Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ


«Этил суы ака торур» һәм «Сызгыра торган уклар»ны бүлек итеп, Нурихан Фәттах гаять зур эш
эшләде. Менә хәзер яңа әсәр — «Кубрат хан». Романның азагында Месәгыйт Хәбибуллинның «Хәтер
белән мәхәббәт—үлемсез, мәңгелек»,— дигән сүзләре игътибарны җәлеп итә. Өстисе килә: хәтер —
ул кешенең, халыкның әхлакый тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыручы бердәнбер канал. Хәтер
югалу — кешелек һәм аның тарихы югалу Менә шул яктан күз тотсак, тарихи нәфис әдәбиятның
зарурлыгы, аның әһәмияте чагыштырмасыз зур. Әмма «Кубрат хан»ның мөһимлеге аның тарихи
роман булуында гына түгел. Язучы, борынгы материал белән файдаланып, бүгенге проблемаларны
күтәреп чыга.
Бүгенге көндә бар халыкларны дулкынландырган проблема — тынычлык өчен көрәш —
романның үзәк темасы. Сугыш мәсьәләсенә роман персонажлары төрлечә карый. Беренче карашка
бер-берсенә кара-каршы торган ике төп герой да орышка бер үк мөнәсәбәттә күренәләр. «Кубрат исән
чакта яу чабу булмастыр»,— ди хан. Ә төптәңре Ирсан берничә мәртәбә «төрки бер-берсен кыра»,—
дип өзгәләнә. Әмма бу мәсьәләдә Кубрат ханны да, ханлыкның баш идеологы булган Ирсанны да
саф күңелле дип кабул итеп булмый. Шул ук Ирсан ханга да, илханнарга да яу чабуның кирәклегенә
ишарә итә.
Грек карты Симокатта да сугышның мәгънәсезлеген аңлый. «Бертуган төрки халыклар ни
бүләләр?» — ди ул. Автор бу карттан сугыш мәсьәләсендәге икейөзлелекне фаш итүче бик акыллы
сүзләр әйттерә: «Бер куллары белән орышны котлыйлар аллалар, икенче куллары белән аны
җуялар» Ә әсәрнең төп идеясен Илбарыс уйлануларында тоя укучы. Орыш һәрчак якыннарны аера,
бар изге нәрсәне таптый. Кояш астында һәркемгә дә урын җитәрлек Мул тормышны кылыч түгел,
хезмәт китерә. «Җиңеп җиңелгән иде Болгар бу сугышта» — монысы инде автор сүзе. Сугышның
мәгънәсезлеген шуннан да оста итеп аңлатып булмас, минемчә,
Язучы моннан тыш та бик мөһим фәлсәфи мәсьәләләргә җавап эзли, укучыны уйландырырлык
җитди сораулар кузгата. Автор үзен укучыдан югары куймый — тирән фикерләрне үтеп барышлый
гына әйтеп китә ул. Дидактикасыз, тәртип белән генә. Укьпучы Константин: «Ришвәт халыкның
дәүләткә булган ышанычын югалта, гаделне кимсетә, яманга юл ача»,— ди. Әңгәмәдән соң Кубрат
хан аңлый Константинны юкка гына иленнән сөрмәгәннәр Кубрат ханның горурлыгы аның уенда
күренә: «Болгарларның эчке эшләрен болгарлар гына хәл итә ала» Философ Фасиан, моңа чаклы
бөтен сәләтен Болгарны Византиягә буйсындырырга юнәлткән булса да, Болгар тәртибенең чери
башлаган империя тәртипләреннән күп өстен икәнен аңлагач: «һәр халыкның мөстәкыйль дәүләт
төзергә хокукы бар».— ди. Укучы күрә Фасиан — акыллы, белемле дипломат кына түгел, ул теләсә
нинди четерекле эшләрне дә җайга салырга сәләтле.
Романны укыганда, игътибарлы укучы адым саен әйтемнәр, афоризмнар, мәкальләр белән
очраша. Алар укучыны уйландырган, әсәрне бизәгән кебек үк, авторга хас булган югары бер
сыйфатны күрсәтәләр — кыска сүзлелекне.
Сүземне бетереп, шуны әйтәсем килә: «Сызгыра торган уклар»ны Н. Фәттах бик озак көттерде
Месәгыйт Хәбибуллинның икенче җимешен алай озак көтмәбез дип өметләнәсе
А. ИБРАҺИМОВ.
Ульяновск шәһәре.

Язучының төркиләр тарихын эзлекле рәвештә һәм тьрышып өйрәнүе миңа мәгълүм булганга,
моның нәтиҗәсе мине бик кызыксындыра иде. Моңарчы бүгенге тормыш турын-
Pfi язып килгән әдипнең борынгы темага алынуы укучыда ихтыярсыз сын аулы караш уятуы
табигый Халбуки «Кубрат хан» романының беренче бүлекләре үк күңелне үзенә ияртеп, шик-
шөбһәләрне юкка чыгарды.
Автор мавыктыргыч сюжет вакыйгалары талкан, тарихтан мәгълүм булган кыска- и»«йнак
хәбәрләргә реаль, тормыш ситуациясе рәвешен биргән, илебезнең көньяк - кеибатыш
киңлекләрендә, Азов һәм Кара диңгез, Теиьяк Кавказ, Көньяк һәм Урта Идел буйларында VII гасырда
барган тарихи-этник процессларны җанлы тормыш картиналары ана гәүдәләндерүнең тәвәккәл һәм
кыю тәҗрибәсен ясаган Аның бу эше һәрьяклап кайнар хуплауга лаек. Беренчедән, ул хәзерге
укучыларда үзләренең болгар бабалары турында тулырак беләсе килү кебек табигый ихтыяҗга
җавап бирә, замандашыбызның белемен, тарихи күз күремен киңәйтә
М. Хәбибуллииның хәзерге проза елкәсендә туплаган тәҗрибәсе аның беренче тарихи
романында гаять тулы ачыла. Вакыйгаларның логикалы һәм кискен үсеше, үзгәреше, алмашынышы
сюжет киеренкелеген тәэмин итсә, буйдан-буйга сузылган каһарман һәм персонажлар аның
бөтенлеген хасил итә. Кубрат хан, аның кызы Чәчкә, Илбарыс буйтур, ханбикә Аппак, тептәңре һәм
илханнар, Византия императоры Ираклий һәм грек илчеләре үзләренә хас характер төсмерләре
беләи бирелгән Әсәрдәге кешелек мөнәсәбәтләре Мөсәгыйтнең элекке әсәрләренә караганда
психологик яктан бәерак эшләнгән
Автор безнең күз алдына Болгар иле язмышындагы зур борылыш чорын китереп бастыра. Олы
яшьтәге зирәк һәм кырыс Кубрат хан Болгарның иҗтимагый, сәяси, хәрби һәм хуҗалык ягын ныклы
нигезгә кору өчен авыр, тырыш һәм катлаулы көрәш алып бара. Византия һәм Хәзәр каганлыгы
кебек ике көчле дәүләт арасында илнең ышанычлы киләчәген тәэмин итү теләге аның барлык сәяси,
дипломатик һәм хәрби чараларның үзәгендә ята. Бу көрәшнең кискенлеге, күрше дәүләт
хөкемдарларының мәкерле эшчән лете (бу өлкәдә Кубрат хан үзе дә кимеи куймый) каһарманнарның
катлаулы һәм трагик язмышында чагыла. Әсәр сугышның рәхимсез һәм мәгънәсез асылын күз
алдына бастыра. Бу уңайдан язучы уздырган идеяләр илебезнең тынычлык ечен бүгенге героик
керешенә аваздаш яңгырый.
«Кубрат хан» романында безнең әдәбиятта инде моңарчы күренгән персонаж исем нәре һем
этнографик тешеичәләр дә күзгә чалына. Кайбер исемнәр Н Фәттах әсәрләре аша инде безгә таныш.
Әйтик, Чәчкә һем Аппак кебек хатын-кыз исемнәре «Кол Галия трагедиясендә һәм «Этил суы ака
торур» романында инде очраган иде. Алариың икенче автор әсәрендә кулланылуын ничек бәяләргә
соң? Авторның фантазиясе чикле дипме, оригинальлек җитенкерәмәү дипме? Минемчә, Болгар
тарихының эур-эур ике дәверен бербере енә бәйләү, күчемлелек чарасы итеп аңлау дәресрәк булыр
Үзеннән элек язылган әсәрләргә ихтирам чагылышы дип тә карарга кирәк.
н. ХИСАМО*.
Казан шәһәре
«Кубрат ханя романын һәр кеше кызыксынып укый. Шул фикер терле яшьтәге кешеләр белән
сәйләшкөндә дә расланды. Татар әдәбиятында тарихи романнар бик аз «Этил суы ака торур»,
«Сызгыра торган уклар», «Кубрат һәм тагын бер-ике китап Тарихи роман—халыкта патриотизм
тәрбияли торган чагыштыргысыз әһәмиятле бер әдәби жанр, халыкның үзаңын үстерүдә зур роль
уйный. Үз тарихын белмәгән халык — тамыры корыган агачка охшашлы Безнең халык тарихында
бик кызыклы чорлар яктыртылмаган әле Болгарның «өзелеш чоры, дин кабул итүе, болгар
халкының Субудайны җиңүе. Бвтый гаскәренә каршы торуы (Идел-Урал халкы аңа 3 елга кадәр
каршы тора) Шундый вакыйгалар хакында яңа китаплар чыкса, бик шат булыр идек
М. ЯМАЛЕТДИНОВ.
Куйбышев шәһәре
Журналның 1986 елгы саннарында бик кызыклы повестьлар, романнар һем хикәяләр укыдык
Мәхмүт Хәсәноаның -Язгы аҗаган» романы. Фәнис Яруллиниың «Кыйгая. кыйгая каз кычкыра»
повесте. Мәгъсүм Хуҗинның «Ten нигез, хикәясе һем башка күп кенә ас әрләрне бик кызыксынып
укыдык Мин Леиинсиорск районы. Зәй-Кәрәтаи авылында туып үстем Авыл тормышы турында
язылган әдәби әсәрләрне яратам ХалкьАыз кичергән мырлыкларны сурәтләгән әсәрләр күбрәк
булсын иде
Ире хатынына, йә булмаса хатыны иренә хыянәт итү турында күп язалар, шуңа күрәдер инде,
бу хәлләр тормышта да модага кереп бара.
Авыр заманнар турында күбрәк языгыз, халкыбыз батырлыгы үрнәгендә батырлыкка
өйрәтегез яшьләрне.
И. МАКСУТОВ.
Казахстан ССР, Кызыл Урда шәһәре.
Мин М. Хәсәновның «Язгы аҗаган» дигән романын зур кызыксыну белән укып чыктым. Менә
шундый романнарны экранлаштырсаң, безнең әдәбиятка киң катлау укучыларның кызыксынуы
артыр иде, милләтебезнең дә үзаңы һәм абруе артыр иде.
Күптән түгел телевидение аша «Аспарух хан» дигән болгар фильмын күрсәттеләр. Ә Мөсәгыйт
Хәбибуллинның «Кубрат хан» дигән романын экранлаштырсаң, ул да әлеге фильмнан ким булмас
иде.
М. ГАЛИЕВ.
Свердловск шәһәре.
«Язгы аҗаган» романы басыла башлагач, журналны сабырсызланып көтеп алдык. Чират торып
укыдык. Романда бик гыйбрәтле вакыйгалар, аяныч хәлләр, аянычлы гомерләр турында
гыйбрәтләр күп. Безнең халкыбызның үткәне, бу матур көннәргә нинди фаҗига, авырлыклар аша
килеп җиткәне ап-ачык чагыла.
Яхшы кешеләр, ни кадәр генә авыр хәлдә калсалар да, югалмаганнар, яхшылык җирдә ятмый
дигәндәй, яхшылык, кешелеклелек барыбер җиңгән
Миңа Иргалинең кешелеклелеге, беркайчан да югалып калмавы, һәрвакыт егет булуы,
кешеләргә фәкать яхшылык кына эшләве бик ошады. Ир кеше югалып калмаска, көчле характерлы
булырга, һәрвакыт, һәркайда зур таяныч булырга тиеш. Иргалиләр кебек! Хатын-кызлардан Гөлүсә
образы сокландырды. Гөлүсәнең мәхәббәте һәркемне сокландырырлык. Тик Гази гына йомшаклык
күрсәтүе аркасында яшьлек мәхәббәтен югалта һәм икесе дә гомерлек утта яналар. Әнә шундый
характерлы булуы аркасында Гази авыр хәлләргә дучар булып тора һәм тормышы да аяныч хәлдә
тәмамлана
Бу романда рус һәм татар халкы арасындагы дуслык һәм бу дуслыкның элек-электән
килгәнлеге, аларны бәйләүче сәбәпләрнең сере — кешелеклелек, яхшылык, яхшы күңеллелек икәне
дә ачыла.
Туган ил. туган туфракка мәхәббәт, туфрак тартып Себер хәтле Себерләрдән әйләнеп кайта
алган Рәхимҗан бик яхшы бирелә. Әмма Гази белән Гөлүсә кавыша алмыйлар Бик кызганыч. «Эх.
сугыш булмаган булса!»—дип әрнеп куя йөрәк. Алар соңгы минутларда гына булса да очраштылар.
Роман бик ошады, рухи азык бирде. Мин аны бик бирелеп, шул геройлар белән бергә шатланып,
газапларын да алар белән бергә кичереп, дөньямны онытып укыдым.
Рәхмәт Сезгә. Мәхмүт Хәсәнов, рәхмәт, хөрмәтле редакция!
3. ГОМӘРОВА.
Брежнев шәһәре.
Менә татар әдәбияты Иргалиле, Газилы. Гөлүсәле булды. Болар әдәби образлар га- лереясенең
түреннән үзләренә тиешле урынны алырлар да: «...без — «Язгы аҗаган»- нан! — дип. кулларын каш
өстенә куеп, «Арыш башак кыскан чакта...» уйнаган аҗаганнарны күзәтеп торырлар кебек.
Шәйхи Маннурның «Чын сөю бармы?» дигән лирик повестенда керсез, саф мәхәббәтнең
үрнәкләре бер бәйләм чәчәк итеп бәйләнгәнен күргән идек. Без ул бәйләмгә Гази белән Гөлүсә
мәхәббәтен дә кушабыз.
Гази, мәхәббәтенә актык сулышына кадәр тугры калып, сөюгә тап төшерми Әдәбиятта Гази
белән Гөлүсә мәхәббәтенә тәңгәл килә торган мәхәббәт бар микән?
Әсәрне укыгач, миндә шундый фикер туды: «Язгы аҗаган» романы Мәхмүт Хәсәнов- ны иң
хөрмәтле язучыларыбыз рәтенә куя. Чөнки есәр — колачлы, вакыйгалар тыгыз, теле, сөйләм
рәвеше гүзәл. Авторга, Шаһи булып сөйләр өчен генә дә Коръән сурәләрендә актарынып, көнне
төнгә ялгарга туры килгәндер. Миңсылуның тайга туфрагында ятып ка-
/туы, Газиның газап белән көтелгән очрашудан соц день» куешы — болар әсәрдәге вакыйгаларның
«агыш үзәне»нә туры килә.
Ләкин әендә дә. тешендә дә таң йолдызы Чулпанга багып. «...Чулман. Чулман, туган туфрагым
— Чулман!» — дип тилмереп гомер иткән Иргалинең туып-үскән акларына бер кайтып килә
алмаганлыгы кешене аптырашта калдыра. Орденнары тагылмаган имеш тә, шуңа күрә стансага
төшмәгән икән. Шул да булдымы сылтау? Ышандырмый.
•Өч аршын җир»дәге Мирвәли булып Мирвәли хатынының васыятен үтәү йөзеннән авылына
өч аршын җир теләнергә кайта ич. Иргали — Мирвәлигә охшап, бар мөлкәтем втып-ватып, яндырып,
үзе суын эчкән коега төкергән кешедәй, авылын ташлап чыгып киткән ходай бәндәсе түгел ләбаса
Әллә аның Чулман якларына кайтып, төпләнеп калганлыгын сурәтләүче вакыйгаларны романның
«үлчәме» сыйдыра алмыймы?
Себер белән Чулман якларын бер-берсенә каршы куймыйм мин. Себер — татар халкының яшәп
килгән төбәкләреннән берсе.
Шундый матур әсәрне әдәбиятыбызга бүләк иткәнегез өчен тәбриклибез Сезне. Мәхмүт!
X. АРСЛАНОв
Үэбәкстан ССР, Жизак шәһәре
ХӨРМӘТЛЕ МӘХМҮТ ХӘСӘНОВ!
Сезнең «Язгы аҗаган» романын дүрт ай көтеп, түземсезлек белән укып чыктым Романыгыз
тарихи чынбарлыкны үз эченә алган. Дөресрәге, романыгыз сокландыргыч Сезгә рәхмәтләремне
белдерәм Романдагы Газиның язмышы — минем язмышка охшаган
Иҗатыгызда зур уңышлыклар, саулык-сәламәтлек теләп
Г ФӘХРЕТДИНОв
Ташкент шаһәре
Журналда басылган әсәрләрне күп еллар инде зур кызыксыну белен укыл барам Тәнкыйть
материаллары, очерклар, публицистик мәкаләләр, истәлекләр матур тел белен, аңлаешлы язылган
була. Соңгы елларда «Татарстан — туган төбәгем» рубрикасы астында басылган мәкаләләр укучыга
зур мәгълүматлар бирде
Узган елда Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» романы басылып чыкты безне сөендерде бу
әсәр
Иргали образы үзенең тормышчанлыгы. сафлыгы, дөньяда кешеләрчә яши белүе белен җәлеп
итә. онытылмый, күңелдә кала. Кеше эчен көрәшүче буларак, авылга кайтып керү белән, тизрәк иң
якын кешесен эзләп таба, үлемнән, ачльмтан коткара Аннан соң. өч гаиләне (Миңсылуны да кертсәк)
ачлыктан коткару өчен үзенең күңеле кушкан юлны сайлый Рәхимҗанны да куып чыгармый, ә ул
чагында урта хәлле крестьянны кулак белән бутау еш булган бит Тормышка формаль карау — әле
да күп кешеләрне елата. Ә Иргали шул заман, шул чор кешесе, тормышны дөрес аңлавы белән
күңелгә якын. Язучы моны укучылар күңеленә шулай җиткерә алган
Журнал тышлыгындагы рәсемнәрне да герле тәрбияви чаралар үткәрүдә киң кулланам
Журналның һәрбер номерын көтеп алам
Л ТАКИРОВА
БАССР. Чакмагыш районы.
Рәҗәп авылы.
М Хәсәновның «Язгы аҗаган» романын мин кырык эшемне кырык якка гашлал укыдым
Романдагы геройларның исемнәре җисемнәренә туры килә
Иргали физик яктан таза, көчле. >ш сөя. кешеләрне ярата Уңган -рен бер сүздән аңлый, хәленә
керә белгән, сабыр холыклы Гөлниса Жизнәкеем дип өзелеп торган бал дыэкае Миңсылу Гомер буе
Газины гына яратып яшәгән Гөлүсе
Иргали тормыш алдында зур сынаулар уза Башка сыймаслык фаҗига кичерә аны кеше үтерүдә
гаеплиләр. Себергә сөрәләр Тормыш аны сындырып сьәтый Гази белән Гөлүсәнең мәхәббәте -Чын
сөю бармы?» дигән сорауга «бар. дип җавап бирерлек мтегт язылган.
Язучы үзенең геройларын бик оста сурәтли. Алар бар да укучы күз алдына үз төсләре, үз
рухлары белән килеп басалар. Бу инде язучының халык белән нык аралашуын, күп эзләнүләрен
раслый.
Ж- МӨХӘММӘТОВА.
Азнакай.
«Казан утларыон 10 ел дәвамында даими алдырып, укып барабыз. Аннан фикерләр алышабыз.
Сүз, әлбәттә, яхшы дип табылган әсәрләр турында бара Аннан, мин укытучы бит әле. теге яки бу
әсәрнең яхшы урыннарын өлкәннәр белән дә, балалар белән дә укыйбыз
Бәхет турында әңгәмә үткәрдем. Әңгәмәгә нигез итеп Ф Яруллинның «Кыйгак- кыйгак каз
кычкыра» әсәре алынды. Әсәрнең аерым урыннарына туктала-туктала сөйләштек. Укучылар
әсәрдән бик канәгать калдылар. Үз бәхетләрен авырлык белән тапкан геройларга сокландык. Сүз
уңаенда әйтеп үтәм: Фәнис Яруллин әсәрләрен эчке дулкынланусыз уку мөмкин түгел. Нәкъ
тормышның үзе! Ә бит төптән уйласаң, автор нинди авыр очракны без ышанырлык гади итеп бирә
алган. Кыз кешенең егет кеше булып йөрүе — сирәк хәл. Ә автор безне ышандырырлык дәлилләр
тапкан.
Әгәр 1986 елда басылган иң яхшы әсәрне әйтүемне сорасагыз, мин, һичшиксез, «Кыйгак-кыйгак
каз кычкыраяны атар идем.
Г. ХӘММӘТНУРОВ.
БАССР. Нуриман районы.
«Казан утлары» журналының даими укучысы буларак, уй-фикерләремне, теләкләремне
җиткерәсем, борчыган сорауларга җавап табасым килеп, сезгә хат язарга булдым. Журналның
уңышлары куандыра, ә нәрсәдер җитеп бетмәсә, борчылу тудырмый калмый Журналда
әдипләребезнең әсәрләре беренче сынау үтә. бәһа ала.
Без журналны көтеп алабыз. Әмма борчу тудыра торган мәсьәләләр бар. Китапларның да
тиражы кими. Китап тиражын билгеләгәндә, кибетчеләрнең заказы белән генә чикләнмәскә, ә бәлки,
әдәбият сөючеләрнең дә теләкләрен исәпкә алырга, алар белән якыннанрак аралашырга кирәк.
Үзеннән-үзе аңлашыла: мондый адым Татарстан чикләрендә генә калырга тиеш түгел. Узган елгы 9
нчы санда басылган Т. Әйдинең «һөнәрле Әләзәнме моңа ачык мисал Бу иптәшнең нәтиҗәле хезмәте
мактауга лаек һәм үрнәк булырлык. Хәрби-патриотик темага караган эзләнүләре өчен Самат Шакир
һәм Шамил Рә- кыиповны олы хөрмәт белән исемләп китәсе килә.
Тагыи тарих мәсьәләсе Казанда да, Мәскәүдә дә болгар-татар тарихына карата фәнни әсәрләр
басыла килде һәм көтмәгәндә бу юнәлештә авангард ролендә башкорт галимнәре булып чыкты
(«Народы Поволжья и Приуралья» М., 1985).
Тыйнак булу — татар халкына хас сыйфат Ләкин артык тыйнаклык чикләнгәнлеккә китермиме'
Надан старшина биргән язуга нигезләнеп кенә Риза Фәхретдиневне башкорт галиме һәм әдибе дип
йөртә башладылар. Т. Ялчыголның дөреслекнең янында да тормаган һәм тарих фәнендә күптән
тәнкыйть утына тотылган шәҗәрәсенә нигезләнеп, Кол Галине башкорт, ә «Кыйссаи Йосыф»
поэмасын башкорт әдәбиятына кертергә тырышалар. Кол Галидән башлап революциягә кадәр иҗат
иткән әдипләрнең дә байтагына шундый дәгъва белдерелә.
Безнең галимнәргә акны ак дип исбат итәргә нәрсәдер җитми. Язучылар да бу темага пассив
кала бирәләр. Нурихан Фәттахның «Ител суы ака торур», М Хәбиб у л- линның «Кубрат хан» исемле
романнарын укып шатланган идек.
Халкыбызның күренекле уллары һәм кызлары турында күбрәк язылсын иде. Р. 3. Сәгъдиев
турында 1979 елда укыган идек. Аның тормышында кабат язарлык вакыйгалар булды бит. Шулай ук
академиклар Миначев, Вәлиев, Рәхмәтуллин, политик күзәтүче Сәйфел-Мөлеков, геолог Кәримова,
легендар Даян Мурзин кебек шәхесләр турында язганда яки әңгәмә оештырганда бик күңелле булыр
иде Бөек Ватан сугышы һәм хәзерге хәрби җитәкчеләр турында очерклар басылсын иде
Р УРМАНОВ.
БАССР, Дүртөйле районы.