ТАБИГАТЬКӘ ҺӘЙКӘЛ
оннан берничә ел элек Таулы Алтай шәһәрендә балалар язучыларының зур җыелышы үткәрелгән иде Анда төньяк. Ерак Көнчыгыш һәм Алтай өлкәсендә яшәүче балалар язучыларының иҗаты турында кызыклы сөйләшүләр булып, миңа да шул яклардагы берничә прозаикның китапларына күзәтү ясарга туры килде
Эчтәлеге белән төрле-төрле булган бу әсәрләрне берләштергән олы бер проблеманың табигать булуы мине гаҗәпләндермәде Салкын диңгезләр, кара урманнар, биек тауларга якын җирләрдә яшәгән авторлар кулында командировкаларга гына барып җыйган материал түгел, алар шунда туып-үскән, туган якларына мәхәббәт ата-ана каныннан күчкән, иҗат көчләрен шул табигатьтән алганнар, үзләрен дулкынландырган мәсьәләләр турында язып чыкканнар Бу китапларның төп герое — кул тимәгән матурлыгы һәм кырыслыгы, кыргыйлыгы, көче һәм көчсезлеге белән табигать үзе дип әйтергә дә мөмкин булыр иде Әсәрләрдә, башлыча, табигать һәм кеше арасында көч сынашу, акылы, тапкырлыгы, түземлеге, физик көче аркасында кешенең җиңеп чыгуы турында сүз бара Аларны укыганда, мин Гомәр Бәширов. Җәвад Тәрҗемә нов Фәнис Яруллин, Фаил Шәфигуллин, Габделхәй Сабитов. Гәрәфи Хәсәнов. Габдулла Шәрәфи Альберт Хәсәнов һ. б. каләмдәшләремнең иҗатын күңелдән кичердем Аларның әсәрләрендә табигать йомшаграк, кулга ияләшкәнрәк. ярдәмгә мохтаҗрак булып күренде
Моның шулай икәне гаҗәп түгел Без бит индустриаль төзелешләр интенсив үскән, урбанизация күренешләре тормышыбызга көннән-көн күбрәк керә барган төбәктә яшибез Ә болар барысы да. ике башлы таяк кебек, бер яктан яшәү рәвешебезне җиңеләйтсәләр, икенчедән кеше өчен зарур булган табигать байлыкларына шактый гына кире йогынты да ясыйлар
Шуңа күрә дә инде табигатьне саклау проблемасы бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып тора Бу мәсьәләне хәл итүдә өлкән буын кешеләр генә түгел, яшь буын да бик теләп катнаша. Без моның матур мисалларын әдәби әсәрләрдән күреп киләбез
Тагын шунысы да бар. татар балалар әдәбиятында кеше һәм табигать гармониясен сөйләү традициясе бик күптәннән, беренче дәреслекләргә кергән әдәби әсәрләрдән үк килә Алар башлыча табигать гүзәллеген, шул гүзәллекнең кеше рухына йогынтысын җырлаганнар. Г Тукайның ничәмә-ничә буын балалар укып үскән һәм гомергә күңелдә калган «галибанә яктырып ал таң ата. .» дип башланган шигырен искә төшерик. Г Ибраһимов әсәрләрендәге җыр кебек укыла торган табигать күренешләре. А. Алишның табигать серләрен ачкан матур әкиятләре — болар барысы да соңгы елларда иҗат иткән язучыларга йогынты ясамый калмагандыр, һәм аларның әсәрләрендә табигать белән көрәштән бигрәк, аны яклау, беренче матурлыгы, байлыгы белән саклау мотивлары өстенлек алу да шул традициянең дәвамы булса кирәк
Соңгы ун-унбиш ел эчендә татар балалар әдәбиятында табигатьне саклау темасына һәм язучылар, һәм журналистлар тарафыннан төрле жанрда күп кенә китаплар басылып чыкты. Кешеләр £лдына төрле-төрле сораулар куйган, проблемалар кузгатырга тырышкан бу әсәрләр турында иркенләп сүз йөртерлек мөмкинлекләр бар хәзер Геройлар психологиясендәге үзгәрешләр үзләре генә дә кызыклы бер сөйләшүгә нигез була алыр иде
Өлкәнрәк яшьтәге язучылар хәтерлидер әле: илленче-алтмышынчы елларда татар балалар әдәбиятын «һаман да шул чебиләр дә песиләр турында» дип тәнкыйтьлиләр иде Хикмәт балалар ярата торган шушы сөйкемле җан ияләре турында күп
М
язуда түгел, алар турында хәзер дә аз язылмый хикмәт исә шул еллардагы шигырьләрнең (ни өчендер ул вакытта хикәяләр аз язылды) күбесенең игез балалар кебек, бер-берсенә бик охшаш булуларында иде Шигырь песи баласы турында булса, ул һичшиксез матур, китапның нәни герое аның белән уйнарга ярата әгәр инде әтәч турында сүз барса, әтәчнең тавышы көчле кикрикүк, мин торам иртүк дип баланы йокысыннан уята шуңа күрә ул мәктәпкә дә соңга калмый Мин миңа минеке Ждн ияләренең дә тормышы бала ихтыяҗына буйсындырылган шушы кечкенә эгоистка хезмәт итәр өчен генә яратылган кебек языла иде ул әсәрләр
Билгеле, мондый тенденцияләр бер безнең балалар әдәбиятына гына хас түгел Рус балалар әдәбиятының танылган берничә вәкиле андый күренешләрне моннан бер-ике ел элек «Литературная газета» битләрендә тәнкыйтьләп тә чыккан иде
Мондый әсәрләрдән аермалы буларак табигать темасына яңа герой алып килгән язучыларның берсе, минемчә. Фаил Шәфигуллин булды Аның хикәяләрендә укучылар үзләренең зчке дөньяларына якын тормышны күрделәр, үз тиңнәре белән очраштылар, геройларның кичерешләрен бик рәхәтләнеп уртаклаштылар табигать гүзәллеген тоярга өйрәнделәр Җитмешенче еллар башында <Яшь ленинчы» газетасы тарафыннан иң яхшы хикәяләргә уздырылган конкурста аның «Ак мөгез» хикәясе бүләкләнде Эчтәлеге белән артык катлаулы булмаса да, драматик коче белән укучыга нык тәэсир иткән кечкенә күләмле бу әсәр язучының үз иҗатында да борылыш ясаган кебек булды
Шул еллардан Фаил Шәфигуллин балалар прозасында ныклап эшли башлады Әдәбиятка шагыйрь буларак килгән һәм өлкәннәр очен күп кенә уңышлы шигырьләр иҗат иткән Фаил балалар очен дә матур әсәрләр яза алуын күрсәтте «Ак могеэ» хикәясендә ул җаваплылык хисе зур булган һәм максатына ирешүдә кыенлыклардан курыкмаган бала образын сурәтләүгә иреште Бер вакыйгада үзенә күрә көрәшче сыйфатлары күренеп киткән яңа образ иде ул Сүз урманда пошиларга азык бирергә килгән малайның, ату тавышын ишеткәч браконьер эзеннән китүе турында бара Урман бүресе кебек тәҗрибәле һәм хәйләкәр, олы яшьтәге кеше белән коч алышу турында уйламый малай Ул бары тик урман авызына чабып чыккан пошилар белән браконьер арасына төшәргә генә тырыша Ачык аланда бу адәмгә пошиларны атып алу җиңел булачак, шуның явыз ниятенә комачау итәргә кирәк һәм малай теләгенә ирешә дә. пошиларны һәлакәттән коткарып кала, әмма үзе кинәт купкан буранда адашып юлын югалта, хәлдән таеп, агач төбенә килеп утыра һәм үлем йокысына тала. Бәхеткә каршы, укучыны тетрәндерәчәк хәл булмый кала, йөзенә җылы сулыш бәрелүдән уянып киткән малай каршысында торган урман патшасын шәйләп ала
Пошиларның бала янына килеп чыгуын очраклы хәл дип тә карарга булыр иде әмма без аларның. кыргый хайваннарга хас булганча, үтә нечкә сиземләү белән, малайның исеннән танып, аны эзләп килүләренә күбрәк ышанабыз Чөнки алда автор безгә бала белән шушы сизгер хайваннар арасындагы дуслыкны, аларның берберләренә ияләнешеп бетүләрен әйткән иде бит Үзе мәрхәмәтле кешегә табигать то мәрхәмәтле була белә шул
Йомшаклык, ярдәмчеллек кеше күңеленә бала вакыттан салына Ишегалдындагы чебиләр, ак маңгайлы, тупый борынлы көчекләр, иртә язда бүртеп чыккан тал песиләре, кашлак җирләрдәге беренче сары чәчәкләр, тагын шуның кебек көн дә күреп, ияләнеп беткән, аяк астында аунап яткан әйберләр, күренешләр белән керә ул кеше җанына Кайвакытларда боларның барысын да маңгай күзе күрсә дә күңел күзе күреп бетерми Бигрәк тә балаларга хас нәрсә ул Аларда акылдан бигрәк хис алданрнк йөрүчән була, күп хәрәкәтләрен инстинкт җитәкли Шуңа күрә кайчагында үзләре дә СИЗМӘСТӘН, ярамаган эш тә эшләп куйгалыйлар Менә шул чагында яшь геройга тәҗрибәле акыллы өлкән кешенең киңәше ярап куя да инде Фаил Шәфигул- лмнның »Бал» дигән хикәясендә бу хакыйкать ышандырырлык итеп сурәтләнә Беркатлы, ачык авыз малай күрше егете ачкүз Әнвәргә ияреп, урманга кыргый умартадан бал алырга бара Кичке салкын төшеп килгән урманга җиткәч. Әнвәрнең тел яздыруына алданган малайның күңел күзе ачыла барып, әбисенең әйткән сүзләре Йөрәген борчый башлый Малай көндез кайтып, урманда очраткан корт оясы турында сөйләгәч, әбисе •Кышлык азык җыеп калырга ашыгалар Димәк яңа өя инде ул. яшь кортлар оясы» дип әйткән иде бит Ә Хәбир белән Әнвәр аларның кышлык азыкларын алырга дип баралар, зәһәр салкыннарда ач калдырырга Үсмер малай таң олы яшьтәге кешегә каршы торырлык физик кече булмаса да. рухи коче шактый JMK була Егетнең кыйнап ташлавыннан да. караңгы урманда ялгыз калдыруыннан да курыкмый Хәбир, чыи-чыкнан характер ныклыгы күрсәтә * Әнвәр Хәбирне аяк чалып, терсәге белән генә төртеп екмакчы иде дә. тик Хәбнр тиен җитезлеге бадән читкә сикерде, аяк астында тырпаеп торган ботакны алып өлгерде Тиеп кенә
кара'» Әллә ниләр эшләтсәң дә. Хәбир корт оясын күрсәтмәс инде, моны яхшы аңлый егет, малайның кыюлыгы алдында чигенергә мәҗбүр була
Шундыйрак хәл авторның «Бер малай, өч аргамак» повестенда Борһан белән Рәсим арасында да булып ала Бу әсәрдә автор әхлак мәсьәләсен башка чаралар белән, авыл көнкүрешендәге мөнәсәбәтләр ярдәмендә чишә Бер карасаң, повестьта табигать хозурлыгын сурәтләгән бер генә урын да юк кебек. Ләкин укучы дымлы яз һавасын, буразнадан күтәрелгән юеш балчык исен, әрәмә төпләрендәге җиләс күләгәләрне барыбер тоя.
Дөньядан да. эшеннән дә ямь тапмаган караңгы чырайлы, явыз кеше Борһан белән уракка чыккач, сөекле аты Карлыгач язмышыннан бигрәк Рәсим үзе өчен курка Борһанны ачуландырмаска, аның каһәренә юлыкмаска тырыша Беренче заттан язылган повестьта шундый сүзләрне укыйбыз: «Кызык, күпмегә җитәр икән сабырлыгым Бер генә каршы сүз дә әйтмим, бер сүз әйтсәм тәпәләп ташлаячак инде ул мине Аннары барысы да үзеннән-үзе хәл ителәчәк» Юк. аның сабырлыгы бетеп, Борһан каһәреннән Карлыгачны якларга теләвен сөйләми әле бу юллар. Аның явызлыгын сәбәп итеп, эштән китәргә уйлавы гына малайның Ләкин кансызлыкка. гөнаһсыз җан иясен газаплауга Рәсим кебек юаш малай да түзә алмый. Борһан чик-чаманы белми кылана башлагач, аның мәрхәмәтле күңеле явызлыкка каршы баш күтәрә
Икенче бер вакытта инде ул. һич икеләнмичә, рәхимсез бәндәнең каты кулыннан да курыкмыйча, сөйгән атын яклап чыга «Күз алдымнан Карлыгачның курку катыш ялвару тулы карашы чагылып узды Мин. үз-үземне белештермичә, ат белән чыбыркы арасына барып кердем һәм шунда ук, авыртуга чыдый алмыйча, бөгелеп төштем».—ди Рәсим. Ләкин малайның җиңелүе түгел, җиңүе була бу. Юашлыктан кыюлыкка таба ясаган беренче адымы, явызлыкка каршы торырлык көч тапкан моменты, беренче чирканчык алуы Күр әле син аны, Борһан кадәр Борһанга да каршы торырга мөмкин икән бит!
Фаил Шәфигуллинның хикәя һәм повестьларына кергән табигать күренешләре — әсәрләргә лирик тон бирү яки аның канвасын матурлау өчен генә алынган бизәк түгел «Фирүзә» әкияте «Кырмыска турында баллада». «Тамгалы бүре». «Верочка» хикәяләрендә дә без табигатьне авторның фикерен укучыга җиткерүдә, геройларның характерын ачуда кулланылган, туктаусыз хәрәкәттә булган актив бер чара дип кабул итәбез Әгәр ул табигатьнең бер мизгелдә катып калган фотосурәтен генә биргән булса, укучы күңелен шул кадәр тартмас иде Фоторәсемне бит бер караганда гына карыйсында альбомны ябып куйгач — онытасың Җансыз әйберне күңелендә кемнең саклап йөртәсе килсен соң Фаил әсәрләрендәге табигать күренешләре исә кешенең уе. гамәле, җаны белән үрелеп бирелә, характер үзенчәлекләрен ачыграк игеп күрергә булыша.
Балалар үзләре сугыш елларында гына яисә тыныч тормышта, гадәттән тыш фаҗигале хәлләр булганда гына батырлык күрсәтергә мөмкин дип уйлыйлар. Мондый карашның ныгуына балалар язучылары да ярдәм итте кебек. Кайбер әсәрләрдә батырлыкка сусаган малайларның, үзләренең кемлеген күрсәтү өчен генә, йөзә белмәгән килеш тә суга сикерүләрен, куркудан калтырана-калтырана булса да сәгатьләр буе караңгыда утыруларын, тагын шундый юмористик хикәяләргә генә нигез булырдай вакыйгаларны, чын драматик буяуларга манып сурәтли бирдек. Менә имеш характер ныклыгын сынау, менә имеш батырлыкка әзерләнү! Ә чынлабрак, күңел күзе беләнрәк карасаң, батырлык күрсәтерлек хәлләр бүгенге тормышыбызда да тулып ята икән ләбаса! Батырлык ул куркыныч туганда гына, минуты, секунды белән барлыкка килгән гадәттән тыш көч түгел икән Әнә шулай, бала вакыттан бирле, кечкенә генә булса да. гаделсезлекләргә каршы тора-тора тәрбияләнә икән ул гүзәл сыйфат Геройлар бит күктән төшмиләр, геройлар җирдә туалар, абына- сөртенә. борын каната-каната үсеп характер чыныктыралар Язучының бурычы исә. — шагыйрь әйтмешли, тонна-тонна руда арасыннан эзләп табылган җәүһәрләр кебек, кызыклы характерлар табу, типиклаштыру, бөтен матурлыгы белән укучыга күрсәтеп бирү
Фаил Шәфигуллинның табигать темасына язылган хикәяләрендәге Тәлгать тә. Хәбир дә Рәсим дә һәм башка геройлар да әнә шундый малайлар Аларның зур үскәч тә сынатмасларына ышанасың.
Фаилнең кечкенә күләмле хикәяләрендә, барысында да дип әйтерлек, бер персонаж алына һәм аның алдында торган кыенлыкларны җиңеп чыгуы сурәтләнә Ләкин бу язучының һич тә үз-үзен кабатлавы түгел Кояш нурын җиде төрле төскә таркатып һәм аның һәр төсен аерым-аерым күреп булган кебек, «бала характеры» дип аталган J катлаулы төшенчәне ул төрле моментта, төрле яклары белән күрсәтеп биргән Ба- ' тырлык сыйфатын да балалар төрле-төрле юллар белән үзләштерә икән бит «Ак мөгез» хикәясендәге Тәлгать хайваннарны яратуы аша ирешә аңа. Хәбир исә кылган 128
аденә үкенү, а Рәсим явызлыкка нәфрәт аркасында куркуны җиңә
Ә менә -Ак маңгайлы бүреләр» повестенда вакыйгалар калачлырак Анда ялгыз бер баланың башыннан үткәннәрен түгел, олы бер коллективның мавыктыргыч та. маҗаралы да. кирәкле дә булган эшләрен сурәтли автор Биредә бер яки берничә җдн иясен яклап чыгу турында түгел, бәлки авыл табигатенең кеше аяк басмаган, шомлы сазлыклар артында посып утырган кош-кортлары агачлары, җанварлары белән кыргый матурлыгын югалтмаган бер почмагын саклап калу, әсәрдәге персонажлар теле белән әйтсәк, колхоз тыюлыгы ясау турында сүз бара Зуррак масштабта күтәрелгән мәсьәлә булса, бу билгеле, укучы балалар кулыннан гына килә торган зш булмас иде Биредә исә хокүмәт законнары, колхоз, район җитәкчеләре ярдәме белән хәл кылына торган мәсьәлә түгел, сүз. зурмы-кечкенәме. билгеле бер күләмдәге җир турында бара Фаил мәсьәләнең практик ягына кагылмый, чама белеп, бала-лар киче җитәрлек кенә участок сайлап ала Аның очен балаларның инициативасы кыйммәт Сабан туйларында да бит корәшне башта бала-чагадан башлыйлар Кайчагында балалар башлап җибәргән уеннарның зурлар кулына күчкәч бик җитди генә эшләргә әйләнү очракларын да беләбез Балалар һәрвакыт уйнарга яраталар Бик моһим эшләрне дә алар чын мәгънәсендә уенга корып эшлиләр һәм аны ялыктыргыч процесстан җанга ләззәт бирә торган рәхәт бер нәрсәгә әверелдерәләр Алардагы бу сыйфатны балалар әдәбияты элек-электән уңышлы файдаланган Фаилнең дә геройлары уйный-уйный гына табигать хозурына килеп керәләр һәм авыл янында гына булса да, кеше аягы басмаган утрауда сәяхәт кыла башлыйлар
Танылган балалар язучысы, табигать белгече Виталий Бианкиның «Уен — балалар стихиясе Әйдәгез, алар белән бергә сәяхәт уеннары уйныйк һәм һәр сәяхәттә үзебезгә таныш булмаган илнең «җирле халкы» - хайваннары, үсемлекләре, ташлары. кар биртекләре белән танышыйк». — дигән сүзләре бар
■ Ак маңгайлы бүреләр» повесте абыйлы-энеле ике малайның разведчиклар булып уйнавыннан башлана Шул уенда без нәкъ В Бианки әйткәнчә сәяхәт кылып. Каратамак сазлыгының кошларын, куяннарын, агачларын, җиләкләрен күрәбез һәм. үзебез дә сизмичә, шушы әкияткә тиң урынны явыз кешеләрдән браконьерлардан саклаучы яшел патрульләр дөньясына килеп керәбез
«Ак маңгайлы бүреләр» — арабыздан бик иртә киткән Фаил Шәфигуллинның балалар очен язган соңгы әсәре һәм автор әйтерсең лә бүген дә үзе белән бер тиркем балалар ияртеп кеше кул-аягы тимәгән бер урынга килгән дә. бу — Каратамак сазлыгы. менә монысы — зәңгәр су уртасында сырты белән утыртып куелган таракка охшаганы — усак урманы, теге тирән тарлавыкны күргәнегез бармы әле карагыз әле бу җиләкләрнең эрелекләрен дип. күрсәтеп йори. аларга шушы гүзәллекне сакларга. явызлардан кул тидертмәскә васыять әйтә
Балаларның бик реаль тормышын сурәтләгән бу әсәр баштан ук күңелләрне ымсындырып торган серлелек белән өртелгән Табигать күренешләрен сурәтләү алымнары да, ак маңгайлы бүреләр кыйссасы да бу серлелекне арттыра гына бир» Революциягә кадәр үк әле. Саңгар алпавытының явызлыгына чыдый алмыйча, урманга качып киткән ау эте Акмаңгайдан тугай эт-бүреләр авыл халкына зыян китермиләр, алар турында • ачка үлсә үләр, туган ягына зыян-зәүрәт салмас». — дип. яратып, сийли авыл халкы
Акмаңгай да кешеләрдән күргән яхшылыкны онытмаган, токымына да шул хисне биреп калдыра алган Авыл халкы акмаңгайлы бүреләр турында күп сөйләсә дә. аларны үз күзе белән күргән кеше турында хәбәр бирми автор Разведчиклар булып уйнау белән мавыккан ике малай гына эңгер-меңгер төшә башлаган агачлар арасыннан аны шәйләгән кебек булалар «Бозау чаклы башын авыл ягына борыбрак нәр- свдер искәргәндәй, тирән чокырга төшә торган сыртның нәкъ түбәсендә сын кебек хәрәкәтсез басып торган җанварның Каратамак бүресе булуында шик юк иде» диген юллар да әле чынлыкка җавап биреп бетерми Курыкканга куш күренә дигәндәй, коты алынган малайларның күзенә (ни генә әйтсәң дә бүре бит') агач төбенең дә бүре булып күренүе бар Хәер, үз күзләрең белән күрүдәмени хикмәт, шушы әкияти җанварга карата кызгану катыш соклану кичергән кешеләрнең олы хисе турында бу әсәр Яхшылык символы булып гәүдәләнгән табигать баласының комсыз браконьер кулыннан һәлак булуы турында
Атларны, бүреләрне һ. б кайбер җанварларны таштан сынландырган. мәйданнарга куйган җирләр бар Әгәр Фаил Шәфигуллин сурәтләгән авыл кешеләре үзләренең туган табигатенә һәйкәл куярга уйласалар, аны нәкъ повестьтагыча итеп, биек яр башында горур басып торган акмаңгайлы бүре кыяфәтендә эшләрләр иде кебек