еш кына «Кеше күпмегә кадәр түзә ала. аның җаны кайчанга хәтле чыдый?» дигән сәер уй килеп китә
Свияжскидагы децимация хәбәре йокыны бөтенләй качырды
Кешелек дөньясы бик борынгыдан үлеләргә һәм тереләргә бүленә Күпчелек очракта үлеләр тереләргә караганда куркынычрак санала Тереләр аларны хәтердә саклый, үлгәннәр адәм балаларының шәфкать- сезлеге. кансызлыгы турында бик еш искә төшереп торалар
«Әгәр теге яки бу фикерне тормышка ашырганда, ни теләсәң шул рөхсәт ителеп, гамәлләреңнең һәммәсе дә аклана икән — бу фикердән * читтәрәк йөрергә тырыш Хаксыз чаралар белән максатына ирешсәң— = бу хак максат түгел дигән сүз» Маркс шулай ди Адә$1 балалары хак - максат куеп, тоташ гаделлек турында хыялланып революция юлына | чыктылар Хаклык сөйгән җаннарга гаделлек тулаем, үзгәрмичә, бө- = тен килеш кирәк иде!
Бүген исә, бөтен дөнья күзе алдында, аны-моны абайларга күнек- g мәгән, революцияне яклаудан бүтән максатлары булмаган, көтелмәгән 3 шартларда каушаган гаепсезләрне революция исеменнән тота 5 лар да аталар Мондый адым гаделлекнең кайсы төренә керә икән?' = Гомумән, гаделлек төрләргә бүленә аламыни? Чигенгәннәр икән, чарасын ; тап, нигә урта гасыр кыргыйларына әверелеп вәхшиләрчә кыланырга5' | Бисмарк үз вакытында әйтеп калдырган «Революцияне даһилар « уйлап чыгара, фанатиклар тормышка ашыра, аның җимешләре буш- = бугазларга аш була» - дигән Әмма бу раслау һәр революциягә * ябышып бетмидер, ләкин явыз Бисмарк бер нәрсәдә хаклы револю- - ция агымына бик күп җилкуарлар, авантюристлар һәм мошенниклар ч иярә, халыкларның иң изге хисләре өстенлек алганда, алар үзләренең < шакшы кулларын җылытып калырга тырышалар
Нарком Троцкий вәкаләтен күпкә арттырып җибәргән, ана аклау J һәм аклану булмас, тик аннан хәзер ни файда? Аның тилемсәр боерыгы 3 белән һәлак ителгәннәр терелеп тормас s
Ә бүтәннәр? Исән калганнар5'
Бергә Питердан килеп, бергә утка кергән сугышчан иптәшләре5 “ Бер минут элек кенә сафта янәшә басып торган эшчеләр5' Алар нигә дәшмәгәннәр? Командир белән комиссарны, иптәшләрен яклап ник тавыш күтәрмәгәннәр?! Асылда алар да шәфкатьсез хөкем карарына кул куйганнар булып чыга лабаса! Ризалашырга аларны кем мәҗбүр иткән? Нишләп алар шулай үзгәргәннәр анда. Свияҗскида. Идел ярын да?!
Бәхәс юк, Троцкий үзен зур бер диктатор итеп күрсәтергә теләгән Шуны да искәрик, тәхетеннән чәнчелеп төшмәгән диктаторны тарих хәтерләми, белми Хәзер революция, сугыш бара Сугыш уен түгел, ул сүзсез буйсынуны, тәртипне сорый, тик тәртип һәм буйсыну акыллы, хак принципларга корылсын Гаепсезләрне тиктомалга юлдан алып ташлауны ничек тә аклап булмый һәркем кылган гамәлләре өчен үз язмышы белән җавап бирә Кеше үлә. әмма аның эше. кылган гамәлләре дөньяда тереләр арасында кала, яхшысы яманы җирдә кала Саклана Тора бара алар калкып чыгып караңгыда яткан тарих битләрен яктырталар, иртәме, соңмы, яңадан яши башлыйлар, хәтта яңа буыннар үз сәясәтләрен, үз кылмышларын аклар өчен тарихны «төзә теп». «үзгәртеп» язарга тырышсалар да. дөреслек өскә чыкмый калмый.
Революцион җиңүләрне үз туганнарыңның, җирдәшләреңнең каны белән сугарып яшәп булмый «Беркемгә дә болай яшәргә рөхсәт юк! Рөхсәт итәргә ярамый да!» дип кисәтә тарих
Күземне ачсам, янымда Таня басып тора
Таня. Таня! Аның йомшак бармаклары җыерылган кашларымны җылыта, йомшак учлары яңагымны иркәли, сыйпый
Алар Фәридә белән Иске Аракчинога барып кайтканнан соң бай так җаваплы эш башкардылар, тәмам дуслаштылар, берсе өчен берсе үлеп торалар Хәзер Танинын ялгызын да йөртәбез. Лациска дигән
донесениеләрне алмаш-тилмәш илтәләр, шәһәрара элемтәгә йөриләр, сизгер, сак һәм бик акыллы кызлар
Бүген Таняга карадым да тагын Зоряны искә төшердем. .
Ул да революция корбаны
Яшьли, әле чын бәхетне татырга да өлгермәгән килеш дөньядан китеп барган жан. Гүзәл жан!
Сажидә Салиховнага һаман өенә кайтырга ярамый әле, ара-тирә аның йортын һаман иснәштереп торулары безгә мәгълүм иде. Таня да. әнисенең ялгыз калуына бик борчылса да, һаман үз йортын читләтеп үтә Уйлаштык-уйлаштык та, без Сажидә Салиховнаны Таняның әнкәсе янына күчереп куйдык Тыныч көннәргә кадәр бергә яшәсеннәр! Берсенә куаныч, икенчесенә юаныч
Янасыз, Сергей Сергеевич, маңгаегыз кап-кайнар, — диде Таня - Яныгызда күпме басып торам, күзегез ябылыр-ябылмас, саташ тыгызмы, әллә кемнедер каргадыгызмы, иреннәрегез кыймылдады
— Таһиров ни хәлдә?
— Фәридә «исән» ди. Ә Вахитовны атканнар
Торып утырдым, утыруыма башым әйләнеп китте. Әллә чынлап торып чирләргә маташам инде? Бәхетсезгә— вакытсыз чир
— Ишеттем Анысы мәгълүм. Аны коткару планы барып чыкмады Барып чыкмады. Вахитов вафат Аны коткарырга барган Гайнулла төрмәдә утыра Аны да үлем көтә!
— Сезгә артыгын борчылырга ярамый, Сергей Сергеевич!
— Борчылырга кирәк, Таня һәммәсен, булганын һәм буласын борчылган күңел генә хәтергә сеңдерә ала. Борчылмаган хәтер сай, андый кеше ярты гомерен йоклап үткәрә! Сөйлә, сораш, төпчен, жанымны ал! Уйлый, эзләнә торгач, бәлки уңышсызлыкларның очына барып чыгарбыз Сора, Таня, вакчылланып тинтерәтеп бетер!
— Капкада кеше!
Бер минутка сагаеп, тынып калдык.
— Ишек кагуын таныйм, безнең кеше!
— Ач! '
Сабы һәрвакыт диярлек жылы наганымны мендәр астына шудырдым, ишек артында: «Фәридә, жаным, сагындым сине!» — дигән сүзләрне ишеткәч кенә жиңел сулап куйдым
Йөзе сулып, суырылып калган Фәридә керә-керешкә миңа кәгазь кисәге сузды
— Сергей Сергеевич! Төрмәдән, Гайнулладан!
Күзләрем таушалган кәгазь юллары буйлап йөгерде.
«Әлегә исән-сау Допроска йөрүләре бик авыр «Вахитов исән!» дигән сүз таралды Алар Алкин белән очрашканнар, ул аны Самарага озаттырган Бәлки Мулланурны коткарып та булыр. Рычковның адью- танты Клепиков һәр нәрсәне беләдер, мөгаен. Очрашып сөйләшә алсагыз икән! Әлегә сау булыгыз Гайнулла»
Фәридә белән Таня пәрдә артына аулакка кереп утырдылар
Димәк. Вахитов исән? Аны коткару чарасына өр-яңадан керешергә кирәк Флегонт Клепиков, Флегоша! Кем аңа чыга ала, кем?
Кылт итеп гауптвахтада бергә утырган «законлы карак» исемә төште. Беркөн кичкырын мин аны вокзал тирәсендә күреп калдым. Эндәшергә базмадым, яхшысынмадым. Иректә икән, яхшы. Бәлки хак юлга төшәр?! Эндәшәсе калганмы әллә3 Бәлки ул бер юлын табар3 Клепиков законсыз карак, бәлки уртак тел таба алырлар иде
Ахыры бар