Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘҮ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ


үгенге дөньяның иң зур парадок- II сы кеше һаман көчәя. гайрәтле- || ләнә бара, ә Җир гүя торган саен ** кечерәя, көчсезләнә. Хәер, парадокс та түгел, шул бер үк процессның ике ягы бит бу кеше зурайганга. Җир бәләкәй- рәк булып күренә бит Элек иксез-чиксез тоелган океан-дәрьялар, кара урманнар, чүлләр — барысы да. бүгенге куәт, бүгенге тизлекләр белән чагыштырганда, югалып кала кебек һәммәсе кеше кулы җитәрлек һәм кеше кулыннан үтәрлек Чөнки кеше кулында дөньяга ямь бирү. Җирне тагын да матуррак итү өчен барлыкка китерелгән нәрсәләр генә түгел Кеше кулында һәммә җан иясен минут эчендә юк итәрлек меңләгән утлы өермәләр дә бар Тимер капчык-ларга шыплап тутырылган килеш, алар үз сәгатьләрен, дөньяны тоташ ут итәр көннәрен көтеп яталар Табыл.час.чы. дилсең, кызыгучы Капчык бавын чишеп карарга?
«Өермәләр» дигән шигырендә Рәфикъ Юны со в әнә шундый сорау куя. Һәркай- сыбызның җан тынычлыгын алып торган сорау, балаларыбызга күз салган саен искә төшә торган уй.
Рәфикъ яңа җыентыгына горур исем куйган -Җирдә яшим»IV Аның лирик герое Җирдә яшәве белән горурланып кына калмый. шуның белән үзенә олы миссия Йөкләнгән булуын да тирән тоя. азга гына да исеннән чыгармый. Ана планета язмышы, кешелек язмышы өчен глобаль борчылу, хәвефләнү хас Хәер, «лирик герой» дигән булып, сүз бизәкләп торуның кирәге дә юктыр бу очракта, шагыйрь үз исеменнән. XX гасыр ахырында гомер итүче. Җирдә яшәүче ир-ат. Рәфикъ Юнысов исеменнән сөйли
Дөрес, бу тема яңалык түгел, гомумән хәзерге поэзиядә дә. аерым алганда татар шигъриятендә дә ул киң мәйдан яулады, үзәк урыннарның берсен алды. Р Юнысов та мөрәҗәгать итә: Үзе аучы, үзе аккош — Үз-үзенә мылтык төбәп.
Басып тора кешелек!
Гади генә сүзләре белән шагыйрь киерен-келекнең соң дәрәҗәдә кискенләшүен һәркемгә барып җитәрлек итеп ярып сала Шигырьләрнең исемнәренә игътибар итик: «Ялвару-. «Куркам». «Сөйләшик әле ирләрчә!». -Саклагыз! «Тормыш яна Җирдә» Алар куп нәрсә сөйли.
Нәрсәдән курка, нәрсә хакында ялвара соң автор’
Кызган, зинһар, кагылма!
Кеше, тимә кешегә!
дип инәлә ул. чөнки: Калкансыз яши кеше. Ак күлмәк киеп кенә Тәнендә тормыш уты — Шәм уты кебек кенә
Куркуы да шәхсән үзе өчен түгел: «Куркам, Җирем, синең өчен!» Чөнки «амбразуралар киңәя инде миллиард күкрәкнең дә җитмәве бар капларга*»
Нигә кешеләрнең күңелендә гел изге уй гына
IV Рафикъ Юнысов Җирдә яшим Шигырьләр Татар* стая китап нашрияты. Казан. 1985
түгел, ни өчен кешеләр бер-берсенә дуслык кулы гына сузмый’ Ни өчен Килеп тора згәбәр: бер кон — шатлык, Икенче көн кайгы иленнән?
Ни өчен «әкиятләрдән укып белгән ка-лаларда — көл һәм төтен»? Ни өчен әле безгә «ике меңенче елдан да бүгенгегә карый алсак иде» дип ярым өмет белән теләк теләргә кала? Сораулар, сораулар.
Ә бит Җирдә тыныч яшәү мөмкин. Бер шигырендә автор моны тәкрарлап әйтә: Кешеләр дәшә кешеләргә.
Илләр илгә дәшә:
«Мәлҗик ахры Җирдә Тыныч яшәү. Мәңге тыныч яшәү!»
Ләкин моның өчен эш кирәк, ныклык күрсәтү кирәк. Синең күзгә карап, җиһан бөек эшләр көткәндә, тынычлыкка болай гына өметләнеп, кул кушырып утыру акланмый. гафу ителә алмый Һәм шигырьләрдә безгә янап торган зур дәһшәт турында кисәтү көрәш зарурлыгын раслау белән бергә үрелеп бара Аларның берсе «Усал бул, яхшылык* дип аталу тикмәгә генә түгел Шагыйрь яхшылыкны кыю да. усал да. уяу да булырга чакыра. Шунсыз бул-мый, чөнки яхшылык әдәп йөзеннән калдырган форпостны яманнар ала. чөнки начарлык тик яхшылык исеменнән генә сөйли. аның имзасын куя, чөнки яхшылыкның йомшаклыгы яманга ачкычлар суза...
Шагыйрь зур масштаблар, ераклыклар белән эш итәргә ярата Бу җәһәттән аның «Галактикадашларга дигән шигыре фикер куәте белән аерылып тора Чыннан да. төпсез, иге-чиге күренмәгән Галәм каршында Кояш системабыз, хәтта галактикабыз да бик кечерәеп кала, кысыла, андагы җан ияләре бер-берсенә якыная Авылдашлар кебек бит без Чиксез Галәм каршында! — дип мөрәҗәгать итә шагыйрь Бу шигырь шул ук циклга караган «Якташлар» белән аваздаш Тик соңгысы Җиргә якынрак, бу юлы пространство күз карашы колачларлык дәрәҗәдә тарая, конкретлаша Кос
мик тузаннарны туздырып, атларыбыз Галам
буйлап чапканда, берәр якта очраячак Җир
егетен, гәрчә ул Африкадан. Америкадан булса
да. якын күрше, якын кеше итеп күрәчәкбез
ләбаса Шулай икән. Җирне бүлешү, бер-береңне
бетерү өчен корал туплау бөтенләй аңлаешсыз.
гайре табигый бер эш булып чыга түгелме’
Автор бу фикерне чәйнәп каптырмый, әмма «Ә
мин үзем Җирдә яшим — Кояш системасында*
дигән баш астында бирелгән «космик цикл»га
кергән шигырьләрен укыгач, үэең- нән-үзең
шундый уйга киләсең, бүгенге коннең.
чынбарлыкның чәбәләнгән төеннәре турында
ныклабрак уйлыйсың, аларны чишү өчен
җанаплылыгыңны аныграк тоясың
Әсәрләнеп, көтеп, моңаеп
Басып торам Галам каршында.
Бәрәңгесез бакча башында
Җир һәм кеше Шушы ике олы образ бөтен
китап буенча бара Зәңгәр планетасы шагыйрьгә
бер күк җисеме булган өчен генә түгел. Кешесе
беләк якын, газиз Тере дөньяның, эволюциянең
иң зур казанышы булган Кешегә шагыйрь
лаеклы эпитетлар эзли:
Кеше бит ул Җанлы моң'
Җир миллиард ел эзләгән
Аның һәрбер чалымын
Менә шундый ул Кеше Ә аның яшәве’ Шундый
гали затның яшәве дә гади көн итү генә булырга
тиеш түгел
Яшәу — бары яну
Вакыт — бездә.
Без — вакытта тиеш янырга.'
Кешене кешедән сакларга кирәк Бер
мизгелдә суны, күкне, хәтта Кояшны
югалттырырдай үлем коралыннан гына түгел.
көндәлек тормышта да Көндәлек тор-
мышыбызда да шартлаулар булып тора
җаныңны алмаса да. каныңа тоз сала, күңелеңне
җәрәхәтли Исеме үк -Шартлау» дип куелган
шигырь моның тетрәндерерлек мисалы Язгы
матур көн Лимонга чират торалар Карт
фронтовик килеп таныклыгын күрсәт» һәм алга
үт» Мен» шунда
Мина кебек ачы чиелдап
Яңгырады тавыш
— Кертмәскә'
Куп йөриләр алар.' Бетмәсләр!
Очрап тора торган ситуация Кайсыбыз гына
күрмәгән, күрмәмешкә салышмаган' Ә бит күз
алдыбызда җинаять эшләнә Ил өстен» яу
килгәндә. «соңгы киртә булып торып баскан»
солдатка нахак сүзләр ташлана
— Сугышканнар, имеш' Исән-саулар'
Сугышканы аның кайтмады'
Алдыбызда дошман Моны дошман гына
әйт» ала «Әнә шундыйлар бит жан саттылар
тамак хакына Исән икән алар, яши икән, яла
булып илем халкыма*» Мен» әлеге дошман
тагын агулы ук кебек яман сүзе белән җәрәхәтли
Ветеранны гына түгел башкаларны да Шагыйрь
моның өчен үзен дә гаепле хис итә Бу тойгы
ирексезлә н укучыларга да күчә Гүя син дә моңа
шаһит булгансың, гүя син дә гаепле Үз-үзеңә.
әйләнә-тирә дөньяга ничектер кырысрак,
таләпчәнрәк карый башлыйсың Әдәби әсәрнең
көче дә шундадыр
Хәзерге поэзиядә киң ассоциациялелек
өстенлек итә Ул шундый киң. хәтта кайвакыт
очына да чыгып булмый Р Юны- сов
шигырьләре икенчерәк, ул киң ассоциациялелек
белән мавыкмый, фикерем кистереп, өзеп әйтә
Нәрсә укыдым соң әле. моны ничек аңларга дип
баш ватып торасы юк Дөрес. «Автоинспекторга»
-Акчарлак» кебек бит үк барып җитми торган
шигырьләр дә очрады.
Мәсәлән. «Акчарлак» шигыре алтышар
юллы ике строфадан тора Болай караганда икесе
дә матур гына, мәгънәсе дә ачык, образлылык та
бар Тик шагыйрь үзе алар- ның икесен бергә
ничек бәйли торгандыр, һич аңлап булмый
Беренче строфада хатын-кыз өчен «ят аллаларга
табыну, чит таборларга тагылу» кызык
икәнлеге турында сүз бара Ә икенче строфада —
көчсез җил- давылны яратучы акчарлак
Бүтәннәргә ничектер.— миңа калса, биредә
мәгънәви бөтенлек юк һәрхәлдә кат-кат укып,
уйланып та. күрмәдем мин аны
•Оча вакыт энәләре». «Син» белән «мин»
кебек шигырьләрдә исә Рәфикъка хас бул-
маганча катлауландырып язу сизелә Мондый
очракларда шигырьнең табигый агышы бозыла,
образларның мәгънәсенә төшенергә омтылып,
шигырь укуыңны онытып җибәрәсең Шигырь
икән — инде ул шигырь булсын, эстетик ләззәт
тә бирсен, күңелеңне дә сафландырсын'
Тырышып чәйнәрлек түгел, суырып йотарлык
булсын*
Р Юнысов поэзиясе — фикерле поэзия, аның
көче шунда, тик менә шушы көчле як. нормаль
укучының теше үтәр дәрәҗәдән узып,
шигырьнең җегәрен югалтмасын, диясе килә
Кәефне кырган тагын бер кечкенә деталь
Шигърият өчен образлы тел — иң мөһим нәрсә
узган гасырдагы бер остабыз әйткәнчә сүз чыгар
шагыйрьләрдән хикмәт белән Шулай да
образлылыкның «кояш имүгә» кадәр барып
җитүе кемгә ничектер, миңа бик ошап бетми
Җыентыкка ул ике урыида очрады «Кояш имә
әнә бөреләр* • («Тормыш яна җирдә») һәм • һәр
яфрагы кояш имә. («Бара имән») Сүз дә юк —
кыю. оригиналь образ, тик шулай да кояшны
имезәсе килми, егетләр* Күктә кул җитмәс
биеклектә торсын инде ул. шуннан торып илһам
бирсен
Шигырьләрне укыганда, бер нәрсәгә
игътибар итәсең алардя өндәү билгеләре күп
икән Өндәүсезләре берән-сәрән ген» Ликин ул
өндәүләр берсе да «УР** сүзе
янында түгел Чөнки шигырьләрдә аның исе дә
юк. Өндәүләр дә — шул ук борчылу, хәвефләнү,
уяулыкка чакыру тамгалары
Р Юнысовның беренче җыентыгында
матурлыктан ләззәтләнү, мәхәббәт ши-
гырьләренә киңрәк мәйдан бирелгән иде Бу юлы
исә искәртү, кисәтү, чакыру, өндәү мотивлары
өстенлек итә Шагыйрь бүгенге турында ныграк
уйлана, кешелек алдындагы иң олы проблеманы
хәл кылуга үзеннән дә өлеш кертергә тырыша
икән, моны аның иҗади үсеше шигъриятенең
җитдиләнүе дип бәяләргә кирәк