Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПАРОДИЯЛӘР


Иҗат гамәле
Тукай яшен узып барам менә,
кылган эшкә баксаң — оятрак.
Рази» Файзуллин
Кыенсына-кыенсына, Тукай яшен
узып барам.
Робер'
Миңнуллин Тукай яшен уздык
инде — Әйдә, бар кеше белсен!
Фоннур Сафин
Р. Файзуллин: — Нигә әле оялырга,
Кыенсынырга әле?
Р Миңнуллин: — Җиңел генә хәл итик без —
Ф. Сафин: —Чишик иҗат гамәлен...
Р Фәйзуллин: — Бергәләшеп шигырь языйк — Барысы бергә: —
Кемдә кемнең эше бар?!
Р. Миңнуллин: — Алда — Такташ...
Ф. Сафин: —Алда — Җәлил...
Р. Фәйзуллин: — Аннан... Туфан яше бар!
Борынгы һәм өр-яңа
...Мин Геракл кебек бик борынгы.
Компьютер кебек өр-яңа...
Яфрак, бөҗәк, диңгез ничек яши. Шулай
яшим мин бу дөньяда.
Гарай Раним
Яфрак кебек калтыранам кайчак, Китсә дә җил ялгыш
орынып...
Мин суыткыч кебек өр-яңамын,
Чарльз Дарвин кебек борынгы.
Бөҗәк кебек, үлән арасыннан Гаҗәпләнеп карыйм дөньяга.
Мин Ахиллес кебек бик борынгы һәм «Адидас» кебек өр-яңа
Диңгез кебек шаулап алам кайчак,— Дулкыннарым меңгә
төрләнә.
Мин Колумб күк бик борынгы бүген. Катамаран кебек өр-яңа.
Яфрак, бөҗәк, диңгез кебек шулай
Рәхәтләнеп яшим дөньяда:
Мин Кол Гали булып йоклыйм һәр көн — Гәрәй Рәхим булып
уянам...