Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЧАК ШАГЫЙРЕ


үреп белмәгән әдип турында язу авыр ииән Хәтта ул бик танылган булса да. аның иҗатын
яратсаң да. яхшы белсәң дә Күренекле балалар шагыйребез Бари Рәхмәт хакында моннан
ун ел злей «Татарстан яшьләре» газетасына бер тапкыр язып та чыккан идем инде Ләкин
ул шагыйрь турындагы гомуми уйлануларым гына булган икән Дөресрәге, соклану хисләре
генә булып чыккан Әле менә яңадан укып карадым да, күңелдә ниндидер канәгатьсезлек калды Бари
Рәхмәтнең иҗаты мин злек уйлаганча гына түгел. Безнең әдәбиятта аның урыны, әлбәттә, түрдәрәк
Чеики аның шигырьләре — балаларыбызның күңел түрендә Ә инде балалар күңеленә юл табу, аңа
үтеп керә алу бәхете бик сирәкләргә генә тия торгандыр
Каләмгә тотыныр алдыннан аның китапларын яңадан бер тапкыр карап чыктым. Күбесен болай
да беләм икән Аның турында язылган мәкаләләрне эзләп карадым Бик аз икән Р Кукушкин, Ш Галиев
мәкаләләре һәм юбилейлар уңаеннан чыккан кечкеиә-кеч- кенә истәлекләр. Бармак белән генә
санарлык Шагыйрьнең замандашлары белән дә очраштым, каләмдәшләре белән сөйләштем
Хатыны Гайшә апа янына барып килдем Кайбер истәлекләрен ул сөйләде . Сибгат ага Хәким белән
сөйләшеп утырган чакларны искә төшердем Балалар әдәбияты турында сүз чыкканда, Бари
Рәхмәтне телгә алмый калмый иде Акрын-акрыи гына шагыйрьнең образы күз алдына килә
башлады
Тыйнак, йомшак табигатьле иде, диләр. Шаян сүзле, уеи-келкене бик ярата иде, диләр Ничек
алай булгандыр улГ Югыйсә, шаян табигатьле кешеләр күп сүзле була торган иде. Б. Рәхмәтнең
сәхнәдән шигырь укуы бик күпләрнең исендә калган Үз шигырьләрен укырга бик яраткан икән Тукай
клубында уздырылган шигырь кичәләрендә әш чыгыш ясаган Радио аша да еш сөйли торган булган
Берәр язмасы сакланмаган микән дип белешеп караган идем, юк шул — сакланмаган Бигрәк тә
мәктәпләрдә — балалар алдында шигырь укырга яраткан ул Шәүкәт Галиев истәлекләрендә менә
мондый юллар бар: «Бари абыйның үз шигырьләрен сәхнәдән укыган чагы күз алдымда Әле бер
сүз әйткәнче үк, күзләре, ирен читләре белән елмаюга, халык җанланып куя, үзе дә сизмәстән елмаеп
җавап бирә, рәхәт бер дулкынга көйләнә»
Шагыйрьләрне язмыш үзе сайлый. Күп бездә олы язмышлы, кызыклы язмышлы шагыйрьләр
һәрберсе үзе бер тарих, үзе бер дәнья Бер-берсенә һич тә охшамаган язмышлы шагыйрьләр Япь-
яшь килеш әдәбиятка килеп дан-шөһрәт казанган талантлы шагыйрьләрне уйлый башласам, күз
алдына Бари Рәхмәт баса, аның иҗат биографиясе күңелгә киле Бөтенләй башка терле язмышлы
әдәбият кануннарына бик үк сыеп бетми торган биографияле шагыйрь Татар балалар поэзиясенең
соңлап килгән бәхете
Аның иҗат юлына караганда, тормышы баерак та, гыйбрәтлерәк тә икән Иҗат язмышы
башкаларныкы кебек булмаса да. биографиясендә башка әдипләребез белән охшаш яклар бик күп
1897 елның 29 маенда хәзерге Казахстан ССРиың Гурьев өлкәсендәге Жилая Коса поселогында туган
малай шундагы мәдрәсәдә укып иери Татар дөньясының шаулаган чагы, мәдрәсә шәкертләренең дә
яңалыкка, яктылыкка омтылган бер вакыты Мәгьрифәткә тартылган яшьләрнең Тукайны укып
шашкан, канатланган чорлары Бари да Тукай шигырьләрен укып белә үзенең беренче әйрәнчек
шигырьләрен дә язып карый Өстәвенә, шушы якларга сөргенгә җибәрелгән, соңыннан балалар
шагыйре һәм педагог булып танылган Фәрит Ибраһимов белән якыннан танышып ала Танышып
кына да калмый аңардан русчага өйрәнә, татар әдәбияты белән ныграк таныша Тукай белән ныклап
кызыксынуы да шунда башлана Бөек шагыйрьне яраткан, иҗатына табынган Ф Ибраһимов ул
вакытта ук инде. Тукайга ияреп, шигырьләр яза, ул шигырьләрен »Ак юл» журналында бастырып та
чыгара Аның Тукай һәм шигьрият белән мавыгуы Барига да күчә
Гомумән, Б Рәхмәтнең балалар поэзиясенә килүенә Тукай. Фәрит Ибраһимов һем «Ак юл»
журналы сәбәпче булгандыр Мөхтәрәм язучыбыз Нәкый ага Исәнбәтнең татар балалары ечен
чыккан ул беренче журнал турында бик яратып, аны күкләргә күгәреп сеиләгәнән. журналның
редакторы Фәхрелислам Агиевны олы хермәт белен искә алганын тыңлаганым бар Бу — аңлашыла
да Нәкый ага шул журналны укып үскен, иң беренче ши
К
гырьләрен шунда бастырган язучы «Ак юл»дан башланган беренче тәҗрибәләре, татар балаларына
булган олы мәхәббәте Н- Исәнбәтне балаларның зур әдибе итте. «Ак юл» — Бари Рәхмәтне дә
әдәбиятка алып килгән игелекле журнал Үзенең иҗатын ул 1914 елда басылган «Бәйрәм котлы
булсын» дигән шигырь белән башлап җибәрә Беренче шигырьләрен шушы журналда бастыра
башлый, аның актив авторына әйләнә Шуңа күрә дә үзен канаты астына алган әлеге журналга
шагыйрь гомере буена рәхмәтле булып кала.
Шагыйрь язмышы! Илебездәге кискен борылышлар, үзгәрешләр, авырлыклар, керәш юллары
Бари Рәхмәтнең дә тормыш юлына әверелә Кызылармеец, хәрби газета хезмәткәре. эшче,
бухгалтер; Бөек Ватан сугышы юллары — солдат, хәрби корреспондент, госпиталь Шагыйрьнең
иҗат юлы гаять тә бормалы, сикәлтәле. Аның матбугатта шактый басылганнан соң да югалып торган
чаклары күп була, бөтенләй онытылып та тора. Әмма шагыйрь күңелендә яткан хәзинә соң булса да
тышка ташып чыга, шигырь китаплары булып укучылар күңеленә барып ирешә Башлангыч чор
иҗатында ул революцион күтәренкелек белән сугарылган шигырьләр иҗат итә. Соңрак лирик,
сатирик һәм юмористик шигырьләр яза. Әмма сатира-юмор турында сүз чыкканда, без хәзер Бари
Рәхмәт исемен телгә дә алмыйбыз диярлек. Ә бит аның сугыш елларында, шулай ук илленче-
алтмышынчы елларда күп кенә шигырьләре халык арасында шактый популяр иде Бигрәк тә
үзешчән сәнгать концертларында еш яңгырыйлар иде алар 1957 елда чыккан «Шигырьләр» дип
аталган китабы укучыларның яраткан китабына әйләнде. 1916—56 елларда язылган шигырьләре
тупланган йөз битле әлеге җыентык чын мәгънәсендә талантлы шагыйрь кулы белән язылган. Лирик
шаянлык, тапкырлык, киная хәтта Бөек Ватан сугышы елларында язылган шигырьләренә дә килеп
керә. Темасы, вакыйгасы белән лирик, моңсу, сентименталь булырга тиешле әсәрләрен дә оста гына
итеп «елмайта» белә ул. Ирексездән, М. Җәлил, Ф Кәрим, Ә Фәйзи кебек шагыйрьләрнең шул елларда
язылган шигырьләре искә төшә Нишлисең, татар шагыйрьләре үлем белән күзгә-күз очрашкан
вакытта да елмая белгәннәр Дошманнан ачы көлү, җиңүгә тирән ышаныч, оптимистик рух, халык чан
шаянлык аның сагыну-сагышларына да, сугыш кырларында күргән газапларына да «елмаю» өсти.
Бик күп фронтовикларны бәхетле иткәндер ул шигырьләр Сугыш авырлык ларын. югалту
газапларын вакытлыча гына булса да оныттырып торганнардыр алар Сугыштан соң да яратып
укыдылар ул шигырьләрне. Б Рәхмәтнең шулай ук сугыштан соң язган сатирик -юмористик
шигырьләре дә Ш Галиев. Г. Афзал кебек юмор осталары иҗаты белән аваздаш булды Алар бүген
дә актуальлекләрен югалтмаганнар
Сатира-юмор белән балалар поэзиясе арасында ниндидер бер серле уртаклык бар. Үзендә
балалык сыйфатларын саклап кала алган, балаларга хас шаянлыкны, тапкырлыкны,
беркатлылыкны югалтмаган шагыйрь генә сатира-юмор әсәрләре яза аладыр мөгаен Кайсы гына
күренекле балалар шагыйрен алып карасаң да, үзләренең әдәби эшчән- лекләрен сатира-юмордан
башлаганнар. Тукай. Маршак, Михалков. Ш. Галиев Аларның һәркайсы. үзләре дә сизмәстән,
танылган балалар шагыйрьләре булып киткәннәр. Шундыйлар арасында, әлбәттә, Б. Рәхмәт тә бар.
Ул бездә балалар әдәбиятына чын мәгънәсендә җитди хезмәт итеп караган, зур әзерлек белән
килгән иң беренче шагыйрь булгандыр. Тукай иҗаты белән фольклорга гына йөз тотмыйча, ул рус
поэзиясенә дә игътибар итә Үзе белән бер чорда иҗат иткән К Чуковский. С. Маршак. С. Михалков. А
Барто кебек шагыйрьләрдән дә балалар шигыренең серләренә өйрәнә, аларның кайбер
шигырьләрен татарчага тәрҗемә дә иткәли Нәтиҗәдә. Б. Рәхмәт татар балаларына—яңа шигъри
дөнья, ә балалар поэзиясенә яңа шигъри сүз алып килде. Яңа шигырьләр, заманча шигырьләр иде
алар Тематик яктан да. образлар системасы ягыннан да, балалар психологиясен шигъри юлларга
күчерү нисбәтеннән дә ул новаторлык үрнәкләре күрсәтте. Шигырьләрдә бала үзе күренә башлады.
Бала сүзләре белән олыларча кыланучы яисә бала булырга тырышучы лирик герой түгел, ә чын-
чынлап Бала образы иде ул.
Балалар шигырендә риторика, гомуми газета лозунглары өстенлек иткән, балалар китаплары
марш атлап йөрүче балалар, ура-шигырьләр белән чуарланган бер чорда аның шигырьләре
кайберәүләр өчен, бәлки, сәеррәк тә булып тоелгандыр. Чөнки алар гадәти шигырьләр түгел иде Ул
чакта бит күп шагыйрьләр үзләре уйлап чыгарган балалар дөньясы белән балаларга якын килергә
тырышып карадылар Ләкин ул дөньяның ясалма булуы, чынбарлык белән туры килмәве тиз
ачыкланды. Ә Бари Рәхмәт, киресенчә, әдәбиятка балаларның үзләреннән килде Ләкин, һәрбер
яңалык шикелле үк. Б Рәхмәт шигырьләре дә соклану хисләре белән бергә аптырау да тудырды.
Ышанмыйчарак караучылар да. җитешсезлек эзләүчеләр дә аз булмады Гомере буена аз-маз гына
язышып килгән, бер чакта да актив шагыйрьләр рәтендә йөрмәгән килеш ничек инде ул кинәт кенә
талантлы шагыйрьгә әйләнсен? Картайгач каләмгә тотынган кешеләрнең кем икәннәрен беләбез,
янәсе Хәтта балалар матбугатында да аның шигырьләрен аңламаган очраклар була. Шигырьләре
башкаларныкына охшамаган, балалар кабул итәр микән дип шикләнәләр. Шигырьләрен кире алып
кайтып киткән чаклары да була шагыйрьнең. Алып кайтып китә дә шуларны ук балаларга укып
карый. Яраталар! Ни өчен дисәң, шагыйрьнең шигырьләре кебек үк, балалар үзләре дә—заман
балалары бит!
Г Ахунов илленче елларда язган бер мәкаләсендә менә мондый бер факт китерә:
«Яшермичә әй тәм балалар азучыларының әсәрләрен куп укыйлар, китапханәләрдән алып та,
кибетләрдән сатып алып та укыйлар. Баулы китап кибетендә китаплар сатучы Мәрфуга Эминова
иптәш балалар китапларына таләпнең зур булуын әйтте Ә Бикчән- тәеваиың «Дачада». Бари
Рәхмәтнең «Бакчада күңелле» исемле китапларын чират торып алып бетергәннәр Ә алар Баулы
кибетенә 10-15 данә генә түгел, икешәр йөз кайткан
Китабыңны чират торып алсалар, олы бәхет инде ул* Минем дә шул еллар исемә төште. «Якуп
белән вакыт» исемле шигырьне ятлап, укучыларның район смотрында җиңеп чыккан идем. Ул
вакытта шигырьнең авторын да искәрмәгән булганмын Бари Рә>- мәтнеке булган икән бит, рәхмәт
яугыры! Әле үзе исән чакта ук аның иҗаты белән таныш булганмын икән. «Бакчада күңелле» исемле
җыентыгын да яратып укыганмын Әле шул елларда чыккан китапларын күргәч, яңадан искә төште,
һәрбер татар баласы кебек мии дә Бари Рәхмәт шигырьләрен укып үскәнмен.
Әйткәнемчә, безнең балалар поэзиясен Б Рәхмәт яңа алымнар, яңа чаралар белән баетты.
Мәсәлән, балалар шигъриятенә беренче булып цикллар алып килде Балалар әдәбияты белгече
Равил Кукушкин үзенең «Канатлы дөнья» китабында шагыйрьнең бик күп үзенчәлекләрен ачып бирә.
Менә шуларның берсе «Шунысы әһәмиятле. Б Рәхмәт әсәрләре балалар өчен дә, олылар өчен дә
бердәй кызык Зурлар өчен бала чакны искә төшерә торган җылы, мөлаем рухлы, елмаюлы
шигырьләр Ә балаларга алар дөньясын чагылдыруы, конкрет детальләргә корылуы, аларча фикер
йөртүе белән кадерле»
Бүгенге шагыйрьләрнең шигырьләрен укып карыйм да, таныш рифмалар, таныш темалар,
образлар, шигъри детальләр, таныш алымнар күзгә чалынып китә Бигрәк тә— яшьләрдә. Шул
исәптән, үземнекеләрдә дә
Бер сөйләшү истә калган. Ничектер минем шигырьләр турында сүз чыкты. Шагыйрь дусларның
берсе шактый гына мактау сүзләре әйткәннән соң. тәнкыйть тә әйтергә кирәк тапты «Йолдызлар
саныйбыз» исемле шигырьдән бер өзекне алды да, мондый санал китүләр шигырьнең бәясен
төшерә дигәнрәк фикер әйтте Киләчәктә санаулардан сакланырга киңәш итте. Шул чакны янәшәдә
утырган Ш. Галиен, сүзсез утыруымнан файдаланып «Ярар, ярар, искә алырмын!» — дип әйтеп
ташлады Бүлмәдә утыручылар әлеге сүзләрдән дәррәү көлешеп алдылар Бу вакыйганы, Ш
Галиевнең әлеге кечкенә шаянлыгын искә төшерүем юкка гына түгел Чөнки шагыйрь дустыбыз әлеге
«кимчелекаиең балалар поэзиясендәге махсус бер алым булуын, бу шигъри алымның беренче
үрнәкләре Б Рәхмәт поэзиясендә ук кулланылганын белсә, уңайсыз хәлдә дә кал%ас иде Бу алым
— балалар шигырендә иң элек картина тудыру, шигырьдә сөйләнгән вакыйганы ныграк күз алдына
китерү өчен кулланыла. Аннары ул шигырьнең хорокотчәнлеген, динамикасын арттыру өчен дә
кирәк Ш Галиевнең үзенең дә шактый шигырьләре чыннан да шул алым белән язылган. Яшь
шагыйрь Афзал Нигъмәтуллинда да бар андый шигырьләр Аннан соң киләчәк шагыйрьләрдә дә
булыр дип уйлыйм
Бари Рәхмәт, миңа калса, Тукай шәкерте Әгәр дә игътибар беләнрәк карасаң, аның шигырьләре
Тукайның балалар очен язылган әсәрләре белән шактый аваздаш икәнен күрербез. Балалар
шигърияте өчен кирәк сыйфатларның күбесен ул Тукайдан алган . һәм Шәүкәт Галиевкә тапшырган.
Б Рәхмәт—балалар әдәбиятында Тукай белән Ш. Галиев арасында торучы, аларның иҗатын бергә
тоташтыручы шагыйрь Ул үзенең шигырьләрен балалар поэзиясенә Шәүкәт Галиев килсен өчен яза
башлагандыр кебек Аны кызыктырыр өчен, балалар шигыренең мөмкинлекләрен аның серләрен
сөйләр өчен, балалар поэзиясе пәрдәсенең бер читен ачып күрсәтер өчен язгандыр кебек Әгәр дә
поэзиядә Бари Рәхмәт булмаса. Ш. Галиев балалар өчен яза башлар иде микән' Ә бит Б. Рәхмәт
шигъри эстафетаны, чыннан да. Ш Галиевкә тапшырып китә
«Бари Рәхмәт табутын алган самолет Мәскәүдән Казанга юнәлде Балалар язучысы Гариф ага
Гобәй белән икәүләп без шагыйрьне Туган җир өстеннән йолдызлар астыннан озата кайттык Бари
аганың күккә соңгы күтәрелүе иде бу. минем исә. беренче очуым булды. Ул чакта минем балалар
өчен бер юл да язганым юк иде Бу хакта уйлыйм да хәзер, ниндидер мәгънә күргәндәй булам
Әйтерсең лә шушы биеклеккә Бари Рәхмәт үзенең сүзсез васыятен иңдергән » Күренекле балалар
шагыйре Шәүкәт Галиевнең үз сүзләре бу
Ә Бари Рәхмәт 1957 елның 26 маенда. 60 яше тулырга өч кон калганда вафат булды Мәскәүдә
татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә Зур залның сәхнәсендә кайнарланып шигырь укыганда
Шигърияте чәчәк аткан бер вакытта Олы иҗат дәрте белән янып йөргәндә Әмма аның үлеме дә
шигъри үлем булды Кайнап торган бер халәттә. тантаналы шигъри мохитта йөрәге тибүдән туктады
Шигъриятен турыдан-туры шигырь сөючеләргә калдырып китте ул Көчле куп чабулар алкышлар
астында Ул алкышлар шагыйрьнең үлеменә түгел, аның татар балаларына калдырган үлемсез
иҗатына иде
Аның шигырьләре бүген дә дәресләрдә, мәктәп сәхнәләрендә, балалар бакчаларында яңгырый
Радио-телевидение тапшыруларында сеиленә Китаплары чыгып тора Менә әле до Татарстан китап
нәшриятының быелгы планына аның яңа китабы кертелгән «Балалар китапханәсе» сериясеннән
чыгачак ул Шул сериядән Тукай белән Ш Маннур китаплары дөнья күргән иде Инде менә — Бари
Рәхмәтнеке! Димәк, аның шигырьләрен яңа буын балалары да укыячак