Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАҢАНА


авилоннарны буйсындыргач, мидәннәр шаһы Беек Кир массагетларны яуларга уйлады Алдагы дошма ны хакында күбрәк хәбәрдар булу өчен, ул сараена вәзирен чакыртты Каршысына килеп басу белән, шаһының ни теләвен аның сүз сөрешеннән үк айлап алган вәзир бат ай диде:
Бөек Кир. массагетлар күп санлы батыр халык Алар гүя җирнең үзеннән туалар Кирәк чакта тиз арада елга-түгайлардан. чүл далатардан. тау аратарыннан бер төбәккә җыетатар да өермәдәй яуга чыгатар Атлары җитез, мәргәннәре күп. кы төшмиләр я орыш кырында ятып кал атар, я үз үзләрен үтерәләр Вәзир беравык тынып торды, аннары, шаһка түбәнчелек бетән баш иеп. сүзен дәвам иттерде:
Бөек Кир. массагетларның гайрәт данын илләргә тараткан ба тыр Илтабарлары Шөгер ата табгачлар бетән орышта башын сала Аның урынына яраткан хатыны Танана утыра. Сәүдәгәрләр арасында Танананың гүзәллеге хакында адәм ышанмаслык имеш мимешләр йөри Аны бер күргән ир ат йокыдан кала, дөньяви ихтыяҗларын онытып, ди в ана хәлендә шул хатынга багышлап җырлар чыгара башлый имин Берәүләр аны ай кояшның үзенә тинлн. икенчетәре. күргәннән сон. акылдан яза икән Әмма. сез. шөһрәтлебез. аллаларга тиң зат булгач.
МӨСӘГЫЛТ ХӘБИБУЛЛИН (1927) - пр<паи* ТАССРны^ агкакм.-ои лцтги/ы работнигы. •Чицгычар*. «Сулар ургә акса да*. *Кубрат кан» һ 6 китап юр ангоры Каюм да яши.
лычлары үткен, сөңгеләре озын, калканнары җинет нык Бер кузгалгач, кырылып бетсәләр дә, туктый белмиләр Орыш кырынла үлү алар өчен дан саната Илләре бездән төньяк көнчыгыш тарафта, Чулман елгасы тирәләрендә Массагетларны греклар «скиф»
дип. ә табгачлар «сөн> дип йөриләр
Шаһ аны бүлдермәде, игътибар белән тыңлый бирде
Чынында исә, шөһрәтлебез. массагетлар сак һәм сок кабилә ләреннән тора. Сак дигәннәре мат-туар асрап көн күрә, сок дигәннәре иген игә. кататарда яши. һөнәрчелек бетән көн итә Гореф гадәтләре дә. тоткан йолалары да бер үк Саклар да. соклар да ат өстендә орышалар җәяүле атайлары да бар Коратлары ук-җәя. сөңге, айбатта, чукмар, кылыч, ятаган, хәнҗәр Көнкүреш әйберләрен күбрәк аттыннан. җиздән ясыйлар Очлымнары. путалары, катканнары, орыш киемнәре, ат кирәк яракларына кадәр алтын бетән бизәлгән Янә шуны өстәп әйтәсем килә, шөһрәтлебез. массагетлар беркайчан да дошманнарына әсир
хәвефләнер сәбәп юк. Шуна күрә сезгә, шөһрәтлебез. бер киңәшем бар массагетларга яу чапмагыз сез. әнә шул ай-кояшка тиң хатынга яучылар җибәрегез Моның бепән сез, шөһрәтлебез, ике отарсыз беренчедән, гүзәллеге бетән дөньяда тиңе булмаган хатын сараегызны бизәр: икенчедән. массагетларнын балыкка "бай елга-күлләренә, хәтфә үләнле далаларына. жәнлек-жанвар тулы урман-тауларына ия булырсыз Бары тик гүзәлләрнең гүзәле Таңана сезгә кияүгә чыгарга разый булмаган очракта гына массагетларга яу чабарсыз...
Вәзир шөһрәтле шаһына тагын бик күп нәрсәләр сөйләде. Сөйләгән саен Бөек Кир бу ил белән ныграк кызыксына барды. Ул бернәрсәдән дә курыкмады Кыска гына вакыт эчендә ул ни куәтле вавилоннарны. аккадларны, лидиялеләрне яулады Шунлыктан, массагетларны да җиңәчәгенә шикләнми иде. Нинди генә илгә яу чапмасын, ул һәрчак җиңде. Шул сәбәпле аңа шаһиншаһ (патшалар патшасы) Бөек Кир дигән исем бирделәр. Әнә шул кеше ниндидер варвар хатыннан куркып торсынмы? Гүзәл булмагае! Аның бик күп зифа һәм сылу хатыннар кочагында ятканы бар. Ул иң әүвәл — хаким. Хакимне яратмаска хаклары юк. Гүзәлләрнең гүзәле булса да. Бөек Киргә кияүгә чыгар ул хатын. Чыкмаган хәлдә, илен-халкын көчләп буйсындырыр, ай-кояшка тиң хатынга көчләп өйләнер.
— Вәзир, мәхәббәт — ни ул?
— Мин сезне аңлыйм, шөһрәтлебез, ул нәрсә сезгә яттыр. Аллалар дәрәҗәсенә ирешкән шәхес мәхәббәткә мохтаҗ түгеп. Бу — хакыйкать. Аның өчен сезгә гади кеше булу кирәктер.
— Шушындый зур дәрәҗәгә ирешкән шәхес гади кеше була аламы соң?
— Юк. шөһрәтлебез. Тау башына менгәч, кеше гади була алмый Сез бүген дөньяның иң биек тау башында торасыз.
— Дөрес уйлыйсың, вәзир Әйт әле миңа: Таңана гади кешеме соң?
— Ул хатын-кыз, шөһрәтлебез. Массагстларча уйласак, хатын-кыз шаһинә булуга ирешсә, тәңрегә тиңләшә икән.
- Мин бик күп илләрнең патшаларын буйсындырдым. Алар арасында бер генә хатын-кыз да булмады, вәзир.
— Әүвәлге сүземә куәт өстим: җибәрегез яучыларыгызны Таңанага. Ышаныгыз, тиздән массагетларның гүзәле сараегызда булыр
— Син хаклы, вәзир. Ил башында хатын-кыз утырган дәүләтне кан коймыйча да яулап булыр Массагетлар илен буйсындыргач, Мисыр фиргавеннәренә— иң куәтле дошманыма юнәлермен!
— Хыялыгыз татлы, шөһрәтлебез. Массагетларны да канат астына җыйгач, олут Мисыр дәүләте беркая да китә алмас.
Бөек Кир вәзиренең киңәшен тотты. Аның үзен баш яучы итеп, масса-гетлар иленә яучыларын җибәрергә булды. Бүләк-малны кызганмады, мул итеп төятте, массагетларнын шаһинәсен байлыгы белән шаккатырырга ниятләде.
— Таңананы күреп кайт,— диде ул илчесенә.— Чынлап та ай-кояш- ка тиң гүзәлме икән? Сәүдәгәрләр сөйләгәнчә үк матур булмаса, илен кылыч белән яулармын.
Сарман углан Алтынтоякның тезгенен бушатты Атка юл таныш. Моннан аның күп тапкырлар үткәне бар Әүвәлге иясе Шөгер ата белән Кандыр ата бертуганнар иде, арапашып яшәделәр. Туган иленә кайтып баргангамы, җайдак тыныч кебек иде. Әмма Алтынтояк — бик сизгер ат, иясе тезгенгә кагылдымы — юыртып китә, ә инде тезген бушадымы — адымга күчә. Ул да түгел, иясе уянып киткәндәй:
— һоп. Алтынтояк! —дип дәшә
Юртакка шул жита кала, томырылып, алга оча. Шул мәлдә ат белән жайдак күләгәсе рәшә тибрәлгән офыкка барып тоташа, ут ялкынына әверелеп, тоташ алсу төскә керә, дала тулып дулкынланган кылганнар диңгез сыман кинәя. чиген югалта, ат тоягы астыннан утлы очкыннар чәчри Ат иясенә гүя канат үсә, һәм ул. күңеле тулышудан әсәрләнеп, кычкырып жырлап жибәрә: *
Тауда йврер юлбарыс. -
Яуда йөрер баһадир. х
Яуда йөргән баһадирга. 2
Гүзәл кызлар багадыр «
Ана күңеле — балададыр. ~
Бала кунезе — далададыр х
Иясе жырлап туктауга, Алтынтояк дәртләнеп пошкыра, башын чай кап куя. шул чак йөгән жизләре зыңлап китә Зыңлауда үз аһәңен > табыпмы, әче итеп йомран сызгыра, куе кылган арасында тычкан ау- х лаган карсак төлке бер мизгелгә сагаеп кала, өч аягына баскан килеш, f сискәнеп, жайдак ягына күз сата, ул да түгел, ат аягы астыннан дияр- * лек куян баласы сикереп чыга да. арт санын сәер сикертә сикертә, үлән “ арасына кереп югала, күңелне жилкендереп. пырлап, кыр тавыклары кү- з тәредә. Гомере далада узган Алтынтоякның берсенә дә исе китми, өркеми, z бары тик һәр тавышка, һәр ят хәрәкәткә: «Ә-ә. синмени әле бу'» ди- - тәндәй, очлы сизгер калакларын әле бер якка, әле икенче якка тырпайт г калап ала Ә бит әлеге гадәти тыныч далада Алтынтоякның хәтәр хәл ләргә дучар булганы бар Ул сызгырып очкан дошман укларына күп тапкырлар каршы чапты, килер шәптән Ра (Идел'). Аракс. Жаек. Чул- ман. Ык. Ярсу (Агыйдел!) елгаларын йөзеп кичте Курку бетмәс, батыр йөрәкле әүвәлге иясе бер тапкыр да аны рәнжетмәде. Еш кына алар бергә ауга чыктылар, соры саргылт сыртлы дата бүреләрен, канат куй can очып китәргә житкән жәйраннарны кудылар Иясе аларның кайсы ларын укка алды, кайсыларын чукмар белән орды Былтырларны көн чыгышка таба яу чапканда, дошман белән очрашып, батырга батыр чыкты иясе һәм шунда башын салды Яудан кайткач, аны иясенең угланы Сарманга бирделәр Әүвәл яна иясенә баш бирмәскә теләде Алтынтояк Үрле кырлы сикерде, ятсынып, читкә тайпылды Шунда аның янына, ягымлы татлы һәм йомшак итеп дәшә-дәшә. элгәреге иясенең хатыны килде Ул шундый итеп дәште ки. Алтынтояк ирексездән шул хатынның кулларына үрелде, йомшак иреннәре бетән уч төбендәге эремчекне ялап алды Шуннан соң тылсымга ия хатын Алтынтоякның тезгенен угланы Сарманга бирде Бу адәмдә дә таныш ис тонды Алтынтояк. бу адәм кулыннан да эремчекне йомшак иреннәре белән кабып кына алды Иң мөһиме, ул аны ягымлы тавышлы хатын атланып йөри торган Кашка бия дән аермады Алтынтояк Кашка бия белән бергә болында утлады, аның белән бергә юл чыкты
Алтынтояк жай гына юыртып китте Кояш баешка таба тәгәри, ә аларның үтәр юллары шактый иде әле Ләкин иясе тезгенгә кагылмады, уй I iiii.ni б ipa бир u .
Әйе. уйланырлык иде массагетларның ермак алай баһадиры Сарман угланга Бер атна элек Төп илгә мидәннәр шаһыннан яучылар килеп төш кәч, ул тәмам йокыдан калды Берничә тапкыр анасы чатырына керергә теләде, әмма Таңананың жан сакчылары һәрчак юлын бүлә тордылар Өч көн. өч төн кунак итте Таңана дөньяга даны таралган Бөек Кир яучы ларын Бу көннәрдә Сарман углан ни кылырга белми ярсынды, ахыр ачынуын анасына житкерде кабул нтчәсә, ул Кандыр ата ярына китә чэк Шуннан соң гына Таңана угланны кабул итте Анасы анардан берни дә яшермәде, барысын да сөйләп бирде Мидәннәр шаһы Бөек Кир аңа өйләнергә тели икән
Таңана базарны сөйләгәндә. Сарман углан анасының күзләренә ку тәреле»! карарга базмыйча торды Ә бит бу алтынга бизәлгән тәхеттә ул утырасы ите Әмма ыруның аксакаллары башкача хәл иттеләр
Сарманны яшьсенеп, углан балигъ булганчы дип. Танананы илтабар итеп күтәрделәр. Танана тәхеткә утыруга. Төп илгә табгачлардан яучылар килде Көнчыгыш Табгач иленең алуг ханы Таңананың кулын сораган иде Танана, бу хакта киңәшү өчен, чатырына Сарман угланны, аксакалларны /кыйды Ул чакта Сарман углан дәшмәде, ә аксакаллар исә Табгач ханына Танананын кияүгә чыгуын хуп күрделәр Әмма Танана үзе риза булмады Ханнын яучылары буш кул белән кайтып киттеләр Монда ни?! Мидәннәр шаһы яучылары янына Танана берәүне дә кертмәде, хәтта Сарман угланны да. Әллә соң бу мидәннәр шаһы Бөек Киргә кияүгә чыгарга риза булуымы3 Әнә шул сорау борчый иде анасы каршына килеп баскан угланны Тавышын тыярга тырышып һәм алдына тезләнеп:
— Анам.— диде ул.— сез мидәннәр шаһы Бөек Киргә кияүгә чыкмассыз ич?
Сарман утлан тәхеттә утырган анасы белән ике арага алтын йөгерткән очлымын. тимер хәнҗәрен. билендәге ятаганын салды Бу аның ана теләге белән килешмәү билгесе иде.
— Углан, ни дигән сүз бу?!
— Анам, яучылар ерак китмәделәр әле. мин аларны куып җитәрмен . Боерыгыз!
- Углан, йөгән кидермәс борын атка атланмыйлар, егылып имгәнүең бар Әйе. углан, мина мидәннәр шаһы Бөек Кир яучылар җибәргән Мәгәр шаһның хәйләсе билгеле: мина өйләнеп, канаты астына ил-халкымны да жыймакчы. Яучыларга тимә, углан, китә бирсеннәр — мин аларга ризалыгым бирмәдем Бер-ике ел сабыр итәргә куштым Сыныйсым килә: ихласмы Бөек Кирнең мәхәббәте? Ихлас булмаган хәлдә, яучылары кайткач ук. ул безгә яу чыгар Бөтен дөньяны канат астына җыйган Бөек Кир бу гарьлеккә чыдамас, татулык белән буйсынмаган массагст- лар илтабарын көч белән алырга тырышыр Без моңа әзер булыйк, утлан Мин сиңа йомыш йөк салам кардәш ыру Кандыр атага бар Төп илне йоларга килсен Кандыр ата мидәннәр белән орышкан кеше Мин бүген аның ярдәменә мохтаҗ, углан
— Анам. Кандыр ата килерме? Син аны. Бөек Кирне рәнҗеткән кебек, бик нык рәнҗеткән идең
— Йөрәккә йөгән кидереп булмый, углан Кандыр атага мин түгел, алтын тәхет кирәк иде. Аны исә мин сиңа саклыйм, углан.
— Кандыр ата монда килергә риза булмаса. анам.
— Углан, йөрәге булган ир-ат мәхәббәт дәшкән җиргә килми калмый
— Син аны яратасыңмы, анам?
— Мин сиңа алай димәдем, углан. Мин түгел, ул мине ярата.
— Анам, аңладым Бүген үк китимме?
— Бүген үк. углан Менә сиңа биш таш -- Таңана Сарман угланга ялтырап торган ташлар бирде.— һәр тумыш көндә берсен ташлый барырсың. Бишенчесен ташлаган көнне илдә булырсың!
— Анам, бишенче таш атылган көнне угланың илдә булыр. Игелегең бир!
— Кандыр атага әйт. мина ачу тотмасын Хаким кешенең мәхәббәте акылдан өстен була алмый
Таңана. тәхетеннән күтәрелеп. Сарман углан янына килде, аны аягына бастырды, кояш сурәте төшкән алтын тәңкәне муенына асты, аннары келәмдә яткан коралларын алып бирде.
— Кош канатсыз, ир коралсыз була алмый Юлдашың Тәңре булсын
Таңана олуг Шөгер илтабарның нң яраткан хатыны иде. Иренә ул бердәнбер ир бала табып бирде Шуның белән бүтәннәрнең һәммәсен күләгәдә калдырды Угланына унбиш яз тулган жәйдә, Тәңре олуг Шөгер илтабарны үз янына алды Шөгер атаның угланы тиздән ил тәхетенә утырыр Углан атасы кебек үк озак еллар хакимлек итәр. Аңа төркиләр
дөньясында булган бөтен кан кардәш ырулар килеп баш орыр. Остазы Кандыр атаны Сарман углан уң ягына утыртыр Кандыр би аның ярына күчеп килер
Әле күптәнме әнә шулай дип хыялланып йөри иде Сарман углан Әмма ул дигәнчә булмады Аксакаллар. Сарман угланны яшьсенеп, тәхеткә Таңананы утырттылар. Бу хакта ишеткәч. Сарман углан анасы * катына килде һәм ана. Кандыр атага кияүгә чыгарга кирәк, дип әйтте = Углының авызыннан бу сүзләрне ишеткән ана. рәнҗүен сиздереп «Илта- ? бар исеменнән хөкем йөртер көн килмәде әле сиңа, базам, тыез’> диде "
Шул хәлдән соң Сарман углан остазы Кандыр ата хакында анасына _ бер тапкыр да сүз катмады Кандыр ата исә үз җәйләвенә — Өске илгә = кайтып китте. Ә бит Таңана риза булган хәлдә Өске җәйләүгә угланны - җибәреп, үзе төп илдә дә каза аза иде
Килерме, тыңлармы Кандыр ата Сарман угланны, килерме Төп = илне мидәннәрдән якларга? Юл буена туларны уйлап барды Сарман - углан. *
Кичкә таба дата тагын да киңәя төшкән кебек булды углан зәңгәр " тасмадай бормаланып аккан Чулман елгасы буена килеп чыкты Атын з юырттырып, елга буена төште, маткайны эчерде. Елга өстендә акчар- - лаклар кычкыра, үрдәкләр бакылдый, казлар каңгылдый Башка вакытта £ булса. Сарман углан атын үз иркенә куеп, симез каз үрдәкләрне укка s атыр иде. бүген исә ул ат арны гүя күрмәде дә
Аты эчеп туйгач. Сарман углан ярга күтәрелде һәм беравык сабыр гына баргач, җилле генә юырттырып, яр буйлап китте. Ул арата кояш баеды. Сарман углан, путасына таккан канчыктан бер ташны атып, суга атты Илгә әйләнеп кайтырга аңа дүрт туар көн калды Бишенче таш атылуга, илгә әйләнеп кайтмаса. массагстлар илтабары Таңана угланын эзләтергә җибәрер һәм ыру куштаннары аны. бик тиз табып, илгә атып кайтырлар, аксакаллар боерыгын төгәл үтәмәгән өчен, хөкем итәрләр
Сарман углан тиздән Кандыр ата җирләре башланачагын чамалап белә иде Ил саксыз, дала җайдаксыз булмый, тиздән аны Кандыр ата сакчылары чик буенда туктатырлар Шулай дип унлап бетермәде Сарман углан, каршысында дүрт җайдак пәйда булды
Юлчы кая юл тота? inn сорады арадагы куштаны, алгарак чыга төшеп
Юлбашы Кандыр ата ярына, баһадир, диде Сарман углан Чапкычымы, узышчымы?
Чапкычы да. узышчы да түгел. Төп илдән хәбәр китерүче
Хәбәрең игелеклеме, яманмы?
Яманга яман, игелеклеге игелекле, баһадир
Кардәш кеше түремдә, кунак булыр илемдә Йомышың сора мыйм Атың кем диик, юлчы5
Атым, кардәш Шнгер илтабар угланы Сарман баһадир булам дыр
Игелегең белән илгә кил. олуг Шнгер илтабар угланы Сарман Кунар өең миндә бу 1ыр Яңа көн тууга. Кандыр ата ярына илтермен Инде белеп тор. баһадир, сәне алып китүче каравыл алып Таптимер буламдыр
Кояш чыгып, көнне каршы алгач. Сарман угланны Кандыр ата ярына алып килделәр Чәч сакалы чалара башлаган ир уртасы Кандыр ага аны аягүрә басып каршы алды, кочагына азып сөйде Шуннан соң гына ыруның аксакалларын чакырырга боерды Барысы ia кереп утырыш кач. Сарман угланга йомышын җиткерергә кушты Илче барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде
Нә йомыш белән генә килмәсен, углан әүвәл ант эчсен, диде аксаказларның берсе
Ант эчсен, ант эчсен’ диештеләр казганнары
Шундук алтын төпсәгә салып, ике йомры китерделәр Йомрыларда кымыз иде. Сарман углан хәнҗәрен чыгарды, бармагын төртеп канатты һәм тамчы-тамчы йомрыларга тамызды Шуннан кымызны тәмләп карады һәм Кандыр атага сузды Кандыр ата да эчемлекне^ тәмләп карады, аннары янәшәсендә торган ияр өстенә түкте, икенче йомрыны Сарман угланга бирде — илче йомрыдагы эйемлекне үзе утырган түмәр өстенә сипте.
— Әүвәлгесен кылды, килерен кылсын.—диде аксакаллар — Уңай ягың кем белән?
— Остазым Кандыр ата, каным акканчы уңаем синең якта булыр Тәңрем белән ант эчәм
— Кандыр ата. ышанма угланга Таңана угланны алдаган,—диде аксакалларның берсе.— Бөек Киргә каршы сүз катмагандыр Ир-ат бер алдашса, хатын-кыз ике алдашыр ди. Углан — монда, ә Таңана Кир янына жыенып ятадыр. Кан кардәш булса да, былтыр үзе синнән баш тартты Мидәннәр шаһыннан йөз чөермәс, аның даны-шөһрәте бөтен дөньяга таралган. Таңана— хыянәтче'
Сарман углан әкрен генә түмәреннән күтәрелде һәм шушы яман сүзләрне әйткән ап-ак сакаллы картка текәлеп карады, әмма шундук кире урынына утырды Аксакалның сүзләрендә ул кисәк хаклык күрде Чынлап та шулай булса? Анасы, аннан котылу өчен генә, углын Кандыр ата иленә җибәргән булса?..
Сүз сөрешнең кай тарафка таба кузгалуын күреп. Кандыр ата торып ук басты
— Хөрмәткә ия аксакал Тугрыл, монда угланның языгы бармы3 Юк! Углан безгә хәбәр китергән Таңана безне Төп илне явыз Кирдән сакларга чакыра Чакыру — аның эше, ә менә бару-бармау — безнең эш Әйт, Тугрыл. әйт сүзең, сән бару ягындамы, бармау ягындамы?
— Мин ни. мин кардәшләргә ярдәмгә бару ягында. Кандыр
- Кылдыкмы шулай, аксакаллар?
— Кылдык, Кандыр, кылдык
— Инде тыңла, Сарман углан Кандыр атаң бүгенге көннән алып ике тапкыр җиде көн, җиде төн узган вакытка Төп илдә булыр Мин әйттем
Таңана өчен борчулы көннәр башланды Ил чигендә сакта торучы алыплар хәбәр ташый торалар: мидәннәр шаһы Бөек Кир бихисап гаскәре — чирүе белән Аракс елгасы буйлап Төп илгә таба килә. Кай төбәктә тукталыр, кай тирәләрдә елганы кичәргә итәр? Әнә шул сорау борчый иде Таңананы. Телиме моны, теләмиме Бөек Кир, барыбер елга аша күпер салыр. Елга аша җәнлек ауламыйлар Кай тарафта күпер салыр Бөек Кир, шул төбәктә орыш булыр Шуны белү өчен, Таңана һәр- көн күзәтүчеләр җибәрде Бөек Кир елга аша күпер салганчы, Таңана- нын ана сүз катасы килә иде. Ни тели шаһиншаһ массагетлардан? Чынлап та. бер Таңана өчен шул хәтле чирү белән килүеме? Әллә шул хәйлә белән массагетларның бөтен ил-җирләрен биләргәме исәбе? Ни генә булмасын. Таңана. орышны булдырмас өчен, барысын да эшләр. Ул моның өчен бөтен булган хатын-кыз хәйләсен җигәр. Бары тик Бөек Кир аның тәкъдимнәреннән баш тарткан очракта гына Таңана аның белән орышыр Юк, җиңел генә бирмәс ул ил-халкын. Инде һични кылыр чарасы калмаса, ул аңа кияугә чыгарга риза булыр Бары тик халкы, туган иле генә исән калсын Анда да ул аңа бер шарт белән кияүгә чыгар: әүвәл ул Кирне чирүе белән иленә кайтарып җибәрер, аннары массагетлар тәхетенә Сарман угланын утыртыр, шуннан соң гына үз җае белән мидәннәр иленә юл алыр Тәңре шулай язган булса, нәкъ шулай кылыр Язмыштан узмыш юктыр.
Соңгы көннәрдә Таңана ни сәбәпледер угланы өчен артыграк кайгыра башлады. Әле аңа угланы елганы кичеп чыгар да мидәннәргә ташланыр, ташланыр да әсир төшәр, әсир төшәр дә газиз башын әрәм
итәр кебек; әле Беек Кир угланның башын кисеп, колгага утыртып, елга аша Таңанага күрсәтер кебек . Бу курку аңа күптән түгел генә килде. Ана күңеле нидер сизенә, шомлана иде. Шуңа күрә Таңана угланны бүген күзәтчелеккә җибәрмәскә карар кылды. Уй-ниятен тормышка ашырырга теләп, ул туып килгән көнне каршы алырга, чатырыннан чыкты Шундук ♦ аның янына җиз таз белән җиз комган тотып, хезмәтчесе килеп басты = Хезмәтчесенә күтәрелеп тә карамастан. Таңана җиңен сызганды, салкын = чишмә суы белән бит-кулын юды Шуннан соң гына туып килгән көнне - каршы алды Тәңрегә булган кайгысын җиткергәч, әйләнеп, елганың тү- * бән ягына бакты Анда түбән таба төшеп баручы угланның ермак чирүен = күрүе булды, әчеттереп, йөрәге кысылып куйды Житмәсә шул яктан * ниндидер яман тавышлар килгән төсле тоелды Әллә соң ыстан шулай > уянамы? Шулай гына бугай. Таңана ыстан тирәли күз йөртте. Сугышчы- i лар. хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-корылар чатыр-тирмәләреннән f чыга, туып килгән көнне каршы ала да үзенә, иленә, ыру-кардәшләренә х игелекле көн теләп, елгага таба юнәлә иде
— Эремчек белән кымызмы, балыкмы, казылыкмы бирим, илта- 5 барым? - диде ашчысы, баш орып
— Атым китерергә боер, диде Таңана. ашчы ягына карамын гына. -
Күп тә үтми. Таңанага Кашка бияне китерделәр Массагетларның ® илтабары ир-атларга хас җитезлек белән атка атланды, чуклап үргән тезгенен кулына алды Шунда Таңана янына җансакчысы килде
Нә булды, батырым? Таңана тыныч булырга теләде әмма җансакчысын күрүгә үк. йөрәге кысылып куйганын тойды
Таңана. сөенче! Кандыр ата алыплары белән елганың өске ярына килеп ыстан туктады
Өске ил бие Кандыр өчен минем чатыр ишеге һәрчак ачык булыр, баһадирым Шулай дип җиткер Кандыр атага. - диде Таңана. җансакчы сщның соңгы сүзләрен ишетмәгәнгә салышып
Җансакчысы китеп барды. Таңана югарыдан янә ыстанга күз йөртеп чыкты Түр төбәктә аксакаллар табын тирәсенә җыела иде Таңана атын шунда таба юнәлтте Аксакаллар Тан ананы аягүрә басып каршы алдылар, табын янына дәштеләр Таңана атыннан төште, тезгенен хезмәтчесенә ташлап, табын янына килде, кадерле кунаклар өчен генә җәелә торган ак киезгә утырды Ашчылар табынга азык-төлек китерә башл адылар
Тацананын кисәк кенә күңелен кырган нәрсә Кандыр атаның аны үзенә дәшүе иде
Аксакаллар, катыбызга Кандыр ата килгән Нә кылыйм, үз янына дәшә? диде Таңана
Ил катына ир килгәндә, бил каешың буып бар. дигәннәр баба- ларыбыз. Үзең бар. Таңана. диде багучы карт
Багучым, мал малны, кардәш кардәшне юксыныр, дигәннәр борынгылар Иллә мина бер хакыйкать якын елга тауга менми, тау елгага ишелә
Хак анысы. Таңана. диде багучы карт, килешеп Алтын савытны атлап узулары кыендыр Иллә, илтабарыбыз. без Кандыр ата кы рына түгел, ул безнең кырга килгән. Илен яраткан ирен дә яратыр, дигәннәр
Багучым. Кандыр ата минем ирем түгел, бары тик кан кардәшем Килер бер көн. ир канатны үзем сайлармын Безгә бүген ул хакта уйларга оят булырга тиештер Киңәшегез өчен игелегем алыгыз Боерам һәр җәя ук йөртердәй, сөңге кылыч күтәрердәй ир-ат орышка әзерлән сен И нә мидән шаһы Бөек Кир явы килә Чирү саны җитмеш мең сугыш чыдап торадыр Әйтер сүзем шул иде сезгә, аксакалларым
Илтабар хаклы. иш атылып чыкты аксакал Тургай Кандыр ата катына үзем барам Килсен Таңана катына. Алда орыш торганда, тәхет бүлмиләр
Кандыр ата аксакалларның киңәше белән килеште Кичке якта, як-ягына җидешәр батыр тезеп. Таңана чатыры катына килеп туктады. Бер-берсенә сиздерми генә Төп ил тәхете өчен көрәш алып барган баһадир ир-ат һәм массагетларның нлтабары Таңана икәүдән-икәү генә бик озак сөйләшеп утырдылар Ахыр чатырдан чыктылар Икесенең дә өстендә хәрби кием иде. Ак тай китерергә куштылар. Аннары бабалар каберлегенә юнәлделәр. Анда алар ак таш өстенә яткырып, ак тайны чалдылар һәм кылыч-хәнҗәрләрен изге канга буяп, бабалар кабере өстендә соңгы тамчы каннарына хәтле җир-суны сакларга дип ант эчтеләр. Дошманга бирешмәскә, инде дошман ал ардан көчлерәк булып, җиңә башласа, орыш кырында ятып калырга, әсир төшмәскә. Бөек Кирне куандырмаска!
Таңана кардәше Кандыр атага ни дә булса вәгъдә итмәде, әмма бик үк өзеп тә бетермәде. Ир-ат анты — кан белән, хатын-кызның җан белән үлчәнә дип уйлавы иде. Кыскасы, ул ничек тә орышны булдырмаска тырышачак иде. ә моның өчен Таңана барысын да эшләр. Кирәк икән, явыз Кирнең үзенә кияүгә чыгар.
Икенче көнне бар булган чирүе белән илтабар Таңана елга буйлап түбән төште. Мидәннәр шаһы Бөек Кир елга аша йөзмә күпер салып ята иде инде. Аръякта тоташ сөңге урманы, күп илләрне буйсындырып, канат астына җыйган Бөек Кир массагетлар илен яуларга килгән иде. Күп орышларда катнашып чыныккан, җиңү татысыннан башканы белмәгән мидәннәр. Бирге якта — гүзәл Таңана җитәкчелек иткән, дөнья халыкларына бик үк билгеле булмаган массагетлар. Көченә нык ышанган һәм үзен дөньядагы барлык кешедән дә өстен, хәтта аллага тиң күргән, моңа кадәр бер тапкыр да. беркемнән дә җиңелмәгән мидәннәр шаһы Бөек Кир йөзмә күперне бер дә курыкмыйча, массагетларның күз алдында сала иде. Европаны, ярты Азияне канат астына җыеп бетерә язган каһарман фарсылар «ит ашаучылар» дип атаган ниндидер масса- гетлардан куркып торсынмы?!
Елга аша көпә-көндез йөзмә күпер салып ятучы мидәннәрне күргәч. Таңана янына сөрәнчесен чакырып алды һәм аның исеменнән оран салырга кушты.
Таңана сөрәнчесе:
Мидәннәр шаһы' — дип оран салды - Салдырма елга аша күпер! Кем белә, бәлкем син бу җирдә мәңгегә ятып калырсың. Кайтып кит чирүеңне алып туган илеңә, орынма безгә... Әгәр дә мәгәр син. мидәннәр шаһы Бөек Кир. массагетлар белән орышырга исәп тотасың икән, монда күпер салып маташма, елганы без күрсәткән җирдән кич. Без моннан өч көнлек юл-ара агымга каршы чигенербез. Орыш кырыбыз шунда булыр Орышны үз ягыңда алып барырга телисең икән, өч көнлек юл араны чирүең белән үзең чиген - орыш кырыбыз шунда булыр'
Бөек Кир массагетлардан бу сүзне ишеткәч, чатырына аксакалларын. вәзирләрен җыйды, ал ардан киңәш сорады:
Чирүем белән елганы кичеп чыгаргамы, әллә инде өч көнлек юл-ара үтеп, массагетлар белән үз ягыбызда орышыргамы?
Күрәм-күзәтәм дә. Бөек Кир. без бу илдә дәүләт төзи алмабыздыр. Ж.ир исәбенә ил төзеп булмый. Көтеп алыйк баскан җиребездә массагетларны.— диде аксакалларның берсе.
— Хак әйтә, хак әйтә,— дип куәтләде аны калган аксакаллар.
- Ярый,—диде Бөек Кир — Минем әсир Лидия патшасы белән дә киңәшәсем килә. Аны чатырыма чакыртыйммы икән?
Киңәшле эш таркалмас, чакырт. Бөек Кир.— диеште аксакаллар
Шул мәлдә вәзир сүз сорады. Бөек Кир аңа баш кагып кына рөхсәт бирде.
Безгә монда орышырга ярамаган бер хикмәт бар. шөһрәтлебез.—
диде вәзир ашыкмый гына.- Массагетларнын ил башында гүзәлләрнең гүзәле хатын-кыз тора. Мине, шөһрәтлебез. хәрби киемдәге хатын-кыз һәрчак куркытып килә. Андый хатын-кызны тик шул очракта гына буйсындырып була мәхәббәт белән. Ходасина. шөһрәтлебез. бөтен дөнья халкы белән идарә итү мөмкинлеген бирде. Шулай булгач, хатын-кызга кылыч күтәргәнче, аны әүвәл мәхәббәт белән җиңел карасагыз.. Кылы- ♦ чың үткер булганчы, телен татлы булсачы, дигән шагыйрь. Ирләр хатын- < кызны күз белән сөйсәләр, т.ел белән җиңәләр. Әйткән ди бер ир- з атка бер гүзәл хатын: татлы ширбәт биргәнче татлы тетеп бирсәнче *
— Ни сөйлисең син. вәзир? Массагетлар илтабары мине бөтен ♦ дөнья алдында хур итте: яучыларымны борып кайтарды Мин — хаким, = мин шөһрәткә ия кеше, ә шөһрәт ул, юлбарыс кебек, һәрчак яшь Z ит сорап тора. Мин шаһиншаһ, мин шөһрәткә ия. минем аллалар шикелле “ хөкем йөртер әмәлем бар'
— Ходага тезләнеп теләк теләү дә җитә, хатын-кызнын йөрәген = исә бары тик саф мәхәббәт белән генә җиңеп була, шөһрәтлебез
— Вәзир, ул варвар хатын, гүзәллеге белән ай-кояшка тин булса да. * эчкерсез мәхәббәтемне кабул итмәгәч, бөтен ил-йортым алдында
— Шөһрәтлебез Бөек Кир, сабыр итегез Килер ул мәхәббәт Танана- ~ га да. Сабыр төбе — сары алтын, катер сезгә ул горур хатын
Картлар гына сабырлык белән көтел ата мәхәббәтне. Минем I сабырым төкәнде, вәзир. Ул тәкәббер хатын елганы кичкәч үк алдыма 1 килеп егылмаса. көч белән алырмын!
— Ил-халкын көч белән атсагыз да, йөрәген көч белән әсир итә алмассыз, шөһрәтлебез. Йөрәкне бары тик мәхәббәт белән яулыйлар
— Мин буйсынмас йөрәкләрне көч белән әсир итәргә яратам, вәзир Әллә синдә ике башмы, шаһиншаһың белән бик кыю сөйләшә башладың'
— Хаталандым, шөһрәтлем. Гүзәллек иң әүвәл горурлык икән ул. шуны аңламый хаталандым бугай
— Гүзәллек ул җиңү, варварларны буйсындыру, чибәр кызларын кол итү. Әһә, менә Лидия патшасы да килә. Ул әйтсен мина ни кылырга тиешлегемне
— Бөек Кир, диде Лидия патшасы Крез. — Мин, әсир төшкән көнне үк, сезгә бәла каза китермәм дип ант эчкән идем Киңәшем дә ихлас күңелдән булыр Сездән җиңелеп, тәхетемне, ил-йортымны югалттым Язмышым аяныч, мин күргәнне башка берәүгә күрергә язмасын Инде киңәшемне тыңлагыз, Бөек Кир Әгәр дә мәгәр, үзегезне аллалар рәтенә куеп, үлемсез саныйсыз икән, мин сезгә киңәшче була алмыйм. Аллалар алдында мин көчсез. алар миннән йөз чөердетәр. Ничек телисез, шулай кылыгыз Әгәр дә мәгәр. Бөек Кир. үзегезне безнең кебек гади кеше итеп күрәсез икән, нң әүвәл бер нәрсәне исегездән чыгармасагыз иде. дөнья, тәгәрмәч тугымындагы ялгау кебек, әйләнә дә бер баса Моның белән шуны әйтергә телим дөньяда гел бер халык кына бәхетле була алмый Сез буйсындырган вавнлоннарнын дан-шөһрәтеннән һәммә халык тетрәп торыр иде Бүген алар аягыгыз астында
Бөек Кир. дип кабаланып күтәрелде аксакалларның берсе Әсир төшеп, бар хокуктан мәхрүм ителгән Лидия патшасы киңәшләрен тыңлаганчы, әүвәл аксакалларның сүленә колак салыр идегез Кем сезне шаһиншаһ итте? Кем сезне алтын тәхеткә утыртты? Мидәннәр Без булдык Шулай икән, әүвәл безнең киңәшне тыңлагыз Без исә сезгә елга аша күпер салмаска, аны кичмәскә, массагетларны бире чыгарга мәҗбүр итәргә дигән киңәш бирәбез Ил кадерен җир саклар, дигәннәр бабаларыбы <
Бөек Кир. мин дә киңәшемне әйтеп бетерим, андый эш тар калмас Теләсәге». алырсыз киңәшемне, теләмәсәгез, җаныгыз кушканча кылырсыз Бөек Кир. мин сезгә аксакаллар биргән киңәшнең киресен эшләргә тәкъдим итәм Бар булган чирүегез белән елганы кичегез дә массагетларны ил түрләренә чигенергә мәҗбүр итегез Бу киңәшемдә
ике мәгънә ятадыр. Бөек Кир Беренчедән, бу як ярга чыккан массагет лар сезне җиңә калалар икән, инде беркайчан да кире илләренә әйләнеп кайтмаслар, монда торып калырлар, ул гынамы, үз җирләрегезне яуларга керешерләр. Икенчедән, чын куәткә ия ир-атлар хатын-кызны беркайчан да үз катына чакырып китермәгәннәр, һәрчак яулап азганнар Иллә максатыгызга җиңел генә ирешү өчен, мин сезгә бер хәйлә кулланырга тәкъдим итәм Белгәнемчә. Бөек Кир. массагетлар исерткеч эчемлекләр кулланмый Елга аша йөзмә күперне салыгыз Сез елганы кичә башлау белән, массагетлар илтабары сүзендә торыр — иле түренә чигенер Шуннан соң сез чирүегез белән бер көнлек юл ара үтәрсез дә мул итеп табын әзерләрсез Табынга эчемлекне кызганмассыз. Аннары табын янында бер өлеш әсирләрдән торган сугышчыларыгызны калдырырсыз да кире елганы кичкән төбәгегезгә әйләнеп кайтырсыз Массагетлар түзмәсләр, табын янында калган чирүегез янына килерләр Килерләр дә орышка ташланырлар Җиңәрләр, аннары җиңгән шатлыктан табынга сыйланырга утырырлар Алар исерешкәч кенә, сез әйләнеп килерсез дә аяктан егылган массагетларны кырып ташларсыз. Шулай итеп, сез Таңана чирүенең бер өлешеннән җиңел генә котылырсыз Ул гынамы, чирүегез йөрәгенә җиңү коткысы салырсыз Әйтер сүзем, бирер киңәшем шул иде минем сезгә, шаһиншаһ
Бөек Кир кул селтәде һәм Лидия патшасы Крезны алып киттеләр Мидәннәр шаһы, башын күтәрмичә, бик озак уйланып утырды. Ахыр ул башын күтәрде аксакалларына күз йөртеп чыкты, аннары
— Вәзир калыр, сезгә китәргә мөмкин,— диде.
— Бөек Кир. мин Лидия патшасы киңәше белән килешәм,—диде вәзире.
— Боерам, вәзир Елга аша күпер салырга, ә массагетларга. өч көнлек юл-ара ил түрләренә күчәргә дип оран салырга!
Таңана сүзендә торды. Бөек Кирдән шул хәбәрне ишетүгә, өч көнлек юл-ара артка чигенде һәм ыстай туктады. Туктады да янына Кандыр атаны чакыртты. Бераздан алар Сарман угланны дәшеп алдылар Бик озак өчәүдән-өчәү генә киңәштеләр һәм иң әүвәл ермак чирүе белән Сарман угланны күзәтчелеккә җибәрергә булдылар
Иртәнге якта, туып килгән көнне каршы алгач. Сарман углан үзенең баһадирлары белән күзәтчелеккә чыгып китте. Шуннан углан әйләнеп кайтмады
Ә анда менә мондый хәлләр булды
Сарман углан бер көнлек юл-ара узуга, мидәннәргә тап булды һәм күп тә үтми, көчле ермак чирүе белән Кирнең алгы гаскәрен кырып бетерде Бер генә мидән сугышчысын да әсир итмәделәр, илгә басып кергән дошманнарга карата ачулары яман иде. Сарман угланның дошман белән тәүге тапкыр күзгә-күз очрашуы иде. ул аеруча ярсынып орышты Мидән сугышчыларын кырып бетергәч, җиңү шатлыгыннан табынга утырдылар һәм гомерләрендә беренче тапкыр мидәннәрнең әче эчемлеген татып карадылар Татлы да. әче дә кебек иде эчемлек Тагын-тагын салып эчтеләр, исерештеләр, җырладылар, биеделәр, аннары кайсы-кая тәгәрәштеләр дә йокыга талдылар Күп тә үтми. Бөек Кир төп алае белән әйләнеп килде һәм йоклап яткан массагетларны һичнинди югалтусыз кадап, чәнчеп үтереп бетерергә боерды. Бары тик затлы киенгән бер кешене калдырырга, битенә су бөркеп уятырга кушты
Салкын су бөркүгә, Сарман углан сикереп торды һәм билендәге хәнҗәренә үрелде. Әмма баһадирның билендә хәнҗәре, путасында кылычы юк иде. Углан табын тирәли кан эчендә яткан иптәшләрен күрде дә. очлымын салып ташлап, чәчләрен йолкый-йолкый еларга тотынды Әсир төшерелгән угланның бу кыланышын күреп, вәзир аның кул-аякларын бәйләргә әмер бирде Угланның кул-аякларын бәйләп, шаһиншаһ каршына китерделәр.
— Вәзир, бу кем? — дип кинаяләп сорады Кир Массагетларның шаһинә угланы, шөһрәтлебез
- Ә син. вәзир, массагетлар беркайчан да әсир төшми дигән идең түгелме? Инде бак. кем басып тора каршыбызда?
- Әйткәнемчә, гүзәлләрнең гүзәле Танана угланы, шөһрәтлебез Бөек Кир. зөбәрҗәт ташлы алтын балдак кигән имән бармагы бе- *
лән күккә төртә-төртә: 7
— Таңана угланы!—дип кабатлады.
Мидәннәр шаһының башында алтын тәңкәләр, затлы ташлар белән « бизәлгән очлаеп килгән баш киеме иде Алтын тәңкәләр бизәгән түшен - кара сакалы каплый, көмеш җепләр белән тукылган тукымадан тегелгән Z чапаны аяк очларына кадәр җитә, кан кызыл итек башында да алтын - бишташ Ике ягында ике җан сакчысы Уң эргәсендә — вәзире, сулын- 2 да — баһадиры Бөек Кирнең каршында ике сакчы арасында, кул аяк = лары бәйләнгән Сарман углан Гаҗәбе шул иде мидәннәр шаһы угланга. ~ хатын-кызларга карагандай, сокланып карады Әүвәл ул угланның яшь * легенә сокланды, аннары гәүдә-сынына Ә инде йөзеннән бөтенләй кү = зен ала алмый торды. «Ай-кояшка тиң гүзәл хатыннан бары тик шундый з балалар гына туадыр»,—дип уйлады ул. гүзәл хатын Таңананын йөз- кыяфәтен күз алдына китерергә тырышып Яучыларын массагетлар иле- - нә җибәргәндә, аннан әйләнеп кайтып. Тан ананың гүзәллеге хакындах вәзире исе китеп сөйләгәндә дә. Бөек Кир бу хәлгә бик үк ышанып җитмәгән иде. Алай да вәзиренең сүзләре күнелен җилкендереп куйгандай иткән иде. Күп тапкырлар уйланды ул. Адәм базасы шулкадәр матур була аламы-* Аладыр, күрәсең, аның алдында әнә нинди матур егет басып тора. Бусы күзалмастай булгач. Таңана үзе ниндәен гүзәл икән? Чын чынлап ай-кояшка тиңләрлекме массагетлар илгабары Таң- анада гүзәллек?!
Бөек Кир. кулын маңгаена куеп, кояшка карый һәм көлемсерәп куя.
Вәзир, массагетлар нинди аллага табыналар?
Көн Кояшка, шөһрәтлебез. Көн яктысында үлү алар өчен дан Варварларның гореф гадәтләрен белүең әйбәт, вәзир. Таңана алдыма килеп егылмаса, мин анын көнгә табынган халкын төнлә белән суга батырып үтерәчәкмен Бер генәсен дә калдырмам. Шунлын-шундый халык биредә яшәгән дип. тарихта гына калыр Көнгә табыналар дидеңме әле. вәзир? Ахмак халык, кояш бер атарга 1ына яктыртамы әллә?! Массагетлар беркайчан да әсир төшми имеш, һэ-һэ-һэ. бу кем’ Кем алдымда басып тора, вәзир?! Массагетлар баһадиры түгелме! Ә бит Таңана шушындый сугышчылар белән миңа каршы тормакчы' Әй. син. варвар, дәш. әллә телеңне кистеләрме?'
Шнһрәтлебез. сезгә әйткән идем инде, массагетлар
Әйе. шул. куллары бәйле. Ән. чишегез әсирнең кул-аякларын, нәрсә карап каттыгыз!
Кул аяклары чишелүгә. Сарман углан кеш тиресе белән каелган өс киемен рәтләде, ашыкмый гына күбәсен салды, шуннан соң гына, күтәрелеп, күккә карады Зәп зәңгәр күк йөзендә, нәкъ аның баш очында бөркет талпына иде. Табигый, горур кош кан исен сизеп килгән Б\ бик тә яман билге иде Димәк, биредә тагын да катырак орыш булачак Мәгәр угланга инде илгә әйләнеп кайту юктыр Миланнәрнең исерткеч эчемлегенә алданып, ул иң гайрәтле иптәшләрен, ә Таңананын иң көчле чирүен харап итте Моның өчен аны аксакаллар кичермәс Бу хәлдән соң кем аңа ил тәхетен бирсен*
Әсирнең күккә карап торуына барысы да гаҗәпләнә калдылар, һәммәсе дә күккә бактылар Шул мәлдә Сарман углан уң ягында баскан сакчының хәнҗәрен суырып алды да күкрәгенә кадады
Бөек Кир. ул үз үзен үтерде’ дип кычкырып җибәрде сакчы Әмма соң иле инде Сарман углан җирдә кан эчендә ята иде Бу хәлне күреп. Кир сикереп үк торды
— Вәзир?! Бу ни хәл бу?!
— Шөһрәтлебез. кисәткән идем ич
— Бу хәл мөмкинме! — Кнр бөтен нәфрәтен сакчыларга юнәлтте: - Ташлагыз етгага үзен! — дип боерды ул жан сакчыларына.—Вәзир, сөрәнче Таңанага оран салсын Угланын үз-үзен үтерде Бөек Кир жавап көтә, диген!
Мндәннәр сөрәнчесе оран салды. Массагетлар мидәннәргә килеп житәр-житмәс туктап калдылар Сөрәнче, кояш баеганчы, тагын-тагын оран салды Әмма массагетлардан жавап булмады. Кнр тәмам пошаманга казды Ул уйлаганча барып чыкмады Угланны Тананага биреп, гүзәлнең күңелен яуларга иде исәбе. Барысы да челпәрәмә килде Кем уйлаган унатты язы да тулмаган угланны үз-үзен үтерер дип
Кир чатырына керде, юлбарыс тиресенә төренде. Шактый жылы төн булса да. ул бизгәк тоткандай калтыранды Аның күз алдыннан үз-үзен үтергән углан китми иде Массагетлар барысы да шундый тәвәккәл булсалар?! Ж.иңел булмас мидәннәргә аларны жиңүе. Әмма ул аларны барыбер жиңәр, барыбер Таңананы буйсындырыр, аннары иленә алып кайтып китәр
Төнге дата жиленә чатыр ефәге лепердәп куя, түр якта утка май салучы кол йокымсырап утыра Ж,ил көчәйгән арада чатыр эчендә шыксыз шәүләләр йөгерешә, жиңү куанычыннан салган эчемлектән әз генә баш шаулый Кир. әсир төшкән Лидия патшасы Крезның киңәшен тотып, дөрес эшләде: массагетларның бер өлеш чирүе юк ителде. Гомумән. Кир дошманны бүлеп-таркатып жиңәргә ярата иде Берәүләрне хәйлә белән жиңде, икенчеләрен — бүләкләр биреп, өченчеләрен — юха тел белән, ә тегесенә дә. монысына да буйсынмаганнарына көч кулланды Массагетларны хәйлә белән жиңеп булмады, инде орышырга, көч кулланырга калды Ә бит Таңана куенына керергә генә торганда.. Бу тәкәббер углан барысын да харап итте.
БиК озак йокыга китә алмый интегеп ятты Кир Бары таң алдыннан гына калыгып, әмма күп тә үтми, яман төш күреп, уянып китте. Төше бик сәер иде: сараендагы алтын тәхетендә утыручы вәзиренең угланы Дарийны күрде ул. Дарий аның алтын тәхетендә утыра, ә Кир Дарийның бары тик вәзире икән Күргән төшен янәдән күзаллауга, Кир кычкырып ук жибәрде Шундук чатырга жан сакчылары килеп керделәр, утка май салучы кал, күзләрен тозландырып, сикереп торып басты.
Төш юраучыны, төш юраучыны китерегез!
Күп тә үтми, жан сакчылары жилтерәтеп, тәмле йокысыннан уятып, төш юраучыны китерделәр Кир аңа үзе күргәнне сөйләп бирде. Йокысын бүлдерүгә кәефе киткән юраучы көйләп-такм аклап:
- Шөһрәтлебез Бөек Кир, бер дә борчылмагыз, аллалар тарафыннан жибәрелгән төш түгел бу,—дип сөйләп китте — Инде ил-йортың тыныч булсын дисәң, киңәшем шул вәзиреңне илгә кайтарып жибәр Кайтсын да угланын төрмәгә япсын Аның угланы Дарийны гаепле дип табасың икән, массагетларны жиңеп. илгә кайткач, жәзасын үзең бирерсең.
Мидәннәр шаһы төш юраучысына ышана иде, ул шундук вәзирен чакыртты һәм аңа:
-Угланың илдә миңа каршы коткы алып бара икән, вәзир Сиңа кайтып китәргә, угланыңны төрмәгә тотып ябарга боерам, - дип әмер бирде.
Вәзир һични аңламады, шулай да каршы дәшмәде. Бөек Кирнең холкын яхшы белә иде.
-Шөһрәтлебез,—диде вәзире, шаһиншаһның үзеннән ни теләвен ишеткәч - Сезгә кул күтәрергә жөрьәт итүченең, угланыммы ул, башка берәүме — кайту бетән башын кистерермен
Юк, вәзир, башын кистермә, кылынган хәл хак булса, жәза бирүне үземә калдыр
Кушылганның барысын да эшләрмен, шөһрәтлебез. Инде мнне дә тыңлагыз: массагетларнын илтабары Таңана белән килешергә тырышыгыз Болынны чәчкә, шаһ сараен гүзәл хатын бизәр, диләр
Вәзир, мин монда җитмеш меңле чирү белән ниндидер вәхши хатынга баш ияргә килмәдем Юлыңда бул!
Көн туып, кояш күтәрелә башлауга, массагетлар. бөтен етга буен каплап. мидәннәр өстенә килә башлагач. Бөек Киргә гомерендә беренче * тапкыр сәер бер курку кагылды Ул нидәндер баш тарта, ниндидер = ялгышлык кыла кебек иде. Әмма бу тойгы озакка бармады Ул Сарман = угланның алтын тояклы атын соратып алды Озын сыйраклы, ак бәкәлле “ алтын тояклы туры aiii ыр аның иясенә булган кодрәтне ана да бирер кебек * иде.. х
Алтынтоякка атлангач. Бөек Кир гаскәренә күз ташлады. Сугышчылары да туры карарга куркалар шикелле тоелды ана Янә куңетгә шом иңде. Әллә сон шаһинәгә булган мәхәббәте шулай күңелен борчыймы5 i Вәзире аңа. Танананың гүзәллегеннән күз камаша, дигән иде. «Ял ган!» дин уйлады Кир. янә бер тапкыр чирүен күздән кичереп, үзен х кулга алды һәм аның алдыннан атлатып китте
Без җиңәрбез' дин кычкырды ул.
Әмма чирүе аны ни сәбәпледер куәтләп алмады Кир моны эче t белән тойды «Әллә соң дошман атына атланганга яратмадылармы?» £ дип. үз-үзен юатырга теләде ул. Юк. Кир җиңәр, аңарда дөньяда i булмаган корал Бөек Кир атын юырттырып чирүен әйләнеп килде Шул вакыт массагетлар ягында чирүе каршында ап ак атка атланган Таңана күренде. Танананың башында алтын очлым. «ялым якты җәйге кояш нурларына чагыла. - ялтырап-ялтырап китә Шаһинә чирүен Кир кебек үк орышка өнди иде Кир хәтта аның танышын ишетте
Дошманнар берберсен ап-ачык күрәләр Кир сөрәнчесен чакырды, аның сүзләрен кабатлап, сөрән салырга кушты
Сөрәнче Бөек Кирнең сүзләрен кычкырып туктауга, ниһаять. Таңана сөрәнчесе телгә килде Мидәннәр сөрәнчесе Танана сүзләрен кабатлый иде
- Канечкеч Кир, син угланымның башына җиттең Горурланма алай, бу гадел җиңүең булмады Син аны яман эчемлегеңне эчереп алдадың Шул исерткечне йотып алгач, сез. мидәннәр. авызыгызга ни туры килсә, шуны лыгырдый башлыйсыз, үзегезне күккә чөеп мактый сыз. булмаган даннарыгыз белән кәпрәясез, тотнаксызланасыз Киңәшемне тотмадың. Кир. илеңә кайтып китмәдең, инде хәзер үзенә үпкәлә. Мин синең белән орышырга булдым' дип оран салды массагетлар сөрәнчесе.
Юк. варварларның бу мәсхәрәләвенә түзә алмады Кир. чирүе алдыннан янә
Баһадирларым, без күп илләрне буйсындырдык, массагетларны да җиңәрбез Коралл арыбызның үткенлеген татып карадылар инде алар Без. мидәннәр. дөньядагы иң гайрәтле, иң батыр халык' Без җиңәр без! дип кычкыра кычкыра чаптырып китте Бер узды шулай чирүе каршыннан Кир. ике. өч Әйе, котыртырга, котыртырга, тагын-тагын котыртырга! Чирүенең гайрәте тоташ бер ташкынга әверелгәч кенә, дошман өстенә җибәрергә.
Кир янә массагетлар ягына күз ташлады Дошманнары аңа күбәү бик күбәү кебек тоелды Вәзире ана әйткән иде «Кирәк чакта массагетлар гүя җирнең үзеннән туалар, тиз арада барлык елга тугайлардан, дала- чүлләрдән. тау араларыннан бер төбәккә җыелалар да. тоташ бер ташкын булып, дошманга өермәдәй ташланалар Массагетларнын атлары җитез, мәргәннәре күп санлы, кылычлары үткен, сөңгеләре азын, катканнары җиңел, нык. таза Бер кузгалгач, «стар туктый белмиләр, орышта үлеп калу атар өчен дан » Вәзире аңа янә әйтте Киргә кадәр
яшәгән бер патша да. бер шаһ та ыру башында хатын-кыз торган илләргә яу чапмаганнар Ә Кнр менә илтабарлары хатын-кыз булган илне яуларга килде. Массагетларнын алыплары барысы да бер төстәге атта, киемнәре дә бер үк төстә — анарны хәтта җирдән аеруы да кыен Танана һаман чирүен дәртләндерә, аның түшендәге көмеш тәңкәләр ж.ем-җе.м итеп китә һәр массагет алыбының очлымында ак каурый, сөңгеләре урман кебек куе. гүя күкне терәп торалар иде. Варварлар чирүендәге тәртипкә хәтта Кир дә көнләшеп куйды. Ниһаять. Бөек Кир алдагы рәттәге укчыларына кузгалырга боерды
— Алга, дошманга ук яудырырга' Алга, алга!
Барабан, думбра кагалар, сорнай кычкырталар Шул тамаша кыздырудан. шаулаудан тамырлардагы каннар кайный башлагандай тоелды Алыплар үз-үзләрен белештерми башладылар Алар кузгалды Кан кайнарланган саен, куллар ирексездән кылыч-коралга үрелә, күзләрне кан баса — кеше үз үлеменә каршы китә. Аңа каршы дошманы килә. Я ул сине я син аны Канга—кан. җанга — җан!
Ук-җәячеләрнең уклары беткәч, ике яктан да сөңгечеләр кузгалды. Кир. укчылар алышканда, күрде: массагетларнын мәргәннәре төзрәк ата, к\п тә үтми, мидән укчылары сафы сирәгәеп калды Кир кулын күтәрде. җайдакларына кузгалырга боерды Әмма бер мәлдән аз гына ашыга төшүен аңлады. Массагетларнын укчылары мидән атлыларын, төз атып, чүпли башладылар. Шул чак иң кыю. иң батыр мидән атлылары. масса- гетлар сафын ертып керделәр һәм дошманны кылыч белән уңлы-суллы тзрый башладылар. Әмма мидән җайдаклары аз иде. массагетлар аларны бик тиз сөңгегә күтәрделәр Бу хәлне күреп. Кир үз тавышын үзе ишетмәс дәрәҗәгә җитеп кычкырды. Ул әле сул як канаттагы чирүен, әле ун яктагысын. әле төп алаен алга җибәрде, әмма һөҗүм һәрчак йотылып, эреп бетте. Шулчак массагетлар ташкын булып һөҗүмгә күчте-ләр Күк күкрәгәндәй тупылдап атлар чапты, тузан купты, оран авазлары, өермә булып, һавага күтәрелде. Кир мая гаскәрен кузгатты. Мәгәр алар да кире борылдылар, мидән җайдакларына каршы ут чаткыларыдай уклар яуды Массагетлар белән мидәннәр очрашкан мәлдә барысы да буталды, чуалды, чәбәләнде кисеш, кадаш, кырылыш китте. Яман итеп атлар кешнәде, сөңгегә алынган сугышчылар аһылдап аудылар. кан чәчә-чәчә. башлар җиргә тәгәрәде.
Кир барысын да күрде, күзәтте. Күзәтте һәм куанып бетә алмады — мидәннәр массагетларны кысрыклый башладылар Шул чак елганың өске ягыннан, бөтенләй көтмәгән тарафтан массагегларның янә бер атлы чирүе килеп чыкты. Кирнең тулганага — камалышка эләгүе бар иде Кнр кылычын күтәрде. Теләсә нинди тулганадан шаһны алып чыгарга өйрәтелгән йөзләгән җан сакчысы Кирне уртага алды Мидәннәрнең бер өлеше, елга буйлап һөҗүм иткән атлы массагетларга каршы китте. Мәгәр төп орыш кырындагы чирү сафы сирәгәйде. Шунда Кир үзенә таба килүче ак атка атланган Таңананы күрде. Массагетлар илтабарын да йөзләп җан сакчысы уратып алган иде.
— Алга! — дип. Кир җан сакчылары белән Таңанага каршы ташланды— Алга, алга!
Варварлар белән Бөек Кир һич тә үзем орышырмын дип уйламаган иде. Ул аларны бер селтәнүдә җиңәргә дип килде. Фарсыларның иң оста шагыйрьләре аның җиңелмәс чирүе хакында мәдхияләр әйттеләр, дөнья бетереп. Кирне мактадылар. Халык арасына чыктымы, куштаннары аңа «Дөнья хакименә дан!» —дип кычкырдылар. Кир үзе Таңананы әсир итәр, әсир итәр дә күктәге ай-кояшка тиң хатынны сараена алып кайтыр Алып кайтыр, әмма бер тапкыр да янына кермәс. Ул аны ир-ат күзенә күрсәтмичә саргайтып үтерер
Калганы хакында уйлап бетерә алмады Кир. каршына чаптырып килүче ап-ак атны күрде. Атта гүзәлләрнең гүзәле Таңана үзе иде Як-ягында җан сакчылары
Кир җан сакчыларына
Массагетлар шаһинәсенә тимәскә, мин анык белән ни кылырга үзем белермен' Бүлеп алыгыз шаһинәнең алыпларын' — дип кычкырды Әмма шунда бөтенләй көтелмәгән хәл булды Алтынтояк. Кашка бияне күрүгә, кешнәп җибәрде Танана Кашка бияне далага борды К ир атына кылыч сырты белән сукты *
һоп, алдыр!
Алтынтояк өздереп чаба башлады Ул бик тиз Танананын атын = куып җитте Атлар ун-унбиш адым ара калдырып, далага очтылар “ Аларга берәү дә иярмәде дөресрәге иярә алмады. Житез һәм оста * мидән алыплары Танананын җан сакчыларын бүлеп алып калганнар х иде
- Танана! — дип кычкырды Кир.— Танана' Бирел! >
Кир. канечкеч Кир' Син кеше түгел, син аждаһа!
Танана күз ачып йомганчы җәясенә ук элде керешен тартты f Кир очып килгән укка чак кына катканын куеп өлгерде, чыбыгы ал- 3 тын төскә буялган ук аның калканына килеп кадалды
Танана, бирел! - дип янә кычкырды Кир. җил көчен җиңәргә , тырышып Бирел. Танана!
Шунда Танана атын якынайта төште. Кир илтабар хатынның 3 йөзен күрде Күрде дә тан калды Танана чынлап та гүзәлләрнең гүзәле ® икән ләбаса' Маңгаена кара тап төшкән ап-ак аттагы Таңананы ни ’ белән чагыштырырга да белмәде Кир. Ул менә хәзер генә кылган ялгышларын анлады Аның әлебу кадәр гүзәл хатын кызны бер тапкыр да күргәне юк иде
Таңана. бирел! Бирел. Таңана' Мин сине мәмләкәтемә алып китәрмен, тәхетем янына үземә тиң тәхет куйдырырмын Таңана'
Кир. ишетәсеңме. Кир! Син далама мәхәббәт эзләп түгел, үлемен эзләп килдең. Син аны табарсың. Кир' Монда, минем даламда (2ип хәйлә белән угланымны үтердең, канечкеч бәндә'
Мин аллаларга тиң шәхес. Танана' Бирел миңа, үкенмәссең!
Юк, Кир. юк! Алтынтояк. ташла җайдагыңны, ул ияң түгел. Алтынтояк!
Таңана кисәк тезгенен тартты. Кашка бия үрә торып, туктап калды Алтынтояк алга омтылды, әмма икенче мәлдә инде үрле-кырлы снкере- нергә тотынды Өстеннән исе-тавышы ят кеше егылып төшкәч, көтмә гәндә аның өстенә килә башлады Егылса да. сикереп торып, кулына алырга өлгергән кылычын Кир атның күкрәгенә юнәлтте. Әмма ат туктый алмады, күкрәгенә чытырдап кылыч керүен дә сизмичә, алтын тояклары белән шаһның башына типте
Я шелле-зәңгәрле кеше тавышына, үлем мәхшәре белән ярсынган ат кешнәвенә Кашка бия сагышлы итеп җавап кайтарды Таңана атын Алтынтояк тартышып яткан җиргә борды Әмма аты. үлем белән тар тышып яткан ике җан янына җитәрәк, пошкырынырга тотынды, килеш сез итеп, куркынып артка чигенде Таңана атыннан төште, кан эчендә яткан гәүдәләр янына килде Жидс йөз менле чирү белән массагетларны буйсындырырга килгән мндәннәр шаһиншаһы Бөек Кир ат астында үлеп ята иде. Кирнен башындагы затлы ташлар белән бизәлгән очлымы үлән арасына тәгәрәгән, йөзен, кара сакалын кан каплаган, күзләре акаеп күккә баккан, гүя массагетлар алласы Тәңредән кылган языкларын кичерүне сорый иде Таңана орыш кырына күтәрелеп карады Кандыр ата үз ал ае белән югарыгы яктан көтмәгәндә килеп чыкканнан соң. җиңелә башлаган мндәннәр елгага таба чигенәләр Купер башын кулына алып өлгергән Кандыр ата берсен дә якын җибәрми, кая барырга, ни кылырга бел мәгән Кир өере икс үлемнең берсен сайлый берәүләре авыр киемнәре белән суга сикерә, икенчеләре массагетларның очлы сөңгеләренә кадала иде Өченчеләре исә. коралларын җиргә ташлап, капланып ята әсир
* .к У • м • 81
төшәләр Танана карашын янә кан эчендә яткан Киртә төби, кызганып. Алтынтоякка карый Атның тоякларын алтын төскә табгач сәүдәгәре буяган иде. Ат шундый акыллы иде ки. Тәңре янына киткән ире. бу ат кеше телен аңлый дип. аның белән сөйләшә иде. Таңананың хәтта Алтынтояктан көнләшеп куйган чаклары да булгалады. Кинәт Таңананың карашы Кирнең кулындагы канлы кылычка төште. Таңана кинәт кат- тыранып китте, ачу-нәфрәте күңеленнән ташып чыкты.
— Канечкеч Кир. син минем илемне дә, йөрәгемне дә яулый алмадың. Илемә мәхәббәт түгет, үлем алып килдең һәм ул үлемне монда үзең дә таптың. Ирем булырга теләдең — була алмадың. Чөнки синдә йөрәк, ирләргә хас мәрхәмәт юк иде. Бары тик мәкер, данга сусау, ят халыкларга мыскыллы караш кына бар иде. Сине үлемгә тәкәббер горурлык китерде. Кир. Тәкәбберлек, илгә килгән ачлык кебек, кая гына барсаң да. сине эзәрлекләп йөрде һәм минем илемдә куып җитте. Чөнки кылган бер явызлыкка ике яманлык килер диләр, һәм ул сиңа килде. Кир. Син бүген кан эчендә ятасың. Мин каберең ташына, бездән соң яшәгән халыкларга гыйбрәт булсын өчен: «Мәхәббәтне кылыч белән яуламыйлар»,—дип уйдыртып калдырырмын.
Яңа көн тугач. Таңана җан сакчыл арыннан Сарман угланның гәүдәсен таптыртты. Аксакаллар угланга иң затлы киемнәрен кидерделәр Угланның, аксакаллар исәбе буенча, теге дөньяда тәңре алдына барасы бар иде. Углан Сарман янына үзе белән һәлак булган алыпларын. яраткан аты Алтынтоякны күмделәр, яннарына өч көнлек ризык- нигъмәт, затлы савыт-сабаларын, коралларын куеп калдырдылар Шуннан соң гореф-гадәт буенча һәр алып кабер өстенә бер очлым балчык китереп салды. Әнә шулай тип-тигез далада массагетларның каберләре өстендә һәйкәл-курганнар барлыкка киләчәк.
Бары тик шул арны эшләгәч кенә. Таңана янына биләрен җыйды һәм уй-теләген җиткерде.
- Аксакалларым, сезгә әйтер сүзем шулдыр: илдә илтабар булып Кандыр ата калыр Мин ыруым белән мидәннәр иленә күчеп китәм Аларныңелга аръягындагы җир-сулары. дала-тугайлары — орыш кырын да кан койган угланым, алыпларыбыз өчен түләү булыр. Аксакалларым, игелек бирегез!
Дөньяда иң куркыныч дошманны җиңгән Таңанага берәү дә каршы әйтергә кыймады, барысы да беравыздан:
— Игелегебез сиңа. Таңана. игелегебез сиңа! — диештеләр.
Шуннан күп тә үтми. Таңана үз ыруын алып елганы кичеп чыкты һәм яңа җирдә тамыр җибәрде
* * *
Безнең эрага кадәр 530 елда булган, үз заманы өчен гаять зур һәм куәтле бу сугыш хакында буыннан-буынга сөйләгәннәр, атаклы тарихчы Геродот исә бик тәфсилләп язып калдыра. Ул мидәннәр дип атаган халыкны галимнәр соңыннан фарсылар дип таныта, ә мидәннәр- не җиңеп, елганың көньягына күчеп чыккан массагетларны берәүләр — сармат, икенчеләр — скифлар, кытай укымышлылары исә сөн дип атый