Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛӘР БАЛКЫШЫ


взаи каласы яннарында гаҗәеп гүзәл почмаклар бар Шулерның берсе — Зәңгәр күл-
Бу тын почмакны табигать музее итәсе иде дә бит Юк. хәзер анда бернинди транспорт
йерми, һәммә нәрсә ташландык хәлендә Табигатьнең искиткеч гүзәл урыны чүплеккә
әаерелгән
Ә бит бар иде Зәңгәр күлнең бәйге тоткан, шаулаган чаклары Казан елгасы буенда гына, нарат
урманы куенында гына, асылташлар белән уратып алынган бриллиант шикелле, куе яшеллек
эчендә зәл-зәңгәр күл ята Суы чишмә суыннан бер дә иим түгел, сап-сал- кын; үзе бәллүрдәй саф.
үтә күренмәле: халык телендәге «Зәңгәр күлнең тебе юк икән» дигән сүзгә бик үк ышанып җитмәсәң
дә, төбенә ташланган бакыр акчаң никадәр озак төшкәнен үз күзең белән күрә аласың Йөзек кашыдай
нурланып-балкып торган бу озынча күл сине тәмам сихерли, шунда син табигатьнең гүзәллегенә
сөенәсең, матурлыгына сокланасың, кодрәте алдында баш иясең.
Мәшһүр рәссамыбыз Тавил Хаҗиәхмәтовның да кайчандыр Зәңгәр күл тирәләремә барып
йөргәнен, тик минем шикелле, сокланып кына калмаганын, бәлки акварель буяулар белән рәсемгә
дә төшергәнен әле шушы арада гына белдем Моңарчы да яраткан рәссамнарымның берсе булган,
сәнгатьнең бу өлкәсендә ярыйсы ук мая туплаган, ә инде китап ясауда тиңен белмәгән оста хакында
үз фикеремне язарга утырдым
Татарстанның халык рәссамы Тавил Гыйниятулла улы Хаҗиәхмәтоа 1936 елның 3 февралендә
Саба районының Йосыф-Алан авылында туа Вакытында аның әтисе дә бабасы Хаҗиәхмәт тә. олы
бабасы Ихсан да (ул баба 25 ел буена патша армиясендә хезмәт иткән, Кавказда Шамилгә каршы
сугышып йөргән, шуннан соң Тенеки авылына кайтып, башлы-күзле булып, төпләнеп калган)
һәммәсе дә көмешче булган Гәрчә теп һөнәрен ташламаса да, Мәртен авылының Шәмсенур исемле
бер сылуына өйләнеп җибәргәч. Гыйниятулла абзый таулы-чокырлы. көлсу туфраклы Тенекидән.
бераз уңдырышлырак туфраклы авыл эзләп, Йосыф-Аланга күченә, шунда йорт җиткезә. 120 теп
алмагач утырта. крестьян тормышы белән яшәп ала Тик инде алма бакчалары утыртса да. үзенең
күңеле утырмый Гыйниятулла абзыйның. Утызынчы еллар азагында ул. ишле гаиләсе белән,
Казанга күчеп килә Боек Ватан сугышы елларында аяиацня заводында эшли көмешче булуы монда
да ярал куя — иң нечкә ябыштыру эшләрен ул башкара Сугыштан соң ул корыч коючы була Әмма
нинди генә эштә эшләмәсен, көмешче һөнәрен гомере буе ташлый алмый Гыйниятулла абзый.
Тавил атлы малае аның яссы бер металл кисәгеннән нинди матур бизәнү әйбере — сәнгать әсәре
ясавын, әлбәттә, биһуш булып, сокланып карап тора, ә инде эш коралы тота башлагач, әтисенең кул
арасына да керә, ез-меэ ярдәм итә, булыша Әнә шулай ата-бабадан килә ул сәнгатькә мәхәббәт
гүзәллекне кечкенәдән үк аңлый башлау
Хәер, моның белән генә дә чикләнми әле Туган ааылы, тәпи басып йөри башлагач та кинәнгән
чирәмле урамы, аннары тагын авылның естенә ааам-авам дип торган мәһабәт урманы, ул урман
уртасындагы биниһая матур күле дә бар бит әле Йосыф аланы дигәннәре ул нәкь әнә шул урман
аланына һәммә кешенең соклануыннан килеп чыкмады микән әле? Ара ерак булмагач, авылга кайта-
китә йөриләр Хаҗиәхмәт бабайның оныклары. Ул авылның һавасы, андагы ямь. кошлар сайравы,
андагы яшел чирәм генә дә тартмый булачак рәссамның күңелен, әнә шул баи табигать арасында
яшәүче авыл халкы да сокландыра Тавилне Сабыр гына, әдәпле гене әңгәмә корьят утырырга да.
табигатьне яратырга да башлыча ул шунда өйрәнә Бу рәссамның акварель, гуашь яки темпера
буяулары белән язган йөздән артык рәсемнәрендә кара чыршы, нарат имен, каен, карама, юкәләрне
күргәндә, гүя соклангыч бер гүзәл урман эченә барып керәсең, гүя кошларның берсен берсе
уздырып чут-чут итеп сайраганын ишетәсең Хаҗиәхмәтоа акварельләреннән ачылган үзенә
бертөрле моң ае нәфислек, һичшиксез, туган якларының илаһи матурлыгына барып тоташадыр,
чөнки сабый чакта күңелгә уелган бизәкнең ямьсетен до. ямьләсен дә һичбер нерсә юып бетерә
алмый
Аннары тагын әлеге дә баягы Зәңгәр күл тирәләрендәге соклангыч табигать бар бит әле. Бу
якларны да Тавил сабый чактан ук ярата-күрә белгән икән. Ихтимал, егетнең чын рәссам булып
җитлегүенә дә нәкъ әнә шул гүзәллек тәэсир иткәндер Табигатьнең сихри серлелеген чагылдырган
рәсемнәрнең һәммәсенә дә аерым-аерым тукталу һич мөмкин түгел Кайсыберләренә генә илтифат
итик. Арада бер яктылык бөркеп торган картина «Күз-күл» дип исемләнгән; аяз күк йөзе күлдә
чагыла; оптимизм тулы бу рәсемгә киңлек-иркенлек хас. Ә менә «Упкын» дигәнендә су үзе генә түгел,
агачлар да, куаклар да. үләннәр дә. шомлы шик белдергәндәй, сагаеп калган «Яфраклар коелганда»
дип аталганы, киресенчә, мажор тонда язылган; биредә гаҗәеп дәрәҗәдә оста сайланган төсләр
гармониясен күреп сокланасың
Әйе. табигать елның һәр фасылында үзенә бер ямьлелек, үзенә бер гүзәллек тәшкил итә. Әнә
шул күренешләрне Тавил искиткеч зур осталык белән гәүдәләндерә. Күлне тасвирлауга
багышланган рәсеме «Яз» дип кенә атала, кыска гына исем; ләкин шул әсәрендә рәссам табигатьнең
уяну вакытын тулаем күз алдына китереп бастырырлык күренеш иҗат итә: биек һәм төз наратлар
гүя, көннең җылынуын — кояшның елмаюын абайлап, урман ешлыгыннан язны каршыларга
чыкканнар да тубыктан кар суын ерып баралар Җәйге көнне тасвирлаган «Урман итәгеиндә төсләр
алай күп тә түгел: иң алда сыек яшел чирәмлек, ул чирәмлекне ярып узган юл нарат кәүсәләренә
тәмам аваздаш; күксел-яшел урманнан өстәрәк — җәйге болытлар агыла, урманның калынлыгына,
зурлыгына ишарә итә алар Көз көненә багышланган «Усаклар яна» әсәрендә карасу чыршы-
наратлар олы гына урман фонын тәшкил итә, әнә шул фонда усаклар кичке кояшта балкып яна, юк,
усаклар янмый, төсләр яна, әнә шул дөрләп янган алсу-кызыл ябалдашлы агачлар ярдәмендә
яшеллек тә киңәеп, ачылып китә икән ләбаса! «Тирән күл» исә төсләрнең үткенлегенә, ягъни
контрастка корылган; яр буенда үсеп утырган агачлар куе- зәңгәр суда көзгедәге кебек чагыла;
агачларга иңгән сарылык инде көз кергәнен абайларга мөмкинлек тудыра; чынлап та. агач кәүсәләре
карала төшкән икән шул; су өстенә авышып, тасраеп торган кәкре агач кына алгы планда
аксылланып күренә. «График пейзаж» дигәне дә шул ук күлне тасвирлый төз наратлар янында ике-
өч бөртек кеше дә бар, һәм алар күл уртасындагы йөзмә утрауга текәлгәннәр..
Хаҗиәхмәтовның күп кенә рәсемнәре, миңа калса, әкияткә тартым. Әйтик, «Яфраклар сөйләшә»
дигән исемне укыгач, моның шулай икәненә һичбер шигең калмый — син ирексездән тукталып,
яфраклар сөйләшүенең серенә төшенергә теләгәндәй, озаклап, онытылып карап торасың. «Карт
өянкеләрне —гүя алыплар, гүя баһадирлар. Әкият дөньясы «Ноктюрн» дигән әсәрендә аеруча нык
чагылыш тапкан: искиткеч ямьле бер табигать почмагы, яфраклар коела башлаган, әмма яшеллек
әле һич тә бирешәсе түгел; һәрхәлдә, куелык бимазалап, күзеңә кереп интектерми; суның аксыл -
зәңгәр төсләрдә бирелүе, бер караганда, бераз сәеррәк тоела, күңелеңнән генә, әллә инде рәссам-
ның буявы җитмәгән дип уйлап аласың; әмма җентекләбрәк карый торгач, суның агы- шын-
хәрәкәтен бүтән төсләр фонында гаять үзенчәлекле бирү өчен, нәкъ менә аксыл итү зарур
булганына төшенәсең, бу илаһи матурлыкны иҗат итүченең төсләрне тоюына сокланып туя
алмыйсың... Автор үзе бу хакта болай ди:
«Монда инде төсне уйламыйсың, әлеге мизгелне тотып калырга тырышасың — дөньяда синең
өчен бүтән берни юк!— Шунда рәссам, тәэсирләнеп, бүгенге хезмәтенә, ягъни китап эшләүгә күчә:—
Китапта да шул ук яну бит инде ул, фанатикларча яну... Кереп китәсең дә бер китапка, онытасың төп
эшеңне — картина язуны...»
Чыннан да шулай Тавилнең китапка ясаган рәсемнәрен акварельләреннән аерып карау — бер
бөтенне икегә бүлү, ясалма бүлү шикеллерәк нәрсә булыр иде. Чөнки соңгы елларда китапны
матурлау-бизәү өлкәсендә Тавил Хаҗиәхмәтов—һич тиңе булмаган, югары культурага ирешкән оста
ул. Чирек гасыр буе әледөн-әле яңалык эзли, бүтән рәссамнарны кабатламау гына түгел, хәтта әле
үзе ясаган китапларны да кабатламаска тырыша. Моның нәтиҗәсе буларак, бу эштә аның үзенә генә
хас камил бер почерк барлыкка килә. Чыннан да. татар халык әкиятләрен, Г. Тукайның «Эш беткәч
уйнарга ярый», М. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә», А. Алишның «Сертотмас Үрдәк». Н. Исәнбәтнең
«Мыраубай батыр маҗаралары», Ш. Галиевның «Тылсымлы көзге», Г. Хәсәнов һ. б. язучыларның
күп санлы китапларын бу рәссам гаҗәеп матур итеп бизәде. Аларның бар- часына да ачык төсләр,
эчтәлекне рәсемдә сөйләү-чагылдыру һәм сабыйлар дөньясын белеп эш итү хас Бу сыйфатлар
Тавил рәсемнәре белән басылып чыккан һәр китапта чагыла. Шул ук вакытта әлеге китаптагы
рәсемнәр һич тә кабатланмый, аларның һәркай- сы бик нык үзенчәлекле, һәм әнә шул үзенчәлекләре
нәни укучыларны серле дөньяга җитәкләп алып керә.
Шунысы кызык: әгәр дә ул зур күләмле әсәрләрендә һәммә детальне дә төп-төгәл ясап
бетермәсә. ягъни тамашачының үзенә уйланырга урын калдырса, хыялланырга, күз алдына
китерергә мөмкинлек бирсә, китап өчен эшләгән рәсемнәрендә мәсьәләгә бөтенләй бүтәнчә килә:
һәр эшендә төгәллек, һәр детале тәгаен җиренә җиткереп эш
ләнгән булыр аның. Бу хәл, минемчә, эшеңне тамашачылар, укучылар (бигрәк тә нәни укучылар!)
ничегрәк кабул итәр икән, аңлаешлы булыр микән дип уйлана белүдән килә
Тааилнең үз балачагы сугыш елларына туры килә Ни кәгазь юк, ни карандаш яки буяу юк Әле
хәтта ризыкка һәм кием-салымга кытлык заман. Тавил күбрәк өйдә утыра. Кышкы суыкларда бигрәк
тә Радио тыңлый, сугыш хәлләрен үзенчә аңлый һәм әнә шул аңлаганнарын аерым «картиналар»
итеп, ак кәгазь урынына., тәрәзәнең каткан пыяласына төшерә Булачак рәссамның дөньяны
күзаллавы иң әүвәл шул сурәтләрдә чагыла
Аннары инде мәктәптә укый башлый. Химиклар сарае янындагы 89 номерлы татар мәктәбенә
шактый араны трамвай белән йөреп укый
Ул мәктәптәге әдәбият укытучысы Шәфа апа Кометоааиы (соңыннан ул завуч, аннары
директор була) Тавил хәзер дә хәтерли әле Укучыларны җәмәгать эшләренә тарта белүче,
әдәбиятны чын күңелдән сөюче, үзе искиткеч чибәр укытучы түгәрәкләр оештыра, матур ител
укырга, хәтта шигырьләр язарга да өйрәтә Ана теленә һәм әдәбиятка мәхәббәт уяткан бу асыл
затның юбилей тантанасы көнендә Тавил аңа үз рәсемнәре белән дөнья күргән Кол Галинең
>4<ыйссаи Йосыф» китабын бүләк итә.
Рәссам булырга хыялланып, Тавил Сәнгать училищесына укырга барып керә Диплом миен
майлы буяу белән ясый һәм «Төшке аш» дигән исем бирә Чабылган җирдә, чүмәлә төбенә
чалгычылар төшлеккә җыелган, кайсы ни рәвеш ял итә Рәссам ул чакларны исенә төшереп, болай
ди
«Бабайны бик интектердем инде кояшта яткырыл Авылдашларга да нык эләкте минем
геройларым — чын колхозчылар инде үзләре »
Рәссамнарның күпчелеге училищены тәмамлау белән чикләнгән бер заманда, илленче
елларда, Тавил ярты юлда бүленеп калырга теләми һәм Ленинградка барып. И Е Репин исемендәге
Сәнгать институтына имтиханнар тапшыра Анда уку дәверендә сәнгатьнең тарихын өйрәнә, бөек
рәссамнарның хезмәтен, эшләү ысулларын һәм техникасын үзләштерә. Кайчандыр Казанда укып
киткән профессорлар Г М. Плат унов. Л Н Овсянников һәм М. А Таранов та, егетебезнең каян килгәнен
белгәч, бигрәк үз итәләр, эшкә өйрәтәләр
Дөнья сәнгатен өйрәнгәндә, сәгатьләр-көннәр буе Эрмитажда. Рус музеенда йөргәндә. ул
музейлардагы тиңсез гүзәллеккә сокланып кына калмьж. мәшһүр әсәрләргә мөкиббән китү белән
генә чикләнми Тавил, өйрәнә-күзәтә торгач, акрынлап һәр бөек рәссамның ничек ител шундый да
зур иҗади уңышка ирешүенә тешенә башлый Хикмәт ал арның техник яктан камиллекне яулап
алуларында гына түгел икән, хикмәт һәр даһиның үз халкыннан аерылмавында, тугрылыклы улы
булуында икән ич! Техник алымнарны, эшләү ысулларын халкыңның тарихын аңлау белән бергә
кушып эш иткәндә генә, күркәм нәтиҗәгә ирешү мөмкин икән ләбаса! Чыннан да. һәр даһи рәссам үз
халкының үткәнен һәм бүгенгесен бөтен җаиы-тәне белән аңлап, яратып, шуны үзенең әсәрендә зур
осталык белән чагылдыра алган очракта гына күркәм нәтиҗәгә ирешә һәм исемен мәңгеләштерә
Моны аңлагач. Тавил дә халыкның үткәненә күз сала, авыз иҗаты белән кызыксына башлый.
Туган якларга кайткан саен, сусаган мал су буенда кайнашкан кебек, һаман этюд лар ясый, табигать
күренешләрен рәсемгә төшерә, үзлегеннән татар халык әкиятләрен өйрәнергә керешә. Күңеленә иң
хуш килгәне «Салам Торхан» әкияте була Рәссам бу әкиятне үзе аңлаганча сурәтләп тө куя акварель
һәм гуашь белән алты рәсем асын Әкиятләргә кагылышлы сүз чыкса, Тавил дәртләнеп китә «Зур
тема ул! Моңарчы кыюсызланыбрак торган идем әле Хәзерге тәҗрибә белән халыкның
тапкырлыгын беркатлы юморга юл калдырмыйча ачып салу — олуг хыялым!»—ди
Халкыбызның үткәнен өйрәнгәндә, рәссам, әлбәттә, гореф-гадәтләргә дә. кием-салымга да бик
нык игътибар итә Ныклап өйрәнү-үэләштерү бер заман ярап та куя. икенче төрле ител әйткәндә,
кулланыш таба Әгәр бүген Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию
ансамбле артистлары сәхнәдә ут уйнатыл бе тереләләр икән, тамашачы аларны хуплап кул чаба
икән, монда Тааилнең дә өлеше юк түгел, чөнки алар өстендәге костюмнарның авторы — нәкъ ул
Тавил Хаҗиәхмәтоәның күпкырлы иҗатында иң зур кыенлык тудырганы, мөгаен костюмнар
мәсьәләсе булгандыр Н Фәттахның «Кол Гали» трагедиясен сәхнәләштергән чагында Татар дәүләт
академия театры Хаҗиәхмәтоены чакыра Костюмнарны уйлап табасы була. Моннан җидо-сигез йөз
ел элек яшәгән әби-бабаларыбызның киемнәре беркайда сакланмаган Борынгы таш балбалларны
еирәиеп әзме-күпме күз алдына китерергә мемкин булмасмы дип өметләнеп, рәссам Тува, Хакасия
якларына сәяхәткә чыгып китә Украина далаларын да урап кайта Бер караганда, болаи сәяхәт
итүләрнең кирәге дә юктыр сыман фантазия белән генә дә кием-салымны уйлап чыгарып була ич
инде! Әмма Тавил эзләнусез-нисеэ генә уйлап чыгарган костюмга риза түгел Фәкать дөнья бетереп
эзләп кайткач кына, шул заманда гомер кичергән шәхесләрне үзенчә күз алдына китергәч кенә, шул
персонажларны автор әйтергә теләгән тел идеягә буйсындыргач кына, костюмның һәр детален буяу
белән кәгазьгә төшерә башлый һәр костюмны бит еле сәхнәдә барачак вакыйгаларга да. ул рольне
башкарачак артистка да. персонажның нинди сыйныф вәкиле булуына да бәйләп эшлисе шул ук
вакытта
ясаган костюмнарың чынбарлыкка тәңгәл киләме, үзара бәйләнәме, алар һәммәсе бергә бер бөтен,
ягъни ансамбль тәшкил итәме? Димәк, фәкать эзләнү, ейрәнү, табу, чишү генә образны сәхнәгә
чыгарырга, тамашачыга тәкъдим итәргә мөмкинлек тудыра, фәкать реаль чынбарлыкны
гәүдәләндерү генә җиңүгә китерә, иҗат иясенә ләззәт бирә Хаҗиәхмәтов тәкъдим иткән
костюмнарны театр халкы бик сөенеп кабул итә.
Шуннан соң инде тарихи сәхнә әсәрен куярга хәзерлисе-фәлән булса. Тавилне генә чакыралар
Т Миңнуллинның .Канкай углы Бәхтияр» дигән тарихи драмасын куярга җыена башлагач та.
костюмнар ясауны аңа тапшыралар Гәрчә Пугачев хәрәкәте без яшәгән көннәрдән чама белән ике
йөз ел гына элегрәк булып узса да. ул заманны тулаем күзаллау өчен, рәссамга шактый эзләнергә,
уйланырга туры килә. Бәхтияр Кан- каев һәм аның көрәштәшләре ничек киенгәннәр икән? Бүгенге
тамашачы аларны ниндирәк кыяфәттә күзаллый икән дә, нинди киемнәр кидерсәң, кабул итәр икән?
Төрле сыйныф вәкилләре, әлбәттә, бер үк төрле киенә алмаган. Аларның һәркайсына (әйтик,
крестьяннарга, укымышлы халыкка, хөкүмәт даирәләренә) бары тик шул сыйныфка гына хас төсләр
гаммасын, килбәт-рәвешен уйлап табарга кирәк була.
Тавилнең Курчак театрына эшләгән эшләре тәмам хәйран калдыра. Бу театрда Габдулла
Тукайның «Кәҗә белән Сарык, әкиятен сәхнәгә кую теләге уянгач та. рәссам эшен кем башкарып чыга
алыр икән, дип уйга калалар. Чөнки зурлар өчен куела торган спектакльләрдә артистлар уйнаса,
монда артистлар үзләре күренми, тамашачы алдында фәкать алар кулындагы курчаклар гына
«уйный»; шуңа күрә бу очракта рәссамның эше костюм рәсемен ясау белән генә чикләнми, ә
курчакның нинди булырга тиешлеген дә билгели
Рәссам, шактый баш ватканнан соң, әкияттәге «төп геройларның» сурәтләрен сабый балаларга
ошарлык итеп кәгазьгә төшерә: җитез генә Кәҗә, аңгыра Сарык, килбәтсез генә усал Бүре килеп чыга.
Аннары инде рәссам спектакльдә катнашачак башка образларны иҗат игәргә керешә, нәтиҗәдә:
ыспай гына кыяфәтле һәм, әлбәттә, сакаллы авыл карты — Бабай, аның янында мөлаем йөзле,
әдәпле генә татар карчыгы — Әби. аннары инде өс-башы гаҗәеп затлы булуга да карамастан,
иләмсез зур башлы, мичкәдәй корсаклы, адәм мәсхәрәсе бер тип — Бай образлары хасил була
Декорацияләрен дә искиткеч кызыклы итеп, җете төсләрдә хәл итә һәм шуның белән үзенең нәни
тамашачыларын чын-чыилап әкият дөньясына алып кереп китә.
Театр спектакльләренә оформление ясау өлкәсендә бөтен дөньяга мәшһүр булган А. Бенуа
истәлекләренә караганда, аның дусты һәм шундый ук талант иясе Лев Бакст театр костюмнары өчен
уйлап тапкан һәр бизәкне, ювелир шикелле, үзе үк чүкеп утыра икән (Александр Бенуа размышляет
М , «Советский художник». 1968, 504 6.). Нәкъ шуның сыман, безнең Тавилебез дә әлеге «Кәҗә белән
Сарык» әкиятендә катнашучы персонажларның образларын кәгазьгә төшереп кенә калмый, бәлки
һәр курчакны папье-машедан уз кулы белән ясап һәм үзе теләгәнчә киендереп, театрга тапшыра.
Моның хикмәтен күп кеше аңламый торгандыр, ә миңа калса, бу вакыйга үзе генә дә — рәссамның
үз эшенә никадәр тирән кереп киткәнен, башы-аягы белән гашыйк булганын, хезмәт сөйгәнен,
онытылып эшләвен дәлилли торган бер деталь Бу сурәтләр, гәрчә әллә ни күп санлы булмасалар
да. Т Хаҗиәхмәтовның шәхси күргәзмәсендә дә игътибар үзәгендә булдылар. Тамашачыларның
шушы рәсемнәр алдында озаклап тукталып, көлешә-көлешә карап торулары, һичшиксез, Тавилнең
рәссам буларак зур талант иясе икәнлеген, бөек Тукай әкиятләренә тәңгәл китереп, сәхнә
законнарын истә тотып, уңышлы рәсемнәр иҗат иткәнлеген күрсәтә.
Т Хаҗиәхмәтов бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әкият геройларын, шигырь
персонажларын тасвирлап кына да калмый, бөек шагыйрьнең портретын да ясый; агач ка уеп
эшләнгән портрет рәссамның иң яңа хезмәтләреннән санала; бу инде без күнеккән портретларга һич
охшамаган, бу фотография дә түгел, бәлки азатлык җырчысының иҗатын ныклап үзләштергәннән
соң рәссам күз алдына китергән илаһи образ; монда шагыйрьнең бөеклеге дә, мәгърурлыгы да
төсмерләнә.
Тавилнең көмешчеләр нәселеннән килүен остаханәдәге бик күп нәрсә раслый Кайчагында аның
янына сугылсаң, гап-гади бер металл кисәген йә чүки, йә бәләкәй генә станокта кырдыра-шомарта
торган вакытына туры киләсең дә, аның тик тора белмәвенә гаҗәпләнәсең, әмма ул шомартып
азапланган тимер кисәгеннән нинди нәрсә килеп чыгасын һич күз алдына китерә алмыйсың. Рәссам
үзе тыйнак кына елмая: берәр нәрсә килеп чыгар әле. янәсе. Ә инде икенче керүеңә — гүзәл сәнгать
әсәре әзер була, синең игътибарыңны үзенә җәлеп итә. аның витраж яки бүтән затлы нәрсәгә
әверелеп куюы бик ихтимал.
Хәер, кәгазь-картон яки агач ише материалны да Тавил гаҗәеп оста файдалана. Аның бәләкәй
форматлы картон кисәгенә искиткеч җете төсләр белән эшләп куйган «Тын табигать» дигән әсәре
моңа ачык мисал була ала. Килешле генә вазага кып-кызыл роза чәчәкләре утыртылган, өстәл
өстендәге китап тышында тез чүккән яшь кенә хатын-
кыэ сурәте. роза чәчкәләре, көзгедә чагылып, өстәмә төс бизаге хасил итә, биредә, гомумән,
төсләрнең контрасты гаҗәеп дәрәҗәдә көчле чагылыш тапкан, шуңа кура узе кечкенә, узе төш кена
бу рәсем җете төсләрне бер гармониягә буйсындыру идеясенә таянып иҗат ителгән, камил әсәр
буларак бәяләнергә тиеш диясе килә
Сынлы сәнгать әһелләре арасында Тавил Хаҗиәхмәтоа укымышлы, ягъни татар әдәбиятының
уткәне белән тирәнтен кызыксынучы һәм бүгенгесен әйбәт белүче кешеләрдән санала. Берәр
язучының портретын зшләргә яки аерым бер әсәрен иллюстрацияләргә алына икән, Тавил инде ул
авторның бөтен иҗатын ныклап өйрәнмичә туктамый Фәкать шулай тирәнтен сөргәндә генә әдипнең
образын тулаем күзалларга мөмкин дигән фикердә бу рәссам Әнә шул рәвешле, әдәбиятыбыз
тарихын ныклап өйрәнү нәтиҗәсендә, рәссамыбыз Кол Гали, Утыз-Имәнн, Мифтахетдин Акмулла
образларын уңышлы иҗат итүгә ирешә Бу язучыларның портретларына карагач, аларның нәкъ бо
рыигы заманда яшәгән хөр фикерле шагыйрьләр икәненә, олуг философлар икәненә бернинди
шигең-шөбһәң калмый. Т Хаҗиәхмәтоа ясаган портретлардагы шәхесләр бер-беренә һич тә
охшамыйча һәм һәркайсы бүгенге көнгәчә сакланган поэзияләренә, моңнарга лаек булып күз
алдына килеп басалар Язма поэзиябезгә нигез салучы бөек шагыйрь Кол Галинең 800 еллыгы уңае
белән ЮНЕСКОның информацияләр бюллетенендә нәкъ менә Т Хаҗиәхмәтоа эшләгән портреты
канунлаштырып бирелү факты үзе генә дә рәссамның дөнья күләмендә олы җиңүгә ирешүен
исбатлый
Тавил Хаҗиәхмәтоа башкарып чыккан һәр китапта оста рәссамның почеркы, югары культурага
ия булган кулы сизелә. Шул ук вакытта ул китапларның һәркайсы үзенчәлекле, гаҗәеп оригиналь
бизәкләре белән бүтәннәрдән һичшиксез аерылып тора. Менә Дорд- мәнднең «Исә җилләр» дигән
исем белән дөнья күргән мәҗмугасы, биш бүлеккә ясалган биш рәсемнең һәрберсе яңа әсәрләр
дөньясына алып керә һәм шул бүлектә чагылган төп идеяне тасвирлый. Һади Такташның «Гасырлар
һәм минутлар» поэмасы оригиналда һәм рус телендә аерым басма итеп бирелгән. Анда шигъри
юллар бик иркен урнашып, күп очракта мәгънә ягыннан бер бөтен тәшкил игәләр Ә инде рәсемнәргә
килгәндә, алар фәкать бөтендөнья хезмәт ияләре кичергән олуг кайгы — бөек Ленин вафат булу
сәбәпле матәм көннәренә багышланган менә 21 гыйнвар—ал байраклар түбән иелгән, яше-карты
олы кайгы кичерә
Сибгат Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дип аталган шигырьләр җыентыгы да Такташ
китабына аваздаш сыман тоела Бу җыентыкны матурлау-биэәүдә рәссам шул тикле камиллеккә
ирешә ки, әлеге басма башкалада үткәрелгән конкурста II дәрәҗә дипломга лаек табыла Патриот
шагыйрь Муса Җәлилнең 70 еллыгына багышлап татар һәм рус телләрендә аерым-аерым «Моабит
дәфтәрләре» бастырып чыгарыла Бу басмаларда рәссам авторның үэ-үзен аямыйча Ватан
азатлыгы өчен фашизмга каршы керәшен аермачык чагылдыруны максат итеп куя һәм шул изге
максатына ирешә дә Мусаның автографы да, кан белән язылган искиткеч шигъри юллар да, ул
юллар иҗат ителгән шартларны чагылдырган гомуми кырыслык та, китапның оформлениесон куәт-
ләп, героик симфония тәшкил итәләр Бу басманы кулына алган бер генә кеше дә тетрәнү кичерми
калмагандыр
Т. Хаҗиәхмәтов китапларны аерым сувенир басма итеп әзерләгәндә, нәкъ менә халыкчанлыкка,
илаһи гадилеккә, бөек самимилеккә ишарә ясый. Талантлы замандашыбыз Туфан Миңнуллин
җыйган лирик җырлар китабы »Сандугачым-былбылым> да Т. Хаҗиәхмәтов оформлениесендә
искиткеч бер камил төс алган.
Табигый таланты һәм хезмәт сөюе аркасында Тавил китап бизәү эшендә искиткеч зур
камиллеккә ирешә һем әнә шуның белән татар китабының культурасын бер баскыч ка югары күгәрә.
Әмма Т Хаҗиәхмәтовның яулаган үрләре әле моның белән генә дә чикләнми Ул «Ялкын»
журналын матурлау-биэәү эшендә дә үзәнең кеч-сәләтен күрсәтә. Бүгенгә кендә журналның һәрбер
санын балалар гына түгел, олылар да ихлас күңелдән яратып карый һәм укый. Бу журналның
оформление ягыннан илебез күләмендә үткәрелгән конкурста икенче урынны яулап алуы үзе генә
до күлне аңлата булса кирәк Рәссам һәр санда матурлык-гүэәллеккә яшь буынның күзән ачарга,
эстетик белем бирергә тырыша. Тематик яктан бу рәсемнәр искиткеч бай. Арада укучыларны
интернациональ рухта тәрбияләү максатын күздә тотып эшләнгәннәре дә аз түгел Әнә шулардай
авыз иҗатына багышланганнарын «Тылсымлы чишмә» дигән исем белән 1984 елны махсус китап
итеп чыгарырга мөмкин булган икән, бу инде рәссамның эшләгән эшләре ни дәрәҗәдә югары икәнне
күрсәтә Әлеге китапны татар халык мәкальләре җыелмас», булган «Хезмәт батыр» белән янәшә
куярга момкнн Анысы да Тавил рәсемнәре 6елачын I ы, анысының да тәрбияви роле әйтеп
б етергесез зур
Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тааил ХаҗиӨх матовның
дәртләнеп эшли һәм яңадан-яңа үрләр яулый торган чагы.