Логотип Казан Утлары
Хикәя

РАФИС


өресен әйткәндә. Рафис эшкә бүтән җиргә дә урнаша алыр иде. Үзенең бу адымы белән ул әти-әнисенең хәтерен дә калдырды сыман Әйе. күпләрне гаҗәпкә калдырды Рафис Та- һиров Ничек инде «ун ел буена бер генә «дүрт»ле атмыйча диярлек укы, мәктәпне алтын медальгә тәмамла да. теләсә-кайсы югары уку йортының ишеге синең өчен киереп ачып куелганда гына, институтка документларыңны да җибәреп карама, имеш Гаҗәпләнерлек шул. Әнә ич. аттестатында кәкре- бөкре «өч»ледән гайре билге күрмәгәне дә, институтка керү өчен, пичекләр генә тырышмый Ятып кал
чемпионы исемен алган, республика олимпиадаларында баштагы өч урыннан да түбән төшеп карамаган Рафис Таһиров дигән чибәр егет, һичшик сез. Мәскәү я Казан университетына укырга керергә, берничә елдан «фән йолдызларының» берсенә, үзен укыткан мәктәпнең горурлыгына әверелергә тиеш иде. Ә ул әнә нәрсә ди:
- Берәр ел эшлим әле. аннан күз күрер.
Их. киребеткән, тискәре, ташбаш малай син! Эшләргә, майга-тузанга батып йөрергә өлгермәм дип куркасыңмыни?! Әнисенең теленнән бу сүзләр ычкынмаса да. аның гаҗәпләнү һәм үпкә белән каравыннан Рафис
Әтисе белән сүз ирләрчәрәк барды
— Ярар, эшлим дисең, сүземдә торам дисең икән, әйдә безнең цехка. Слесарь итеп алам.
— Син ачуланма, әти. бармыйм мин сезнең цехка.
Ничек инде бармыйм? Ә син беләсеңме безнең цехның ниләр баш-карганын’ Бездән башка нефть чыгарып булмаганын?
— Әти син мине аңламадың. Әгәр ул цехның начальнигы син булмасаң. керер идем мин анда Ләкин начальнигы — син бит Эшкә анда керсәм, минем үз исемем дә калмаячак, «начальник малае». «Таһиров малае», дип кенә йөртәчәкләр.
Ата кеше борын астына әле күптән түгел генә мыек төртә башлаган улының дәлилле фикеренә, тормышта үз юлын үзе табарга омтылуына сокланып каравын сиздермәскә тырышты:
НУР ӘХМӘДИЕВ (1946) — кАһзң*. *Бал яңгыры* һ б шигыро китаплары авторы Әлмзттз яши
ганчы, атып кат ди торганнардыр Физика һәм математика буенча район
моны бик ачык сизде.
Я. хуш. шулай да иттек ди Инде кая урнашырга телисең?
Рафис, әтисенең күзенә караган көе. бераз дәшми торды. Соңыннан Беләсеңме, диде ул. акланган тавыш белән — промыселларга барган идем, унсигез яшь тулгач килерсең диделәр Жир асты ремонты уздыру цехында да
- Аны сиңа мин дә әйтә алган булыр идем. Сорасаң, әлбәттә * Үзең белү начармыни. әти1 Автоматлаштыру цехына кеше кирәк =
түгел. Белештем
Андагылар белән үзем сөйләшермен Алырлар Өлкән Таһиров. ♦ хәзер үк хәл итәргә җыенгандай, телефон трубкасына үрелде.
— Әти' - Рафис әтисенең каршысына килеп басты Минем Ханнан s Кадыйрович малае булып йөрисем килми
Нигә? Гарьләнәсеңме әллә Ханнан малае булуына? *
- Син — бик әйбәт кеше дә. әти
- Рәхмәт, салпы якка салам кыстыра беләсең икән. =.
Мин чынлап Тик тик. аңламыйсыңмынн. минем бары Рафис i Таһиров кына буласым килә. Миңа бит тагын биш айдан унсигез яшь тула. Ә унсигездә Гайдар инде күптән полк белән командалык иткән. Шамил Усманов генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән диләр
Салават Юлаевның ике хатыны булган дип тә өстә'
Анысы да хак. әти. Ә син үз улыңның һаман әтисенә аркаланып яшәвен телисең
Суйды, чалкан яткырды бу малай актыгы' Ханнан Кадыйрович шаяру тонына күчеп сорады
Инде. Рафис иптәш, эшкә кая керергә уйлыйсыз?
Әле генә кайнарланып, үзенең шәхес икәнлеген исбатларга тогынган Рафис, салкын суга төшкән мәче баласы шикелле шиңеп, бөрешеп калды
Уйлыйсы юк инде, диде ул аннан әкрен генә Мин мин пар һәм су белән тәэмин итү цехына урнашам Гаризамны идарәнең кадрлар бүлегендә калдырып кайттым Иртәгә килергә куштылар
Кем итеп алдылар инде?
Минем бит мәктәптә өйрәнгән һөнәрем бар Слесарь-сантехник
Кем итеп дисең? - Ханнанның бал ай да зур күзләре сон чиккә җитеп ачылды «Дисең» сүзе нечкәреп, ничектер ярым чыелдап, ярым ысылдап чыкты Тавышының алай чыгуыннан ул үзе дә оялып куйды Сантехник дисеңме? дип сорады ул. бугазына утырган төердән котылгач
Әйе. әти.
- Ә сез. Рафис Ханнанов ич. бу эшнең романтикасын әйбәт беләсезме? Сантехниклар кран алмаштырып, муфтага сүс урап кына йөрми, тыгылган бәдрәфне лә чистарта, су тулы коеларга да төшәләр
Рафис, янып торган күзләренә өстәмә очкыннар чыгарып, әтисенә текәлде Шунда Ханнан үзе өчен көтелмәгән бер ачыш ясады улы чибәр һәм мәһабәт булып үсеп җиткән икән ләбаса Тфү тфү. күз тимәсен тагын'
Әти. син мине башкалар шикелле эшли алмас дип уйлыйсыңмы, әллә андый эшкә керешүем түрәлек абруеңа сугамы1
Кара син аны. шайтан малайны' Балай телгә осталыгын сиздергәне юк иде бит моңарчы Мәктәпнең комсомал оешмасы секретаре булып сайлангач өйрәнде микәнни? Мондый сорауны бары тик вөҗданы саф һәм үзенә нык ышанган кешеләр генә бирә ала Юк. начар малай үстермәгәннәр алар. Укыса укымаса да. бу малай югалачак түгел Ул инде кеше булып, шәхес булып формалашкан
Ярый, улым, мин каршы түгел, ничек теләсәң, шулай ит Ж.аны теләгән елан ите ашаган Тик әйт әле нигә син быел ук укырга кермисең? Әллә сере, берәр сәбәбе бармы?
Рафис, кызара төшен, күз карашын аска төбәде. Әле яңа гына унынчы класска күчкән Рәмзия белән алдагы елда икесе бергә укырга керергә сүз куешканнарын әтисенә ннчек әйтсен ул? Ләкин җавапсыз да калырга ярамый иде
— Эшләп карыйм әле берәр ел дидем бит инде
— Әллә Рәмзия җибәрмиме? Ханнан улының Рәмзия белән дуслыгын белә иде
— Ну. сине, әти! — диде Рафис үпкәләгән тавыш белән — Уйлап та чыгарасың инде. Андерсен!
— Ярый, бетте бетте! — Ханнан, беләбез без сезне дигән төсле шаяртып, кашын сикертте һәм. улының җилкәсеннән җцңелчә кагып куйды Бу аның хуплавын аңлата иде..
Рафис баштагы берничә көндә цех белән танышты, инструктаж алып, хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен өйрәнеп йөрде Рөхсәт итсәләр, бо- ларның ул барысын бер көндә ерып чыгар иде дә бит. тәртипне бозарга ярамый диделәр.
Рафисның эш киеме киюе үзе бер маҗарага әверелде. Келәттә аңа яраклысы юк иде. шуңа күрә кырык алтынчы урынына илленче үлчәүдәге форма тоттырып җибәрделәр Кигәч, шаклар катты: чалбарының төбе тезенә кадәр салынып тора, балаклары ун сантиметрлап озын Курткасының җиңеннән кулы күренми дә Эшче дигәч тә. сантехник дигәч тә Бу кыяфәттә ничек кеше арасына чыкмак кирәк? Ялгыш Рәмзия очрап куйса!
Ике дә уйлап тормыйча. Рафис тегү машинасына ябышты бөкте, кыскартты, тарайтты — ничек итсә итте, эш киеме үзенә сыланып ук тормаса да. оялмыйча киярлек хәлгә килде.
Рафисның бүген йөрәге түзмәде ул җиденче яртыда ук цехта иде инде. Әле кешеләр берән-сәрән генә иде, биш-ун минут үтүгә, күзгә күренеп арттылар Озакламый төп цехтан читтәрәк урнашкан авария диспетчерлык хезмәте бинасы яны вокзалга охшап калды Участок эшчеләре брезент киемнәре, калын табанлы ботинкалары белән килбәтсез күренгән эретеп ябыштыручылар, иңнәренә сумка асып, кулларына торба ачкычы тоткан сантехниклар, дөнья мәшәкате белән бирегә килгән халык арасында юньләп күзгә дә чалынмый Йомыш кемнәрне генә китерми монда: типсә тимер өзәрдәй әзмәвер агайлар дисеңме, колак яфракларына алтын алкалар аскан фырт апайлар, таякка таянган әби-бабайлар дисенме' Алар дежур диспетчер утырган бүлмә тәрәзәсе каршына тезелгәннәр дә чиратлап үз гозерләрен әйтәләр
Мондагы — диспетчерлык пункты янындагы ыгы-зыгы Рафиска бик кызык тоела
Слесарьларны икешәр-өчәр кешелек төркемнәргә бүлделәр дә адреслар буенча җибәрә башладылар Рафисны кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы Гайнанга беркеттеләр.
Участок башлыгы аңа:
Менә. Гайнан дус. сиңа бер яшь иптәш бирәбез,- диде. - Рафис исемле бит әле син5 Әйе. Рафис Вәт менә Рафиска һөнәреңне өйрәт Кара аны. тегенди-мондый булмасын Яшь егетләр безгә көн саен эшкә кереп тормыйлар
— Соң. туган...
— Юк. син минем нәрсә әйтергә теләгәнемне аңладыңмы?
— Аңладым да..
— Аңласаң, бетте. Бүтән кабатламыйм
Гайнан үз итеп, якын итеп «Әйдә, энекәш»,— дип эндәшкәч, моңа кадәр Рафиста булган кыенсыну, ятсыну хисе юкка чыкты
Сәгать сигезгә эшкә йөрүчеләр әле юлда гына. Ә Рафислар инде тулы сугышчан хәзерлектә. Гайнан абыйсы кулында эш кораллары, сүс. резина прокладка, муфта, сырлы торба башлары һәм башка шунын ише нәрсәләр салынган кыр сумкасы, ә Рафис тыгылып калган торбаларны чистарта торган корыч чыбык, озын саплы ачкычлар тоткан. Бу минутта аның өчен шушы ачкычлардан да кирәклерәк бер генә корал да юктыр сыман.
Рафислар барып кергән ин беренче квартира, иртән участокка килеп, ваннасыннан су агуына зарланган әбинеке иде Әби юкка зарланмаган, су шаулап ага Тынычлык яратучы карчыкның гына түгел. Рафис кебек яшь ж,илкенчәкнен дә казагын томаларлык
Монда озак торырга туры килмәде. Гайнан абыйсы, вентильне ябып, су килүне туктатты да. Рафиска аңлата аңлата. көйләп тә куйды Белгән * кешегә әллә нәрсәсе юк икән лә аның'
Булды, әбкәй. рәхәтен күр
Карчык башта, ышанмагандай, ванна ишегенә качагын куеп, тыңлап ♦ торды, аннан соң рәхмәт укырга тотынды
- Кулларыгыз сызлаусыз булсын, балакайлар, эшегездә фәреш = тәләр юлдаш булсын Ж,ан тынычлыгымны алган иде бит шул каһәр . И. балалар, чәем кайнаган, чәй эчеп китегез Бүген көне дә бик бөркү г булырга охшаган
— Юк. әбкәй. рәхмәт, әле эш күп,—дип жавап бирде Гайнан — - Рафис, әйберләреңне жый. =
Ямашев урамында эш катлаулырак булып чыкты Гайнан, килә-ки лешкә үк. Рафисны подвалга алып төшеп китте Андагы борылмалар буй лап кесә фонаре белән яктыртып бара торгач, унлаган задвижка урнашкан бер почмакка барып төртелделәр
Менә бусын карап кал. энекәш Әгәр мин кирәк дип әйтсәм, төшеп, сәгать теле уңаена борырсың Ябу уңаена Гайнан задвижканы борып күрсәтте һәм аты-юлы белән сүгенеп куйды һәрбер юнәлештә һич югы берәр вентиль куйсалар, бөтен йортның суын туктатып та торасы булмас иде. корт чаккырлары!
- Ә нигә куймаганнар?
Гайнан, яңа гына күргәндәй, аңа сәерсенеп карады
- Булмаганга! Проектлары шәп. тик төзи башласалар. аны йөзгә үзгәртеп бетерәләр. Әллә вентиле житәрлек кайтмый, әллә кантын та. «сул»га олактыралар, синең белән минем кебек сантехник братка жәфа- ланырга гына кала Салкын суы әле. ярар, рәтләп бетерүгә, ачтың да Жибәрдең. шуның белән вәссәлам Менә кышын квартираларда пар бетсә! Линияне туктатмыйча төзәтеп булмый, туктата башласаң, кайбер урында бер подъездныкын гына түгел, бөтен йортныкын ябарга туры килә Соңыннан, ачып җнбәрГәч. иң өстәге катка менеп, һәр квартирада радиаторың һавасын чыгарырга кирәк Эшеңдә брак чыкса, шуны икс өч тапкыр кабатлыйсың һавасын чыгармый торып, йорты жылынмый. бер квартира аркасында йорттагы бөтен кеше туңып утыра Менә шулай, энем Кабул итү комиссиясенә нәрсә ана кул куйды да котылды Чиләнергә безгә кала
Рафисларның төшкелектән килүен өлкән мастер Газизов көтеп тора иде.
Озак йөрисез, диде ул шелтәләгән тавыш белән, гәрчә төшке ял бетәргә әле биш-ун минут калган булса да Хәзер әнә агрегаты белән Исмәгыйльне алыгыз да Фрунзе урамына барыгыз Почмак йортта, син аны беләсең. Газизов башы белән ишарәләп. Гайнанга күрсәтте, үзәк торбалары ярылган, подвалны су баса башлаган Тагын берәр кеше биримме, әллә
Кирәкми, безнең Рафис - ут егет, диде Гайнан абыйсы тик томалдан мактап
Сез атлый торыгыз алайса. Исмәгыйль хәзер килеп житәр.
Өлкән мастер әйткәндә үк күңеленә килгән иде. чыннан да. подвалын су баса торган йорт Рәмзияләрнеке булып чыкты
Ишегалдында чагыштырмача тын иде Зурлар эштә, бала чага пионер лагерьларына, балалар бакчасына, авылларга таралышып бет кән Нәни арбада бала йоклатучы ике хатын һәм бер берсе белән гәпләшүдән тәм табып, көннәрен уздыручы бнш-алты карчык кына күренә иде
Слесарьлар якынлашкач, үз йортларында гына түгел, поселоктагы хәлләрдән дә хәбәрдар бу карчыклар башта әңгәмәләрен туктатып, берничә секундка тынып калдылар да, үзара бүлдерә-бүлдерә. акыл өйрәтә башладылар:
- Икенче подъезддан керегез, анда әле су басмаган
— Син нишләп, Галимәттәй, олы башың белән юкны сөйләп торасың? Анда караңгы бит Ләмпечкәсе юк Батырасың киләмени аларны?!
— Әстәгыфирулла тәүбә, диген. Зәйнәп, нишләп минем батырасым килсен ди. Авызың ни әйткәнне колагың ишетми.
Шулчак Рәмзиянең әбисе кулын каш өстенә куеп карады да Рафисны төсмерләп алды:
— Бәй, улым Рафис, син түгелме соң бу?
— Исәнмесез,— диде Рафис
— Эшлисеңмени?
— Әйе.
— Түрә малае башын белән подвалда саз ерып йөрмәсәң. Атаң юньлерәк эш тапмадымыни үзеңә?
Рафисның жен ачуы чыкса да, тыелып калды. Беренчедән, өлкән кеше, икенчедән, Рәмзиянең әбисе ич ул. Нинди дә булса җавап биреп өлгергәнче. Гайнан абыйсы карчыкның авызын томалады:
— Эшнең юньсезе юк бит аның, әбкәй. Синеңчә, мин юньсезмени?
— Тәүбә, тәүбә, әйттем исә кайттым Нишләп сине юньсез диим? Димим Әтисе зур кеше булганга гына әйтәм.
Агрегат килгәнне көтеп тормастан, слесарьлар подвалга төшеп китте Гайнан үз участогындагы йортларда кайда ни урнашканлыгын туган- тумачасын белгән шикелле белә иде.
Подвал, чыннан да, караңгы Үч иткәндәй, ник бер лампочка янсын. Килеп керү белән күз берни күрми, ярый әле кесә фонаре бар, шул коткара Бераздан күз ияләнә тагын, кечкенә тәрәзәләрдән төшкән саран яктылыкта бәрелми-сугылмый йөри ала башлыйсың. Аяк астына урыны-урыны белән шактый су җыйналган <Күнитекнең ялтыравы бетәр инде. Рәмзия күрсә » Рәмзиянең сүз әйтмәгәнен дә белә Рафис, тик пычранып беткән, шыксыз кыяфәттә аңа бик күренәсе килми, шул ук вакытта күңеленең кайсыдыр почмагы бу теләгенә каршы да төшкән сыман. Күрсен әйдә, нәрсә булган күрсә, ул бит эшче кеше, мәктәп баласы түгел.
Уйга бирелеп, искәрмичәрәк калган икән, маңгае белән шап бетонга! Күзеннән Рәмзия түгел, утлар күренде. Моны алдан атлаучы Гайнан да сизде
— Син, энекәш, саграк атла, башыңны бәреп куйма. Күз чыгару да кыен түгел безнең эштә. Нәчәлник малае өчен бик үк кулай түгел инде ул подвалда йөрү Ә ансыз булмый Без бит — подвал академиклары,-- диде ул, шаярта төшеп
Ләкин Рафис аның шаяртуын мыскыллау дип кабул итте.
- Гайнан абый, әгәр тагын нәчәлник малае дисәгез, мин башка кешегә беркетүләрен сорыйм
— Бетте, бетте, энекәш Ә син — шәп егет!
— Ник?
— Пычрак эш дип тормагансың.
— Кеше эшләгән нигә миңа ярамасын?
— Нигә укырга барасы итмәдең? Әллә аттестатыңда билгеләр аерткан сөт төсле сыек идеме?
— Юк, алай ук начар түгел иде.
Яктыртып бара торгач, торбаның ярылган төшен эзләп таптылар. Задвижка төбеннән бәреп чыккан икән.
— Әһә, синмени әле ул, җанкисәгем? Хәзер, хәзер көйгә китерәбез без сине.
Ләкин Гайнан уйлаганча ансат кына булып чыкмады Фонарь яктысында задвижкага якынлашуга, кинәт эт өреп җибәрде һәм усал итеп
ырылдап куйды. Көтелмәгәнлектән икесе дә. сискәнеп, артка сикерделәр Гайнанның фонаре, кулыннан төшеп, суга чумды Рафис, ирексезләп. Гайнан абыйсына сыенуын, йөрәгенең дөп-дөп тибүен тойды
Нинди эт бу? — диде үзе дә сизмичә пышылдауга күчкәй Гайнан. фонарен эзләп алганнан соң.— Задвижкасы шунда бит аның.
Маһ-маһ. кил әле монда, кил! — дип. кыяр-кыймас. тагын бер * адым ясамакчы иде абзый, усал ырылдау туктатты аны — Нәрсә калган § сиңа монда? Бар. якты дөньяга чык Эт кебек өреп ятма сасы подвалда £ Бар. бар. безгә эшләргә кирәк монда. аңлыйсынмы5 Күрмисеңмени ♦ подвалны су басканын5 Кешеләрнең келәтенә су керәчәк бит. юләркәй ® Эт чигенмәде, кырыйга да китмәде. Бозау кадәр эт белән ике слесарь = күзгә-күз карашып басып тора бирделәр Эткә рәхәт, ул корыда, ә алар 7 Кырыйданрак яктырткач, этнен ни өчен болай ярсуы ачыкланды 7 Аның артында чи-чи килеп ятучы балалары бар икән
Менә шушыдыр инде эт тормышы,— дип сукранып куйды Гайнан * Үзенә карата әйттеме ул моны, эткә каратамы. Рафис, аңлап бетермәде = Тора бара Рафис этне танып алды Бу бит шушы ишегалды матай ларының кышын ат урынына жигеп тә. атланып йөреп тә әвәрә килә торган этләре Ишек төбендә Рәмзияне көткәндә күргәләгәне. хәтта бер ике тапкыр сыйпап та караганы бар Тукта, исеме ничек иде соң әле? Памирмы5 Юк. Казбек Әйе. Казбек бит
Казбек.—дип дәште Рафис булдыра алган кадәр ягымлырак тавыш белән
Эт. исемен ишетүгә, башын күтәреп, казакларын тырпайтты һәм Рафиска карады
Казбек исемле ул. шушы ишегалдыннан Казбек. Казбек, кулын сузып. Рафис эткә якынайды Ул этнең теләсә кайсы минутта өреп җибәрүенә әзер иде. Ләкин Казбек өрмәде. Рафисны ул да таныды, күрәсең. муенын алга таба сузды, тик баскан урыныннан кузгалу турында уйлап та карамады
Казбек янына килеп. Рафис аның башыннан, ияк астыннан, сыртыннан сыпырды. Кешеләрдән качып, аулакта балалаган эт иркәләүгә, назга үзе дә сусаган иде ахрысы. Рафиска сырышып, рәхәтләнеп тора бирде Шунда аның балаларына карады иске фуфайка өстендә күзләре дә ачылып бетмәгән дүрт көчек бер берсенә сыенып яталар
Задвижканы ябалмассыңмы? — диде эт белән Рафисның бик дустанә мөнәсәбәтен күргән Гайнан абыйсы
Әйтүе ансат ансатын Рафис задвижкага таба аягын атларга да өлгермәде. Казбек усал ырылдап җибәрде Анда барырга сина да рөхсәт юк. янәсе.
Кире борыл' үзенә беркетелгән яшүсмернең бәлагә таруыннан коты алынган Гайнан, кирәге чыкса дип. торба ачкычын кысыбрак тотты Балалары янына якын бармагач. Казбек тынычланды, бүтән ырылдамады
Син. апай, яктыртып тор. мин аңа дәвасын табармын
Гайнан кайдандыр таяк табып алган, шуның белән куркытмакчы иде исәбе, әмма Казбекның төсе бөтенләй үзгәрде, усалланды Әле генә Рафис янында иркәләнеп торган эттә балаларын саклау инстинкты шул кадәр көчле иде ки, урыныннан аны тере көе берничек тә кузгатып булмаячагын аңладылар
Да кыз да утызда Гайнан бүтән әйтер сүз тапмады
Су сизелерлек артты Алар кергән чакта әле коры булган кайбер урыннар инде су астында калды Шушы тизлектә агуын дәвам итсә, тагын өч дүрт сәгатьтән Казбекның балалары да тончыгып үләчәк
Артта берәүнең суны чупылдата чупылдата килгәне ишетелде Исмәгыйль икән
Я. нәрсә булган?
Задвижка төбеннән бәргән - Гайнан яктыртып күрсәтте.
Каяле, карыйм әле.— Исмәгыйльнең алга таба бер адым атлавы булды. Казбек усал итеп өреп куйды.
— Нинди эт бу?
Исмәгыйльгә хәлне аңлаткач, Гайнан:
— Нишлибез? — дип сорады.
- Ни генә эшләсәк тә, тиз кыланырга кирәк. Су итек кунычыннан керә башлагач, соң булыр. Әгәр урам башындагы задвижканы ябып карасак?
— Аны ябып, ни отабыз? Ничә йортны сусыз тотаргамы? һәм ничә көнгә5 Этне моннан куып җибәрми торып, берни дә эшли алмаячакбыз.
— Ә ничек куабыз?
Исмәгыйль бераз уйланып торды да:
— Мин хәзер,— дип чыгып китте.
Ун-унбиш минуттан ул кире керде.
— кызганычын кызганыч та бит, бөтен йортны су басканын көтик мени? Син, Гайнан, берүк миңа яктырта күрмә, фонареңны эткә юнәлт Үзегез урыныгыздан купмагыз. Хәзер Ярый әле Габбас өйдә иде, мылты гын биреп торды
Рафис шунда гына аның ни эшләргә җыенганын аңлап алды. Габбас мылтыгын төбәп тора иде.
— Атма!
Рафис Исмәгыйль янына ничек барып җитүен дә, мылтыкка ничек асылынуын да сизми калды.
— Син нишлисең, малай актыгы?! — Исмәгыйль, Рафисның якасыннан алып, кырыйга этәрде.— Маңгаеңа ядрә ала яздың бит Кит. комачаулама!
Атмыйсың! — Рафисның бугазына төер тыгылды, күзен яшь пәрдәсе томалады Бәхетеннән, подвалда караңгы иде, күрмәделәр
Туктагыз әле сез,— дип арага керде Гайнан,- сугышмагыз да, талашмагыз да
- Әллә минем җан кыясым килеп тора дип беләсезме? диде аңа каршы Исмәгыйль — Этнең балалары үсеп җиткәч, күченгәнне көтеп торабызмы? Әйт, алайса нишлибез?
— Син иң башта мылтыгыңны хуҗасына кертеп бир —Гайнан, күрәсең, бер карарга килергә өлгергән иде — Аннан резагыңны алып төш.
Исмәгыйль каршы әйтеп тә, төпченеп тә тормады Унбиш-егерме минутлардан, суны чапылдата-чапылдата, шлангларын сөйрәп кереп җитте. Рафисның күзләре ияләнгән, фонарьсыз да ярыйсы күрә башлаган иде.
— Хәзер бодай итеп карыйбыз,—серне эт ишетмәсен дигәндәй, Гайнан пышылдауга күчте — Син газыңны кабызасың да, эт өстенә барасың Уттан курыкмый калмас ул, бүре кавеменнән бит. Берәр төрле кысрыклап булса, балаларын әнә тегендә алып куябыз. Моннан балаларын күчерсәк, аннан сон подвалда ник аның белән кышламыйсың, бүтән ырламас
Ләкин Казбекны куркытуы алай ук җиңел түгел икән Ул пешә, чигенә, әмма балалары яныннан узмый, ялкынга каршы сикерә. Гайнан берничә тапкыр көчекләрне алырга дип үрелеп карады, Казбек ирек бирмәде, соңгысында хәтта җиңеннән каптырды
Менә шунда Рафис, үзе дә уйламыйча, мәсьәләне хәл итте Казбек белән Гайнан җиң өчен тартышканда. Рафис көчекләргә таба иелгән итте һәм чыгып йөгерде. Казбек аның артыннан ыргылды. Куып җиткәндә. Рафис инде подъездга чыгып өлгергән, ләкин куллары буш иде. Эт. алдануын аңлап, чиный-чиный, кире ташланды Шушы берничә секунд Гайнан белән Исмәгыйльгә көчекләрне читкәрәк күчерергә мөмкинлек бирде.
Ярсыган эт. көчекләрен урынында тапмагач, тешләрен шыгырдатты, Гайнаннар бер-берсенә сыенып, һөҗүмне кире кагарга хәзерләнде Чөнки
эт менә-менә атар өстенә сикерер сыман иде Тик этләр исне әйбәт сизә, балалаган чакта бу сыйфатлары тагын да көчәя төшә Казбек та кайда дыр якында, шушында гына бик таныш һәм дөньяда иң тәмле ис сизеп алды Слесарьларны онытып, балалары янына китеп барды Әле генә, тешләрен шыгырдатып, күзләрендә ачу яшеннәре уйнаткан, кешеләрне өзгә- ләп ташларга торган куркыныч ерткычтан балаларын исән-сау күрү шат лыгыннан нишләргә бетмәүче бәхетле анага әверетде дә катды Казбек й Ул шыңшый, етый. кызыл телен чыгарып, көчекләрен ялый Үзе әледән- * әле шикләнеп, кешетәр ягына карап ата *
Слесарьларның, бәхетле ана бетән аның бататарына карап, озак ® юанып торырлык вакытлары юк иде. Әле эш башланмаган да. сәгать инде = дүртенче киткән
Гайнаннар ничек эшләргә икәнен бетә Суны туктатып, торбаның у ярык җирен ямап куясын Рафис та чамалый Ләкин инде эш сәгате чыгып - бара. Йортны сусыз катдырырга да ярамый Җитмәсә. торбаның ярыгы - стенага караган, резак бетән һич керер хәл юк Нишләргә?
Подват тәрәзәсеннән өлкән мастер Газизовның башы күренде:
Бетәме, егетләр? Сезнең янга төшеп булмады, су икән Агрегатны алып кайтырга машина җибәримме?
Башламадык та бит әле. Зәйнулла Хәбирович Исмәгыйльләр, берсенберсе бүлдерә бүлдерә, вакыйганы сөйләп бирделәр.
Аңладым, егетләр Инде сез дә мине аңлагыз йортны ничек тә бүген сулы итәргә кирәк Администрация һәм профсоюз белән үзем сөйләш ер мен
Ярар, кирәк икән, кирәк Без солдатларча
Ә син. Таһиров. дүрт тулуга кайтып кит
Мин башкалар белән бергә кайтам. Зәйнулла абый,— диде Рафнс ана каршы төшеп
Ярамый. Таһиров. ярамый Унсигез яше тулмаганнарны эш сәга теннән тыш эшләтергә безнең башка тай типмәгән Ярый, мин Коноваловлар янына киттем
Ямарга җайлы булсын өчен, торбаны стена яклап лом белән бераз каера гына башлаганнар иде. тузуы шул хәлгә җиткән икән, лом тигән урыны тагын тишелеп чыкты
Абау, искегә тисәң, исең китә. — диде Гайнан — Балай гына коты лып булмаячак икән безнең Дүрт-бнш метрын кисеп алып, яңа торба ялгарга туры киләчәк Син. Рафис апай, кайт участокка, срочно биш метр озынлыкта шушындый торба җибәрсеннәр
Кемгә әйтим?
Мастерлар китеп бетмәгәндер Китсәләр, дежурный кала аңа әйт Тиз йөрергә тырыш Ә без аңынчы бусын кисеп ташлый торабыз
Рафнс никадәр ашыкса да. участокта сине бик көтеп тормыйлар икән Дежур машина ягулык салырга киткән, ә башкаларының эш сәгате чы гып. өйләренә таралышканнар
Торбаны китергәч. Гайнан
Булдырдың, егет' дип мактап куйды Син түзгән түзгән, тор банын ике башын каптырганчы тотышып тор инде. Бу кадәр озынга үземнең генә хәл җитмәс Аннан китәрсең
Рафисның бүген кич Рәмзия белән кинога барасы исенә төште Сигезенче яртыда шушы йортнын ишеге төбендә очрашырга сүз куешкан нар иде алар
Ул торбаны каптырганнан соң да кайтып китмәде Башлаган эшне, бергә эшләгән иптәшләрен ярты юлда ташлап калдырса, үзенә дә өлкән иптәшләренә дә. хәтта тынычланып, балалары янына яткан Казбекка
I да хыянәт итәр сыман иде Аннан соң Рафисның, эшне төгәлләгәч. тор бадан су килүен, йорттагы кешеләрнең шатлануларын үз күзләре белән күрәсе, җиңүче сыйфатында чыгып, шул шатлыкны уртаклашасы килде Торба алып килгәндә абайлады ич кешеләр эштән кайтып юыныр
га. ашарга пешерергә тели, су булмагач, чиләк тотып, күрше йортка йөгерәләр.
Исмәгыйль, күзен битлек белән каплаган да. әле өстән, әле аркасы белән җиргә ятып, торбаны ябыштыра. Электродның торбага тиюеннән якты очкыннар чәчри һәм подвалның түшәмендә, стеналарында шәүләләр биешә Күз белән ул яктыга туп-туры карарга ярамый диләр. Авырттыра икән Подвалның үзенчәлекле сасы һәм дымсу исенә металл эрегән, янган, көйгән ис кушылды.
Ниһаять, Исмәгыйль битлеген салды:
— Бетте ахры _
— Хәзер тикшереп карыйбыз аны —Гайнан задвижканы ачты Торба эченнән шаулап су киткәне ишетелде. Яңа гына ябыштырып куйган урын күзгә күренеп тирләде.
Слесарьлар ябыштырган җөйне яктыртып, капшап, хәтта тыңлап та карадылар Тишек калмаганмы’
Яктыга чыгуга. Рафис, беренче эш итеп. Рәмзияләр ишек төбенә күз салды, үзенә арты белән утыручы сөйгәнен күреп, йөрәге сикереп куйды Сәгатенә карагач, сискәнеп китте: сигез тулырга егерме минут Нәрсә уйлый икән? Рәмзия соңарган өчен үпкәләгәндер инде.
Хәзер үк кыз янына барасы, эндәшәсе килде. Тик кунычыннан ук кызыл балчыкка баткан итегенә, торба тутыгы һәм лай буялган киеменә карагач, икеләнеп калды: «Әллә, күзенә чалынганчы, өйгә таяргамы? Ә бәлки шушы көе барырга да: «Исәнме Рәмзия Вакытында килә алмадым. эштән бушап булмады, сезнең өйне сулы иттек»,—дияргәме? Юк. пычрак кием белән, бу кыяфәттә күренүе уңайсыз»
Инде кайтып китәргә дә уйлаган иде Гайнан абыйсы эшне бозды. Ул:
— Я. Рафис, сау бул Инде кызлар янына барсаң да була, — диюгә, егетнең исемен ишеткән Рәмзия борылып карады да, елмаеп, аның каршы- сына килеп басты
— Галиҗәнаб эшче сыйныфына сәлам! — диде ул, күрешергә кулын сузып
Исәнме, Рәмзия, — Рафис та үзенә сузылган кулны кысарга үрелде. ләкин ярты юлда туктап калды һаман да пычрак бияләйләрен салмаган икән Бер селтәнүдә бияләйләреннән котылды да кызның кулын учына алып кысты Бу кулларның беркайчан да аңа бу кадәр кечкенә, кайнар һәм йомшак тоелганы юк иде әле.
Балконнан Рәмзиянең әбисе кычкырган тавыш ишетелде:
- Рафис улым, ходайның рәхмәте, су булды. Әйдә, кереп, чәй эчеп
ал.