Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАРЛАВАЧ


нварь урталарында яз килде. Берничә көн диңгез ягыннан ябалак ябалак юеш кар яуды, ул жирне каплады, бик тиз эреде, һәм юлларда ябышучан көрән пычрак хасил булды Кечкенә поселокнын балчыктан салынган өй стеналары кабарды һәм тоныкланды Җил куакларның чәнечкеле ботакларында чыңлады һәм. ыжгырып, болганчык диңгез суына ташланды Беркөнне Рөстәм болдырга чыкты һәм хәйран калды Күптәнге томанның зәңгәр рәшәсе сары жир өстенә җәелгән. Чип-чиста күк йөзендә диңгезнең зәңгәр сызыгы эреп бара Диңгез чиккән Ул ерак киткән, һәм ачык калган комлыклар көмешсыман слюда кебек ялтырын лар Поселок җанланды киртә абзарда дөяләр кычкыра, карлыгачлар чыбыкка тезелеп чыркылдаша, хатын кызлар, кычкырып сөйләшә-сөйлә шә. келәм туку фабрикасына эшкә бара.
Бу аның Төрекмәнстанда беренче язы иде Монда, тыюлыкка ул университет бетергәч билгеләнде һәм. биология фәненә кагылышлы әдә бият тутырылган биштәрен асып, кышлакка килде Авыл аңа дөнья читендә югалып калган кебек күренде көнбатышта Каспий диңгезе жәелеп ята. ә калган барча тарафтан тавыш тынсыз һәм аксыл коры комлы очсыз-кырыйсыз сахра уратып алган
Тыюлыкның барлык хезмәткәрләре дә үзәк усадьбада берничә йөз чакрымда урнашкан кечкенә шәһәрчектә яши Ә Рөстәм кошлар тормышын кышлау урынында өйрәнергә булды һәм авыл читендәге бәләкәй генә балчык өйдә урнашты Кайчагында, бик арган минутлар да. ул үзен дөньядан аерылган итеп тоя. кайдадыр олы шәһәрләр булуы на шикләнеп карый, хәтта аңа бөтен Ж.нр шары чүлгә әйләнгән кебек була, һәм ул туган телен дә онытыр шикелле Тиздән Рөстәм кышлак кешеләрен таный башлады һәм очрашканда баш кага торган булды «Сәлам'» Ул ярыйсы гына төрекмәнчә сукалый, ничек тә булса кешеләр белән аралашу һәм. үзеңне ялгыз хис итмәс өчен, анысы да ярап тора
Ул барыннан да бигрәк Дәлил и күленә тартыла иде. ә аңа жан әсәре булмаган сахра буйлап көне буе барасы Авылда исә аны тотып
МЛПЯ НӘЛИ1ВЛ (/962) лроммм. рус гги-лӘ.» баешсам „Кара »г гирын<»а си мч». „Торна гааышы» китаплары ангоры Котанда пши
ЭЛ
калырдай бернәрсә дә юк Шунлыктан, газикка мөмкин кадәр күбрәк азык телек, җылы киемнәр төяп, күлгә юл тотты Анда начар гына каравыл өе алачык янында алар әйберләрен бушаттылар, тиз генә капкалап алдылар, һәм Рөстәмне нке-өч атнага ялгыз калдырып. Комар китеп тә барды
Күл котсыз зур. яр буйларындагы корыган саргылт камыш бам бук үсентеләрен хәтерләтә Камышлыкта су тавыклары яшеренә һәм. кешеләрдән читкә йөзеп китеп һәм ашыга ашыга аяклары белән суны ишеп, килешсез кыска канатларында авыр күтәреләләр Алар- ның кара-кучкыл тыгыз тәннәре кояшта ялтырый Рөстәм, яссы төпле кечкенә көймәдә яткан килеш, аларның чумганын һәм куышкан- нарын. мәзәк итеп сикерешкәннәрен бик озак күзәтә. Кара калкавычлары белән су өстендә меңләгән чүрәкәй, үрдәк һәм каз көтүләре чайкала.
Кояш көньяктан диярлек чыга. Аксыл шәмәхә Хорасан таулары артыннан әкрен генә күтәрелеп, ул көзгедәй тигез Дәлил и өстенә төшә һәм торган саен кайнарлана барып, иртәнең әфлисун төсендәге болыт ларын яндыра
Төнлә суынган тимер мичне тергезеп. Рөстәм капкалап алды һәм кошларны күзәтергә китеп барды Бәрхет кебек йомшак, нәфис үлән җир өстен каплаган, качыр тоягы куаклары ерактан үтә күренмәле шарларга охшаган. Зәгыйфь үсемлек кабарган бөреләре һәм әле йом шак. тар. яшькелт-зәңгәр яфраклары белән өметләнеп кояшка омтылган Көндез кояш нурлары шулкадәр нык кыздыра, хәтта кызынырга да була Берәмләп һәм көтүләре белән чүлдә дөяләр йөри. Алар ябага коя һәм шуңамы бик бетерешкән кебек күренә. Горур башларын югары күтәреп, өркәчләрен селкеткәләп һәм каты муеннарын сузып, азык күзлиләр
Көннәрнең үткәне сизелми дә. Дәлилидәге күнегелмәгән, анлаеш- сыз тормыш Рөстәмнең йөрәген соклану белән тутыра. Ул озаклап, шаккатып, сай сулыкны тутырып йөзгән соры каз көтүенә карый Уйсулыкта уйнаган шакалларны күзәтә, алар гамьсезлекләре һәм киң кү- ңеллелекләре белән әсәрләндерәләр, ишегалдында куышып йөргән этләрне хәтерләтәләр
Кич белән, арган һәм кояшта мәлҗерәгән хәлдә, алачыгына кайта. Көнбатышта, бөтен күк йөзендә, шәфәкънең алсу учагы дөрли Караңгы төшкән саен, учак ныграк яна һәм шунда, сихри күренеш булып. Хорасан тауларының иң биек ноктасы — ап ак карлары белән ялтырап. Әл-Борса түбәсе күренә Кояшның соңгы нурларында туган бу сихри күренеш алар белән бергә юк та була. Әйтерсең лә. кемнеңдер боерулы кул тибрәтүенә буйсынып, шакаллар хоры үзенең төнге симфониясен башлый һәм бик озак дәвам итә Әкрен генә төн килә һәм. сүнеп баручы янгын төсле, күк йөзендә Зөһрә йолдызы гына җемелди Рөстәм алачы гына керә һәм керосин лампасын якты итеп яндырып куя Ә юка стена артында төне буе шакаллар өреп һәм улап чыга
Каравыл өендә аның белән яшәгән бердәнбер җан иясе — беләкәй генә Каспий кәлтәсе иде Ул җылыга уяна һәм һәрвакыт утка чыга торган булды Әллә аны элегрәк берәрсе кулга ияләштергән инде, ул Рөстәмнән һич кенә дә курыкмый. һәм стена чыгынтысына утырып, үзенең кечкенә соры күзләре белән кешене күзәтә Рөстәм аңа чи ит кисәкләре ашата. Кәлтә елан аларны бик рәхәтләнеп ала һәм күз ачып йомганчы кабып та йота Рөстәм аңа уена беренче килгән исемне кушты -Шушу һәм көтелмәгән күрше барлыкка килүенә бик шатланды Шушу белән икәү күңеллерәк бит.
Бервакыт Рөстәм чүлдә бер картны очратты Ул ашыкмый гына теркелдәүче бәләкәй ак ишәккә атланган иде Аның өстендә кара төстәге төрекмән чапаны, башында йонлач бәрән бүрек Жыерчыклар яргала ган коңгырт-көрән йөзе һәм куе ак сакалы ихтыярсыздан игътибарны
җәлеп итә иде. Ул әле бик бетәшкән кеше түгел — киресенчә, киң җилкәле һәм нык гәүдәле, мәһабәт карт агач кебек Карт Рөстәм янына килде һәм. кызыксынып, аның чыраен күзәтә башлады
Әссәламегаләйкем' — днп исәнләште Рөстәм
Вәгаләйкемәссәлам. дип җавап кайтарды карт — Бу урын сина ошыймы? *
— Әйе. Мин аны өйрәнәм. =
Яхшы, дип елмайды карт — Ә син Шушы табигать кебек. шәфкатьле бул. улым
Чыбык белән кагылуга, ишәк тау бите буйлап түбән таба элдертте ф Рөстәм, кулын каш өстенә куеп, карт зәңгәрсу рәшә эченә кереп югал- < ганчы. аның зур бүрегенә карап торды
«Гаҗәп, днп уйлады Рөстәм - Ул монда нишли икән?»
Шушы карттан гайре ул бу чүлдә бүтән беркемне дә очратмады
S
11 ;
Гарлавач үзенең аранында күптән ялыкты Борын тишекләрен киңәйтеп, ул абзарның бәләкәй тәрәзәләреннән һәм ярым ачык ишектән кергән һаваны комсыз рәвештә сулады Юеш җылы җир. тирес һәм тагын нидер исе килә, аңардан тамырларында кайнар кан кайный, һәм бу тыелгысыз ургылган көчтән үз-үзен кая куярга белмичә, ат кечкенә аранда арлы-бирле йөренде, алгы аяклары белән такта стенага бәргәләде. Тыгыз мускулларны тутырган көч бәйге таләп итә. ул бөтен гәүдәсе белән калтыранып куя, ярсу белән стенага борынын һәм ян-ягын ышкый, һәм кинәт, тырнанган очлы колакларын сагайтып, киеренке муенын югары күтәреп, туктап кала
Бу язда Гарлавачка алты яшь тулды Ул аукционнарда кеше ышан маслык зур бәяләргә сатыла торган саф чабышкылар нәселеннән түгел Аның тамырларында борынгы көнчыгыш атлары данлыклы һәм нык ахалтекиннәр каны ага, ләкин бер заман аның ата бабалары үзбәк карабаирлары гади эш атлары белән кушылган иде Карабаирлар киң чә. тәбәнәк, бөкрерәк зур башлы, алар Гарлавачнын какча, килешле төзелешенә нык тәэсир иткәннәр, ләкин нәселләренә гаҗәеп чыдамлы лык һәм көч, кыргый, тыелгысыз чабыш дәрте бүләк иткәннәр
Гарлавач ялык йолык итеп торган кара туры Ахалтекиннәр аңа буй һәм ефәк сыман йонлы юка тире биргәннәр, ә аның астында кан тамырлары ятьмәсе белән тарттырылган таш сыман мускуллар бүртеп тора Аның гәүдәсе озын, яссы савырлы, тар. ләкин калку күкрәкле Таза, төз муенын ул югары тота, ә инде ыргылып чапканда, аны гәүдә се белән бер тигезлектә суза Кара күзләре ачулы һәм шат ялтырыйлар иде
Гомеренең барлык алты елын да Гарлавач Карадәгиштә үткәрде һәм бу кечкенә авылга шактый дан китерде Әле ике яшьтә үк зур чабышта беренче мәртәбә алдан килеп, ул бәхәссез җиңүче булып кал ды бөтен Көнбатыш Төркмәнстанда Гарлавачны узардай ат табылма ды. чын мәгънәсендә карлыгач1 Аның белән янәшә ниндиләрне генә куеп карамадылар Кыргыз чабышкылары да. йөгерек аяклы җиңел делнбү « ләр дә һәм матур карабахлар да барысы да Караләгншнең озын торыклы, эре сөякле шушы айгырына оттырдылар
Ниһаять, шыгырдап абзар ишеге ачылды, һәм Гарлавач ат караучы Корбанмәмәтнең җиңел адымнарын таныды Ат шатлыгыннан кешнәп җибәрде, тыела алмыйча тыпырчына башлады
Хәзер, малкаем, хәзер. Кояшка чыгарырмын үзеңне Я» җит
' Гарлавач карлыгач (төрекмәнчә)
кән инде Җәнлекләргә дә, кошларга да — барысына да кояш кирәк, - дип назлап сөйләнә-сөйләнә, карт аран капкасын ачты.
Шат юртып. Гарлавач тышкы киртәгә атылып чыкты, ә анда өч бия. пошкырына-пошкырына, саз таптыйлар иде инде
Кояштан һәм борынына килеп бәрелгән исләрдән исереп ул тоныкланган күзләре белән агач киртәләр аша еракка, яшел төтен эчендә эрегән калкулыкларга таба карады. Сыерчыкларның чыр-чулы көтүе, алдан сүз берләшкән тәртипсез балалар кебек, аның баш түбәсеннән генә очып үттеләр. Кисәк кенә җилкенеп, Гарлавач баскан урыныннан киртәгә ыргылды һәм, каты тояклары белән бәреп, өске агачны чәрдәкләп ташлады.
— Әй, әй, Гарлавач! — дип кычкырды Корбанмәмәт һәм чыбыркысын эләктереп, ат артыннан йөгермәкче булды.
Ләкин Гарлавач ерак иде инде Гүя җир үзе аны алга этеп-этеп җибәрә сыман тоелды, ул аяклары белән чак кагылып, чокырлар һәм калкулыклар аша очып кына чыгып, атлыгып чаба иде Каны торган саен ныграк кайный, исертә, акылын томалый иде Дөяләр, чәнечкеле үләнне әкрен генә күшәүдән туктамыйча, аптырап һәм уйчанланып җирән айгыр артыннан карап калалар Авыл читендәге ат абзары отыры кечерәя барып, бөтенләй күздән югалды, ә алда якты кояш нурына коенган очсыз-кырыйсыз сахра җәелеп ята иде
Гарлавач кояш батканда гына әйләнеп кайтты. Ат абзары янында туктап, эчкә баткан корсагын дерелдәтеп, кычкырып кешнәде Аның тавышына Корбанмәмәт һәм аңа ияреп, караңгы чырайлы тәбәнәк бер кеше чыкты. Гарлавач шундук үзен чабышларга йөртүче Нурбирде тавышын танып алды.
Тәҗрибәле ат өйрәтүче Нурбирде ничә еллар инде Гарлавач белән ярышларга йөрде Кем белә, әгәр аның белән башка берәү чапса, ат җиңәр идеме икән?!
— Син аны артык үз нркенә куясың, Корбан! Ул нишләптер начар күренә Кыш көне ябыкканмы шунда? Коры сөяккә калган,— диде Нурбирде, канәгатьсез рәвештә атның сыртына кулын тидереп
— Сөякчел инде, анысы дөрес Тик ул һәрвакыт шулай Аның каравы, ничек ялтырый Комда аунагандыр, тилекәй.
— Тиздән чабыш. Корбан. Әгәр җиңсә, аны Ашхабад ат заводы алачак. Ә бу бик отышлы Бәясенә бөтен бер ферма төзеп булачак
— Син нәрсә? Ул ничек бу җирләрдән башка яшәсен? Аның тамырлары монда бит Сагыштан үләр Бәлки аның бөтен көче дә үзебезнең табигатьтән, шушы җирдәндер, ә?
— Ташласана. Корбан! Ат — ат инде ул. Аны шулай бәяләгәнгә син сөенергә тиеш Бүген председатель белән сөйләштек — чабышка әзерләргә кирәк. Аңа көчле көндәшләр булачак, — дип, Нурбирде Гар- лавачны ялыннан сыйпады.
Кешеләр сөйләменең чишмәдәй челтерәве Гарлавачка рәхәт иде. Ул арыды, аның йокысы килә башлады һәм. йокыга тала барган хәлдә, ул яңадан кояш һәм очсыз-кырыйсыз сахра күрде .
Ill
Комар туйга өч малае белән килде. Юл уңаенда, Дәлилигә кереп, Рөстәмне дә ияртте.
Аҗияб тигезлегенә бүген нидер булган кебек. Кешеләр машиналарда, ишәк һәм атларда килә торды,һәм шау-шулы, ыгы-зыгылы шатлык дала тынлыгын күмде. Терекөмеш кебек җитез кап-кара малайлар зур шат этләр ияртеп килгән, соңгылары исә ачусыз гына тирә-юньгә өргәлиләр Рөстәм шау-шулы халык төркеме, дулкынланган егетләр һәм
кимеш сакаллы картлар, яшел, шәмәхә ялтыравык күлмәкләр кигән (вын чәчле хатын-кызлар арасында йөрде һәм зур игътибар белән чуар ыгы-зыгыны күзәтте. Репродуктордан дутарлар моны яңгырады Саф һавада ак бүрек кигән ерак Хорасан таулары аермачык күренә иде.
Җайдаклар чабышка әзерләнә иде Аларнын тавышы егермедән артык атның кешнәве һәм тынгысыз пошкыруы астында күмелеп кала Т Атлар янында, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә. куллары белән һава ярып. 5 ир-ат бәхәсләшә Аттан атка күчә-күчә, алар бармак белән төртеп - күрсәтәләр, сыртларыннан сыйпыйлар Күбесен бүген кем беренче ки- < ләчәге кызыксындыра. чинки данлыклы Гарлавачның көчле көндәше ф пәйда булды ул Ашхабадтан китертелгән ахалтекин токымлы Пулат- < лы Озын, нәзек аяклы, сыгылмалы озын муенлы һәм кечкенә какча “ башлы, алтын сыман төстәге чигелгән матур дирбияле чаптар битен ягы = белән җирле атлар янында аерылып тора иде Аның янында Гарлавач 5 ябык һәм озын булып күренә Аның тыгызланган мускуллары юка тире ® астында калтырый, һәм. борын тишекләрен киереп, борчылып һәм ачуланып. Гарлавач колакларын шомрайта Аның кап-каря йоны кояшта * зәңгәрсу төсмердә ялтырый Корбанмәмәт атның муеныннан яратып сыпырды
Нәрсә, дулкынланасыңмы? Ярый
Борчулы хисләр биләп алды картны Гарлавачның килгән атка бирешүе белән карт һич кенә дә килешә алмады Ләкин бу җиңүе белән Гарлавач мәңгегә картны ташлап китәчәк, ә моны исә Корбанмәмәт акылына да сыйдыра алмый иде Чибәр Пулатлының бәйгене отачагына аның иманы камил һәм менә шуңа күрә дә йөрәге сыкрый
Карт Гарлавачның ялын һәм койрыгын тарады да Нурбирдедән сорап куйды
Беренче киләсеңме?
Әлбәттә. дип изде җайдак
Дулкынланып. Нурбирде инде ничәнче мәртәбә тезгенне һәм иярне тартыбрак бәйләде
Гарлавач бәйгеләрне бик ярата иде Ул чабышта көчен жәлләми, чөнки бәйге аны үзенең ярсуына алып кереп китә. Сабырсызлык белән бәйге көткән Гарлавач хәзер дә ярсу һәм үҗәтлек белән чабышка ашкына, әгәр дә Нурбирде әз генә кулын бушатса, ул инде ут булып кайнарланган атны тыеп тота алмас иде
Ара түгәрәк буенча Бәйге башланасы багана янына атлар тәртипсез рәвештә туп шнган Алар, кысылып, бер-беренә бәрелеп, чиныйлар һәм ыржайган авызларын югары күтәрәләр, тешләшәләр, тибенәләр Җайдаклар тезгенне ныграк тарткан саен, аларнын сабыры төкәнә бара
Ату танышы һаваны ярды Атлар, үкерүче ташкын булып, алга ыргылдылар һәм шундук тузан болытына кумелделәр Тыелгысыз, тәр тнпсез ташкын тигезлек буенча тәгәрәп кнтте дә минут саен сузыла барды
Гарлавач. җайдакларны бер бер артлы артта калдырып, тигез, эре адым белән чапты Хәзер аның алдында биек, аксыл Пулатлы гына элдертә һәм аның тояк астыннан чыккан тузан Гарлавачның күзенә тула иде Әкренләп алар башка көндәшләреннән аерылдылар һәм кайдадыр еракта, артта, саңгырау һәм авыр гүләү ишетелде Алар з\р. җмНел кошлар кебек бер ген » мизгелгә кояш нурлары чагылган арыклар өс теннән дә очып үттеләр Тезгенне тарткалап. Гарлавач Пулатлыны узып китмәкче булды, ләкин Нурбирде аны артта тотып торды Гарлавачның җирән йоны каралды, ян-ягында һәм муенында ак күбек бәреп чыкты, тозлы тир күзләрен әчеттерде Тояклары белән юл кантарларын ту зды рып. атлар көчле ыргым белән калкулык өстенә күтәрелгәч. Нурбирде тезгенне җибәрде һәм аяклары белән йомшак кына кагылып. Гарла вачны алга каулады Иркенлек тоеп. Гарлавач кннәт ыргылды Нурбнр
де атка таба тагын да иелә төште һәм алар хәзер икесе бергә кушылып, тартылган кыл кебек җиргә ятып диярлек очалар иде. Ике ыргылуда ат тирдән каралган Пулатлыны ярты гәүдәгә узып китте. Якында гына аның борын тишекләре киң ачылган, маңгаенда ак сызык беленеп торган очлы башы күренеп үтте. Пулатлы гырлап, ләкин тирән һәм көчле сулыш ала иде. Гарлавач аның әле көче күп икәнне күрде Колагына көндәшенең очлы тояклары чыкылдавы чалынды. Хәзер атлар берберенә шулкадәр якын торып, янәшә чаптылар ки, менә-менә алар бәрелешерләр дә, кайсыдыр икенчесенең тояклары астында калыр кебек тоелды. Соргылт җир аларга таба оча, һәм чуар, шау-шулы кешеләр ташкыны котылгысыз аларга таба агыла иде. Гарлавач тагын бер ыргылды һәм Пулатлыны әз генә узып китте, һәм алар шулай финиш- тәге кешеләр төркеменә бәреп керделәр — алдан каратуры Гарлавач, бер генә секундка соңрак — Пулатлы
Нурбирде, өзәңгегә басып, шатлыгыннан кычкыра иде Алар янына йөгереп килгән Корбанмәмәт Гарлавачны муеныннан кочаклап:
— Булдырдың, Гарлавач! Арымадыңмы? — диде һәм атның ирененнән күбеген сөртеп алды.
Еш-еш сулап, Гарлавач аңа таба башын иде.
— Минем атым арыймы соң? Беркайчан да! — диде Нурбирде һәм атның муеныннан сыйпады. — Аның кебек атны бөтен Төрекмәнстанда таба алмыйсың. Йөзләгән Пулатлыны тезеп куй — барысын да узачак.
Нурбирденең сүзләре Пулатлыда чапкан җайдакка килеп тиде. Оттыруына рәнҗегән хәлдә, ул ачудан кычкырып җибәрде
— Синең ул ишәгең бер түгәрәктән ары чаба алмый! Син чын бәйгенең нәрсә икәнен дә белмисең!
Нәрсә? Мин чабышның нәрсә икәнен белмимме? Минем атның койрыгына тагылып ярышучылар — бер син генә түгел.
- Икенче әйләнешкә синең нәселсез атыңның көче җитмәячәк! Киттек! — дип, Нурбирде тегеңә җикерде һәм атын кисәк борды. Корбанмәмәт ике кулы белән дә өзәңгегә ябышты һәм кычкырып җибәрде:
— Туктагыз...
Нурбирде аягы белән этеп җибәрүдән карт җиргә ауды Чыбыркы шартлавы һаваны ярды һәм Корбанмәмәт ераклаша баручы ат тояклары тавышын гына ишетте.
Газаплы һәм салмак ару кинәт кенә килмәде. Ул әкренләп бөтен гәүдәгә тарала иде һәм Гарлавач аякларының үзенеке түгел икәнен, гәүдәсеннән аерылуын тойды Янәшәдә генә Пулатлы тонык ыңгырашу белән чаба. Гарлавач абына башлады, кинәт аның бөтен барлыгы чабуга карыша башлады, һәр яңа сикерештә куркыныч яшеренгән иде. Ләкин Нурбирденең куллары бу коточкыч чабышны туктатырга уйламый да — ул аны алга әйди, һава җитми азаплады, кайнар һәм авыр сулыш атның бөтен эчен яндырды, ниндидер зур, каты төер тамак төбенә килеп терәлде. Күзләре томаланды, кызыл куыклар шартлап чәчелә башлады Камчы башка, муенга бәрә, ләкин Гарлавач рәнҗү дә, авырту да сизми иде. Яңадан бугазга төер килеп тыгылды, ул бөтен гәүдәне тутырып зурайды Менә шунда Гарлавач, бүтән чыдый алмыйча, җиргә ауды. Ул киселгән агач кебек егылды — зиһене сүнеп, караңгылыкка чумды.
IV
Караңгы төшкәндә, Рөстәм әле юлда иде Кояш баеды, ләкин куәтле ал төс җир астыннан балкыган кебек, һәм бу бәллүр балкышта Әл- Борса түбәсен кемнеңдер нәзек пумаласы сызып куйган сыман.
Берничә минуттан бөтенесе дә югалыр, шәфәкънең сонгы яшькелт шәүләсенә күмелер Рөстәм җиргә сикереп төште һәм. Кочар белән саубуллашып, ишекне япты Машина кисәк кенә кузгалып китте дә- караңгылыкта юк булды. Башка китерә алмаслык тынлык чигәләрне кыса иде Рөстәм күзләрен Дәлилидән алалмыйча. тукталды Хәрәкәтсез күл үзенең зурлыгы белән күк йөзенә охшаган иде Әйләндереп капланган тау- * лар аска таба яңа туган айның нечкә ак урагына таба карап тора нде <
Шакаллар йөрер вакыт җитте. Яр буендагы камышлар, куе куаклар * арасында нәзек елак аваз ишетелде, аңа дистәләгән бүтән авазлар ку- < шылды. Шунда ук. куркынып, йокы аралаш, казлар көтүе каңгылдады “
Рөстәм яр буена утырды Су караңгыланды һәм анда тонык йол < дызлар әкрен генә калтырады Рөстәмне Гарлавач турындагы уйлар * бимазалый иде Якты кояш, күбеккә баткан атлар Кара туры атның = куркыныч, җансыз гәүдәсе Чүлдән аны арбага салып алып кайтты лар Ямьсез аерылган аяклары арба җаена чайкала иде Гарлавач үле ® кебек тоела, бары тик зур ачылган коңгырт күз читендә яшь тамчысы £ күренә Ниндидер карт. елап, арба артыннан атлый Рөстәм үзе дә * бугазына килеп терәлгән күз яшьләрен көчкә йотты
Ул хәзер дә бичара хәлгә төшкән ат турында уйланды Әйтерсең лә нәзек агач ботагы шартлап сынды Ул үзен тагын да ялгызрак итеп тойды. «Нишләп тере җанны һәлак итү шулай җиңел икән, нишләп ул шулай яклаучысыз һәм нәзберек икән?!»
Фотоаппарат һәм күзәтү торбасы алып. Рөстәм иртә-таңнан каравыл өеннән чыкты Яссы төпле көймәгә утырды да әкрен генә күл урта сына таба йөзеп китте Томан салмак кына эреде. Рөстәм, су чәчрәт мәскә тырышып, әкрен генә иште Томан эчендә, күтәрелеп килүче кызгылт-сары кояш нурларында, ул суда тын гына утыручы беренче аккошларны күрде Алар, муеннарын сузып, канатларын җәеп уяналар, каурыйлары күз камаштыргыч ак булып ялтырый Су тавыклары ыңгырашып сирәк-мирәк суга чумалар Баш түбәсендә берничә шөлди сызгырын үтте, кайдадыр еракта, аргы ярда казлар кычкыра иде Рөстәм авыр төннән котылуның сөенечен тойды Су өстендә шат нурлар уйнады, күл иртәнге җиңел шадра белән капланды Ул бик ерак йөзеп китте һәм кинәт күзенә ялтыравак нәфис алсу сызык күренде Бу кызыл казлар иде Зур көтү сай җирдә туклана, һәм ул аларның иелгән кәкре муеннарын, нәзек аякларын да аера Кызыл казлар һавага күтәрелә башлады Алар йөгереп барганда, йөзләрчә канатлар чагылып үтте. Кошлар көтүе, сихри алсу төсләрен ялтыратып, томанлы зәңгәр күктә әкияти сурәт барлыкка китерде Алар, сулкылдап торган җанлы нәрсәне хәтерләтеп, я өчпочмакка охшап, я шар кебек түгәрәк хасил итеп, и нәзек тасманы хәтерләтеп, күл буйлап очалар Аннары, кара нокталарга әверелеп һәм акрынлап кояш нурларында эреп, һаман юга рыга күтәреләләр нде
Рөстәм, көймә төбенә ятып, бик озак күккә карап торды, елмайды, аннары җнңелчә чайкалган су тавышын, аның йомшак кына көймәгә килеп бәрелүен тыңлады
Гарлавач үлмәде
Ул Корбанмәмәтнең көннәр буе яныннан китмәвен, төрле үләннәр не кайнатып эчертүен һәм тәненә сылавын белмәде Гарлавач үзе белән ни булганын хәтерләми нде Куркынган хәлдә, хәрәкәтсез килеш ул көннәр буе аранның бер почмагында басып тора, башын түбән иеп йокымсырый, ә ишеккә кешеләр килгән чакта калтырап стенага сөялә ңде Ул Корбанмәмәттән генә курыкмый һәм аның ягымлы кагылуы атка рәхәтлек бирә Гарлавач. аптырап, үз гәүдәсен ят малныкыдай итеп „ 99
тоя. күкрәгендә ниндидер зур әйбер кереп укмашкан, ул. сулыш алырга һәм аяк атларга комачаулый Ул бөтенләй ризык капмын диярлек, Кор- банмәмәт зур авырлык белән аны кулдан ашата иде.
Кайчагында аңында бик үк ачык булмаган күренешләр хасил була: аны чакырып торучы яшел киңлек күз алдына килә. Ул югарыга, күзне камаштыра торган кечкенә тәрәзәгә карый һәм тын гына, ишетелер- ишетелмәс кенә ыңгыраша, пошкырына. Бервакыт Корбанмәмәт Гар- лавачны араннан алып чыкмакчы булды, ләкин ат. нукта күреп, кыргый җанвардай. карттан читкә тайпылды Аның аңын, бөтен барлыгын, боз кебек салкын дәһшәт белән тутырып, ниндидер коточкыч яктылык ярып үтте.
Көн артыннан көн узды, абзар тышында җәй җитте. Кояш, торган саен кайнаррак була барып, түбәләрне кыздырды. Чебен һәм кигәвен көтүләре очына, туган һәр көн шулар белән көрәштә үтә башлады. Гарлавач тирләүдән юпь-юеш булды Гадәти эсселекне ул беренче тапкыр шулай авыр кичерде. Бөркү һава аның бугазын кыса, акрынлап миен эретә, менә шундый хәлдә аның хәтерендә инде еракта калган тормышы өзек-өзек калкып чыга иде
. Ул язда Гарлавачка дүрт яшь тулды. Бервакыт. Корбанмәмәт картны алдалап, ул чүлгә чыгып чапты Ярсыган, шаулаган язгы көч белән тулы хәлдә, әйтерсең, комсыз рәвештә нидер эзләде. Ялгызлык аны беренче мәртәбә талчыктырды, яңгыравык кешнәве, төпсез зәңгәр күк йөзе белән очрашып, өскә күтәрелеп китә иде. Чүлдә ул кыргыйланган кечкенә иран атлары көтүен очратты. Дәүләт чикләрен белмичә, андый малкайлар еш кына Хорасан тавы битләреннән Төрекмәнстан тигезлекләренә күченәләр иде Ашкынулы бу атлар озын ял кебек сузылып. җилдәй җитезлек белән авыллар һәм сарык көтүләре яныннан чабып үтәләр, колхозларның малларын өркетәләр, күпчелек вакыт ал арны да үзләренә ияртәләр иде
Ярсулы буйсындыру теләге Гарлавачны чабып узган өер артыннан шундый көч белән ыргылдырды ки, ул аны әллә ни көч түкмичә куып та җитте һәм килгән уңайга, котырынып кешнәп, койрыгы җирдән сөйрәлеп барган тәбәнәк гәүдәле җирән айгырга ташланды. Гарлавачның очлы тояклары, нык теше һәм дуамал яшьлеге бар иде. Ул чабып барган уңайга әлеге айгырга үзенең таш күкрәге белән китереп бәрде һәм аны аяктан екты
Яулап алган өердә өч бия һәм берничә яшь айгыр бар иде. Гарлавач каймак кебек акбүз бия янына килде Аның төз. нык аякларында һәм арт санында нәфис соры алмалар беленеп тора иде. Сыртына беркайчан да кеше кулы тимәгән, атлас кебек акбүз тәнендә ияр һәм дирбия эзләре дә юк иде Буйсынмас, горур биянең күзләрендә исерткеч гаҗәеп очкын балкый. кулга ияләштерелгән гадәти атларда ул беркайчан да булмый.
Гарлавач аны үзе белән алып китмәкче иде. ләкин бия өердән аерылырга теләмәде. Гарлавач көтүне алып барган карт алмачуар бия артыннан иярергә мәжбүр булды Үзенең туган якларыннан Гарлавач отыры ераклаша 6‘арды
Атлар диңгез ярына килеп чыктылар. Гарлавачның беркайчан да диңгез күргәне юк иде һәм ул аның шомлы, үзенә чакырып торучан очсыз-кырыйсыз киңлегенә хәйран калды. Үзсүзле өркеткеч дулкыннар, шаулап, ярга килеп бәреләләр Бу аның чүленә караганда да ниндидер ышанычсыз һәм бик зур нәрсә иде. Ул үзенә чакыра, ләкин шомландыра, аптырашка сала Бары диңгез өстендә, кычкырышып, кошлар гына очып йөри һәм аларның чөй сыман канатлары киң җәелгән. Гарлавачтан аермалы буларак, кыргый атлар бу гаҗәеп нәрсә белән беренче мәртәбә генә очрашмыйлар, ахры, тозлы су чәчрәтеп, диңгез буйлап сай судан чаба, ашыгып һәм чыр-чу килеп, диңгез эченә кереп баручы кошлар көтүен куркыталар иде
Кинәт диңгез үзенең бертуктаусыз агылып торган җырын пышылдаудан туктап, йокыга талгандай тынып калган бер кичне дә хәтеренә төшерде Гарлавач Йокымсыраган йомшак дулкыннар ялкау гына яр буенда бәрелешәләр, ике зур кояш әкрен генә бер-берсе белән кушылалар Гарлавачның башы ак биянең җилкә калкымында ята. һәм аңа. моннан соң беркайчан да насыйп булмаганча, бик рәхәт һәм тыныч иде. *
Гарлавачның юкка чыгуы турында бөтен районга хәбәр ителде j һәм күп тә үтмичә, аны кыргый атлар өерендә күреп алдылар. Гарла- * вачны тотарга Корбанмәмәт үзе килде Күрү белән. Гарлавач аны « исенә төшерде, һәм. шатланып, ышаныч белән иясе янына таба атлады. ф йөгән кидертте Зур. ябык машинада Корбанмәмәт аны яратып башын < нан сыйпады Ак бүз биясен дә. кыргый ат көтүен дә Гарлавач яңадан * беркайчан да күрмәде
Авырлык белән күзләрен ачып. Гарлавач стенага тайпылды Аның ~ араны янында өч кеше кычкырып һәм кайнарланып бәхәсләшәләр иде х Менә нәрсә. Корбан, без инде күп көттек, бүтән булмый Мин с бит аны теге вакыйгадан соң шундук гамәлдән чыгарып ташладым. * чөнки ул өметсез. диде Карадәгнш зоотехнигы Сапаров - Кара, инде кешеләрдән дә читләшә
- Их. Нури, үзең шундый яшь. институтта укыдың дип Корбанмәмәт сүз башлаган иде. ләкин председатель Ходайназар Мәмәте- вич аны туктатты.
Файдасыз хайванга ризык исраф итү эш түгел Вакыт бирдек. Корбан, чөнки син хөрмәткә лаек кеше Күрәсеңме, ат күтәрәмгә калган кебек, аягында көчкә тора Иң хәчтерүш дөядән дә файда күбрәктер Бүген аны исәптән чыгарам, шоферны җнбәрәм дә кызыл Арват- ка ит комбинатына илтерсез
Сез Гарлавачның кем икәнен оныттыгызмы әллә?! Әле ничә мең тәңкәгә сатарга җыенган идегез! Ул үз гаебе белән шушы хәлгә төштеме әллә? Әгәр дә без аның яхшылыгын яманлык белән кайтарсак, ничек җир йөзендә яшәрбез? Ат та кеше кебек, ул да гаҗизләнә Сез бит. әйбәт токым үрчеткәнгә дигән мактау грамоталарын Гарлавач аркасында алдыгыз! Бөтен тирә-юньгә шауладыгыз
Ташласана, картлач, мин үз хуҗалыгымда кечкенә генә чыгымнарга да юл куймыйм Атмы ул. сарыкмы без аларны баш саны белән йөртәбез Әгәр дә миндә эшлисең икән, таләпләремә буйсын. - дип. Ходайназар Мәмәтевич картның иңенә көпшәк кулын салды
Тагын бер ай вакыт бир. үтенәм. диде Корбанмәмәт саңгырау тавыш белән
Сорама да. - дип. аны кисәк туктатты Ходайназар Мәмәте- внч. Исәптән чыгарырга дидем, исәптән чыгарырга Озакламый машина җибәрәм
Карт, алар киткәч аранга керде Башы түбән иелгән ат әкрен генә аның янына килде, иңенә борынын төртте, авыр сулады. Аның күзләре сүнгән һәм җансыз иде Бәлагә тарыганнан соң. Гарлавач бик нык үзгәрде Ионы төссезләнде, ян-ягында каты кыршау кебек кабыргалары төртеп чыкты, сырты үзенең элекке матур кыяфәтен югалтты, бөтен гәүдәсе ипсез, ямьсезләнде, әйтерсең. Гарлавач хәзер инде яшәми, ә бары сулыш кына ала иде
- Гарлавач. нишләттеләр алар сине, мескенкәем? Мин аларга сине үтерергә ирек бирәмме? Ул чагында минем карт сөякләремә җирдә дә. күктә дә тынгы булмас Нигә дәшмисең? Әйтче берәр нәрсә'
Гарлавач башын түбән нде
Үзен китсәң икән ичмаса Хәтерлисеңме, син далага китеп югала идең? Бернәрсә дә хәтерләмисең шул Сиңа хәзер барыбер Араның да пычранган Җыештырырга кирәк Минем үземә дә авыр инде, картайдым. Син дә картлар кебек
Аһ-ваһ килеп. Корбанмәмәт абзардан чыгып китте Аран ишеген
ачык калдырды Гарлавач та әкрен генә араннан чыкты, тар коридорны үтте, капка төбендә туктады.
Кич җиткән Чүлдә тыныч, җылы, кояш баеп килә, таулардан сал- кынча һава агыла иде. Гарлавачның кайнар тәненә җиләс сулыш тиеп киткәндәй булды. Ул тирә-ягына гаҗәпләнеп карады Караңгыланып килүче чүл аны үзенә тартты, һәм ул күзе караган якка атлап китте Жайсыз, әкрен генә, әйтерсең, кызган ташларга басып бара иде.
Корбанмәмәт чиләк, себерке тотып әйләнеп кергәндә, аран буш иде.
— Гарлавач! — дип дәште карт Абзардан йөгереп чыкмакчы иде, кире уйлады.
- Менә китеп тә бардың. Бөтенесен дә аңладың, акыллы хайван.
Карт утлыкка утырды һәм йөзен кулы белән каплады һәм шулай тын гына, хәрәкәтсез генә бик озак онытылып торды
VI
Әкрен генә, назлап кына көз якынлашты. Үзе белән тынлык һәм җиләслек алып килде. Анар өлгерде. Йорт тирәләрендәге бакчалардан дәү-дәү кавыннар җыелды
Октябрь башында Рөстәм Дәлилигә кайтып килде. Жәйне ул Каспий диңгезендә, тыюлыкның утрауларында үткәрде, кабат Дәлили күлен күргәч, боларның барысы да аның йөрәгенә якын булуын, туган туфрак ның йомшак наз белән күңелен җылытуын тойды.
Кояш бер үлән дә калдырмаган Бары дөя чәнечкесе — янтак кына сакланып калган
Бервакыт күл буенда Рөстәм ялгыз ат шәүләсен күрде. Якынрак килгәч, үз күзләренә үзе ышанмады Гарлавач? Юк, ул аны танымыйча булдыра алмый Маңгаендагы менә бу кашкасы Ул бу какча, киң танаулы башны таный, әлбәттә
— Гарлавач! — дип эндәште Рөстәм.
Ат кыргый караш ташлады, колакларын шомрайтты Агач кебек каткан аякларын көчкә сөйрәп, сузылган кулдан җайсыз гына читкә тайпылды Рөстәм ягымлы быдырдап, сиздермичә генә атка якынлашты:
- Курыкма, Гарлавач. син әйбәт бит, акыллы Син кайдан болай, үзең килдеңме?
Бәхеткә каршы кыр сумкасында ипи кисәге табылды. Атның борын тишекләре комсыз калтыранып куйды — Гарлавач ач иде. Ул ипигә үрелде, кеше кулына орынудан гәүдәсе тартышты, шулай да муенчак кидерүгә карышмады Ул бик хәлсез, кинәт пәйда булган һәм үзенә ипи биргән кешегә карышырга көче юк иде.
— Я, киттек, киттек. Мин сине рәнҗетмәм. — Рөстәм әкрен генә бауны тартты һәм җиңелчә карышуын тойган хәлдә, атны артыннан ияртте.
Дәлилидән Карадәгишкә чаклы ара байтак иде. Гарлавачның ничек монда килеп чыгуы, чүлдә берүзе булуы һәм аны беркем дә эзләмәве хакында Рөстәм шактый баш ватты Анда барып, барысын да белеп кайтырга карар кылды
Абзар буш иде. Бары киртәләгән абзарда берничә бия ялкау гына йөренә һәм ак сакаллы бәләкәй карт кына җыештырына Рөстәм бу картны исенә төшерде. Яз көне шул елады бит инде.
— Әссәламегаләйкем! Әйтегез әле. сез монда эшлисезме? — дип сорады Рөстәм.
— Эшлим
— Гарлавач кайда соң хәзер?
— Гарлавач? — картның күзләре очкынланды - Нигә аның хакында сорашасың?
- Мин аны яз көне күргән идем
— Ә. яз көне... Хәзер юк инде ул.
— Кайда соң ул? — дип кызыксынды Рөстәм
— Китте. Китте дә кире кайтмады
— Аны беркем дә эзләмиме?
- Хәзер ул кемгә кирәк5 Мин карт инде, аны аякка бастырырга *
көчемнән килми. Совхоз аны барыбер иткә тапшырыр иде. ярый инде. < иректә үлсен. <
— Абзый, ә сез ул атны яхшы белә идегезме? <
— Әйе Мин бит аны колын вакытыннан бирле карап үстердем “ Ул иркә бала кебек иде Мин аны гел үз иркенә куя идем Аның < холкы да йомшак, ягымлы
Карт әле бик озак Рөстәмгә Гарлавачнын тарихын сөйләде
Дәлилигә Рөстәм соң гына кайтты Керосин лампасы янында, стена 5 аша Гарлавачнын такта абзарда авыр сулавын, аяк тавышын тыңлап. = бик озак утырды ’
Әлбәттә, язга хәтле бу алачыкта калу хыялый саташу белән бер « Кечкенә тимер мич бу мескен алачыкны җылыта алырмы? Ләкин no- s селокка китү атны ташлап калдыру дигән сүз Ул бнт инде атка ярдәм кулын сузды Хыянәт итсенме?! Кешеләр инде ничә мәртәбә Әгәр ул аны дәвалый алса? Бөтен хафалары өчен бүләк булыр иде Кыш буена бик күп китап укып чыгарга, җәй көне җыелган язма ма териалны эшкәртергә мөмкин Әгәр аңа калса, бу бит әле төньяк котып та кышлау түгел Фәкать Төрекмәнстанның көньягында гына
Рөстәм Дәлилидә калырга хәл кылды
Хәзер бөтен көннәр дә бер төрле башлана Ул яман үҗәтлек белән Гарлавачнын аягына массаж ясый, отыры адымын кызулата барып, бик озак ачык һавада йөртә Хәрәкәтләрендә тора-бара катып калганлык һәм тоткарлану бетте, ләкин әле һаман элекке хәленә килә алмады Дөрес Рөстәмнән бөтенләй курыкмый. хәтта артыннан чүлгә дә барга лый Гарлавачка бигрәк тә күл буена бару ошый Көзен Дәлил и караңгы чырайлы һәм соргылт төскә керә Хорасан таулары яңгыр элпәсе артына кача, аларның сүрән түбәләре болытларга тиеп тора Кичләрен шәфәкъ лимон төсенә буяла. Рөстәм Әл-Борса түбәсен ничек кенә күрергә тырышмасын, теләгенә ирешә алмый иде Еш кына, җилгә ияреп, кыска вакытлы яңгыр килә, ул стенага һәм түбәгә коела, шул чакларда Рөстәм үзен Төрекмәнстанда дип түгел, ә көзге урман эчендәге бәләкәй йортта кебек хнс итә Саргылт урман калган якта инде күптән кыш җиткәндер, әкрен генә кар явадыр
Җил дөя чәнечкеләрен шыбырдата, җитез болытларны куа. ачык зәңгәр тәрәзәләр калдырып, аларны өзгәлн. тузгыта, шул тәрәзәләрдән кайчак бер мизгелгә генә аксыл кояш үрелеп карый
Тар сукмактан алар Гарлавач белән бергә яр буена чыктылар, уйчан гына суга карап, бик озак тордылар Җил атның озын җирән ялын туздыра. Рөстәмгә якын ук килгән дә борынын әкрен генә анын иңбашына куйган иде
Салкын җил кыш исе алып килгән бер кичне Рөстәм алачыгының тәбәнәк ишек бусагасында утыра иде Ул ак ишәккә атланган бер кешенең әкрен генә үзенә таба якынлашуын абайлады Рөстәмгә аның кыяфәтендә ниндидер сер бар шикелле тоелды Юлаучы якынлаша төшкәч. Рөстәм аны таныды ишәккә атланган бу кешене ул яз башында ук Дәлил и яры буенда күргән иде Картның йөзе тагы да каралган, ә сакалы агара төшкән
Алар исәнләштеләр Кунакны шат каршылап. Рөстәм ана чәй тәкъдим итте Юлаучы ишәктән төште, үзенең киезен алды, үзе генә белгән нәрсәгәдер елмаеп, алачыкка керде
һаман берүзеңме, улым5 Өйрәнәсеңме5 дип сорады ул Рөстәмнән
— Әйе. берүзем Әле өйрәнер нәрсә дә юк. кошлар килеп җит мәгән.
— Беләм. беләм. Берүзең, кешеләрдән башка ямансу түгелме соң? Тиздән кыш җитәр. Ялгызыңа монда авырга килер
Мин ат белән бит Бик каты чирли ул, нишләргә дә белгән юк. Ни белән генә дәваламадым инде, файдасы гына тими
Ат — яхшы ул Ә ни булган аңа?—дип кызыксынды карт, чәйнектән касәгә чәй агызып.
— Куып эшт'н чыгарганнар аны. Тере мәет кебек.
Миңа күрсәт әле син аны, — диде карт, әкрен генә кузгалып Рөстәм керосин лампасын алды, һәм алар такта абзар янына килделәр Озын күләгәләре тонык кына яктыртылган стенадан үтеп китте, зәгыйфь ут яктысы Гарлавачның кара шәүләсенә, очлы колаклы һәм ялтыравык күзле башына төште Бахбай, карттан сагайган карашын алмыйча, авыр сулап тынып калды
- Яхшы ат, — дип уйчан гына әйтеп куйды карт. — Олы чире бар, авыр. Бер көндә генә дәвалый торган чир түгел
Алар каравыл өенә кайтканда, мич өстендәге чәйнек күңелле генә сызгыра иде. Нидер хәтеренә төшерергә тырышкандай, карт сары ялкынга текәлгән.
— Әйе. Яхшы ат. Үз гомеремдә мин мондыйларны бик сирәк очраттым Улым, колак сал әле, бер нәрсә сөйлим үзеңә.
Бу хәл бик күптән булган диләр. Ул заманнарда юлларда машиналар да. ә елгаларда күперләр дә юк икән Кошлар һәм җәнлекләр көтүләре белән йөргәннәр, ә үләннәр һәм агачлар кайда үсәселәре килсә. шунда үскәннәр Жәнлек-кошларны кул белән тотып сыйпаганнар, алар кешеләрдән курыкмаган, барча тереклек бер зур гаилә кебек яшә гән. Ул чакта кешеләр җәнлекләр һәм кошлар белән бергә гомер иткән, бер-беренә дә кардәшрәк булганнар
Иректә яшәгән атлар үлән чемченеп йөргән, су эчкән. Жир өстендә чабар өчен аларның нык тояклары, җилдә һәм суыкта туңмас өчен калын йоннары булган Шатлыктан муеннары белән уралышканнар, иркәләшкәннәр Ачуланышып тибенгәннәр. Алар шуны гына эшли белгәннәр. Азык тулы араннар да кирәк булмаган. Менә кешеләр атларны буйсындыра башлаган. Малкайларның тәннәрен яндырып, келәймә сугарга тотынганнар, ялларын кыркый, тоякларын кисә, тышаулый һәм йөгәнли, аранга күнектерә, авызлык белән интектерә, чыбыркы һәм камчы белән кыйный, юыртып һәм сикереп чабарга өйрәтә башлаганнар Тыңламасалар — ач тотып һәм кибектереп тилмерткәннәр Шуннан атлар чирли һәм үлә башлаган Камыт кигезгәч, авызлык чәйнәргә, тезген өзәргә, ачуланып кырын карарга һәм тешләргә өйрәнгәннәр. Ләкин атлар моңа гаеплемени? Бары мәхәббәт һәм шәфкатьлелек кенә бу атка ярдәм итә ала. Онытма шуны, улым
Алар ишек төбенә чыктылар һәм каяндыр караңгыдан юлаучы янына әкрен генә акбүз ишәк килеп басты. Карт аңа атланды да аяклары белән аның янтыгына орынды. Сүнеп баручы төссез күк йөзе яктысында картның кара шәүләсе әле бик озак шәйләнеп торды
Озакламый кар ява башлады Рөстәмнең Гарлавачны үзе белән аласы килмәгән иде, ләкин ат тоягын үҗәтлек белән сарай стенасына бәрергә тотынгач. Рөстәм кире борылды һәм аның янына керде. Гарла- вач йонлач һәм җылы Рөстәм аның күзләре дымлы ялтыравын күрде.
— Бахбайгынам, алтыным, күзләрең елтырый башлады бит. Син тагын чабарсың! Без синең белән ерак-еракларга китеп барырбыз, әйеме? Акыллым, син курыкма, терелербез.
Гарлавач алгы аякларын алыштырып баскалады. озак һәм шаулатып сулыш алды.
Кышын үрдәкләр, аккошлар, казлар тнрә-якны шау-шу һәм ыгы- зыгы белән тутырдылар Кичләрен камышлыкта иран чыпчыклары чыр
кылдаша һәм талаша, ә үлән арасында, үзләренең жайлы оялары янын да, башка кошлар йомшак кына сызгырыша нде.
Рөстәм әкренләп Дәлилидәге тормышына күнекте. Монда кыш чыгу хәзер инде аңа ниндидер гадәттән тыш һәм коточкыч булып тоелмый башлады
Гыйнвар уртасында тагын яз килде. Күлләр, ерактагы таулар кебек. ачык зәңгәр төскә керде. Шашкан каз һәм үрдәкләрнең бихисап көтүләре су өстендә айкалды: алар я кинәт күлгә төшә, я шарт-шорт иткән коры тавыш чыгарып очып китәләр. Яр буендагы карт агач бөреләрен кабартты
Гарлавачны борчу һәм анлаешсыз халәт биләп алды Әйтерсең лә. эчендә нидер эреде һәм аны калтыратып, кинәт кенә бөтен тәненә ага башлады Күкрәге әрнеп жәфалады һәм Гарлавач. янтыгы белән стеналарга бәрелә-бәрелә, сарай эчендә йөренде Аның сизгер борын тишекләренә хуш исле жылы жил килеп бәрелде Бугазы кытыкланды һәм йөрәк турыннан чәчрәп көчле кешнәү авазы агылды
Рөстәм ишекне ачуга. Гарлавач шатланып аңа таба сузылды Ияр бәйләп, аның югары күтәрелгән башына йөгән кидерткән арада, атның тынгысыз алгысынуы үскәннән-үсә барды Сыртында рәхәт авырлык һәм жиңелчә тезген какканны тоеп. Гарлавач бик теләп урыныннан кузгалды һәм тигез адымнар белән атлап китеп тә барды Аны элекке, күптән онытылган хисләр давылы чолгап алды, курку һәм кыюсызлыгын жиңә барып, тыелгысыз һәм көчле теләк барлыкка килде. Аяклары элек кечә жиңел һәм нык иде Ашкынып типкән йөрәге кабыргаларына бәрел де — Гарлавач кыюсыз гына юыртып китте! «Я, я. менә шулай кирәк». - дип, назлы куллар аңа көч биреп торды һәм тезгенне, үз дигәненә ирешергә теләп, отыры катырак тота иде Гарлавач. дулкынланып, колакларын шомрайтты, авызлыкны йомшартыр өчен башын күтәрде һәм шулчак аның алдында жылы һәм кояшлы иркенлек пәйда булды аны киеренкелек биләп алды һәм ул тынсыз калды Ул үз тоякларының тигез басуына колак салганда, назлы куллар аны тагын алга өндәде Ал арның йомшак, ләкин көчле ихтыярына буйсынып. Гарлавач жиңел һәм салмак сикертеп чабуга күчте
Шулчак кинәт барысын да исенә төшерде бөтен барлыгы белән ашкынулы, куанычлы бәйгегә ыргылды
Русчадан Рлфаать КӘРАМ И тәрҗемәсе