Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге


Г ИБРАҺИМОВНЫҢ
100 ЕЛЛЫГЫНА
3 апрельдә
Мәскәүдә.
язучыларның
A. А. Фадеев
исемендәге Үзәк
йортында Г.
Ибраһимовның тууына 100 ел тулуга ба
тышланган әдәбият сәнгать кичәсе булды.
Кичәне кереш сүз белән Г Ибраһимов
юбилеен уздыру буенча Бөтенсоюз ко миссиясе
председателе. СССР Язучылар союзы идарәсе
секретаре Ю. И. Суровцев ачты.
Аннары ТАССР Министрлар Советы
Председателенең беренче урынбасары про
фессор М. X. Хәсәнов Г. Ибраһимовның иҗади
һәм революцион эшчәнлеге турында доклад
сөйләде.
Кичәдә РСФСР Язучылар союзы идарәсе
секретаре. •Литературная Россия, атналык
газетасы баш редакторы М. М. Колосов, украин
язучысы В. Г. Гримич. Үзбәкстан ның Хәмзә
исемендәге дәүләт премиясе лауреаты прозаик П.
К. Кадыйров. Казах стан Язучылар союзы
идарәсе секретаре К. К. Турсункулов.
Башкортстан Язучылар союзы идарәсе
председателе драматург Ә. М. Мирэаһитов
чыгыш ясады
ТАССР Язучылар союзы идарәсе предсе
дателе Т. А. Миңнуллин үзенең йомгаклау
сүзендә Татарстан вәкилләре исеменнән та тар
халкының күренекле улы Г. Ибраһн мов
истәлегенә багышланган кичәне оеш
тыручыларга. анда катнашучыларга зур рәхмәт
әйтте.
Аннары Татарстан сәнгать осталарының
зур концерты булды.
Кичәдә КПСС Үзәк Комитетының Культура
бүлеге мөдире урынбасары Е. В. Зай цев. КПСС
Үзәк Комитетының Культура бүлеге матур
әдәбият секторы мөдире
B. А Степанов. КПСС Үзәк Комитетының
Культура бүлеге инструкторы Н. Н. Мнтро
фанов. КПСС Үзәк Комитетының Оештыру
партия эше бүлеге инструкторы В. П Пи чугин.
КПСС Үзәк Комитетының пропаган да бүлеге
инструкторы В. М. Леонов. РСФСР Министрлар
(Советының культура, сәнгать һәм матбугат
бүлеге мөдире А. П. Беляков, академик К А
Вәлиев. КПСС өлкә комитетының культура
бүлеге мөдире Д. X. Зарипова катнаштылар.
12 мартта М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет театрында Галим җан
Ибраһимовның тууына 100 ел тулуга
багышланган тантаналы җыелыш булды
Президиумда - КПСС өлкә комитеты беренче
секретаре Г И. Усманов. КПСС өлкә комитеты
бюросы членнары һәм член лыкка кандидатлар,
республиканың пар тия. совет. и|юф<ч1Ю.1
комсомол оеш мала ры. иҗат союзлары,
культура учреждение ләре, хезмәт
коллективлары вәкилләре. илебез башкаласы
Мәскәүдән. тугандаш республикалардан килгән
кунаклар.
Тантаналы җыелышны кереш сүз белән
КПСС өлкә комитетының икенче секретаре
A. А. Родыгин ачты.
Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм
иҗат юлы турында доклад белән ТАССР
Министрлар Советы Председателенең берен че
урынбасары. Г. Ибраһимов юбилеен үткәрү
буенча республика комиссиясе предге дателе М.
X. Хәсәнов чыкты
Җыелышта чыгыш ясадылар Г Ибра
һимовның юбилеен үткәрү буенча Бөтенсоюз
комиссиясе председателе. СССР Язучылар
союзы идарәсе секретаре Ю. И. Суровцев, язучы
М. Мәһдиев. «Органик синтез» проиэ водство
берләшмәсе машинисты Н. II Ни кишин. «Казан
утлары» журналының баш редакторы
урынбасары Р Мөхәммәдиен. Балтач урта
мәктәбе укытучы методисты
B. Г. Фазлыева. Казахстан Язучылар союзы
идарәсе секретаре Ш Мортазаев. Үзбәкстан
Язучылар союзы идарәсе секретаре М Әгь зәмов.
Башкортстан Язучылар союзы идарә се
председателе Ә Мнрзаһнтов. Казан педа гогия
институты студенты Г Файзуллина.
Соңыннан Татарстан сәнгать осталары
концерты булды.
Юбилей көннәрендә республикабыз җә
мәгатьчелеге татар әдәбияты классигы, галим,
ялкынлы революционер-ннтернацно налист.
җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Га лимҗан
Ибраһимовның тууына 100 ел тулу иы киң
билгеләп үтте.
11 мартта СССР Фәннәр академиясенең
Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел.
әдәбият һәм тарих институты. Татарстан
Язучылар союзы белән берлектә, бу юбилейга
багышлап фәнни конференция үткәрде
Конференциядә Казан галимнәре белән бергә
Мәскәү. Алма Ата. Баку. Ма хачкала. Уфа.
Иошкар Ола һ. б шәһәр га лимнәре Г
Ибраһимовның күпкырлы иҗа тын төрле яклап
яктырттылар.
Конференция башланган көнне. Н март та.
республика юбилей комиссиясенең кара ры
белән, институтта Г Ибраһимовның музей
бүлмәсе ачылды. Татарстан дәүләт эшлеклеләре.
конференция кунаклары бу тантананың беренче
шаһитлары булды
Афзал ага Шамов Г Ибраһимовның әдәби
мирасын туплау буенча күптәннән эшләп килә. Г
Ибраһимовка 1928 елда иҗатының 20 еллык
бәйрәме уңае белән «Хезмәт каһарманы» дигән
мактаулы исем бирелә. Әлеге мактаулы исем
грамотасы ның. Дәүләт художество фәинәре
Акаде мнясенә член итеп сайлану (1928 ел) уңае
белән әдипнең Академиягә җибәргәи язма
сының, туу турында таныклыгының, авто
графларының, күп кенә хатларының кү-
чермәләрен музей бүлмәгә ул тапшырды
В. И. Ульянов Ленин исемендәге Казан
дәүләт университетында студентларның Бө-
тенсоюз фәнни конференциясе булды.
ТАССР Сынлы сәнгать музеенда күргәзмә
ачылды.
Казан шәһәренең Ленин районында Г.
Ибраһимов исемендәге урам бәйрәме,
республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында
укучылар конференцияләре, әдәби- музыкаль
кичәләр үткәрелде.
19 мартта Әлмәттә. Төзүчеләрнең техника
йортында. Галимҗан Ибраһимовның тууына 100
ел тулуга карата тантаналы кичә булды.
Әлмәт Язучылар оешмасы җаваплы
секретаре Ә. Гаффар классик әдипнең тормыш
юлы. иҗаты һәм җәмәгать эшчән- леге турында
сөйләде.
Кичәнең икенче өлешендә Әлмәт татар
дәүләт драма театры артистлары тарафын нан Г.
Ибраһимов әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде,
үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт
булды.
11 апрельдә Түбән Кама шәһәренең Техника
йортында узган «Җидегән чишмә»нең
чираттагы кичәсе Галимҗан Ибраһимовның 100
еллыгына багышланды. Кичәгә кунак булып
«Казан утлары» журналы ның баш редакторы
урынбасары язучы Р. Мөхәммәдиев килгән иде.
Ул Г. Ибраһимов иҗаты турында сөйләде һәм
тамаша чыларны кызыксындырган бик күп
сорау ларга җаваплар бирде.
Кичәдә язучы Р. Хисмәтуллин, шагыйрь М.
Шәйхи чыгыш ясады.
9—13 мартта Әлмәт. Түбән Кама. Алабуга,
Брежнев шәһәрләрендә Галимҗан Ибра-
һимовның тууына 100 ел тулуга багышланган
әдәби музыкаль кичәләр булып узды. Бу кичәләр
ВЛКСМ өлкә комитеты һәм ТАССР
Композиторлар союзы тарафыннан
оештырылган иде Анда яшь шагыйрьләр Р.
Зәйдуллин, Л. Лерон, яшь композиторлар Р.
Еникеева. М. Шәмсетдинова, Р Кәли муллин. Ф
Шарифуллин һәм яшь башкаручылар
катнашты.
17 мартта Казан дәүләт педагогия инсти-
тутының 5 нче тулай торагында татар әдәбияты
классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 100
ел тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә
үткәрелде.
Кичәдә «Галимҗан Ибраһимов — психо-
логизм остасы» дигән темага доклад белән татар
әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре
докторы Фәрит Хатипов чыкты.
Кичәдә «Казан утлары» журналының баш
редакторы шагыйрь Ренат Харис катнашты һәм
чыгыш ясады.
Юбилей кичәләре Казан дәүләт педагогия
институты студентлары педагогик практика үтә
торган Казанның 35 нче, 10 нчы интернат-
мәктәпләрендә, Кукмара районының Зур Сәрдек
һәм Байлангар урта мәктәпләрендә дә үткәрелде.
22 мартта Оренбург шәһәренең Төзүчеләр
культура сараенда Г. Ибраһимовка ба
тышланган әдәби кичә булып узды.
Кичәдә X. Ямашев исемендәге китапханә
каршында эшләп килүче әдәбият бер- 188
ләшмәсе җитәкчесе Зиннур Шакиров Г.
Ибраһимовның тормышы һәм иҗат юлы
турында сөйләде. Классик әдип иҗаты турында
укытучы Мәхмүт Әмиров, китап ханәче Рәйсә
Сәйфетдинова үзләренең кызыклы фикерләре
белән уртаклаштылар. Г Ибраһимовның
Уфадагы еллары турын да шагыйрь Иосыф
Гәрәй истәлекләр сөйләде. Соңыннан төзүчеләр
культура сараеның татар үзешчән сәнгать
осталары концерты (җитәкчесе Р. Рәфикова)
кичәнең табигый дәвамы булып яңгырады. Бу
турыда безгә журнал укучысы Д. Амангиль- дин
хәбәр итте.
Март аенда Башкорт дәүләт универси-
тетында Галимҗан Ибраһимовның тууына 100
ел тулуга багышланган тантаналы кичә
үткәрелде. Доклад белән татар филологиясе
кафедрасы мөдире, филология фәннәре док торы
Ү. И. Гыймадиев чыгыш ясады. Ул әдипнең
тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.
Аннан соң Г. Ибраһимовның туганнары һәм
шәкертләре сүз алды. Алар язучы турындагы
җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Башкорт дәүләт университетының татар
теле һәм әдәбияты кафедрасы Галимҗан
Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына
багышланган фәнни конференция үткәрде.
Башкорт дәүләт музееның өлкән гыйльми
хезмәткәре Г. Мәгафуров әдипнең туган авылы
Солтанморатта (Авыргазы районы) шушы
көннәрдә ачылачак йорт-музей, аның
экспонатлары турында сөйләде. СССР Фән нәр
академиясе Башкортстан филиалының өлкән
гыйльми хезмәткәре С. Сафуанов, университет
доцентлары Р. Мөхәммәтҗа нов. Ә.
Нигъмәтуллин, Б. Сәлнмгәрәева, Р. Сибәгатов,
С. Хафизов. С. Пова рисов, өлкән укытучы А.
Шәйхуллов чыгыш яса дылар.
Г. ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕ БИРЕЛДЕ
ТАССР Министрлар Советы, күренекле
җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, галим марксист,
татар совет әдәбияты классигы язучы Галимҗан
Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерү
максатыннан, Актаныш районы ның «Кызыл
көч» колхозы членнарының гомуми җыелышы.
КПССның Актаныш райкомы бюросы һәм
район Советы башкар ма комитеты тәкъдимен
исәпкә алып, «Кы зыл көч» колхозының исемен
«Галимҗан Ибраһимов исемендәге» дип үзгәртү
турын да карар кабул итте.
ИҖАТ СЕКЦИЯСЕНДӘ
3 апрельдә очерк һәм публицистика
секциясендә язучы Рафаэль Мостафинның
Кабан күле, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге
турында «Кабан күленең серләре» дип
исемләнгән яңа китабының кулъязма сы
тикшерелде. Фикер алышуда катнашу чылардан
М. Зарипов. Д. Вәлиев, Р Юны сов. В. Аристов,
Ф. Бәйрәмова. М. Әмир ханов, Ф. Латыйпов һәм
башкалар китапның гаять мөһим проблема
күтәрүен билгеләп үттеләр, сугышчанлыгын
тагын да арттыру буенча тәкъдимнәр әйттеләр.
ЯЗУЧЫЛАР СӘФӘРДӘ
23 — 26 мартта язучы Рәфкать Кәрами һәм
шагыйрь Әхмәт Рәшитов Горький өлкәсенең
Кызыл Октябрь районында булып кайттылар.
Алар районның Чүмбәли. Мә дә нә. Куйсуы һәм
Семочки авыл мәктәбе укучылары алдында
чыгыш ясадылар. «Чем- былеевский». «Кызыл
Октябрь». В И Ленин һәм М. Горький исемендәге
колхоз хезмәтчәннәре белән фермаларда,
машина трактор паркларында иҗади
очрашулар, ә кичләрен культура йортларында
әдәби кичәләр үткәрделәр, китапханәләр эше
белән таныштылар.
ШИГЪРИЯТ КИЧӘСЕ
23 мартта Казан шәһәренең С. М. Киров
исемендәге культура сараенда шагыйрьләр Әдип
Маликов һәм Рәшит Әхмәтҗаиов иҗатына
багышланган шигърият кичәсе бу лып узды.
Республикабызның сәнгать оста лары
башкаруында шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре.
җырлары башкарылды, аларның иҗат һәм
тормыш юллары турын да сөйләнде.
ПЕРМЬ ЯКЛАРЫНДА
1—15 мартта язучы Газиз Кашапов Пермь
өлкәсенең Лысьва шәһәре һәм районында булып
кайтты. Анда ул Лысьва металлургия заводында
эшчеләр һәм ниже нер техник хезмәткәрләр
алдында чыгыш лар ясап, татар совет әдәбияты.
«Казан утлары» журналы, классик шагыйрь
Хәсән Туфан һәм аның иҗаты турында сөйләде.
(Билгеле булганча. Хәсән Туфанның яшүсмер
еллары шунда узган һәм ул әлеге заводта токарь
булып эшләгән). Шәһәрнең үзәк китапханәсендә,
китап соючеләр җәм гыятенең «Прометей»
клубында, заводның халык музеенда, Лысьва
районындагы та тар авылларында шундый ук
очрашулар булды. Әвәте авылы клубында
«Казан утлары» журналының укучылар
конференциясе булып узды.
ШАГЫЙРЬ БЕЛӘН ОЧРАШУ
25 мартта «Казан утлары» журналы ре-
дакциясендә атаклы башкорт шагыйре Наҗар
Нәҗми белән иҗади очрашу булды. Очрашуда
журнал редакциясе хезмәткәрләре һәм әдипләр
Мәхмүт Хөсәен. Мәхмүт Хәсәнов катнаштылар.
Җылы һәм эшлекле сөйләшү ике тугандаш
әдәбиятның актуаль проблемаларына
багышланды
ИҖАТ КИЧӘСЕ
11 мартта КамАЗ Культура сараенда
Татарстан комсомолының М Җәлил исе меңдәге
премиясе лауреаты шагыйрь Роберт Мнңнуллнн
иҗатына багышланган әдәби музыка ль кичә
үткәрелде. Кичәне кереш сүз белән Брежнев
язучылар оешмасы җаваплы секретаре Ямаш
ИгәнәЙ ачты. Анда Р Го- бәйдуллин. И Закиров.
В Әхмәтшин җитәкчелегендәге вокаль-
инструменталь ансамбльләр, үзешчән сәигать
коллективлары катнашты.
Р. Мнңнуллин үзенең иҗат планнары
турында сөйләде, шигырьләрен укыды һәм күп
санлы сорауларга җаваплар бирде
Кичәне Алабуга дәүләт педагогия инсти туты
доценты X. Сәлнмов алып барды.
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК КИҢӘЯ
• Казан утлары» журналы белән Татарстан
атом электр станциясен төзүчеләр арасындагы
иҗади хезмәттәшлеккә 1983 елда нигез салынган
иде. Шул чорда журнал битләрендә ачылган
«ТатАЭС — әдәби пост» дигән рубрика астында
барысы егерме өч әсәр — очерклар, проблемалы
мәкаләләр һәм юл язмалары дөнья күрде, язучы
Газиз Кашапов «Язмышыңа ышан» исемле
роман иҗат итте.
Быелдан башлап иҗади багланышлар тагын
да киңрәк колач ала. 20 мартта. Кама Аланы
урта мәктәбендә үткәрелгән очрашуда мондый
хезмәттәшлекне тагын да киңәйтү, аңа шәһәр
төзүчеләрне генә түгел. • булачак станция һәм
«Тататомстрой» идарәләре коллективларын да
кушу турында договорга кул куелды. Аңа
журналның баш редакторы Р. Харис. Брежнев
йортлар төзү комбинаты начальнигы М.
Бибишев. «Тататомстрой» начальнигы М.
Вайнер һәм Татарстай АЭСы директоры
урынбаса ры Л. Чащин кул куйдылар.
Мәгълүм булганча. Тат. АЭС турында
журнал битләрендә басылган иң яхшы әсәрләргә
төзүчеләр махсус премия булдырган иде. 1986
елда премиягә язучы И. Низамовһәм «Правда»
газетасы хәбәрче се Н. Морозов лаек булды.
Очрашуда лауреатларга тантаналы шартларда
премияләр тапшырылды, алдынгы төзүчеләргә
журналның мактау грамоталары бирелде, алар
шулай ук еллык подписка белән бү ләкләнде.
Урнашкан традиция буенча, журнал
хезмәткәрләре Татарстан атомчы ларына
язучыларның автографлары куел ган 120 томлы
китапханә дә бүләк итте ләр.
Кичәдә тормыш һәм әдәбият арасындагы
бәйләнеш, үзара хезмәттәшлекне үстерү турында
кызыклы фикер алышу булды. Оч рашудв
КПССның Түбән Кама шәһәр коми теты
секретаре Т Наговицына, шагыйрә Э.
Шарифуллина. Татарстанның атказан ган
артисты В. Федотов, журналның очерк һәм
публицистика бүлеге редакторы Ф. Латыйпов
катнашты.
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙПНЫҢ МИРАС
КОМИССИЯСЕ
Татарстан Язучылар союзы шагыйрь Га
лимҗан Латыйпның мирас комиссиясен то әеде.
Комиссиягә түбәндәге иптәшләр кер телде Җәвад
Тәрҗеманоа (председатель). Альберт Латыйпов
(секретарь). Самат Ша кир.
Мирас комиссиясе кулларында Г Ла тыйп
иҗатына һәм тормышына караган ма териаллар
булган иптәшләрдән, аларны тү бәйдәге адрес
буенча җибәрүләрен үтенә:
420012. Казан шәһәре. Ко илен урамы. 14
й орт.
Татарстан Язучылар союзы идарәсе.