ШИГЫРЬЛӘР
Кый-гак-к!
Әллә көзен ишеттем мин,
Әллә инде язын,— Нинди афәт куркыткандыр Ул табигать казын?
Көзме, язмы — анысы барыбер,
Ишетүем кыйбат! — һаваларны кыеп алды
Шомлы аваз:
— Кый-гак-к!
Баласының һәлакәтен
Сизеп алган ана —
Ул да шулай соңгы чиктә
Өнсез аваз сала.
Әнкәй, әнкәй! Миңа да бит
Бик күптәннән таныш
«Сак бул, балам, сак бул!..»—дигән Үзәк өзгеч тавыш.
Әллә ул каз җуйды микән
Бергә очкан парын, Без яшьлектә җуйган кебек Җанның газиз ярын?
Тәүге югалтудан бирле
Миңа шундый таныш
«Хуш, мәңгегә!..»—дигән шушы Үзәк өзгеч тавыш.
Йөрәкнең дә кайчагында
Кычкыруы кыйбат, һаваларны кыеп алды:
— Кый-гак-к!
2
Шомлы авазларга, юкса, Күптән ияләштек.
Әллә инде «Кый-гак-к!..» диеп
Аваз салды яшьлек?
Әллә инде аваз салды
Мәхәббәттә көю —
Яшерен янып, яшерен көеп, Чын йөрәктән сөю.
НИЯЗ АКМАЛОВ (1954) — яшь шагыйрь. *Учак» исемле шигырь китабы авторы. Казанда яши.
Әллә инде ялгызлыкның Белгәч төгәл хакын, Аваз салды — ирсез генә Бала тапкан хатын?
Әллә инде аваз салды Кырык яшьлек буйдак? Аваз салды ятим сабый — Уеннардан уймак?
Йөрәк ишетергә тиеш, Ишетмәсә колак! — һаваларны кыеп алды:
— Кый-гак-к!
Нинди афәт куркыткандыр Ул табигать казын? — Әйтерсең лә, яңгырады Аның «СОС» авазы.
Йөрәк ишетергә тиеш, Ишетмәсә колак,— Әллә инде Казанымда Аваз салды Болак?
Аваз салды безнең якның Миләш-баланнары, Ык буйлары, Идел яры, Кама аланнары.
Әллә инде аваз салды тайлар, чаптар атлар, Аваз салды туып-үскән Газиз туган яклар.
Аваз салды безнең якның һәрбер иркә гөле,— Әткәм теле, әнкәм теле, Ата-бабам теле.
Әллә инде аваз салды Соңгы тургай җыры? Солы кыры, арыш кыры, Илем-анам кыры.
Йөрәк ишетергә тиеш, Ишетмәсә колак! — һаваларны кыеп алды:
— Кый-гак-к!
Сират күпере
Нинди афәт куркыткандыр Ул табигать казын? —
Кайсы яктан ишеттем мин Аның «СОС» авазын?
Көнчыгыш та, Көнбатыш та Бездән шактый ерак.
Бик якында яңгырады: Ливан... Иран... Гыйрак...
— Кый-гак-к!
Әйтерсең лә табаларда Пешә майлы коймак,— Сандаллардан корал төшә..
— Кый-гак-к!
Кешелекнең баш очына — Чираттагы «коймак».
Таба—кызган, май салынган...
— Кый-гак-к!
Әллә көзен ишеттем мин. Әллә инде язын,— Нинди афәт куркыткандыр Ул табигать казын?
Җылы якка очмый ул каз, Оча дөнья буйлап.
Безнең якның «СОС» авазы Күчә дөнья буйлап.
Ә галәмдә Җир узе дә Безнең яктай тыйнак. Тыйнаклыгы әйбәт, ләкин — Безнең якның кыр казыдай Кычкыруы кыйбат!
.. һаваларны кыел алды:
— Кый-гак-к!
Кый-гак!
Кый-гак-
Әйтеп сөйләш, кешем! Үз гомереңдә Күперләрне күрдең ничә төрдә? Ишеткәнең бармы Сират күперен? Ә без менә бүген шул күпердә. Ахирәттә генә имеш, дидең, Күперләрнең була андый төре Дөньялыкта куып кертте менә Шул күпергә сине үз мәкерең. Моңарчы да күпме күпер кичтең, Тик аерма бүген бары шунда: Сират күпере — инде соңгы күпер Тарих дигән озын марафонда. Тукталырга синең хәлең дә юк. Хакың да юк бугай инде, кешем,— Эстафета таягыдай ител, Тоттырдылар сиңа атом төшен. Сират күперләре кылдан нечкә, Кыл нечкәрә бара — кырыс шартлар! Вакыт үзе хаким! Бу уенда Булмаячак, димәк, фальстартлар. Табигатькә рәхмәт — алдый белми. Ымсындыра һаман тере суга.
Без сугабыз байтак кануннарга. Алар, кайтып, безгә кире суга. Без чабабыз тирләп, янып, сусап.— Тере сулар әмма чирап тора.
Саф чишмәләр — ярда. Яр— күренми. Чирап торган суга чират тора. Без — күпердә. Сират күперендә! Оттырганны монда упкын йота. Аргы яр да, бирге яр да ерак. Марафонда — соңгы эстафета! Кемнәр алда дисәм — аз күренә. Кемнәр кылда дисәм — күп күренә. Өелешеп кереп киттек менә Кылдан нечкә Сират күперенә. Без кичәргә тиеш бу күперне. Без эчәргә тиеш тере суны! Без белергә тиеш үзебезнең Ни хакына болай тырышуны. Сират күперләре кылдан нечкә. Кылдан нечкә, кылычтан да үткен! Аргы яр да. бирге яр да ерак Без барабыз. Аста — төпсез упкын...
Иң борынгы бөек философлар Йолдыз санап яшәр урында, Калын-калын трактатлар язган Дәүләт төзелеше турында. Ул дәүләтләр күптән кимерелгән. Кичә туган—бүген искеогән. Төсләр, хисләр алмашынган саен. Фәлсәфәгә бүтән төс кергән. Фән агачы үскән, тамырлары Җиргә һаман ныграк бәйләнгән.
Фән дигәнең фәлсәфәгә тарган, Фәлсәфәсе фәнгә әйләнгән Без борынгы түгел, без — бүгенге! Галимнәрдән, ләкин, сер кача. Бар дөньяга урта белем кергәч, Гыйлем ягы калды уртача Җирне, күкне, айны, йолдызларны Бергә сөеп яшәр урында, Философлар һаман нидер яза Дәүләт тезелеше турында
Үлчәүдә
Венесуэланың 22 яшьлек кызы Барбара Паласиос 1986 елда Панамада узган *Мисс вселенная* конкурсында планетаның иң чибәр хатын-кызы булып танылды.
Син бар, димәк! Шушы планетаның «Ул — бердәнбер ..» дигән чибәре! Кайсы чишмәләрдә битең юдың, Кайсы якның йомшак җилләре Иңнәреңнән назлап үтте сине. Чәчләреңне сыйпап таратты?
Кайсы фәрештәләр әфсен әйтте. Нинди алла сине яратты?!
Илдән-илгә йөр син, бар дөньяны Гүзәллегең белән шаккатыр.
Күз кырые белән генә мин дә Карар идем сиңа бер тапкыр. Синең өчен шәһит китәр идем. Колың булыр идем, көлмәсәң.
Мин, чыннан да, шулай итәр идем — Бу дөньяны бераз белмәсәм. .
Ә дөньяда алыш-биреш кайный, Шаулап-гөрләп барган ул сәүдә Матурлыкны читләп үтәме соң?! Читләп үтми, егылып үлсә дә! Очраткан да сине, янәшәңдә Хак килешә бүген ул сәүдә. Нечкә билең, калку күкрәкләрең Яткан чакта шушы үлчәүдә — Бер бичара, сине күрер өчен. Соңгы малын тотып суйгандыр. Кемдер, бәлки, бары сиңа атап, Көмеш читлек ясап куйгандыр. Кемдер анда синең чибәрлектән Шакмак-шакмак алтын койгандыр; Бер мескене, сине күрүгә үк, Җаны җылынганын тойгандыр...
Сәүдә — кырыс: керсез яшьлектән дә. Хыялдан да хәтта хак эзләр.
Төрле яктан төрле уйлар белән Төбәлгәндә сиңа ят күзләр — Айлы төнең, керсез газапларың Урамнарда ялгыз йөргәндер,— Бикле ишекләрдән кералмыйча, Уйларыңа гына кергәндер.
Кергәндер дә, күкрәгеңә тулып, Авыр итеп сулап куйгандыр.
Яшьлек, бәлки, үзенең матурлыгын Үлчәүләргә кергәч җуйгандыр Сәүдә — кырыс: билеңне дә үлчәр, Илеңне дә үлчәр ул сәүдә Чын мәхәббәт, ләкин, билен бирми. Чын матурлык — менми үлчәүгә! Мин бәхәскә хәтта кермәс идем, Гүзәл гөлләр җирдә сулмаса.
Син дә мине, бәлки, аңлар идең, Бу кадәр үк чибәр булмасаң.
Илдән-илгә йөр син, бар дөньяны Гүзәллегең белән шаккатыр.
Безнең якның болын гөлен сиңа Бүләк итәр идем бер тапкыр...
Безнең якка ул чак...
Гөнаһ
Соңгы хат
Кыр өстеннән китерделәр аны, Бульдозерлар белән сөйрәтеп,— Без малайлар атлар көткән чакта, Йөргән чакта тайлар өйрәтеп. Кыр өстеннән китерделәр аны — Тупыллардан биек манара. Без беренче тапкыр һушлар китеп Карап торган идек аңарга.
Ат онытылды!.. Ул чак май-мазуттан Өс-баш бетте, битләр каралды. Беренче кат безнең күз алдында Атлар качты, көтү таралды «Разведчиклар нефть эзли монда!..»— Аттан шәбрәк чапты бу хәбәр
Безнең өчен диңгез була иде, Инештәге суны бусалар Без бу якка килгәч, ничә тапкыр Ат көтүе китте таралып Ә аннан соң. . күлдә балык бетте, Казлар кайтты судан каралып.
Безнең якка ул чак вышка килде — Чиркәүләрдән биек манара.
Офык артын күрер сыман булып, Үрмәләгән идек аңарга..
Туган якка кайтсам — онытылам, Кайтам кебек малай чакларга. Безнең якта хәзер атлар түгел. Бәбкә дә юк инде сакларга...
Яхшы атлар үргә чабып менә, Томырылып үрнең башларына Бәкәлләре каиап-канап кала, Бәрөлә-бәрелө үрнең ташларына.
Яхшы атлар үрдән әкрен төшә, Түшлек бавын күкрәк белән тыел Үр менгәндә тойган авырлыкны Тагын бер кат йөрәк белән тоеп...
Бернәрсәгә дәгъва кылмыйм бүтән, Исбатламыйм һичбер нәрсәне,— Кешеләрнең төгәл санын белсәк, Гөнаһларның, димәк, бар саны
Шул бер гөнаһ җанда йөри безнең, Шул бер гөнаһ күздән гел бага һәр кешедә иң зур гөнаһ тик шул Үз вакытында килмәү дөньяга.
•Сыгылмагыз зле. ларым.»
сабыр канат-
Соңгы хатым сезгә, соңгы хатым. Соңарачак ул да, соңласа.
Мин бу хатны язмас идем, бәлки, Сабыр канатларым сынмаса. һем бу хатны язмас өчен миңа Тышау кирәк, йә бер авызлык. Сынды, сынды сабыр канатларым, һәм сындырды аны явызлык. Сандугачлар качты тал-тирәктән, Морҗа оя шул ук чәүкәгә.
Мунча ташы кебек кыза дөнья, Себеркеләр уйный ләүкәдә Сүнде, сүнде көзнең учаклары, Кышлар тупылы мамык очыра
Каян синдә шундый усаллык дип Сорау бирүең бар бу чорга. Кадимиләр үзенең тәгъбирендә, Карагруһлар үзенең көчендә Мин мең гасыр яшәдемме әллә Инде шушы гомерем эчендә! Мин беркемгә әле әйтмәгәндә, Уйламаган чакта бу хакта, Кемдер инде җавап язган кебек Мин язалмый йөргән бу хатка. Мин бу хатны, бәлки, язмас идем Сабыр канатларым сынмаса. Соңгы хатым сезгә, соңгы хатым, Соңарачак ул да, соңласа.