ЯҢА СҮЗЛЕК
Рус белән тормыш кичердек сайрашып. Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып
Гхблулл» ТУ>шй
лебезнең башка төбәкләрендәге кебек. Татарстан территориясендә дә төрле милләт вәкилләре яши. Бер гаилә булып яшәүче СССР халыкларына хас булган социаль һәм рухи бердәмлекнең иң характерлы үзенчәлекләреннән берсе — илебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең рус телен икенче ана теле итеп кабул итүләре
Рус теле аралашуда, культура үсешендә куәтле тел коралына гына түгел, ә күпмилләтле совет халыкларын бергә туплау, уртак максатка юнәлдерү, аларны совет һәм дөнья мәдәнияты казанышларына җәлеп итү чарасына да әверелде Шуңа күрә башка милләт халыкларында рус телен өйрәнүгә, аның байлыгына, сәнгать көченә ия булуга омтылыш артканнан-арта бара
И
Икстеллелек мәсьәләләрен хәл итүдә, милләтара рус телен өйрәнүне җиңеләйтүдә һәм тизләтүдә тәрҗемәле сүзлекләр бигрәк тә әһәмияткә ия Мондый төр сүзлекләргә ихтыяҗ үскәннән-үсә бара Киң катлау укучылар, шулай ук педагоглар радио-телевидение. матбугат хезмәткәрләре, язучылар тәрҗемәчеләр, тел-әдәбият белгечләре дә мондый сүзлекләрне иң кирәкле кулланма итеп кабул итәләр
Сугыштан соңгы елларда тәрҗемәле сүзлекләр тезүдә хәзерлекле белгечләр катнашып. күләмле, тирән эчтәлекле, бай сүзлекләр барлыкка килде Бу тор сүзлекләр төзүдә Г Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре зур тырышлык куйдылар 1955-1959 елларда 80 мең чамасы сүзне үз эченә алган 4 томлык. ә 1971 елда 50 меңгә якын сүз кергән бер томлык русча-татарча сүзлекләр дөнья күрде
Фән-техника революциясе, кешелек җәмгыятенең прогрессив үсеше, тормышыбыздагы күп төрле яңалыклар һәм телнең сүзлек составын даими үзгәртеп, тулыландырып һәм яңартып торалар Яңа терминнар тәгъбирләр, сүз тезмәләре өзлексез туып тора Соңгы унбиш елда гына да рус теле лексикасы шул исәптән татар теленең сүзлек составы да шактый яңарды Шунлыктан яңа сүзлек төзү мәсьәләсе көн тәртибенә басты Ниһаять. 1984 елда (икенче басмасы 1985 елда) Мәскәүнең «Рус теле» нәшриятында яңа «Русча-татарча сүзлек» басылып чыкты (төзүчеләре Ә М Ахунҗа- нов. Р С Газизов. Ф А Ганиев, Л Т Мәхмүтова М Г Мөхәммәдиев X Н Мөхәм- мәтшин К С Сабиров Ф X Хасанов Нәшрият редакторлары Л А Богданова Д П Лукашевич)
Ул киң кулланышта йөрүче рус сүзләренең, сүзтезмәләрнең. фразеологик гыйбарәләрнең, табышмакларның һәм мәкаль-әйтемнәрнең тәрҗемәләрен үз эченә ала Сүзлекнең полиграфик яктан эшләнеше, югары сыйфат белән басылуы игътибарны җәлеп итә Яңа сүзлек структур төзелеше, техник-лексикографик башкарылышы ягыннан да уңай якка үзгәргән диясе килә Русча-татарча сүзлекнең нигезендә яткан лексикографик принциплар фәнни җирлеккә корылганнар, анда сүзлекләр төзү практикасында тупланган бай тәҗрибәгә һәм традицияләргә таянып эш ителгән
Сүзлекнең кереш өлешендә күрсәтелгәнчә, аның нигезенә И С Ожеговның ‘Словарь русского я.ц>1ка*сы (М 1977) алынган
Төзүчеләр лексикографик чыганаклар буларак рус теленең башка сүзлекләрен 1977 1981 елларда чыккан оч томлык аңлатмалы сүзлекне, моңа кадәр дөнья күргән русча-татарча. татарча-русча. диалектологик, фразеологик, синонимик. алынмалар һәм терминологик сүзлекләрдән дә уңышлы файдаланганнар
Яңа сүзлек алдагыларыннан лексик материалның күләме белән генә түгел, бәлки сүзлек мәкаләләренең тулылыгы һәм яңача эшләнеше белән да аерылып тора
Күпмәгънәле рус сүзләрен мәгънәләргә аеру нәтиҗәсендә тәрҗемәдәге синонимнарның саны һәм иллюстратив материалларның күләме арткан
Ике телле сүзлекләрдә, нигездә, туры (эквивалент) тәрҗемә төп урынны алып тора Бу тәрҗемә ителә торган сүзләрнең мәгънәләрен аларга тәңгәл килә торган сүзләр белән тәрҗемә итү дигән сүз Әйтергә кирәк, төзүчеләр бу эштә татар теленең синонимик байлыгын киң файдаланганнар Авторлар кирәкле урыннарда чаманы белеп кенә искергән (архаик), диалекталь һәм гади сойләм сүзләре белән тулыландыралар Бу юл белән тасвирлама тәрҗемәдән котылалар һәм рус теленең стилистик төсмерләрен бирә алуга ирешәләр Мәсәлән, сверстник яшьтәш, кордаш, порез киселгән урын. яра. җәрәхәт, простофиля беркатлы кеше ачык авыз, җебегән пешмәгән
Ләкин кайбер сүзләрнең мәгънәләрен биргәндә синонимнар белән мавыгу да күренә Мәсәлән, просвещенный мәгърифәтле укымышлы, укыган, белемле, югары культуралы. кузнечик - чикерткә, сикертк». кальян - кальян, хурхур
Соңгы сүзнең (калыш) тәрҗемәсен генә алып карыйк Тәрҗемәдәге һәр ике сүз да аңлашылмый 1979 елда чыккан аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать итәбез -Кальян» сүзе «көнчыгышта тәмәке тарту приборы (анда төтен су аша чистарып уза)» дип бирелгән «Хурхур» сүзенең мәгънәсе әлеге сүзлектә дә бирелмәгән Гомумән мондый очракларда кулланышта булмаган искергән синонимик вариантлар эзләү уңышлы түгел
Сүзлектә кайбер русча яки интернациональ сүхтөргә фәнни техник терминнарга (татар теленә турыдан-туры тәрҗемә итәргә мөмкинлек булмаганда) аңлатма бирелгән Андый сүзләр телебездә шул халәтләрендә кулланылыш тапканнар » инде укучыга киңрәк планда аңлатып бирүне уңышлы һәм кирәкле дип әйтәсе килә Мәсәлән антология антология (төрле авторларның сайланма әсәрләре җыентыгы) аполитизм аполитизм (политика мәсьәләләре белән кызыксынмау иҗтимагый-политик тормышта катнашудан баш тарту), коллоид коллоид (кристалланмый торган матда) кебек мисалларда аңлатма-таснирлама бирү укучыны башка сүзлекләрне актарып, 1шкыт сарыф итүдән коткара
Сүзлектә рус телендәге искергән һәм гади сейләмдәге сүзләргә бераз урын бирелгән Шуның белән беррәттән рус телендәге яңа сүзләр дә киң кертелгән Мәсәлән, лининиана. видеотелефон, межконтинентальный, околоземный, дискотека, вирусолог һ. б Дөрес, шактый гына сүзләр төшеп тә калган Алар арасында яңалары да. электән үк рус теленең лексик фондында булганнары да бар. Мәсәлән, интеркосмос, цветомузыка, левак, консультативный, рантье, кантональный, малотоннажный, агропромышленный, душегуб, тепляк, металлокорд. таймаут, аэробус, турбоход, интервенционист, лангуст, дестабилизация, эксплуатационник, влагосберегающий, блицкрик, автосамосвал, диетсестра. бракодел, плунжер Һ. б
Русча-татарча сүзлектә лексик берәмлекләрнең нинди лексик һәм стилистик катламнарга керүен күрсәтеп, авторлар сүзләрнең мәгънәви һәм сөйләмдә куллану үзенчәлекләрен ачканнар Мәсәлән, анемия — аз канлылык (медицина термины), архаизм борынгы сүз (лингвистик), барин 1 (помещик) алпавыт, барин 2 (хозяин, господин) хуҗа (искергән сүзләр) 3 әфәнде, хуҗа әфәнде (сөйләмдә, эндәшкәндә) 4. ялкау, барин (кимсетү, түбәнсетүдә); интерпретатор интерпретацияләүче, аңлатучы, ачыклап бирүче (китап теле) дип күрсәтелгәннәр.
Сүзлекләрдә татар теленең фигыль формаларын чагылдыру — шактый катлаулы мәсьәлә Төзүчеләр, рус теле фигыльләренә төгәл адекватлар эзләгәндә, татар теленең үз закончалыкларыннан, юнәлеш категорияләреннән һәм тезмә фигыльләрдән файдалану мөмкинлекләрен искә алганнар Мәсәлән, вильнуть — болгап кую. селкеп кую. вилять— болгау, селтәү, сверкать — ялтырау, балку, җемелдәү, җем-җем итү. сверкнуть— балкып (җемелдәп) кую. җем-җем итеп алу һ. 6. Бу һәр очракта да шулай була алмый, билгеле, чөнки сүз сөйләмгә кергәч, аның төрле мәгънә төсмерләре аерылып чыга
Фразеологик әйтелмәләрне, тотрыклы сүз тезмәләрен биргәндә дә төзүчеләр мәгънә үзенчәлекләреннән чыгып эш итеп, сөйләү телендәге тел байлыгына мөрәҗәгать иткәннәр Мәсәлән, продать за чечевичную похлебку — сукыр бер тиенгә сатып җибәрү. после дождичка в четверг — кызыл кар яугач, будь он неладен — каһәр суккыры; догоняй ветра в поле — тотарсың коерыгын. долг платежом красен — бәйрәм ашы карака ршы ала белсәң, бирә дә бел Рус сүзләренең мәгънәләрен ачудагы камиллек мөстәкыйль сүзләрдә генә түгел, ярдәмче сүзләр тәрҗемәсендә дә күзгә ташлана Моны предлогларның һәм алкушымчаларның бирелешендә ачык күрергә мөмкин Мәсәлән. 1971 елгы сүзлектә по бәйлегенең 12 мәгънәсе күрсәтелгән булса, яңасында 18 мәгънә бирелгән По алкушымчасы элеккеге сүзлектә бөтенләй күренми, соңгысында исә 5 мәгънәсе күрсәтелә Шушындый үзгәреш-үсешне башка предлоглар, сүз кисәкләре компонентлары мисалында да күрсәтеп була.
Русча-татарча сүзлекнең практик әһәмиятен һәм кыйммәтен күрсәтә торган тагын бер сыйфат — рус сүзләре янында грамматик информациянең бай булуы, ягъни фигыльләрнең башкарылуы һәм кулланылышы, рус приставкаларының татарчага тәрҗемә ителү ысуллары, ир һәм хатын-кыз. милләт вәкилләренең исемнәрен аерып бирү һәм рус сүзләрендәге басымның булуы Барлык сүз төркемнәре дә грамматик билгеләр белән тамгаланган
Сүзлектәге кайбер сүзләрнең тәрҗемәләре тулысынча бирелеп бетмәү фактлары да күзәтелә Мәсәлән, длиннорукий — озын куллы» дип кенә бирелгән, ләкин ул күчерелмә мәгънәдә дә йөртелә һәм -карак, урлашу чан кеше» турында да шулай дип әйтелә
Аферист «аферачы, аферист» (афера белән шөгыльләнүче) дип бирелгән. Биредә шулай ук «алдакчы кеше, карак» дигән мәгънәләрен дә күрсәтергә кирәк иде
Квартет муз квартет 1 дүрт тавыш яки дүрт инструмент өчен язылган музыка әсәре 2 дүрт кешелек музыкантлар төркеме дип бирелә Ләкин бу сүз хәзер музыкантларга гына кагылмый, төрле спорт ярышларында катнашучы 4 кешедән торган спортчылар командасы турында да «квартет» диләр (мәсәлән, чаңгычылар — эстафетада. велосипедчылар һ. б ).
Первенец «беренче бала, баш бала» дип күрсәтелгән Бервакытта да «баш бала» димиләр. «Өлкән бала, олы бала, зур бала (зурысы, өлкәне) дип йөртәләр
Самокат сүзе шул килеш, ягъни «самокат» дип кенә калдырылган Дөрес, бу сүзнең шундый мәгънәсе дә бар. ләкин кайчандыр велосипедны да «самокат» диләр иде Аннан соң Г Тукайның «Исемдә калганнар»ында бу сүз карусель (кәмит) мәгънәсендә дә кулланылган.
һичшиксез, болар гына яңа сүзлекнең фәнни кыйммәтен, аның практик әһәмиятен киметмиләр Сүзлекнең киң катлау укучылар тарафыннан хупланып каршы алынуы әнә шул хакта сөйли