Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕАТР ҺӘМ МУЗЫКА


атар драма театры үткән юл музыка сәнгате белән аерылгысыз бәйләнгән. Тезелгән
көненнән үк ул үз тирәсенә халыкның иң яхшы иҗат көчләрен туплый, милли
профессиональ музыка үсешенә шартлар тудыра Беренче татар музыкантлары һәм
булачак композиторлар «Сәйяр» һәм «Нур» труппалары янында инструменталь
ансамбльләр оештыралар Тәнәфесләрдә популяр классик музыка, маршлар, бию көйләре, халык
җырларыннан тезмәләр яңгырый Соңрак музыка спектакльләргә дә үтел керә һәм музыкаль-
драматик пьесалар театр репертуарында аерым урын тота башлый. Тора-бара алар үзенчәлекле
милли музыкаль драма жанры тууга китерәләр
Татар музыкаль драмасының нигезе халык уеннарына, музыка һәм театр элементлары
сакланган йолаларга: барыннан да элек җыенга һәм сабантуйга, җыр фольклорының кайбер
төрләренә (мәсәлән, кара-каршы җырлау) барып тоташа Ә драмада халык музыкасын файдалану
мөмкинлегенә иң элек драматург Мирхәйдәр Фәйзи игътибар итә. Аның 1917 елда куелган
«Галиябану» музыкаль драмасы җырның поэтик һәм образлы эмоциональ эчтәлегенә нигезләнә.
Спектакль барышында яңгыраган халык көйләре революциягә кадәрге татар авылының
көнкүрешен сурәтләүдә киң мөмкинлекләр ача. Кайбер көйләр авыл яшьләренең кичке уены кебек
күренешләрдә фон хезмәтен үти. Башыннан ахырына кадәр диярлек якты, лирик тонда яңгыраган
шул аһәң соңгы күренештә трагик төсмер ала, геройлар язмышындагы фаҗигане тагын да тирәнрәк
кичерешләр дулкынына күтәрә.
«Галиябану«дагы музыка — М. Фәйзи әсәрләре буенча куелган башка спектакльләрдәге кебек
үк. тамашага бизәк кенә түгел, ә бәлки аның мөһим компоненты, аерылгысыз өлеше, һәр яңалыкны
сизгер тотып ала белгән Галимҗан Ибраһимов та драматургның хәрәкәт белән музыканы органик
куша алуын, шулай итеп әсәрләрендә эмоциональ тәэсир көчен һәм халыкчанлыкны көчәйтүен
билгеләп үткән иде.
Беренче татар профессиональ музыканты, композитор һәм педагог Солтан Габәши
спектакльләргә оригиналь музыкаль оформление булдыруда мөһим өлеш кертте. Г. Рәхим һәм Ф
Бурнашның «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә» пьесалары буенча «Сәйяр» труппасы куйган
постановкаларда төрле вокаль һәм инструменталь номерлар да яңгыраш тапты.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң татар драма театры милли профессиональ
музыканы үстерүнең төп мәйданына әверелде. Октябрьдән соңгы унъеллыклар Татарстанда драма
һәм музыка сәнгатенең үзара тәэсир итешүе, бер-берсен баетуында якты сәхифәләр булып калды.
1922 елда Татар дәүләт драма театрында (соңрак Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры)
татар совет музыкасы классигы Салих Сәйдә- шевның музыкаль бүлек мөдире һәм дирижер
сыйфатында иҗади эшчәнлеге башланды. Шушы чордан театр сәхнәсендә эзлекле рәвештә
музыкаль-драматик спектакльләр куела, алар репертуарда төп урыннарны ала. Композитор
алтмыштан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә.
Егерменче еллар башында театрда тәүге тапкыр профессиональ музыкантлардан симфоник
оркестр оештырыла, вокал һәм музыка теориясе буенча актерлар белән дәресләр үткәрелә башлый.
Ул еллардагы музыкаль драматик репертуар милли сәхнә сәнгатендә аерым урын тотучы, синтетик
пландагы башкаручыларны үстереп чыгарды. Талантлы артистлардан С. Айдаров, Г.
Әлмехәммәтов, Г, Кайбицкая, Р Кушловская, С Садыйкова һәм башкалар иң югары актерлык
осталыгына ия булып кына калмыйча, вокал һәм еш кына хореографиядә дә камиллеккә
ирештеләр.
Салих Сәйдәшевның күренекле драматурглар Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт һәм бигрәк тә озак
еллар буена театрның баш режиссеры булып эшләгән Кәрим Тинчурин белән нәтиҗәле иҗади
дуслыгы ТДАТ спектакльләрендә музыка һәм драманың гармонияле кушылуына сәбәп булды.
Музыка һәм хореография чараларын актив куллану тамашачыны мавыктыру һәм күңел ачу өчен
генә файдаланылмый, ул халыкның үткәнен һәм бүгенгесен тагын да аңлаешлырак, социаль
конфликтларны тагын да калкурак күрсәтүгә хезмәт итә иде «Башмагым», «Асылъяр», «Сак-Сок»
һәм башка музыкаль драмаларга С. Сәй- дәшев язган музыка бу әсәрләрне яңача яңгырату
мөмкинлеге бирә, катлаулы сюжет коллизияләрен калку ител гәүдәләндерә Музыканың
драматургиядәге функциясе үсә бара. Фольклор нигезеннән файдаланса да. спектакльләрдәге
ариягә тартым вокаль формалар, ансамбльләр, оркестр һәм хор эпизодлары композиторларның
халык көйләренә гаять дәрәҗәдә иҗади якын килүне таләп итәләр
Т
Егерменче елларның икенче яртысы татар сәнгатендә музыкаль драманың чәчәк атуы белән
тарихка кереп калды. Бу әсәрләр республикада гына түгел, ә театр гастрольләре вакытында
Советлар Союзының башка төбәкләрендә дә киң җәмәгатьчелекнең югары бәясенә лаек
булдыллар.
1926 елда К Тиичурин һәм С. Сәйдәшевның «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасының премьерасы
күрсәтелә. Милли сәнгатьтә беренче тапкыр буларак, анда образның эволюциясе музыка чаралары
белән күрсәтелә. Булат характерындагы үзгәрешләрне музыкаль гәүдәләндерү өчен композитор
аның вокаль партиясенә революция елларындагы җырлар һәм маршлар аһәңен дә кыю кертә.
«Зәңгәр шәланең музыкаль драматургиясендә умыртка сөяген Булатның өч ариясе тәшкил итә.
Алар спектакльнең идея һәм эмоциоиаль-мәгънә энелеген ачалар, тамашачының игътибарын
кульминация нокталарына юнәлтәләр
«Наемщик» музыкаль драмасы (1928 ел) С. Сәйдәшевның театр өчен язган башка күләмле
әсәрләре шикелле үк оригиналь музыкага нигезләнгән Т. Гыйззәтнең киң колачлы халык драмасын
музыкага салганда, композитор рус классикасының опера эстетикасы принципларына таянып эш
итә Спектакльнең тел музыкаль күренешләрен яңгырашы белән үзара бәйләнгән, әмма тәэсир көче
белән нык аерылып торган халык хоры тәшкил итә, <иың тирәсендә башка номерлар оеша
Күренешләр алышынган саен, халык образы эволюция кичерә, героик-драматик образлар өстенлек
ала. Сурәтләү чараларында баш геройларга бирелгән номерлар мөһим Менә Батырҗан партиясе
Аның тәүге ариясе беренче хорның кырыслыгыннан героик күтәрелешкә борылыш ясый Аннан соң
ария спектакль буенча үтәли үсеш элементына әверелә, халыкның музыкаль характеристикасы
булып яңгырый башлый.
«Ил» музыкаль драмасында (1929 ел) С. Сәйдәше в һәм К Тиичурин яңадан татар халкының
авыр үткәненә мөрәҗәгать итәләр Ләкин биредә дә шат күңелле җырлар, биюләр, якты лирик
арияләр аз түгел. Сюжет нигезен болей кору сәхнә күренешләрен- дәге максатны композиторның
үзенчә аңлавыннан аны тар рамкалардан чыгарырга омтылудан килә Шул ук вакытта музыка
драматург һәм режиссерның ниятенә каршы килми, ул халыкның иң мәрхәмәтсез заманнарда да
тормыш сөючәилеген. киләчәккә ьшаиуын гәүдәләндерә “Ипидәге музыкаль образлар утызынчы
еллар совет сәнгатенә хас якты тормышчанлык белән сугарылган, аларда яңа тормыш, азат хезмәт
шатлыгы гәүдәлене. С Сәйдәшевнең хәзерге заман темасына язылган спектакльләргә иҗат иткән
музыкасында бу яңа тенденцияләр тагын да тулырак чагылыш таба
һ. Такташның «Камил». Г. Кутуйның «Күк күгәрчен», Г Минскийның «Шлем». Ш Кәмалның
«Таулар», Р Ишморатның «Данлы чор». В Киршониың «Җилләр шәһәре» пьесаларында җыр һәм
маршлар аеруча киң урын ала, эчтәлекне ачыкларга ярдәм итә. Г Зәлкарнәевнең «Өермә»сендәге
кебек үк. аларның күбесендә оркестр башкара торган күләмле музыкаль номерлар — увертюра, бию
сюитасы, антрактлар яңгьрыи К Тиичурин белен Р Ишморатның «Тургай» пьесасында беренче
бишьеллыклардагы тезелеш анда иңгә-иң торып эшләүче күп милләт вәкилләре сурәтләнә
Композитор шушы теманы бетен тулылыгы һәм үзенчәлеге белән чагылдыру эчен эзләнә, татар
сәнгатендә яңа тематиканы музыка чаралары белән аңлатырга омтыла Кайбер кыенлыклар булуга
карамастан, байтак музыкаль номерлар үз-үзен аклый гына түгел, ә бәлки туган илгә мәхәббәт хисен
җырлаучы массовый күренешләрнең тирән мәгънәви асылын ачарга ярдәм итә Әсәр нигезенә
салынган халыклар дуслыгы идеясе СССР халыклары биюләре темасына хореографик сюита
белән тагын да баетыла
«Кандыр буе» спектакле (К. Тиичурин. С. Сәйдәшев) бүгенге кемгә кадәр сәхнәдә заман темасын
гәүдәләндерүче иң яхшы әсәрләрдән санала. 1932 елда куелган бу музыкаль драмада героик. лирик
һәм жанр образлары — барысы бердәм оптимистик рухта яңгырый Гомуми эмоциональ тон да,
композиция дә, персонажлар составы да. көлкеле ситуацияләрнең күплеге дә — аны оперетта
жанрына якынайта
Көчле үсеш алган татар музыка сәнгате утызынчы еллар уртасында драма театры сәхнәсе
белән генә чикләнеп калмыйча, күп жанрлы юл белән үсә башлый 1939 елда Татар дәүләт опера һәм
балет театры ачыла, музыкаль рольләрне башкаручыларның күбесе шунда күчә. Драма театры
нигезендә драматик репертуар белән эш итә Ләкин театр өчен музыка язу әле һаман да Татарстан
композиторларының яраткан жанры булып кала бирә Бу өлкәде С Сәйдәшев кенә түгел, терле
елларда А Ключарев. Җ Фәизи, М Мозаффароа һем шулай ук театрның музыка бүлеге җитәкчеләре
булып торган Ә. Абдуллин һем Б. Мулюков уңышлы эшлиләр
Татар дәүләт академия театрының хәзерге постановкаларында да музыка куллану тотрыклы
традиция булып яшәп киле Бу яктан X Велиуллии. А Монасыйпов, Ш. Шарифул лин һәм М
Яруллиннарның тәрле спектакльләргә язган музыкасы аерым урын тота Бер үк вакытта музыкаль-
драматик спектакльләр кую дәвам итә Театр сәхнәсендә кат-кат яңартыпган бу әсәрләр үзләренең
тормышчанлыкларын расладылар һәм безнең кәм- нәрде дә зур уңыш белән баралар Театрның баш
режиссеры. СССРиың халык артисты
М Сәлимҗановның күпкырлы иҗади эшчәнлегендә музыкаль драмаларга мөрәҗәгать итүе —
очраклы хәл түгел. К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» һәм «Казан сөлгесе» пьесалары буенча, С.
Сәйдәшев музыкасына нигезләп Ф Әбүбәкеров тарафыннан эшләнгән музыкаль оформление белән
куелган спектакльләрне тамашачылар, шул исәптән яшьләр дә, яратып карый Хәзерге заман
тамашачысын да милли традицияләр, халык тормыш- көнкүрешенең нечкәлекләре, җыр һәм
музыка, биюләр җәлеп итә.
Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк соңгы вакытта яңа әсәрләр тудыру юлы белән дә
музыкаль-драматик спектакльләр кую традициясен яңартырга омтылу сизелә. Аларның берсе
сыйфатында «тере музыка» пьесасын (режиссеры К. Зәйнуллин) күрсәтергә мөмкин. Бу — Татар
дәүләт академия театры һәм аның даими тамашачылары өчен гадәти үк булмаган спектакль Баш
рольдә Татар дәүләт филармониясенең дирижер Р. Салаватов җитәкчелегендәге симфоник
оркестры чыгыш ясый.
М. Таҗетдиновның Салих Сәйдәшевкә багышлап язган бу пьесасы — биографик хроника гына
түгел. Автор үз алдына мәшһүр композиторның тормыш юлын күрсәтүне генә максат итеп куймый,
ә ул кичергән хисләрне музыкаль-драматик композиция белән тасвирларга, аның рухи дөньясын
ачып бирергә омтыла. Спектакльләрдәге барлык сурәтләү чаралары С. Сәйдәшев иҗаты
традицияләренең тормышчанлыгын, ул калдырган мирасның һич кимемәс сәнгатьчә кыйммәтен
раслауга багышлана. Әсәрнең жанр үзенчәлекләрендә, оркестрның күп планлы яңгырашында, һәм
ниһаять, музыканы тирән аңлаучы, күтәренке рухлы геройлар образында композитор иҗатының
тарих белән, совет халкы язмышы белән җанлы бәйләнеше ачык чагылыш таба Спектакльдәге
вакыйгалар кырыс сугыш елларында, ә икенче өлеше халкыбызның иң якты һәм бөек бәйрәме—
Җиңү көнен бәйрәм итү фонында бара Шунлыктан, сәхнәдә тасвирлана торган моңсу мәхәббәт
тарихы шәхси драма буларак кына кабул ителми. Пьеса кайсы ягы беләндер егерменче еллардагы
музыкаль драмалар сюжетын хәтерләтә башлый. Миңа калса, монысы да очраклы хәл түгел, ә
авторларның заманында С. Сәйдәшев музыкасы яңгыраган әсәрләрдәге ассоциацияне тудырырга
омтылуы дип бәяләргә кирәк Композиторның әсәрләре бөтен игътибарны замандашыбызның бай
һәм күпкырлы эчке дөньясын яктыртуга юнәлтә.
Шулай итеп музыка һәм драма бәйләнешенең татар театр сәнгатендә тирән тамырлары бар! Бу
җанлы традиция әле хәзер дә милли сәхнә осталары иҗатына көч бирә, илһам өсти.