Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮРӘЧӘК КҮЗ АЧТЫРА


з күзләремә үзем ышанмаган мизгел булып алды. «Метеор»дан дебаркадерга күтәрелгәндә, бик- бик азга гына егет чагыма кайткан төсле булдым «Улмы бу?» Миемдә сорау яшене сузылды Шуңа җавап биргәндәй, үз-үземне битәрләп, елмайдым «Тинтәк! Ул хәзер бик олыгайгандыр инде. Утыз дүрт ел гомер узды лабаса!» Чаллы шәһәре пристаненда, теплоходка утырганда. ничек күрмәдем соң мин аны? Хәер, миннән алданрак кергән булгандыр ул Мин бит иң азактан диярлек ишек буендагы креслога чумдым. Ярар, ул кадәресе үткән инде Туктатыйммы хәзер үзен, сез кем. кай яклардан дип сорашыйммы? Бслай тинтәкләнеп, кешене җайсыз хәлдә калдырмаммы?
Тәвәккәлләдем Адымнарымны тизләтеп, аны куып җиттем
— Гафу итегез Исәнмесез! — дидем —Сәерсенмәсәгез, сезгә бер соравым бар иде.
Юк. ул әллә ни сәерсенмәде. Туктады, исәнләште.
— Тыңлыйм сезне...
галиевич.
— Очень приятно.— диде ул саран гына елмаеп. Аның кәгазьдәй ак. тигез вак тешләре күренеп калды.— Руфия Хафизовна Фамилиям әтием- әниемнеке. Әнине белгәч..
— Мин — аның укучысы.
— Шулаймыни?
— Унынчы класста аңардан немец теле укыган идем Ташкыяда. Сез Казанда яшисезме?
— Чаллыда Ташкыяга кайтып барышым Әби янына. Тик соңардым менә. Безнең якка поезд иртән генә буласы. Гостиницага урнашырга иде. Сезнең Казанда ул проблема инде..
Бу тиклесе минем өчен зур бәла түгел иде.
— Теләсәгез, елга порты кунакханәсенә урнаштыра алам
— Бик рәхмәт әйтер идем...
БАРЛАС КАМАЛОВ (1930) — прозаик Татарстанның атказанган культура работнигы. 'Күршелар*. 'Канатлы кырмыска». 'Өметең езелмясен»' һ б китаплар авторы Казанда яши.
— Сез Дания Галиевнаның кызы түгелме?
— Нәкъ үзе. Руфия.
— Алайса танышыйк әле. без якташлар бит Хәбиров Ильяс Нур-
Руфия кунакханәгә урнашкач, ресторанда тамак ялгап утырганда, мин менә нәрсәләр белдем Дания Галиевна да. Хафиз агай да вафат икәннәр инде Дания Галиевнанын әнисе сау-сәламәт яши бирә икән әле. Сиксән бусагасын атлаган Руфия ханым Мәскәү автотөзетеш институтын тәмамлагач. Горькийда һәм Тольяттида эшләгән. Чаллыга кайтканына өченче елы Кияүдә булган, теплоход капитанында Аерылыш- ♦ каннар Күптән
Кеше чыраена гел генә кадалып утырыр хәл юк. шулай да эледәй- = әле Руфиягә карап куям, аңарда укытучымның йөз сызыкларын, сөйләшү < рәвешен, хәтта фикер сөрү үзенчәлеген күрәм һәм тоям Ханым минем j карашымнан тайчанмый. Әңгәмә агышының үзе өчен кулай бер бор- ж масын туры китереп, минем хәлләрне сораштыра башлый Республика j эчке эшләр министрлыт ында эшләвемне әйтәм
Хезмәтегез ансаттан түгел. - ди Руфия Юрист өлешенә тигән * көмешнең ни икәнен чамалыйм мин Бигрәк тә тикшерүчеләрнең Хаты * ныгыз кем?
Врач иде. <
Нигә «иде»? Дөнья куйдымыни?
Әйе шул. Үпкәсендәге яман шеше 2
Шулай инде Кешеләр Айга менәргә өйрәнделәр, рактан котыла . алу юлын таба алмыйлар Ул аз гына тын торгач, сорап куйды * Балаларыгыз үсеп беткәндер инде?
Ике кызым да кияүдә
Әйе Руфия авыр сулап куйды Үз язмышына кагыла идеме бу уфтану, миңа теләктәшлек идеме, төшенеп житмәдем Дөнья без дигәнчә генә түгел шул. түгел'
Аның соңгы жөмләсе минем күңелгә пәке белән сызып жнбәргән дәй итте. Моннан утыз дүрт ел элек, кырык тугызынчы елның август азагында, мин юридик институтка укырга киткәндә, нәкъ шул сүзләрне Дания Галиевна әйткән иде Уфтанып кына түгел Күзе тулы яшь килеш
Мин. армия хезмәтенә тугыз класс белем белән генә киткән район үзәге шәһәрчеге Ташкын егете, солдаттан кайткач та. аттестат алыйм дип. унынчы класска укырга кердем Бу ниятемә әни дә каршы килмәде, ризалык бирде.
Өзелеп торгач, уку жинел булмаса да. жәмәгать эшләреннән читләшә белмәдем Драмтүгәрәккә дә бик теләп, тәм табып йөрдем Шунда мин түгәрәкне житәкләгән Дания Галиевнанын сүрелмәс яшьлек хисе белән янып йөрүен бөтенләй башка бер ноктадан күрдем Гажәеп ашкын. ачык күңелле иде безнең чит тел укытучыбыз Ул дөньяга гашыйк ларча карый, беренче күз салганда һич искитмәслек ваклыкларда да матурлык күрә белә иде Чәчәкләрнең төсен генә түгел, шул төстәге төсмерләрнең дә һәммәсен тоя. кош сайравын нотага салырлык дәрә жәдә нечкәләп тыңлый иде Сөйли башласа, авызына гына каратып тота, безне үз хыялларына ияртеп, еракларга алып китә Сәхнәдә ул тор мыштагы Дания булуыннан туктый Образга шул кадәр керә һәм берегә. аның үзен онытасын, бу хатынны әсәр героинясы итеп тоя баш лыйсың Ж.иргә генә ябышып яшәү ана ят ул гүя канатлы жан иде
Кырык тугызынчы елның июнь башында чьи арылыш имтихан нары бара иде инде Пушкинның туган көненә багышлап, мәктәп сәхнәсендә «Су кызы»ннан өзек уйнадык Тегермәнче Зөфәр Әхмәтов. княть мин 5 тегермәнченең кызы Дания Галиевна
Сайлаган репертуарыбыз мәктәп сәхнәсе өчен нн чама ярагандыр.
без укытучыл арыбыз һәм укучылар белән шыгрым тулы зал каршында ялган мәхәббәт тарихын уйнадык.
Укытучыбыз
«Да' вспомнила: сегодня у меня
Ребенок твой под сердцем шевельнулся». —
дип өзгәләнә-өзгәләнә муеныма сарылды. Мин —- ничек кенә булса да табан ялтыратырга карар кылган Князь— аны кочаклап үптем дә, читкә тайпылдым
Нәкъ шул минутның кабатлануын икенче көнне кичерермен дип уема да китермәгән идем
Тарихтан имтихан тапшырып — «бишле» алып чыккан идем Дания Галиевна мине тәбрикләде дә. сөйләшә-сөйләшә мәктәп капкасыннан чыгып киттек Сүзгә шул тикле мавыктык бугай, өйләренә кадәр озата кайтканымны искәрми дә калдым. Алар үз йортлары белән торалар иде. Хафиз агай, район орлыкчылык лабораториясе мөдире, колхозларда икән Дания Галиевна мине өйгә дәште Чәй өлгертте Шунда мине өнсез калдырырлык итеп «Яратам мин сине! Өйләнешик Бу йорттан мин иртәгә үк китәргә риза».—диде һәм ике куллап муенымнан кочып алды. Күңелемдә нинди өермә купканны тасвирлау читен. Куәтле магнитка эләккән идем. Укытучымны кочагыма алдым
Шашынудан айныгач, наянлыклары өчен орышылган баталар кебек, икебез ике урындыкка барып утырдык Беренче булып ул сүз башлады.
— Я. җавабың нинди булыр? — диде.
Мин җавап бирерлек хәлдә түгел идем Дөресрәге, җавабым юк иде. Шулай да иреннәрен тегеп куйган кеше төсле утырырга ярамаганын чамалап
— Берни дә әйтә алмыйм әле мин. Дания Галиевна.— дидем — һич көтелмәгән хәл ..
Ул. урындыгын атып, каршыма ук килеп утырды Тезләр тезгә орынып калды Мин читенсенү тойдым, ләкин сер бирмәскә кирәген төшенә идем Дания Галиевна очкынланган күзләре белән карашымны тотты Күзгә-күз төбәшеп калдык.
— Сине нәрсә шикләндерә? — диде ул мәсьәләне тәмам шәрәләндереп — Минем синнән дүрт-биш яшькә өлкән булуыммы? Укыйсым бар, семьяга башымны бәйләп интегермен, дип куркасыңмы? Әниең каршы килерен күз алдына китердеңме? Я булмаса минем әрсезләнүем, башлап тәкъдим ясавым нәфрәт уяттымы? Әллә боларның һәммәсе бергәме?
Мин һаман җавапсыз идем Тик югалып калу халәтем узды. Сынымны туры тотып, ир-егетләрчә җитди утыра башладым Аның нинди дә булса җавап ишетми торып тынычланмасын да яхшы аңлый идем Шуңа күрә:
— Мондый чакта җавапны бер кизәнүдә генә биреп була микән? — дидем Шул сүз җитә калды. Дания Галиевна фикерен дәвам итте:
— Миңа шундый ышаныч каян киләдер, белмим, тик сине бәхетсез итмәсемне сизәм Укуыңа комачау булмаячакмын Монысын өзеп әйтә алам Мин эшләрмен, минем белгечлегем буенча шәһәрдә дә урын җитәрлек. Син бик тырышып укырсың. Квартирага урнашырбыз Ул ягын үзем көйләрмен..
Бу көнне мин өзеп кенә һични димәдем Тел күтәреп әйтер сүзем юк иде Аның каравы, миемне биләп алган уйлар бихисап иде.
Изге тамыры бармы әллә Дания Галиевнаның? Минем үзенә сок-лануымны. аңа карап сихерләнүемне ничек сизгән? Мин бит аңа. чибәр дә. акыллы да туганымны яраткан шикелле, сөйләп аңлаткысыз мөнәсәбәттә идем Табигать гүзәллеген яраткан төсле ярата идем, матурлык өлгесе итеп, җанга рәхәт бирүче итеп Өйләнергә уйлап түгел Хатыным итеп күз алдына да китереп карамыйча Ниндидер бер илаһи ярату иде бит ул.
Әгәр Дания Галиевна тәкъдим иткән юлны сайласам? Иң беренче
булып әни каршы төшәр идеме икән? Төшәр иде. Ул болан да мине искән җилдән дә көнләшеп үстерде шикелле Әти фронтка киткәч һәм аннан әйләнеп кайта алмагач, мин анын карап торган бердәнбер юанычына әйләнгән идем Тормышымның мәгънәсе дип йөргән улы \зенең укытучысына, ир хатынына, б-алалы хатынга өйләнсен әле'
Дус-ишләр. яшьтәшләр дә аңламас иде. Начар уйларлар иде * «Өйрәнчеккә бәрәнчек булып авызланган да инде бу малай, шуннан башын аралый алмаган. Ә тегесенә, кайнар канлы яшьрәк ир кирәк = булган Ир өстеннән ир итеп тоткандыр да боргаланырга җайлары * калмагандыр ..» диярләр иде. Мине гаилә тормышын җимерүдә гаеп- ' ләячәкләрен дә көт Хәер, бу җәһәттән иң элек Дания Галиевнаны ка- * һәрләячәкләр иде.
Укытучыларымның һәммәсе гаҗәпләнеп бот чабарлар идеме? ;
«Егет — башлы,- дип. мәсхәрәле елмаючылар да табылыр иде— * Стипендиягә яшәп изаланмаска уйлаган Укытучы акчасына көн итәргә а җыена...»
Имеш-мимешнең. гайбәтнең чиге булмас иде. Монысына шикләнмәс- < кә мөмкин. ’ s
Моның тиклесе — минем Дания Галиевнага өйләнүгә читтән караш * мәсьәләсе. Ә үзем? Үзем бәхетле була алырмынмы5 Аның рухи дөньясын - түгәрәк итәрлек көч табылырмы миндә? Аны бәхетле итәрлек кодрәткә * ияме сон мин? *
Руфия мәсьәләсе? Барыннан да битәр, шул сискәндерергә тиеш с түгелме соң мине?
Башым катты Институтка документларымны тапшыргач. Ташкыяга кайтмадым Имтиханнарга әзерләндем, нужа куучыларга кушылып, баржа бушаттым, көнлек ихтыяҗларымның очын-очка ялгап барырлык акча эшләдем Җиткән егет башым белән район промкомбинатында бухгалтер булып эшләүче әниемнең ярдәменә салынып ята алмый идем ич инде мин!
Уку елы башланыр алдыннан өйгә, әни янына кайтып килдем Шул көннәрдә Дания Галиевнаны да күрдем Үзем теләп, күрәсем, сөйләшәсем килеп Шунда мин аның тәкъдименә кире җавап бирдем Ипләп, йомшаграк итәргә тырышып «Быелга сезнең вариантны сайлый азмыйм әле», - дидем. Шул чакта авыр сулап, тирән көрсенеп әйтте инде ул. «Дөнья без дигәнчә генә түгеп шул Түгел!» диде.
Аннары да очрашмадык түгел без аның белән. Студент чагында Ташкыяга кайткан саен мәктәбебезгә керми качмый идем Ләкин Дания Галиевнаның миңа булган ашкын хисләре сүрелгән иде инде Кайчандыр ялкыннары күккә үрелеп дөрләгән учак урымында яңгырлар юган салкын көл генә калган иде. Әйе. ләкин аның йөрәгендәге учак, тормышның аяусыз бер каршылыгы булып, минем күңелгә күчте Мин өйләнгәч тә, кызларым дөньяга килгәч тә. Дания дигән гүзәл зат уемнан китмәде, хыялымнан югалмады, үзенә чакырып, өндәп, ымсындырып торды. Хатыныма карата хөрмәт ихтирам кайнарлыгы җитмәүгә дә шул хәл сәбәп булмадымы икән? Ниһаять, аңа карата битарафлык белән чиктәш мө нәсәбәтем анын күңел кыйбласы үзгәрүгә этәргеч ясамадымы5
Шундыйрак нәтиҗә ясыйм: кырык тугызынчы елның җәендә җаным тәрәзәсенә Даниядән рухи көмеш сыланып калды булса кирәк Саф пыяла чагында җан тәрәзәсеннән киң дөнья күренә Көмеш сыландымы пыяла көзгегә әверелә, һәм кеше анда фәкать үзен генә күрә башлый Мин дә үз-үземне генә күреп яшәдем шнкечле ул елларда
Чынлыкта Руфиягә кунакханә номерының кирәге дә калмады Без озаклап Казан урамнарында йөрдек Бик күп нәрсә сөйләштек Әйтер-
сен лә эч серләребезне уртаклашыр өчен ерак-ераклардан махсус кайтып очрашкан идек.
Төн уртасы дип тормадык, минем квартирага кайттык. Хәзинәдә бары бечән өстәл әзерләдек һәм таң сызылганга кадәр сөйләшеп утырдык Руфия әледән-әле урамга караган тәрәзә буена барып килде һәм яна көн тууын көтте.
Күк гөмбәзенең көн туар итәгендә баштарак сыек аксыллык хасил булды Аннары анда шәмәхә-алсу тасма сузылды Мин уттан-мин утка ул тасмада кызыллык арта барды. Ниһаять, офык читеннән ук-нурлар сирпелде, кояш күмәченең кырые күренде Җәелеп аккан Идел буе иртәнге нурга чумды Су өсте, биниһая зур көзгене хәтерләтеп, күз чагылдырырлык балкый иде.
Мин күңелемдә дә моңарчы булмаган балкыш яралуын тойдым Шушы таңда күзләремнең дөньяга бүтәнчә ачылуын сизгәндәй булдым. Бу хакта Руфиягә сөйлисем килде, мәгәр тыелып калдым Яшь җилкенчәк чагым түгел ләбаса! Урынлы-урынсыз сүзләрем белән әңгәмәдәшемнең кәефен җибәрермен. Үземә карата калыпланырга да өлгермәгән фикерләрен пыран-заран китерүем бар. дип уйладым
Шулай да уйлар тәңгәл килсә килә икән! Руфия дә ул көнге җәйге таңны кабатланмас бер матурлыгы белән кабул иткән булып чыкты.
— Нилектән икән, бүген таң минем өчен серле дә, тылсымлы да булып атты? — диде һәм, танышып китүебездән соң беренче тапкыр булса кирәк, миңа томырылып, өздереп карады
— Мин дә нәкъ шул сорауны бирергәме-юкмы дип тора идем. Руфия,— дидем
Иртәнге җидедә мин аны Ташкыяга озаттым
— Берсекөнгә Уфа поезды белән киләм,—диде ул вагонга менеп баскач һәм кул болгады.
«Каршыла!» димәде. Каршыламый Качмасымны белгәнгәдер
Август. 1986