АЛМАГАЧНЫҢ АЛМАСЫ
у кемне ул күптән көтте. Моннан әллә нимә еллар элек чормага мендереп бәпкә артына кыстырган урагын алып төште, тузанын сөртеп, бармак бите белән тешләрен барлады, үткерлеген чамалады, аннан койма төбендәге кычытканнарны урып карады Элеккерәк еллар булса, тимерчегә биреп тешәтеп тә алыр иде. Хәзер ни. кайдан тапмак кирәк урак теши торган тимерчене?
Урагын өйалдына кертеп куйды да түргә узды Фаизә. Үзе белән бергә картайган сандыгын ачып, аннан кырыкмаса кырык төрле кием-салым, чүпрәк-чапрак актарырга тотынды. Әһә, менә ич эзләгәне — кырга эшкә йөргәндә бәйли торган алъяпкычы. Теге елларда җиңсәләре дә була торган иде. Алары сакланмаган. Хәер, кирәге дә юк, ул заманнардагы сыман сутый куасы түгел лә. Актарына торгач, күлмәкләре арасыннан зур ак яулыгын сайлап алды. Аннан күлмәген киел, яулыгын элеккечә маңгаена ук төшереп бәйләде, чын уракчыныкы төсле булсын! Күлмәген бөрмәгә кыстырып ук куймакчы иде дә, ул уеннан кире кайтты. Чынлап торып уракка җыенмый ла! Шунысы исенә төшкәч, ашыга-кабалаиа чишенде һәм уракка киясе киемнәрен өйалдына чыгарып куйды, авыр эштән котылгандай, җиңел сулыш алды — ярый әле оныклары, улы, яисә килене кайтып кермәде Баягы кыяфәтендә күрсәләр, әнкәй ычкына башлаганмы әллә дип, шөбһәлә-нерләр. тиле.
Көткән көне килеп тә җитте. Менә ул кордашлары Зәкия Динекәева, Маһитап Гыйрфанова, Гыйзелҗинан Сәгъдиевалар белән дугасына кыңгыраулар таккан атта басуга таба җилдерә. Яннарында гармунчы егет, арттагы олауда — борынгыча киенгән кызлар, егетләр — колхозның агитбригада членнары. Уен-көлке — нәкъ бәйрәмдәгечә. Уракка төшкән көн. Бары да колхоз оешкан еллардагыча. Тик уракчы хатыннарның битләрендәге җыерчыклары һәм күкрәкләрендәге орден-медальләр генә башка чор икәнен белдереп тора.
Авыл читеннән үк башланып киткән очсыз-кырыйсыз арыш басуы башындагы чирәмлеккә комбайннар тезелгән. Көненә-вакытына туры китереп язылган өндәмәләр. Авылның барлык механизаторлары да, колхоз җитәкчеләре дә шунда җыелган.
Беренче көлтә бәйрәме. Җыр-бию дә бар. Әмма күбрәк эшлекле сөйләшү Уракчылар алдында торган бурычлар, техниканы уракка хәзерләү буенча барган социалистик ярышка йомгак, алдынгыларны бүләкләү Фаизә Насыйбуллина кебек ветеран уракчыларның исә бүген үз вазифаларын сынатмый гына башкарып чыгасылары бар Утны- суны кичкән ир йөрәкле бу хатыннар быел гына механизаторлар сафына кушылган яшьләрне җир хуҗа/ары рәтенә басулары белән котларга һәм шул изге, игелекле эшләренә фатиха бирергә тиешләр. Алар авыл мичендә күпереп пешкән ипи тотып, яшьләр каршына киләләр. Тегеләре ипине татып карый. Аннан инде чын күңелдән котлау, егетләргә иң изге, иң садә теләкләр.
Өлкән хатыннарның вазифасы моның белән генә төгәлләнмәде әле. Җылы сүзләр тәмамлануга, алар басу башына килде, җилкәләрендәге ураклар ялт кына кулларына
Фаизә дә. үзенең ничә яшендә икәнен онытып, моннан күп еллар элеккечә, дугалы атны күмәрлек булып күкрәп утырган арышларга иелде, «ә» дигәнче, беренче учмасын кистереп тә алды. Монда җыелганнар, бигрәк тә, яшьләр, инде онытылып беткән бу борынгы эшнең ничегрәк башкарылуын күреп тә өлгермәделәр. Насыйбуллина инде көлтәсен тутырып, аны бәйләп тә куйган иде. Әнә ул бәхетле елмаеп, көлтәсен күтәреп алды, аны күкрәгенә кысты һәм колхоз җитәкчеләренә таба атлады.
Борын-борыннан үзенең уракчылары белән дан тотты Зәй-Каратай. Алай да Фаизә кебек осталары бармак белән генә санарлык иде. Уракка ул үзенә унөч яше тулган
Б
җайда гогыиды. Шундый кешеләр була: эшкә тумыштан ук кулы ятып тора, алариы өйрәтеп чиләнәсе дә юк Фаизә нәкъ шундыйларның берсе иде Ничек эшлиләр соң моны дип тормады, чәнти бармагын да кисмәде, беренче кенне үк әтисе Суфиян агадан калышмый урак урды. Кызының уңганлыгыннан башы күккә тиде игенченең Горурлануы юкка булмады Суфиян аганың. Кызы Фаизә, нинди генә эшкә тотынмасын, янып-ялкынланып эшләде Башкарганы тегәл. чиста, келел тора сыман. Шулары күңеленә бигрәк тә хуш килде ата кешенең
Ааылда күмәк хуҗалык оешып, гаиләсе белән башлап колхозга кергәч, кызы Фаизәнең уңганлыгы тагы да күренә тәште. Үзеңә эшләгәндә ни. җирне үлчәп тормыйсың, беткәнче урасың да — вәссәлам Колхозда исә эшләгәнең исәпкә алынган була Барыннан да күбрәк майтаргансың икән, алының башында кызыл әләм җилферди Ашыкмый- пошмый, элкен-селкен эшләүчеләргә дә бәһасы бар — андыйларның җир башына чыпта әләм кадап китәләр. Юк. беркайчан да андый кәнгә төшмәде Фаизә, алынындагы кызыл әләм аны яңадан-яңа уңышларга илһамландырды
Зәй-Каратай егетләреннән күпләрнең күзе кыза иде бу уңган кызга карал Мондагыларныкы гына микән? Тирә-күрше авыллардан да сүз салып караучылар булмады түгел Әмма берсенең дә каршына сикерәл төшмәде Фаизә, сабыр гына үз сәгатен кетте.
1937 елда, ялга дип. Мәскәүден авылдашлары Морзахан Насыйбуллии кайтып тәште Яшьләрнекен кем белә әллә егет читкә киткәнче үк вәгъдә бирешкәннәр, әллә инде шул кыска гына вакыт эчендә сүз куешырга өлгергәннәр — гөрләтеп туй үткәрергә туры килде Алай да соңы күңелсез булды — колхоз ударнигы Фаизә Мәскәүгә үк китеп барды
Башкала зур, күркәм, матур, ыгы-зыгылы Күрим, күңел ачыйм дисең, театр-кон- цертлары, цирк-музейлары, башка тамашалары җитәрлек Шулай да Зәй-Каратай түгел. Үләннәре каерылып үскән шау чәчәкле тугайлар да. бәрәкәтле башаклары белән күңәлие илесләндереп торган кырлар да юк монда. Морзахан һәркеи тезелешкә китеп олага. Яшь хатыны белән иркенләп йерергә ял көннәре генә кала Өйдә ялгызы торганда туган як болыннарын, басу-кырларын сагынып йөдәде Фаизә Сагышы сары булып йөзенә сукты бугай, хәлен ире дә сизми калмады.
— Эшкә кер. Фаизә, кеше арасында күңеллерәк булыр,— диде ул. хатынын назлап.
Ире янына төзелешкә керде Фаизә. Монда да эшнең рәтен-чиратын тиз чамалады, башкалардан калышмады, хәтта премияләр алгалый башлады Әмма ни дисәң дә. таш, кирпеч, цемент тузаны эчендә кайнау — Зәй-Каратайның хөр басуларында тургайлар җырын тыңлап, хуш исләр деньясында эшләү түгел инде. Иерәген һаман сагыш корты кимерде Фаизәнең
Әнә шулай калага ияләнә алмыйчарак яшел яткан кеннәриең берендә Морзаханга повестка китерделәр Кетелмәгән хәл түгел иде бу Нишлисең, ир-егет, вакыты җиткәч, ил сагына барырга тиеш. Артыгын елашмый гына аерылыштылар Морзахан Кызыл Армия сафларына китеп барды, Фаизә исә авылга кайтырга карар итте Ирен туган-тумачалары арасында кетеп алуы җиңелрәк булыр сыман тоелды Яраткан эш исә җанга үзе бор шифа күңелне сагыш басканда — юатучы, башка хәсрәт тешкәйдә — киңәшче сыман Авылга кайтуга, ярсып-ярсып. кабат үз бригадасында эшли башлады Фаизә
Яшь хатыны барын, тиздән әти буласын исәпкә алганнармы, армиядән тиз борылды Морзахан. Ләкин теге чактагыча хатынын ансат кына Мәскәүгә алып китә алмады Җаны теләгән эшкә тиенгәч, оҗмахка кергәнмени Фаизәсе — кала хакында ишетәсе дә килми Нишләсен, авылда калды Морзахан, бригадада атлар карый башлады Зәй-Каратай да инде Морзахан чыгып киткән еллардагы боек авыл түгел Колхоз тәмам ныгып җиткән, җырлашып эшлиләр, мул итеп икмәген алалар Алалар дип. дугаларына кызыл флаглар тагылган атларда өйгә үк китерел бушаталар уңышны Тормыш ямьле, күңелле Нур өстене нур днгәндәи, беренче балалары дөньяга килде, тормыш тагы да матурланып нитте.
Ни аяныч улының «Әт-те» дигәнен ишетү насыйп булмады Морзахангә Каһәрле бер кон әнә шул бәхеттән мәхрүм итте аны 1941 елның 22 июне иде ул Сугыш башлануның икенче кененде үк биштәрен җилкәсенә асты, сөеклесе белән нәни улын кысып кочаклады да Бөгелмәгә агылучы олауларга таба ашыкты
Ул китте, Фаизә исә сигез айлык улын кочаклап торып калды Шул килеш озәк. бик озак басып торды ул урам чатында Өенә кергәч тә Зәфәрен куенына кысып утырудан башкага кулы бармады Шул хәлендә йокысыз тон үткәрде Иртәнге якта тәмам чуалган уй киләбенең очына чыкты сыман Әйе. болай өэгелеиү-бәргеләиүдән бор мәгънә дә юк Бала кочаклап утырып кына әллә ни кырыл булмас Яшәргә кирәк Яшәүнең чыганагы исә бер генә — хезмәт Басуда әнә тары уталып бетмәгән Инде арыш та баш кыскан борчак кузакланган Барыбыз да шулай коелып тешсә, кем җыеп алыр ул игеннәрне? Эшкә әйткәннәрен кетеп тормады, нәниен кабык көймәле бәләкәй арбага салды да тары басуына китте Зәфәрен җир башындагы каеннар күләгәсенә куйды да утауга ябышты
Утау бетеп тә җитмәде бугай, арыш урагына теш теләр Әмма бу җәйдә .Уңыш. колхозында элеккеге кәчнең яртысы да калмаган иде Урак сузылды Ул арада бодай, башка сабан ашлыкларының башаклары пеште Басуга караңгыда киләләр кич куэ бәй
ләнгәч кенә китәләр Алай да әлгереп булмый Өендә карчык-корчык булганнар кырда кунып эшли башладылар. Фаизәгә исә монда калырга юк. Тәмам тен булгач, арбасын тартып, өенә кайта. Баласын нигез буенда гына калдыра да сыер эзләргә чаба Каршы алучы булмагач, анысы да көтүдән кайтмый башлады Сыер савып, аш пешергәнче ярты тен җитә Әле анда да ятарга юк бала искеләрен чайкарга, идәнне сөртеп алырга кирәк Ә иртәгесен инде, таңнан, күз ертып, тагы кырга. Кайчан йоклангандыр да кайчан ял ителгәндер ул елларда?!
Улы башта, утау чорында, тургай сайраганны тыңлап ята иде. Урак өстендә исә башак шавы, иген арасыннан пырхылдап очып чыккан бүдәнәләр белән мавыкты. Әллә еламады да инде? Еламыймы соң, елагандыр. Тик уттай эш өстендә кем бала тавышын тыңлап торсын?
һай ул еллар! Игеннәрне урып-бәйләгәнче, көлтәләрне кибәннәргә куйганчы, кара көз җитә, сугуы кышка кала. Анысы тәмам февральгә кадәр сузыла. Аннан атлар белән Бөгелмәгә ашлык ташыйлар Дөрес, балалы булгач, юл йөрмәде Фаизә. Аның каравы, көннәр язга авышкан иң кыен, иң азыксыз чакта атлар карап чиләнә торган иде.
Икмәкнең җыеп алынган кадәресе фронттагыларга озатыла, үзләренә бүләргә такы- токы гына кала. Әле алган кадәрен дә... Хәтерендә, берсендә Фаизәгә өч пот солы саламы тигән иде, аласы итмәде, «колхоз базары» фондына калдырды. Монысы — алар, «Уңыш» колхозы членнары, уйлап чыгарган нәрсә. Хезмәт көненә тигән ашлыкны, кем күпме булдыра ала. шул кадәр колхоз амбарында калдыралар да. базарга илтеп саталар. Уфа базарына барып җиткән чаклары булды хәтта. Шулай тырыша торгач, өч йөз мең сум акча тупладылар һәм аны Кызыл Армиягә бүләк иттеләр. Хәзер уйлап тора да. исе китә Фаизәнең. Үзе нәрсә ашады икән соң әлеге елда? Казлары, башка мал-туары, бакчасы бар иде шул. Кырык сутый бакчаны ай яктысында казып-чәчү, шундый ук төннәрдә утау-өю дә уен түгел.
Яшьтән крестьян хезмәтенең рәтен, тәмен-ләззәтен белеп үскән Фаизә авыр сугыш елларында тагы да ярсып, дәртләнеп эшләде Хәер, бер ул гына түгел, замандашларының барына да йөкнең авыр башы эләкте ул чакта. Тормышлары, башкарган эшләре, кылган гамәлләре легендага тиң иде ул чор хатын-кызларының. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр баш күтәрми эшлиләр, урак өстендә исә ае-ае белән кырда кунып-төнеп яталар. Шул арада уен-көлке белән бер-берен юатырга, олы хәсрәтләрен онытып торырга да вакыт табалар бит әле Ә көн аралаш килеп торган кара кайгылы кәгазьләр әле берсен, әле икенчесен изеп ташлый. Күпме көч. ихтыяр ныклыгы кирәк ул хәбәрләрне кабул итәргә! Фаизәгә дә килде андый үзәк өзгеч хәбәр. Ул да сыгылып төште, ләкин сынмады — ун кат үҗәтләнебрәк эшенә ябышты.
Сугышның зәхмәте, үзе туктагач, тагы да яманрак сизелә икән. 1946-1947 нче еллар алдагыларыннан кыенрак та булдылар сыман. Хактыр да; сугыш китергән җимереклекләр өстенә 1946 елның корылыгы өстәлде — игеннәр уңмады Хәлләр тәмам мөшкелләнде. Әнә шундый, каян тартсаң, шуннан өзелә торган бер вакытта Фаизәне звено башлыгы итеп билгеләделәр. Бу инде үзең өчен генә борчылмыйча, звенодагы унике хатын-кыз өчен дә хафалану, дөнья кадәр өстәмә эш дигән сүз. «Уңыш» колхозында звенолар башка кайбер хуҗалыклардагы кебек кәгазьдә генә түгел. Звено үз җиренең тулы хуҗасы иде. Чәчәләр, аерым карап, уңышын да үзләре җыеп алалар — кыскасы, һәр бөртек өчен көрәш бара. Җитәкче башкалар белән бер рәткә эшләү өстенә, иртән барына да эшкә әйтеп чыга, кичен башкарган эшләрен үлчәп, исәпкә ала. хезмәт көне яза. Ягъни барыннан иртәрәк торып, кичен басудан иң соңгы кеше булып китә. Башкача ярамый Үзең койрыкта сөйрәлсәң, нинди абруе булсын ди звено башлыгының?
Фаизә зарланмый-сукранмый тарта бирде. Күңелендә тагын бер уй бөреләнде. Ул — звеноны үрнәк итү. Серен акрын-акрын дуслары Нуриәсма Нуртдинова, Хәдичә Насыйбуллина, Фәйрүзә Хаковага ачты. Хупладылар. Звенога мәшәкатьләр, яңа чыгымнар
1948 елда Фаизә Насыйбуллина звеносы чәчүне иң отышлы чакта башкарды. Агрегатлар керә алмастай урыннарда орлык борынгыча кулдан сибелде. Хатын-кызлар иңнәренә тубал асып, үзләре чәчтеләр. Утавы тагы да четереклерәк булды: һәр басу, эскәк белән чистартылгандай, җентекләп чүп үләннәрдән арындырылды, багана төпләрен көрәк белән кабат казып чыктылар. Игеннәр күкрәп үсте. Әмма аларны югалтусыз җыеп аласы бар иде әле. Басудагы һәр башак өчен көрәш башланды, сукканда бер генә бөртекне дә югалтмаска тырыштылар. Бодай аеруча уңган иде. Тик, көннәре артык кызуга китте, шунлыктан, кәлтә бәйләгәндә, бодайның башагы сынып, җиргә коелып йөдәтте. Көлтәләрне чык төшкәч яки иртән, дым кипкәнче, бәйләргә булдылар, ә көндезен шул ук бодай басуында башак чүпләделәр — кырдан тәүлек әйләнәсенә китмәделәр. Тырыш-лыклары бушка булмады — һәр гектардан утызар центнер уңыш җыеп алдылар. Колхоз идарәсе барысын да диярлек бүләкләде. Фаизә Насыйбуллина Ленин орденына лаек булды.
Тора-бара колхоз эшләре шактый җиңеләйде: машиналар артты, кыр эшләре техника җилкәсенә салынды, ашлык чистарткыч машиналар да электр көче белән әйләндерелә башлады. Алай да игенчеләргә кул кушырып утырырга туры килмәде. Зәй-Каратай
буровойлар, нефть промыселлары уртасында утрау сыман булып калгач, яшьләрнең күбесе нефтьче һөнәренә тартылды Билне тагы да буыбрак, җиңне сызганыбрак эшкә тотынырга туры килде Фаизә яшьтәшләренә. Элеккечә, зарланмады да, сукранмады да Насыйбуллина, һаман дәртләнеп иген икте, терлек азыгы үстереште Пенсия яшеннән шактый узыл, улы тәмам ир булып җиткәч кенә, картлык ялына китте ул.
Шунысы куанычлы: Фаизәнең һәм аның замандашларының еллар буе алны-ялиы белми, булсын дип, ихластан эшләүләре үкенечкә калмады. Кырыс сугыш елларында да артык өшәнмәгән «Уңыш» колхозы, тәмам ныгып, районда гына түгел, республикада абруйлы хуҗалыклар рәтенә басты. Авыл күзгә күренеп үзгәрде — хәзер инде аның үзәге кала урамы сыман Як-яклары яшеллеккә күмелгән урамнарга асфальт түшәлде, тыкрык башы саен — су колонкалары. Йортларга газ керде, өн түбәләренә телевизор антенналары менеп кунаклады. Соңгы елларда тагы бер бизәк өстәлде авылга — йорт саен диярлек гаражлар калкып чыкты. Муллыкка сөенеп, җырлап яши торган заман Тик барыбер күңеле тынгы белми Фаизәнең. Җанын телгәләгәне — яшьләрдән кайберәү- ләрнең авылдан йөз чөерүе
Дөрес, үзләренә килгәндә, бер дә борчылыр урын юк Аның бердәнбере — Зөфәре, бишектә үк тургай моңын, башаклар шавын тыңлап үскәнгәме, һич икеләнми, шөбһәләнми колхозда эшли башлады. Армиядән кайтуга ук. тракторына да. машинасына да укыды Зөфәр Ахырда шоферлыкны сайлады һәм ялгышмады. Шул эшке кулы ятып тора: машинасы һәрчак төзек, чиста. Үзе күндәм, ни кушсалар, шуны үтәми калганы юк. Әнисе сыман ук эшкә бирелгән. Җыелыш-киңәшмәләрдә, бәирәм-тантаналарда һәрчак мактап телгә алына, бүләкләнми калмый. Хәтта хөкүмәтебез бүләгенә — Өченче дәрәҗә Дан орденына да лаек булды Шулерның барын истә тотып, колхоз коммунистлары үз сафларына алдылар Зөфәрне
Башта шикләнебрәк яшәде Фаизә. Өйләнер дә. хатыны белән шәһәр ягына авышырлар дип шөбһәләнде Ләкин тормыш юлдашын да авылга төс биргәнен сайлады Зөфәр — укытучы Сылуны Инде унсигез ел яшиләр Килен авыл мәктәбендә
Авылның баш урамында заманча гүрничәдә яшәп яталар Насыйбуллиинар йорт-җир көлеп тора, дөнья җитү, нигъмәттән өстәлләр сыгылырлык Алай да мәшәкать кимегәне юк бу эшчән гаиләдә Таң атуга, улы белән килене — эшкә, оныклар мәктәпкә ашыга. Фаизә ала мал-туар тирәсендә әвәрә килә, тавык-чебешләреи ашата, аннары төшке аш хәстәрен күрә башлый Кайтуларына әзер торсын) Ул арада иң кечкенә оныгы Фәнил кайтып җитә, бераздан уртанчысы — Рамил, ниһаять, өлкәне Дамир күренә Киле-не белән улы да кайткач, табын тәмам түгәрәкләнә Сер түгел, дөнья булгач, үткәннәр күңеленә беелеп, ямансулап та куйгалый Фаизә Сагыш басса, үз бүлмәсенә кереп, ялгызы кала Иренең инде шактый таушалган фотосурәтен кулына ала Шунда ук — орден кенәгәләре Берсе — үзенеке, икенчесе — улыныкы Аларга да онытылып карал тора Фаизә, аннан эченнән генә горурланып куя шөкер, алма агачыннан ерак тәгәрәмәде Улы турындагы якты уйлардан сагыш болытлары тарала, күңеле аязып кала ананың