Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЧЫК ЙӨЗ


агыйрәнең беренче җыентыгында күңелгә ятышсызрак, йомшаграк чыккан урыннар да бар. Ләкин бу кимчелекләр шигырьләрнең төп яңгырашына зур зыян китермиләр Чөнки авторның җитешеп, өлгереп бетмәгән әсәрләрендә дә чын шигъри авазлар бар
• Биеклектә очрашу» А Минһаҗева тыйнак булырга тырышып, куркып тормаган — чын шагыйрьләргә хас кыюлык белән үзенә до. башкаларга да зур таләп куй
ган югары бурыч йөкләгән һәм билгеләп үтәргә кирәк очрашу буласы биеклеккә таба ул шушы җыентыгы белән беренче ныклы баскычны ясаган Хәзер инде биеклекнең икенче ягында торучы күп санлы укучылар чираты чөнки бу бер яклы гына хәрәкәт түгел
Биеклеккә ашкынсак та. без җирлә яшибез. аннан беркая да китеп булмый Булам куп чак уз ярасын узе ялап дәваланган киек кук
Бусы инде көнкүреш чынбарлыгы тоткынлыгындагы яралы кош авалы Хәер кү
Ңеле ярасыз шагыйрьләр бар микән ул дөньяда’' Билгесез берәүнең шагыйрь ул сызланудан кычкыра ә аның авызыннан гүзәл музыка агыла дигән сүзләре бар Бу — камиллектән әле бик ерак булган дөньяны ямьләндерергә тырышып сызлану. гүзәллекне калку күрсәтеп, аны ямьсез явызлыкка каршы кую
Шагыйрь - .мәңгелек дежурда.
Шагыйрь — мәңгелек табип
Бу принциптан читкә тайпылучылар шигърияттә үзләрен күбрәк яратучылар, яшь шагыйрәнең күңелен рәнҗетәләр, ул моның белән һич тә килешә алмый Менә Бер шагыйрьгә үпкә- шигыре Кыю.
аяусыз, ләкин әдәп белән һәм хәтер саклап язылган иң уңышлы шигырьләрнең берсе дип әйтер идем Кемгә атап язылганлыгы безгә билгесез хәер бу әллә ни мөһим дә түгел Сүз кайчандыр үзенең шигырьләре белән яшь күңелне дулкынландырган, тик еллар үткән саен язган шигырьләренә туры килмәслек битараф, тук җанга әйләнгән шагыйрь турында бара
Кичер мине. аямыйча әйтәм туры Әйтми калсам, уз җанымны Тырнап торыр
Әйе. күпләрнең күңелендә бардыр ул аямыйча туры- әйтәсе килгән хакыйкать Як-ягына каранмыйча әйтүчеләр генә күренми Куркыныч та юк әллә ни. ничектер уңайсыз Уңайсызлыклар куркыта Бүгенге җанлы тормышта ялганга түзеп тор- маучылыкны — әдәпсезлек, вакчыллык кебек итеп кабул итә башладылар бит бервакыт Бу күренеш әдәбиятны да читләтеп узмады һәм дөресен әйтик кайбер очракларны исәпкә алмаганда без һаман да уңайлы, тыныч тормышыбызга ябышып ятабыз А Минһаҗеваның әлеге шигыре чаң авазы ук булмаса да тынлыкны бозарлык тавыш
Куркыта шул: агар дә син Кешелектә мираж булсаң. Ә шигырьдә меңәрләгән Тираж булсаң
Шигъри сүзләр белән кысылган фикерләрнең тыгызлыгы төгәллеге белән күңелгә уелып керәләр бу юллар Әйе бар алар Пегаска атланып дөньяны ямьләндерергә сөрән салып килеп кергәннәр Ләкин шигърият аргамагында утыру җиңел түгел Ә тирә-якта чуар тормыш, муллык кызыктырырлык мөмкинлекләр Күпләргә я батырлык җитми, я ялкаулык баса Кемдер тына, кемдер сына кемдер аңлашылмаслык шома һәм баш әйләндергеч эзоп те-ленә күчә, кемдер тел тегермәннәре белән сугыша, ә кемдер илһамы орлыгыннан үсеп чыккан сыек куаклык күләгәсендә кулындагы <ромашка- темасының таҗ яфракларын өзә ярата яратмый» Күгәргән кылыч янында тышауланган Пегас утлап йөри.
Күңел байлыгын ярты юлда түгеп бе- 180 тергән талантлы шәхес турындагы уйларның дәвамы <• Афәрин - исемле шигырьдә дә бар Дөрес Афәрин , алдагы шигырьгә караганда таркаурак, йомшаграк эшләнгән. ләкин монда да шул ук аваздаш мотивлар
Нәрсә кирәк тагын
Ул уз-узе булып яшәп караган!
Тик ярты гомергә дә җитмәгән запасы!
Менә
яшәп карасын әле
кеше.
азакка тиклем узе булып яшәп карасын'
Нинди упкыннар, нинди чоңгыллар суыра безнең күңел мәрҗәннәребезне фидакарь хыялларыбызны9 Автор әле моның нәтиҗәләрен генә күрә Сәбәпләрен, барышын -туры» сөйләргә ул әле әзер түгел— -башы яшь» Тик. кем әйтмешли.
яшьлек» дигән кимчелек озакка сузылмый Ә хәзергә шул бер аяныч кына Йолдыз булып
атылырга туган
гомер ута.'
Гомер үтә Гомер үткән саен яшь шагыйрә дә. бәлки, бераз үзгәрер, ләкин, тынмасын иде сынмасын иде бу тынгысыз тавыш Ни әйтсәң дә, шигърият бит ул беренче чиратта — көрәш1 Көрәш уты сүнгән. тынычланган тере дөньяның көйсезләнеп сызлануын тоймый башлаган шагыйрь — инде үле шагыйрь Шушы уңайдан Нәҗип Ду.мави шигырьләренең ике юлы искә төшә:
Кычкырыйм бер утлы суз.— ка-гсын явызлар шаккатып.
Кычкырыйм, яшьним. сугыйм. каткан
куңелне шартлатып.1
Көндәлек әдәби тормышта без шигъриятнең асылы, бәйләнеше турында оныта башлыйбыз шикелле Шигырьләр күп языла аларда заманга ярарга тырышкан ясалма пафос та. буш дидактика да. вак-төяк кичерешләр дә тулып ята Безнең күзләр дә -буш токым га күнегәләр Дөрес алтын алтын булып күренсен өчен ком да кирәктер Ләкин ирешеп булмаслык максатларга омтылу юлларында гына шедеврлар туа • дип язган иде Б Кремнев үзенең «Бетховен» исемле китабында
Әйткәнемчә, авторның беренче җыентыгында кытыршырак урыннар да очрый Бер шигыре аның шулай башлана Җир — йөреп торган сәгать кук.
Кем күтәрер герен?
Минемчә бу уңышлы чагыштыру түгел, фантазия өчен дә буталчык булган катлаулы мәсьәлә Акыл белән генә язылган шигырь югары максатка ирешмәгән Менә икенче шигырьдән юллар
Бит Җиребез безнең Мичкә түгел.
Кыршау кидерәлмәбг-з, кул да тидсрәлмәбез, ярылса!
Бусы битараф калдырмаслык, күз алдына китерерлек, аянычлы тәэсирле табыш Гомумән, бу темага А Минһаҗева аз язмаган. ләкин, кызганыч ядрәләрнең барысы да мишеньга барып җитәрлек түгел Аларның эшләнеше төрле авырлык та терле кайнарлыкта Ә зур темаларга кагылганда үз-үзеңә аеруча таләпчән булырга кирәктер, чөнки үтемсез йомшак шигырьләрнең җитди проблемаларга зыян гына китерүе бар Авторның хәтергә кереп кала торган табышлары бу өлкәдә аз түгел Димәк, яуланган биеклекләрдән түбән төшмәскә тырышып эшләргә кабатланмаган яңа тәэсир итү көчләрен эзләргә кирәк
Илһамсыз язылган җитди шигырьләр безнең матбугатта киң таралган Теманың мөһимлеге коньюнктурааларга-җиңел юл ача. ә нәтиҗәдә бу җиңел юл - шигъриятебезнең дәрәҗәсен төшерә генә Ә бит һәр шигырьдә кечкенә генә булса да ачыш та-быш. шигърият тылсымы булырга тиеш' Аның моңы да. көе дә. фикере дә. кичереше дә. хисләре дә. хәтта, рәвеше дә ниндидер яңалык алып килергә тиеш’ Менә шушы табышларның бердәмлегенә ирешкәндә. шигърият могҗизасы туа
Асия Минһаҗеваның бу җыентыгын укып чыккач барлык уңышларына карамастан. нәрсә җитми соң бу шигырьләргә дигән бер сәер тәэсир дә кала Озаграк уйла ганнан соң сәбәбе дә табыла кебек хикмәт монда иҗади процессның тарихтан халык иҗатыннан, авыл моңнарыннан, табигатьтән илаһи моңлы көйләрдән читтә- рәк булуында Ниндидер салкын, коры хакыйкать, төгәл белемле акыл кайбер шигырьләрдә өстенлек итә «Вакыт Дөнья» «Кызыл кенәгә» әсәрләренең ахыргы дүртьюллыклары гына да шушы шигырьләрнең мәгънәви йөген күтәреп чыга алалар
Җыентыкның баш өлешендә шундый юллар бар
Узел бер ил. даулат булып
Тари.гылга кереп барам
Шик юк. әйбәт әйтелгән һәр кеше — үзе бер зур дөнья Шунда ук янәшә икенче шигырь башланып китә
Кайда узел салган сукмак.
Кайда димен юл башым’ Уйлар урманында калып. Аваз сала.» бер башы н Автор монда борылып кына карады да • юл башын- күрмичә уйлар урманы-на кереп югалды, адашты кебек Әйтергә ки рәк. бу сорау безне дә кызыксындыра Шагыйрә адашмасын иде югалмасын иде кат лаулы замана юлларында Малүнундәй чыгып йогерәм ымнар-шомнар баласына Үзе MfUT» Донья кирәк
Бу табигать балагына*
Шушы юлларның моңына сөенеп, алга таба укыйбыз
Шаулый миндә кәефханә. Мин — бармены
Үземнән дә куп белуче
Кем бар мине’
Шәп рифма табылган оригиналь рәвеш интонация' Ләкин шушы отыш өчен автор шигырьнең күңел кузгатырлык моңын алмаштырган түгелме’
Шагыйрьләрнең күп өлеше кебек А Минһаҗева да авылда туып үскән Ләкин җыентыктагы шигырьләрнең кайбер- ләрен бүгенге шәһәр кызы яза дип уйларлык Бәлки аңа хәрәкәтне кире яктан баш-ларгадыр’ Тормышның нигезләреннән күтәрелеп һәм халык зирәклегенә таянып көннең биографиясенә лаеклы бәя бирү кирәктер’ Ныклы ышанычлы тарихи һәм рухи җирлектә генә без авторның тыгыз борчулы һәм эзләнүчән хисләренең тулы илһамлы куәтен сизәрбез кебек
Шигърияттә яна сүзләр белән тәҗрибәләр ясауга каршы килергә ярамый Ләкин бу тәҗрибәләрдә яңа сүзләрне шигырь тукымасы белән аерылмаслык табигый итеп бәйләү аеруча зур осталык һәм саклык таләп итә Әгәр дә бу эш барып чык- маса калкып торган чит атамалар уңышсыз чыккан шигырьне каты тәнкыйть уты астына куялар Үзем уйлап таптым Перпетуум мобилен' Ләкин менә күргәзмәгә Куеп булмас моделен
Рус теленнән начар тәрҗемә ителгән шигырьгә охшый башлый инде бу Русча әйбәт яңгырар иде әлеге юллар дип тә уйлап куясың Ләкин бай бит безнен үз туган телебез дә1 Без аны аңлап кына, иң-ләп кенә бетерә алмыйбыз Билгеле, яңа атамалардан беркая да качып булмый аларга һәрвакыт төгәл тәрҗемәләр табу да мөмкин түгел Ләкин төп омтылыш үз телебезнең барлык яшерен куәтләрен күрсәтү юнәлешендә булсын иде Кулына каләм алган һәркемнең бу изге бурычы'
А Минһаҗеваның беренче җыентыгы уйландыра капма-каршылыклы фикерләр дә тудыра Бу күренешкә бертөрле генә бәя биреп булмый ШУНЫСЫ ачык — шигырьләрдә тынгысыз, ихлас күңелле шәхес күренә Ә бәхәс тудырырлык әсәрләр әдәбиятта беркайчан да артык түгел
Өйрәчәм көннең биографиясен.
Аның ничек яшәгәнен Башка илләрдәге. Башка еллардагы көннәргә дә сөйләр өчем
Зур бурыч авыр йөк алган автор, вакланып икеләнеп тормаган Мондый тәвәккәллек инде үзе үх мактауга лаек