Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНАЛАР БӘХЕТЕ


РӘИСӘ ИШМОРАТОВАГА — 70 ЯШЬ
Ничәмә-ничә тапкыр сынаганым бар: язучы язган әсәрләрнең һәммәсе дә бердәй тигез тәхир итә алмый укучыга. Арадан кайберләре аеруча бер җылылык белән хәтердә кала торган була Рәйсә ханым Ишмо- ратованың минем күңелгә аеруча ошаган әсәре—тәүге әсәре дип әйтим, «Килен кайткач» дигән хикәясе булды. Мии аны беренче тапкыр китап битләреннән түгел, ә радиодан артистлар укуында ишеттем Бик авыр хәлләрдә улы Илдарны тәрбияләгән, аны, әтисе үлгәннән соң, күз карасы кебек ител баккан Фагыйлә карчыкның образы, аның явыз табигатьле килене, ирен гел әнисенә каршы котыртып, агулы елан кебек чагыл торуы, ә Илдарның, Ленинград Хәрби Академиясен тәмамлап чыккан егетнең, әнисенә карага булган күңел җылылыгы, ахыр чиктә хатыны Рәмзияне үз ягына бора алуы, әнисен хөрмәтләргә мәҗбүр итүе бик тә ышандыргыч итеп бирелгән иде
Хикәяне мин алтмышынчы елларны, Әлмәттә яшәгән чакта, тыңлаган идем Инде менә егерме елдан соң, «Аналар» исеме белән басылып чыккан хикәяләр һәм очерклар җыентыгыннан кабат укыдым, тәэсирем кимемәде Хатын-кыз әдибә кулы белән язылганлыгы, аналар бәхетенең кайчакларда нинди фаҗигаләргә юлыгуы нечкәләп ачып бирелгән. Әллә ни зур булмаган бу китапка алты хикәя һәм бер очерк урнаштырылган, аларның барысы да нигездә аналар һәм аларның кызлары турында, хатын-кыз психологиясен, аның күңел тибрәнешләрен яхшы белеп язылган әсәрләр Бу бәләкәй генә китаптагы хикәя-очеркларның тормышчанлыгы очраклы бер хәл түгел, Рәисә ханымның проза әсәрләре белән азмы-күпме таныш кешеләр беләләр, бу әсәрләр аның озак еллар буена республикабызның газета-журналларында өзлексез язып килгән күп санлы очеркларының һәм хикәяләренең әйбәт сөземтәсе. 1965 елны басылып чыккан китаптагы кече күләмле әсәрләрнең—хикәяләрнең күтәргән проблемалары бүген дә искермәгән булуы мине шатландырды Искермәгән булуының сәбәбен уйладым Ә ул. бактың исә, бик гади болар гаилә мөнәсәбәтләрен ачып биргән әсәрләр икән Гыйбрәтле хәл Әле күптән түгел генә гаилә язмышы әдәби әсәрләрнең үзәгенә куелмый иде Гаилә проблемаларына төрле оешмалар да, социологлар да кечерәк бер нәрсә итеп карап килделәр. Ә менә партиябезнең XXVII съезды кискен борылыш, үзгәреш һәм тизләнеш мәсьәләләрен көн тәртибенә китереп куйгач, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе беренче планга килеп чыккач, җәмгыятьнең бер ячейкасы булган гаилә үзенә игътибарны бик нык таләп итә башлады Үз гомерендә байтак балалар тәрбияләп үстергән, аларга акыл һәм күңел җылысын биргән ана — Рәисә ханым гаилә проблемасын беркайчан да исеннән чыгарып тормаган икән. Бу — язучыны бизи торган сыйфат
Соңгы елларда язучының «Рәйхана» исемле повесте бәхетле язмышка очрады Аның хакында авторга хатлар яздылар, әсәр «Казан утларыонда 1985 елны донья күргәч шул ун елны аерым китап та булып басылып чыкканнан соң. күп санлы укучылар да язучылар җәмәгатьчелеге дә бу әсәрне авторның җитди уңышы дип бәяләде Шәфкать туташы, эвакуацион госпитальдә эшләгән япь-яшь кенә кыз Рәйханәның тормышчанлыгы. татар хатын-кызларында элек-электән килгән шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, авыруларны сабыр гына бага белү сыйфатлары Рәйханәны сөйкемле иткән Шуның өстәвенә аның ата-анасы белән булган туганлык мөнәсәбәтләре дә күзгә бәрелеп торган аерым детальләрдә ачылып бирелә Мелаем-сабырлык белән генә кешеләр ихтирамын казанмый Рәи хана, тормыштагы ныклыгы, гүзәллеге, һәм шул гүзәллеген гүзәл килеш саклый белүе үз дигәненә ирешкәндә авырлыклардан иурыкмавы белән дә күңелгә кереп кала
Бу уңыш шулай ук күктән төшмәгән Без Рәйсә ханымның Арча госпителендә эш ләгәнен беләбез Фронтларда чыныгу алган Бөек Ватан сугышы ветераны булуы да исебе < дә Тормыш биргән тәҗрибәсен аның үз әсәрләрендә уңышлы файдалана белүе—шулай ук игътибарга лаеклы матур сыйфаты
«Рөйхана»ны уңышка китергән тагын бер шартны әйтмәсен, бигүк дәрес булмастыр «Рәйхана» повесте басылып чыкканчы Рәйсә ханым Ишморатова инде берничә повестьның авторы иде Аның «Милиция лейтенанты» повесте — яшь буынны тәрбияләүгә багышланган, милиция органнарында эшләүчеләрне калку игеп сурәтләгән әсәр, әле җит
мешенче еллар башында ук «Казан утлары» журналында басылып. СССР Эчке эшләр министрлыгы уздырган әдәби конкурста бүләк алуга ирешкән иде Бу әсәрне иҗат итүгә аның тормыш тәҗрибәсе дә булышкандыр. Бөек Ватан сугышы чорында яшь Рәйсә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә; ул солдат, сержант, кече лейтенант Армиядә чакта, авыр сугыш елларында ул партиягә керә. Күренәдер ки, аның каләмгә тотынуы юкка түгел—кешеләргә әйтер сүзе бар Ләкин ул. башкалар кебек, уналты-унҗиде яшендә яза башламый, утыз яшендә керешә иҗат эшенә. Аңа үзлегеннән күп өйрәнергә. юлында очраган байтак кына кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килә. Ихтимал моңа холкындагы ныклык та, ихласлык та ярдәм иткәндер Бер тотынгач, инде ул туктап калмый, гел алга бара, укучының ихтирамын яулый бара. «Милиция лейтенанты» повесте — моның ачык мисалы. Хәтерлим, повестьны укучылар мавыгып укыды. Аның дәвамын таләп иттеләр һәм ул язылды «Аналар» китабыннан соң бу әсәр бер адым алга китү иде. Тел-стиль ягыннан, сюжетны оештыра белү ягыннан, кыскарак, тыгызрак итеп язу ягыннан! Шулай да әле бу повестьта персонажларның тышкы физик портреты эчке психологик портрет белән кушылып җитми иде 1980 елны басылып чыккан «Чәчәкләр» китабында моңа ирешүне раслый торган хикәя бар Автор әлеге «Чәчәкләр» хикәясен Чистаида Ярлылар комитеты председателе булып эшләгән әтисе Гыйниятулла Чебдаровка һәм әнисе Гыйшкыйҗамалга багышлый. Җир йөзендәге иң кадерле кешеләргә — әтиең белән әниеңә багышлана торган әсәрнең камил булуы һәм синең үзеңнең аңа ышанган булуың кирәк Чөнки бу адым сиңа бик зур җаваплылык өсти Бу, фронтовиклар термины белән әйткәндә, «Үз өстеңә ут алу- белән бер Әсәрне укып чыккач, авторның моңа хаклы икәненә ышанасың. Бу бәләкәй генә хикәядә ниндидер сабыр моң, эчке мөлаемлык һәм олы язмышлар бар Әсәр беренче юлларыннан ук безнең яңа тормышыбызга авторның җылы-лирик мөнәсәбәте белән ачылып
«Ничә еллар инде менә дүрт катлы йортның икенче каттагы тәрәзәләренә карап узам Кышкы суык, ул тәрәзәләргә оста рәссамнар көнләшердәй бизәкләр төшереп, ак пәрдә яба. Яз җитеп, кояш көлеп карый башлау белән, тәрәзә төбендә яран. кына, роза гөлләре шау чәчәккә күмеләләр. Чүлмәккә утыртылган өй гөлләре янында, кечкенә генә пыяла вазада беренче чәчәкләр умырзая, энҗе чәчәк, шомырт чәчәкләре, аннан канәфер чәчәге күренә. Көзгә кадәр шулай, бер-берсен алмаштырып, төрле төстәге чәчәкләр тәрәзә төбен матурлап торалар Алар беркайчан да шиңми •
Мин дип сөйләүче лирик герой бу йортта көннәрдән бер көнне тәрәзә төбендәге вазада чәчәкләр юклыгын күрә. Шомланып, өйгә керә һәм гаҗәеп бер драматик күренешкә тап була. Чәчәкләр яратучы абзый вафат, ак чәчле әби ялгыз калган, авырып
һәм аларның өендә лирик герой революция көннәре белән, бөек мәхәббәт тойгылары белән бәйле тарихны ишетә Гражданнар сугышын һәм Бөек Ватан сугышы фронтларын узган, үзен коткарып калган Зөләйхага чәчәкләр алып кайтып торган, илле биш ел буе шушы гүзәл Зөләйха белән гомер кичергән Вәли Сәфәровның — инде дөнья куйган батырның гомер юлы ачыла
Гүзәл Зөләйханың тышкы портреты һәм рухи дөньясы, батыр Вәлинең тышкы портреты һәм кылган гамәлләре бер бөтен булып кушыла бу хикәядә һәм ул бер укуда хәтергә уелып кала.
Менә мин Рәисә ханым Ишморатованың проза жанрында ничек үсүен сөйләп бирдем Ләкин бит ул әдәбият мәйданына прозаик булып килгән кеше түгел.
Ул әдәбиятка бер пәрдәле пьесалар язып килде. Аның «Директор хатыны». «Бай кияү». «Куркыныч авыру». «Омтылыш» кебек бер пәрдәле пьесалары — моның мисалы. Шунысы гыйбрәтле, безнең әдәбиятта яшь каләмнәрне танучы, аларга ярдәм кулын сузучы олы җанлы әдипләр һәрвакыт булып торды. Рәйсә Ишморатованың «Бай кияү» әсәрен беренче башлап күренекле татар совет драматургы Таҗи ага Гыйззәт укый һәм, авторыннан кат-кат эшләтеп, сәхнәгә куйганчы ярдәм итә Гамир Насрый исә яшь авторның беренче пьесаларына уңай бәя биреп, «Яшь сталинчы» газетасында (1954 ел, 12 декабрь саны) «Осталар сафына омтылу» дигән махсус мәкалә язып чыга Әлеге бер пәрдәле комедияләр үзешчән сәнгать театрлары өчен бик тә кирәкле әсәрләр булып чыгалар Безнең тормыштагы тискәре күренешләрне усал тел белән, кискен вакыйгалар аша камчылап, тамашачының аңын уяулыкка юнәлтәләр.
Миңа калса. Р Ишморатовага драматургия жанрында уңыш алып килгән беренче зур әсәре «Тормыш юлында» исемле драмасы булды Мин аның драмсекциядә укылган көннән башлап зур язмышка очравына шаһит. Секциядә катнашкан драматурглар, әсәргә ул чакта ук уңай бәя биреп, студент яшьләрнең рухи дөньяларын ачуда авторның уңышка ирешүен әйткәннәр иде Әсәр Уфада. Академия театрында, Башкортстанның Салават. Баймак. Ауыргазы колхоз-совхоз театрларында, республикабыз күчмә театрында (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) уйналды. Озак уйналды Аңа
әдәбиятның күренекле вәкилләреннән Мостай Кәрим. Әмирхан Еники. Ибраһим Гази уңай бәя бирделәр «Совет Башкортстаиы» газетасында (1955 ел. 28 декабрь саны) галим Әхәт Нигъмәтуллиниың күләмле мәкаләсе басылды Галим бу драманың моңарчы билгеле булган сюжетка, әитик. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар* повесте сюжетына якын торуын әйтә, ләкин шуңа да карамастан, яшь авторның геройлар дөньясын ачып бирүдә үз алымнарын куллануын билгеләп уза
«Автор Зөфәр образында совет җәмгыятенә чит булган күренешләрне хөкем итә. мораль таркалуның, эшкә жавапсыз карауның, укып алган профессиядән читләшүнең гомуми эшкә, семья мөнәсәбәтләренә зарарлы булуын күрсәтә
Авторның оригинальлеге һәм уңышы — Гөлиар образы аша көчле ихтыярлы характерны. хезмәткә яңача караучы уңай героиня образын тудыруда, авыл интеллигенциясе вәкилләренең фидакарь хезмәтен күрсәтергә омтылуда..
Димәк, бу беренче зур җитди пьесада ук «Семья мөнәсәбәтләре» дигән төшенчә килеп керә. Моны без исебездә калдырыйк. Төрле елларда Р Ишморатова иҗат иткән күп санлы очеркларда һәм хикәяләрдә акчага табынучы, байлык артыннан куып, намусларын югалткан комсызлар, түбән зәвыклы бистә мещаннары, дан-шөһрәт артыннан чабып егылып калган саламторханнар күрсәтелә һәм шуларның антиподлары булган укытучылар. халкыбызның данлы артистлары (Гөлсем Болгарская. Галия Булатова) савымчы кызлар. терлек караучылар, колхоз председательләре, үзешчән сәнгатьтә катнашып сәхнәгә нур өстәүче булдыклы яшьләр, завод эшчеләре мактала—нинди генә һөнәр ияләре, нинди генә проблемалар юк боларда!
Ә инде ахырга табан Рәисә ханымның бер темага төплерәк ысуллар белән, җитди- рөк сәнгать чаралары белән якынаюын күрү кыен түгел Ул да булса— яшьләрне тәрбияләү, яңа буынны аякка бастырып, илнең патриотлары, булачак хуҗалары итеп үстереп җиткерү Бу — аналарча кайгырту, бу аналар бәхете хакына армый-талмый эшләү «Тормыш юлында» драмасыннан башлап, «Яшьлек канат җәйгәндә» пьесасы аша «Милиция лейтенанты» һәм «Рәйхана» повестьлары аша үзе белгән, күңеле тарткан шушы өлкәгә кат-кат кайтып, гел уңышка ирешә бара язучы. Күрәсең, аны иҗатындагы бу олы юлга тормышта башкарган җәмәгать эшләренең профиле дә алып килгәндер 1951 —1963 елларда. унике ел буена, ул Казан шәһәре Бауман районының халык суды утырышчысы була. 1971 елны Актаныш районы «Коммунизмга» колхозы игенчеләре аны үз колхозларының почетлы члены итеп сайлыйлар. Татарстан Язучылар оешмасында ул местком председателе булып эшли, менә хәзер, байтак еллардан бирле. Татарстан Язучылар союзы каршындагы көнкүреш комиссиясенең председателе ул
Күрәбез, гаиләләр белән, үсмерләр язмышы белән бәйле өлкәләрдә эшләп килә Рейсе ханым Нәкь менә шулар аның иҗатының профилен соңгы елларда аеруча анык итеп билгеләделәр дә
Рәйсә ханымның гел үсә барган иҗади тәҗрибәсе аңа уңышлар китерер дип ышанып калабыз Әлеге ышанычны белдерергә безгә, мәсәлән. Рәисә ханымның бер автобиографик язмасындагы акыллы һәм тыйнак юллар да булыша
«Гомер юлыңдагы чакрымнарның җитмешенче баганасы күренә башлагач гәрчә ул бик шартлы билге булса да, артта калган еллар хакында моңарчы булганга караганда бүтәнчәрәк уи йөртә башлыйсың икән Үткәндәге хәлләрне, вакыйгаларны кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне, кылган гамәлләрне, ирешкән казанышларны, эрерәк иләктән иләгәндөи буласың.
Конендә-сэгатендә бик мөһим булып күренгән уңыш та. үз вакытында күңелне нык кына тырнал киткән тискәре күренеш тә бу иләктән коелып кала, төссезләнә әһәмиятен югалта Хәтер исемлегенә теркәлердәйләре исә коелмый да төсен дә җуймый Алары йөрәккә якын, алары дөньядан кешенең үзе белән бергә генә китәләрдер •
Әйе. аның зур тормыш юлы узып, гомер чакрымнарына килеп җиткән фәлсәфәсе акыллы һәм халыкчан Рәисә ханым Ишморатова хәтер күгеннән җуелмый торган халык хакыйкатенә — яңа буыннарны лаеклы итеп тәрбияләү уена килгән икән, бу аның язучы буларак та, әни кеше буларак та бәхете