Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАКЫТЛАР ЧИКСЕЗ, ГОМЕРЛӘР КЫСКА...


адәттә, теге яки бу әсир турында сүз чыкса, тәнкыйтьчеләр язучы шәхесен, аның биографиясен, хо- лык-фигылен күз уңында тотып эш итәләр Мондый күпьяклы фикерләү, кагыйдә буларак, үзен аклый да Чөнки язучының иҗат биографиясенә тирәнрәк үтеп керү юллары ачыла Әмма мин бу мөмкин лекләрдән мәхрүм Альберт Сафнн күр- гоийбелгэн кешем түгел һәм аның иҗаты турында да фәкать «Күз карашы»' китабына кергән әсәрләреннән чыгып кына фи кер Портом
Вакытлар чиксез, гомерләр кыска, хәтта бик кыска Туу һәм үлем арасындагы па кыт--гомер кеше гомере дип атала да инде Шул араны экспресс тизлеге бсләи үтеп китәбез дә мәңгелеккә кереп югалабыз
Мин юкка гына фәлсәфәгә бирелмим, моңа мине А Сафинның «Зәңгәр ут яктысында» исемле повесте этәрде Зур тизлектә үткән гомернең язы булган кебек коое дә бар Ә әсәрдә гомер язында башланган вакыйга безне җәйләр аша көзгә алып бара. Мин — шул вакыйганың шаһиты Хикәяче дә минем янда утыра шикелле Ә вакыйга безнең күт» алдында үтеп тора, тәрәзә артындагы доньяда бара Зәңгәр ут яктысы аша шунда багабыз
Гадәттә, беренче зат «мин» исеменнән хикәяләүгә күнеккәнбез А Сафин иси. бу стереотип фикерләүне инкарь итеп, әсәрне автор хикәяләвенә кора һәм укучыга ышанып. үз итеп »син» дип дәшә Шушы урын
Г
да игътибарны бик мөһим бер детальгә юнәлтеп үтик автор вакыйганы сөйләп бара. ә син тыңлыйсың Шуңа карамастан, хикәяләүче әсәрдәге герой буларак кабул ителә Аны һич кенә дә язучы Альберт Сафин шәхесе белән бутамыйсың Әсәрдәге автор — әсәрнең герое, аның хикәяләвен тыңлап барганда, үзеңне дә шул әсәр герое итеп тоясың Бу — безнең классик әдәбиятта булса да. яшьләр иҗатында сирәк күренеш Хикәяләүнең мондый алымын куллану повестьның формасына йогынты ясаган һәм аны шактый үзенчәлекле иткән Әйдәгез. игътибарны шул үзенчәлекләргә борыйк
А. Сафин, повесть исемен язганда, җәяләр эчендә «төн хикәяте» дип тә куя Бу юкка түгел, ә әсәрнең кысасын билгеләү өчен эшләнә Дөресрәге, укучыны аз-маз гына булса да хикәяләү алымына төшендерү максаты куела Повестьның структурасы -Кереш*. «Беренче төн . -Көн». «Икенче төн». «Сәхрәгә чыгар идем». «Шатлыклы иртә» «Көн» һәм «Өченче төн» эз- леклелегендә бирелә Башламы да. ахыры да кышкы мизгелне тасвирлаудан гыйбарәт Вакыйга ■ Ике тәүлек буе котырынган буран. үзеннән соң өй. лапас тирәләрендә, капка яннарында, тыкрыкларда биек кар көртләре белән бергә авыл өстендә сәер тынлык калдырып, ниһаять китеп барды
Кичке эңгердә куера барган бу тынлык синең өчен ят һәм яңа, ирексездән күңелләрдә ялгызлык хисе уятыр дәрәҗәдә олы һәм тирән булып тоелды» — дип башлана Һәм болай төгәлләнә «Шул ук көнне китеп бардың син
Автобус тәрәзәсе артындагы иксез-чиксез басуларга карап бара торгач, яңадан күзләреңне йокы басты яңадан онытылдың. Уянып киткәндә, автобус һаман ялан буйлап бара иде Әллә нидән көн караңгылана башлаган Кичке эңгергә төренгән ак кырлар, еракта карасу урман сызыгы һәм ниндидер авыл сүрән тынлыкта оеп калган сыман күренә. Нигәдер, сиңа автобус кире борылган да. урау юллар белән үзеңне яңадан авылыңа алып кайтадыр сыман тоелды Тотынып, эленеп калыр нәрсә таба алмый, буш кырлар буйлап җәяүле буран йөгерә башлады»
Күренә ки. вакыйга кышкы буранлы, шыксыз бер төндә тәмамлана Героебыз, Син. хәтта үзенең барыр кыйбласын да югалткан Хәзер без Синнең язмышын беләбез һәм тормышта ориентиры югалуын, аның фаҗигасен аңлыйбыз. Шушы җәһәттән автор белән килешәбез Бусы әсәрнең ахырында Ә менә башламга килгәндә, бәлки. икенчерәк алым-мизгелне сайларга кирәк булгандыр’ Вакыйга балачак хатирәләреннән башлана икән, ник гомер языннан кереп китмәскә’ Май ае кебек якты, җылы башлана бит гомер язы — балачак Синнең дә шундый нарасый, чишмә кебек саф. һәм керсез чагы булгандыр Кеше гөнаһлы булып тумый лабаса Әнә шул мизгелдән сәфәр чыгып, караңгы кышкы тонга карый барсак, без геройның фаҗигасен тулырак аңлар идек дип уйлыйм Гомумән. • Күз карашы-ндагы кереш аерым бер бүлек кебегрәк бирелгән һәм «Беренче төн» бүлеге белән логик бәйләнешне югалта төшә Әсәр үзәге таралудан бу очракта хи-кәяләү алымының аеруча уңышлы булуы коткара
Сабыйлык еллары тиз үтә. күз ачып йомган ара гына Альберт Сафин кеше гомерен. төннәргә бүлеп, төнге төш-хатирә итеп ала икән — балачакны җәй башы — июнь төне фонында ачса, отар гына иде Елның бу фасылында төн кыска икән — әсәрдәге -Беренче төн» дә чагыштырмача кыскарак булыр иде Фикер үсеше шулай таләп итә «Икенче төн» гомер уртасы Язучы бу очракта Синнең бар булмышын ачып бирергә омтыла Шул максаттан чыгып, ул «Сәхрәгә чыгар идем» «Шатлыклы иртә». «Көн» бүлекләрен бер-бер артлы җыеп бирә Ә аннары — кыска гына «Өченче тон» Бу юлы А Сафин логикага буйсынган гомер әле дәвам итә. төп героебыз Син әле яши. димәк, өченче төн. төш-хатирә дәвам итә. язмышлар әле языла
Укучылар игътибарын тагын бер үзен-чәлеккә. минем карашка бик мөһим саналган вакыйгалар бирелешенә юнәлтер идем Соңгы вакытта язучыларыбыз еш кына әсәрдәге вакыйгалар үсешен анык сюжетка кормый гына күрсәтәләр. Ягъни герой тормышыннан өзек-озек моментлар гына алына һәм алар үзара логик бәйләнештә тәкъдим ителә. Мисал өчен күренекле язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең Торналар төшкән җирдә» әсәрен алу да җитә М Мәһ- диев бу әсәренең жанрын билгеләгәндә, повесть дип куйган Мин аны эссе дип атар идем Көнбатыш әдәбиятында эссе жанр буларак, күләмле әсәрләр йөзен дә билгели -— яки бездәге роман жанрына тәңгәл килә Ә безнең татар әдәбиятында эссе повестька бәрабәр булып туды «Күз карашы» да жанры ягыннан «Торналар төшкән җирдә» әсәре белән охшаш.
Без үскәндә, сугыштан соңгы елларда, бабайлар чабата үрә иде Берәүләр аны җиде буй юкә тасмасыннан, икенче берәүләр — тугыздан, өченчеләр — уникедән үрер иде Эш ничә тасмадан үрүдәмени — чабатасы булу мөһим диярсез Юк шул. Бар хикмәт тә чабатаны ничә тасмадан үрүгә бәйле иде Уникедән үрелгәне матур, чөнки аның тасмалары тар, нык була Бу чабаталарны кызлар кичке уенга кияләр иде Укучы чабата белән әдәби әсәр арасында нинди охшашлык’—дип сорар Әсәрләрнең дә матурлыгы андагы вакыйгаларның оста үрелүенә бәйле бит
А Сафин үзенчәлекле форма табып (ча-батаның да калыбы була), вакыйгаларны
шактый уңышлы үрә алган Нәтиҗәдә без әсәрнең тел рухын, авторның хикәяләү интонациясен тоябыз Ә нәрсә соң ул төп pyx’ А. Сафинның хикәяләү интонациясендә нинди сер бар’
Ton рух — әсәрнең идея эчтәлеге, авторның әйтергә теләгән фикере Шуны да искә алып үтик әсәрнең идея эчтәлеге вакыйгаларны хикәяләү, сөйләп бирү эчтәлеге белән тәңгәл килми Болар — икесе ике нәрсә
Повестьның төп рухына, авторның иң изге фикеренә төшенергә ярдәм иткән бер өзеккә игътибар итик
«Адәм баласы шаулы эшләр белән гөрләгән чорлардан көнләшә, балачагын сагынган күк. үткәннәрен сагына
Чынбарлыкка кайткач исә, бүгенгесен таный алмый тора Үзе шикелле чиратларда торучы, дефицит эзләүче, корсагы шыплап тулганчы ашарга яратучы, ярты гомерен диванда йоклап үткәрүче ишләрен күрә дә гаҗәпкә кала
Кемнәр соң алар7 Нигә болар7 Кемнәргә болар?
Безнең заман сагынулар заманымыни7 Рухыбыз җуелган, кыйблабыз югалган, уебыз качкан Биргәнне ашыйбыз күрсәткәнне карыйбы.-,. ишеткәнне тыңлыйбыз Җаныбыз тыньЬч Тормышыбыз әйбәт Сүнәбез
Күңелеңнән өзелеп тишкән әрнү йөрәгеңә килеп кадалды
Кулларың белән битеңне капладың
Юк болай түгел ич инде' Син тагын үзеңнең мөмкинлегеңне аңлый башладың
Белеп торасың бит сагынулар чоры түгел безнең заман Юк Син уйлаганча, астыртыннар, хәйләкәрләр, мал өчен җа нын фида кылырга әзер булган яман бәндәләр заманы да түгел бу Кайчан да бул ган алар яманнар Тик ал a pit ы кем хәтерли7 Кем белә’ Ә бит. дөресен ген» әйт-кәндә. синең шикелле дәшмәсләр аркасында ишәяләр түгелме соң алар7 Хәер, син үзең дә яман кеше бугай әле Акланма Алдашканың юк. урлаганың юк. имеш Ә берәр кешегә игелек кылганың булдымы соң синең7 Адашканга юл күрсәттеңме берәр тапкыр7 Җылы сүз. киңәш белән кем нең күңелен күтәрдең7 Кемне өзелеп ярат тың, кем өчен яшең түктең син7 Әйе әйе Бары үзен өчен генә Газаплан. ныгырак газаплан •
Кыскасы. фәнни-техник революция заманында яшәгән кеше анасын туган авы лып халкының җыр-моңын онытса үзен- үле югалта Шуңа күрә аның эчке табигате дә җимерелә дигән фикер алга сөрел» әсәрдә Кеше шәхес буларак таркала, аның «мин>е югала Ән». фаҗига бусага артында гына тора» ли автор Бусы әсәрнең идея эчтәлеге. төп рухы Ә вакыйгалар эч- телеге ата-знкының җылы кочагында үскән Син шәһәргә китә, эшкә урнаша, заманча квартирада заманча итеп яши башлый. •Заманча' яшәве нәтиҗәсендә хатыны белән аерыла Онытылып карамакчы була Шәраб алып кайта да телевизор карый Телевизор карый да. шәраб эчә Күпмедер мизгелгә шәраб пары һәм җиңел музыка героебызны татлы халәткә күмә якты моңсу хыялларга күтәрә Бар да онытыла Тик үэ-үзен генә оныта алмый Киресенчә ялгыз һәм читкә тибелгән итеп тоя Мескенлектән һәм көчсезлектән үз кабыгына кереп бикләнә ак дөньяга чыгуга бернинди өмет юк һәм ул үз-үзеннән курка башлый Шәхес деградация кичерә Уелып төшеп уйланырлык урын бар монда Чөнки һәр шәхесне югалту — безнең өчен фаҗига Бәхәссез.
• Күз карашы*— замандашларыбызның рухи сафлыгы өчен борчылып язылган әс «р Һәм шул борчылу хикәяләү интонациясенә дә сеңгән автор эчке бер сагыш белән үткәннәргә караш ташлый Татар халкының җан өзгеч җыры «Уел» да әсәргә юкка килеп кермәгән «Эчемдә генә минем утлар яна. ник җилкенә икән бу йөрәк*
Җыентыкка кергән •Хыял*, ■Исәнме әни1* «Уел». -Китү» «Юлда* һәм башка хикәяләр дә кызыклы Бу әсәрләрендә А Сафин художестволы детальләр аша образларны төгәл бире алган Аларның эчке дөньясын яктыртып җибәргән Шул ялтырап киткән бер мизгелдә геройларның холык-фигылен күреп калабыз Мәсәлән •Исәнме, әни'* хикәясен автор «Карчык авыр итеп көрсенеп куйды, нәрсә эшләгәнен үзе д» белеиггермәстан. яңадан мич капкачын ачты да. суынмаганнармы икән дип пәрәмәчләрен карады- дип тәмамлый Уйлап баксаң, монда сүз һич кенә дә мич һәм андагы пәрәмәчләр хакында бармый Мәгънә бик тирәндә ята Зөләйха карчык мичне түгел, ә йөрәген ачып күрсәт» кебек Ул пәрәмәчләр түгел, ә хисләр иң изге хисләр суыныр дип курка шикелле Улы Нәгыймгә килсәк, аның бәгырендә анасына карата бернинди дә җылы калмаган, күптән суынган Җамны тетрәндерерлек факт Бу - атом бомбасы кебек куркыныч нәрсә* Аннан дә куркынычрак нәрсә бар икән әле
• Әгәр дә аналарның балаларына карата булган хисләре суынса, без нишләрбез7* Язучы менә нинди олы сорау бирә укучысына. Аналарның хәтерен калдырмыйк, күңелләре көр булсын дисәк, туган йортка, туган нигезгә эзне суытмыйк ешрак кайтыйк Ә анда торып калсак газиз җиребез рәхмәтле генә булыр
Укучы Альберт Сафин иҗаты беләи якыннан танышса, күңеле баер.
Мнн биредә китаптагы берничә әсәрне генә күздән кичердем чннкм укучыны яңа дан-яңа ачышлардан мәхрүм итәсем килмәде - ә андый ачыдилар бу җыентыкта җитәрлек