Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕН ДӘ ХӘРӘКӘТТӘ


Күпкырлы иҗат эшчанлеге алып барган Ф. Туйкинның
тормышы һәм иҗаты мәдәният ьбыз тарихында мәгълүм урын
алып тора.
Фазыл Кәрим улы Туйкин 1887 елның 22 июнендә
Татарстанның хәзерге Лениногорск районы- Зәй-Кара- тай
авылында меәзин гаиләсендә дөньяга килә. М. Әх- мәтҗанов
тарафыннан җыелган риваятьләр һәм документаль
чыганакларга караганда Ф. Туйкинның ерак бабалары бу
төбәккә Иж буйларыннан күчеп килгәннәр Җиде яшендә әтисез
калган Фазыл башта авыл мәдрәсәсендә. аннан—Уфада
«Хәкимия», соңыннан Казанга күчеп, җәдит мәдрәсә
«Мөхәммәдияңдә белем эстәгән ••Мөхәммәдияңдә ул татар
әдәбияты һәм журналистикасы тарихында тирән эз калдырган
шәхесләр: Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров, Гарифҗан Моста-
фин, Нургали Мамин, Кашшаф Патиев, Ибраһим Бикко- лов,
Ризван Ибраһимов (Алушев)лар белән бер чорда
1904 елда Мөхәммәдия мәдрәсәсенең урта сыйныфын
тәмамлагач Ф Туйкин туган авылына кайта һәм
дөнья күрә.
Нинди орлык чәчсәң, шундый уңыш аласың. Ф. Туйкин да нәкъ шул закончалыкны белеп
яшәгән. Укучыларын әдәбиятны, тормышны яратырга, тарихны белеп үсәргә өндәгән Тарих—бөтен
фәннәрнең анасы, туган җирен яраткан һәр кеше — үз тарихын да белергә тиеш, дигән фикерне
әйткән Саный китсәң, Ф Туйкинның күп әйбере тарихка нигезләнеп, патриотизм һәм горурлык
хисләре белән сугарылып язылган
Әйтик. «Ватан каһарманнары». Эпик характердагы, киң колачлы әсәр. Ул татарларның 1812
елгы Ватан сугышында катнашуына багышланган. Ил өстенә кара яу килгәндә аның иминлеген
саклап, төрле милләт халыклары дәррәү дошманга каршы күтәрелә. Халык күңелендә ватандарлык,
патриотизм хисләре өскә бәреп чыга. «Җеннәрен өзәргә», «көлләрен күккә очырырга», «муеннарын
асларына китерергә кирәк» «Барыбыз да бер кашык каныбыз калганчы сугышабыз»,.— ди авыл
егетләре французларга каршы сугышка күтәрелгәндә Ф Туйкин бу хисләрне, билгеле, уйлап
чыгармаган, бөек тарихи вакыйгада актив катнашкан татар халкының тормышыннан алган. Явыз
илбасарларга карата һәркемдә әнә шундый нәфрәт уяна. Үзара киңәшеп сөйләшәләр дә. гап-гади бер
татар
1909 елга кадәр мөгаллимлек итә 1909—1911 елларда Ф Туйкин Бөгелмә өязенең Ташлы авылында,
1911—1912 елларда Уфада, аннан Бөгелмә өязенең Кара Елга авылында
балалар укыта- Февраль революциясеннән соң, ул укытучылык эшен Бөгелмә шәһәрендә дәвам
итә һәм гомеренең соңгы елларына кадәр шәһәр мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан
дәресләр бирә.
Татар матбугатында Ф Туйкинның беренче шигырьләре 1906-1907 елларда Уральск шәһәрендә
чыккан «Фикер» газетасында дөнья күрә. Яңа революцион күтәрелеш елларында аның иҗаты
аеруча активлашып китә. Әйтик, 1912 елда гына да аның дүрт китабы дөнья күрә. Казанда
«Сугышчы Сатыш әфәнде» дигән хикәя, «Ватан каһарманнары» исемле драма, «Җырлар әхтәрисе»
исемле җырлар җыентыклары һәм Уфада «Тормыш корбаннары» дигән тагын бер сәхнә әсәре
басылып чыга. Шуннан соңгы 25 ел эчендә барысы өч китап: 1915 елда Уфада «Чардуган» исемле
шигырь җыентыгы, 1919 елда Оренбургта абыйсы Кәбир Туйкин белән берлектә язган «Төрек
тарихы» дигән дәреслек. Казанда 1922 елда «Салих бабай» исемле бабалар өчен бер пәрдәлек
пьесасы
авылы ир-атлары дошманга каршы, ярсып, яуга күтәреләләр Ил язмышы өчен җаваплылык, тирән
оптимизм әсәрнең тел пафосын тәшкил итә.
Язучы үзенең бу әсәрендә мәхәббәт дигән изге хисне дә читләтеп үтми. Әсәр ахырында ике зур
бәйрәм авыл кешеләренең французларны җиңеп, күбесенең туган җирләренә исән-сау әйләнеп
кайтуы, һәм Солтанкай белән Бибикамалның туе беләи тәмамлана.
Кызганычка каршы, бу әсәргә хәзергә кадәр тепле анализ, гадел бәя бирелгәне юк әле
Әдәбиятыбыз тарихында бу әсәр хакында тарихи жанрга катнашы булмаган, тарихи шәхесләрсез,
1812 елгы Ватан сугышы турында барса да «бөтен вакыйга бер ерак татар авылында бара» дию
белән генә чикләнделәр. Дәрес, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан «ватан каһарманнары» шул заман
татар драматургиясе ирешкән дәрәҗәдән каитышрак Әмма аның әдәбиятыбыз, драматургиябез
тарихында үз урыны, әһәмияте бар Әсәр 1812 елгы Ватан сугышының 100 еллыгы көннәрендә
дөньяга чыга Әлеге факт үзе генә дә зур әһәмияткә ия Ни өчен? Игътибар итик бу олуг юбилеи
уңаеннан ул вакыттагы татар укучысына нинди тарихи драмалар яисә тарихи хезмәтләр тәкъдим
ителгән соң? Драматургиябез тарихында «Ватан каһарманнары» әлегә кадәр 1812 елгы Ватан
сугышына багышланган бердәнбер драма әсәре булып кала бирә Ф Тункиниың бу темага драма
әсәре язуы да очраклы хәл түгел дип уйларга кирәк. Чөнки ул әле 1905 елда ук 1812 елгы Ватан
сугышында катнашкан татар солдатлары тарафыннан чыгарылган мәшһүр «Рус-француз сугышы
бәетеинең 1858 елда язылган нөсхәсен тапкан була Бу — беренчедән Икенчедән, шул елларда денья
күргән кайбер тарихи хезмәтләрнең исемнәренә генә күз төшерик Н Дучинский «Мөбарәк патша
император I иче Александр 1812 елда», Е. Посилинин «Дин, патша вә Ватан очен 1812 елда булган
мөкатдәс сугыш» Рәсми тарих фәне 1812 елгы сугышта император, аерым полководецларның ролен
тасвирлау, аларга мәдһия җырлау белән шөгыльләнгән вакытта Ф Туйкин Россия империясендә
икелөтө-өчләтә изүгә дучар ителгән халыкка, ягъни бөек рус халкы белән берлектә явыз дошманга
каршы күтәрелгән һ-зм тарихның төп шәхесе булган халыкка драмада үзәк урынны бирүе үзе үк бик
күп нәрсә турында сөйли Әдипнең халык массаларының тарихтагы ролен тирән аңлавын ачык
чагылдыра Бу ноктадан караганда «Ватан каһарманнары» нәкъ шул елларда боек Тукай тарафыннан
игълан ителгән
«Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез»,
дигән мәшһүр юлларына аваздаш 1912 еллар — Россиядә хөкемдарлык иткән династиянең 300
еллык юбилее бәйрәменә хәзерлек белән әвәрә килгән еллар икәнен дә истән чыгармыйк.
Ф, Туйкинның безгә мәгълүм булган тарихи әсәрләренең икенчесе «Сугышчы Сотый» әфәнде»
хикәясе. Ул тагын да борынгырак дәвергә — болгарның тәмам туздырылып, бөлгенлеккә төшү
вакытына карый
Хикәядә Болгар дәүләтенең тәмам бөлгенлеккә төшеп, туздырылып, нигездән үк җимерелүе
турында бәян ителә Әсәрнең сюжеты мавыктыргыч, кызыклы итеп корылган. Хикәянең беренче
бүлегендә «Бетмәс-төкәнмәс һөҗүмнәр» нәтиҗәсендә Болгар җире хәвефкә төшсә дә, Болгар шәһәре
әле гөрләп яши Без моны хикәядәге кайбер персонажлар тарафыннан сөйләнгән сүзләрдән беләбез
Әмма беренче бүлектә төп вакыйга Болгар шәһәренең үзендә түгел, бәлки каядыр башкаладан
шактый ерактагы Дәүләт исемле бер авылда бара
Дәүләт авылы халкы иген игә, мал асрый Ләкин халыкның тынычлыгы югалган Нтндидер
хәвеф көтелә Менә-менә дошман яулары килеп чыгарлар да, аларның бөтен җир-суларын тартыл
алырлар сыман.
һәрбер авылда булган кебек, Дәүләт авылында да бер аксакал бар Аны авылдашлары
сугышчы Кармыш агай дип, олылап, йөртәләр Кармыш агай тыныч күренергә тырыша, халыкны да
тынычландыра Боларның батыр халык икәнен искәртеп «Сугыш булса да борчылырга кирәк түгел,
без инде дошман җиңә алудан үткән Менә фәлән сугыш ничек куркыныч иде анда да ирек бирмәдек,
аның өстенә никадәр малларын алдык»,— ди Кармыш бабайның сүзләре аның улы Сатышка бик
нык тәэсир итә Ул көннәр буе «йөгерек кара атына» атланып болыннарда сугыш уены уйный «Әи,
берәр сугыш булса» дип хыяллана
Көннәрдән бер көнне Болгар иленә дошман килгәнлеге ишетелә Болгар шәһәреннән, батыр
ирләрне яуга чакырып, чапкыннар килә. Сатыш бу хәбәрне ишетү белән коралларын алып, атына
атланып. Болгар шәһәренә чыгып китә Юлда адаша, ялгыш дошман яулары өстенә килеп чыга Әсир
тешә Ун ел гомерен әсирлектә үткәрә Аннан соң кача Ул кире өйләнеп кайтканда Болгар шәһәре дә,
аның туган авылы Дәүләт тә урыннарында булмыйлар инде.
1 т. к«х »*М Ш 6
Әсәр тыныч хикәяләү тонында, вченче заттан язылган. Җөмләләр озын. Хикәя романтик рухта
Хикәянең стиле беркадәр борынгы. Шәрык әдәбиятын, «Мең дә бер кичә» шикелле әкиятләрне,
легендаларны хәтерләтә Ләкин төп вакыйганың тарихи булуы укучыны реаль дөньядан аермый,
хикәянең ышандыру көчен арттыра. Хикәядә диалоглар аз Ләкин булган кадәресе үзенчәлекле Автор
диалогларда «диде», «дип», «ди» шикелле ярдәмче фигыльләрне бик сирәк куллана. Бу яктан
караганда, аның хикәясендәге диалоглар драма геройларының сөйләшүләрен хәтерләтә Халык
иҗатына тартым бик матур алымнар куллана.
Автор кайбер урыннарда, 3. Бигиев әсәрләрендәгечә. турыдан-туры укучыга эндәшү ысулын
да куллана. Мәсәлән: «Мөхтәрәм укучылар! Бу сугышчының да кем икәнен белергә телисездер
инде?»
Ниһаять, хикәянең тарихилыгы нидән гыйбарәт соң? Автор үзе бернинди чыганакларны да
күрсәтми. Вакыйганың елы да анык түгел Дошманнарның кем булуы да билгесез Болгар шәһәренең
гөрләп яшәве һәм көннәрдән бер көнне җир йөзеннән юкка чыгу факты гына хикәянең тарихилыгын
раслаучы бердәнбер дәлил. Дәүләт авылы — шартлы авыл Болгар шәһәренең урнашкан җире дөрес
күрсәтелсә дә. хикәядә бернинди дә тарихи документлар файдаланылмый булса кирәк. Автор
күбрәк үз фантазиясе тудырган образларга, вакыйгаларга мөрәҗәгать итә.
Сугышчының сөңгеләр, кылычлары белән кораллануы, сунарчыларның тире киемнәр киеп
йөрүе, яшүсмер егет Сатышның чын Болгар сугышчылары кебек ак чикмән киеп билен бәйләве,
башына тирән бүрек, аягына күн итек киюе, кечкенә гәүдәле йөгерек атка атлануы һәм тагын башка
бик күп детальләр Ф Туйкинның Болгар тарихыннан шактый мәгълүматлы кеше һәм шул
мәгълүматларны әдәби әсәрдә оста куллануы турында сөйли.
Ф Туйкинның «Сугышчы Сатыш әфәнде» хикәясе туган илгә мәхәббәт, патриотизм идеясе
белән сугарылган. Кайдадыр туган иле барлыгын тоеп яшәү кешеләргә караңгы әсирлектә нинди
генә авыр, газаплы хезмәтләргә дә түзә алырлык куәт, яшәү көче бирә Сатыш бетен җаны-тәне белән
туган иленә омтыла. Аның уйлары да, хисләре дә еракларда калган Ватаны, туган иле турында.
Ниһаять, егет әсирлектән качу бәхетенә җзешә. Ләкин ул коточкыч фаҗигане, иң зур бәхетсезлекне
— туган илне югалту кайгысын күтәрә алмый. Аның өчен инде яшәүнең бернинди кызыгы калмый.
Ул туган ил туфрагына егылып, мәңгегә күзләрен йома. Автор әнә шулай итеп үзенең хикәясендә
кешегә туган илсез яшәү юк дигән идеяне үткәрә.
Моннан тыш Ф Туйкинның «Тормыш корбаннары». «Салих бабай» (балалар өчен) исемле кыска
пьесалары бар. Ф Туйкин шулай ук сәнәкчеләр вәхшәтенә нигезләнеп, тагын бер сәхнә әсәре яза. Ул
әсәр — Карабаш һәм Бәкер авыллары укытучыларының, туганнан туган абыйлары Фатыйх һәм
Хуҗаназыйр Туйкиннарның сәнәкчеләр тарафыннан атып (икенчесенең вәхшиләрчә җәзалап)
үтерелүе тәэсирендә туа. Исеме дә «Мәгариф корбаннары» дип атала. «Без шул әсәрне («Мәгариф
корбаннарынн) үзебез ике мәртәбә (соңгысын 1934 елның январенда Зәй-Каратай мәктәбе
сәхнәсендә) уйнадык»,— дип язган иде Азнакайдан Әхсән ага Туйкин. Шушы ук фикерне Әнәс Туйкин
да раслый. Ләкин әсәрнең кулъязмасы да, матбугатта басылган варианты да әлегәчә табылганы юк.
Әдәби жанрларның төрле өлкәсендә каләмен сынап караган, балалар өчен дә. өлкәннәр өчен
дә җиң сызганып иҗат иткән әдип. Төрле газета-журнал битләренә сибелеп калган шигырь, җыр,
легенда, поэмалар белән беррәттән хатын-кызларның укымышы, тормыш-көнкүреш шартларына
кагылып, мәктәптә балалар укытуның торышы турында тирән уйланып язылган мәкаләләре белән
дә танышканнан соң, Ф Туйкинның гаять үткен күзле, киң карашлы, хезмәтен ихлас күңелдән бирелеп
башкаручы булуына инанасың.
Халкыбызның рухи байлыгын, аның гасырлар буе тупланып килгән уй-теләкләрен, дөньяга
карашын чагылдырган халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыю, өйрәнү һәм матбугатта чыгару—
«гыйльми, мәдәни эшләрдә бөгелеп хезмәт итәргә билен буган Бөгелмә тел-әдәбият укытучысы»
Фазыл Туйкин эшчәнлегенең мөһим бер тармагы. Ф. Туйкин халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыю һәм
өйрәнүгә фольклористиканың тар бер тармагы итеп кенә карамыйча, мәсьәләгә киңрәк якын килә.
Халык авыз иҗаты җәүһәрләренең гомумкультура өлкәсендә тоткан урынын, әһәмиятен
ассызыклап, ул үзенең бер хатында: «Татар мәдәни байлыгының нәүбәт көтеп ята торган бу җанлы
байлыгы киләчәк өчен күп кенә материаллар бирә алачак».— дип яза (№ 938 Т. 11 б.). Татар
фольклористикасы тарихында Ф Туйкин беренче чиратта мең дә бер йөз җыр тупланган һәм өч
тапкыр басылып чыккан «Җырлар әхтәрисе» (Казан. 1912), «Җырлар мәҗмугасы» (Уфа, 1914) һәм
«Шура». «Безнең юл», «Мәгариф» кебек журналларда басылып чнккан мәка-
£’ҮТ” Фа»«“ кнтапяанесенен кулъ.эмалар һе- сирен китаплар бүлеге N» 938 Т. 15
б
(Алга чба 6» китаптаиәдоге кулъаэма чыганакларынын номерлары һа» бит саннары текстта жаалер
«чеиде иурсетеләчак)
ләләре белән билгеле. Халык җырларына хас якты сагыш, туган илнең матурлыгына соклану
хисләре белән сугарылган үз шигырьләрен туплаган «Нардуган» җыентыгы исә 1915 елда деиья
күрә. Ф Туйкииның әдәби әсәрләренә Г Ибраһимов революциягә кадәр үк игътибар иткән 1914 елда
үзе тезеп чыгарган «Яңа әдәбият» исемле альманахка. Г Тукай, Ф Әмирхан. М. Гафури. Дәрдмәмдләр
белән бергә Ф Туйкииның да «Агыйдел буйларында» исемле шигыре кертелүе әнә шул хакта сейли
Ә 1922 елда ф Туйкин шигырьләре ике җыентыкта Г Тукай. С. Рәмиев. М Гафури. Н Думали G
Сүнчәләй. М. Укмаси. Ә. Сәгъди әсәрләре белән бергә басылып чыга
Соңгы елларда билгеле булган фактларга караганда. Ф Туйкииның бу елкәдәге хезмәтләре
югарыда санап үтелгән китап-җыентыклар белән генә чикләнми икән Мәсәлән, ул 1918 елда «Ил
әдәбияты» исемле җыентык тезеп Казанга җибәрә Ләкин Г Иб раһимов язганча, «Фазыл Туйкә
иптәшнең «Ил әдәбияты» дип җыйган кыйммәтле материаллары байтак ятты-ятты да. басар өчен
чара булмагаилыктан. рәнҗеп, шелтәләп үзенә кире сорап алды» (Әсәрләр. 5 т Казан. 1978. 492 6 ).
Егерменче елларның икенче фтысыида Ф. Туйкин «Озын көйләргә халык җырлары» һәм «Халык
әдәбиятын гыйльми, әдәби яктан тикшерү» исемле хезмәтләр языл, Казанга. Гыйльми үзәккә җибәрә
Соңгысы дүрт табак чамасы күләмле. 11 бүлектән торган китап була. Гыильми үзәк янындагы халык
әдәбиятын карау комиссиясенә җибәрелгән китаплар арасында Ф Туйкин тарафыннан җыелган 1200
чамасы мәкаль дә була (№ 938 Т. 22 б.) Ф Туйкииның «Халык әдәбиятын гыйльми, әдәби яктан
тикшерү» исемле хезмәтен замандашлары, билгеле фольклор белгечләре югары бәялиләр Мәсәлән.
Хәсән Гали бу хезмәткә язылган рецензиясендә (N9 938 Т. 19 б ) «Халык әдәбиятының теориясенә
кайта торган мондый бер әсәр хәзергәчә татар телендә чыкканы юк Шунлыктан бу әсәрне бастырып
дөньяга чыгару бик матлуб» (кирәкле) дип билгеләп үтә. Әмма, кызганычка каршы, әдипнең югарыда
саналган хезмәтләре, төрле сәбәпләр аркасында, дөньяга чыкмын калалар
Ф. Туйкин халык авыз иҗатының бер өлеше булган балалар фольклоры турында да кызыклы
гына фикерләр әйткән шәхес Аның бу мөһим мәсьәләгә багышланган мәкаләсе 1927 елда «Безнең
юл» журналында дөнья күрә Мәкаләдә санамыш, такмаза кебек үзенчәлекле жанрларга билгеләмә
бирелгән, аларның шигъри төзелеше һәм кыйммәте ачыкланган, кайбер үрнәкләренең килеп
чыгышы турында да әһәмиятле мәгълүматлар теркәп калдырган
Әдәбиятыбыз һәм тарихыбыз өчен кыйммәтле тарихи ядкарьләрне җыю һәм матбугатка
чыгару өлкәсендә дә Ф Туйкин мәгълүм эш күрсәткән шәхес Дәрес, ул бу өлкәдә замандашлары—
мәшһүр кулъязма китап мәҗнүне — Сеид Вахиди яки Вәли Зәбиров дәрәҗәсенә ирешмәде Әмма бу
юнәлештә дә аның исемен әдәбиятыбыз тарихы белән аерылгысыз итеп бәйл әгән үз табышлары,
үз казанышлары бар Әйтик. XVII йөз татар әдәбиятының күренекле вәкиле шагыйрь Мәүлә Колый
әсәрләре хакында беренче булып матбугатта фикер әйтүче Ф Туйкин булды Ф Туикин Татарстанның
хәзерге Әлмәт районы Сәләй авылында XIX йөз урталарында яшәгән Вилдан Мехәммәть- яров кебек
әдәбиятыбыз тарихында аз билгеле шагыйрь турында да кызыклы мәгълүматлар теркәп калдырган
Гаять дәрәҗәдә мавыктыргыч ител язылган һәм әһәмиятле тарихи мәгълүматларны үз эченә алган
XVIII иез татар тарихи ядкаре «Исмәгыйль ага сәяхәт- иамәсе»нең борынгы бер нөсхәсе сакланып
калуына да без Ф Туйкинга бурычлыбыз
Ф. Туйкииның күпчелек әсәрләре һәм. гомумән, эшчәнлеге өчен хас булган тарихилык. тарихи
тематика аның өчен ят түгел, ә табигый күренеш иде Чәнки Ф Туйкин әдәби әсәрләр иҗат итү. халык
авыз иҗатын өйрәнү борынгы кулъязмалар җыю белән бергә тарихи эзләнүләр белән дә теләп
шөгыльләнгән шәхес Тарихи хезмәтләреннән аның хәзергә кадәр сакланып калган һәм басылып
чыккан бары бер китабы гына билгеле: ул туганы К. Туйкин белән берлектә язылган һәм 1919 елда
Оренбургта дәньа күргән «Төрек тарихы» исемле хезмәт Бу китап Бөтеироссия мөселман укыт учы
ларының Икенче гомуми съездында кабул ителгән «Алты сыйныфлы ибтидаи мәктәп про-
граммасымна туры китереп, дәреслек итеп, тозелген
Дәреслек революциягә кадәр үк языла башлый һәм ул өч кисәктән торган хезмәт итеп уиланыла
Кызганычка каршы. «Терек тарихы»ньҗ беренче—терки халыкларның борынгы заманнардан алып
Чыңгыз хан дәверенә кадәр булган тарихын тасвирлаучы кисәге генә басылып чыга. Калган ике
кисәгенең язмышы әлегә кадәр билгеле түгел.
Китапның кереш элешеннән Ф Туйкииның тарих фәненә мөнәсәбәтен, аңа нинди югары бәя
бирүен һәм әһәмиятен тирән аңлавын ачык күрергә була. «Тарих бөтен фәнләрнең анасы вә иң
әһәмиятлеседер»,— дип язалар авторлар «Ана сөте кадәрле үк кирәкле булган милли тарихымыз»
«сәяси вә дини максадлар белвн чуалтылган».— дип искәртүләре белән авторлар үз чорында татар
тарихы өлкәсендә туган хәлне дәрес аңлауларын күрсәтәләр
«Терек тарихы» үз заманы өчен традицион, мәгълүм тарихи чыганакларга нигезләнеп язылган
хезмәт Дәүләтләр, илләр тарихын асылда политик тарих рәвешендә
геиа бәян итүе белән да. бу дәреслек үз заманындагы татар тарих фәне өчен харак терлы булган
күренешнең ачык чагылышы иде. Әмма ул вакытларда дөнья күргән күпчелек тарихи хезмәтләрдән
аермалы буларак. «Төрек тарихыпнда тарих фәненең төрле тармаклары турында кыскача
мәгълүматлар бирелгән, тарихи чыганаклар турында да гомуми төшенчәләр китерелә, шулай ук
тарих фәненең үсешенә мәгълүм күләмдә тәэсир итүче башка фәннәр, авторларның үз сүзләре
белән әйткәндә «тарихка иң нык булышлык иткән фәннәр» дә атап үтелә «Киләчәкне төшенер өчен,
аның көзгесе булган үткәнне төшенергә кирәк» — авторларның төп фикерләренең берсе әнә шул.
Әгәр Пушкинның тарихка илтифатлы мөнәсәбәт саклау — культуралылык билгесе, дигән карашын
искә төшерсәк, Ф Туйкин үз заманының иң культуралы кешеләреннән берсе булган дип. һич
икеләнмичә, әйтә алабыз.
Тынгысыз җан Ф. Туйкинның эшчәнлеге югарыда язылганнар белән генә дә чикләнми әле
Соңгы вакытта аның, агасы Кәбир Туйкин белән берлектә, Татарстанда үсә торган төрле
үсемлекләрдән гербарий төзүе һәм 350 ләп үсемлекнең татарча исем-ата- маларын туплавы да
билгеле булды (№ 938 Т, 16 б). Ләкин аларның бу хезмәтләре дә үз вакытында дөнья күрми кала һәм
хәзергә кадәр кайдалыгы да мәгълүм түгел.
Үткәннәр балкышы бүгенге көн призмасында чагылып, киләчәкне яктырта. Чынлап та. Әгәр йөз
ел элек туган каләмдәшебез укучылары, туганнары хәтерендә матур истәлекләр мирас итеп
калдырган икән, хезмәте белән безнең күңелләрдә бүген дә ихтирам уята алган икән — димәк, ул
кеше дөньяга юкка килмәгән һәм юкка яшәмәгән.
«Минем әтинең (Ф. Туйкинның бертуган абыйсы Кәбир Туйкинның) унөч, Фазыл абыйның җиде
баласы була. Моннан тыш, бездә әтиләрнең өлкән туганнарының балалары торып укый иде.
Гаиләбез ел әйләнесенә 32-35 кешедән тора, һәм бу тату гаилә бары тик әбиебез вафатыннан соң
гына икегә бүленеп яши башлады». Бу юллар Мәс- кәүдә яшәүче Әнәс Кәбирович Туйкин хатыннан.
Ф Туйкинның Ташкентта торучы укучысы, кардәше Саимә Әхмәтова менә нәрсәләр яза; «Фазыл
абыйдан 1929—33 елларда укыдым. Икенче баскычта ул безнең класс җитәкчесе иде Дәрестән соң
калып, шигырь язу, җыр түгәрәкләре оештыра. Дүрт юллы җырлар язып карагыз ди.
Исә җилләр, үсә гөлләр, Ңзтәләрен су сипкәч. Өзелә эчләр, түгелә
яшьләр. Туган җир искә төшкәч.
«Игътибар иттегезме, ике юлы табигатьне тасвирласа, калган ике юлы үз уйларыңны аңлата».—
диюе әле дә хәтеремдә. Ул безне колхоз эшенә ярдәмгә алып бара иде. Җырлый-җырлый егерме-
утыз көн кыр эшләрендә булышабыз Гомумән, Фазыл абый сөйләшергә дә, җыруга да бик оста,
күңелле кеше иде». «Җыруга оста иде».— дигән сүзне икенче бер хат. абыйсы Кәбирнең улы — Әнәс
Туйкин язмасы белән дә раслап китәргә була. «Фазыл абый шигырьләр язу белән генә чикләнми,
көйләр дә чыгара иде. «Тургай» дип аталган җыр хәтердә калган. Җырның көен дә, сүзләрен дә үзе
язды. Скрипкада— гармунда яки мандолинада үзе уйнап, үзе җырлый да иде». «1917 елда без яндык.
Бөтен каралты-кураны яңадан төзергә туры килде,— дип дәвам итә Әнәс ага икенче хатында.— Йорт-
җирне таудан таш чыгарып төзедек. Фазыл абый таш эшен дә, балта эшен дә, калай эшен дә. мич -
чыгаруны да үзе башкарды. Аннан өйрәнеп калган һөнәрләрне без әле дә кулланабыз».
«Тамыры нык агачның ябалдашлары куе була».— ди халык. Фазыл Туйкинның бер улы Бөек
Ватан сугышында батырларча һәлак булуын, икенче улының күп еллар мәктәп директоры булып
эшләвен (хәзер ул да вафат), бер кызы, өч оныгының фән кандидатлары булуын әйтсәк —
Туйкиннар нәселе, Туйкиинар фамилиясе абруеның һаман да югары, һаман да ил белән бергә
булуын ачык аңларбыз.
Эльмира ШӘРИФ УЛЛИНА.
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН.