Эштән чыгарылган түрә бәете
Тешләремдә каз таласа. Каза
күрәм өнемдә. Каздан яман
таладылар Отчет-сайлау
көнендә.
Үрмәләдем урләргә, Урным
булды турләрдә. Турдән
төшмәс кебек идем. Керми
торып гурләргә.
Эшемә килер идем. Эшләпәм
эләр идем. «Китерә белгән»
кешене Кутәрә белер идем.
Баҗаларым, дусларым, Үзем
булдем постларын. Инде хәзер
яңа башлык Утыртыр үз
дусларын!
Безнең инеш тирәндер, Тирән
җире билдәндер Бәкернең биле
турайды. Төшәсемне белгәндер
Йортлар салды якыннарым,
Чыгарып балконнарын. Инде
кем тартып чыгарыр. Батканда
якыннарым?
Биек-биек баскычлардан
Тотынмый менми идем. Жалу
язган кешеләрдән Котылмый
тынмый идем.
Алмагачның алмасын Асыл
кошлар алды инде. Санаусыз
маллар бар иде. Санаулыга
калды инде.
Биек тауның башларында
Чияле чыбык кына.
Портфелемне бирегез дип.
Кычкырмыйм чыгып кына
Мин утырган креслода Утыра
хәзер бүтән Инде кресло б-
рмәсл^р . Хет булсын ид
букән.
«Зәңгәр шәл»
Яшел алан уртасында төз багана. Дан өстенә бүләк
алыр менгән аңа Үз егетен юрап торган кызлар
күзе Югарыда җилфердәгән шәлгә яна
«Зәмзәм» суын» күбрәк йоткан «кавалер»лар Кул-
аяклап баганага сарылдылар
— Сез. егетләр, чиратлашып менегез! — дип.
Тәртип куйган айнык ирләр табылдылар
Инде менә беренчесе менеп бара. Маңгаеннан
шабыр-шыбыр тирләр ага
— Кесәңдәге шешәң баса, атып бәр! — дип.
Кычкыралар иптәшләре җирдән аңа
Ул ычкынгач, икенчесе менеп китте.
Рухландырды, куәт бирде халык башта
Тиргәделәр шулар үзен, егылып төшкәч
— Син әлкәшкә түгел бу шәл, аек башка!
«Салганпнарның кикрикләре шиңеп калды, Дан,
бүләккә дәгъвачылар кимеп калды Эчми торган
бер яшь егет менеп алып Зәңгәр шәлне гүзәленең
иңенә салды
Эче янды моны күргән чибәрләрнең, «Бу
шәльяулык миңа булыр» дигәннәрнең, Ул
чибәрләр инде кемгә үпкәләсен, Яры булгач алар
— Шешә сөйгәннәрнең?!