Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Аракы эчү, исерү һәм исерекбашлар турында халык мәкальләре


Авызын тыңлата алмаган исереккә колагыңны әрәм итмә
Айнык башта айнык акыл.
Акылдан язасың килсә, аракы эч.
Акылыңа аракы түрә булмасын.
Аракы авызга черки булып керә, аҗдаһа булып чыга.
Аракы арысланны бөгеп салган.
Аракы белән озын йокы —
Ят та борның белән үз кабереңне үзең чокы.
Аракының катрәсе каннан яман.
Аракы сүзне озайта, гомерне кыскарта.
Аракы эчкән әҗәле җитми үләр.
Аракы эчсәң — гастрит. Бу эшеңнән тәүбә ит.
Ахмак кеше үз кулындагы стаканга батып үләр
Бер йоткан, ике йоткан,
Өченчесендә башын элмәккә тыккан
Бәләкәй шешәдә шайтан баласы, Чыгарма — килер анасы.
Адәм диңгезгә батмас, бер стакан аракыга батар
Илла исерсәң рәхәт лә
Чалбарың эчтән, Ыштаның тыштан. Башмагың башта, Бүрегең аякта!
Ир исерсә — мәсхәрә, Кыз исерсә — бот шәрә.
Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә. син алма.
Исерек оят белмәс,
Оят белсә дә, тыйнак белмәс.
Исеректә акыл булмас, мөртәттә иман булмас.
Талантлы исерекне талантсыз аек узар.
Черек кискәгә су үтәр.
Черек кешегә аракы үтәр.
Эчмәгәндә шамакай Шаһи,
Эчкәч булган Шаһиәхмәт даһи.
Ирләр эчсә, ярты йорт яна, Хатыннар эчсә — бөтен квартал.
Эчкән ир аракы эчмәс, хатынының күз яшен эчәр
Исерек дус яңакка менми калмас
Исерекне исерек мактар.
Мактавы беткәч, өстенә менеп таптар.
Исерекне кем күп эчерсә, шул даһи
Эчү — үчү (юкка чыгу, бетү Ред).