ТАУ ЯГЫ
А. А. Ефремов,
КПССнын Кама Тамагы район комитетының беренче секретаре
аллы-куаклы. ерганаклар белән челтәрләнгән туган төбәгебез куеныннан акрын гына тибеп торган саф сулы кизләү-чишмәләр. челтери-челтери. Үләмәгә ашыгалар Эреле-ваклы йөзләрчә чишмәләрдән көч алган Үләмә. Иделгә бик якын булуына карамастан суларын аңа капма-каршы якка агучы Зоягә илтеп коя Тау ягыннан егәр алгач кына. Зоя үзенең олы туганы, киң, алкын Идел белән кушылу бәхетенә ирешә Чал Идел белән Кама очрашкан җирдә 1201 квадрат километр мәйданны биләп урнашкан безнең Кама Тамагы районы Райондашларыбыз туган якларының бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланалар Иделнең тормыш итү өчен уңайлы булган уңъяк ярларын кешеләр бик борынгы заманнарда — моннан 40 мең еллар элек үк үз иткәннәр Борынгы кешеләрнең Красновидово авылы янында табылган торак урыннары шул турыда сөйли Антоновка, Сөйки авыллары тирәсендә дә археологлар борынгы кабиләләр яшәгән җирләрне таптылар
VIII гасыр урталарына таба Урта Идел буйларына шул җөмләдән безнең төбәккә дә Азов диңгезе буйларыннан һәм Төньяк Кавказ далаларыннан татар халкының борынгы бабалары болгарлар һәм аларга союздаш кабиләләр күченә башлый Борынгы Болгар чорыннан калган археологик истәлекләрнең күплеге районыбызның үзенә күрә бер үзенчәлеге, аның бай тарихи үткәне турында сөйли Халык андый истәлекләрне хәзергә кадәр зурлап кадерләп «изгеләр урыны* яки «изгеләр зираты» дип атый
Болгар кабиләләренең Тау ягына килеп төпләнүе соңгы дәверләрдә дә дәвам иткән Мәсәлән, борынгы татар шәҗәрәләрендә Аксак Тимер Биләр шәһәрен алгач, болгар бәкләреннән берсе Инсанның үз ыруы белән безнең якларга күчеп китүе хакында мәгълүматлар теркәлгән
Ата-бабаларыбыз елга-күлләргә. алар ярындагы авылларга, тирә-юньдәге тау. калкулык кебек җирләргә матур-матур исемнәр сайлаганнар кайберләреңә борынгы ыру-кабилә атамаларын биргәннәр Борынгы бортас кабиләсенең исемен үзендә саклап калган Олы һәм Кече Бортас авыллары яисә дастаннарда чагылыш тапкан алыплар чоры турында искәртеп торучы Бишалап кебек авыллар, ерак үткәнне тарих төпкелләрендә күмеп калдырмыйча, безнең көннәргәчә алып килеп җиткергәннәр Болгар дәверендә үк төбәк халкы иген иккән мал асраган аучылык, балыкчылык, кыргый умарта кортларыннан бал суырту, ягъни чолыкчылык, бакчачылык белән шөгыльләнгән Түләк исемле батыр белән Сусылу дигән чибәр кыз арасындагы мөнә- шбәтләргә корылган һәм урта гасырларда иҗат ителгән мәшһүр «Түләк — Сусылу» дастанының 1969 елда Олы Кариле авылында табылуы якташларыбызның борынгы заманнарда ук язма сүзгә, китапка тирән ихтирам, олы мәхәббәт саклауларын күрсәтә Идел буе калкулыгына урнашкан безнең район рельефның характеры белән республикабызның иң ергаланган өлешләреннән санала Эрозиядән тыш ул карст формалары белән дә катлауланган Моңа мисал итеп Сөйки авылы янындагы шак-тый атаклы тау куышларын китерергә була Бу куышлар Иделнең уңъяк текә яры астында, гипс һәм доломитлар катламында хасил булган Карст упкыннары шулай ук Мор Каратай авылы тирәсендә дә күзәтелә Мәсәлән 1943 елда Сөйки инеше янын дагы урманда 21 метр тирәнлектәге карст упкынлыгы хасил булды
Районда табигый уңдырышлы катламы чагыштырмача юка булган җиңелчә ачы
Т
туфрак күпчелек мәйданны алып тора Иң киң таралган файдалы казылма — гипс Аның егерме чакрымнан артыкка сузылган ятмалары Иделнең уң яры буйлап Антоновка авылы һәм Кама Тамагы эшчеләр поселогына кадәр аралыкта урнашкан Гипс ятмаларын ачык ысул белән эшкәртүгә гасыр башында ук керешкәннәр Беренче штольня 1911 елда салына Хәзерге вакытта рудник районның иң зур промышленность предприятиеләреннән санала Ул Ярославль. Дзержинск, Ульяновск. Свердловск һәм башка шәһәрләрне чимал белән тәэмин итеп тора Елга уртача 700 мең тонна гипс ташы чыгарыла
Шундый бай. бәрәкәтле жирдә яшәсә дә. патша Россиясе шартларында халкыбыз җирсезлектән. хокуксызлыктан иза чиккән
Гасырлар буе дәвам иткән сыйнфый корәштән безнең төбәк кешеләре дә читтә калмаган, әлбәттә Феодаль һәм милли изүгә түзә алмаган халык еш кына патша властена актив каршылык күрсәтә. 1670—1671 елларда С Разин, ә 1773—1775 елларда Е Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында актив катнаша Татарлар Идел буеның башка халыклары руслар, чувашлар, марилар һ. б белән тыгыз бәйләнештә торып, самодержавиегә һәм алпавытларга каршы көрәш алып баралар Бәки авылында туып үскән, соңыннан чукындырылган Давыдов Е Пугачевның якын көрәштәше булып әверелә Үзе җитәкләгән отряд белән ул Богырыслан-Е^гелмә якларында патша гаскәрләренә каршы сугыша Батыр якташыбыз 1774 елның апрелен-дә әсир төшә Аның гомере Казан төрмәсендә өзелә
XIX гасыр урталарында, крепостнойлык бетерелгән чорларда ярлы крестьяннар чыгышы безнең якларда да кискен төс ала Князь Гагаринның хосусый милке саналган Тәмте һәм аның күршесендәге биш авыл крестьяннары алпавытның управляющиена буйсынудан катгый рәвештә баш тарталар, устав грамоталарын алмыйча, үзләрен кичекмәстән йолым түләүгә күчерүне таләп итәләр Көрәш барышында крестьяннар арасыннан Ефимов. Семенов. Киселев кебек җитәкчеләр күтәрелеп чыга
Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы фронтларында да райондашларыбыз актив катнаша Шундыйларның берсе Кече Кариле авылында туып үскән Һади Маликов 1917 елда большевиклар партиясе сафына баскан һ Маликов ТЪтеш өязендә Совет властен урнаштыруда катнаша. Петроградта М Вахитов белән бергә Үзәк Мөселман комиссариатында эшли 1918 елда ул В И Чапаев, К А Мерецков һәм башкалар белән бергә Мәскәүдә яңа ачылган Генераль штаб академиясендә укый, аннан соң Ленин чакыруы буенча фронтка китә Соңыннан һ. Маликов Төркиядә. Иранда совет илчелегендә эшли, хәрби атташе була. 1934 елдан башлап ул Көнбатыш Кытай гаскәрләре башкомандующие янында баш хәрби советник булып тора
Даныш авылында туып үскән Мөхәммәт Әблиев тә гражданнар сугышы фронтларында авыр көрәш юлын уза. Урта Азияне басмачылардан тазарту өчен барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша Соңыннан ул хәрби комиссар буларак ак финнәр белән сугыша Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк М Әблиев хәрәкәттәге армиядә, укчы дивизия политбүлеге начальнигы Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган язучы-драматургның атаклы «Шәмсекамәр» драмасы 1937 елдан алып бүгенгә кадәр профессиональ һәм үзешчән театр сәхнәләрендә уйналып килә
Безнең яклар ил күләмендә билгеле күп кенә атаклы шәхесләр исеме белән бәйле. 1797 елда сөргеннән кайтышлый биредә күренекле рус язучысы А. Н Радищев тукталган 1888 елның җәендә Красновидово авылында үзенең дусты һәм остазы М А Ромась янында яшь Алексей Пешков яшәгән. Шул ук елны бу авылга М. А. Ромась белән Себердә сөргендә дуслашкан язучы В Г Короленко килеп киткән Әдәбиятка революция хәбәрчесе булып килеп кергән яшь Горькийның монда алган тәэсирләре соңыннан бөек художникның күп кенә әсәрләрендә чагылыш тапкан 1979 елда Красновидово авылында М Горькийның музей-йорты ачылу бөек рус язучысы истәлегенә тирән ихтирам билгесе ул. 1919 елның июлендә «Кызыл йолдыз» агитпароходында Кама Тамагына И К Крупская килә. Агитпароход коллективы халык арасында киң күләмдә агитация һәм пропаганда эшләре алып бара газета, листовкалар тарата, урыннардагы партия һәм совет оешмаларына практик ярдәм күрсәтә 1936 елның җәендә районда партиябезнең күренекле эшлеклесе. Ленинның көрәштәше Р С Землячка булып китә
Районыбызда беренче колхозлар 1928 елда оештырыла, ә 1930 елда ул тоташтан коллективлаштырыла. Авылны социаль үзгәртеп корудагы бу катлаулы бурычны тормышка ашыруда партиянең волость һәм район комитетларының беренче секретарьлары Флегонтов. Тапстяков, Исаевларның. К Шаһиев. Г Таҗетдинов, Б Кәримов. ■ Урал» (хәзерге -Кама" исемендәге) колхозының беренче председателе 3 Мостафин һәм колхозлашу хәрәкәтенең башка бик күп активистларының зур өлеше бар
Якташларыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында авыр сынауны лаеклы үттеләр.
Районнан 12 243 кеше фронтка китте, һәр еч сугышчымын берсе кире әйләнеп кайта алмады 400 якташыбыз орденнар белән бүләкләнде 35 кеше солдатларга бирелә торган иң югары бүләк — сугышчан Дан ордены кавалерлары булды Без батыр якташларыбыз — Советлар Союзы Геройлары М А Чирков С П Спирьков Н П Иванов һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәткән башка бик күп гаярь ир-егетләр белән хаклы рәвештә горурланабыз
Район хезмәт ияләре тылда да фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр Кирельское авылы комсомоллары Т Порфильена һәм А Глонина - Кызлар — тракторга'• дигән чакыру ташлыйлар Авыр елларда игенчелектә югары уңышларга ирешкән Мәдинә Кадыйрова звеносы (Ленин исемендәге колхоз) республикада ин яхшылардан
Сугыштан соңгы чорда халык хуҗалыгын торгызуда һәм үстерүдә яңа уңышларга ирешелде. 1966 елда җидееллык планнарын уңышлы үтәгән ечен Мичурин исемендәге колхоз председателе Н В Лисин Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды Н В Лисин артта калган хуҗалыкны кыска гына вакыт эчендә республикадагы иң яхшы колхозлар сафына бастырды
Хәзерге вакытта районда 13 колхоз. 3 совхоз. 9 промышленность предприятиесе һәм 7 тезү оешмасы бар Районда барысы 19 960 кеше яши
КПССның XXVII съезды карарларын тормышка ашыра*1^арып. район хезмәт ияләре хуҗалык итүнең яңа ысулларына күчәләр, үзгәртеп кору һәрбер өлкәгә үтеп керде 1986 елда дәүләткә ашлык, ит һәм башка продуктлар сатуның еллык планнары уңышлы үтәлде Ватан амбарларына 23 мең тонна ашлык салынды <Ирек« колхозы 1985—1986 елларда терлекләрне кышлату буенча Бөтенсоюз ярышында җиңүче дип табылды Бу җиңүдә дуңгызчылык комплексы мөдире, коммунист И X Вафия-ның. дуңгыз симертү осталары И М Айсина. К X Вафина һәм башкаларның зур тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк
Районыбыз — күпмилләтле Ватаныбызның культурасына да үзеннән сизелерлек өлеш керткән як Җырга-моңга бай. мәшһүр «Кыйссаи Йосыф «ларны укып үскән бу төбәктән Октябрь революциясенә кадәр үк әдәбият-культура әһелләре үсеп чыккан 1850 елда Яңа Сала авылы мулласы Хаммат хәзрәт гаиләсендә дөньяга килгән Фатих Халиди татар әдәбияты тарихында икенче пьеса- -Рәдде бичара кыз* драмасын иҗат итә XX йөз башы татар драматургиясендә үсеш алган реаль образлар, картиналар беренче тапкыр буларак сурәтләнгән бу пьесаны халкыбызның сөекле шагыйре Г Тукай Уральск мәдрәсәсендә вакытта ук яратып укыган кайбер рольләрне шәкертләргә уйнап та күрсәткән
1893 елда Балчыклы авылында туып үскән шагыйрь Габдрахман Сөнгати беренче бөтендонья сугышы фронтларында хәбәрсез югала Татар совет әдәбиятын атаклы романнары һәм драма әсәрләре белән баеткан күренекле әдипләрдән Ибраһим Гази һәм Туфан Миңнуллинны белмәүчеләр сирәктер СССР Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты директоры Ленин премиясе лауреаты, академик Р Сәгъдиен, физика фәннәре докторы А Маненков, фән кандидатлары Н Бор- һаиова. 3 Рәмиев, Э. Сайфуллин, режиссер С Өметбаен, язучылар А Сал мин. М, Саттаров. Татарстанның атказанган артистлары Р Тимерханова Ф Соләйманова. Ә Галимова. Р Мифтаховлар да иҗатка беренче илһамны туган төбәкләрендә алганнар РСФСРның халык художнигы. ТАССРның Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманченың да бала чаклары безнең якта узган
Район үзәге Кама Тамагы эшчеләр поселогы (алекке Богородское авылы), тарихи мәгълүматларга караганда XVII гасыр башларыннан билгеле Ул вакытта балыкчылар авылы булган Богородское XIX гасыр ахырында Казан губернасының зур Һөнәрчелек үзәгенә әверелә Хәзерге вакытта Кама Тамагы эшчеләр поселогы елдан- пл матурая, үс» бара Соңгы елларда гына да район китапханәсенең һәм редакциянең яңа биналары файдалануга тапшырылды «Чәй йорты- ачылды поселокның үзәк мәйданы төзекләндерелде үткән ел анда бөек Ленинга монумент ачылды
Хәзерге вакытта районда егерме урта ике музыка мәктәбе, ике профессиональ- техник училище эшли
Бүген районыбыз яңа төзелешләр мәйданын хәтерләтә Уникенче бишьеллыкта аур үзгәрешләр көтелә Халык хуҗалыгын үстерүгә 80 миллион сум капитал салулар ппанлаштырыла Мөһим объектлардан район үзәгендә һәм Куйбышеп исемендәге затонда больницаларны төзеп бетерү газ үткәрү, барлыгы 2600 урынга исәпләнгән мәктәпләр. кирпеч заводы кору күздә тотыла Аэродром. Куйбышев исемендәге затонда йөк причалы төзү инде тәмамланып килә 85 километрлы юлга таш җәю күздә тотыла. 55 километр озынлыкта хужалыкара юллар салыначак Район үзәген республи- 1 кабызның башкаласы Казан белән тоташтыручы 66 километр иаынлыктагы асфальт- бетон юл һәм башка күп кенә социаль культура-кәикүреш объектларын сафка бастыру Ппанлашгырыла