Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗИНӘДӘ НИЛӘР БАР?


ТАТАР ХАЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕН ӨЙРӘНҮНЕҢ КАЙБЕР ЙОМГАКЛАРЫ
өрле төбәкләрдәге җайлы халык сөйләшләрен (диалектларны), аларда сакланып килә
торган тел җәүһәрләрен барлау, фәнни аңлатма бирү, сөйләшләрнең барлыкка килү
тарихын ачыклау тел гыйлеменең әһәмиятле бурычларыннан берсе булып тора.
Диалектларны өйрәнү халык тарихын яктырту белән дә турыдан-туры бәйләнгән
Тарихи-иҗтимагый шартларга бәйле рәяештә татар теле терки телләр арасында
береичөләрдән булып өйрәнелә башлый. Аның тәүге грамматикалары XVIII йөзнең икенче
яртысында, XIX йөз башларында денья күрә. XIX иездә А Г Бессонов. В В Рад - лоа, С. Е. Малов, Г
Әхмәров, Н Ф Катанов кебек галимнәрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар диалектологиясенә дә нигез
салына Октябрь революциясеннән соң диалектларны өйрәнүгә Җ. Вәлиди, Л Җәләй кебек галимнәр
зур өлеш кертә.
Татар сөйләшләрен һәрьяклап монографик планда өйрәнү 50 иче еллардан башлана, һәм
хәзерге вакытта бу эшнең мөһим бер этабы инде уңышлы тәмамланган дип санарга нигез бар
Соңгы 30-35 ел эчендә СССР Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм
тарих институты галимнәре тарафыннан Рвзаиь өлкәсеннән алып Чиләбе һәм Курган өлкәләренә
кадәр таралган татар сөйләшләре монографик планда тикшерелеп чыкты. Бу эшнең нәтиҗәсе
буларак, 14 000 нән артык сүзне эченә алган диалектологик сүзлек төзелде, аерым диалектларны,
сөйләшләрне өйрәнүгә багышланган моно- графивләр донья күрде', күп төрле тематик җыентыклар
басылып чыкть/. фәнни журналларда һәм җыентыкларда күп санлы мәкаләләр урын алды Хәзерге
вакытта татар халык сөйләшләренең ике томлык атласы төзелеп, басарга әзер хәлгә китерелде Кү-
ренекле тюрколог, институтның тел секторы мөдире Л Т Махмутова җитәкчелегендә алып барылган
шушы зур эшчәнлекне ачыграк күз алдына кигерү ечен, соңгы вакытларда гына денья күргән кайбер
хезмәтләр белән якыннанрак танышыйк
«Татар диалектологиясе буенча материаллар» (Казан. 1983) исемле хезмәт — сөйләм теле
үрнәкләрен үз эченә алган җыентык Бу җыентыкка урта диалектның бере, зчкен, минзәлә, абдуллин,
каргалы сөйләшләре һәм мишәр диалектының байкыбаш, шарлык, һәм Тамбов өлкәсендә таралган
сөйләшләре буенча тупланган текстлар кертелгән. Турыдан-туры халык теленнән язып алынган,
шул сөйләш үзенчәлекләрен бөтен нечкәлеге белән чагылдыра торган, нигездә тарихн-этнографик
һәм фольклор характерындагы бу материаллар телчеләр ечен генә түгел, тарихчылар,
этнографлар, фольклорчылар ечен дә кыйммәтле. Җыентыкка диалектолог галимнәр Ф С.
Баязитова, Д Б. Рамазанова, 3 Р Садыйкова, Т X Хәиретдиноаа. Ф Ю Юсупов тарафыннан магнит
тасмасына язып алынган текстлар тупланган. Бу хезмәтнең укучылар ечен кызыклы ягы тагын
шунда, ул соңгы берничә дистә ел эчендә татар диалектларын өйрәнүнең кыскача тарихы,
диалектологларның эш йомгаклары турында җыентыкның тезүчесе һем редакторы Л. Т
Мәхмүтованың кереш мәкаләсе белән ачыла.
' Махмутова Л I Опыт мссяадованаа тюрасаат дааааатоа м IBTB, Юсупов Ф Ю Иояаох Урая һа« Урая
е>ты с«пльш<Мр« Кахан 1*7» Яамахаиоаа Д Ь Формароаанаа татар»» говоров ютомпадаоа
Ьашяараа Каваттв. 1«14
10 «К У . № ft
145
Т
Татар теленең урта һәм мишәр диалекты нигездә Татарстанда һәм Татарстан белән чиктәш
булган Идел буе — Урал тирәсе әлкәләрендә һәм автономияле республикаларда таралган Бу
статистик мәгълүматлар белән дә туры килә. 1979 елда халык санын алу мәгълүматларына
караганда, татар халкының гомуми саны 6 миллион 317 мең кешене тәшкил итә Шулердан 1 миллион
672 мең кеше — Татарстанда (якынча 26 процент), 830 625 кеше — Горький. Ульяновск, Куйбышев.
Саратов. Волгоград. Пенза, Киров, Рязань. Тамбов влкәләрендә һәм Мордва. Мари, Удмурт. Чуваш
автономияле республикаларында; 940 мең кеше—Башкортстан АССР да; 731 708 татар—Урал
тирәсендәге Пермь. Свердловск. Чиләбе, Курган. Оренбург әлкәләрендә яши. Күп санлы экспеди-
цияләр нәтиҗәсендә тупланган материалларны өйрәнеп һәм архив документларына, һәртөрле
тарихи-этнографик материалларга һәм фәнни әдәбиятка нигезләнеп, диалектологлар Идел буе-Урал
төбәген татар халкының бергә тупланып яши торган төп регионы дип билгелиләр.
50—60 нчы елларда төп игътибар Татарстанда һәм Татарстаннан көнбатыштагы өлкәләрдә
таралган сөйләшләрне өйрәнүгә юнәлтелә. Рязань өлкәсеннән алып Вятка (Нократ) елгасына кадәр
булган бу территориядә тикшеренүчеләр түбәндәге сөйләшләрне аерып чыгаралар:
1) урта диалект: казан арты сөйләшләре (Татарстанның Казан арты районнары һәм Мари
АССР); тау ягы сөйләшләре (Татарстанда Иделнең уң ягындагы Тау ягы районнары). керәшен татар
сөйләшләре (Казан арты һәм подберезье керәшеннәре); нократ сөйләше (Киров өлкәсе); касыйм
сөйләше һәм бастан сөйләше (Рязань өлкәсе);
2) мишәр диалекты: темников сөйләше (Мордва АССРның көньяк-көнбатышы); ләм- берә
сөйләше (Мордва АССРның көньяк-көнчыгышы); Кузнецк сөйләше (Пенза, Саратов, Волгоград
өлкәләре); хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсе); сергач сөйләше (Горький өлкәсе); чүпрәле сөйләше
(Татарстанның көньяк-көнбатышы һәм Чувашия АССР); мордва-каратай сөйләше (Татарстан);
чистай сөйләше (Татарстан һәм Куйбышев өлкәсе), мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсе), керәшен
татар чистай сөйләше (Татарстан).
Икенче регионга Вятка елгасыннан алып көнчыгышта Чиләбе һәм Курган өлкәләренә кадәр
таралган сөйләшләр керә. Архив материалларыннан һәм тарихи чыганаклардан күренгәнчә.
Башкортстан АССРның көнбатышында. Свердловск, Пермь, Чиләбе. Курган. Оренбург өлкәләрендә
XVI йөздән башлап (Казан, Сембер, Пенза губерналарыннан һәм кайбер башка үзәк өлкәләрдән
татарларның көнчыгышка күпләп күчеп утыруларына бәйле рәвештә), үзенчәлекле татар халык
сөйләшләре барлыкка килә. Җирсез- лектән, күтәрә алмаслык авыр ясактан, көчләп чукындырудан
качып, буш җирләр, ирек, бәхет эзләп күпләп күченүләр милли-колоииаль изү аеруча көчәйгән чорда
— XVII— XVIII йөзләрдә масса төсен ала. Шул ук чорда көнчыгыш районнарга мишәрләрне һәм
кайбер башка халыкларны күпләп күчереп утырту көнчыгыш чикләрне саклау, яңа җирләрне
яхшырак үзләштерү максатында дәүләт тарафыннан да оештырыла. Көнчыгышка, Урал якларына
күпләп күченүләр XX йөз башларына кадәр дәвам итә.
Татар халык сөйләшләрен өйрәнү максаты белән Башкортстан АССРның көнбатыш
районнарына беренче экспедицияләр 1954—57 елларда күренекле галим Л. Җәләй тарафыннан
оештырыла (Л. Т Махмутова, Ә. Ш. Әфләтунов. Җ Алмаз җитәкчелегендәге экспедицияләр) 1968—79
елларда Башкортстан АССРның көньяк-көнбатыш, төньяк- көнбатыш, төньяк-көичыгыш
районнарында таралган татар халык сөйләшләрен җентекләп тикшерү тормышка ашырыла (Д Б.
Рамазанова. Ф. С. Баязитова, Ф. Ю. Юсупов, Т. X. Хәйретдинова җитәкчелегендәге экспедицияләр).
Өйрәнү махсус программа нигезендә алып барыла. Тикшеренү нәтиҗәләре әлеге региондагы 321
торак пунктның 254 ендә татар теленең урта диалект сөйләшләре. 56 сында мишәр сөйләшләре, 11
ендә катнаш татар-мишәр сөйләшләренең урын алуын күрсәтә. Диалектологлар БАССР тер-
риториясендә татар теленең түбәндәге сөйләшләре таралуын аерып күрсәтәләр:
1) урта диалект минзәлә сөйләшенең дәвамы (Янаул, Краснокамск, Калтасы районнары,
Агыйдел елгасының аргы ягына кадәр); бөре сөйләше (Калтасы районының көньяк-көнбатышы.
Борай районы, Балтач районының күпчелек өлеше, Янаул районының бер өлеше, Тәтешле.
Караидел, Бөре. Мишкә районнары, Агыйдел елгасыннан беркадәр көньяккарак булган урыннар);
кама буе керәшеннәре сөйләшенең бакалы урынчылыгы (Бакалы районы); минзәлә сөйләшенең
бөләбәй урынчылыгы (көньяк-көнбатыш Башкортстандагы кайбер районнар).
2) мишәр диалекты: «ц» лаштыручы байкыбаш сөйләше (Балтач районының көньяк-
көнчыгышы. Караидел һәм Мишкә районнарының бер өлеше); «ч» лаштыручы стәр- летамак
сөйләше (Дәүләкән, Стәрлетамак, Аургазы, Чишмә. Кырмыскалы һ. б. районнар). Татар теленең
мишәр диалекты сөйләшләрен махсус өйрәнгән галим буларак. Л Т Мәхмүтова «ц» лаштыручы
байкыбаш сөйләше вәкилләренең патша хөкүмәте тарафыннан махсус күчереп утыртылган
ниҗегород (сергач) мишәрләре нәселен дәвам
итүчеләр булуын, ә «ч» лаштыручы стәрлетамак сейләше вәкилләренең нигездә пемза
мишәрләреннән икәнлеген билгеләп уза. Бу фактлар тел күренешләре, халыкта сак ланган
риваятьләр белән генә түгел, архив документлары белән дә раслана. Шунысы да кызыклы;
күрсәтелгән мишәр сейләшләрендә һәм урта диалектның бере һәм бакалы сейләшләрендә башкорт
теленең йогынтысы бетен лай дип әйтерлек сизелми
Салават, Мәчетле. Кыйгы, Дуван, Белокатай районнарының күп кенә авыллары казан
татарлары һәм мишәрләр тарафыннан нигезләнгән булса да (татар диалектологиясендә бу төбәк
урта диалектның златоуст сөйләше дип билгеләмә), андагы сөйләштә башкорт теленең дә беркадәр
йогынтысы бар Мәсәлән, ч урымына с куллану (сәй к«- без) Бу сөйләшләрне өйрәнү татар һәм
башкорт телләренең үзара тәкир итешүе юнәлешендә кызыклы гына материал бирә, шул ук вакытта
татар һәм башкорт телләре эчендә аларның урынын билгеләү галимнәр арасында кайбер фикер
каршылыкларын да китереп чыгара. Ләкин лингвистик география ысулы белән халыкның бүгенге
җанлы сәиләм теленнән язып алып тупланган тел материалларын татар һәм башкорт телләре белән
системалы рәвештә чагыштырып өйрәнү телчеләргә бу бәхәсне объектив хәл итәргә тулы
мөмкинлек бирә Санап кителгән сөйләшләрне татар диалектлары системасында караулары белән
диалектологлар һичшиксез хаклы. Киләчәктәге фәнни тикшеренүләр (мәсәлән, терки телләрнең
диалектологик атласын тезү, эксперименталь өйрәнүләр) бу нәтиҗәне тагын бер кат раслаячагына
тулы нигез бар
БАССР белән чиктәш булган башка өлкәләрдә яшәүче татарлар сөйләшләрен өйрәнү дә
кызыклы нәтиҗәләр бирә Свердловск, Пермь. Чиләбе. Курган. Оренбург өлкәләрендә руслар,
башкортлар һәм башка халыклар белән янәшә татарлар да оешкан төстә, шактый зур төркемнәр
булып яши.
1979 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Свердловск өлкәсендә татарларның
саны 179347 кешегә җитә. Бу өлкәдә яшәүче татарлар тел үзенчәлекләре буенча шулай ук бердәй
түгел Архив чыганакларыннан күренгәнчә, бирегә береиче- лөрдән булып әле XVI йөздә үк дәүләт
хезмәтендәге (йомышлы) татарлар күчеп утыртыла. XVI йөз ахырларыннан XVIII йөз башларына
кадәр бирегә Казан губернасыннан. Кенгер өязеннән. Пермь губернасыннан татарлар күченә Шул ук
вакытта көнчыгыштан себер татарларының күчеп утырулары турында да мәгълүмат лар бар
Кыскасы. Свердловск өлкәсендә яшәүче татарларның аерым зтник төркем булып формалашуында
казан татарлары, мишәрләр, себер татарлары катнаша Бу хәл аларның аерым сейлвшлә- ре
барлыкка килүгә дә үз йогынтысын ясамый калмый, билгеле Диалектологлар аны урта диалектның
красноуфим сейләше дип билгелиләр
Пермь өлкәсендә яшәүче татарларның (статистик мәгълүматлар буенча барысы 1S7 726 кеше)
сөйләшләре формалашу шактый борынгы чорларга карын. Тарихи, этнографик, археологик
материалларга һәм тел фактларына нигезләнеп, телчеләр бу региондагы татарларның сөйләше
формалашуда барыннан да элек казан татарлары хәлиткеч роль уйнаган дигән нәтиҗәгә киләләр
Әле Болгар дәүләте чорында ук Идел буе һәм Пермь төбәге үзара тыгыз элемтәдә була Идел
буеннан татарларның бу якларга күченеп утырулары тарихның кискен борылыш чорларында —
башта Болгар тар-мар ителгәч, соңрак — Казан ханлыгы яулап алынгач аеруча активлаша
Оренбург өлкәсендә татар авыллары төньяк-кенбатыш һәм көнбатыш районнарда күбрәк
Диалектологлар бу төбәктә урта диалектның абдуллин каргалы сөйләшләре һәм мишәр
диалектының шарлык сөйләше дә урын алуын билгелиләр Казан. Пенза Сембер губерналарыннан
татарларның бирегә күпләп күченеп утырулары XVIII йөзнең 30 ичы елларында башлана (чик
буйларында ныгытылган пунктлар тезү ямщиклык хезмәтен оештыру һ б) Соңгырак чорларда исә,
буш җирләр эзләп, сәүде максатларында һ. б. ш. ирекле күченүләр дә активлашып китә 1964—69
елларда һәм 1983 елда үткәрелгән экспедиция материалларына нигезләнеп, тикшеренүчеләр
Оренбург татарларының үз тел үзенчәлекләрен тотрыклы саклаулары турындагы нәтиҗәгә килеләр
Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә яшәүче татарларның сөйләшләрен өйрәнү буемча
экспедицияләр шулай ук 1965—67 елларда оештырыла. 1979 елда исә бу төбәктә таралган татар
халык сөйләшләрен онрәнүгә багышланган монографик хезмәт басылып чык- ть/ Галимнәр биредә
өч сөйләш—нугайбәк, эчкен, сафакүл сөйләшләре булуын билгелиләр Нугайбәк сөйләше үзенең төп
үзенчәлекләре буенча татар теленең урта диалектына карый Ул нигездә Чиләбе өлкәсенең Нугайбәк
һәм Чиберкүл районнарымда таралган Тарихи хезмәтләрдә бу төбәк халкының чыгышы Казан
ханлыгы яулап алынганнан соң ук христиан диненә күчерелгән Арча төбәге татарларыннан булуы
турында мәгълүматлар бар
Эчкен һәм сафакүл татарлары исә нигездә патша хөкүмәте тарафыннан күчерелеп утыртылган
йомышлы татар-мншәрләрдән тора Эчкем татарлары үз тел үзенчәлекләрен шулай ук тотрыклы
саклыйлар Сафакүл татарлары исә чыгышлары буенча шул ук та- тар-мишәрләрдән булсалар да,
аларның сейләше турыдан-туры телгә карамаган сәбәпләр аркасында шактый үзгәрешләр кичергән,
төп үзенчәлекләре буенча башкорт теленә якынайган.
«Татар диалектлары буенча материаллар» дип исемләнгән әлеге җыентык турында сүзне
йомгаклап, тагын бер кат ассыэыклап үтәсе килә җыентыкка кертелгән кереш мәкалә — асылда
диалектологларның соңгы берничә дистә ел эчендә башкарган эшләре турында иҗат хисабы ул. Киң
территориягә таралган татар халык сөйләшләрен җентекләп өйрәнеп чыгу, халык тарихына бәйле
рәвештә аларның формалашу үзенчәлекләрен өйрәнү һәм, ниһаять, ике томлык татар сөйләшләре
атласын төзү—болар барысы да зур булмаган коллективның чын хезмәт батырлыгы дил
бәяләнергә хаклы.
Укучыларның ит ътибарын юнәлтергә теләгән икенче хезмәт конкрет бер төбәктә —
Башкортстан АССРның көньяк-көнбатыш районнарында таралган татар сөйләшләрен өйрәнүгә
багышланган'
Төрле тарихи-иҗтимагый шартлар басымы астында дүрт гасыр дәвамында бәхет, ирек эзләп,
туктаусыз көнчыгышка, Урал буйларына агылган татарларны һәм башка халыкларны анда нинди
язмыш каршы алган? Алар үз телләрен ничек саклаганнар? Кемнәр алар «типтәрләр», «казан
кешеләре», «мишәрләр», «яңа башкортлар» яки «әтәмбәй башкортлары»? Ни өчен күп кенә татар
авылларында «башкортлар урамы», «типтәр очы», «казан кешеләре очы» бар? Хезмәтнең зур бер
бүлегендә шушы һәм күп кенә башка сорауларга төгәл җаваплар алырга мөмкин.
Башкортстан АССРның көнбатыш районнарындагы татар халык сөйләшләре галим нәрнең
игътибарын күптәннән үк җәлеп итеп килә. Әле XIX гасыр ахырларында ук бу сөйләшләрне махсус
өйрәнгән А. Г. Бессонов. Н. Ф. Катанов кебек тюрколог-галимнәр әлеге төбәктә таралган
сөйләшләрнең күпмедер дәрәҗәдә башкорт теле тәэсирен кичергән казан татарлары теле булуын
раслыйлар. Шул ук сөйләшләрне махсус өйрәнгән күпчелек башкорт галимнәре дә (Ә Ә Юлдашев,
Җ. Г Киекбаев, Н. X. Ишбулатов, С Ф Мирҗанова, Т. М. Гарипов) бу сөйләшләрнең формалашуында
татар теленең хәлиткеч роль уйнаганлыгын, анда башкорт теленә хас үзенчәлекләрнең чикле
булуын һәм нигездә лексикада, күпмедер дәрәҗәдә фонетика өлкәсендә генә чагылуын бил гелиләр
1981 елда басылып чыккан башкорт теленең академик грамматикасында да} БАССРның төньяк -
көнбатыш районнарында таралган сөйләшләрнең асылда татар халык сөйләшләре булуы аерым
ассызыклана.
Бу төбәктәге тел үзенчәлекләре татар галимнәре тарафыннан 50 иче елларда өйрәнелә башлый
(Л. Т. Мәхмүтова, Җ Алмаз, Ә. Ш. Әфләтунов җитәкчелегендәге экспедицияләр). Тикшеренүчеләр бер
үк вакытта биредә яшәүче халыкның төрле исем нәр белән аталып йөртелүенә дә (типтәрләр,
бобыльләр, казан кешеләре, яңа башкортлар һ 6 ) игътибар итәләр һәм, тел фактларына, халык
арасында яшәп килә торган төрле риваятьләргә таянып, бу «чуарлыкпның нигезендә халык буларак
аерымлык түгел, ә бары тик җиргә, җир биләүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән төрле иҗтимагый
мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекле чагылышы икәнен күрсәтәләр.
Д Б. Рамазанова, мәсьәләгә тирәнрәк тукталып, шушы фикерләрне архив документлары белән
дәлилли. Мәскәү, Оренбург, Пермь һәм Уфа шәһәрләрендәге архивларда саклана торган
документлар белән танышу, Урал тирәсе регионы тарихына багышланган күп санлы фәнни
әдәбиятны җентекләп өйрәнү авторга биредә барган катлаулы иҗтимагый һәм этник процессларның
тарихын тулы яктыртырга һәм ышанычлы рәвештә үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек биргән
Тарихчылар әлеге регионның XII—XIII йөзләрдә Болгар дәүләте составына керүен, һәм анда
яшәүче халыклар белән болгар кабиләләре арасында генетик уртаклык булуын билгелиләр (А. П.
Смирнов, һ. В Юсупов, Р. Г. Кузеев, Р Г. Фәхретдинов һ. б ). Болгар дәүләте монголлар тарафыннан
тар-мар ителгәч, андагы халыкның көнчыгышка таба күчүе аеруча көчәя. Көнбатыш Башкортстанда
яшәүче халыкларның тел буенча, этнографик яктан (ягъни материаль һәм рухи культура буенча)
Идел буе татарлары белән уртаклыгының нигезе дә шул чорларда ук салына башлый. Бу уртаклык
Алтын Урда, Казан ханлыклары чорында тагын да тирәнәя Алтын Урда дәүләте җимерелгәч, бу
җирләр Казан ханлыгы составында кала. Шуннан соңгы чорда, ягъни XVII—XIX гасырларда (хәзерге
Башкортстан АССР территориясе рус дәүләтенә кушылганнан соң), алда күрсәтелгәнчә, Идел
буеннан татарларның һәм башка халык вәкилләренең күчеп утырулары аеруча масса төсен ала. XVII
гасыр башында инде күчеп утырган татарларның саны шушы җирләрдә яшәүче башкортлардан
артып та китә. Бу тарихи фактлар тикшерел» торган хезмәттә куп санлы архив материаллары
җирлегендә документаль рәвештә раслана.
Идел буеннан һәм башка үзәк өлкәләрдән хәзерге Башкортстаи АССР җиренә күчеп утырган
халыкларның анда төпләнеп калу мөмкинлекләре күп төрле була. Шулардай шактый киң таралганы
«припуск» юлы белән урнашу. Килгән кешеләр төркеменең арада берсе җир хуҗасы — вотчинниклар
белән махсус килешү төзи. Күчеп килүчеләр шушы килешү язуы нигезендә вотчинникның җирендә,
яки аның белән бер үк аеылда яши башлыйлар. Мондый килешү нигезендә урнашу «припуск» дип.
килешү язуы «припускная запись» (җиргә кертү турында язу) дип, » шул юл белән килеп утырган
кешеләр исә «припущенник» дип аталганнар. Хезмәттә мондый юл белән килеп урнашу- чыларның
күләме, чыгышлары белән кайсы төбәктән булулары турында архив документларыннан алынган
күп кенә кызыклы мисаллар, саннар китерелә. Уса юлы Уран илүе (волосте) башкортларының 1688
елда язган хатларында, мәсәлән, соңгы берничә ел эчендә генә дә. Казан, Зөя, Уфа өязләреннән
күчеп килгән татарларның, мари, удмуртларның башкорт җирләрендә кырыкка якын авыл булып
урнашулары әйтелә Уфа өязендәге Мөшегә авылы җир биләүчеләренең хатында төрле еязләрдәи
күчеп килүчеләрнең 20 авыл булып аларның җирләрендә яшәүләре турында хәбәр ителә Мондый
мәгълүматлар тарихчыларның тикшеренүләрендә дә күпләп китерелә Тарихчы С М Васильев хез-
мәтендә, мәсәлән, Казан һәм Уса юлларындагы һәм башкорт илүендә берничә дистәдән алып
берничә йөзгә кадәр авыл булып, күчеп килүчеләр яшәве турында фактлар китерелә.
«Бобыльләр», «типтәрләр» дигән иҗтимагый төркемнәр дә асылда шул ук күчеп килүчеләрдән
торган. Җир хуҗалары белән килешеп, яки алардан сорамыйча ук. теге яки бу җиргә хуҗа булып яши
башлаган яңа күчеп килүчеләр, җир юнәтеп, беркадәр йорТ-каралты тергезүгә, «бобыль ясагы»,
ягъни шул чорда крестьяннар түләгән налогның бер геренә язылганнар.
Типтәрләр 1730 елдан башлап дәүләткә махсус «типтәр ясагы» түләп торучы аерым иҗтимагый
катламны тәшкил иткәннәр. Алар арасында этник яктан терле милләт вәкилләре— күпчелеге
татарлар, шулай ук марилар, руслар, удмуртлар һ. б булган. Тикшеренүчеләр (С. М. Васильев, Р Г
Кузеев. Ә Ә Юлдашев һ. 6.) татар-типтәрләр- нең тел, материаль һәм рухи культура һ б яклардан
барыннан да элек казан татарларына бик якын булуын һәрвакыт аерым билгеләп үтәләр.
Д Б. Рамазанова үзенең хезмәтендә «припущенник», «типтәр», «бобыль» исеме астында йөргән
төркемнәрнең социаль хәлен аларның аермалы якларын, үзенчәлек ләрен мөмкин кадәр тулы һәм
нигезле ачыкларга тырышкан. «Припуск» актының шул ук сату-алу икәнен авторның күп санлы
фактлар нигезендә дәлилләп күрглтүе аерым әһәмияткә ия. Күчеп килүченең теге яки бу җир хуҗасы
(вотчинник) биләмәсенә мәңгегә урнашуы һәм вотчинник хокукында ул җирдән гомер буе
файдалануы шул ук сатып алуга тиң булган һөм бу хәл яңа җир хуҗасына алга таба башкорт
сословиесен» күчү өчен мөмкинлекләр тудырган
Күчеп килүчеләрнең башкорт сословиесен» күчертә омтылулары нерсе белән аңлатыла соңГ
Тарихи хезмәтләргә, архив документларыма нигезләнеп. Д Б Рамазанова бу мәсьәләгә дә ачыклык
кертә. Эш шунда ки. Казан ханлыгы яулап алынгач һәм башкортлар рус дәүләтенә кушылганнан соң,
Ык һәм Агыидел бассейннарыннан алып хәзерге Башкортстаи АССРның көнчыгыш чикләренә кадар
булган шактый зур регион аерым административ-территориаль берәмлек — Уфа губернасы
составында кала. Шушы табакта яшәүче һәм җир биләү хокукы булган барлык халык (ягъни
вотчинниклар) «башкиры» дип йөртелә. Шул рәвешле (нигездә XVII гасырда) терло халыкларны,
барыннан да элек башкортларны, татарларны үз эченә алган башкор <.ослоеиесе аерым социаль
төркем буларак формалаша башлый Тарихи хезмәтләрдә бу иҗтимагый катламның билгелә бер
вакытка Идел буендагы башка халыклар беләи чагыштырганда әстенлекле (привилегияле)
сословие булып калуы да күрсәтелә, аларга үз җирләрен вотчинниклар хокукында биләүне дәвам
итәргә рехсәт бирелә, бары тик җир сату тыела, чагыштырмача җиңел ясак салына һ. 6.
Д. Рамазанова китабында һәртөрле иҗтимагый катлау вәкилләренең — бобыль лер- нең,
типтәрләрнең, йомышлы мишәр-татарларның башкорт сословиесенә күчүләре турында архив
документларыннан алынган күл кенә мисаллар китерелә Мәсәлән. Уфа өязе, Казан юлы Турай
авылы татары Колмәт Еналиов 1677 елда бобыль ясагын ясаксыз кешеләргә күчерә һәм үзе оклад
ясагы түли башлый, ягъни җир биләүче хокукын ала Аның улы Якуп Колмәтов инде 1708 елгы
документта башкорт дип язылган
Типтәрләр һем йомышлы мишәрләрнең дә ааыллары-аеыллары белән башкорт
сословиесенә күчүе—шулай ук тарихи факт. Мәсәлән. Сәфәр һәм Тирмә авыллары мишәрләре
(хәзерге Чишмә районы) XIX гасырга караган документларда инде (җир биләүчеләр сословиесенә
күчүләре нәтиҗәсендә) башкортлар дип язылганнар- Ә аларның бабалары исә 1659 елларда ук
патша хекүмәтенә хезмәткә язылган (йомышлы) татар- мишәрләр булган Архив документларында
Халикәй һәм Яңа Муса авылы халкы да «ми- шәр-башкортлар» (башкиры из мещеряков) дип
йөртелә. Бу хәл шул чор халык санын алу мәгълүматларында да чагылыш тапкан. XVIII гасыр архив
документларында күчеп килгән кешеләр исәбенә башкортларның саны икеләтә арту турында теркәп
калдырылган мәгълүматлар нәкъ шул турыда сөйли. Кыскасы, әлеге регионда «башкорт» сүзе ике
төрле мәгънәдә — башкорт халкын, башкорт этносын белдерү өчен һәм сословие атамасы буларак
кулланылган. Башкорт этносын күчеп килүче башка халык вәкилләреннән (барыннан да элек
татарлардан) аеру өчен шуңа күрә ул вакытта ук инде «чын башкортлар», «яңа башкортлар» кебек
атамалар кулланылган Хәзерге көнгә кадәр, әйтик, бу төбәктә типтәр-рус, типтәр-мари. типтәр-чуваш
авыллары һ. 6 яшәп килә. Бер-беренә бик якын кардәш халыклар булса да, Идел буеннан һәм башка
үзәк өлкәләрдән күчеп килгән татарларны да, башкорт сословиесенә күчүләренә карап, башкорт
этносы составында карау өчен нигез юк. Д Б. Рамазанова хезмәтендә моның бик ачык дәл илләре
китерелә. БАССРның көнбатышында яшәүче татарлар республиканың көнчыгышындагы башкорт
халкыннан күп яклап — материаль һәм рухи культура, гореф- гадәт, антропологик җәһәттән һ. б. нык
аерылып торалар. Алар татар теле үзенчәлекләрен тотрыклы саклыйлар, милли аңнары буенча
үзләрен башкорт халкыннан аерып карыйлар.
Хезмәттә бу төбәктә хәзер дә гамәлдә йөри торган «казаннар», «казан кешесе», «төмәннәр».
«алатырлар» кебек атамаларга да тарихи-иҗтимагый яссылыкта тулы аңлатма бирелә «Казаннар»,
«казан кешесе» дигән атамалар XIX гасыр урталарында яки соңрак килеп утырган татарларга карата
кулланыла. Алар шактый соң, әйтергә кирәк, җирләр бүленеп, үзләштерелеп беткәч килгәннәр, шуңа
күрә бик аз җирле булганнар, төрле кәсеп белән көн күргәннәр. Еш кына бу төркемнәр үз
араларындагы баш кеше исеме белән аталып киткәннәр: «мәлкәйләр», «әптерәшитләр» һ. б.. яки
«яңалар» дип йөртелгәннәр «Төмәннәр», «елатырлар» атамалары күчеп килгән мишәрләрнең аерым
төркемнәренә карата кулланылган (Темников, Алатыр өязләреннән килгән мишәрләр).
Китапның «Башкортстанның көньяк-көнбатыш районнарында таралган татар сөйләшләре» дип
исемләнгән икенче бүлегендә әлеге төбәктәге 200 гә якын авылның сөйләш үзенчәлекләре
өйрәнелгән. Автор материалның кайсы авылдан алынган булуын төгәл күрсәтеп барган, һәм бу
авылларның исемлеге китап ахырында китерелгән.
Башкортстан АССРның көньяк-көнбатыш районнарында таралган урта диалект сөйләше
тикшеренүче тарафыннан мииэәлә сөйләшенең дәвамы булган бәләбәй урынчылыгы дип
билгеләнә. Сөйләш үзенчәлекләре, бай материал нигезендә җентекләп тасвирланган.
Төбәктәге мишәр сөйләшен (стәрлетамак сөйләшен) җентекләп өйрәнү аша автор биредә
барган этнолингвистик процесслар турында гаять кызыклы нәтиҗәләр китерә. 300 ел дәвамында
туктаусыз күченеп килгән мишәрләрнең бу җирләрдәге казан татарлары белән аралашулары
нәтиҗәсендә барлыкка килгән әлеге сөйләш өч төркемгә аерыла Беренче төркем — Туймаэы
районының Максут, Имән-Күпер, Калталы һ. 6. авылларында һәм Бәләбәй районының Иске Сүлли.
Абдулкәрим, һ. 6. авылларындагы мишәрләр Сан ягыннан аз булганга күрә, аларга казан
татарларының тәэсире көчле булган Нәтиҗәдә биредә мишәр сөйләшенә хас үзенчәлекләр аерым
сүзләрдә генә сакланган Икенче төркем — XVIII—XIX йөзләрдә күчереп утыртылган һәм хәзер
нигездә аерым авыллар булып Баулы, Стәрлетамак, Бүздәк, Миякә районнарында яшәүче мишәр-
ләр. Алар үз тел үзенчәлекләрен шактый тотрыклы саклыйлар (Салих, Түбән Чүте, Слан. Әбдерәшит.
Нигъмәтулла, Бузат, Зәйпәкүл һ. б. авыллары). Өченче төркем исә борынгыда ук дәүләт
тарафыннан күчереп утыртылган һәм XVIII йөздә көньякка таба- рак күченгән йомышлы
мишәрләрдән торган. Боларга, Аургазы, Чишмә районнарындагы аерым авыллар керә. Бу төркем
авылларның сөйләше мишәр диалекты үзенчәлекләрен берникадәр саклаган хәлдә, татар әдәби
теленә дә шактый якынайган.
Халык сөйләшләрен өйрәнү, һәрьяклап тасвирлап, дөньяга чыгару — гаять әһәмиятле һәм
кирәкле эш. Без күзәткән хезмәтләр шушы юнәлештә фәнгә зур өлеш, җитди казаныш булып тора.