Логотип Казан Утлары
Публицистика

Каләмдәшләребез — СССР Язучылар союзының яңа әгъзалары


Рәфикъ Юныс
Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1
мартында Арча районының Кәче авылында туган. Арчада урта
мәктәп тәмамлый, аннан туган колхозында һәм Казанда
төзелештә эшли. Совет Армиясендә хезмәт итә. Казан дәүләт
университетында укып, журналист белгечлеге алгач, уналты ел
«Татарстан яшьләре» газетасында эшли. Хәзерге хезмәт урыны
— Татарстан китап нәшриятының фәнни-техник редакциясе.
Беренче шигырьләр бәйләме 1976 елда «Казан утлары»
журналында басылды. 1982 елда — «Вакыт чылбыры», ә 1986
елда «Җирдә яшим» исемле китаплары дөнья күрде.
Нурислам Хәсәнов
Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 1941 елда Саба
районының Шәтке авылында туган. Олы Нырсы урта
мәктәбен тәмамлагач, Казанда һөнәр училищесында укый,
авиация техникумын тәмамлый. Совет Армиясе сафларында
хезмәт итә. Күп еллар Казан моторлар төзү берләшмәсендә
эшли: слесарь, инженер, өлкән мастер хезмәтләрен башкара.
1976 елда Бөтенсоюз җиңел һәм текстиль промышленносте
институтының электромеханика факультетын тәмамлый. 1981
—1982 елларда ул — Казан телевидениесенең пропаганда
редакциясендә редактор, 1982 елдан — Телевидение һәм
радиотапшырулар Дәүләт комитетының Радиотеле- дентрында
ө лкән инженер.
Татарстан китап нәшрияты 1982 елда Н. Хәсәновның
«Энҗеләр балкышы» дип аталган хикәяләр, 1985 елда
«Бәхилләрме йөрәк?» исемендәге повестьлар китабын
бастырып чыгарды.