Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКА ЧЫЛБЫРЫ


Узган гасырларда халык арасында киң таралган милли бизәнү әйберләре, шул
исәптән яка чылбыры безнең көннәрдә дә зур эстетик әһәмияткә ия. Алтын нан һәм
көмештән, асылташлар куеп, тирән зәвык белән иҗат ителгән бу әйбер ләр халык
сәнгатенең тотрыклы традицияләре, татар ювелирларының гаять зур осталыгы турында
сөйли.
Яка чылбыры гадәттә башка бизәнү әйберләре белән бергә кулланыла. Әлеге
композициядә төрдәш элементлар һәм принциплар кабатлануы исә гаҗәеп дәрәҗәдә
бербөтенлек, стиль бердәмлеге тудыра. Шул ук вакытта яка чылбыры ның хатын кызлар
кием ансамблендә үзенә генә хас урыны һәм үзенчәлеге бар.
Иң элек ул катлаулы композициясе, оригиналь формасы белән игътибарны җәлеп
итә. Аның өске буыны, гадәттә күлмәк якасына электерелә торган, үзара тоташтырылган
каптырмадан тора. Шул каптырмалардан аска таба нәфис чылбырлар сузыла. Алар
бердән алып тугызга кадәр булырга мөмкин, ләкин биш чылбырдан ясалганы аеруча еш
очрый. Чылбыр боҗралары шома металлдан кисеп яки бөтереп эшләнә, чәчәкнең таҗ
яфракларын хәтерләтүче бизәкләр белән баетыла. Чәчәк үремнәре шикелле буй-буй
сузылган әнә шул асылмалар чишмә агышыдай уйнаклап киләләр дә асылташлар куелган
эре челтәр тәңкәләргә барып тоташалар. Чылбырның, асылма бизәкләрнең уйнаклавы,
төсләр балкышы гаҗәеп җиңеллек һәм үзенчәлекле яңгыраш хасил итәләр дә инде.
Түгәрәк рәвешендәге яки таҗ яфракларын, чәчәк аерчаларын хәтерләтүче
каптырмаларны һәм челтәр-тәңкәләрне бизәкләү көмешчедән гаять зур осталык һәм хыял
байлыгы таләп иткән.
Ювелирлар яка чылбыры ясаганда төерчекләп нәкышләү алымын еш кулланганнар.
Яктылык уенына корылган бу ысул үз чиратында әйбергә бәйрәмчә купшылык бирә.
Нечкә металл чыбыклардан җилпәзә рәвешенә кертеп ясалган бөтеркәләр һәм чорнамнар
аларга өрфиядәй җиңеллек өсти сыман.
һәр челтәр тәңкәгә фирәзә, сердолик, хрусталь, аметист яки башка асылташ
беркетелә. Үзәккә куелган шул асылташ тирәсенә ваграклары урнаштырыла. Шулай
итеп, казан татарларының халык сәнгатенә хас булган чәчәкле үсем лекле стиль бизәнү
әйберләре төзелешендә дә, асылташларны тезү алымында да чагылыш таба.
Татарстан сынлы сәнгать музее тупланмаларында яка чылбырының гаҗәеп
кызыклы һәм бай үрнәкләре саклана. Алар үзенчәлекле татар сәнгатенең бай тарихын һәм
камил гүзәллеген гәүдәләндерәләр.
Людмила КОРОВЦОВА, Татарстан сынлы сәнгать музееның
фәнни хезмәткәре.