Париж өстендә
Казан дзүлгт университеты профессоры
Миркасыйм Госмановка
Без Эйфельдә... Уч тебендә кебек Бөтен Париж — Җир һәм ил даны. Әнә Бастилия... Монмартр .. Конкорд Ә эргәдә Марс яланы Париж — тарих Күпме күкрәү үткән, Күлме исем монда яшьнәгән (Парижны да күрми торып, димен, Моңа тиклем ничек яшәлгән?) Без биектә . Без — башкорт һәм татар, Без зур милләт Париж өчен дә.
— Сөйлә әле,— дидең,— «Татар телен», Яңгырасын Париж өстендә
Без татар һәм башкорт — кан кардәшләр, Миндә исә тибә ике кан Үзем башкорт, әмма туган телем Татарлашып килгән тумыштан Язык түгел беркем алдында бу, Туры килгәч язмыш язмышка, Ә язмышлар, «тел, лөгать вә әхлак» Бер тамырдан, бер үк сулыштан. Без әле дә бер үк сулыштабыз, Чит бер илдә — француз җирендә, Ярсып-ярсып, шигырь укышабыз Я башкорт, я татар телендә Аста Париж . Син уйларың белән Алып киттең мине Казанга. Париж түбәсеннән киттең алып. Бүгенгедән үткән заманга Кайдан карарга соң зур Казанның Ак бүгенен, кара үткәнен — Сеембикә манарасыннанмы. Манарасыннанмы әллә Баумандагы кызыл чиркәүнең? Юк, карыйк без яңа биеклектән — Син укыткан биек бинадан О, университет! Альма-матер, Күпләр мәшһүр аңа бинаән! Күз алдында менә Сөембикә, Тукай, Җәлил, «Ирек мәйданы». Әнә Болак, Идел, Яңа бистә, Арча кыры, «Печән базары»
НАҖАР НӘҖМИ 119181 күренекле башкорт ша.-ыйре, башкорт. татар, рус тел- лзрендз басылган күп санлы китаплар, татар лдипллре турында шигырьлер. млкилл- ллр авторы Р( ФСГның М Горький. Глшкортстаннык С. Юлаев исемскдеге Двүллт
премилллре лауреаты
Казанда да күпме күкрәү үткән, Күпме исем балкып яшьнәгән! Бер уйласаң, Парижны да күрми, Яшәп булган... Ә бит яшәлгән!
Без — Эйфельдә — аста кайный Париж — Исемендә дөнья тарихы.
Бу мәл Казан ничек кайный икән?.. Казан, Казан — татар Парижы!..
Мескен бүрек
Мескен бүрек... Нигә икән Аңа шулай дигәннәр?
Әллә микән аны, димен, Гел мескеннәр кигәннәр.
Бала чагым. Ул һаман да Еллар һәм юллар аша, Арттан ияреп килә дә Күз алларыма баса:
Киндер күлмәк, ялан тәпи — Мин коеп куйган кебек. Башымда мескен әтидән Калган шул мескен бүрек.
Ә ул күптән минем белән Зар елап саубуллашты — Хәтта кама бүрекләр дә Бизәде минем башны.
Әмма,ни кылсам да,эшем Пешеп бетмәде кебек Гомер буе мескен бүрек Баштан төшмәде кебек.
Алар өчәү иде
Алар өчәү иде: Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Кайсын Кулиев. Күз алдымда Туфан карашлары, Сибгат йөзе, Кайсын көлүе.
Алар өчәү иде. Ә өчесе бер җан — Җан-агайлар миңа, җан-дуслар. Өчесе дә кеше йөрәгендә Нур балкыткан алтын йолдызлар.
Алар өчәү иде... Өчесе дө
Гомеремә булды өч терәк.
Күңелемә — күңел, җырыма — җыр, Йөрәгемә моңлы бер йөрәк.
Исән чакларында мин аларның Барып күрдем туган җирләрен. Вафат булгач, туган җирләренә һәр бересен барып җирләдем
Әмма алар тереләрдән тере — Үлем юк ул, юк бит җырларга. Мин үлгәчтен, алар өчесе дә Килер кебек мине җирләргә.
Үлем юк ул, юк бит җырларга)
Сукыр лампа
Ут сүнде дә, шәм кабыздым. Караңгылык басты өйне.
Яктыга да, яхшыга да Без күнегеп беткән инде.
Шәм кабыздым... Өй эченә Иңде гүя үтелгән чор Әти йорты, сукыр лампа — Сукыр якты, караңгы нур.
Әти йорты... Алда кәгазь, Кулда каләм — тәүге белем Шушы сукыр яктылыкта Күз ачылган башлап минем
Яктылык та, яхшылык та Артмый икән бәндәләрдән Ә бит сукыр лампадан да Якты төшкән тәрәзлөрдән
«Шагыйрь үлеменә» дигән шигырь Язгач шагыйрь шигъри таңында: «Ул акылдан язмаганмы?»—дигән Хак-падиша шагыйрь хакында.
Дөньялар бит. һай, үзгәреп тора Безнең өстән төште патшалар Хакимнәр дә хәзер башка инде, Шагыйрьләр дә хәзер башкалар
Без дә берәр шигырь язсак икән Шагыйрьлектән үрнәк алырлык «Акылыннан язмаганмы ул?» дип Әйтә-әйтә хәйран калырлык
1985—1986