Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА


«Татар әдәбияты тарихы»ның беренче томы Борынгы һәм Урта гасырларны үз эченә алган иде. Инде менә кулыбызда аның икенче томы1 Беренчесе кебек үк күрер күзгә күркәм, тотар кулга саллы күренә (40 табак тирәсе!). Ул XIX гасыр әдәбиятын яктыртуга багышланган.
Мәгълүм булганча. XIX йез — тарихыбызның гаять катлаулы һәм каршылыклы чоры. Аның асылын феодаль-крепостнойлыктан капитализмга күчә бару, сыйнфый һәм милли изүнең тагын да көчәюе, буржуаз-демократик һәм мәгърифәтчелек хәрәкәтенең активлашуы тәшкил итә. Чорның бу төр үзенчәлекләре теге яки бу дәрәҗәдә әдәбиятның да төп юнәлешләрен, рухын билгеләгән, аның идея-эстетик табигатендә тирән эз калдырган.
XIX йөз — күп гасырлык татар мәдәниятенең Ш Мәрҗани һәм К Насыйри, Хөсәен һәм Габделгалләм Фәезханов кебек энциклопедист әдипләрен. Ә Каргалый, Ш. Зәки, Г. Кандалый, М. Акмулла шикелле талантлы шагыйрьләрен, М. Акъегет, 3. Бигиев, Ш. Мөхәммәдев. Ф. Халиди кебек сәләтле каләм әһелләрен биргән мөһим этап. Борынгы һәм Урта гасыр мәдәни традицияләрен тагын да үстергән, Шәрык, рус әдәби казанышларын мул файдаланган XIX йөз әдәбияты бөек Тукайлар. Ибраһимовлар тууда төп таяныч, хәлиткеч фактор булды. Татар совет әдәбияты үсешендә дә узган гасыр әдәбиятының зур роль уйнавы бәхәссез. XIX йөз әдәбиятының казах, каракалпак, башкорт, үзбәк, комык һәм кайбер башка халыкларның рухи үсешенә дә билгеле бер йогынты ясавын онытырга ярамый. Совет кешеләрендә матур әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә, аларның эстетик зәвыкларын үстерүдә, тарихи күзаллауларын киңәйтүдә һәм тирәнәйтүдә XIX йөз әдәбиятының бүген дә тәрбияви әһәмияте зур.
XIX йөз татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүгә Г Ибраһимов, >Ц. Вәлиди, Р Фәх- ретдинев, Г. Газиз. Г Рәхим, Г. Сәгъди. И Нуруллин. М. Госманов, Ш. Садретдинов, С. Хафизов һ. 6. галимнәр үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларның фикер-күзәтүләре һәм табышлары томда, нигездә мул һәм иркен файдаланылган. Узган гасыр әдәби мирасын тикшерүдә аеруча мәрхүм Мөхәммәт ага Гайнуллинның күпьеллык нәтиҗәле эш- чәнлеген ассызыклап китәргә кирәк. Рецензияләнә торган хезмәттә дә ул һәм том җитәкчесе. һәм автор буларак чыгыш ясый. Аның монография-дәреслекләре. гыйльми концепцияләре. гомумән, китапның нигезенә салынган һәм башка авторлар өчен дә теге яки бу дәрәҗәдә таяныч, юл күрсәткеч булып хезмәт иткән.
Әдәбият тарихы — күпкырлы һәм катлаулы күренеш, ул үзенә комплекслы якын килүне таләп итә. Зарури бу принцип әлеге хезмәттә шактый дәрәҗәдә сакланган. XIX йөз әдәбияты, үзенең асылына, шул чордагы реаль урынына һәм вазифаларына нисбәтле рәвештә, иҗтимагый тормыш контекстында. күп төрле бәйләнеш-элемтәләр- дә карала, андагы эчке үзгәрешләр, төп тенденцияләр җәмгыятьнең, халыкның үсеш ихтыяҗлары белән аңлатырга тырышыла. Моңа, бер яктан, әдәбиятчы галимнәрнең башка фәннәрдәге гыйльми казанышларны иркен файдаланулары, икенче яктан, томда философ, телче, китап белгече һәм тарихчыларның автор буларак катнашулары ярдәмендә ирешелә.
Томның зур өлеше М. Гайнетдинов, М Гайнуллин, Р. Әхмәтов һәм Ф. Мусин тарафыннан язылган. Ә. гомумән, бу хезмәтне язуда барлыгы 15 автор катнашкан. Шулерның дүртесе Казан дәүләт университетыннан. сигезе Институтның— әдәбият, ә калганнары — башка секторлардан. Шулай да әле гыйльми көчләрне туплау буенча файдаланылмаган мөмкинлекләр калган. Мәсәлән. Казан һәм Башкорт дәүләт университетларының татар әдәбияты кафедраларында XIX йөз әдәбияты өлкәсендә махсус эшләгән яисә эш-
леп килүче иптәшләрнең томнан читтә калуы һич тә аңлашылмый. Аларның китапта автор буларак катнашулары аерым элешләрдәге компилятив моментларны киметүгә һәм хезмәтнең сыйфатын тагын да камилләштерүгә ярдәм иткән булыр иде
Авторлар коллективының эшчәнлеген оештыруда, хезмәтне әзерләүдә һәм китап итеп дөньяга чыгаруда Г Ибраһимов исемендәге институтның әдәбият секторы хез-мәткәрләренең, баш һәм том редколлегия-ләренең, нәшрият хезмәткәрләренең зур хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк
Хәзер томның эчке корылышына күз таш-лыйк. Ул, бер яктан, XIX йөз әдәбиятының уз төзелешенә, икенче яктан, әдәбият тарихларын язуда тупланган жанр казанышларына нигезләнгән Китапның «Кереш» һәм «Йомгак» өлешләрендә иҗтимагый тормышка нисбәтле рәвештә XIX гасыр әдәбиятындагы төп тенденцияләр, үзгәрешләр, үзенчәлекләр күрсәтелә; татар әдәбиятының СССР халыклары әдәбиятларының берсе буларак үзара бәйләнешләрдә каралуына, патша Россиясен-дәге халыкларның азатлык хәрәкәтендәге ролен күрсәтү юнәлешендә тикшерелүенә басым ясала. «Керешитә XIX йөз татар әдәбиятын ейрәнү тарихы да яктыртыла Шулай да әле бу өлешкә тулылык, тәнкыйди анализ җитенкерәмәгән Бер генә мисал китерик «XIX йөз татар әдәбияты ядкарьләре» дигән хезмәттә (Казан, 1982), яңа факт-мәгълүмат- ларга нигезләнеп, Ш. Зәки 1821 елда туган дил әйтелгән иде (15—16. 25 66). Томда исә бу фикер кабул ителмәгән: иске дата, ягъни 1825 ел алынган (170 б.). Ни эчен шулай? Моның сәбәбе дәлилле рәвештә аңлатылырга тиеш иде.
Китапта XIX гасыр әдәбияты, моңа кадәрге фәндә кабул ителгәнче, ике зур чорга бүлеп карала: XIX йөзнең беренче яртысындагы (1800—1860) һәм икенче яртысындагы (1861—1905) татар әдәбияты. Шунысын да искәртик: Россиядәге азатлык хәрәкәтенә нигезләнгән бу ике кисәк арасында «кытай стенасы» юк. Алар үзара керешкән, бер-берсе белән табигый рәвештә кушылган Аерым әдипләрнең зшченлеге ике чорда да девам ите. Шулай да мондый бүленеш, гәрчә ул бик үк тегел булмаса да, гомумән алып караганда, әдебиятның идея-тематик эчтәлегенә һәм поэтик табигатенә туры киле.
Томда XIX йөз әдәбиятының һәр ике чоры да ил һәм халык тормышындагы мөһим иҗ- тимагый-тарихн вакыйгаларга, мәдәни хәрәкәткә күзәтү белән башлана, терло чыганаклардан гыйбрәтле гонә факт-мәгълүмат лар китерелә
кыйгалар белән беррәттәи. татарның үз эчке тормышындагы мәгърифәтчелек, «абыз-агай- лар». дини бәхәсләр, вәисевчелек кебек кат-лаулы. каршылыклы күренешләргә дә җитди игътибар итәләр һәм аларның иҗтимагый асылын, социаль сәбәпләрен ачарга омты-
Әдәбиятның үсеше, яшәеше, җәмгыятькә тәэсир кече мәгариф һәм матбагачылык белән тыгыз бәйләнешле Шуңа күрә күзәтү өлешләрендә бу мәсьәләләр хакында сүз алып бару табигый һәм урынлы. Ә Кәримул- лин язган бүлекчәләрдә татар китапларының катлаулы тарихы кыскача. әмма гыйльми тирәнлектә бирелә Мәгариф мәсьәләсе исә. күрәсең, махсус бүлекчәләр багышланмау аркасында, тараурак яктыртылган
Иҗтимагый-тарихи һәм культура хәрәкәтенә күзәтүдән соң беренче кисәктә «Әдәбият үсешенең төп тенденцияләре» дип исемләнгән зур күләмле, бай эчтәлекле бүлек килә. Алга таба чорның төп алты шагыйре монографик планда карала
Билгеле булганча. XIX йезнең беренче яртысындагы әдәбиятта поэзия хакимлек итә Ә инде аннан соңгы чорда хәл үзгәрә поэзия белән беррәттән, проза ныклап үсеп китә, драма әсәрләре барлыкка килә Икенче кисәкнең структурасы нәкъ менә шушы үзенчәлеккә корылган да. К Насыйрииың энциклопедик эшчәнлеге «Иҗтимагый-культура хәрәкәте» бүлеге белән тыгыз бәйләнештә, андагы мәсьәләләрне конкретлаштыру рәвешендә килә Алга таба проза, поэзия (шунда ук хатын-кыз шагыйрәләргә махсус бер бүлекче дә бирелгән) һәм драматургиягә аерым-аерым күзәтү ясала Аларның тәүгесенә мөнәсәбәттә алты, икенчесенә бәйләнештә биш әдипнең тормышы һәм иҗаты махсус бүлекләрдә тикшерелә Ә инде драматургия өлешендә күзәтү һәм монографик материаллар бергә туплап бирелгән Гомумән, томның икенче кисәгендәге монографик бү-лекләрдә шул дәвер әдәбиятының күренекле вәкилләре карала Шулай да әле биредә уйлыйсы урыннар бар Мәсәлән, күренекле мәгърифәтче Ф Халиди,— драматург булу белән беррәттән, «Меңдә бер кичә» «Мең дә бер сәхәр». « Ләйлә вә Мәҗнүн « «Кемгә тиеш?» һәм башка күп санлы тәрҗемә оригиналь китапларның авторы да Ул татар әдәбиятын һәм әдәби телен үстерүгә, киң катлау укучыларын дөнья әдәбиятының мәшһүр ядкарьләре белән таныштыруга үзеннән зур елеш керткән Кызганычка каршы. Ф Халиди томда сәхнә әсәрләре авторы буларак кына карала Аның күпкырлы һәм бай иҗат мирасы исә үзеннән-үзө махсус бүлектә җентеклерәк яктыртуны сорап тора
■Балалар әдәбияты» бүлеге (Ф Ибраһи- моаа) факт-мәгълүматларның билгеле бер дереҗедө снстемалаштырылуы һәм анализ-лануы белен игътибарга лаек. Автор XIX йез татар едебияты белен генә чикләнми Урта
гасырларга да экскурс ясый, рус, терек әдә-биятлары белән бәйләнешләрне, кайбер ти-пологик охшашлыкларны да күрсәтә.
Тел — әдәбиятның тезү материалы, М. Горький сүзләре белән әйткәндә, аның «беренчел элементы». Шуңа күрә әдәбият тарихына мөнәсәбәттә әдәби тел һәм стиль мәсьәләләре хакында махсус сүз алып бару урынлы һәм кирәк. В Хаков һәм И Бәширова тарафыннан язылган «Әдәби тел һәм матур әдәбият стиле» бүлеге нәкъ әнә шул заруриятне күздә тотып томга урнаштырылган да Анда XIX йөз әдәби тел үсешендәге төп тенденцияләр, юнәлешләр күрсәтелә, поэзия, проза һәм драма төрләренең теле махсус бүлекчәләрдә карала, прозада хикәяләү үзенчәлекләре хакында кызыклы гына күзәтүләр ясала. Әмма әле бу бүлекне тагын да тирәнәйтү, камилләштерү мөмкинлекләре калган. Аида бер үк фикернең, фактик материалның кабатлану очраклары бар Безнең фикеребезчә. проза әсәрләренең теле һәм хикәяләү үзенчәлекләре өлешләрен бергәрәк җыеп та бирергә мөмкин иде Чөнки хикәяләү — проза теленең төп хосусиятләреннән берсе Бүлектә әдәби төрләрнең генә түгел, ә мәд- хия-мәрсия. газәл, касыйдә, мөнәҗәт, сәяхәтнамә кебек жанрларның тел үзенчәлекләре хакында да аерым күзәтүләрне күрәсе килә.
Китап ахырында бирелгән елъязмада (Н. Ханзафаров) әдәбият һәм культура тормышына мөнәсәбәтле төп факт-мәгълүмат- лар, вакыйгалар теркәлгән, аларның һәрберсенең чыганагы күрсәтелгән. Бу елъязма XIX йөз әдәбиятын эзлеклерәк һәм тулырак күзаллауга ярдәм итә.
Куанычка каршы, соңгы елларда татарча чыккан фәнни китаплар да күрсәткечләр белән тәэмин ителә башлады Моның матур бер үрнәген без беренче томда күргән идек. Икенче томда «Исемнәр, аноним һәм киң таралган әсәрләр күрсәткече» белән тәэмин ителгән (Ә. Муллаянова, Н. Ханзафаров). Мәгълүм булганча, бу төр күрсәткеч китап белән эш итүдә шактый җиңеллек тудыра.
Томда күренекле әдип-галимиәрнең рәсемнәре, төрле басма һәм кулъязма хез-мәтләрнең аерым фотокүчермәләре урнаш-тырылуны да хупларга кирәк. Алар, нигездә, уңышлы сайланган Тик аерым битләрдәге (34. 52 66.) иллюстрацияләр тоныграк чык-
Китаптагы бүлекләрнең үз эчләрендә кечерәк кисәкләргә бүленеп бирелүләре дә эчтәлекне кабул итүдә уңайлык тудыра.
Томда Ш. Мәрҗанинең мондый сүзләре китерелгән; «һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә (өйрәнергә — X М.) кирәк. Гыйлем белән мәгарифнең хас ватаннары, хас лисаннары (телләре.— X. М.) юк» (227 б.). Күп кенә халыклар кебек татарлар да башкаларның казанышларын өйрәнеп, үз байлыклары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашып яшәгәннәр һәм яшиләр. Бу объектив күренеш XIX йөз мәдәнияте өчен дә хас. Мәсәлән, күренекле әдип һәм жур-налист Ф Кәрими Чистай мәдрәсәсен тә-мамлаганнан соң, Истамбул университетында белем ала. Үз туган теленнән тыш төрек, гарәп, фарсы, рус, француз телләрен иркен сөйләшерлек үзләштерә 1899 елда Көнбатыш Европа илләре буйлап сәяхәт кыла, культура истәлекләре белән таныша. Казан артындагы мәшһүр Ташкичү мәдрәсәсенең укытучысы Шәмсетдин Кашкари Каһирәгә барып чыга һәм атаклы әл-Әзһәр университетында 7 ел буе фарсы теле укыта. Мәгърифәтче X. Фәезханов Россиянең күренекле галимнәре белән аралашырлык һәм Петербург университетында дәресләр алып барырлык дәрәҗәгә ирешә. XIX йөз татар укучылары арасында Көнчыгышның күп санлы ядкарьләре киң таралыш таба; алар тәрҗемәдә генә түгел, оригиналда да укылалар, милли әдәбият үсешенә зур йогынты ясыйлар. Рус, Көнчыгыш Европа мәдәни казанышлары бе-лән кызыксыну көчәйгәннән-көчәя бара
1922 елда язылган бер хезмәтендә Г Ибра- һимов — «башка туфракта туып та, бездә үз әдәби малымыз кабиленнән булып киткән әсәрләр» хакында болай дигән иде; «Болар бездә гаммәнең (халык массасының.— X. М.) кыйммәтле җан азыгы — үзләшкән әсәрләре булганга, әлбәттә, шул вакытның тарихын тулы белү өчен, бездә өйрәнелергә — дәреслеккә кертелергә, әдәбият тарихымыз- га, кайдан килүләре әйтелеп, тикшерелергә тиешләр»' Бөек әдипнең бу киңәше томда билгеле бер дәрәҗәдә исәпкә алынган, һәм күзәтү, һәм монографик бүлекләрдә һәрбер автор диярлек татар әдәбиятының интернациональ бәйләнешләренә, читтән кергән әсәрләрнең идеологик-эстетик вазифаларына шактый игътибар итә. Китапта «Әбугалисина». ■Тутыйнамә», «Мең дә бер кичә» кебек ядкарьләр хакында кызыклы гына белешмәләр бар. Шулай да, томны укыганнан соң. XIX йөздәге әдәби бәйләнешләр, аеруча Шәрык мәдәнияте белән багланышлардагы төп тенденцияләр һәм идея-эстетик принциплар хакында әле системалы, чагыштырмача бөтенлекле күзаллау туып җитми. Моның, безнең уебызча, ике төп сәбәбе бар. Беренчесе — бу мәсьәләнең фәндә махсус рәвештә. җентекле өйрәнелмәве Томдагы мәкаләләрнең авторлары үзләре дә бу хакта урынлы искәртәләр (245, 255, 257 бб.) Икенче сәбәп — китапта әдәби бәйләнешләрне үзәккә алган махсус бүлекнең булмавы. Шуның нәтиҗәсендә бар булган факт-мәгълүматлар да тараурак, проблемалы анализдан читтәрөк калган.
Китап үзенең эчтәлеге, рухы белән, гомумән, тикшеренү, эзләнү характерында Ул нәрсәләрдә күренә соң?
Беренчедән, аның фактик нигезе шактый
баи Авторлар Мәскәү, Ленинград, Казан, Ташкент, Уфа һ»м кайбер башка шәһәрләрнең архивларында һәм китапханәләрендә сакланучы кул санлы документларны, кулъяэ- ма һәм басма материалларны гыйльми әйләнешкә кертәләр (бу аеруча М. Гайнет- динов тарафыннан язылган бүлекләргә хас) Шуның нәтиҗәсендә XIX йез әдәбияты турында мәгълүмат тагын да байый, тагын да тулылана тешә. Томда моңа кадәр татар әдәбият фәнендә бетенләи яисә тиешенчә игътибар ителмәгән Низаметдин Сираҗетдин улы, Рәхмәтулла бине Әмирхан, Нигъмәт Ибраһимов, Әхмәтбик, Колмөхәммәт, Җамалетдин Саба- вн, Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы, Фәхретдин бине Мифтахетдин, Мәүлекәй Юмачи- ков һәм башка әдипләр телгә алына, аларның тормышлары һәм иҗат зшчәнлекләре хакында шактый мәгълүмат бирелә Шунысы ме- һим: бу тер әдипләр арасында махсус бүлеккә лаеклылар да бар икән. Баһави, Гомәр Мөхәммәт улы, Баһаветдин Вәисев — әнә шундыйлардан Китапта аларның катлаулы, каршылыклы иҗаты. иҗтимагый тормыш һәм әдәби контекстка нисбәтән, уңышлы гына тикшерелә, әдәбиятка керткән яңалыкларына басым ясала. Мәсәлән, Гомәр Мохәммәт улы сәфәрнамәләрендә буржуаз прогресс идеаллары гәүдәләнеш табу, рус, Европа мәдәни казанышларына иез тоту, реаль тормышны үзәккә кую искәртелә. Ә инде Баһаветдин Вәисеа иҗатына тәнкыиди, сугышчан рух, иҗ- тимагый-политик тормыш белән тыгыз бәйләнеш хас булу күрсәтелә.
Икенчедән, моңа кадәр укучыларга билгеле әсәрләр хакында да томда күп кенә яңа фикерләр, кызыклы күзәтүләр бар. Менә XIX йоэнең икенче яртысындагы прозага күзәтү мәкаләсе һәм М Акъегет, 3 Бигиев хакындагы бүлекләр Мин аларның Ф Мусин тарафыннан язылганын күреп, әүаәл бераз аптырап калдым. Ни өчен? Чөнки бу чор прозасы хакында М. Гаинуллинның күп кенә хезмәтләре бар Ә нигә алар гына томга урнаштырылмаган? Яңа автор естәп нәрсә әйтә алыр? Әмма Ф Мусин язган бүлекләрне укыганда, бу тер шикләнүләр юкка чыга Ул, М Гаинуллин хезмәтләренә һәм совет әдәбият фәненең теоретик казанышларына ни-гезләнеп, XIX йез прозасының яңарак якларына игътибар итә, андагы күренешләрне торло бәйләнешләрдә карый, аерым типологик күзәтүләр дә ясый Шушындый ук хәл Әхмәт Уразаеә-Кормаши (М Гайнетдиноа), Мифтахетдин Акмулла (Р Әхмәтоа) һәм кайбер башка бүлекләрдә дә күзгә ташлана
Өченчедән, авторлар әдәби процессны һәм конкрет әсәрләрне анализлау барышында кеше образының бирелеше, эстетик идеал иҗат методлары (аеруча мәгърифәтчелек реализмы), синкретизм, традиция һем новаторлык, әдәбиятның тормыштагы роле кебек эстетик төшенчәләр ханында да моһим генә фикерләр әйтәләр
Әдәбиятны эчке хәрәкәттә, иҗтимагый их
ләрнең иҗатларында кулланылып, күптәннән үк татар әдәбиятының үз хәзинәсенә әверелгән
Китапта, гомумән, XIX иез әдәбиятын Урга гасыр мәдәни мирасы белән бәйләү җитенкерәми Ә бит ике арада типология һәм традиция нәтиҗәсендә туган уртаклыклар һәм охшашлыклар гына да шактый Мәсәлән, Колмехәмметиең ■Тәгърифел-еилданя поэмасында аталар һәм балалар менәсәбәте Мәүла Колый һәм Габди традицияләре рухында яктыртыла (70—71 66 ) Харәзми һәм Кан- далын, X Кятиб һем һ Салихов, Габди һәм Я Емельянов. М Колый һәм Б Вәисәв иҗатларында да үзара аваздаш якларны билгеләү кыен түгел
Китапта герле характердагы басма һәм кулъязма чыганаклардан күп санлы өзекләр, мисаллар китерелгән Аларның бирелеше, аң-латылышы, гомумән, бәхәс уятмый. Авыр текстларның янәшәдә тулы тәрҗемәсен бирү дә хуплауга лаек
Китапның берничә урынында фактик тө-гәлсезлек җибәрелгән 251 биттә «1898— 1899 елларда» Риза Фәхретдинне үзәнең күп томлы »Асар»ен язган диелә Ә инде 321 биттә әлеге библиографик белешмәнең бу елларда языла башлавы гына искергәлә Аның беренче кисәге—1900, икенчесе—1901, калганнары аннан соңгы елларда басыла Революциядән соң язылган кисемлерә иешер ителмичә кала 237 биттә Хесеен Фәез ханов хәзерге «Горький ел кесә Крәсиооктябрьск районы Сабачаи (Сафаҗай) авылында туа» диелгән Бу ааыл «иде күптәннән Пильна районы составында, аның рәсми исеме —
тыяҗлар белән бәйләнешле процесс рәвешендә карарга омтылу күренә Әмма кайвакыт аерым әдәби күренешләр тиешенчә бәйләнми яисә онытылып кала, шуның нәтиҗәсендә берьяклы, бәхәсле моментларга юл куела. Китапта, мәсәлән, татар әдәбиятында мәсәл жанры XIX йөздә генә формалаша дигән фикер уздырыла (5. 163 бб ) Чынлыкта исә мәсәлләрнең Урта гасырларда ук язылуы мәгълүм XIV иез шагыйре С. Сарайның берничә мәсәле бар Генетик яктан Канчыгыш белән бәйләнешле «Хикәяте сычкаи» мәсәле. чКәлилә әә Димнәкдәге аерым үрнәкләр татар укучыларына күптәннән билгеле Авторларның хикәя, повесть жанрлары тууын XIX йезгә нисбәт итүләре белән дә (7, 542 бб ) килешәсе килми Чәнки бу чорга кадәр үк жанр табигате белән хикәягә, повестька тартым, әмма «хикәяте исеме белән аталган әсәрләр күпләп иҗат ителгән Китапның 1В1 битендә мондый юллар бар « бу иҗат аша (сүз Ш Зәки иҗаты хакында бара — X М.) татар поэзиясенә яңа бер интенсивлык (?) белән көнчыгыш образлары керә һәм татарча яңгыраш таба хәмер (исерткеч), чау- ган (шар уены), пәрванә (күбәлек), сакый (эчемлек салучы), җамаяк, шәм һ 6 ■ Бу тер образлар инде Котб, Хәрәэми, С Сарай, Өм- ми Камал, Мөхәммәдьяр һәм башка шагыйрь
Красна* Горка. С. Күкләшев хрестоматиясе 1845 елда төзелгән дип кистереп әйтү дә (31, 55, 112 66.) бәхәсле Кайбер кисәкләр һәм бүлекләр арасында да гыйльми яктан аерымлыклар күзгә ташлана. Ш Зәки, Г. Кан- далый, К. Насыйри, Ф Халиди, Ф. Кәрими, Ш. Мөхәммәдеа иҗатларын, мәсәлән, яңарак аспектларда һәм бәйләнешләрдә әле тагын да тирәнрәк тикшерү мөмкинлекләре калган. XIX йөз әдәбиятының поэтикасы да әле ныграк, җентеклерәк яктыртуны көтә.
Төрле авторлар тарафыннан язылган күмәк хезмәтне басмага хәзерләгәндә, фикер кабатлануларыннан котылу мөһим мәсьәлә булып тора. Том җитәкчелеге һәм редакторлар моңа җитди игътибар иткәннәр. Бары берничә урында гына бер үк фикернең, фактик материалның кабатлануы күзгә ташлана (174. 178. 179, 222, 233—234, 251, 272, 284, 316 66.).
Томда шулай ук бер үк сүзне төрлечә язу очраклары да бар: рәгыять — халык, масса (119 6.), рөгъят (403, 478 6.); Нәваи (112, 174 66.), Нәвои (143, 251 66.); җәбен — куркак (222 6.), җөбен (272 6.) һ. 6. Безнеңчә, боларның рәгыять, Нәваи, җәбен формалары дөрес
Китапның тел-стиле, гомумән, уңай тәэсир калдыра. Шулай да әле анда тәнкыйтькә мохтаҗ урыннар бар. Беренчедән, гәрчә бик сирәк булса да, кытыршырак, авыр аңлаешлырак җөмләләр очрый. Икенчедән, урын- сызга чит сүзләр куллану фактлары да бар: гуман (158, 469. 500 66.), придан (306 6.), химера (230 б.). акцент (472 6.) һ. 6. Боларның бит үз телебездә кешелекле, бирнә, буш хыял, басым дигән аңлаешлырак формалары бар Публицистизм (63 6.) протестчыл (198 6.), критицизм (289 6.). Богоутдинов (236 6.) һ- 6. кебек атамалар да авыр яңгырый.
XIX йөз татар әдәбияты тарихын үз эченә алган икенче том — мәдәни мирасыбызны өй-рәнү юлында зур һәм җитди хезмәт Аңа, ал- дарак искәрткәнебезчә, тикшеренү, эзләнү рухы хас. Шуңа күрә аерым бәхәсле моментларның, каршылыклы урыннарның булуы да гаҗәп түгел.
«Нинди дә булса проблеманың хәл ителе-ше—ул бер үк вакытта яңа проблеманың куе-лышы да»,— ди бөек Гете. Икенче том — әдәбият фәнебезнең зур казанышы. Анда күп кенә мәсьәләләр хәл ителгән. Әмма шуның белән бергә алдыбызга күп кенә яңа проблемалар да килеп баскан. Шунысы мөһим: аларның күпчелеге авторларның үзләре тарафыннан да күрсәтеп барыла. Китапның «Ке- реш»ендә үк, мәсәлән, болай диелә: «...әле XIX гасыр татар әдәбияты тарихы мәсьәләләре тагын да төплерәк өйрәнүне көтә: әлегә кадәр күп кенә кулъязмалар, кайбер аноним басмалар тиешенчә тикшерелмәгән, байтак әсәрләрнең төп текстлары хәзерге алфавит һәм орфография белән басылмаган хәлдә кала килә» (9—10 66.). Том җитәкчесе Мөхәммәт ага Гайнуллинның бу хак сүзләренә кушылмый һич мөмкин түгел. Урта гасыр һәм XIX йөз әдәби ядкарьләрен, бу дәвернең мөһимрәк тәрҗемә әсәрләрен күптомлыклар яисә хрестоматияләр рәвешендә әзерләп чыгару эшләрен дә тизләтәсе бар. Татар поэзиясе антологиясенең татар һәм рус телләрендәге тулыландырылган икенче басмасын да укучылар күптәннән көтә. Кыскасы, эшләнгән эшләр күп, әмма башкарасылары тагын да күбрәк.
Әдәбият тарихының икенче томы дөнья күрү — мәдәниятебез тормышында мөһим вакыйга. Ул әдәбиятыбызның олылыгын, байлыгын янә бер мәртәбә раслый, офыкларыбызны киңәйтә, күңелебезне, зиһенебезне баета. Укучылар һәм укытучылар, галимнәр һәм әдипләр, журналистлар һәм культура әһелләре өчен генә түгел, ә киң масса өчен дә кирәкле һәм файдалы китап бу. Шуңа күрә аны ныграк пропагандаларга, җентеклерәк өйрәнергә, гомумән, иҗтимагый тормыш агышы белән актив мөнәсәбәткә кертергә кирәк.