УРМАННАРГА КЕРӘМ...
«
Тәрәзәдән ай караган төндә Тупыл яфраклары шыбырдаша. Дөнья даһилары яши миндә, Тавышлары килә еллар аша.
Тупыл яфраклары шыбырдаша Талгын гына искән төнге җилгә. Еракларга карыйм еллар аша Тәрәзәдән ай караган төндә.
Дөнья даһилары яши миндә, һәр күзәнәк саен берәр бөек. Эндәшәләр кебек айлы төндә, «Син дә уйла, син дә эшлә!» — диеп.
Тавышлары килә еллар аша, Сәламнәре килә искән җилдә. Тупыл яфраклары шыбырдаша Тонык кына ай караган төндә.
*
Нинди генә җилләр иссә дә лә. Нинди генә еллар килсә дә. Бер гомерлек озын постта торам, Бер гомерлек мандат кесәдә.
Ленин биргән мандат кесәдә ул. Дөнья бара безнең иңсәдә...
Бер гомерлек озын постта торам, Нинди генә җилләр иссә дә!
«
Җиңел генә бурыч бурычмыни, Җиңәсе дә килми җиңелне.
Җиң сызганып, җиде селтәндек без, Җиде башлы дию җиңелде.
ГАМИЛ АФЗАЛ (1921)— шагыйрь. *Өф-өф итеп*. *Ышаныгыз*. *Айлы кичләр*. һ. б. егермедән артык шигырь китабы авторы. Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Әлмәттэ яши.
Җидегән йолдыз юлларында киңлек. Җиде кат тир кипте җилкәдә Җиде кат күк каршылыгын җиңдек, Җиде дошман каршы килсә дә!
©
Биек тауга менеп нишләмәдең, Тирән упкыннарга төшкәләдең, Саф, пакь көе һаман сагына сине Син су эчкән яшьлек чишмәләрең.
Сикәлтәле икән гомер юлы, Табулар һәм югалтулар тулы. Яшел яфракларың лепердәшкән Яшьлек чишмәләрең көмеш сулы.
Ф
Вакыйга һәм кеше язмышлары Тирбәлдерә безнең күңел кылын, Шуңа бәйле уҗым арышлары, Кәккүкле һәм кузгалаклы болын...
Вакыйга һәм кеше язмышлары, Өянкеләр шавы күз алдында, Җан сызлавы, сөю сагышлары, Кеше дәрәҗәсе уйландыра
*
Ерак еллар аша алып килдем гомер шатлыгын мин.
Иң биеккә байрак итеп элдем нәфес сафлыгын мин.
Саф чишмәләр аккан һәр төбәктә яфрак саен бизәк Хозурланды күңел, һәр йөрәккә ак бәхетләр теләп
№
Елау белән көлү арасында
Фикер йөртә адәм баласы
Бөек даннар яулап аласы бар, Нинди юллар белән барасы?
Сөю, хезмәт — яшәү чарасы да.
Ил намусы — күзең карасы Ә бездән соң кемнәр каласы? — дип, Бер тирәнтен уйлап аласы
*
Әйдә, чәчләрең агарсын, Яшь гомер үтсен, иптәш,
Талгын су булып агарсың.
Таллы ярларга җиткәч.
И ерак таулар күгелҗем, И биек ярлар текә.
Энҗеләр булып түгелдең, Үрләрен үтә-үтә.
Болгана да тына агым сулар, Агым сулар кебек моң булсын Ил алдында сүзнең кодрәте бар, Ташка баскан сүзең чын булсын!
Иң акыллы сүзне әйтәсем бар, Соң булса да уң булсын.
е
Урау-урау еллар катламыннан Ургып-ургып аккан моң дисәм,— Уралымнан урап кайтамын да, Улакларга ятып, су эчәм.
Мин күңелдә йөрттем Лермонтовны. Тукай белән бергә Пушкинны, Бу күңелне шулар чиста тотты, Дулкынында шулар юшкыны.
Кечкенә шигырьдә олы фикер Ак канатлы уйлар уйлата: Күбәләктәй ярдан-ярга сикер, Агым сулар булып моң ята.
Ф
Бу ямьнәрдә бардыр минем өлеш, Бу гамьнәрдә — минем йөрәк ярам. Бөтен дөнья серен белгән килеш. Сары яфракларга басып барам
Бу шәһәрдә Ленин урамы бар, Яшел урам, төзек, киң урам. Киң урамнар кебек уйларым бар, Ленин урамында мин торам.
я»
Яманнан яхшы туса — тиңе булмас, Яхшыдан яман туса — име булмас, Бабайлардан калган акыллы сүз — Менә ипи, әнә кояш.
•
Чын күңелдән әйткәнемә ышан: Зәңгәр-зәңгәр һаваларга очам
Ай калыккан урман өсләрендә. Ак болытлар керә төшләремә.
Таң җилләрен көлеп алкышладым, Тын күлләрдә йөзә аккошларым.
Иркен сулап, урманнарга керәм, һәр яфрагы миңа сәлам бирә
Ат уйнатып, үтәм авыр юлны, Патша кызы миңа гашыйк булды.
*
Урманлы офыклар алсу, һәр яфрак саен бөре.
һәр куак төбендә калсын
Яшәүнең яшел сере.
Илаһи серле бу үрләр,
Сагаеп, сокланып йөр Йолдызлы күгендә серләр,
һәр чәчәк чугында сер
*
Көзге урманнарга сызгырып кер, Моңаеп йөр шәрә урманнарда, Үткәннәрне уйлап, сызланып йөр. Киләчәккә кара хыялларда.
Нинди өмет белән яши урман, Ниләр уйлый сары яфрак иле? Тынып калган үзәннәрдә томан, Өзеп-өзеп исә җиләс җиле
•
Бездән соң да дөнья матур булыр, Киткән казлар кире кайтыр әле. Болыннарга яшел шаукым тулыр, Тукранбашлар чәчәк атыр әле.
Болын чәчәкләрен җилләр сөеп, Исән-таэа торсын җир-су гына. Киткән кызлар кире кайтмый диеп. Ак болытлар агар моңсу гына.
Мин туганчы, мең ел торган бу тау. Мин үлгәч тә калыр тау булып Бакыр табак кебек ай калыккан, Пугач патша килгән яу булып.
Йокымсырап яткан күксел дала, Төнбоеклар үскән су кебек Ак болытлар, күк болытлар ага, Әйтел булмый торган уи кебек
Мин дә җиң сызганып план кудым, Эшче класс идем үземә күрә, Тимер юна торган станогым Әйләнә дә. төшләремә керә
... Чүпрәк белән тәгәрмәчен сөртәм, Крестьян атын сөйгән кебек.
И, егетләр, утыз биш ел үткән, Бер әйләнеп кенә килгән кебек.
Урман артларында кояш баткан Зәңгәрләнеп килгән кич иде. Кыяр-кыймас кына чәчәк аткан Бик оялчан, изге хис иде.
Уйлап килгән сүзләремне җуйдым, Шаулый иде нарат урманы.
Кулларыннан тоттым,
Көлгән булдым, «Яратам» дип әйтеп булмады.
•
Мин үземдә нәфис сафлык тоям, Авыр эшнең качмыйм берсеннән дә. Кеше җанындагы тапны юам, Көлә-көлә юам, көрсенәм дә...
9
Тагын бер кат Тукай килсен иде Кыңгыраулар таккан пар атларда. Тагын бер кат Тукай килсен иде... Симез яңакларны яңакларга!
9
Әй, дала иркен, дала иркен, Болытлар ага төркем-төркем.
Әй, сулар тирән, сулар тирән, Тормыш турында уйлар тирән.
Әй, таулар биек, таулар биек, Олы максатлы гомерләр кебек.
Ышанычлы бүгенгебез, Ышанычлы иртәгәбез, Шуңа күрә авыр йөкне Җиңел итеп күтәрәбез.
Бер карасам үткән көннәремә, Үкенечләр төшә хәтергә:
Бик күп, бик күп яхшы кешеләргә Онытканмын рәхмәт әйтергә.
Сискәндерә, ымсындыра Тирәнлекләр, биеклекләр, һәр яңа көн сорап тора Кыюлыклар, егетлекләр.
Үткән көннәремнең соры төсен Әкиятләрем белән әйбәтләдем. Болыннарда гөлләр булып үссен Әйтелмичә калган рәхмәтләрем!
Заман куша ил сайлаган юлдан Таптанмыйча алга барырга. Кайсы чорда юллар такыр булган? Хәвефле дә булыр, авыр да.
Иң кадерле сүзен әйтте халык, Өмет белән әйтте нык уйлап: Шешә тотып булмый алга барып, Җиңү яулап булмый күз буяп!