Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ТАРИХЧЫ ҺӘМ ӘДИП


үренекле тарих галиме һем язучы Газиз Салих улы Гобейдуллин Казанда 1887 елның 27
июнендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә 8 яшендә аны Казанның «Халидия» мәдрәсәсенә
бирәләр Ул анда гарәп, фарсы, терек, татар телләрен өйрәнә һәм 1904 елда аны тәмамлап
чыга Бу елларда инде иске мәдрәсәләргә дә яңа фикерләр, алдынгы идеяләр үтеп керә башлый
1905—1907 елгы революция якынлаша. Әтисенең мулла итәргә теләвенә каршы чыгыл. Газиз
дөньяви гыйлем алырга омтыла. 1906 елда ул сигез класслы гимназия курсы өчен үзлегеннән
имтиханнар бирергә карар кыла. Төрле фәннәр буенча хәзерлек эшендә аңа студент- большевик Н
С. Гассар ярдәм итә Зирәк акыллы егет тырышлыгы аркасында гимназия күләмендә имтиханнарны
уңышлы тапшыра һәм 1909 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә
Униеерситеив зур түземлек белән немец, француз, латин телләрен өйрәнә Татар әдәби хәрәкәтеннән
дә читтә тормый Шул елларда ул матбугатта үзенең кыска юмористик хикәяләре, рецензияләре
белән катнаша башлый
Университетның юридик факультетында бер ел укыгач, ул тарихчы профессорлар М. М.
Хвостов һәм Н Н. Фирсовларның киңәше белән т^зих-филологи я факультетының тарих бүлегенә
күчә һәм алар җитәкчелегендә тарихи эзләнүләр алып бара башлый Гыйльми тикшеренүләрендә аңа
профессор Н Ф Катанов та ярдәм итә. Уку елларында ул үзен фәнгә чын күңелдән бирелгән, сәләтле
һәм тырыш кеше итеп таныта Уку белән бергә Газиз мәктәпләрдә балаларга тарих укытырга да вакыт
таба Студент елларында Г. Гобәидуллин татар яшьләренең демократик иҗтимагый хәрәкәтендә дә
актив катнаша. Күп коч түгеп, Ш Мәрҗанииең 100 еллык юбилеена зур җыентык бастырып чыгаруны
оештыра.
Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып. Г Гобейдуллин 1916 елда беренче дәрәҗәдәге
диплом белән университетның тарих бүлеген тәмамлый Бу вакытка инде аның байтак тарихи, әдәби,
публицистик әсәрләре дөнья күргән була. 1914 елдан башлап ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих
укыта, ләкин университет бетергәч, аңа рәсми рәвештә дәүләт уку йортларында эшләргә рехсәт
итмиләр Автобиографиясендә ул «властьлар миңа ышанычсыз кеше дип карыйлар иде. губернатор
миңа, Казаннан китеп, үземә эшкә урнашырга кушты»,— дип яза. Тарихчы Троицк шәһәренә китеп,
андагы укытучылар хәзерләүче семинарияләрнең берсендә укыта башлый, биш класслы татар
мәктәбе «Вазифамның медире булып эшли
Февраль революциясеннән соң ул Казанга кайта һәм Октябрь революциясенең җиңүен дә монда
каршылый Октябрь революциясе аңа фәнни-тикшеренү эшлереи «иң җәелдерергә мөмкинлек бирә
1917—1918 елларда аның «Тарих гомумидан норун еүлия- «Тарих әдьян», «Россия тарихы» һәм
башка дәреслек китаплары, «Терәкме, татармы?» кебек фәнни хезмәтләре һәм хикәяләр җыентыгы
басылып чыга Чехларны Каэвннан кугач, ул 1919 елда Казан университетының тарих кафедрасына
аспирантурага керә
1917—1919 елларда Г Гобейдуллин. татар тарихын тирәитен әйрәнү белән бергә, марксизм -
ленинизм нигезләрен үзлештерә башлый, шул нигездә Татарстан тарихының феодализм дәверен,
аның үзенчәлекләрен тикшерә
Г Гобөидуллинның дөньяга карашлары Октябрь революциясенә кадер Казандагы татар милли
интеллигенциясе һем социаль мохит йогынтысы астында формалаша Аңа шулай ук 1905—1907
еллар революциясе дә нык тәэсир ите Бу чорда ул Ф Әмирхан Г. Тукай, Г Колахмәтоа һәм башка
күренекле революцион-демократ лар белен дуслаша X. Ямашвя. С Н Гассф, Г Сәифетдннов кебек
большевикларны да беле Ләкин идеологии яктан ул алар дәрәҗәсенә күтәрелә алмый Аның
университеттагы остазлары Н Ф Катанов. Н. Н. Фирсоелар революцион хәрәкәттән читтә торалар,
фән белән генә
К
шөгыльләнүне мәгъкуль күрәләр. Социаль чыгышы да моңа тәэсир иткән булырга тиеш.
Революционер булмаса да, ул иҗтимагый хәрәкәттән дә читләшмәгән. Төрле түгәрәкләрдә
катнашкан, мөселман укучыларының Бөтенроссия съездында Г. Гобәйдуллин Россия мөселман
укучылары Союзы бюросының председателе итеп сайланган.
Октябрь революциясеннән соң Г Гобәйдуллинның идея үсешендә яңа этап башлана. Шуның
нәтиҗәсендә аның тарихи хезмәтләренең иң яхшылары да совет елларында иҗат ителгәннәр
Аспирантурада укыган чорда ул Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм
этнография җәмгыятенең даими әгъзасы итеп сайлана, укуын педагогик хезмәттән аермыйча Кызыл
Армиянең Казандагы пехота курсларында уку- укыту эшләре мөдиренең ярдәмчесе булып эшли.
Аспирантураны уңышлы тәмамлаганнан соң Г. Гобәйдуллин Көнчыгыш академиясендә,
Көнчыгыш педагогия институтында һәм татар коммунистик университетында укыта. 1921—1925
елларда ул Татарстан АССР Җир эшләре комиссариатында авыл хуҗалыгы буенча укыту идарәсе
начальнигы урынбасары, Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге фәнни хезмәткәре һәм
Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте председателе урынбасары вазифаларын башкара.
Шул ук елларда аның зур гына фәнни хезмәтләре дөнья күрә: «Татар тарихы» исемле хезмәте 1922,
1924 һәм 1925 елларда өч мәртәбә тулыландырып басыла. Ул Гали Рәхим белән бергә өч кисәктән
торган «Татар әдәбияты тарихы» исемле дәреслек китаплары да яза. Шул ук елларда Г. Гобәйдуллин
татар тарихында сыйныфлар һәм сыйнфый көрәш темасын күтәреп чыга. «Татарларда сыйныфлар
тарихы» дигән хезмәте партиянең Татарстан өлкә комитетының агитация бүлеге карары белән
бастырыла.
Төрле сәбәпләр аркасында Газиз Гобәйдуллин 1925 елда гаиләсе белән Казаннан Бакуга күчеп
китәргә мәҗбүр була. Монда ул Көнчыгыш тарихы буенча доцент итеп эшкә кабул ителә, ә бер елдан
соң инде Әзербәйҗан Югары Педагогия институтының тарихи- иҗтимагый бүлегенең деканы итеп
билгеләнә Тагын бер елдан соң ул профессор дәрәҗәсен алуга ирешә һәм Әзербәйҗан дәүләт
университетының Көнчыгыш факультеты деканы булып эшли башлый Шул ук 1927 елда ул I
Бөтенсоюз тюркология съездында катнаша һәм зур доклад белән чыгыш ясый. Октябрь
революциясенең 10 еллык юбилеен Г. Гобәйдуллин тарихчы галимнәрдән беренче татар
профессоры дәрәҗәсендә каршы ала. Аның докторлык диссертациясе булып «Үзбәк халкының
килеп чыгышы мәсьәләсе» дигән хезмәте саналган.
1925—1926 елларда ул Үзбәкстанга югары уку йортларында эшләргә һәм Үзбәкстан- ның
Гыйльми Үзәге Мәгариф Үзәк бюросы председателе итеп чакырыла, аны шулай ук Мәскәүгә СССР
халыкларының этник культураларын һәм телләрен өйрәнү комитетына да чакыралар, ләкин ул
Бакуда кала. Монда Г. Гобәйдуллин фәнни-педагогик эшчәнлек белән беррәттән. күп кенә җәмәгать
эшләре алып бара; СССР Үзәк Башкарма Комитетының Коммунистик академиясе каршындагы
тарихчы-марксистлар җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, Көнчыгышны өйрәнү ассоциациясе члены,
СССР халыкларының этник культурасын фәнни-тикшеренү институты, Татарстанны өйрәнү
җәмгыяте члены һ. 6 Ул тарихчы- марксистларның I Бөтенсоюз конференциясендә хәлиткеч тавыш
бирү хокуклы делегат булып катнаша. Бөтен әзербәйҗан Советларының XI съездына делегат була.
Ә 1931—1933 елларда Әзербәйҗан ССРның I чакырылыш эшче-крестьян һәм кызылармеец
депутатларының Ворошилов районы Советының депутаты булып эшли. 1928 елда Г. Гобәйдуллин
Сәмәрканд дәүләт университетының мөселман Көнчыгышы кафедрасының, ә 1930 елда Мәскәү
университетының штаттан тыш профессоры итеп сайлана. Мәскәүгә. Самаркандка һәм Ташкентка
барып-килеп лекцияләр укый, Көнчыгыш тарихы буенча махсус курслар, семинарлар алып бара Бер
үк вакытта күп кенә фәнни хезмәтләр язып бастыра Алар рус, әзербәйҗан, үзбәк, татар телләрендә
дөнья күрә. 1934 елда Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты чакыруы буенча ул Казанга,
Университетта һәм марксизм- ленинизм фәнни-тикшеренү институтында эшләргә кайта. Монда ул
«Татарстан тарихыин язуда катнаша. Ләкин бу эш туктатыла һәм Г Гобәйдуллин яңад ан Бакуга китә
һәм С М. Киров исемендәге Әзербәйҗан дәүләт университетының Якын Көнчыгыш тарихы
кафедрасы мөдире булып эшли башлый Күренекле тарихчы, язучы һәм җәмәгать эш- леклесе Г
Гобәйдуллин 1938 елның 16 сентябрендә вафат була.
Г Гобәйдуллинның тарихи иҗатынд^ берничә юнәлеш бар. Халкыбыз тарихының феодализм
дәверен тикшерү белән бергә ул тарих фәне тарихы һәм тарихи чыганакчылык өлкәсендә дә актив
эшли. Октябрь революциясенә кадәр дөнья күргән «Марко Поло турында тәҗрибә» — әнә шундый
әсәрләрнең берсе. Шуңарга охшаган, ләкин икенче характердагы һәм әле 1910 елда ук язылган «Ибн
Халдун һәм Аристотельның «Политикасы» дигән хезмәте дә Г Гобәйдуллинның чыганаклар белән
эшләүдәге беренче тәҗрибәләреннән иде. Ш. Мәрҗани турындагы мәкаләләре исә татар галименең
тарих фәнен үстерүдә тоткан урынын, аның фәнгә, сәнгатькә карашларын ачып бирәләр
Тарихи тикшеренүләрен Г Гобәйдуллин совет чорында да дәвам иттерә Ул 1922— 1925 елларда
чыгарылган Каюм Насыйри турындагы җыентыкларның оештыручысы һәм
авторларының берсе була 1923 елда «Татар календаре., дип аталган хезмәттә ул Кулиев белән
берлектә В И Ленин, М Вахитов. К Насыйри. Г Тукай һ б турында мәкаләләр бастыра Историография
өлкәсендәге хезмәтләреннән аның «Идел буе төрки татар телендә тарихи әдәбиятның үсеше» дигән
хезмәте дә хәзергә кадәр әһәмиятен югалтмаган
Икенче бер юнәлеш итеп тарихчының татарларда сыйныфлар тарихын өйрәнүен санарга кирәк
Г. Гобәйдуллин— «Татарларда сыйныфлар тарихы», «Татарларда сыйныф лар тарихы өчен
материаллар». «Татарларда сәүдә сыйныфы тарихыннан». «Татарларда феодал сыйныфның
таркалу тарихыннан» дип аталган хезмәтләр авторы. Бу хезмәтләрдә ул татар феодал җәмгыятенең
сыйныфларга бүленешенең барышы эксплуатация төрләре һәм башка мәсьәләләрне тикшерә Татар
җәмгыятенең элек-электән сыйныфлардан торганлыгын, алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең
антагонистик характерда булуларын күрсәтү ул вакыт политик әһәмияткә ия булган мөһим мәсьәлә
иде Чөнки татарларда сыйныфлар юк. бөтен татарлар да бер мөселман халкы булып яшәргә тиеш
дигән буржуаз пропаганданың шаукымы егерменче елларда да әле дәвам итә иде
Тарихчы профессорның сыйнфый көрәш тарихын тикшерүгә багышланган хезмәтләре дә
игътибарга лаек Әйтик, ул Пугачев восстаниесе турында гына да биш хезмәт язды Г. Гобәйдуллин
Россия крестьяннарының һәм шул җөмләдән Татар крестьяннарының сыйнфый көрәшләрен Европа
крестьяннары хәрәкәтенең бер өлеше итеп тикшерә
Югарыда саналган хезмәтләре Г Гобәйдуллинны марксизм-ленинизм методологиясе, тарихи
материализм нигезендә эшләүче тарихчы итеп күрсәтәләр
Г. Гобәй ду ллинның тарихи иҗатында зур урын тоткан тагын бер юнәлеш—төрки халыкларның
килеп чыгуы мәсьәләсе Бу өлкәдә тикшеренүләрен ул бөтен гомере буена дәвам итте.
Университетта укыганда ук ул «Дәүләтләрнең һәм милләтләрнең килеп чыгышы мәсьәләләре»
дигән тема өстендә эшли башлаган була Шуннан соңгы елларда да ул бу тема өстендә эшләвен
туктаусыз дәвам иттергән Аның борынгы болгарлар, хәзәрләр, татарлар, үзбәкләр һәм башкалар
турында аерым әсәрләре бар Мәсәлән «Татарларның килеп чыгышына карата». «Татарл арның килеп
чыгышы һәм Алтын Урда» «Төрекме, татармы?» һәм башка хезмәтләре китап булып та. журналларда
да басылганнар
Г Гобәйдуллин иҗатындагы тагын бер юнәлешкә тукталмый мөмкин түгел ул да булса
татарларда иҗтимагый фикер үсеше тарихын еирәнү. Ул Мәрҗани. Насыири эш- чеилеген яисә
историографик әсәрләрне тикшерүдә генә түгеп, ә бәлки татар иҗтимагый фикер үсешендә аерым
урын алып торган темаларны өйрәнүдә дә чагылыш тапты «Татар фикере тарихыннан».
«Империалистик сугыш вакытында панисламизмның бетүе», «Яңа татар әдәбияты һәм Ф Әмирхан»,
«Гаспринскийның идеологиясе мәсьәләсенә карата» һәм әдәбият тарихына багышланган
хезмәтләре әнә шул мәсьәләне тикшерүгә багышланган Бу хезмәтләрдә ул иҗтимагый-политик
фикер үсешендә буржуаз юнәлешләрнең реакцион асылын фаш итә
Г Гобәйдуллин феодализм чоры тарихын өйрәнүче галим булды XX гасыр башы татар
тарихчылары күбрәк политик тарихны, ә Г Ибраһимов революцион хәрәкәт тарихын яктыртсалар. Г.
Гобәйдуллин бу темалар белән беррәттән, социаль-экономик үсеш тарихына да зур игътибар бирде
Халкыбызның феодализм чорындагы социаль-экономик тормышын без күбрәк һәм тулырак ител
беренче тапкыр аның иҗатында күрәбез Ул шулай ук беренчеләрдән булып татар әдәбияты тарихын
ейрәнде. культурабыз тарихына яңа материаллар бирде
Аның иҗаты тарихчы буларак та. язучы буларак та Октябрь революциясеннән соң киң колач
алды һәм идея эчтәлеге ягыннан элеккеге этаптан аерылып торды
Татарстанда марксистик тарих фәненең үсеше Г Гобәйдуллин исеме белән тыгыз бәйләнгән XX
гасырның егерменче елларыннан башлап ул буржуаз методологиядән ваз кичеп, терки
халыкларның социаль-экономик үсеше тарихының мөһим мәсьәләләрен марксистларча аңларга
омтылды
Г. Гобәйдуллин — тарихчы галим булу белән бергә, әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнгән
шәхес Аның кыска юмористик һәм сатирик хикәяләре матбугатта 1907 елдан ук күренә башлыйлар
«Г Газиз хикәяләре» исемле җыентык 1918. 1919. 1930 1958 елларда басылды. Әдәбият өлкәсендә дә
аның тоткан юлы. юнәлеше бар иде Иң беренче чиратта ул юмор һәм сатира хикәяләре остасы ид е
Г Гобәйдуллин хикәяләренең күпчелеген искелектән, обыватель-мещаи гореф-гадәтләреннән көлү
тәшкил итә Совет власте елларында ул үзенең сатира угын яшь Совет властена каршы төрле
ысуллар белән астыртын көрәшүче эчке дошманнарга каршы юнәлдерә Халык властеннан әл- тын-
көмешлөрен качыручы сәүдәгәр дә. большевикларның бетүен көтеп атучы карагруһчылар да. чит
илгә китәргә хыялланучы «эчке эмигрант» та һәм башка шундый кире типлар аның сатира угы
астына алыналар фаш ителәләр. Олы галим һәм үзенчәлекле язучы Г Го бөидуллинның күп
әсәрләре, шул җөмләдән публицистик язмалары, тәнкыйть мәкаләләре һәм шулай ук кайбер тарихи
хезмәтләре гарәп хәрефләре белән язылганлыктан, хәзерге укучы алар белән таныша алмый
Аларны барлап, туплап, хәзерге шрифтка күчереп, ә үзбәк, әзербәйҗан телләрендә дөнья
күргәннәрен, тәрҗемә итеп яңадан бастырып чыгару — безнең киләчәктәге бурычыбыз