ХЫЯЛ АТ КАНАТЫНДА...
Кеше шулай инде: һәр иске елны тарихка
озатканда, үзенең нәрсәләр кылганын хәтереннән
үткәрә. Табышлары өчен ихластан шатлана.
ялгышлары өчен үкенә, ачыргалана. Алга
уңышларын ишәйтү бурычын билгели. Бер үк
вакытта «Яңа ел ничек булыр, нинди шатлыклар,
нинди бәхетләр алып килер?»— дигән уй да
кичерә.
Госман Садәнең 1985 елда Татарстан китап
нәшрияты бастырып чыгарган беренче китабын
мин дә «Шагыйрьнең «Мәхәббәт елы»1 нинди
икән? Шигъриятендә заман рухы, чор сулышы
сизеләме? Табышлары күңелгә хуш киләме?»—
дигән сораулар белән кулга алдым.
Китап дүрт бүлектән тора Беренче бүлекне
тулысы белән табигать лирикасы били. Шагыйрь
анда гомер һәм аның кадере, яшәү һәм аның
мәгънәсе турындагы уйлануларына табигать
күренешләре аша килә. Без анда үткән белән
хәзергене тоташтыручы вакыт нәкъ кояшның үзе
кебек булган алтын бөртек, җылы сөт исенә
чумган, күге зәңгәр, ае бөтен авыл киче һ. 6-
шигъри күренешләр белән очрашабыз.
Дөрес, бу күренешләр аерым гына торганда.
гадәти булып күренәләр. Әмма алар бер-берсен
тулыландыргач, баеткач — барысы бергә табигать
һәм шигърият гармониясен хасил итәләр, поэтик
бөтен булып оешалар.
Тагын шуны күрмичә калып булмый: кояшлы
җылы яңгырдан соң зәңгәр күктә мәһабәт салават
күпере калыккандай, шушы гүзәл табигать
фоныннан шагыйрьнең лирик «мин»е үсеп чыга. Ә
лирик «мин» исә—«Җир куәтен туплаган, ага-ага
туймаган чишмәдән илһам алган» һәм бер үк
вакытта «хыял сүнмәгәнме кешеләрдә, эштә,
көрәштә?» дип борчылучы иҗтимагый гамьле за-
мандашыбыз ул «Кар суларын тезеннән ярып
язларына таба каршы барган» лирик герой —
шушы туган җирне, шушы туган илне тагын да
ямьләү, тагын да матурлау өчен бөтен барлыгы
белән янып-көеп яши. җирдә нык басып тора.
Китапның икенче бүлеген Җир язмышы.
Госман Саде Meie66e> елы Казан. 1965 ел.
ил иминлеге турындагы шигырьләр алып тора.
Шагыйрь Освенцимдагы өем-өем җитен төсле
аксыл, басудагы алтын арыш сабагыдай сары,
иртә яуган ап-ак кардай иртә чаларган сабый
чәчләрен карап йөри. Шул чәчләргә кагылган җил
матәм көен тарата. Бу авыр көй аның йөрәге аша
үтә.
Яудан кайтмый калган батырлар истәлегенә
багышланган «Пилотка турында баллада» әсәрен
дә тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Анда авыр
көннәрнең кырыс һәм драматик төсе дә, бүгенге
тыныч хезмәт сулышы да, яу батырларын
онытмаска чакыру да чагылыш тапкан:
Егылды... кайтмады кырык ир.
Хәтердә каһәрле кырык бер.
Гариф карт караган офыкка.
Егетләр болгыйлар пилотка.
Өченче бүлектәге мәхәббәт лирикасы үзенә
хас бер нечкәлек белән сурәтләнгән. Аларда
таушалган һәм. күп йөри торгач, штампка әйләнеп
беткән төче сүзләр юк. «Бөре шәһәре кызына»,
«Караидел — урман иле». «Төшләремә җылы
яңгыр керә». «Мәхәббәт елы» һ. 6 шигырьләр
шагыйрьнең интим хисләрне сыгылмалы һәм
моңлы итеп сурәтләве белән күңелгә хуш киләләр.
Дөрес, бу китапта «Иген кыры». «Кулъяулык»
шикелле шигъри табышлары чамалырак булган,
шагыйрьнең мөмкинлегеннән түбәнрәк язылган
һәм «Үлән», «Яз» кебек артык гади хакыйкатьләр
расланган шигырьләр дә очрыйлар. Шулай ук
шигырьләрдәге «чакта — болынлыкта», «дулап —
җайдак» шикелле рифмаларны да уңышлы
сайланган дип булмый.
Теләк рәвешендә тагын шуны да әйтәсе килә:
шагыйрь вакыйгаларга нигезләнгән сю- җетлы
шигырьләрдә үзен иркенрәк сизә. Моны авторның
«Пилотка турында баллада». «Бер гомернең өч
туе». «Язгы җыр» әсәрләре ачык сөйли. Шагыйрь
киләчәктә поэма җанрына мөрәҗәгать итсә, һич тә
оттырмас иде Бу заманны һәм дәверне
катлаулырак һәм тулырак күрсәтергә мөмкинлек
бирер иде Автор үз иҗатында эре характерлар
тудырыр, шигырь сөючеләрне тагын да шат-
ландырыр иде. Моның өчен анда көч сизелеп
тора.