Логотип Казан Утлары
Шигърият

САБАН ТУЕНДА


Үзем башлыйм
Сабан туе! Сабан туе! Шундый кызык, күңелле! Ник
чыкмаска көрәшергә. Әллә мин ир түгелме?!
Ексалар да, үпкәләмим — Димәк, миннән көчлерәк.
Көрәш өчен билдә — ныклык, Беләкләрдә көч кирәк!
Батыр калу өчен әле Миңа бераз иртәрәк... Тик шулай
да сабан туен Үзем башлап җибәрәм.
Тәкә качкан
Аратаны җимергән. Бәйләп куйган җиреннән Чыккан
тәкә мәйданга! Калды бар да хәйранга.
Көрәшергә уйлыймы әллә инде үзе дә?
Чөеп атар, эләксәң Кәкере мөгезенә!
Ул арада тәкәне Тотындылар куарга.
Тик мөгезбай тоттырырга Уйламый да боларга.
Мәйдан буйлап йөгерә, Элдерепме элдерә!
Мин булсам, тотар идем, Барын да отар идем, Әгәр
тәкә тотуны Берәр ярыш дисәләр...
Ә ярышта җиңүчегә шул тәкәне бирсәләр!
Бакчалар
Ә бакчаның монысында Карлыган, куралар күп Алмалары
ерактан ук Чакырып торалар күк
Нинди бакча дип тормагыз Инде бусын, күрсәгез Бу
бакчада ни үсәме? Бусында—без үсәбез
Койма
Кайсы уйлап чыгаргандыр, Белмим, кайсы коргандыр Әйтерсең лә
койма кормый Яшәп булмый торгандыр
Исем китми, торсын әйдә.
Урамнарны аерып
Әллә кайчан куйдык инде Бер тактасын каерып
Таһир абый көн дә килеп Кадаклап куйган була
Бүтән моннан йөрмәгез дип Орышкан, тыйган була.
Туры юлы шуннан булгач.
Урыйммы соң койманы?!
Каердым да чыктым тагын Бер тактасын мин аның.
Каеруын да каердым.
Каерыл чыккан өчен. Чалбар балагын аерып. Койма да алды үчен!
Колга башындагы
әтәч белән сөйләшү
Кызганам мин, әтәч, сине
Барыннан да бигрәк,— Үзем
алып төшәр идем, Колгасы
биегрәк
Күпме кеше арасыннан
Берәү табылмасмыни? Сине
шул колгадан алып Төшүче
булмасмыни?
Син шулай да, әтәч, анда
Моңайма инде алай («Колга
юеш, бераз кипкәч, Менәмп,—
диде бер малай.
Сабантуй беткәнче колга әле
китәр кибеп тә.) Сабан туен
күзәт, ул бит Шәп күренә
биектән
Бу бакчада ни үсәме?
Гөлләр, чәчәкләр үсә
Әниләргә биреләсе
Күпме бүләкләр үсә.
Ә бусында ни үсәме? Бу
— яшелчә бакчасы. Бар
табынга куеласы
Яшелчәнең барчасы.