ТУГРЫЛЫК


«Бик әйбәт булган». Тамак төбендә тоткарланыбрак чыга торган тонык тавыш белән әйтелгән
бу сузләр әле һаман ишетелә төсле. Гази ага Кашшаф нинди дә булса бер яңа хәбәр ишетсә, шулай
ди торган иде. Яхшы хәбәрме, берәр әшәкелек турындамы — барыбер! Бары әйтелү рәвеше һәм
тавышының төсмере генә аның бу хәбәргә мөнәсәбәтен белдерә Менә шушы сүзләр, минемчә. Гази
Кашшафның характерын да, тормыштагы позициясен дә аңларга ярдәм итә. Ул сабырлык белән,
кешеләргә яхшылык теләп, миһербанлы яшәде.
Гази абый бик тыйнак, атылыл-бәрелеп гаепләргә ашыкмый, хәтта кайчагында артыграк сабыр
дип тә уйланыла иде. Ләкин менә хәзер аның эшләрен, сүзләрен хәтердән кичергәндә күренә
сабырлык аның үзенә бик җиңел булмаган, башкаларны аяганга үзен кулда тоткан ул. Әмма кирәк
чакта, дәшми мөмкин булмаганда, мәсьәләне хәл итү өчен аның сүзе таләп ителгәндә, ул гад әтенчә
салмак кына, ләкин катгый карарга килеп үз фикерен әйтә иде Шулай бер чакны тарих-филология
факультетының партия җыелышында ниндидер студентка карата гаять кискен чара күрү турында
сүз барды. Эшнең инициаторы — декан урынбасары Ренат Газиевич Кашафетдинов Студентны
яклап сөйләүчеләр булды, ләкин Ренат Газиевич үз фикереннән кайтмый. Шуннан бер мәлне бөтен
зал тынып калды — трибунага Гази Кашшаф атлый иде...
Гази ага гаделсезлекне үзе эшләми генә түгел, ул барында башкалар да йөгәнсезләнергә җөрьәт
итмиләр иде. Аның өлкән буын язучыларыбызга хас бу сыйфаты — кешелеклелек дәрәҗәсен югары
тоту, идеалга тугрылык, татар әдәбиятының сафлыгын саклауга да хезмәт итте.
Гази Кашшафның дүрт дистә ярым ел дәвамында әдәбиятка күрсәткән хезмәте — киң күңелле
һәм кешелекле яшәешнең иң дәлилле мисалы. Ул тәнкыйтьче буларак танылды Авыр, мәшәкатьле
һәм әдәбият үсеше өчен кирәк булса да, күп кенә тар күңелле язучылар тарафыннан сөелми торган
хезмәт бу. Гази Кашшаф тәнкыйтьтә нәтиҗәле эшләде Аның тарафыннан дистәләп китап, йөзләп
мәкалә һәм рецензия язылган.
Гази Кашшаф исеме матбугатта 1928 елдан башлап күренә. Язганы— хикәя, рецензия. Беренче
китаплары 1940 елда дөнья күргән. Бу елда берьюлы өч китабы чыккан: ■Каләм мастерлары».
«Шәриф Камал». «Чүл буенда». Соңгысы повесть. Димәк, ул үзе дә әсәрләр язган. Әдәбиятны эчтән
торып белү, әсәр туу процессын үз күңеленнән кичерү аңа язучылык хезмәтенә сак һәм ихтирамлы
карашта торырга ярдәм иткән Гази Кашшафны язучылар «нечкә зәвыклы, әзерлекле тәнкыйтьче»
дип бәялиләр Бу дәрәҗәгә ирешүдә әдәбиятны тирәнтен аңлавыннан тыш. үз иҗат тәҗрибәсе дә
ярдәм иткәндер
Гази Кашшафның исеме татар әдәбияты тарихында үз урынын алган икән, ул моңа табигый
сәләте өстенә гаять дәрәҗәдә эшчәнлеге аркасында иреште. Ул сәләтен матур әсәрләргә әверелдерә
алды.
Чын тәнкыйтьче буларак ул сәнгать дәрәҗәсенә ирешкән әсәрләр күрергә теләде, яхшыны
эзләде һәм тапты. Ләкин ул таләпчән тәнкыйтьче дә иде. Менә без М. Әмирнең «Тормыш җыры»
пьесасы буенча куелган спектакльгә рецензияне укыйбыз. Драматургиянең алтын фондына кереп
калган әсәрдә тәнкыйтьче автор тарафыннан эшләнеп җитмәгән якларны дөрес күрсәтеп биргән,
һәм. Мирсәй Әмир белән Гази Кашшаф якын дуслар иде.
Бу мисал безгә Гази Кашшаф мирасының икенче тармагы турында сөйләргә юл ача. Ул
гомеренең соңгы яртысында театрга якынайды, театр тормышын җентекләп
күзәтеп барды, аиың таләпчән дусты булды М Горький урамындагы салкын идәнле коммуналь
квартирада яшәп калуы да бу йортның театр күршесендә булуы белән дә аңлатылса кирәк Яңа
квартира даулау мәшәкатеннән курку гына тотмагандыр аны биредә һәрбер яңа спектакльне карап,
репертуар, режиссура, артистлар уемы, музыкаль оформление нисбәтеннән үсешен күзәтеп бару
ечен уңай булгандыр бу
Гази Кашшаф тарафыннан язылган рецензияләр һәм сәхнә сәнгате турындагы мәкаләләр
үзләре генә дә Татар дәүләт академия театрының бетен бер чоры тарихын тәшкил итәләр.
Гази Кашшафның исемен безгә аеруча кадерле иткән эше — Муса Җәлилнең васыятен тулы
үтәве Җәлилнең батырлыгы, соңгы сулышына чаклы Ватан улы булып калуы хәбәре килеп житкәч
тә. Гази Кашшаф. аның иҗатын өйрәнеп. 1957 иче елда китап итеп чыгарды Бу китапта Муса
Җәлилнең иҗаты бөтен татар һәм ил әдәбияты фонында егерменче еллардан алып Ватан сугышы
елларына чаклы барган катлаулы көрәш һәм чыныгу фонына куел к арала Муса Җәлилнең җитлегү
юлы, бөтен дөньяны сокландырырлык каһарманлыгы революция елларында башланган көрәшнең
логик нәтиҗәсе буларак күрсәтелә
Шуннан соңгы еллардагы туктаусыз эзләнү, сорашу, дистәләрчә кешеләр белән хат аша һәм
барыл-күрел очрашу, фактларны тикшерү, чагыштырып карау архивларда актарыну Ә юллар ерак
Ул Урта Азиягә. Европа илләренә барып җитә Гаять чыдам, хезмәт сөючән һәм дусының васыятен
үтәүне изге итеп санаган кеше генә сыңар аяк белән шуның кадәр юл йөри ала. мәшәкать чигә ала!
Муса белән әсирлектә очрашкан, бөргө булган һәм керешкә» кешеләрне табу алар иеән чакта
сүзләрен, истәлекләрен алып калу васыятьне үтәүнең <шһим бер тармагы Игенчесе — шагыйрь үзе
атал әйткәне — аиың әсәрләрен җыю уплау тәртипкә салу һәм җыентыкларын бастырып чыгару
1955 елда Гази Кашшаф 26 ярым табак күлемендә Муса Җәлил есөрляренең беренче томын
чыгара. Аннары тагын ике том. барысы — сиксән табакка якын. Искермепер белән, хронологик
нигездә фәнни зшләнгән басма бу Аннары татар һәм рус тел перейди Муса Җәлил әсәрләренең
берничә басмасы, шагыйрьнең тормыш һәм кереш юлын гәүдәләндергән фәнни-документаль
китаплар день я күрде Соңгы г.эрын да Муса Җолилнот, тиңдәшсез керәшә, иптәшләре турында бик
күп яңа фактлар тупланган, дошман тылында әсирләр тарафыннан алып барылган катлаулы
керешнең бетен бер күренеше җанлы булып күз алдына килеп баса Муса Җәлил т,рында истәлекләр
китабын әзерләп чыгаруның да әһәмиятен әйтел торасы юк Гомеренең соңгы көннәрендә дә Гази
Кашшаф Муса Җәлилнең /0 еллык юбилеена чыгарылачак томнарын әзерләү өстендә эшләде
Гази Кашшафның үз язучысы дип, ягъни ул аерата игътибар белән һәм гомер буе өйрәнгән,
иҗатын пропагандалаган язучысы дип Шәриф Камалны әйтергә кирәк Ул, аның иҗатын өйрәнеп,
хезмәтләр язды, әсәрләрен туплап, укучыга тәкъдим итте
Гази Кашшафның татар әдәбиятына күрсәткән хезмәте күп Бүген әдәбият мәйданында
исемнәре танылган байтак авторларга юл башында ул ярдәм итте Гази ага озак еллар дәвамында
«Казан утлары» журналы редакторы булып тору дәверендә Һәм Казан дәүләт университетының
татар әдәбияты кафедрасы, журналистика кафедрасы укытучысы буларак күп кенә яшь сәләтләрне
үз мәктәбе аша үткәрде Аларның исемнәрен санап тормастан, бүген безнең әдәбиятта бер тармак
булып әверелгән юнәлешне башлаучылар — Беек Ватан сугышы кырларында каһарманлык
күрсәткәннәрнең исемнәрен барлап, сугыш батырлары турында документаль әсәрләр язучыларга
гына тукталыйк Журналистика бүлегендә читтән торып укучы Шамил Рәкыйповка Үзәк оборона
архивына барырга, мәгълүм булмаган исемнәрне табарга киңәш бирүче нәкъ менә Гази ага Кашшаф
булды Аннары Шамилгә башкалар килеп кушылды, дистәләрчә яңа исем нор туган илгә танылдылар
Яшәү хозурлыгы хөрлектә,
Гомер озынлыгы ирлектә.
Муса Җәлил шигырьләре арасыннан Гази Кашшафның аеруча игътибарын җәлеп иткән бу
шигъри юллар белән аның үз гомер юлын да бәяләргә була Ул оэаи яшәмәде Үзенең 70 еллык
юбилеен аның шулкадәр күрәсе килгән иде Хәзерләнгән иде ул аңа, кеткәй иде Без бүген менә аның
сиксән еллыгын үзеннән башка гына иске алабыз Ләкин ил күңелендә аның гомерә озын булыр
Ченки ул ир булып, зур кеше булып яшәде

Реклама